"Туган тел" бәйгесе өчен материаллар
материал

Сайфутдинова Динә Хәбир кызы

Материалы для Всероссийского конкурса мастер-класс учителей родного языка и литературы "Туган тел" Сайфутдиновой Дины Хабировны.

Представление на участие в конкурсе мастер-класс учителя татарского языка и литературы Сайфутдиновой Дины Хабировны .

Заявление на участие и согласие на обработку персональных данных.

Оценка педагогической деятельности Сайфутдиновой Дины Хабировны.

Эссе. "Үзем турында үзем".

Самопрезентация 

Фрагмент урока на тему "Фразеологизмнар" (ссылка на видео )

Скачать:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Февраль  аеның  салкын иртәсе. Йомшак кына кар сибәли. Мин әкрен генә кышкы сукмаклардан университетка таба атлыйм, ә уйларым балачагыма алып китә…

     Балачагымның иң кадерле истәлеге – кубик Рубик…

     Берәр нәрсәне төптән уйлап фикер йөртергә кирәк булган саен кулларыма кадерле истәлекне алам.

    Менә кубик Рубикның ак төсе.    

     Борынгылар сабый күңеле ак кәгазь – нәрсә язсаң шуны укырсың, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Мин Сәйфетдинова Динә Хәбир кызы Татарстан Республикасының бик матур Питрәч районы Чыты авылында 1996 елның 28 енче июлендә туганмын. Динә дигән матур исемне миңа әтием кушкан. Балачагымның матур мизгелләре, ямьле Мишә буйларында үтте. Мөгаен,  Рөстәм Закиров башкаруында “Чыты авылы җыры”н  күбесенең ишеткәне бардыр.

Чыты авылы ягыннан

Мишә елгасы ага,

Шатлык өстәп ерак юлдан

Чыршылар каршы ала.

 2003-2014 елларда Чыты урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыдым.

     Кубик Рубикның сары ягы…

     Сары төс ул — күктә янган, җылы кояш төсе. Кояш төсе белән мин хыялымны бәйләр идем. Хыял, хыял.. Мине кечкенәдән бер хыял озата килде. Ул да булса укытучы булу теләге. Бу искиткеч кызыклы да, мәшәкатьле дә булган, сине бөтен барлыгын белән бөтереп алучы һөнәр миңа ана карынындадыр ук бирелгән.

Әти-әни укытучы булгач,

Киләчәгем димәк, билгеле.

“Укытучы!”- дигән бөек исем

Биләп алды минем күңелне

Бу һөнәрнең җиңел түгеллеген

Кечкенәдән белдем, аңладым

Тик хыялым көчле булды минем

Үз юлымны үзем сайладым.

Мине кечкенәдән “Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми, аны эзләп табалар” дип өйрәттеләр. Бәхет ачкычы... Аны кайлардан, ничек итеп эзләп табарга соң? Казан Федераль Университетына мин нәкъ тә шушы бәхет ачкычымны табар өчен һәм кечкенәдән күңелемдә йөрткән хыялымны тормышка ашырырга дип килдем. Татар теле факультетын сайлавымның сәбәбе бик гади – балаларга туган телемнең бәһасез рухи нигъмәтләрен, гореф-гадәтләрен өйрәтәсем килә.

    Кубик Рубик башваткычының кызыл ягын җыям. Ул дәрт, ялкынлы теләк, кайнар кан төсе. Кыскасы, дәртләндерә, рухландыра торган төс. Кызыл төс минем өчен студент елларым белән ассоциацияләнә.

КАзан Федераль Университеты миндә булган табигый сәләтне ныгытты, үстерде һәм ышанычымны арттырды. Мин һәрдаим яңалыкка, алга омтылып яшим, җәмгыяттә үземне файдалы итеп күрсәтергә, үземнән бары якты эзләр, якты хатирәләр калдырырга телим. Әлбәттә, бүгенге көндә үзеңне шәхес итеп формалаштыру, үзеңнең талантларыңны ачу өчен чиксез мөмкинлекләр тудырылган. Мин төрле бәйге-конкурсларда бик теләп катнашам. Эзләнгән саен табышларым бермә-бер арта. ”Татарская лингвокультурология:проблемы и перспективы”, “Тюркская лигвокультурология: проблемы и перспективы”, “Мәһдиев укулары”, “Сәләткә нур булган йолдызлар” Республикакүләм ачык әдәби ярышында,Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Огонь победы  в памяти поколений”, фәнни-практик конференция “Школа Л.С. Выготского”, “Татар халкы тарихы, теле һәм мәдәнияте өлкәләрендә актуаль мәсьәләләр”, “Казанский университет и мировая тюркология”, “Актуальные вопросы филологии, лингводидактики и переводоведения в свете современных исследований”, “Экология елы” , “Материалы и технологии XXI века”,  “Фәнни-методик фикер үсеше: казанышлар, проблемалар, киләчәккә фаразлар” дип аталган конференцияләрдә фәнни мәкаләләрем белән уңышлы чыгыш ясадым.

