Фәнни эшләр

Хасанова Гөлүсә Илсур кызы

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Кама Тамагы муниципаль районы

“Рудник урта гомуми белем бирү  мәктәбе”

Фәнни хезмәт

Галимҗан Гыйльманов әсәрләрендә яңа дөнья, дөньяның үзенчәлекле моделен тудыру алымы

                                                                 

Эшне башкарды:          

Кама Тамагы районының

Рудник гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                                 9 нчы  сыйныф укучысы

                                                                 Биккинина Эльвина Фәргать кызы

Фәнни җитәкче: 

Рудник урта гомуми белем бирү   мәктәбенең I категорияле татар теле һәм  әдәбияты   укытучысы

Хәсәнова  Гөлүсә Илсур кызы

                                                   

2013 нче ел

Эчтәлек

I. Кереш............................................................................................................ 3

II.Төп өлеш:

  1. Балалар әдәбиятына килү юлы............................................................ 7
  2. Шигырьләре, шигъриятенең үзенчәлеге........................................... 11
  3. Драматургиясе..................................................................................... 18

III. Йомгаклау................................................................................................. 22

IV. Кулланылган әдәбият.............................................................................. 24

  1. Кереш.

“Моңа кадәр безнең фәндә тел аралашу чарасы дип йөртелде. Болай раслауда күпмедер хаклык бар иде, әлбәттә. Ул һәрдаим җәмгыять тормышына актив катнашып бара, интеллектуаль, фикер процессының, сәяси, икътисади, мәдәни эшчәнлекнең, бәйләнеш-мөнәсәбәтләрнең үзәгендә тора, боларга материаль-мәгънәви кыяфәт бирә. Тик шулай да әлеге билгеләмә телнең милләт яшәешендәге урынын тулы чагылдырып җиткерми. Аралашу  чарасы дигән гыйбарә ничектер җансыз бер механик инструментны, техник җайланманы хәтерләтә. Хәлбуки, телнең асыл вазифасы моның белән генә чикләнми. Барыннан да бигрәк халыкның бар яшәеш дәверендә, гасырлар, меңәр ел буена туплана килгән  иң газиз, кадерле байлыгы, чынбарлыкны интеллектуаль үзләштерү, танып белү, иҗат итү, фәлсәфи тирәнлек, фикерләү, зирәклек чагылышы ул. Тел халыкның рухи йөзен билгели, милләтнең яшәүчәнлегенә тотрыклылык, ныклык бирә. Җыр, музыка, гореф-гадәтләр, әхлак кануннары кебек, тел дә халык тормышының бик тирән тамырлары белән бәйләнгән. Табигатьне, әйләнә-тирәне этник төркемнәр яшәешеннән аерып карап булмаган кебек, милләтне дә үз шивәсеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Тел – милләтнең җаны ул. Әнә шул җаны булганда гына милләт исән-имин яши. Тел яшәешенең үзенчәлеге шунда ки, бер яктан, ул халыкның уртак мөлкәте санала, икенче яктан, ул һәр шәхеснең күңелендә саклана. Һәр кеше хаклы рәвештә үзен шушы милекнең хуҗасы итеп тоя, көндәлек тормышта, уй-фикер йөрткәндә аңа мөрәҗәгать итә” – дип яза Ф.М.Хатипов.[1]

“Әдәби тел” төшенчәсе шактый киң мәгънә аңлата. Барлык язма хезмәтләр дә, әйтик, фәнни китаплар, газета-журнал мәкаләләре, рәсми документлар, профессиональ-техник кулланмалар – һәммәсе дә, шул исәптән, матур әдәбият әсәрләре  дә әдәби телдә бәян ителәләр. Әмма матур әдәбият теленең үзенә генә хас үзенчәлекләре дә бар. Ул барыннан да бигрәк сурәтле, бизәкле, җанлы булуы белән аерылып тора.[2]

Матур әдәбият теле тәүге карашка ук күзгә бәрелеп торган өч стильгә - драма, проза, шигырь стиленә бүленә. Шулар арасында халыкның җанлы сөйләменә иң якын торганы – драма стиле. Ул тоташы белән диярлек персонажлар сөйләменнән, диалоглардан, репликалардан оеша. Бик чикле күләмдә генә монологлардан, репликалардан драматург реаль тормыштагы кешеләрнең җанлы сөйләшен гүяки түкми-чәчми, бөтен колориты, интонациясе, аһәңе белән үзенең әсәренә күчереп куя.[3]

Проза стиле автор хикәяләвеннән һәм каһарманнар сөйләменнән оеша. Персонаж сөйләменең вазифасы принципта драмада да, прозаик әсәрдә дә бер үк төрле, ягъни ул геройларның мөнәсәбәт-карашларын, уй-кичерешләрен, фикерләрен белдерә. Ләкин прозада персонаж сөйләме, гадәттә, әдипнең бәясенә, аңлатмасына төреп бирелә, драма белән чагыштырганда азрак урын ала. Кайбер галимнәр персонаж сөйләмен автор хикәяләвенә иллюстрация рәвешендә күз алдына китерәләр. Бу мәгънәдә диалоглар автор хикәяләвенә төрлелек кертеп җибәрәләр, яңа яңгыраш бирәләр.[4]

Җанлы сөйләмнән аеруча нык аерылып торган, мәгълүм кагыйдәләр таләбенә туры китереп оештырылган тел – ул шигъри стиль. Строфада юллар саны гына түгел, тезмә эчендә ритмик буыннар, иҗекләр дә мәгълүм бер нормада килгәнлектән, өстәвенә аваздаш яңгыраш таләбенә  дә буйсынганлыктан, шагыйрь биредә шәрехләү, бөртекләүне артык кирәксенми. Детальне ул күпләр арасыннан, вәкил кебек, сайлап, берәмтекләп кенә кертә. Гадәттә, олы мәгънә сыйдырышлы, хәтта күпмедер дәрәҗәдә гомумиләштереп белдерердәй төс-бизәкләр белән эш

итә.[5]

Шушы өч тармактан тыш тагын балалар әдәбияты һәм әдәбият белеме теленең үзгә төсмерләре бар.

