"Туган тел" мастер-класс бәйгесе
материал по теме

Заявка

Персональ мәгълүматны эшкәртүгә ризалык

Бәяләмә

Эссе

"Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" презентация

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Туган тел» мастер-класс бәйгесендә катнашу өчен заявка

 Ф.И.О.

Мәктәп

стаж

категория

Интернет-ресурсның ссылкасы

телефон

Шәймарданова Рамилә Фәтхетдин кызы

МБГББУ “Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе”

12 ел

1

http://nsportal.ru/fathutdinovna

8-9872679400

Мәктәп директоры/Е.И.Крупнова/



Предварительный просмотр:

ТР Тукай ройоны МБГББУ “Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 

 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Шәймарданова Рамилә Фәтхетдин кызына белешмә.

            Шәймарданова Рамилә Фәтхетдин кызы безнең мәктәптә 2004 нче елдан бирле эшли. Аның педагог стажы – 15 ел, шуның 12 елын ул татар теле һәм әдәбияты укыта. Укытучы татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыту процессын  заманча мәгълүмати технологияләргә нигезләнеп оештыра.  Ул үзенең эшендә укучыларның шәхси, акыл, иҗади  сәләтен  үстерүгә юнәлтелгән методика һәм программалар куллана.  Дәресләрендә Рамилә Фәтхетдиновна  укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә шартлар тудыра. Татар теле һәм әдәбият дәресләре әхлак һәм эстетик тәрбия бирү белән белән тирәнтен бәйләнештә үтә. Уку материалын мавыктыргыч итеп тәкъдим итә белә, укучыларда  активлык, уку теләге уята.  Предметны өйрәнү процессында укыту заманча мәгълүмати технологияләргә нигезләнеп оештырыла,  информацион коммуниуатив, уен технологияләре, проектлар методы кулланыла.Укытучы сингапур структураларын да кулланышка уңай  дип тапты һәм   уңышлы гына куллана башлады.

Аның укучылары татар теле буенча республика дәрәҗәсендә узырыла торган “Зирәк тиен” конкурсында  ел саен катнашалар,  дистанцион  олимпиадаларда  катнашып, призлы урыннарга лаек булалар.

Уку елы

Катнашу дәрәҗәсе

Урын

Укучының фамилиясе, исеме, класс

2013-2014

Россиякүләм дистанцион олимпиада «ИнтеллектУм»

Диплом Iст

Ярмиев Ислам,3 кл.

Диплом Iст

Насифуллина Альмира,3 кл.

Диплом Iст

Нәфыйкова Алия,3 кл.

Диплом Iст

Шәвәлиева Азалия,3 кл.

2014-2015

Халыкара дистанцион  олимпиада "ТатарТеле. ИНФО"

Диплом Iст

Насифуллина Альмира,4 кл.

Диплом Iст

Газетдинова Алинә,3 кл.

Диплом Iст

Хөсәенова Эльвина.3 кл.

Диплом Iст

Харматуллина Аделина,3 кл.

Диплом Iст

Яруллина Регина, 3кл.

Диплом Iст

Шакиров Айдар, 2кл.

Диплом Iст

Камалдинова Гөлназ, 2кл.

2015-2016

Халыкара дистанцион олимпиада "ТатарТеле. ИНФО"

Диплом IIIст

Валиев Алмаз,1кл

Диплом Iст

Гатауллина Алия, 1кл

Диплом IIст

Валеев Артур, 2кл

Диплом IIст

Рахимов Ринас, 2кл

Диплом IIст

Камалдинова Гульназ, 3кл

Диплом IIст

Шакиров Айдар,3кл

Диплом IIIст

Самойлова Алиса,3кл

Диплом IIст

Харматуллина Аделина,4кл

Диплом IIст

Хусаинова Эльвина,4кл

Диплом IIст

Миннегалиева Юлия,4кл

         Рамилә Фәтхетдиновна профессиональ конкурсларда  катнашып, белем нәтиҗәсен күтәрүгә шәхси өлешен кертә. 2014нче уку елының апрель аенда  “Шигърият дөньясында” исемле интернет конкурста катнашып, II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. 2015нче уку елында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Россиякүләм уздырыла торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесендә катнашты. 2015нче елның декабрендә “Икетеллелек шартларында шәхеснең милли үзаңы үсешен формалаштыру юллары” исеме астында үткән регионара семинарында “Башлангыч сыйныфта мобиль класслар” исемле мастер-класс белән чыгыш ясады. 2016нчы елның җәй айларында “Йолдызлы яңгыр” балалар лагеренда балаларның ялын нәтиҗәле итеп оештырган өчен үзебезнең мәктәбебез Рамилә Фәтхетдиновнага рәхмәт хаты тапшырды. Ел башында  Россиякүләм уздырылган “Беренчелек” иҗат конкурсында катнашып I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. 2016нчы елның декабрендә татар теле буенча район күләмендә уздырылган олимпиадада Рамилә Фәтхетдиновнаның 4сыйныф укучысы Камалдинова Гөлназ 1нче урынга чыкты. Бу җиңүдә укытучының өлеше бик зур.

