Компьютермы, китапмы?
материал на тему

Галипова Гадила Талгатовна

Бүген без җыелышка “Компьютермы, китапмы?” дигән сорау куйдык. Бу очраклы түгел. Әле кайчан гына Россия халкы дөньяда иң күп укучы халык дип санала иде. Ә бүген олылырга да, балаларга да компьютер мониторы яки телевизор каршында утыру күпкә күңеллерәк. Ничек баланы китап укырга өйрәтергә? Ничек китап белән дуслаштырырга? Бәлки моның барысын да компьютер алыштырадыр? Менә бу сорауларга бүген җавап эзләрбез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sobranie_5.docx21.24 КБ

Предварительный просмотр:

Компьютермы, китапмы?

Катнаш (әңгәмә, дискуссия) җыелыш. 1 нче сыйныф.

Җыелышның максаты: китап уку традициясен кире кайтару.

Бурычлар:

1.Тәрбияви: гаиләдә китап укуның әһәмиятен төшендерү, китап уку дәрәҗәсен күтәрү.

2.Оештыру, гаиләдә буш вакытны файдалы уздыру өчен шартлар тудыру.

3.Мәгълумати: ата-аналарга балаларда укуга карата кызыксыну уяту буенча киңәшләр бирү, үстерешле компьютер программалары белән таныштыру.

4.Махсус: балаларның уку белән кызыксыну дәрәҗәсен билгеләү, иң күп китап укучы гаиләне ачыклау.

Катнашалар: сыйныф җитәкчесе, ата-аналар, мәктәп психологы, авыл һәм мәктәп китапханәчеләре.

Җыелышка әзерлек:

1. Укытучы балалар белән анкета уздыра.

2. Психолог киңәшләр җыелмасын төзи.

    3. Китапханәчеләр китаплар, газета-журналлар күргәзмәсе ясый, сыйныфтан тыш һәм җәйге ялда уку өчен китаплар исемлеге төзи.

4.Ата-аналар комитеты җыелышның карар проектын әзерли.

Тема буенча әдәбият:

Костромин С.Н., Нагаева Л.Г. Как преодолеть трудности в обучении чтению.

Җыелыш планы:

1.

Сыйныф җитәкчесенең кереш чыгышы.

2.

Ата-аналар арасында тест уздыру.

3.

Мәктәп психологы чыгышы.

4.

Дискуссия.

5.

Тәҗрибә уртаклашу.

6.

Китапханәчеләр чыгышы.

7.

Йомгаклау.

8.

Җыелышның карары (проект).

 Җыелыш барышы

1. Сыйныф җитәкчесенең кереш чыгышы.

   Хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар. Бүген без җыелышка “Компьютермы, китапмы?” дигән сорау куйдык. Бу очраклы түгел. Әле кайчан гына Россия халкы дөньяда иң күп укучы халык дип санала иде. Ә бүген олылырга да, балаларга да компьютер мониторы яки телевизор каршында утыру күпкә күңеллерәк. Ничек баланы китап укырга өйрәтергә? Ничек китап белән дуслаштырырга? Бәлки моның барысын да компьютер алыштырадыр? Менә бу сорауларга бүген җавап эзләрбез.

   Беркем өчен дә сер түгел, укуга теләк гаиләдә формалаша. Сезнең белән очрашу алдыннан балалар арасында сорашу уздырдык. Алардан гаиләләрегездә китап уку ничек куелганы күренде.

Укучыларга түбәндәге сораулар бирелгән иде:

 Әти-әниең сиңа китап укыймы?

• Уку өчен китапны үзең сайлыйсыңмы? Әллә әти-әниең киңәше беләнме?

 Китап кибетенә кергәнең бармы?

• Авыл китапханәсенә йөрисеңме?

 Сиңа китап бүләк итсәләр шатланасыңмы?

• Хәзергесе вакытта нинди китап укыйсың? Авторы кем?

Сорашудан соң без мондый нәтиҗәгә килдек... (ата-аналарны

кыс кача нәтиҗә белән таныштыру).

2.Ата-аналар арасында тест уздыру.

   Ә хәзер балагызның китап белән дуслыгы нинди дәрәҗәдә булуын тәкъдим ителгән тест ярдәмендә үзегез бәяләп карагыз.

сораулар

әйе

юк

Балагыз әкиятләр, хикәяләр тыңларга яратамы?