Әдәбият белеме стиле фән белән матур әдәбият стиле арасында уртадарак тора, анализлау, дәлилләү, нәтиҗә ясау, фикерне эзлекле үстерү, мисаллар белән иллюстрацияләү үзәккә куела, шул ук вакытта телнең җиңел аңлаешлы, җанлы, кирәгенчә сурәтле булуына игътибар ителә. Әдәбият белеме стиле укучыларны фикер агышы белән ияртеп, мавыктырып бара. Әдипләрнең  үз чыгышларында, хезмәтләрендә образлылык шактый ачык күренә.[6]

Балалар әдәбияты стиле җиһанны сабыйларча тануга, аларча фикерләүгә нигезләнә. И.Газиның “Онытылмас еллар”ында өлкән абзый белән кечкенә Хәлим арасында мондый сөйләшү булып ала:

 “-  Ә сезнең авылда буржуйлар күпме? - дип сорады әлеге кеше.

  •  ??
  •  Байлар, кан эчүчеләр?
  •  Кан эчүчеләр юк, ә байлар бар”.

Олы кеше “кан эчүчеләр”не күчермә мәгънәдә, “байлар”ның синонимы рәвешендә куллана, ә Хәлим аны туры мәгънәсендә, әйтик, сөлек кыяфәтендәрәк аңлый.[7]

Бу фәнни  эш язучы Галимҗан Гыйльмановның балалар өчен язылган әсәрләрендә тел-стиль чараларын өйрәнүгә багышланган. Аның балалар өчен иҗаты үзенең стиле, яңгырашы белән башкалардан аерылып тора. Алар гади, лирик, тормышчан, күпчелеге шаян рух, юмор белән сугарылган.

Матбугатта дөнья күргән роман, повестьларыннан күренгәнчә Галимҗан Гыйльмановның үзенә генә хас сурәтләү алымы - әдәби әсәрдә яңа дөнья, дөньяның үзенчәлекле моделен тудыру алымы бар. Әдәбият белемендә мондый күренешне “миф тудыру” яки “мифологик поэтикага нигезләнү” дип атыйлар. Шуны ачык әйтергә кирәк: Галимҗан Гыйльманов иҗатында миф тудыру инде стильгә әверелеп бара. Бу стилистик формаларның тармакланган системасын тудыруга, мифлаштырылган дөньядагы вакыйгаларның “дөрес”, реаль тасвирлау белән үрелүенә сәбәп була.

Әлеге эзләнү эше керештән, төп өлешнең өч бүлегеннән, йомгаклаудан һәм әдәбият исемлегеннән тора. Беренче бүлектә без Галимҗан Гыйльмановның балалар әдәбиятына килү юлын карадык. Икенче бүлектә аның  шигырьләре, шигъриятенең үзенчәлеге, өченче бүлектә драматургиясе өйрәнелә. Соңыннан эшләнгән эшкә йомгак ясала. Йомгактан соң кулланылган әдәбият исемлеге бирелә.

II. Төп өлеш.

  1. Балалар әдәбиятына килү юлы.

Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы (әдәби тәхәллүсе – Галим Әсәнов) 1957 нче елның 1 нче февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабичны (1895 – 1919) биргән авылда туып үсү, белем алу Галимҗанның алдагы язмышында хәлиткеч рольләрнең берсен уйный. Әсән урта мәктәбендә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында исеме күренә башлый.

1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Галимҗан Гыйльманов Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында мәгълүм “Әллүки” әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатип Госман (1908 – 1992) җитәкчелегендә “Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе” исемле беренче гыйльми хезмәтен яза. Университетны уңышлы тәмамлагач, аны татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантурада укырга калдыралар. Бер үк вакытта ул кафедрада өлкән лаборант, ассистент булып эшли, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, шулай ук әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекцияләр укый, “Лиро–эпик жанрлар”, “Һади Такташ: иҗат эволюциясе” дигән темаларга махсус курслар алып бара. 1983 елда профессор Хатип Госман җитәкчелегендә “Татар балладасы: башлангычы һәм үсеш  этаплары” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.[8]

1986 елда Галимҗан Гыйльманов Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, матур әдәбият редакциясендә, соңрак балалар – яшүсмерләр редакциясендә редактор, өлкән редактор һәм редакция мөдире вазифаларын башкара. 1989 – 1990 елларда Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркатиб булып эшли, аннары янәдән Татарстан китап нәшриятына кайтып, берьюлы ике редакция – балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм әдәби мирас редакцияләре мөдире хезмәтендә була. Бер үк вакытта Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында “Әдәби мирас: текстология мәсьәләләре”, “Мифология һәм татар әдәбияты” дигән темаларга махсус курс һәм семинар алып бара.