Регионара дәрәҗәдә үткәрелгән “Патриоты Росии” фәнни олимпиадасында беренче урынны яуладым.

Актуаль һәм хакыйкый фәнне популярлаштыруга һәм төрле фән өлкәләренә караган белемне татар телендә яктыртуга багышланган “Гыйлем” проектының вәкиле булып тордым. Бүгенге көндә “Тамчы-шоу” фәнни танып белү, интеллектуаль һәм иҗади конкурсының эксперты булып торам. 2017-2018 елларда Oxford Russia Fund стипендиаты булдым. 2018 елда фән өлкәсендәге казанышларым өчен акчалата грант белән бүләкләндем. “Наука будущего –наука молодых” яшьләр форумында , Россия һәм төрки телле илләрнең әдәбиятлары халыкара фестивалендә , “Филология и искусствоведение в XXI веке” икенче бөтендөнья яшьләр фәнни мәктәбендә катнаштым.

Үз эшеңнең остасына әйләнү өчен, еллар дәвамында чарланырга, остазларым югарылыгына күтәрелергә һәм шул дәрәҗәңне саклап, гел үсеп, камилләшеп торырга кирәк дип саныйм.

Яшел төсне мин яшьлек белән тиңләр идем. Яшьлеккә ташып торган көч, бернинди киртәләрне белмәс көчле омтылыш,якты өметләр хас. Яшьлекнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Шуның өчен мин буш вакытымны файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга тырышам. Төрле концерт, спектакльләргә йөрү мине рухи яктан баета. Тормышымда киңәшче дә, сердәшче дә, дустым һәм юлдашчым да китап.  Китап уку минем яраткан шөгылем. Белем алыйм дисәң ничаклы, сөй, хөрмәт ит, ярат китапны”,-дигән сүзләр мине гомерем буе озата бара. Татар халкы аш-суга бик оста, әнием мине дә бик тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәтте.

     Кызгылт сары төс — көр күңеллелек, кыюлык, тәвәккәллек төсе. Кубик Рубикның бу ягын мин “Ана теле -2019” бәйгесенә тиңләр идем. Бу бәйге минем педагогик тәҗрибәмдә бик зур роль уйный. Әлеге бәйгегә әзерләнү  барышында мин Федераль дәүләт белем бирү стандартларының белем-тәрбия бирү процессында  зур этәргеч ясавына, эшчәнлектә төп нигез булуына төшендем. Үзем өчен укытуның яңа технологияләрен ачтым. Әйтергә кирәк, Кызгылт сары төс – ул иҗади шәхесләр төсе дә бит.

 Зәңгәр төс Менә тиздән, бик тиздән минем мәктәп тормышым башлана...Булачак укучыларым минем өчен иксез-чиксез зәңгәр күктә янган йолдызлар.

    Якты янарлармы? Томаннар артында югалып калмаслармы?… Минем эшемнең нәтиҗәсе әнә шунда күренер. Мавыктыргыч эш, хезмәт күңелеңне биләп алгач, зәңгәр төс башлана торгандыр. Авырлыкларны җиңә-җиңә, эзләнә-эзләнә, хаталарны төзәтә-төзәтә, бирелеп эшлисе дә эшлисе…

Йөз борчуы, мәшәкате белән,

Үтсәм иде мәктәп юлыннан.

Изге эшем –зур бәхетем минем,

Мин бу юлдан кире борылмам.

Чөнки мине зур эшләрем көтә

Мең сорауга җавап бирәсем.

Һәр балага туры юл күрсәтеп,

белем тауларына менәсем.

Чын мөгәллим булып үтсәм иде

Гомер юлымны мин хезмәттә

Күңел нурым җитеп һәр балага

Яши алсам иде хөрмәттә..

Яшьнәп үткән гомер генә

Илтә бит ул бәхеткә.

        


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган телдән контроль – үлчәү материаллары

3нче сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган тел буенча контроль-үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...

7 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

7 нче сыйныфның  рус төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары...