Чал тарихлы халкым бар.
методическая разработка (1 класс)

Муллаярова Сумая Талгатовна

Һәр халыкның үткәне, бүгенгесе, киләчәге бар.Ләкин һәркем үзенең үткәнен, тарихын белергә тиеш, өйрәнергә тиеш.Киләчәк буынга мирас калдырырга тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chal_tarihly_halkym_bar.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Чал тарихлы халкым бар. (класстан тыш чара)

Максат: 

- халкыбызның гореф-гадәте, традицияләре белән таныштыру;

- укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру. Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау.

- балалар күңелендә милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү. Туган җир, изге Ватан, туган тел төшенчәләрен  бала күңеленә яшьтән үк сеңдереп куярга омтылу.

- укучыларда сөйләм культурасы, сөйләм зәвыгы тәрбияләү, логик эзлеклелектә фикерләргә,чыгыш ясау өчен тиешле мәгълүматны сайлап  ала белү юлларына өйрәтү.

Җиһаз: зал күренекле фикер ияләренең халык авыз иҗаты турында әйтелгән сүзләр язылган плвакатлар белән бизәлгән.Алар түбәндәге сүзләр .

“Халык иҗатын белми торып , хезмәт халкының чын тарихын белеп булмый”(М.Горький)

“Кечкенәдән җырлар сөймәкемннән миндә туган телебезгә сөю туды.Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә... туган телебезне сөймәк кеби олы бер нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел!”(Г.Тукай)

“Тел- халыкның акылын, гореф-гадәтләрен, дөньяга карашын,фәлсәфәсен, тарихын, кыс-касы, бөтен күңел байлыгын мең еллар буена үзенә сеңдереп килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә” (Г.Бәширов)

Кичәнең барышы:

“Илкәем” дигән җыр ишетелә.

2 укучы чыга.

1 укучы

Туган илкәй...

Ни аһәңле, назлы исем!

Сизәм анда болыннарның татлы исен.

Ишетәм анда яфракларның серле шавын.

Тау астында салкын чишмә чылтыравын,

 Саклыйм аңа чын мәхәббәт сөю хисен,

Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен!

2 укучы

Туган илкәй...

Бу исемдә язгы моңңар,

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.

Бу исемдә- киләчәгем һәм үткәнем

Туган халкым, туган илем, Туган телем.

1 укучы

Туган җирем- Идел буе

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

2 укучы

“И туган тел, и матур тел”- дигән Г.Тукай һәм шунда ук матурлыгын сиздереп: “Әткәм –әнкәмнең теле,”- дип өстәгән.Бу сүзләрдә кхңел назы, бөтен җаның-тәнең белән ярату.ю өзелеп әйткән тойгылар җанлана.

“Туган тел” җыры

3 укучы

Җыр-  халыкның  иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Ул халык тормышының чагылышы.Кеше кхңелендәге хисләрнең матур яңгырашы, яктырылышы.

“Ай былбылым” җыры.

4 укучы

Халкыбыз иҗатының сихерле көзгесенә бер карасаң, татар халык җырларының моңын күңелең белән тойсаң, милли уен –биюләрен күрсәң, бу көзгедән тиз генә аерылам димә.Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч, гармун тавышы булып, үз артыннан ияртә, моң булып күңел кылларына кагыла.

Баянда “Әпипә” көе уйнала.

5 укучы

Бөек шагыйребез Г.Тукай халык авыз иҗатына зур бәя биргән.”Халык җырлары- безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәхетле бер мирастыр.Белергә кирәк ки, халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рушан көзгеседер Бу бертөрле сихерле көзгедер,”- дигән ул.Әйе, халык авыз иҗаты- халыкның күңел көзгесе.Ул көзгедә тарих чагылышы.

“Кәрия –Зәкәрия”җыры

6 укучы

“Халыкның иҗатын белми торып, хезмәт халкының ын тарихын белеп булмый,”- дигән бөек әдип М.Горкий.Халык иҗатын өйрәнү бик әһәмиятле.ул яш буынның зиһенен баета, дөняга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә.