1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең XIII корылтаенда Галимҗан Гыйльманов берлек идарәсенә сайлана һәм берлекнең рәисе урынбасары һәм аппарат җитәкчесе итеп билгеләнә. Аның бу вазифалары XIV корылтай (2002) сайлаган идарә составында кабат раслана.

 Галимҗан Гыйльмановның башлангыч чор иҗат эшчәнлеге нигездә әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәләре белән бәйле. Университетта укыткан елларында ул әдәбият белеменең поэтика, жанр, стиль мәсьәләләренә, аерым алганда, лиро-эпик әдәбиятның иң кызыклы  жанрларыннан берсе булган баллада   жанрын өйрәнүгә һәм якташы Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын басмага әзерләү эшенә күп көч куя. Нәтиҗәдә  яшь галимнең рус телендә “Татарская баллада” (1989) исемле монографиясе һәм Шәехзадә Бабичның барлык билгеле әсәрләрен – шигырьләрен, поэмаларын, эпиграммаларын, мәкаләләре һәм хатларын үз эченә алган, зур кереш мәкалә, гыйльми-тарихи аңлатмалар, текстологик искәрмәләр белән баетылган бертомлык зур җыелмасы (“Зәңгәр җырлар”, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел, 543 бит) дөнья күрә. 1992 елда исә әдәби процесска һәм бигрәк тә шагыйрьләр иҗатына, аерым әсәрләргә багышланган “Заман сүз сорый” исемле тәнкыйть мәкаләләре китабы басылып чыга.

Үткән гасырның сиксәненче елларында ук әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап караган, беренче хикәя-повестьларын язган Галимҗан Гыйльманов 1994 елда үзенең “Тозлы яңгыр” исемле беренче проза китабын бастырып чыгара. Шул исемдәге повестьтан тыш, китапта кайчандыр татар әдәбиятында бик популяр булган һәм соңга таба онытылыбрак торган чәчмә лирик жанр әсәрләре дә (парча, нәсер, әдәби этюд һ.б.) урын алган. Бу төр әсәрләрендә автор “сәер кеше”, “ялгызак кеше”, “сагышлы кеше” образлары аша чәчмә әдәбиятның моңлы һәм шагыйранә тәэсирле үрнәкләрен тәкъдим итә.

Фантастик-хыялый һәм маҗаралы әдәбияттан аермалы буларак, бу  романнарда вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара, шул сәбәпле образлар бирелешендәге серлелек, композицион интрига, психологик киеренкелек көчәя төшә. Әдипнең туксанынчы елларда дөнья күргән хикәя-повестьларында да (“Өзелгән чәчәк”, “Яшел тутый”, “Көмеш алкалы кеше”, һ.б.), егерме беренче гасыр башында язылган “Чәчәкләр дә елый” (2001), “Язмышның туган көне” (2002), “Җанбалык” (2002), “Ак ат сагышы” (2002), “Мөстәкыйм карт догалары” (2002), “Шартлау” (2002) кебек проза әсәрләрендә дә шушы юнәлеш дәвам иттерелә, әдәби әсәр аша укучы күңеленә хыялыйлык, серлелек иңдерелә.

Галимҗан Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының борынгы мифларын, риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын, тәңречелек тәгълиматын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә. 1996 һәм 1998 елларда басылып чыккан “Татар мифлары” – биш том итеп уйланылган шул җыелманың тәүге ике китабын тәшкил итә.[9]

Галимҗан Гыйльманов – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003), Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүлеге лауреаты (2002). Ул шулай ук Татарстан Республикасының  Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (1994). 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Нәшриятта балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлеген җитәкләү, озак еллар “Сабантуй” газетасында редколлегия әгъзасы булып тору туксанынчы елларда Галимҗан Гыйльмановны балалар әдәбиятына да алып килә. 1995 елда, Галим Әсәнов исеме астында, аның нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган “Гөрләвек – Ручеек” исемле төсле рәсемнәр белән бизәлгән китабы дөнья күрә. Аннан соң, ел саен диярлек, балалар өчен шигырь җыентыклары басылып тора. Әдипнең  “Йөгерек гөрләвек” (1998), “Әбием сихерче бугай” (1999), “Көмеш тарак” (2000), “Алдакчы тукран” (2003) исемле китаплары нәни укучылар арасында аеруча популярлык казана.

2. Шигырьләре, шигъриятенең үзенчәлеге.

Галимҗан Гыйльманов, 90 нчы еллар башында килеп, балалар шигырендә үз юлын салган иҗатчы – шагыйрь дә, язучы да, драматург та, тәнкыйтьче дә, әдәбият белгече дә. Аның үз стиле күптән формалашкан: образлы фикер бер-бер артлы тезелеп бара да, строфаның соңгы юлларында көтелмәгән көлкеле күренешкә очрап юмор тудыра. Аның шигырьләрендәге хикмәт һәр строфада. Шагыйрьнең бу стильдә иҗат итүе юктан барлыкка килмәгән, ә алдагы буыннан күчкән күркәм традицияләрнең берсе. Күренгәнчә, Галимҗан Гыйльманов әлеге алымны самими юмор хисабына камилләштерә.

Әбисе бүген Алсуга

Күчтәнәчләр китергән,

“Бик аз”, - дип елый-елый,

Алсу гауга күтәргән.

Шул арада күчтәнәчен

Мәче ашап бетергән.

