Укучыларымның иҗади эшләре

Хасанова Гөлүсә Илсур кызы

Предварительный просмотр:

  Татарстан Республикасы  Кама Тамагы муниципаль районы

   “Рудник урта гомуми белем бирү  мәктәбе”

 

                    Сочинение

"Уйларым һәм хисләрем халык белән...”

                                                 

                                                             Эшне башкарды:          

                                                            Кама Тамагы районының

                                                            Рудник гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                            8 нче  сыйныф укучысы

                                                            Биккинина Эльвина Фәргать  кызы

                                                   

                                                           Җитәкче: 

            Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбенең  

             I категорияле татар теле һәм әдәбияты

             укытучысы  Хәсәнова Гөлүсә Илсур кызы                                                                                                                                                                                                                                              

         

                                                                            Минем  яраткан драма әсәрем  

                                                                            Укып барган һәрбер юлым,  

                                                                            Һәрбер сүзем.

                                                                             Була минем юл күрсәтүче

                                                                             йолдызым.

                                                                                                 Габдулла Тукай.              

Җаным өшегәндә, күңелем борчылганда, үз-үземне кая куярга белмичә уйланган чакларымда, мин кулыма китап алам. Минем җылынасым килә. Җылыныр урыннар сирәк хәзер. Хәзерге тормышта «китапсыз, укымыйча гына яшәп, акча эшләп була» дигән фәлсәфә яши. Мин аның белән килешмим. Чөнки үзем тормышымны китаптан башка күз алдына да китерә алмыйм...

Моңсуланган, борчылган вакытларда мин күңел тынычлыгын әдәби әсәрләр укуда табам. Әдәбият − җан җылысы, хисләр җыентыгы, тормыш фәлсәфәсе.

Һәркемнең дә яраткан китабы, тормыш юлында юлдаш булырлык әдәби әсәре бардыр. Чөнки тормыш катлаулы, ул зур сынаулар әзерли, ә китап −якын дус. Хәтта әниеңә дә сөйли алмаслык серләрне уртаклашырга мөмкин китап белән.

Әдәби әсәрләр безне дөрес яшәргә, кешеләргә карата миһербанлы, кешелекле булырга, башкаларның мәнфәгатьләрен дә таный белергә өнди.

Мине иптәшләрем еш кына хыялый диләр. Гомергә, фильм карыйммы, китап укыйммы, мин үземне шул геройлар арасында хис итәм. Алар яшәгән чорга кайтам, шулар белән бергә яшим, эшлим, гашыйк булам, көрәшәм, нәфрәтләнәм, һәр әсәр күңелем кылларын тибрәтә. Язучы белән бергә мин дә көләм, елыйм, баш ватам.

Барлык әдәби жанрлар арасыннан миңа драматургия якын. Ә татар драматургиясенең йөзек кашы, әйдәп баручы әдибе дип, мин, Кәрим  Тинчуринны   атар идем.

Ул татар драматургиясе түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән.

Кешенең йөрәк эшчәнлеген кәгазьгә төшергән кардиограмманы хәзерге заманда һәркемнең күргәне бардыр: туры диярлек эз сызылып бара да йөрәк кинәт тибеп куя һәм кәгазьдә сөңге булып өскә калка. Язучының иҗат эшчәнлеген әнә шул кардиограмма белән чагыштырыр идем мин. Һәммәсе дә йөрәктән чыга, күңел җимеше, мәгәр бер ишләре әнә шул туры сызык өлешенә туры килсә, икенче бер әсәрләре йөрәк эшчәнлегенең югары ноктасын тәшкил иткән, югарыга омтылган сөңгеләре. Яхшылар арасында да яхшылары була − « Сүнгән йолдызлар», « Зәңгәр шәл», « Җилкәнсезләр» әсәрләрен мин шул исемлеккә кертер идем.      

Һәр язучы, үзе никадәр генә танылган булмасын, «визит карточкасы» кебек кабул ителә торган әсәре була. К. Тинчурин өчен, мөгаен, бу –

« Зәңгәр шәл» әсәредер.

Акрын гына залда ут сүнә, гөрләү-сөйләшүләр тынып кала. Күңелнең әллә кайсы катламнарын нечкәртеп, йөрәк кылларын тибрәндереп, талгын гына көй яңгырый. Үзенең дирижер таякчыгын тотып, оркестр каршына Салих Сәйдәшев баса. Композитор оркестрантлар белән мөлаем генә исәнләшә дә дирижер таякчыгын күтәрә. Сәхнәдә сабан туе күренеше бара. Авыл халкы сабан туена хәзерләнә. Кызлар һәм егетләр барысы да бик шат, ул шатлыкны шахтадан кунакка кайткан Булат тагын да ямьләндерә, нур өстенә нур өсти. ... Менә пәрдә ачыла. Сәхнәдә шаян уеннарга, җыр-моңга бай булган гүзәл яңгырашлы, оптимистик рухлы “Зәңгәр шәл”  мелодрамасы.

