Балачакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас
материал на тему

Галипова Гадила Талгатовна

  Шәхеснең үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук билгеле. Галимнәр фикерепчә. бары әхлакый тәрбия генә кешеләрдә ныклылык сыйфатлары һәм үзара шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра. Бүгенге җыелышның темасы итеп мин Р.Фәхретдиннең «Балачакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас» дигән сүзләрен алдым.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балачакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас

Түгәрәк өстәл. 2 нче сыйныф.

Җыелышның максаты: әхлакый тәрбиянең дәрәҗәсен күтәрү.

Бурычлар:

1. Белем бирү: балаларны тәрбияләүдә  җибәрелә торган хаталарны кисәтү.

2. Тәрбияви: ата-аналарда нәсел тарихын өйрәнү һәм баланың киләчәген күрү теләге тудыру.

3. Оештыру: ата-аналарның үзбелем мөмкинлекләрен киңәйтү.

4.  Махсус: уңай гаилә тәҗрибәсен пропагандалау.

Җыелышта катнашучылар: укытучы, ата-аналар.

Җыелышка әзерлек:

1. Әти-әнләрдән сораулар җыю (махсус тартмага), аларга җаваплар табу.

2. Әхлак тәрбиясе буенча әти-әниләр арасында анкета уздырып, нәтиҗәләр чыгару.

3. Плакатлар язу:

•    Гаилә — ул җылы учак. Учак янына гаилә әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

•   Гаилә - ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

Җыелыш планы:

1. Укытучы чыгышы "Балачакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас

2. Озынайтылган көн тәрбиячесе чыгышы “Әхлаклылык өлешләргә бүленми: ул я бар, я юк ”.

3. Психолог чыгышы “Рухи яктан сәламәт булыйк ”.

4. Тәҗрибә уртаклашу. Куп балачы гаиләләрдә әхлак тәрбиясе.

5. Сорауларга җаваплар.

6. Йомгаклау.

Җыелыш барышы

1. Укытучы чыгышы “Балачакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас".

Бер утыру үзе бер гомер дип.

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып серләр бүлешү -

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

  Шәхеснең үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук билгеле. Галимнәр фикерепчә. бары әхлакый тәрбия генә кешеләрдә ныклылык сыйфатлары һәм үзара шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра. Бүгенге җыелышның темасы итеп мин Р.Фәхретдиннең «Балачакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас» дигән сүзләрен алдым.

  Балачакны кайгы-хәсрәтсез иң гүзәл вакыт дибез. Ләкин бу вакытның аерата җаваплы, кабатланмас чор икәненә бик игътибар итмибез. Менә шушы чорда бала өлкәннәрдән нәрсәгә өйрәнсә, шуны гомере буе кабатлаячак. Шуңа күрә гүзәл сыйфатларны тәрбияләүдә соңламасак иде. Ул үз-үзенә ышанып, һәр нәрсәне үз көче белән башкарырга өйрәнеп үссен иде.

  Ата-ана әхлаклы булса, бала бәхетле була. Үз-үзенә бары тәнкыйть күзлегеннән карый белгән, тәрбия өлкәсендә үз белемнәрен даими тулыландырып барган әти-әниләрнең генә физик яктан таза, акыл ягыннан сәләтле, рухи-әхлакый яктан нык балачар үстерә алуы беркемдә дә бәхәс тудырмый.

  Бала кечкенәдән үк «юк», «ярамый», «хәзергә мөмкин түгел» дигән сүзләрне ишетеп үссен иде.