                                (“Күчтәнәч”)[10] 

Галимҗан Гыйльмановның балалар өчен иҗаты үзенең стиле, яңгырашы белән башкалардан аерылып тора. Шигырьләрендә көчле интонация, диклоратив пафос юк. Алар гади, лирик, тормышчан, күпчелеге шаян рух, юмор белән сугарылган. Болар барысы – лирика, юмор һәм кайбер очракларда җиңелчә сатира – бергә кушылып, язучының интонациясен тудыра. Ялыктыргыч, озын-озак, җитди фикер йөртү Галимҗан Гыйльманов шигъриятенә, нигездә, хас түгел. Шуңа күрә әсәрләрен гади генә итеп, “күңелле шигырьләр” дип тә атарга мөмкин булыр иде. Шигърияте оптимизм белән сугарылган, баланың төрле рухи халәтенә дә зур игътибар бирелгән. Мисалга, тәрбияви максат үзәккә куелган, “Чишмәгә бардык” шигырендә лирик герой чишмә суын мактый. Аның сәламәтлек өчен файдасы күбрәк һәм “самавыр”да кайнаган су белән эчкән чәйдән дә тәмлерәк чәй булмый ди:

Чишмә суын мактый әби:

- Тәнгә бик шифалы, - ди. -

Самавырга җитми инде,

Кирәкми “Тифалы”, - ди.

... Очраган бөтен кешегә

Әбидән сәлам әйттек.

Бер чиләк су алып кайттык,

Бер чиләк - сәламәтлек![11]

Шулай ук “Иртә белән” шигырендә дә тәрбияви максат үзәккә куелган. Кош нәни генә булса да, үзен чиста йөртә. Һәр таңда чирәмдәге чык суында коена, нәни генә томшыгы белән канатларын ышкып ала. Әлеге хәлләрне күзәткән герой үзенең юынырга онытканлыгын исенә төшереп тизрәк өенә кереп китә һәм үзенә кошлар кебек һәрвакыт чиста булырга максат куя:

... Юынырга онытканмын,

Тизрәк керим әле.

Урамдагы кошлар кебек,

Чип-чиста йөрим әле![12]

Автор шигъриятендә таныш, бала белгән һәм ияләнгән материалга мөрәҗәгать итә: туган йорт, якын туганнар, уенчыклар, табигать. Ягъни, Галимҗан Гыйльманов нәни һәм урта яшьтәге балаларның игътибарын җәлеп итәрдәй материалга туктала, аны җаны аша үткәреп, уңышлыларын сайлап ала.

Әти-әни, әби-бабай, якын туганнар – шагыйрь иҗатында еш кабатланган образлар. Гаилә әгъзалары белән бәйле аерым вакыйгалар аның бер шигыреннән икенчесенә күчерелеп, отышлы рәвештә үстерелә бара. Нәтиҗәдә, эчкерсез мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелекнең гаиләне һәм нәни геройны берләштерүе ассызыклана. Мәсәлән, “Өндәге төшем”[13] шигырендәге герой өйләрендә булган мөнәсәбәткә шатланып, рәхәтлектән өнендә “төш күреп” ята: әнисе елмаеп-көлеп тора, әтисе аны бик-бик ярата, әбисе коймак пешерә, бабалары өйләренә нур иңдереп намаз укый. Ә герой шуларның барысына сөенеп, түшәгендә изрәп, эреп ята.

Гаилә - балага үзенең хис-кичерешләрен, яратуын күрсәтү өчен беренче уңай шарт. Шунлыктан, мондый шигырьләрдәге хис-кичерешләр нигездә беренче зат исеменнән сөйләнелә. Төп герой – “шагыйрь – бала”. Ул кайвакыт оялчан, хисчән, акыллы, гаиләсен яратучы һ.б.  Ягъни, автор үзенең балачагын ничек хәтерли – әсәрләрендә аны шул рәвешле чагылдырырга омтыла.

Шулай ук автор үзенең шигырьләрендә туган як темасын да читтә калдырмый. “Курай”, “Бер болыт яшәгән, ди...”, “Җәй белән хушлашу”, “Кайтаваз” шигырьләре шундыйлардан. Мәсәлән, “Курай”[14] шигырендә кырлар догасы да, чишмә тавышы да, туган як гаме, кеше сагышы, һәр аткан таң да – барысы бергә курай моңында чагыла. Курай ул тылсымлы, моңның өе ди автор. Шушы кечкенә генә курай укучыга авторның хис-кичерешләрен әйтеп бирә ала.

Автор шигырьләрендә табигатьнең төрле-төрле гүзәл һәм серле күренешләрен ача. Менә аның “Тылсымлы кич” шигыре:

Кич. Тынлык. Елга. Яр буе.

Су өстендә - ярым ай.

Үрелеп кенә алыр идем,

Тылсым бетә - ярамай!

Кулны алсам – җан үрелә...

Чак тыеп торам: “Тимә!..”

Минем алда – сабый чакта

Суга җибәргән көймә...

Бу юлларны укыгач, үзеңне  шул яр буенда басып торгандай тоясың, балачагың искә төшә.

“Эт аталар” шигырендә автор лирик геройның нечкә һәм самими күңел кичерешләрен тасвирлый. Нәни Булат төнлә булган вакыйгага сызлана, “кай җиредер” авыртып йөзен чыта. Аның кеп-кечкенә күңелендә зур давыл куба, ул әлеге хәлләрне аңлап бетерә алмый, ләкин ни булганын сизенә, кыймшанырга да куркып тәрәзәдән карап тора.

