"Туган тел" мастер класс бәйгесе 2015
материал по теме

Латипова Гульнур Гайнутдиновна

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының мастер-класс бәйгесе өчен материаллар

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                       Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының

“Туган тел” мастер-класс бәйгесен оештыру комитетына

Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов районы

 “96нчы гимназия” гомуми белем муниципаль

бюджет учреждениесенең  I квалификацион

категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Латипова Гөлнур Гайнетдин кызыннан

гариза.

Мин, Латипова Гөлнур Гайнетдин кызы, ана теле һәм әдәбияты укытучыларының  “Туган тел” мастер-класс бәйгесендә катнашырга ризалык бирәм һәм үзем турындагы персональ мәгълүматны эшкәртергә рөхсәт итәм.

5 нче март, 2015 нче ел.



Предварительный просмотр:

Заместителю Премьер-министра

Республики Татарстан –

Министру образования и науки

Республики Татарстан

Э.Н. Фаттахову

учителя татарского языка и ли-

тературы  МБОУ «Гимназия        

№96» Вахитовского района г.

Казани

Латиповой Гульнур Гайнутдиновны

СОГЛАСИЕ

на обработку персональных данных

Я,          Латипова Гульнур Гайнутдиновна

(фамилия, имя, отчество участника Конкурса)

в соответствии со статьей 9 Федерального закона от 27 июля 2006 года N 152-ФЗ «О персональных данных»

даю согласие

Министерству образования и науки Республики Татарстан, расположенному по адресу: город Казань, ул. Кремлевская, дом 9 на обработку моих персональных данных.

Я уведомлен и понимаю, что под обработкой персональных данных подразумевается сбор, систематизацию, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), использование, распространение (в том числе передачу), обезличивание, блокирование, уничтожение и любые другие действия (операции) с персональными данными.

Также под персональными данными подразумевается любая информация, имеющая ко мне отношение как к субъекту персональных данных, в том числе его фамилия, имя, отчество, дата и место рождения, адрес проживания и любая другая информация.

Порядок отзыва согласия на обработку персональных данных мне известен.

Латипова Гульнур Гайнутдиновна________________________________

(Ф.И.О. полностью, подпись)

« 05   » марта 2015 г.



Предварительный просмотр:

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия

күләмендә үткәрелә торган  “Туган тел” мастер-класс бәйгесендә катнашучы
Казан шәһәре “96 нчы гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең  беренче квалификацион категорияле укытучысы
Латипова Гөлнур Гайнетдин кызына
бәяләмә

Латипова Гөлнур Гайнетдин кызы – үз предметын яхшы белүче талантлы һәм оста педагог. 96 нчы гимназиядә 10 ел эшләү дәверендә ул үзен һәрьяклап эзләнүче, үз тәҗрибәсен башкалар белән теләп уртаклашучы, иҗади эшчәнлеккә омтылучы укытучы буларак күрсәтте. Ул Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый.   Аның методик эш темасы – “Эзләнү эшчәнлегенә тарту аша укучыларның иҗади интеллектуаль сәләтен үстерү”.

Латипова Г.Г. югары профессиональ үсешкә ирешкән укытучы буларак, 2014 елда “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында 3 нче урынны яулады. Шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелә торган конференцияләрдә катнашып, дипломнарга лаек булды.

Гөлнур Гайнетдин кызының дәресләре кызыклы, бай эчтәлекле һәм инновацион эшчәнлеккә, заманча технологияләргә корылган булуы белән аерылып тора. Аның компьютер технологияләренә нигезләнеп үткәрелгән барлык дәресләре дә укучыларның мөстәкыйль һәм логик фикерләвен үстерүгә, иҗади уйлануга, интеллектуаль сәләтләрен камилләштерүгә юнәлтелгән. “Татарстан – күпмилләтле республика”, “Игелекнең чиге юк” һ.б. дәресләре балаларда толерантлык, шәфкатьлелек тәрбияләүне күздә тотса, “Төрле әкиятләрне чагыштыру һәм үзенчәлекләрен ачу”, “Табигатьне саклау ни өчен кирәк?” темаларына үткәрелгәннәре укучыларны иҗади эзләнүгә, шәхси фикерләрен раслый белү осталыгын үстерүгә юнәлтелгән.

2010, 2013 елларда аның укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадаларның муниципаль этабында призлы урыннар яулады.