       Укытучы тәҗрибәсе белән ачык дәресләр һәм ачык чаралар аша бүлешә. belem.ru (Татар телендә Интернет-белем үзәге) ресурслар каталогында һәм infourok.ru сайтында аның класстан тыш чара  һәм дәрес эшкәртмәләре басыла.                                    

       Үз һөнәрен, балаларны  ярату, эш сөючәнлеге Рамилә Фәтхетдиновнага эшендә уңышларга ирешергә ярдәм итә.

                 Мәктәп директоры:  /Крупнова Е.А./

                 МО җитәкчесе: /Фарахова Р.Я./



Предварительный просмотр:

                Минем педагогик осталыгым

(Эссе)

           

   

                    Укытучы!

                                                                          Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

                                                                        Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

                                                                      Бик җаваплы, авыр  синең хезмәтең дә,

                                                              Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

        Укытучы хезмәте элек-электән үк авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәрләрнең берсе булган. Ул – катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә профессия. Ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы да.

       Мин - ана теле укытучысы. Бу һөнәрне сайлавыма үзебезнең авыл мәктәбенең татар теле укытучысы, мөгаен, этәргеч булгандыр.  Хәзер дә хәтеремдә, бүлмә уртасында китап тоткан укытучым. Бүлмә эче тып-тын. Әйләнә-тирәмә күз салсам, барысы да тын да алмыйча, онытылып, укытучыны тыңлыйлар. Кемнеңдер күзендә моңсулык, кемнеңдер яшь тә күренгәли. Сихри дә, кызыклы да, мавыктыргыч та шул әдәбият дөньясы!

        Ә хәзер мин үзем  укытучы. Күпме укучының карашы миңа төбәлгән. Бер бала тәрбияләп үстерү генә дә ни тора, ә дистәләгән-йөзләгән нарасыйны җәмгыятькә кеше итеп әзерләп бирү күпме көч, күпме сабырлык сорый?! 

       Тормыш бит ул бик катлаулы. Аның төрле вакытлары була: сөенеп туя алмаслык шатлыклы минутлары да, ерып чыга алмастай авыр мизгелләре дә. Ә безнең укучыларыбыз шатланырга да, авырлыкларны да җиңәргә, матурлыкны да күрә белергә, яхшылыкка омтылып яшәргә өйрәнергә тиеш. Алар мәрхәмәтле, назлы, итагатьле, ярдәмчел, гадел һәм олыларны хөрмәтләүче шәхесләр булып үсәргә тиеш. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң?

      Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы – балаларны төрле яктан үстерү, әдәби әсәрләр, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре аша әдәп-әхлак  тәрбиясе бирү. Мәхәббәт, акыл, намус, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә әдәбият дәресләренең роле әйтеп бетергесез зур. Чөнки әдәбият бөтен барлыгы белән тәрбия фәне, ә әдәби образлар аның төп нигезен тәшкил итә. Халкыбызның акыл иясе Ризаэтдин Фәхретдин юкка гына: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язмаган. Халык авыз иҗаты әсәрләренең барысы да диярлек балаларга тәрбия һәм гыйлем бирү идеяләре белән сугарылган. Алар үсеп килүче яшь буынны самими матурлыкка өнди, күңел түрендә шигърият чишмәләре булып челтери. Балачакта өйрәнелгән шигъри әсәрләр бөтен гомер буена кеше хәтерендә кала.     “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас”.  Р.Фәхреддиннең бу сүзләре безне уйланырга һәм дөрес тәрбия бирүдә җаваплылыкны арттырырга мәҗбүр итә.

“Бала ул тутырырга тиешле буш савыт кына түгел, ә кабыначак ялкын да”, - дигән борынгы грек философы  Плутарх. Ә бу ялкынны ничек кабызырга соң? Нәрсәгә өйрәтергә? Ничек өйрәтергә? Укучыны ничек кызыксындырырга? Бүген укучыларны үз фәнең белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен яңа технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга, ягъни заман укытучысы булырга кирәк. Кечкенәдән үк телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән  башка оештырып булмый. Шуңа да мин, хәзерге укыту процессын мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән башка күз алдына китерә алмыйм.  Хәзерге заман мәктәбендә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану белән бара торган дәресләрдә эш оештыру уку мотивациясенә, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә булыша, укучыларга проектлар төзү һәм иҗади эшләр башкару, төрле  бәйгеләрдә катнашу юнәлешләрендә ярдәм итә.

Укучыларның төрле әзерлек, белем дәрәҗәләренә юнәлдерелгән стандарт булмаган эш алымнарының иң отышлысы – проект эшен оештыру. Әлеге эш төре укучыларны актив эзләнү-тикшеренү, иҗади эшчәнлеккә тартырга ярдәм итә.  Иң мөһиме шул: төрле иҗади эшләр белән шөгыльләнгән укучыларда дөньяга үз карашлары, оригиналь фикерләүләре формалаша.