Әдип балалар әдәбиятында яратып, җиң сызганып, балаларны үз итеп эшли. Нәтиҗәдә, заманча, балаларның үзләре кебек үк тынгысыз, шаян әсәрләр барлыкка килә. Шигырьләрендә, кечкенә шаян хикәяләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана, үзенчә борчыла. Мисалга, “Өч кызым булды”[15] шигырендә лирик герой башка кызларның әтиләре юклыкка борчылып, елап кайтып керә. Башка кызларга бер генә тапкыр булса да, “кызым” дип әйт инде, дип үтенә.

Күп шигырьләр геройның эчке монологы яки дуслары белән сөйләшү-аралашуы буларак яңгырый. Ул – язучы һәм лирик герой – укучыда тыңлый белүче, кичерүче һәм борчылучы дустын эзли. Дуска шатлык һәм кайгыларны, шикне, бик шәхси кичерешләрне ышанып сөйләргә мөмкин: “Хыял-ат”, “Әбием сихерче бугай”, “Әнисенә охшаган”, “Үз башыма өйрәттем”, “Кызык итәрмен әле” һ.б. – шундыйлардан:

Бәйләнмәгез!

Бүген сезгә

Бар серемне таратам:

Мин әнигә охшаганмын,

Чөнки аны өзелеп-өзелеп

Өзелеп-өзелеп яратам!

Күп шигырьләрдә лирик герой яратып кына калмый, бәлки, якыннары хакына аерым “капризлар”ыннан  ваз кичәргә дә риза. Тормышчан, гаиләнең эш-борчылуларында катнашып яшәүче бала күпләргә үрнәк булырлык. әле нәни булса да, мондый яшәеш – аның да тормыш мәгънәсе. Мисалга, туганнар һәм ипи кадере бала авызыннан аеруча үзенчәлекле яңгырый:

Әле дә әни бар,

Әти бар.

Әле дә ...

Әле дә

   Ипи бар.

                 (“Әни ипи пешерә”)[16]

Галимҗан Гыйльмановның шигырьләрендә антоним, синоним, омонимнар “балкып торалар”.

... Берсен тирән, ди,

Берсен бик сай, ди ...

Һәм... килеп минем

Ояны сайлый...

                                   (“Сыерчык килде”)

Их, бер чүкеч булсаң икән! –

Аны белә бөтен кеше.

Тавышлану – бар шөгыле,

Бәрү, сугу – бөтен эше...

                                (“Чүкеч”)

Галимҗан Гыйльманов шигърияте психологик кичерешләргә бай. Шунлыктан, әлеге шигырьдә дә хәрәкәт беркадәр кимегән. Әмма аны, уңышлы рәвештә, кабатлаулар тәэсирендә туган эмоция алмаштыра. Икенче бер “Әни булам” әсәре исә күтәргән проблемасы ягыннан түгел, көтелмәгән нәтиҗә, эмоциональ халәтнең кинәт, яшен суккандай үзгәрүе белән дә игътибарны үзенә тарта:

Әйтеп куя: “Бу дөньяда

Кабат туасым килә...

Баласын ташламый торган

Әни буласым килә...” [17]

Дуслары төрле кызыклы һөнәр сайлаганда, кайчандыр әнисе ташлап киткән кызның “әни профессиясен” сайлавы, әлбәттә, гаҗәп түгел. Гомумән, Галимҗан Гыйльмановның эчтәлеге ике катлам мәгьнәдән торган шигырьләре байтак. Мондый әсәрләрне язу өчен күренеш түгел, көчле хис-эмоция кирәк.

Ә бу сыйфат шагыйрь талантына хас. Шуңа күрә шигырьләр җиңел укыла, фикер тыгызлыгы,  ритм  һәм  рифманың төгәллеге шигырьләрне бербөтен итә.

Галимҗан Гыйльманов шигъриятендә үткен күз белән вак, әмма бала өчен тормыш матурлыгын тудыручы әһәмиятле материалны бирә ала. Бик еш шаян шигъри юллар белән бала портретын, аның тормышындагы аерым вакыйгаларны сәнгатьчә яктырта. Ул балалар “оҗмах”ына юмор аша карап, аларның “җәннәт” теле белән сөйләшергә риза. Шунлыктан, шагыйрь бала тәрбияләүче кырыс реалист ролендә түгел, бәлки, аларча булырга теләп, “кешечекләр”дән беркатлылыкка өйрәнергә омтыла кебек. Нәтиҗәдә, шигырьләрдә баланы тәртипкә өйрәтү урынына, ярату хисе күпкә ачыграк яңгырый: “Менә шундый хәл”, “Шапшак кыз”, “Кызык авыру”, “Куркак батыр”, “Ярату”, “Койма буядым” һ.б. – моның матур мисалы.

“Куркак батыр” шигырендә сабантуйда көрәшеп беренче урынга чыккан Рәсим дә, Галимҗан Гыйльмановка хас булганча, көтелмәгән юнәлештә ачыла:                      

 Әзмәвердәй Рәсимебез

 Тәкәдән курка икән!

Гомумән, Галимҗан Гыйльманов шигъриятендәге хис, вакыйга-хәрәкәтнең еш алмашынуы, җанлылык, көтелмәгән йомгак-нәтиҗә бала игътибарын үзенә тарта, балалар шагыйре буларак әдипнең талантын билгели.