Халык җыры.”Ал Зәйнәбем”

7 укучы

Халык иңаты әсәсрләре борын-борын заманнарда, әле язу булганчы ук барлыкка килгәннәр. Бик борынгы заманнарда  ук сәләтле кешеләр төрле мәкал, әйтемнәр, җыр-бәетләр, әкиятләр чыгарганнар.Сез хәзер укучылар  башкаруында татар халык әкияте “Өч кыз” ны карарсыз.

8 укучы

Халык иҗаты әсәрләре халыкның тормышын, көнкүрешен, киләчәк турындагы якты хыял-ларын, туган җиргә тирән мәхәббәтен чагылдыра.

“Җиләк җыям., как коям”уены. Балалар урманга килеп керәләр.

  • Кызлар!Малайлар!Монда килегез!Монда җиләк күп!

Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

 Аю-бүре юк микән?

-Кызлар! Малайлар! Әйдәгез шушында ял итеп, уйнап алабыз.Мин саныйм.

Бер бермәк,

Ике икмәк,

Өч өчмәк,

Дүрт  дүртмәк,

Биш бишмәк,

Алты атмак,

Җиде җитмәк,

Сигез симәк,

Тугыз тукмак,

Ун уймак-

Таба тулы коймак,

Менә сиңа бер коймак.

-Нинд һөнәреңне күрсәтәсең?

- Мин биим.

Тагын саный.

-Син нишлисең?

- Мин әкият сөйлим.

Борын- борын заманда булган, ди бер патша.Ул ясаттырган ди бик матур бер бакча.Бакчаның коймасы булган ди таштан.сөйлимме яңабаштан!?

-И-и, шаяртасың.

-Дуслар , әйдәгез такмаклар сөйләп уйныйк әле.

9 укучы

Җиктем үрдәк,

Киттем үрләп.

Җиктем күркә

Баганадан өркә

Җиктем тычкан,

Чиный бит, каһәр суккан.

Чанам кабык

Төядем чыбык-чабык.

Киттем авып.

Тәртәсе салам.

Төшәм дә калам

Төшәм дә калам

Ничек кайтып җитәргә,

Аптырадым бит тәмам.

10 укучы

Утыр, бәбкәм, ашарга

Түгеп, чәчеп ашама.

Тәти утыр табында,

Алдыңа күл ясама.

Ипи валчыгы койма,

Аяк аска ташлама,

 Карга боткасы түгел бу

Аягүрә ашарга.

11 укучы

Әби коймак пешерә,

Бабай кабык төшерә.

Мин дә коймак сорасам, Чыбык белән төшерә.

Көтеп тор, ди пешкәнче, табасыннан төшкәнче.

12 укучы

  • Дуслар, әйдәгез, тәңкә салыш уйныйбыз.
  • - Тәңкә кемдә, йөгереп чык!
  • -Ә син нинди җәза үтисең?
  • - Мин җырлыйм. “Сәрвиназ” җыры.

13 укучы

-Дуслар, карагыз әле, кояш болыт  астына качты.Әйдәгез, кояшны чакырыйк:

Кояш, чык, чык, чык!

Синең җылың безгә бик тансык.

Чыксаң без сөенербез,

 Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда,  

Тәти кашык саф алтын, Кирәкми безгә салкын.

-Ура-а!Кояш чыкты!Ничек күңелле.Җырлыйсы килеп китте.Әйдзгез,бергәләп җырлый-быз.

“Без биибез, биибез” җырлы бию.

14 укучы

Халкым теле миңа- халык теле,

Аннан башка минем илем юк,

Илен сөймәс кенә илен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

15 укучы

Кеше җирдә йорт-җир, нигез кора,

Тимәс, диеп җилләр, салкыннар.

Зур илемдә рухи хәзинәсе,

Чал тарихы булган халкым бар!

“Мин яратам сине,  Татарстан”җыры


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балачакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас

Шәхеснең үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук билгеле. Галимнәр фикерепчә. бары әхлакый тәрбия генә кешеләрдә ныклылык сыйфатлары...

«Җырым аша белсен халкым» Ф.Кәрим иҗаты

Әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган патриот шагыйрь һәм каһарман солдат-Фатих Кәрим  иҗаты  белән танышу...