Ишеткәнне яки укыганны аңлаешлы сөйләп бирә аламы?

Үзлектән китап уку аңарда канәгатьләнү хисе тудырамы?

Китаптагы рәсемнәргә караганда аның эчтәлеге күбрәк кызыксындырамы?

Баланың сүзлек байлыгы яхшымы?

Үзенең китапчыкларын “язарга” теләмиме?

Төрле энциклопедияләр алуыгызны сорыймы?

Яраткан китапларын пөхтә, сакчыл тотамы?

Балагыз шигырьләр, җырларны яттан өйрәнергә яратамы?'

Үзегезне актив укучы дип саныйсызмы? Балагыз өчен китап укуда үрнәк була аласызмы?

  Әгәр җавапларыгызда '‘әйе” күп икән, димәк, балагыз матур әдәбият укырга әзер. Аны китаплардан үзенең сорауларына җавап эзләү кызыксындыра. Балагызны матур рәсемле, бай эчтәлекле әйбәт китаплар белән кызыксындырыгыз. Балалар өчен чыгарылган газета, журналлар яздырыгыз. Аңа яңа дөнья ачарга ярдәм итегез.

  Әгәр җавапларыгызда "юк” күбрәк икән, димәк, “чаң кагарга” вакыт. Кичекмәстән балагызда китап уку күнекмәләре булдырырга кирәк. Мәктәп психологы, логопед белән киңәшләшергә онытмагыз. Китаплар укуга кызыклы уеннар, матур рәсемнәр һ.б. аша кызыксынучанлык уятырга була.

3. Мәктәп психологы чыгышы.

  Баланың әдәби китап укырга теләмәве зурларның артык “тырышуыннан” да килә. Кече яшьтән ата-ана баласына югары таләпләр куя: укыганда басымны дөрес куярга, һәр авазны ачык итеп әйтергә һ.б. Баланың ялгышлары булса, шунда ук шелтәләр яңгырый. Ә һәр кешенең укыган китап эчтәлеген төрлечә аңлавын ата-ана исеннән чыгара. Мәсәлән, төгәл фәннәрне әйбәт үзләштерүче, хәтере дә яхшы булган кайбер балалар басма текстны исләрендә авыр калдыралар. Кечкенә генә өзекне укыганда да мондый балалар аның эчтәлеген сөйли алмыйлар. Шуның өстенә ата-ана шелтә дә ясап торса, мондый балаларның күреп белү хәтере тагы да начараерга мөмкин. Белгечләр мондый күренешне ридингфобия дип атыйлар. Кызганычка каршы ридингфобияне ата-аналар балаларының чираттагы капризы дип кабул итә, баланы китап укырга мәҗбүриләп утырталар, яраткан шөгыльләреннән мәхрүм итәләр. Ридингфобия каприз түгел, ә җитди психологик проблема. Бу баланың теләгенә каршы килә һәм бала моны мөстәкыйль җиңә алмый. Китаплар уку белән килеп чыккан проблемалар, баланың мәктәп тормышына зур киртә булып торырга мөмкинлеген ата-аналарга һич исләреннән чыгармаска кирәк. Нишләргә?! Иң беренче паникага бирелмәскә, баланы да тынычландырырга кирәк. Беркайчан да кече яшьтәге мәктәп баласына басым ясамагыз. Китап уку кызыктыргыч һәм мавыктыргыч шөгыль икәнен истән чыгармагыз. Бала сезнең шелтәләрегездән куркып, кычкырып укырга теләмәсә, аны мәҗбүр итмәгез, эчтән укысын. Иң мөһиме - мондый уку аны мавыктырсын. Читтән генә күзәтегез: баланың күзләре “янамы”, кызыксынып укыймы? Ул укып бетергәч, сорау алырга ашыкмагыз: бала нәрсә турында укыганын тиздән үзе сөйли башлар. Менә шунда аны игътибар белән тыңларга тырышыгыз. Беренче уңышларыннан соң балага мактау сүзләрен кызганмагыз. Бу аңа ышаныч өсти. Гаилә дусларыгыз, кунаклар каршында балагызның уңышлары белән мактанырга ашыкмагыз. Зурларның артык игътибары кире нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Белгечләрнең киңәшләрен исегездән чыгармагыз.

^ Балагыз белән көненә 10-15 минут кычкырып укыгыз.