3. Драматургиясе.

Бер үк вакытта  Галимҗан Гыйльманов балалар драматургиясендә дә иҗади уңышларга ирешә: халык театрлары, мәктәп драма түгәрәкләре, театр студияләре тарафыннын куелган күп кенә сәхнәлекләрен яза, ә аның “Кыш бабайда сер бар”, “Шүрәлеләр ни атлы?”, “Миңа дус кирәк!” пьесалары буенча телефильмнар эшләнгән. Балалар сәхнәсе өчен иҗат ителгән әсәрләрендә драматург татар халкының мифологик мирасыннан, фольклордан алынган образларны яратып куллана. Әдип олылар өчен язган “Бала – бәгырь ите” исемле психологик драма авторы буларак та билгеле.

Галимҗан Гыйльмановның “Язмышның туган көне” хикәясе балалар әдәбиятына яңа бер образ – Язмыш  образын алып килә. Язмыш – тәкъдир... Балаларның бер психологик үзенчәлеге бар – алар конкрет уйлый. Әмма абстракт фикерләү, димәк, күз белән күреп, кул белән тотып карау мөмкин түгел әйберләр турында фикер йөртү, бала өчен билгеле бер вакытка кадәр яшерен булып кала. Галимҗан Гыйльмановның бу әсәре балаларны нәкъ шундый категория – тәкъдир турында уйландыра.

Күпләргә мәгълүм булганча, Галимҗан Гыйльманов – “Татар мифлары” дип аталган ияләр, ышанулар, фаллар, йолалар һ.б. турында язылган зур хезмәтләр авторы. “Галимҗан Гыйльмановның миф тудыруга мөрәҗәгать итүендә татар мифларын җыю, туплау белән шөгыльләнүе дә зур роль уйный, бу аның икенче чор әсәрләренең корылышына тәэсир итә. Әдип аңлы рәвештә әсәрләрендә ирреаль дөнья моделен торгызуга нигезләнә һәм аны ике яклы, ике планда алып бара. Тышкы яктан караганда, бу эчтәлек әсәрне архаиклаштыруга кайтып кала кебек, ягъни язучы әсәрен борынгы риваятьләр рухында, борынгылаштырып сурәтли, архаик-борынгы образларны, сюжет элементларын, мотивларны куллана.

Әсәрләренең эчке дөньясына кереп китсәк, язучының аңлы рәвештә генә түгел, интуитив рәвештә дә үз әсәрен мифологик модельгә коруын, ягъни аны миф итеп төзүен, борынгы мотивларны алып, үзенчә үстерүен, үзгәртүен күрәбез. Ул кулланган геройлар, образлар архаик фикерләүдә булмаска да мөмкин. Автор, бары аларның тышкы формаларына охшатып, үз образын, үз мифын тудыра. Мондый иҗади эшчәнлек әдәбият гыйлемендә миф тудыру дип атала.[18]

Аның галимлеге, әлбәттә, иҗатында да чагылыш таба. Фольклор белән тыгыз элемтә аеруча әкият, уен шигырьләре һәм әкият пьесаларында ачык чагыла. Сәхнә әсәрләрендә балаларга мәгълүм персонажларның үзенчәлекле ачылуы, кызыклы сюжетлар һәм әлбәттә, уйланылган идея-фикер игътибарны үзенә тарта. “Убырлы карчык - әбием”, “Кыш бабайда сер бар”, “Булат нигә яхшы укый?”, “Көмеш тарак”, “Шүрәлеләр ни атлы?”, “Кәнфитләр патшалыгында” һ.б. – шундыйлардан. Язучы укучы алдына буй җитмәс проблемалар куймый, әсәрләрдә сюжет-проблемалар гади. “Убырлы карчык - әбием” әкият-тамашасын карап китик.[19]

Тормышыбызда ата-ана һәм бала, үзара сәламәт хисләр, гомумән, гаилә ныклыгын саклаучы, язылмаган, әмма күпләрнең йөрәк түрендә саклана торган кануннар бар. Бу мәсьәләләр язучының шигъриятендә кат-кат күтәрелде. Пьесада нәкъ менә шушы кануннар ярдәмендә тәрбияләнгән Нәзир дә әнисен яратучы герой буларак ачыла. Ул хәтта үз тормышын корбан итү бәрабәренә (яшәү көче тупланган үләнне өзгән өчен кемдер һәлак булырга тиеш) убырлы карчыктан авыру әнисе өчен дару үләне алып кайтырга риза. Әнисен үзеннән дә артык күреп яратучы герой белән очрашу Убырлыны да үзгәртә: ул үлән өчен малайны түгел, үзен корбан итә. Төп идея дә нәкъ менә шушы вакыйгаларда, әлеге геройлар җирлегендә ачыла. Гомумән, әкият каһарманнары авторның барлык әсәрләрендә дә фольклордан килгәнчә гадәти түгел. Автор аларга үзгә сыйфатлар өсти, персонажлар бары тик яхшы яктан гына ачылалар, яки әсәр дәвамында уңай якка үзгәрә баралар. Ә кылган явызлыклары кайчандыр кешеләрнең эшләгән начарлыгына җавап рәвешендә генә икән. Ягъни, автор Дию, Убырлы карчык, Бүкәй һәм башка серле затларны да үзәккә алып, балаларны матурлык һәм яхшылык ярдәмендә тәрбияләргә омтыла. Чөнки изгелек белән очрашкан явыз рухлар да үзгәрә: авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәмгә ашыгалар. Мәсәлән, “Булат нигә яхшы укый?”[20] дип аталган әкият-тамашадагы Булат мифик персонаж – Бүкәй ярдәмендә яхшы укый башласа, “Көмеш тарак”тагы[21] Айсылу дию Хәшәр ярдәмендә үги ана газапларыннан котыла, бәхеткә ирешә. Хәшәр – уңышлы, кызыклы ачылган образ. Кылган гамәлләре дә гадәти түгел, аучы егетне ул кайчандыр диюләр аланындагы тынлыкны бозган өчен агачка әйләндергән икән, ягъни ул – табигать сакчысы, табигатькә зыян салучылардан үч алучы: “Минем дә хәләл хатыным бар иде, балаларым бар иде. Кабиләм бар иде. Явыз аучылар утлы таш белән бәреп үтерделәр аларны. Гомерем буе шулар өчен үч алып йөрим. ...Югыйсә кайчандыр мин дә явыз зат түгел идем”. Пьесадагы төп идея-фикерләр, шул рәвешле, дию Хәшәр образында укучыларга җиткерелә. Ягъни, традицион әкиятләргә хас вакыйгалар белән башланып киткән әкият-пьеса, һич көтелмәгән юнәлештә ачыла, үсә бара. Сайланылган персонажлар да кызыклы: балаларга мәгълүм тормыштан алынган геройлар һәм бер әкияттән икенчесенә күчә килгән дию (әмма явыз түгел!).

