Хасанова Гөлүсә Илсур кызы

Гөлүсә Илсур кызы сайты

Бер яңалыктан да артта калмаска, заман белән бергә атларга!

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: инновационные технологии

Увлечения: пою, люблю готовить

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ "Рудницкая СОШ" Камско - Устьинского района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gelyusa

“...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Караурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә -орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”. Ф. Яруллин.

О себе

      ҮЗЕМ  ТУРЫНДА  ҮЗЕМ

Арыслан йолдызлыгы астында туганмын

Яраткан төсләрем: зәңгәр, зәңгәрсу, яшел, алсу.

 Яраткан чәчәкләрем: роза, фиалкалар.

 Яраткан шөгыльләрем:  пешерү,   музыка тыңлау, чигү, китаплар уку, компьютер серләренә төшенү.

 Миңа хас сыйфатлар: ярдәмчел, гадел, ихлас күңелле, эчкерсез.

Девизым: «Сынатмаска!»

Белемем: югары.

Һөнәрем: татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

 Гөлүсә исемле ханым мин,       Бәрлегуҗа авылында

 Кама Тамагы якларыннан.         Җәй  аенда туганмын.

 Сезне таныштырып үтәм            Тату, матур гаиләдә

 Бәләкәй чакларымнан.               Икенче кыз булганмын.

 

Гүзәл урман буйлары,              Урманнарга җиләккә дип,

Серле чишмә сулары.               Бара идек җәйләрен.   

Барысы күңелдә саклана         Тәмле була иде бигрәк,

Онытмаслык аларны.               Шул җиләкнең чәйләре.

 

                                 Яшьлегем чәчәк атканда

                                 Киттем Казан ягына.

                                 Педагог булу теләге -

                                Алып барды калага.

 

 "Укытучы булам"- диеп,               Балаларны яратканга

 Үз - үземә сүз бирдем.                  Сайладым шул   һөнәрне.

 Хыялыма ирешим дип,                 Укучыга белем бирү-

 Институт  бетердем.                     Шушы минем теләгем.

 

 Рудник урта мәктәбендә              Компьютер  технологиясен

 Үз хезмәтемне куям.                   Өйрәнеп беттем тәмам.

 Эшемне бик яратканга,               Нинди генә эш булса да,

 Эшләве җиңел миңа.                   Чын күңелдән башкарам.

 

Тестларны, карточкаларны          Алар белән һәр укучым

Һәр дәрескә ясыйм мин.               Бик тырышып эшлиләр.

Темаларны үзләштерү                  Дәрес мавыктыргыч булгач,

Җиңелрәк булсын дим,                 Үткәнен дә сизмиләр.

 

                                       Һәр укучым – бер хәзинә,

                                       Шуны саклыйсы килә.

                                       Шул сукмактан атлаулары

                                       Җанга рәхәтлек бирә.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

1. Ф. Яруллин. "Җилкәннәр җилдә сынала".

2. Ф. Яруллин. "Яралы язмышлар".

3. З.Кадыйрова. "Язмыш сынавы".

4. З.Кадыйрова. "Сагынырсың - мин булмам".

5. Ә.Еники."Әйтелмәгән васыять".

Бу әсәрләр һәр укучы күңеленә үтеп керә.       

Мой взгляд на мир

 

Син — киләсе заман кешесе.

Барысын да килә беләсең.

Күзләреңне миңа төбисең дә

Миннән яңа белем көтәсең.

Бар ышаныч бары миндә генә,

Укытучың бит мин, мөгаллим!

Синең күзләреңдә мин белемле,

Зур йөрәкле гади бер галим.

Ышанычың миңа гаҗәеп зур.

Ничек кенә аны акларга?

Белем эзләп типкән яшь йөрәктә

Мәрхәмәтне ничек сакларга?

Минем алда тора күп бурычлар

Алларымда минем күп максат.

Горурланам бөек исемем белән,

Зур киләчәк — минем кулларда.

Телим һәркемгә дә: укытучы

Юлдаш булсын сезнең юлларда !

Мои достижения

 

 2011 год – Диплом Министерства образования и науки РТ за участие на всероссийском конкурсе “ Мастер-класс”;

 2011 год – Диплом Министерства образования и науки РТ за победу в республиканском конкурсе на лучшую методическую разработку урока с применением информационных технологий в номинации “Самый компетентный учитель”;

 2011 год – Почетная грамота Совета Камско-Устьинского муниципального района РТ

 2012 год - Грамота за плодотворную работу по обучению и воспитанию подрастающего поколения по знанию ПДД и сотрудничество с ОГИБДД/МО/МВД/

2012 год- Призер муниципального этапа республиканского конкурса "Учитель года"

2013 год – Почетная грамота Совета Камско-Устьинского муниципального района РТ

2013 год – Благодарность министра образования и науки  Республики Татарстан за подготовку участника  в конкурсе  “Замечательный вожатый”, посвященное 90-летию  детской пионерской организации.

2013- год- Диплом "Учитель цифрового века" за активное применение в работе современных информационных технологий, эффективное использование цифровых предметно-методических материалов, предоставленных в рамках проекта Школа цифрового века

2013 год -Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан Республика мәктәпләре арасында уздырылган "Ул кабызган утлар балкышы" конкурсында актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты

2013 год-Победитель муниципального этапа республиканского конкурса "Наставник  года"

2014 год - Диплом Министерства образования и науки РТ за победу в    республиканском конкурсе “Наставник года» в номинации «За  формирование экологической культуры»

2014 год-Победитель муниципального этапа республиканского конкурса "Классный руководитель года"

2014 год - Благодарственное письмо дистанционно - образовательного портала " ТАТАРТЕЛЕ. ИНФО", за подготовку победителя олимпиады по татарскому языку;

2015 год- Благодарственноле письмо , за подготовку участников олимпиады " Татар Теле ИНФО";

2015 год - Победитель зонального этапа  республиканского конкурса "Воспитать человека"

2015 год-Почетная Грамота Министерство Образования и Науки Республики Татарстан

2016 год – Грамота Министерства образования и науки РТ за научное руководство при подготовке доклада призёра I Всероссийской (XVII Поволжской ) научной конференции учащихся им. Н.И.Лобачевского

 

Моё портфолио

 

 

Бәхетле мин, һич артырып әйтмим.

Алда әле күпме юллар бар.

Эшнең тәмен белеп, кулга-кул тотынып,

Хезмәттәшләр белән эшләр өчен

Алда әле күпме еллар бар.

Укытучы булу- зур бәхет ул.

Ул- яраткан минем хезмәтем!

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: