"Туган тел" мастер-класс бәйгесе материаллары
план-конспект урока (7 класс) на тему

Хасанова Гөлүсә Илсур кызы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon antonimnar.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кама Тамагы  муниципаль  районы

Рудник  урта  гомуми белем бирү мәктәбе

Проект эше

«Антонимнар»

Эзлән, тап, өйрән, башкаларны да өйрәт!

                 (7 нче сыйныф, рус төркеме)

      Дәрес эшкәртмәсен төзеде:

                                 Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                              I категорияле татар теле һәм  әдәбият    укытучысы                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

                                               укытучысы  Хәсәнова Гөлүсә Илсур кызы

2015 нче ел

Максат: 

                      1. Белем бирү:

    1.1  Антонимнарның нинди төрләре була? Антонимнар нинди сүз төркемнәренә карый? Ни өчен?Антонимнар турындагы мәгълүматларны без нинди чыганаклардан ала алабыз?

  1. Үстерү максаты:
  1. 2.1. Сүзлекләр һәм мәкальләр, кызыклы текстлар белән эш барышында укучыларның сөйләм телен баету, проблеманы чишүнең төрле юллары булуын аңлату; үз фикерләрен җиткерергә өйрәтү хайваннарны характерлый белү аша монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;
  2. 2.2. ситуатив күнегүләр аша алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексиканы кулланышка кертү;
  3. 2.3. укучыларны чагыштырырга, нәтиҗә ясый белергә өйрәтүне дәвам итү

                 3.  Тәрбияви максат:

  1. .Төркемнәрдә үзара килешеп эшләү һәм эш белән җитәкчелек итү күнекмәләрен ныгыту, дәрескә уңай мотивация формалаштыру. Яхшы дус була белү сыйфатлары тәрбияләү.

Дәреснең тибы:  яңа материалны үзләштерү, ныгыту 

Дәреснең формасы: проект - дәрес.

Өйрәтү методлары: ИКТ, укучыларның күзәтү, эзләнү эше, яңалык ачу ситуациясе булдыру, әңгәмә.

Җиһаз: укытучы презентациясе, таратма материаллар (чыганаклар, текстлар язылган карточкалар, үрнәк буклет, антонимнар сүзлеге,  мультимедиа  җиһазлары.

                         

Дәрес планы:

Дәрес барышы

I.Уңай халәт булдыру.

II.Актуалләштерү.

а) лексикология турында белемнәрне гомумиләштерү;

б) тексттан синонимнар таптыру, мисаллар китерү

3. Проект эшенә кертү.

III.  Проблема кую.

Максатларны билгеләү, эш алгоритмы белән таныштыру. (укытучы презентациясе)

- дәреснең темасы нинди проблемаларны ача?

- дәрестә без ниләр өйрәнергә тиеш булабыз?

-бүген без сезнең белән проект эшләү дәресе үткәрәбез, ахырда һәрберебез үз эшенең нәтиҗәсен тәкъдим итәр. Эш 2 дәрестә барачак, өйдә дә иҗади эшләр башкарырбыз.

Эшебезнең нәтиҗәсе презентация һәм буклетлар булачак. Хәзер мин сезне проект эшенең эзлеклелеге белән таныштырам.(проект-дәрескә таләпләр турында өстәмә презентация күрсәтелә)

  • Бу проект эшендә кулланырга мөмкин булган эш формалары:

буклет ясау, газета чыгару, терәк схема ясау, таблица тутыру,брошюра ясау, электрон презентация эшләү.

  • Проектлау күмәк рәвештә төркемнәрдә алып барыла;

Буклет- (ингл.) – брошюра, китапчык. Бер биттә башкарыла, ачыла-ябыла торган итеп эшләнә.

Проектны эшләгәндә укучылар эшчәнлеге:

  1. Төркемдә барыбыз да тигез.
  2. Төркемнәр ярышмый, бер- берсенә ярдәм итеп, иҗади эшли.
  3. Эш сезгә рәхәтлек, үз-үзеңә ышаныч хисе бирергә тиеш.
  4. Һәрбер укучы үз өлешен кертергә һәм бәяли белергә тиеш.
  5. Соңгы нәтиҗә өчен бөтенебез дә җаваплы, билге куйганда үзбәя һәм иптәшләрегез бәясе игътибарга алыначак.

IV.   Эзләнү эше:

  • Дәреслек материалын анализлау
  • Укытучының үрнәк презентациясен һәм буклетын өйрәнү
  • Карточкалар һәм дидактик материаллар белән эш
  • Антонимнар сүзлеге белән эш

V. Укучыларның шәхси теләкләрен исәпкә алып, төркемнәр формалаштыру:

- телчеләр һәм математиклар, ягъни теория, схема һәм таблицалар, анализ һәм исәпләүләр белән эшләргә яратучылар;

- әдәбиятчылар (иҗади фикер йөртүчеләр, әдәби әсәрләр белән эшләргә яратучылар);

- компьютер һәм интернет дуслары (интернет аша теләсә нинди мәгълүматны эзләп, тиешле дәрәҗәдә җиткерә белүчеләр).

       

VI.   Укучыларның үз эшләренең схемасын сызулары, фактик материалны җиткерүнең эзлекле планын төзүләре

- кагыйдәләрне укыгыз һәм нәтиҗә ясагыз: теоретик материалны ничек аңлаешлы һәм зәвыклы итеп буклетка яисә презентациягә урнаштырып була?

1. Тарихи материал: кем антонимнарны өйрәнгән һәм сүзлекләр төзегән (Ф.С.Сафиуллина)

2. Уен: сүзнең антонимын тап (сүзләр белән эш, сүзлекне баету)

3. антонимнар кергән мәкальләр әйт һәм үзеңә язып куй.

4. Антонимнарга туры килә торган рәсемнәр эзлә һәм материалны шуның аша җиткерү юлларын эзлә.

5. Башкаларны өйрәтү өчен биремнәр әзерлә.

VII. Үз эшеңне презентацияләү

- нинди максатлар куйдыгыз?

- нинди нәтиҗәгә ирештек?

- сезнең буклетны кайларда кулланып була?

- презентацияне кайларга тәкъдим итеп була дип уйлыйсыз?

- дәрестә нинди яңалыклар алдык?

- нәрсәләр эшләргә өйрәндек?

- дәреснең кайсы яклары ошады яисә ошамады?

- нинди гомуми нәтиҗәгә киләбез?

VIII.  Укучыларның эшләрен бәяләү. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара "Иң татлы тел - туган тел" Тел бәйгесе

Иң татлы тел  - туган телТел бәйгесеТел гыйлеменнән бәйге үткәрүгә әзерлек эшләре алдан башлана.Укучылар төрле биремнәр ала,телгә багышланган стена газеталары чыгара, дәрестә үткәннәр хәтердә яңа...

"Туган тел" мастер класс бәйгесе 2015

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының мастер-класс бәйгесе өчен материаллар...

«Туган тел» мастер-класс бәйгесе - 2015

«Туган тел» мастер-класс бәйгесе - 2015...

"Туган тел" мастер-класс бәйгесе

ЗаявкаПерсональ мәгълүматны эшкәртүгә ризалыкБәяләмәЭссе"Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" презентация...

"Туган тел" бәйгесе өчен материаллар

Материалы для Всероссийского конкурса мастер-класс учителей родного языка и литературы "Туган тел" Сайфутдиновой Дины Хабировны.Представление на участие в конкурсе мастер-класс учителя татар...

3 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган телдән контроль – үлчәү материаллары

3нче сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...