^ Укыр алдыннан баланың игътибарын читкә юнәлдерүче предметларны өстәлдән алып куегыз.

^ Бала арыса, берничә минут хәрәкәтләнеп алсын.

^ Укыганда авыр сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз, рәсемнәрне дә карарга онытмагыз. Укыган әсәр турында фикерләшегез.

^ Иң ошаган өлешкә, бүлеккә рәсем ясарга тәкъдим итегез.

^ Яңа китап белән танышканда аның тышына, авторына игътибар иттерегез.

2. Дискуссия.

а) Балаларның, хәтта олыларның китапларны аз укый башлавына цивилизацияне, техник прогрессны гаепләргә өйрәндек. Китап укудан башка мавыктыргыч әйберләр күбәйде (телевизор, ОУБ, компьютер, видео һ.б.). Өйдән чыкмыйча да барлык ләззәтне алырга була. Болар кешеләрне китаптан аерамы? Әллә алар бер-берсенә бәйләнмәгәнме? Әллә бер-берсен тулыландырамы?

б) Ата-аналар һәм балалар арасында “алыш-биреш” урынлымы? “Син бүген китап укымадың, шуңа компьютерда уйнамыйсың, телевизор карамыйсың!”

5. Тәҗрибә уртаклашу. Бер гаиләнең педагогик тәҗрибәсе белән таныштыру.

   Вәлиевлар гаиләсендә ана кеше күп укый, ә ата кеше күп вакытын монитор каршында үткәрә. Бу очракта баланы үз ягыңа аудару бик кыен. Ләкин ана кеше хәйләгә бара: әгәр балага укыр өчен авыр әсәр бирелгән булса, ул аның эчтәлеген сөйли. Бу, әлбәттә, бик үк дөрес алым түгелдер. Әмма балада укуга карата кызыксыну кимеми.

   Сезнең гаиләдә китапка карата мәхәббәт ничек тәрбияләнә? (Төрле җавап вариантларын тыңлау, фикер алышу.)

    Өйдә уйнарга мөмкин булган үстерешле компьютер прог раммаларын презентаңияләү.

Күргәзмә белән таныштыру.

6. Китапханәчеләр чыгышы.

  Ата-аналарны балалар китаплары, газета-журналлары белән таныштыру һәм китап уку культурасы буенча киңәшләр бирү.

  Иң күп китап укучы гаиләләрне ачыклау.

  Укучыларның кызыксынуларын, мөмкинлекләрен исәпкә алып, сыйныфтан тыш һәм җәйге ялда уку өчен һәр балага китаплар исемлеген тәкъдим итү.

7.Йомгаклау.

     Хөрмәтле ата-аналар, баланың китапны яратуы, уку күнекмәләренең яхшы булуы, аның китапханәгә еш йөрүе үзебездән дә тора. Әйдәгез, үзебез дә китап укыйк, балаларны да укырга гадәтләндерик. Кеше тормышында китапның әһәмияте бик зур. Компьютер һәм югары технологияләр заманында да кеше өчен китап уку мөһим булып кала бирсен.

  Җыелышыбызны С. Хәким сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

                  Китап, китап минем кулымда.

Сердәшем ул гомер юлымда.

8.Җыелышның карары (проект). Ата-аналар өчен тәкьдим- күрсәтмәләр формасында таратыла.

^ Балага кече яшьтән үк укуга кызыксыну уятыгыз. Матур әдәбият аша әдәп-әхлак кагыйдәләрен сеңдерегез.

^ Матур бизәлешле һәм кызык эчтәлекле китаплар алырга тырышыгыз.

^ Системалы рәвештә укыгыз. Бу балагызда көн саен китап уку гадәтен арттырыр.

^ Гаиләдә укыган китап эчтәлеге буенча бәхәсләр оештырыгыз.

^ Балагызга китап авторы турында сөйләгез.

^ Баланың аңлап укый белүен тикшерү өчен, аңа укылганның эчтәлеге буенча сораулар бирегез.

^ Үзегезнең балачакта укылган китапларыгыз турында фикер алышыгыз.

^ Китап кибетләренә, китапханәләргә бергә йөрегез.

^ Баланын шәхси китапханәсен булдырыгыз.

^ Газета-журналларга язылыгыз.

^ Балагыз өчен китап укуда үрнәк булыгыз.

^ Бүләккә китап бирү традициясен кире кайтарыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Компьютермы, китапмы?

Ата-аналарга тест...