Кычыткан безгә думсы,дошманмы?
классный час (2 класс) на тему

Башлангыч сыйныф укучыларын проект эшчәнлегенә әзерләү өчен үткәрелгән класс сәгате 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mihaylova_kraevedenie.docx25.42 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кычыткан безгә дусмы,дошманмы?

Максат: Төрле чыганаклардан табылган мәгълүматләргә ,шәхси күзәтүләргә нигезләнеп, кычытканның файдалы үсемлек булуын исбатлау

 

Көтелгән нәтиҗәләр

Уку гамәлләре

дәрәҗә

Предмет нәтиҗәләре

-еш очрый торган дару үләннәренең атамаларын, файдалы үзенчәлекләрен өйрәнү, аларны  таный белү.

еш очрый торган дару үләннәренең атамаларын, үзенчәлекләренбелергә , бу үсемлек

ләрне таный белергә

МетапредметУУГ

регулятив УУГ -укытучы һәм яшьтәшләр белән күмәк эшчәнлек һәм уку хезмәттәшлеге оештыру, эш барышында үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту,

коммуникатив УУГ-проект өстендә эшләгәндә команда членнарының фикерләрен тыңлый белү, үз фикереңне формалаштыру,аргументлаштыру, яклау.

танып-белү УУГ- төрле чыганаклардан мәгълүмат туплау,аларны анализлап, нәтиҗә чыгару .

-Күмәк эш кагыйдәләрен эш барышында куллана белергә

-кеше фикерен тыңлый һәм үз фикереңне яклый белергә

-төрле чыганаклар белән эшли белергә, тапкан материалны кирәкле максатта куллана белергә

Шәхескә бәйле УУГ

-башка кешегә, аның фикеренә дустанә һәм хөрмәт итә торган мөнәсәбәт булдыру,

-башкалар белән диалог төзи белү сәләте булдыру

Башка кешенең фикере синеке белән бер булмаска мөмкинлеген аңларга

Эш формалары- фронталь,  төркемнәрдә эш, парларда эш

этаплар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1.Оештыру моменты

Якты чырай,якты күңел күрәм мин йөзегездә.

Хәерле көн,хәерле эш телик бер-беребезгә.

Укучылар түгәрәккә басалар, хор белән шигырьне кабатлыйлар, ахырдан бер-берсен сәламлиләр.

2.Дәрес темасына алып чыгу(проблема кую)

а)Дәресебезне һәрвакыттагыча әдәби әсәрдән башларбыз .Бүгенгә мин сезгә Вахит Монасыйповның "Шифалы  табиблар" хикәясен сайладым. Исеменнән сез бу әсәрнең ни турында икәнен әйтә аласызмы? Ни өчен?

б) текстны уку
-Ромашка, ромашка!Кая болай чабасың?
-Чапмый хәлем юк! Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан.Шуны дәваларга чабам!
-Әрем,әрем! Кая болай йөгерәсең?
-Йөгерми хәлем юк!Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм!
-Ландыш, ландыш!Туктале, кая болай чабыш?
-Гафу,гафу!Туктап торырлык вакытым юк! Мөнәвәрә апаның нервлары какшаган, шуны төзәтергә ашыгам!
-Бака яфрагы! Бака яфрагы!..
-Соңыннан,соңыннан! Вакытым юк! Хәйрүш абыйның күзенә арпа чыккан! Шуны дәваларга кирәк!
-Кычыткан! Кычыткан! Ә син кая?..
-Искәндәр дигән малай янына! Арт сабагын укытырга! Бүген “ике”ле эләктергән! Юньсез!

в)  Әсәрне укыгач, әйткән версияләрегезнең  чынбарлыкка туры киләме-юкмы икәнен  әйтеп буламы? Дәресебезнең темасы нинди икән?

Нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез соң без бүген,әйдәгез үзебезгә  максат куйыйк.

г) текстны кулланып таблицаны тутырырга тәкъдим итәм.

Дару үләненең исеме

Файдалы үзенчәлеге

ромашка

Эшегез ахырга кадәр килеп чыктымы? Ни өчен?

