“Син күрсәткән батырлыкны, бабам, халкым сөйли, мактап, бүген дә”
проект (1 класс)

Гимадеева Рамзия Раисовна

                                                        

            Нәсел-ыру тарихлары белән кызыксыну дөньядагы күп халыкларга таныш. Һәр кеше үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан җиде буын бабасын белергә тиеш . Без дә еш кына үзебезнең нәселебез турында уйланабыз. Сулар ага – ярлары кала. Гомер үтә -кешеләр кала. Кешеләр күчә - нәселе кала, эшләгән эшләре, кылган яхшылыклары, изгелекләре җирдә, киләчәк буыннар хәтерендә, күңелендә кала. Бу, чыннан да, шулай.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау районы”Иске Казан төп гомуми  белем  мәктәбе”

               

        

“Син күрсәткән батырлыкны, бабам, халкым сөйли, мактап, бүген дә” 

                                                                       

                                                                                    Эшне башкарды: 1 нче сыйныф укучысы

                                                                                               Ганиева Зәмирә Илназ кызы

                                                                          Җитәкче : Гимадеева Рәмзия Рәис   кызы

         

        2025 нче ел

             План

1.Кереш өлеш. Сугыш кермәгән бер генә гаилә дә юк......................3б

2.Төп өлеш.. ...............................................................................................3б

     1.Гаиләмә сугыш китергән яралар..................................................3б

    2. Хәйбулла Һидиятулла  улының гаилә хәле................................3б

    3. Бабам-фронтта..................................................................................3б

    4. Бөек җиңүдә бабамның да өлеше зур...........................................3б

 

3.Йомгаклау.                                                              ...............................3б

                           

   

                                                        “Үткәнен белмәгән халыкның, киләчәге юк”

        Нәсел-ыру тарихлары белән кызыксыну дөньядагы күп халыкларга таныш. Һәр кеше үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан җиде буын бабасын белергә тиеш . Без дә еш кына үзебезнең нәселебез турында уйланабыз. Сулар ага – ярлары кала. Гомер үтә -кешеләр кала. Кешеләр күчә - нәселе кала, эшләгән эшләре, кылган яхшылыклары, изгелекләре җирдә, киләчәк буыннар хәтерендә, күңелендә кала. Бу, чыннан да, шулай.

 Безнең гәиләбез дә үз юлын үткән, үз җиңүләренә ирешкән, ходай язган кайгылы хәсрәтләрне кичергән. Билгеле, болар берсе дә эзсез генә үтеп китмәгән.  Һидиятулла улы Хәйбулла-  ул минем  бабам. Ул 1916 нчы елны Арча районы Кзыл-Сарай авылында туган. Ул вакытта гаилә тормышлары да җиңелдән булмаган.

1935 енче елда,  әбием Нәзифә белән  бабам уртак гаиләләрен төзиләр. Бер – берсен хөрмәт итеп, дөнья мәшәкатьләренә чумалар. Бабам – ат  караучы, әбием Нәзифә авыл хатыннарына хас эшләрне башкара. Акрынлап көннәр, айлар үтә. Тупылдаган кыз белән малай туа. Һәр туган көнгә сөенеп  тормыш тәгәрмәче тәгәри. Тик мондый бәхетле көннәр озакка сузылмады. Бөтен дөньяны тетрәткән Бөек Ватан сугышы башлана.

        Илгә килгән кара кайгы,  бабам белән әбием гаиләсен дә читләтеп үтми. 1941 нче елны, кызын, улын, яраткан хатынын калдырып, бабам Хәйбулла фронтка китә. Ә әбием җир сөрә, урак ура, кич утырып оекбашлар – бияләйләр бәйли.

        Илгә Җиңү килә. 1945  елны  бабам сугыштан кайтмады. Нәзифә әби үзе ике бала белән кала. Әтисе сугышка чыгып киткән көндә Наил - минем бабама  бары 2 яшь, ә кызы  Рәшидәгә 5яшь кенә тулган була. Бу канкойгыч көннәрдә аның гаиләсенә бары 1 генә хат килә. Ә аннан соң хәбәрләшү җебе тәмам өзелә. Үлеме турында кара пичәтле хат килмәгәч, аның билгесез югалуы башына сыймый иде. Сирәк-мирәк кайткан солдатлар арасында әткәйләре дә булыр сыман тоела иде. Ләкин ул кайтмады. ..

        Әйе, күпме кешегә кайгы-хәсрәт китерде Бөек Ватан сугышы. Күпме гаиләләргә үтеп керде, бихисап балаларны ятим калдырды, әти-әниләрне  баласыз итте Бөек Ватан сугышы! Чарасызлыктан тешләрен кысып түзгән тол апалар, газиз әниләр, гөнаһсыз сабыйлар. Барысын  да, барысын да күргән алар. Безгә - оныкларына шундый матур, якты тормыш бүләк иткәне өчен, бабабызны без һәрчак  бары тик хөрмәт белән генә искә алабыз.

        Кулланылган әдәбият.

Гаилә архивыннан. Истәлекле фотолар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пазл сказки "Баба Яга"

Для работы на интерактивной доске или индивидуально на компьютере....

"Проказы Бабы Яги" Новый год

Праздник подготовлен для одного класса.В главной роли Баба Яга, которая старается заменить Снегурочку....

Балачакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас

Шәхеснең үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук билгеле. Галимнәр фикерепчә. бары әхлакый тәрбия генә кешеләрдә ныклылык сыйфатлары...

Сценарий детского развлечения "Соблюдаем ПДД с Бабой-Ягой или догонялки с Бабой-Ягой"

Предоставляю Вашему вниманию сценарий детского развлечения "Догонялки с Бабой-Ягой". Надеюсь, что ВАм будет полезно и интересно...

П.И. Чайковский «Детский альбом», пьеса «Баба яга» Урок музыки в 1 классе по теме «Разыграй сказку. «Баба - Яга» - русская народная сказка.»

Методическая разработка урока в 1 классе. В документе описывается работа с классом с использованием метода создание композиции. Описывается работа с детьми на инструментах Карла Орфа....

Чал тарихлы халкым бар.

Һәр халыкның үткәне, бүгенгесе, киләчәге бар.Ләкин һәркем үзенең үткәнен, тарихын белергә тиеш, өйрәнергә тиеш.Киләчәк буынга мирас калдырырга тиеш....

«Җырым аша белсен халкым» Ф.Кәрим иҗаты

Әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган патриот шагыйрь һәм каһарман солдат-Фатих Кәрим  иҗаты  белән танышу...