       Әсәрдә җитди проблемалар күтәрелә: бер-берсен яратучы Булат белән Мәйсәрә бәхетле була алырлармы? Ничек ирекле булырга? Явыз түрә, ишаннардан ничек котылырга?  Бу проблемаларны чишкәндә, язучы җитешсезлекләребездән көлә-көлә, көлдерә-көлдерә елатыр дәрәҗәгә җиткерә. Ул татар тормышының үзенчәлекле якларын, күңелгә кереп кала  торган милли холыкларны чагыштыра.

  Булат белән Мәйсәрә бер-берсен яратышалар. Аларның кавышу теләкләре ишанның Мәйсәрәгә өйләнү теләге белән каршылыкка килә. Ишан, карт булса да, кызның чибәрлегенә кызыга. Ат карагы Җиһаншаның исә, ишан кебек хөкемдарга якынаеп, үзенә абруй һәм дәрәҗә аласы килә. Бу конфликтның дәвамы Булатны да, Мәйсәрәне дә авыр хәсрәткә сала. Булат үзенең максатына көч белән генә ирешә ала. Мелодрама сюжет сызыгы үзара бәйләнешсез вакыйгаларны ялгап тора.

Мелодрама кичереш белән бәйле. Булат һәм Мәйсәрә мөнәсәбәте белән бәйле вакыйгаларда җыр да, хәсрәт тә, шатлык та бар. Бу сюжет сызыгында эчке конфликт юк, чөнки персонажларның берсе дә хисләр каршылыгы кичерми. Мәйсәрәнең әтисе белән бертуган Җиһанша карамагында интегеп яшәве әсәрнең төп конфликты булып тора. Пьесада яшьләр, картлар, качкыннар һәм абыстайлар белән бәйле сюжет сызыклары бар.

Яшьләргә хас сыйфатлар − көр күңеллелек, шаянлык. Егетләр дә, кызлар да рухларын төшермиләр, көләләр, җырлыйлар. Бу күренеш К. Тинчуринның рухи көчләрен югалтмаган, әлегә колга әйләнмәгән яшь егетләр һәм кызларның киләчәктә ныклап торып аякка басарлар, үзләренең теләгенә ирешерләр дип өметләнүен күрсәтә.

Әгәр без әби-бабайларның җырларына игътибар итсәк, алар ишаннан көләләр, әмма ишан үзе күренү белән, мескен колга әйләнәләр. Үзләре ишанны эшләмичә халык биргәнне ашап ятучы әрәмтамак, диләр, үзләре шул ук кешегә соңгы ярмаларын, йомыркаларын алып киләләр. Гомумән, коллык темасы әсәрнең төп темасы булып тора.

Качкыннарны һәм абыстайларны сурәтләүдә К. Тинчуринның осталыгына мин сокланып туя алмадым. Абыстайлар башкаларны әдәпкә, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәтеп йөриләр. Ә үзләренең телләре ни тора: «дәҗҗал карчыгы» , «шайтан анасы», «карт убыр», «корчаңгы эт»... Бу күренештә каршылык ярылып ята. Абыстайлар дүртесе дә бертөсле: наданнар, тупаслар, тәрбиясезләр, көнчеләр, усаллар. Аларда оят та, намус та юк. К. Тинчурин абыстайлар образында мин-минлек юлларын күрсәтә.

Качкыннар − барысы да диярлек хаклы рәвештә хөкемгә тартылырга тиешле, закон бозучы кешеләр. Ләкин алар күңел почмакларында Туган якларына, якын кешеләренә карата җылы хисләрен саклап кала алганнар. Моны аларның җырларындагы ихлас юксыну, ялгызлык, моңсулык күрсәтеп тора. Алар хокуксызлар, әмма коллар түгел. Кара урман эчендә генә булса да, тапкан ирекләренә канәгать булып, горурланып яшиләр.

К. Тинчурин ерткыч кешедә дә катлаулы хис дөньясын күрә белгән.

Сүз Миңлегали турында бара. Ат карагы, рәхимсез, ерткыч, киребеткән бу кеше күңелендә шигъри хисләр ята икән. Миңлегали дусларына ат урлау турында сөйләми − шигырь әйтә. Караклык белән бәйле һәр гамәлендә әллә никадәр гүзәллек, матурлык, дәрт, шатлык эзләп таба. Миңлегали сүзләренә караганда, капка астын казып йортка керү дә, йозакны отмычка белән ачу да караклык түгел, һушың китәрлек илаһи бер тормыш, бәхет.

Әсәр ахырында Булат: «Бөркән зәңгәр шәлеңне», − дип Мәйсәрәне үзе белән алып китә. Шәл − Булатның кызына бүләге, мәхәббәт, бәхет билгесе. Шуның өчен автор Мәйсәрәне шул шәл белән будыра, туйга әзерләгәндә «шәле салынып төште», ди. Ишан йортына килгәч, драматург шәлне Мәйсәрәнең җилкәсенә төшерә. Булат сөйгәнен коткарырга «Зәңгәр шәл» көенә җырлап килә. Яшьләрнең кавышу өмете зур чакта, шәл башта була; өмет бетте дигәндә, шәл муенны кыса; кыз ишанга бирелгәч, баштан салынып төшә; аннары җилкәдә була; ә өмет чынга ашкач, тагын башын каплый.

Базарларда сатыла торган
Маллар төсле үз безнең хәл.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.

Шулай итеп, шәл барлык сюжет сызыгына мәгънә биреп, аларны бәйләп тора. Ә «Зәңгәр шәл» яшьлек, матурлык, сафлык символы буларак, әсәрнең исеме итеп бирелә.

Хөрлек өчен көрәш, мәхәббәтнең көче һәм тантанасы Булат һәм Мәйсәрә образларында гәүдәләнә. Булат, шахталарда эшләп, дөнья күреп кайткан кеше, әмма ул да, ни булса, пычагына тотына. Үз бәхетен пычагы белән яуларга туры килә. Ләкин качкыннар ирек тапкан урын да кара урман бит, Булат белән Мәйсәрә анда бәхет таба алырлармы? Әдип әсәрендә куйган проблемаларны юри чишмичә калдыра.

Әсәрдә сүз шул замандагы хокуксызлык, хаксызлык һәм властьтан явызларча файдалану турында бара. Ә хәзер алай түгелме? Әгәр игътибар белән карасак, әсәрдәге типларны без бүген дә әйләнә-тирәбездә таба алабыз. «Зәңгәр шәл»дә куелган проблема бүген дә актуальлеген югалтмаган. Менә шуңа күрә дә бу әсәрнең сәхнәдән төшкәне юк.

Галиәсгар  Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең һәр театр сезонын «Зәңгәр шәл» мелодрамасы белән ачып җибәрә икән, сәхнәсенең пәрдәсен шул төс белән бизәгән икән, бу − Кәрим Тинчуринга  символик һәйкәл дигән сүз.



Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Рудницкая средняя общеобразовательная школа» п.г.т. Тенишево Камско-Устьинского муниципального района Республики Татарстан

                                 

                                  Сочинение

     

         «Коррупция и борьба с ней в

             Республике Татарстан»                

                                      Работу выполнила Баймухаметова Гульшат,

                                      ученица 11 класса МБОУ «Рудницкая СОШ»

                                                                           

                                     

Cколько существует человечество, столько и приносит неизгладимый вред для взаимоотношений людей, развития  общества – коррупция. Коррупция похожа на сточные трубы, которые загрязняют чистую реку. Сразу понятно, что река – это наша страна, а сточные трубы – коррупция, которая портит нашу жизнь.

Первым правителем, о котором сохранилось упоминание как о борце с коррупцией, был Урукагина  - шумерсий царь города-государства  Лагаша во второй половине XXIV века до н. э. Несмотря на показательные и часто жестокие наказания за коррупцию, борьба с ней не приводила к желаемым результатам. В лучшем случае удавалось предотвратить наиболее опасные преступления, однако на уровне мелкой растраты и взяток коррупция носила массовый характер.

Особую озабоченность вызывала продажность судей, поскольку она приводила к незаконному перераспределению собственности и желанию решить спор вне правового поля. Ведущие мировые религии из всех видов коррупции осуждают в первую очередь подкуп судей: «Проклят, кто берет подкуп, чтоб убить душу и пролить кровь невинную! И весь народ скажет: Аминь!» (Второзаконие, глава 27, стих 25) То же мы можем прочитать и в Коране: «Даров не принимай, ибо дары слепыми делают зрячих и превращают дело правых» (Втор. 16:19); «Не присваивайте незаконно имущества друг друга и не подкупайте судей, чтобы намеренно присвоить часть собственности других людей» (Коран 2:188).

Слово "коррупция", так широко используется российскими СМИ, что даже "Толковый словарь русского языка" относит его к "книжной" лексике. Это понятие произошло от сочетания латинских слов "correi" – несколько участников в одной из сторон обязательственного отношения по поводу единственного предмета и "rumpere" – ломать, повреждать, нарушать, отменять. В результате образовался самостоятельный термин, который предполагал участие в деятельности нескольких (не менее двух) лиц, целью которых является "порча", "повреждение" нормального хода судебного процесса или процесса управления делами общества.