           Укучыны эзләнергә, теге яки бу чыганаклардан белем үзләштерергә өйрәтү методы  – зур табыш. Үзлектән эзләнү, кирәкле материалны табу, исбат итү - белем алу процессында үзенең роле зур булуын тойган укучы өчен бу бик кызыклы. Мәсәлән, язучының тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә, ул, материал табып, өйрәнеп кенә килми, ә презентация ясарга, язучы турында яңа мәгълүмат табарга, дәреслектә бирелмәгән әсәрләрен туплап, китапчык ясарга  мөмкин.

          Балалар тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур. Кечкенә балаларга, хәтта яшүсмерләргә дә уен аркылы белем һәм тәрбия җиңелрәк бирелә, чөнки уен аның табигый халәте. Уен аша бала күп нәрсәгә өйрәнә, төрле күнекмәләр ала. Уен кызыксынуын арттыра, акыл эшчәнлеген, тапкырлыгын, зирәклеген үстерә. Ахырда мөстәкыйльлекне һәм ихтыяр көчен дә үстерергә ярдәм итә. Җиңгәндә һәм җиңелгәндә дә бүтәннәр арасында үз-үзеңне ничек тотарга өйрәтә.

        Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  кроссвордлар, ребуслар, табышмаклар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә.

       «Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр», - дигән  Ризаэтдин Фәхретдинов. Ә дәүләт эшлеклесе, шагыйрь Разил Валиев  “Бәхет нәрсә соң ул?” соравына  менә болай җавап биргән:

–  Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә. Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рух, халәт ул.

     Ә  укытучы бәхете шулдыр: укучылар Кеше булып үссәләр. Ягъни,  Әдәп, Әхлак, Намус, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык сыйфатларына ия булсалар. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.

        


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем.

Слайд 2

МБГББУ “Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймарданова Рамилә Фатхетдин кызы Күрче, дөн ь я нинди матур, Тирә ягың гөл генә, Гөлбакчадай ям ьле була Бары туган җир генә . МБГББУ “Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе” т атар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймарданова Рамилә Фәтхетдин кызы

Слайд 3

Күрче, дөн ь я нинди матур, Тирә ягың гөл генә, Гөлбакчадай ям ьле була Бары туган җир генә .

Слайд 4

Мин – Ш ә ймарданова Рамил ә Фәтхетдин кызы. Тумышым белән Алабуга районы Сарсаз авылыннан.

Слайд 5

Авылым табигатьнең бик матур бер почмагында урнашкан. Язын авыл кырындагы алма бакчасы ап-ак чәчәккә күмелә. Талларга кунып сандугачлар сайрый. А вылым табигате кочагында иркәләнеп-назланып, яланаяк йөгереп үскән кыз мин.

Слайд 6

И авылым, син еракта инде, Сагындырып төшкә керәсең. Язмышларга ниләр язылганны, Туган нигез – күбрәк беләсең.

Слайд 7

Язмыш җилләре кешене, туган нигезеннән аерып алып, кая гына илтеп ташламый. 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң мин Яр Чаллы шәһәренә килдем.

Слайд 8

Һөнәри эшчәнлегем 1996нчы елны Яр Чаллы шәһәренең 54нче татар гимназиясендә б елем бирү эшеннән азат ителгән сыйныф җитәкчесе буларак башланып китте.

Слайд 9

2004нче елдан МБГББУ “Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.

Слайд 10

Мәктәбебез коллективы бик дус һәм ярдәмчел.

Слайд 11

Дөн ь я иң-иң матур ил Ул – минем туган илем. Дөн ь я иң-иң матур тел Ул – минем туган телем. Энҗе Мөэминова

Слайд 12

Эшемдә төп максатым: туган телгә мәхәббәт тәрбияләү . Һөнәри эшчәнлегемдә уен һәм информацион коммуникатив технологияләрне, проектлар методын яратып кулланам.

Слайд 13

Укучылар иҗади эшләре белән таныштыра

Слайд 14

Т өрле уеннар уйныйбыз

Слайд 15

Класстан тыш чаралар бик күңелле үтә

Слайд 16

Төрле әкиятләрне сәхнәләштерәбез

Слайд 17

Укучылар төрле олимпиадаларда теләп катнашалар. Призлы урыннар алалар, җиңүчеләр булалар. Аларның уңышлары минем өчен дә шатлык.

Слайд 18

Мин үзем дә төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Бу бәйгеләр минем һөнәри осталыгымны камилләштерә ярдәм итә.

Слайд 19

Миннән си ң а дустым бер теләк : Туган жирнең, туган телнең кадерен белергә кирәк. 2017 ел СҮЗ АЗАГЫНДА


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара "Иң татлы тел - туган тел" Тел бәйгесе

Иң татлы тел  - туган телТел бәйгесеТел гыйлеменнән бәйге үткәрүгә әзерлек эшләре алдан башлана.Укучылар төрле биремнәр ала,телгә багышланган стена газеталары чыгара, дәрестә үткәннәр хәтердә яңа...

"Туган тел" мастер класс бәйгесе 2015

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының мастер-класс бәйгесе өчен материаллар...

«Туган тел» мастер-класс бәйгесе - 2015

«Туган тел» мастер-класс бәйгесе - 2015...