“Шүрәлеләр  ни  атлы?”[22]  әкият-пьесасында  да  табигатьне  саклау, дуслык, рух ияләре, серле затлар һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәте проблемалары күтәрелә. Җәмгыятьтә гореф-гадәтләр, кыйммәтләр югала барган бер вакытта Галимҗан Гыйльманов балаларга гадәти тормыштан түгел, бәлки, нәкъ менә серле затлардан үрнәк бирә, уйлану өчен бай җирлек тудыра. Пьесадагы төп герой Тәүфикъ шүрәлеләр ярдәмендә яхшы якка үзгәрә бара. Әсәрдәге проблемалар исә Ата Шүрәле авызыннан әйтелә: “И кешеләр, кешеләр... Үзегезне әллә нинди акыллы затларга саныйсыз. “Былтыр кысты” дип урман ияләреннән көләсез... Ә үзегез... Очраган бер шүрәледән алданып, “Минтиле!” (Шүрәле исеме) дип кычкырып йөрисез. ...Урманда аңлы затлар яши”.

Мәгълүм ки, фольклорда Шүрәлеләр белән бәйле әкиятләр байтак һәм алар төрле. Татар балалары арасында бу образны белми, танымый торган сабый юктыр. Чөнки персонажның таралып һәм танылып китүе байтак дәрәҗәдә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай исеме белән бәйләнгән. Әлеге пьесада халык иҗаты әсәрләреннән һәм Габдулла Тукайның “Шүрәле”сеннән аермалы буларак, урман сарыгы урынына Тәүфикъ, Шүрәле тарафыннан кулы кысылып, кыен хәлдә кала һәм әлеге хәл күпләргә сабак бирердәй вакыйгаларны һәм төп конфликтны тудыра.

Татар балалар драматургиясе тарихында уңышлы иҗат итүче авторлар күп түгел. Галимҗан Гыйльманов исә балалар тормышын, нәрсә белән кызыксынуларын белеп, алар психологиясен аңлап яза. Табышлары күп һәм кызыклы, конфликтлар көн кадагына суккан проблемалар белән бәйле. Гомумән, Галимҗан Гыйльманов бүгенге көндә татар балалар әдәбиятында зур, ныклы урынын ала бара. Татар классик шигъриятен үрнәк итү, халык авыз иҗаты материалларыннан уңышлы файдалану һәм татар балалар әдәбиятында яшәп килгән традицияләрне  дәвам итү аның иҗатын югары баскычка күтәрә.

  1. Йомгаклау.

Чорның сүз сәнгате казанышлары турында сөйләгәндә һәрвакыт әйдәп баручы язучылардан башлыйбыз. Галимҗан Гыйльманов – менә шундый әдипләрнең берсе. Язучылык эшчәнлеген лирик әсәрләр иҗат итүдән башлап җибәргән булса да, бүгенге укучылар аны татар әдәбиятының сыйфат, үсеш дәрәҗәсен билгели торган һәм мавыктыргыч катлаулы сюжетлы, борынгы мифлар рухында язылган “Албастылар”, “Оча торган кешеләр” романнарының, үзенчәлекле сюжетка корылган “Җанбалык”, “Фәрештә”, “Күрәзә” кебек повестьларның, күп санлы хикәяләр авторы буларак беләләр.

Шул ук вакытта Галимҗан Гыйльманов – нәниләргә атап язылган “Гөрләвек – Ручеек”, “Йөгерек гөрләвек”, “Әбием сихерче бугай”, “Көмеш тарак”, “Алдакчы тукран” исемле шигырь китаплары авторы да.[23]

Язучы Галимҗан Гыйльмановның әсәрләре кайсы ягы белән җәлеп итә соң? Иң элек, тормышчанлыгы, эчке, рухи киеренкелеге һәм авылга, табигатькә тугрылыгы белән. Аның әсәрләрендә гайрәтле алып батырлар да, чит дөньядан килгән тылсымлы затлар да юк. Аның геройлары – гади җир кешеләре.