  Табигать шундый итеп яраткан кешене - малайлар аталарына тартылып үсәләр, ә кызлар күбрәк әниләре янында булалар. Көндәлек өй мәшәкатьләренә булышалар, үзләре дә эшкә өйрәнәләр. Кыз баланың киләчәген алдан күрә белгән ана баланы кечкенәдән тегәргә, чигәргә, аш-су әзерләргә өйрәтергә тиеш. Ишле гаиләдәге өлкән кыз энеләрен, сеңелләрен карап үстерә. Шулай итеп, үсеп житкәч, үзе тормыш алып бара башлагач бик кирәк буласы эшләрнең беренче күнекмәләрен әнисе ярдәмендә ача. Ә малайларны әти кешедәге көч, гайрәт, авырлыкларда югалып качмаслык аек акыл, чыдамлык, ирләр кулыннан гына килгән эшләрне чын остачарча пөхтә итеп эшләү кебек асыл сыйфатлар кызыктыра. Малайлар бик иртә әтиләренең кул астына керә башлыйлар. Элек-электән кешеләр үзләренең һөнәрләрен малайларына да өйрәтергә тырышканнар. Шуннан киткән инде тимерчеләр, тегүчеләр, мич чыгаручылар, пыяла куючылар, итек басучылар, такта яручылар һ. б. династиясе. Тагын шунысы да бар - малайлар нәселне дәвам итүчеләр, буыннан-буынга күчеп килгән фамилияне йөртүчеләр. Ә кешеләр кемнең кем булуын аның нәселенә карап чамалыйлар. Бигрәк тә авыл җирендә, гаилә тормышы бар кешенең күз алдында барганда, моңа зур әһәмият бирәләр. Берәр малай яки кыз ярамаганрак эш эшләсә, аннан ни көтәсең, ул фәлән кешенең баласы бит. диләр һәм, киресенчә, мактарга теләсәләр, булыр аннан, булыр, әти-әнисе дә әйбәт кеше, дип куялар. Менә шуңа күрә дә ир балага зур өметләр баглыйдыр әти кеше. Яшүсмерләрнең үзләренә хас серләре дә була. Шул чагында малайга - әти, кызларга әни кирәк. Алар арасындагы дуслык аркасында күп кенә авыр мәсьәләләр дә ансат чишелә.

  Тыныч, тату яшәгән, бер-берсен хөрмәт иткән гаиләдә әйбәт балалар үсә. Әти-әнисе белән кычкырышкан, тиз ярсып китүчән, я эченә бикләнгән төксе балалар күбрәк гаугалы, борчулы гаиләләрдә үсә. Үзсүзле, киребеткән балалар агач башыннан өзелеп төшми, ата- ананың тәрбия җимешләре алар. Бигрәк тә гаиләдә бердәнбер бала булса, аны артыгы белән иркәлиләр, сораган бер әйберсен алып бирәләр, шелтәләргә тиешле урында да сүз әйтмиләр - әнә шундый сукыр мәхәббәтнең нәтиҗәсе дә ачы була.

  Ә азмы әти-әниләре белән яшәп тә, күңелләре алардан ерак булган, рухи яктан ялгыз, үзләрен ятим тойган балалар. Минемчә, сугыш елларындагы ятимнәрдән дә бәхетсезрәк алар. Сугыш ятимнәре ачлыкны, ялангачлыкны, төрле авыруларны күп күрделәр. Әмма ул ил белән килгән кайгы иде. Ул чагында кешеләр башкалар турында да уйлый беләләр иде. Матди ярдәм күрсәтә алмасалар да, башларыннан бер сыйпап китү генә дә ятимнәрнең күңелен күтәрә иде. Алар рухи яктан гарипләнмәде, кешелекле, ярдәмчел булып үстеләр. Әдәби образлар булып китапларга керделәр, кинофильмнарның геройлары булдылар.

  Хәзер тормыш башка. Ничек кенә авыр булса да, балаларның язмышы өчен кайгырган кешеләргә мөмкинлекләр табарга була. Аларга карата игътибарлырак булырга, хистән бигрәк акыл белән ярату гыйлеменә өйрәнергә кирәк. Болар кешенең үзенә, аның эчке культурасына, гаиләдәге бердәмлеккә, татулыкка бәйләнгән.

Сүземне йомгаклап, минем сезгә бер гыйбрәтле хәл сөйләп китәсем килә.