В дальнейшем в юридической науке понятие "коррупция" определялось как продажность служебных действий (подкуп, Bestechung, corruption). Corrupt в переводе с английского – развращенный продажный. Corruption – порча, разложение, растление.

В русском языке оно обозначает «продажность», «лихоимство», «мздоимство», «поборы».
В латинском языке дословный перевод означает ухудшение, порчу, разложение.
Более позднее толкование данного термина в русском языке носит многозначный характер: подкуп, порча, разложение и даже как злоупотребление служебным положением в корыстных целях.

В Толковом словаре русского языка коррупция определяется как "подкуп взятками, продажность должностных лиц, политических деятелей".

В толковом словаре В.И.Даль дает следующее толкование мздоимства и взяточничества. Мздоимствовать- брать подарки, приношения, взятки, быть продажным человеком. В земле нашей мздоимствуется по обычаю. Мздолюбие – сильное расположение к взяточничеству. Взятка – срыв, поборы, приношения, дары, гостинцы, приносы, пикшеш, бакшиш, хабара, могарычи, плата или подарок должностному лицу, во избежание стеснений, или подкуп его на незаконное дело. Лихоимец – жадный вымогатель, взяточник.

В Оксфордском политическом словаре про коррупцию сказано следующее:

"Коррупция может процветать как в демократическом обществе, так и в тоталитарном. Во- первых, она ярко проявляется во время выборов, а в Советском Союзе коррупция сосредотачивалась вокруг черного рынка и правящей партии, в которой посты и привилегии покупались. Коррупция - это злоупотребление общественным доверием для личной выгоды»

В Федеральном законе № 273-ФЗ от 25 декабря 2008 г. «О противодействии коррупции» дано следующее определение коррупции: «а) злоупотребление служебным положением, дача взятки, получение взятки, злоупотребление полномочиями, коммерческий подкуп либо иное незаконное использование физическим лицом своего должностного положения вопреки законным интересам общества и государства в целях получения выгоды в виде денег, ценностей, иного имущества или услуг имущественного характера, иных имущественных прав для себя или для третьих лиц либо незаконное предоставление такой выгоды указанному лицу другими физическими лицами; б) совершение деяний, указанных в подпункте "а" настоящего пункта, от имени или в интересах юридического лица».

 Меня возмущает всепроникающая коррупция. Но я считаю, что она - лишь следствие, а первопричина - отсутствие чести и совести у людей. По-моему, тут зависимость обратная. Коррупция коренится в системе власти. Эта система и формирует моральный облик чиновника.

Каждый человек решает сам для себя - воровать или не воровать, брать взятки или не брать. Из таких вот решений складывается или не складывается коррупционная обстановка. В Татарстане она, к сожалению, сложилась. Но людей, не играющих по ее правилам, коррупционная система не терпит. Таких людей могут в два счета подставить, обвинить в казнокрадстве, мздоимстве, да в чем угодно.

 Наша власть не то чтобы отторгает честных людей, но она не стремится наказать нечестных. У нас не было ни одного судебного процесса над крупным чиновником - скажем, министром, первым заместителем министра... Эта обстановка безнаказанности... я не знаю, почему она существует - то ли потому, что власть слабая, то ли потому, что никто реально, а не на словах не запрещает чиновнику быть нечестным…

В Европе или в Америке  считается неприличным иметь роскошные машины, щеголять в бриллиантах, возводить себе многоэтажные особняки, огораживая их крепостными стенами. Эта демонстрация своего богатства, это упоение им....

…Наши миллиардеры… тратят свои деньги на такие вещи, которые не вызывают симпатии.
Я же думаю так: жизнь у человека одна, и короткая. Вот ты миллиардер. И на что ты потратил свою жизнь? На яйца Фаберже? Или ты создал больницу, приют? Посмотрите, в каком состоянии больницы! Что тут привыкать? Чего тут ждать? Если ты приобретаешь яйца Фаберже и яхты, то это не от непривычки к богатству, а от твоих жизненных принципов, от осмысления самой жизни, от твоего понимания, зачем она. И потом...  если бы огромные деньги, кем-то заработанные, были бы результатом каких-то изобретений, инноваций, а эти деньги - они непонятные. Среди наших миллиардеров почти нет тех, кто что-то создал и которому можно сказать: молодец!

Коррупция- это негативное явление. Она подрывает устои общества, создает угрозы развитию, способствует падению доверия к государственным органам, разрушает экономику, нравственность общества. От нас  зависит - в каком государстве мы будет жить: честном или коррумпированном? По индексу восприятия коррупции в мире судят о том, можно ли приличному человеку, приличной фирме или приличному государству иметь дело с той или иной страной. Если мы хотим, чтобы с Татарстаном имели дело приличные партнеры, - надо быть честными. Быть честным выгодно.