Латипова Г.Г. 8 нче сыйныф җитәкчесе буларак, ата-аналар һәм балаларның зур ихтирамын яулады. Ул һәр балага индивидуаль якын килеп, аларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшли. Гөлнур Гайнетдин кызы тәрбияләгән балалар миһербанлы, игелекле булулары һәм үз культураларын, традицияләрен яхшы белүләре белән аерылып торалар. “Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле”, “Гаилә традицияләрендә тәрбияләү үзенчәлекләре” темасына үткәрелгән ата-аналар җыелышлары; “Әхлак тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашу” темасы буенча үткәрелгән түгәрәк өстәл; балалар һәм ата-аналар белән берлектә оештырылган әниләр бәйрәме, әтиләр көне, театрга культпоходлар һ.б. чаралар ата-аналар белән балаларның күңелендә бик озак сакланыр. Гөлнур Латипованың укучылары шәһәр күләмендәге төрле конкурсларда катнашалар. 2014 елда аның укучысы “Казан сандугачы” бәйгесендә – дипломант, икенче укучысы шул ук елда “Красна девица” бәйгесендә шәһәрдә финалга чыгучы булды. Аның сыйныфы даими рәвештә “Альпари” оешмасы белән берлектә ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итү эшендә катнаша. Укучылары 2014 елда “Тамчы шоу” республика бәйгесендә катнашып, яхшы әзерлекле һәм тирән белемле булуларын күрсәттеләр, ә Гөлнур Гайнетдин кызы “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең рәхмәт хатына лаек булды. Югары профессионализмы өчен, район, шәһәр мәгариф идарәсе Мактау грамоталары, дипломнары белән бүләкләнде.

Латипова Г.Г. – бик гадел, кешелекле һәм искиткеч ярдәмчел шәхес. Үз коллегалары арасында абруй казанган иҗади эшләүче һәм алдынгы карашлы укытучыны мәктәп укытучылары хөрмәт итәләр. Мәктәп администрациясе аны көчле методист, практик һәм яңалыкка омтылучы укытучы, укучыларның креатив җитәкчесе буларак, зур ихтирамга лаек дип саный.

Вахитов һәм Идел буе районнарының мәгариф бүлеге башлыгы

   ______________     / М.З. Закирова/



Предварительный просмотр:

Эссе

“Минем педагогик осталыгым”

DeployIt!


“Минем педагогик осталыгым”

Диңгез өсләрендә очкан 
Акчарлак кебек, 
Безнең еллар юллар яра 
Үрләргә менеп...

(Шәрига Таһирова)

  Яр буена килеп, акчарлакларның ярдан-ярга, кыядан-кыяга очуларын карап тору күңелгә бер рәхәтлек бирә. Ни эзлиләр алар? Канат җилпүләренең максаты нәрсәдә? Шундый җитезлек белән кая ашкыналар? Үзем дә сизмәстән, алар белән охшашлык эзли башлыйм.  Кешеләр һәм кошлар... Алар арасында әйтеп бетермәслек уртаклык бар. Һәр көн иртән күңел каядыр ашкына: очасы, күкләргә күтәреләсе, белем дөньясының иң югары ноктасына менеп җитәсе килә...

  Белем, мәктәп дөньясында үземне очар кош образы белән чагыштырам. Кош та һәр иртәдә канатларын җилпеп  очарга ашкына, юлында нинди генә киртәләр булса да ургылып күккә атыла. Әйтерсең лә табигать безне яшәргә өйрәтә... Мин дә иртә саен, сикереп торып, укучыларым янына ашыгам. Тизрәк аларның нурлы йөзләрен күрәсем, сорауларына җавап бирәсем килә. Минем күңелем дә очар кош сыман күккә юнәлә... Юнәлеп кенә калмый, теләкләрне, ихтыяҗларны, уй һәм мөмкинлекләрне үзенә ияртеп, тормыш куйган киртәләрне вата, җимерә, өлешенә тигән көмешләрен җыя-җыя алга ыргыла.

  Таныш сукмаклар аша эшкә барганда, уй-фикерләр дөньясына кереп чумам. Мәктәп бусагасын атлап кергән беренче көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаганга кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Мин - бәхетле кеше, чөнки минем кулында Кешелек бәхете. Укучылар алдында яңалыклар ачасы, аларны белем дөньясына алып кереп, уй-фикерләрен баетып, яшәргә, чиксез галәм киңлекләренә очарга өйрәтәсе килә.

Һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, шул ук вакытта каршылыклар алдында югалып калмый торган, үз фикерен үткәрергә сәләтле,  тирән белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм нечкә күңелле кешеләр генә лаектыр. Укытучы икейөзле була алмый.

“Укытучы - оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән”, - дип язган иде танылган язучы С.Л. Соловейчик та. Укучыларымның уңышы – минем уңыш, аларның шатлыгы – минем шатлыгым, хезмәтем нәтиҗәсе.

     Мин үземнең укучыларымны белем диңгезендә йөзүче, очып күккә атылучы акчарлаклар белән чагыштырам. Белем баскычларыннан өскә атлаган саен, танып-белүләре арта бара. Минем һөнәрем бик җаваплы. Укучыларның “канатларын” сындырмыйча, шатлыкларын, өметләрен, ышанычларын таптамыйча, алга алып барырга тиеш. Мәктәпне тәмамлаганда һәрбер бала көйли торган җырның сүзләре искә килеп төшә:

Ак алъяпкычларда ак канат,

Күңел оча, гүя, акчарлак...

   Бала күңеле кош сыман, азатлыкка, киңлеккә тартыла. Кайчандыр “Миннән булмый... Мин эшли алмыйм...” дигән укучыларым “Мин әзер!” дип, тормыш ишеге төбендә үз юлларыннан китәргә торалар. Ә мин исә кабат җиргә әйләнеп кайтам. Озакка түгел... Яңа буын балаларын “очарга” өйрәтергә, кыенлыклар-киртәләр аша узып, таныш юллар аша матурлыкны, галәм киңлеген күрсәтергә... Алар белән бергә  тагы да катлаулырак маневрлар ясап, югарыга менәргә...

    Чыннан да, нишләп кешеләр оча алмый? “Очу ул – бер урыннан икенче урынга күчәр өчен канатлар белән кагыну түгел. Моны черки дә булдыра,” –  ди Бах.  Хак сүзләр, мәктәпне, барып-кайтып, акча эшләү чыганагы гына итеп күрсәк, без беркайчан да “оча” алмаячакбыз. “Очу” – сәләт, үз өстеңдә эшләү билгесе. Кош оясында утырып оча алмаган кебек, без дә, бер җирдә таптанып торсак, эзләнмәсәк, эшебезнең нәтиҗәсе булмый. Әйе, мин остарам, моңа миңа укучыларым ярдәм итә. Алар белән бергә укыйм, язам, җырлыйм, биим, алар белән бергә шомарам. Балаларның туган телебездә иркенләп аралаша алуы, халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итүләре, әдәбиятын белүләре, мәдәнияте белән кызыксынулары, шул ук вакытта әхлакый тәрбияле булулары - минем Укытучы буларак миссиям. Әйе, укучыларымның күңелләрен күреп, аларны шатландырып, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, иҗади сәләтләрен үстереп, шәхес буларак камилләштерү юлында эшләргә дә әле эшләргә....

Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Калган эзләрбелән.

Кеше күңеленә орлык итеп

Салган сүзләрбелән!    

                                           (Саҗидә  Сөләйманова)

   Ә мин очам, чөнки минем моңа теләгем бар, хыялым бар. Әле кайчан гына тырыша-тырыша беренче адымнарны ясаучы, талпынып “канат кагучы” яшь укытучы булсам, бүгенге көндә күңелемдәге акчарлак өскә ыргыла. Бернинди каршы көч тә, киртәләр дә туктатып кала алмас кебек. Канатларымны киң итеп жәеп очам. Тагын да биеккә, югарыга илтүче серле көч миңа һаман дәрт өстәп тора, чөнки мин яшим! Яшәвемнең – максаты, максатымның өмете бар. Мин дә булган барлык шашкын хисләремне учыма жыеп, "мин канатсыз" дип санаган кешеләргә өләшер идем. Алар да яшәсеннәр, өметләнсеннәр. Бу жиһанның гүзәллеген күреп, яшисе килеп яшәсеннәр, очасы килеп яшәсеннәр. Ак акчарлаклар кебек барасы юллары ак, саф, илаһи матурлыкка төренсен иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Туган тел» мастер-класс бәйгесе - 2015

«Туган тел» мастер-класс бәйгесе - 2015...

"Туган тел" мастер-класс бәйгесе

ЗаявкаПерсональ мәгълүматны эшкәртүгә ризалыкБәяләмәЭссе"Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" презентация...