  «Бер малай әнисе белән генә тора. Ана, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Армиягә барып кайта. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә: «Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың?» - ди. Әнисе: «Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен, мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?» — ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар эшләргә генә сүз бирә, һәм беркайчан да вәгъдәсеннән чыкмый. Беркөнне ул әнисе янына килә дә: «Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин, яхшылык эшләгән саен, берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем», - ди. Ә әнисе болай ди: «Улым, әйе, син күп яхшылыклар эшләдең һәм шулай итеп начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә. Аларның эзләре калган бит».

  Сөйләгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясыйк: балаларыбыз кешелекле, хезмәт сөючән булып үссеннәр, тормышта гел яхшы эзләр генә калдырсыннар иде.

2 Озынайтылган көн тәрбиячесе чыгышы “Әхлаклылык өлешләргә бүленми; ул я бар, я юк”

  Хәерле кич, хөрмәтле ата-аналар. Бүгенге чыгышымны мин О.Бальзак сүзләре белән атадым: “Әхлаклылык өлешләргә бүленми; ул я бар, я юк”. Әйе, мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм.

  Соңгы вакытта телевидение, радио, газета-журналлар, алга киткән интернет челтәре дә илдә җинаятьчелекнең көннән-көн кискенләшә баруы турында хәбәр итәләр. Чыннан да кеше үтерү, талау, кеше кыйнау һәм башка күптөрле җинаятьләрнең ташкын сыман арта баруын ишетеп, күреп беләбез. Россиядә соңгы елларда алкоголизм чире белән чирләүче хатын-кыз, ирләр, хәтта балалар саны кискен артты. Ул гына түгел, наркомания, токсикомания килеп чыкты. Нәрсәдән барлыкка килде соң бу афәтләр? Минемчә, илдәге бу хәлгә безне әхлаксызлык, ягъни әхлак нормаларын, кагыйдәләрен тупас бозу, аларны үтәмәү китереп җиткерде.

  Ата-ана баласын матур булса да, ямьсез булса да, сәламәтен дә, авыруын да, тыңлаучанын һәм тыйгысызын да ярата. Нинди дә булса өстен ягы яки уңышлары өчен түгел, ә болай гына, дөньяда яшәгәне, булганы өчен ярата. Алар балаларының кечкенә генә уңышларын да күрми калмыйлар, моңа чын күңелдән куаналар һәм балада аларны ешрак куандыру һәм әлеге күренештән үзенә дә канәгатьлек алу теләге туа. Якыннарның яратуы аңа яшәвенең мәгънәсе, кыйммәте булып тора. “Без барыбыз да тумышыбыз белән балачактан”, - дигән Экзюпери. Без барыбыз да тумышыбыз белән ата йортыннан, без барыбыз да үзебезнең гаиләдән чыкканбыз, һәм, агач үсеп утырган туфрак белән бәйле булган кебек, без дә аңа бик нык бәйләнгәнбез. Кешенең башкалар белән җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтылуының башлангычы ата-ана йортында, балачак йортында салына.

  Дөньяны өйрәнгәндә бала безне дә өйрәнә. Башта ул безнең кул җылыбызны, елмаюыбызны, ягымлы карашыбызны тоя. Аннан соң йорт эшләрен ничек тиз, җитез башкаруыбызны, кайгыртучанлыгыбызны күрә. Башкаларга карата булган мөнәсәбәтләребезне игътибарыннан читтә калдырмый. Үсә төшкәч баланы безнең ничек эшләвебез, безнең өчен тормышта иң мөһиме нәрсә булуы кызыксындыра башлый.

  Без балаларыбызның үзебез белән горурлануын телибез, аларга үрнәк булырга тырышабыз. Ата-ана үрнәге һәрчак балаларның күз алдында, үзара аралашкан вакытта бала безнең характер үзенчәлекләребезне яхшырак үзләштерә. Ана кеше балаларына карата гадел һәм мәрхәмәтле булса - балалар бу сыйфатларны бик тиз үзләренә сеңдерәләр. Ата-ана мисалы алар өчен иң дөресе булып санала.

  Ә без балалар белән дустанә мөнәсәбәттә булсак, алар без яратканны ярата, без күралмаганны күралмый башлыйлар, безнең ышанулар аларныкына әйләнә. Ата-ана үрнәге баланың күңеленә ныклап сеңә.

  Ата кеше: “Улым, нинди генә эшкә тотынсаң да, гадел һәм намуслы башкар”, - ди. Улы әлеге сүзләрнең чын йөрәктән әйтелгәнен белә. Чөнки әтисенең тотынган эшен ничек эшләгәнен ул инде күргән. Атаның әйткән сүзләре аның тормыш тәҗрибәсе белән бәйле рәвештә әйтелгән икән, ул бала күңеленә яхшылап урнашып кала.

  Бездә булган барлык нәрсә мәктәп һәм җәмгыять тарафыннан тәрбияләнгән һәм ата-анадан сеңдерелгән, һәм шушы барлык рухи байлыкларны без үсеп килүче буынга тапшырабыз. Гаиләдә, көндәлек тормышта һәм күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә безнең ни дәрәҗәдә мәдәниятле, әхлаклы булуыбыз бигрәк тә ачык чагыла.

  Авыр балалар һәм яшүсмерләр проблемасы - бу авыр гаиләләр проблемасы. Гаиләнең уңышсыз булуы еш кына йорт стеналары артына, чит күзләрдән бик тирәнгә яшерелә. Бары тик балалар кеше күз алдында була башлагач кына әлеге “чүп” тышка чыга. Юкка гына, балаларының кем булып чыгуын белми торып, кешене акыллы һәм яхшы дип мактарга ашыкма, димиләрдер.

   Ата-ананың кешеләргә карашы нинди: яхшы, хуплаучан яки ышанычсыз һәм бары тик җитешсезлекләр генә эзләүчәнме? Әйбәт кешеләрдән дә гаеп кенә эзләргә торган кешенең баласы да үзенә кешеләргә карата ышанмаучанлык, күралмау кебек сыйфатларны сеңдерә. Андый бала кешеләргә көнләшеп, җирәнеп караучан була. Кайчак өлкәннәр, балаларының үзләрен дә ата-аналары алдында түбән, бер нәрсәгә яраксыз кеше итеп тойганнарын бөтенләй уйларына да китереп карамыйлар.

   Балага ата-анасының хезмәттәшләре, дуслары, күршеләре һәм үзенең иптәшләре белән эчкерсез, дустанә мөнәсәбәттә булган гаиләдә үсәргә кирәк. Ата-ананың ачык күңелле, әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата мәрхәмәтле булуы - баланың рухи үсеше өчен иң яхшы чараларның берсе. Гаилә бердәм булырга һәм үзен җәмгыятьнең бер өлеше итеп тоярга тиеш.

  Күп балалы гаиләдә бала тәрбияләү шартлары җиңелрәк була. Анда бала коллективта үсә, сабый вакытыннан ук ул үз мәнфәгатьләреңне генә кайгыртырга түгел, ә башкаларның, туганнарының мәнфәгатьләрен дә исәпкә алырга кирәклеген күңеленә сеңдерә. Күпсанлы гаилә, бигрәк тә анда берничә буын вәкиле яшәсә, баланы контрольдә тота һәм юнәлеш бирә торган көчле тәрбия коллективын барлыкка китерә. Андый гаиләләрдә балалар үзләреннән кечерәкләрне карыйлар, үзләре башкарган эшләр өчен җавап бирәләр, хезмәтнең кирәклегенә төшенәләр. Балаларның эне-сеңелләрен, яки әби-бабаларын караулары үзе үк аларны кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә.

  Тик хәзер, халык санын алудан күзәтелгәнчә, гаиләнең иң киң таралган тибы - ир белән хатын һәм бер бала. Андый гаиләләрдә өлкән һәм кече яшьтәге балалар юк. Мондый шартларда өлкәннәр белән кечеләр арасында үзара мөнәсәбәтләр, җаваплылык хисе, үзара ярдәм итү теләге тәрбияләү бик авыр. Әлеге гаиләләрдә бала гадәттән тыш игътибар һәм ярату объектына әверелә, өлкәннәр аны гадәттән тыш кайгырталар, һәм еш кына бөтенесе “тәлинкә тоткан”, яраткан “вундеркинд” ата-ананың бәхетсезлегенә бик тиз арада деспотка әйләнеп куя.

 Тәртиплелек - күп сыйдырышлы, күп кырлы, күп мәгънәле сүз. Ул намус, гаделлек, әйткән сүздә тора белү кебек сыйфатларны да үз эченә ала. Үзендә әлеге сыйфатлар булмаган кешеләрне хөрмәт итеп булмыйдыр да. Тик әлеге сыйфатлар тумыштан бирелми, ә тәрбиядән килә. Характерның нигезендә гадәтләр ята. Әгәр үзендәге начар сыйфатлар белән көрәшмисең икән, син инде әхлаксыз кеше һәм җәмгыять өчен дә, үзеңә якын кешеләр өчен дә авыр йөк.

  Шуңа күрә ата-аналарның иң зур бәхете - сәламәт һәм югары әхлаклы балалар тәрбияләү. Балаларның авыруы - зур кайгы. Авыруны кисәтергә һәм дәваларга мөмкин. Моннан тыш тупаслык, мәрхәмәтсезлек, ялкаулык кебек мораль авырулар да була. Аларны да кисәтергә һәм инде формалашып өлгергән начар гадәтләргә каршы көрәшергә, дәваларга мөмкин. Балалар яхшылыкка өйрәнгән кебек, начарлыкка да өйрәнәләр. Баланың мораль үсеше күп кенә факторлар: гаиләдәге әхлак атмосферасы, зурлар һәм яшьтәшләренең үрнәге, радио һәм телевидениедән ишеткән һәм күргәннәр йогынтысында бара. Бөтен заманнарда да барлык халыкларның риваять һәм җырларында, мәкаль һәм әйтемнәрдә гаделлек макталган, ә әхлаксызлыктан көлгәннәр һәм гаепләгәннәр. Шулай да тормышта еш кына явызлык тантана итә килгән.

  Алда әйтеп кителгәнчә, бата әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала, укучыдагы әхлак нормалары - әти-әнидәге сыйфатларның күчерелмәсе. Бала аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә сеңдереп кенә ата. Әйтик, бала шулкадәр оста итеп алдалый, кайбер очракларда укытучы үзе дә моңа ышана. Яки укучы үзсүзле, ялкау, шапшак һәм башка тискәре сыйфатларга ия. Әгәр ул баланың әти- әнисенә игътибар итсәң, ул сыйфатларны аларның берсеннән табасың. Ә бит бала башта шулкадәр саф, эчкерсез була, һәр нәрсәгә тиз ышана, алдый белми.

  Балада югары әхлакый принциплар тәрбияләү өчен, ата-ананың да әлеге принципларга яраклашып яшәве кирәк. Гаиләдә тупланган уңай социать-әхлакый тәҗрибә генә җитми, аның бала тарафыннан ничек кабул ителүен дә игътибарга алырга кирәк: алар гаилә тормышындагы кайсы якларны үзләренә сеңдерәләр, кайсыларын кире кагашр. Ә соңгысы үз чиратында кечкенә кешенең психик һәм әхлакый үсешенә бәйле.

  Ата-аналар белән үткәрелгән анкеталардан күренгәнчә, аларның күпчелеге әхлакый тәрбия бирүнең бурычларын яхшы аңлый. Бары тик азчылык кына үз балаларында нинди сыйфатлар формалаштырырга теләүләрен ачык кына әйтеп бирә алмыйлар. Андый ата-аналар турында А.С. Макаренко: “Кайбер гаиләләрдә бу сорау хакында бөтенләй уйламау күзәтелә. Ата-ана белән балалар гадәти генә яшиләр һәм өлкәннәр барысы да үзлегеннән барлыкка киләчәгенә өметләнәләр. Ата-ананың ачык кына максаты, билгеле бер программасы юк. Мондый очракта барысы да очраклы килеп чыга, һәм еш кына ата-ана ни өчен балалары тәртипсез булып үсте икән дип аптырый. Нәрсәгә ирешәчәгең максат итеп куелмаган бер генә эш тә яхшы килеп чыкмый”.

  Бала ата-анасына башкаларның нинди мөнәсәбәттә булуларын күрә һәм аның да алга таба үзенә тирә-ягындагыларның шундый хөрмәтен казанасы килә. Ул намуслы, тырыш булган очракта гына хөрмәткә лаек булырга мөмкин икәнлеген аңлый. Бала ата-ананың сүзләренә карап кына түгел, ә аларның үз-үзләрен тотышына карап күңеленә җаваплылык, намуслылык, башкаларга карата хөрмәт кебек сыйфатларны сала.

Ата-аналар аңлы, әхлаклы, тәртипле яшәргә тиешләр - тәрбиянең төп сере шунда.

3. Психолог чыгышы “Рухи яктан сәламәт булыйк".

   Тәрбияле кеше булу өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи сәламәтлек тә кирәк. Ә нигә менә рухи сәламәтлек? Бу сорауга җавап бирер өчен әхлакның нәрсә икәнен белеп китик. Әхлак - тумыштан уку, өйрәнү, гаилә тәрбиясе һәм башка юллар белән ирешелгән рухи халәт, сөйләгән сүзләрдә, эшләгән эшләрдә, ясаган хәрәкәтләрдә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган норма. Рухи яктан үсү өчен тирә-яктагы кешене генә күреп үсү түгел, ә кеше үзен рухи яктан үстерергә, баетырга тиеш. Гомерендә бер генә әдәби китап укымаган, нәфис фильм карамаган, театрда булмаган кешенең рухи яктан нинди ярлы, түбән икәнен аңлау авыр түгел, һәр ата-ана үзеннән соң үзләре белән чагыштырганда белемлерәк, тәрбиялерәк һәм сау-сәламәт алмаш буын калдырырга тиеш.

Йомгаклап, берничә кагыйдә тәкъдим итәм.

1)  Кешенең иң әһәмиятле очрашулары - балалар белән очрашу икәнен онытмагыз. Балагызга күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз, чөнки балада без кемне очратачагыбызны беркайчан да белә алмыйбыз.

2) Бала - сезнең бөтен тормышыгызны үзгәртә, астын-өскә китерә торган тиран түгел, ә тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

3) Балагыз проблемаларына югарыдан карамагыз. Аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4) Баладан эшләгән эше өчен түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу табигать законы.

5)  Чит балаларны да яратырга өйрәнегез. Үз балагызга эшләүләрен теләмәгән әйберләрне, башкаларның балаларына эшләмәгез.

6) Балагызны нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала - иң зур шатлык!

һәм шуны онытмагыз: әхлаклылык ул - кешеләргә яхшылык теләү һәм яхшылык эшләү сәләте. Рәхмәт игътибарыгызга!

4.  Тәҗрибә уртаклашу. Күп балалы гаиләләрдә әхлак тәрбиясе.

5.   Сорауларга җаваплар.

6.  Йомгаклау.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягыңны ярату-патриотик тәрбиянең нигезе.

Һәр бала үз иленең патриоты булсын өчен, аңа үз авылын, Туган җирен яратырга өйрәтергә кирәк. Бу эшне никадәр иртәрәк башлыйсың, шулкадәр яхшырак. Патриотик аң кечкенәдән башланып,гомер буе ныгытылырг...

РУХИ- ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯНЕҢ КҮПМИЛЛӘТЛЕ ДӘҮЛӘТТӘ ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫН САКЛАУДА РОЛЕ.

Статья с рекомендациями духовного  воспитания сохранением межнациональной культуры...

Чал тарихлы халкым бар.

Һәр халыкның үткәне, бүгенгесе, киләчәге бар.Ләкин һәркем үзенең үткәнен, тарихын белергә тиеш, өйрәнергә тиеш.Киләчәк буынга мирас калдырырга тиеш....

«Җырым аша белсен халкым» Ф.Кәрим иҗаты

Әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган патриот шагыйрь һәм каһарман солдат-Фатих Кәрим  иҗаты  белән танышу...