Ә сез ничек уйлыйсыз, ни өчен автор башка үләннәрнең дәвалау үзлекләрен аңлаткан да кычытканның ролен башкача күз алдына китергән? Чыннан да кешегә ,аеруча балалар өчен, дошман булып кына үсә микәнни ул кычыткан?

Бүген без нинди сорауга җавап эзләргә тиешбез икән? 

Бу сорауга ,ягъни кычытканның файдалымы,зыянлымы икәнен каян белербез икән?

Ә ул чыганаклар безгә гел генә татарча мәгълүмат бирми,иң беренче нәрсәдән башларга кирәк?

г) презентация белән эш

балаларның фикерләрен әйтәләр?

Әсәрне  тыңлыйлар

-шифалы табиблар- дару үләннәре турында

- дару үләннәренең исемнәрен , файдалы якларын өйрәнербез) парларда эш 

Ромашка

салкын тигәндә, тамак авыртканда

Әрем

ашказаны бозылганда

Ландыш

нервлар какшаганда

Бака яфрагы

күзгә арпа чыкканда

Кычыткан

?

Балалар үз фикерләрен әйтәләр

Кычыткан дусмы,дошманмы? Кычыткан кирәкме,юкмы? кычыткан яхшымы, начармы?һ.б.

-интернет чыганакларыннан, төрле энциклопедияләрдән, китаплардан

 -дару үләннәренең  русча атамаларын өйрәнергә һәм таный белергә

слайдлардан дару үләннәренең рәсемнәрен, русча-татарча атамаларын, файдалы якларын карыйлар

3.Физкульминутка

Әрем русча полынь була.(+) Ромашка канны туктата(-). Ландыш ашарга яраклы үсемлек(-). Бака яфрагының русча атамасы- подорожник(+).Крапива татарча әрем була (-).Тузганак- дару үләне(+).Бака яфрагы -агулы үсемлек(-).Кычыткан мал азыгы буларак кулланыла(+)

"Әйе-юк"( фикер дөрес булса, кул чабалар, дөрес булмаса, аяклар белән тыпырдыйлар)

4.Проблеманы

чишү

а)Кычытканны  сезнең гаиләләрдә ничек кулланалар ?

ФИО

Мал азыгы

Дәва

лау

Матур

лык өчен

Ашарга яраклы үлән

Алина

Максим

Виталий

Данил

б) Әсәрдә кычытканны автор  кешенең дошманы итеп күрсәткән иде, ә сез аны төрле максаттан кулланасыз, шулай булгач аны дошман диеп буламы?Эшне төркемнәрдә башкарырга кирәк булыр,шулай булгач, нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш икәнен беләсезме?

- әдәби әсәрләрдән кычытканны дошман итеп күрсәткән  мәгълүмат җыю

- "Книга природы", "Кем ул,нәрсә ул?", интернет чыганаклардан кычытканны дус буларак күрсәткән мәгълүмат җыю.

в) төркемнәргә чыгыш ясарга һәм табылган материалдан "Бу бик кызыклы!" рубрикасы төзергә тәкъдим итү

версияләрне тактага язып баралар һәм "+"билгеләре белән  билгелиләр

 Бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә,комачауламаска, фикереңне аңлатып әйтә белү,рольләрне бүлешеп эшләү

төркемнәрдә эш -1 төркем- кычытканны-дошман,2 нче төркем- кычытканны -дус буларак дәлилләр эзлиләр

балалар чыгыш ясыйлар

4.Рефлексия

5.Йомгаклау

а)Нинди проблема куйган идек?

б)Бу сорауга ничек дип җавап бирәбез?

в)Нинди юл белән без максатыбызга ирештек?

г)Дәрес башында төзи башлаган таблицага нәрсә өсти аласыз?