Авторның уңышы шунда ки, ул халыкта “сәер җаннар” буларак телгә кергән кешеләрнең язмышларына, күңелләренә тирән төшеп, аларның бай, матур, омтылышлы рухиятен ачып бирә алган.

Табигатьтә явызлык юк. Явызлыкны да, яхшылыкны да кешеләр үзләре тудыра. Әйдәгез, моннан соң беркайчан да табигатьне рәнҗетмик, аңа җан иясенә караган кебек карыйк, ул да безгә әйбәтлек, изгелек белән җавап кайтарыр. Автор балаларга, яшүсмерләргә багышланган драма һәм шигъри әсәрләрендә шул хакта әйтергә тели.

Язучының яңа сурәтләү теле белән язылган “Албастылар”, “Оча торган кешеләр” романнарында, “Җанбалык”, “Фәрештә”, “Күрәзә” кебек повестьларында дөньяның бербөтен булмавы, ниндидер конкрет, реалиситик сурәтләү алымы ярдәмендә генә чынбарлыкны тасвирлау мөмкин түгеллеге ачык чагыла. Болар барысы да татар әдәбиятында кешенең урыны, билгеләнеше, яшәү максаты һ.б. турында яңа фәлсәфи-эстетик, иҗтимагый-мәдәни концепцияләр туу турында сөйли. Бу, асылда, дөньяны кабул итүнең, күзаллауның һәм аны сәнгатьчә чагылдыруның яңа, постмодернистик формасы Галимҗан Гыйльманов иҗат иткән мондый эчтәлекле әсрләр “эчкерсез, “беркатлы” укучының тормыш, дөнья турында традицион карашларын җимереп, үзенең билгеләнеше, яшәеше хакында яңа карашлар тудыруда, шул рәвешле үзаңын үстерүдә зур роль уйныйлар.

 Яңадан-яңа образлы, идеяле әсәрләр тудырып торган язучыдан без тагын да кызыклы, тирән фәлсәфәле, психологизмлы роман, повестьлар, хикәяләр, балалар өчен шигырьләрен көтеп калабыз.

IV. Кулланылган әдәбият.

  1. Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек / Рәис Даутов. Икенче китап - Писатели нашего детства: Биобиблиографический справочник / Раис Даутов. Вторая книга. – Казан: Мәгариф, 2004. – 286 б.
  2. Гыйльманов Галимҗан. Тозлы яңгыр: повестьлар, хикәяләр, нәсерләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1993. – 351 б.
  3. Гыйльманов Галимҗан. Йөгерек гөрләвек: Шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1998, 160 б.
  4. Гыйльманов Галимҗан. Әбием сихерче бугай: Нәниләр өчен шигырьләр, табышмаклар, башваткычлар, җырлар. – Казан: “Матбугат йорты” нәшр., 1999, 160 б.
  5. Гыйльманов Галимҗан. Көмеш тарак: Балалар өчен пьесалар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 207 б.
  6. Гыйльманов Галимҗан. Алдакчы тукран: Шигырьләр. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2003. – 79 б.
  7. Гыйльманов Галимҗан. Албастылар: Хыялый кыйсса (Роман). – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003, 384 б.
  8. “Мәйдан”  журналы. 4/2007.
  9. Татар балалар әдәбияты: Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге / Л.И. Минһаҗева, И.Х. Мияссарова. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. – 351 б.
  10. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: Ике томда. II том: Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге / Төз. Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. – 383 бит
  11. Татар балалар әдәбияты: XIX том. Шигырьләр һәм пьесалар. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. – 463 б.


[1] Хатипов Ф.М. Әдәбият  теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000. – Б.73

[2] Күрсәтелгән хезмәт, Б.75.

[3] Күрсәтеләгн хезмәт, Б.79.

[4] Шунда ук.

[5] Күрсәтеләгн хезмәт, Б.80.

[6] Шунда ук.

[7] Шунда ук.

[8] Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек / Рәис Даутов. Икенче китап - Писатели нашего детства: Биобиблиографический справочник / Раис Даутов. Вторая книга. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б.87.

[9] Күрсәтелгән хезмәт, Б.89.

[10] Татар балалар әдәбияты: XIX том. Шигырьләр һәм пьесалар. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. – Б.12.

[11] Гыйльманов Галимҗан. Алдакчы тукран: Шигырьләр. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2003. – Б.16.

[12] Күрсәтелгән хезмәт, Б.44.

[13] Күрсәтелгән хезмәт, Б.4.

[14] Гыйльманов Галимҗан. Көмеш тарак: Балалар өчен пьесалар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – Б.192.

[15] Гыйльманов Галимҗан. Алдакчы тукран: Шигырьләр. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2003. – Б.24.

[16] Күрсәтелгән хезмәт, Б.331.

[17] Күрсәтелгән хезмәт, Б.333.

[18] Шәмсутова А. Җан сурәте //Мәйдан. - 2007.-№ 4. – Б.140.

[19] Гыйльманов Галимҗан. Көмеш тарак: Балалар өчен пьесалар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. Б.4.

[20] Күрсәтелгән хезмәт, Б.52.

[21] Күрсәтелгән хезмәт, Б.93.

[22] Күрсәтелгән хезмәт, Б.120.

[23] Шәмсутова А. Җан сурәте //Мәйдан. - 2007.-№ 4. – Б.140.