Халык медицинасында кычытканның зәһәр кычыткан(крапива жгучая)  дигән төре дә кулланыла. Ике кычытканның да яфраклары составы бер-берсенә охшаш булганлыктан, аларның кулланылышы да бер үк. Шулай итеп кычыткан безгә дошман түгел, яшел табиб, яшел дустыбыз икән бит. Бары тик аннан дөрес файдалана гына  белергә кирәк икән .Нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

 Җир йөзендә кычытканнар күп үсә, ләкин шулай булса да алар сөйләшә белсә, үзләренең яшәүгә хаклы булуларын Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы "Акыллыга сүз әйттем .."китабында язганча шушы шигъри юллар белән әйтеп бирерләр иде: 

Ялгыш кына тисәгез дә, елатабыз, чагабыз.

Безгә үпкәли күрмәгез, шул саклану чарабыз.

Табигать байлыклары турында уйланганда  рус язучылары В.Бианки, М.Пришвин, А.Куприн әсәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә була."Әрем -чүп үләне,кычыткан кулны чага, аларны йолкып атарга кирәк, төлкеләр хәйләкәр, кетәклеккә кереп,тавык чәлдерәләр, бүреләр ерткычлар- сарык урлыйлар дип, барсын да юк итә башласак,безгә Җир дигән матур планетада япа-ялгыз калу куркынычы яный." Альберт Хәсәновның бу фикере белән без дә килешәбез. Табигатьтә бер генә артык тереклек иясе, артык җан юк. Табигать аларның һәркайсын,һәр төрен бик белеп яралткан. Киләчәккә девиз итеп нинди сүзләрне алабыз?(слайдтан уку)

Таблицаларны тутыру

парларда эш

Бүген мин белдем......

Миңа ошады......

Миңа авыр булды.....

Мин аңладым, .....

Минем тагын.....беләсем килә

Слайдтан чиратлашып укыйлар. 1.Кычыткан яфракларын чәчәк аткан вакытта, майдан сентябрьгәчә калын бияләйләр белән тамыр яныннан башлап өскә кадәр сыдырып җыярга. 2.Җыелган үләнне  күләгәле җиләс урында киптерергә кирәк.

3.Дару урынына кулланыр алдыннан  табиб белән киңәшергә онытмау.

Хор белән

Беркайчан да рәнҗетмәгез, табигать ул – Җир Ана.

Табигатьнең якын дусты булсын иде һәр бала. 

"Бу бик кызыклы" рубрикасы төзү

1.Кычыткан мал азыгы буларак кулланганда сыер, кәҗәләр сөтне күп бирә , йорт кошларына бирелгәндә тавык, казлар йомырканы күбрәк сала.Кечкенә чебешләр, үрдәк-каз бәбкәләре дә бу үләнне яратып ашый.

 2.Суыткыч булмаган урында кычыткан ит, балык кебек  ризыкларны вакытлыча бозылудан  саклый. Урамда җәй булса да итне, балыкны кычытканга  төреп  сакларга була. Чын балыкчылар яңа тотылган балыкны кычытканга урап  2 тәүлеккә кадәр саклап була ,-дип саныйлар. 

3.Ризык әзерләүчеләргә тагын бер кызыклы факт- кычытканнан яшел буяу алалар .

4. Болгариядә һәм Франциядә чәчне ныгыту өчен кычытканны яратып  кулланганнар.

 5.Җыерчыкларны бетерүгә булышучы, битне йомшак һәм бәрхет сыман итүче маскаларга кычыткан кушыла.

6.Кычыткан үскән туфракны  гөлләр ярата, шаулап үсә.

7.Радикулит, буыннар авыртуы вакытында кычытканны кулланалар. Кайчак хәтта авырткан урыннарны ике-өч көнгә бер тапкыр яшел кычыткан белән «чагалар". 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кирәкми безгә сугыш !

класстан тыш чара эшкәртмәсе....

Юл билгеләре безгә бик күп нәрсә әйтәләр...

Башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрүкагыйдәләренә багышланган кичә...

Ашык безгә,Яңа ел!

Башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәме....

Табиб кирәк шул безгә

Бу физкультминут 2 нче сыйныфта "Тән әгъзалары" темасын үткәндә өйрәнелә....