Сыйныфтан тыш чаралар

Хасанова Гөлүсә Илсур кызы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сөмбелә бәйрәме302.5 КБ
Microsoft Office document icon Акыллылар бәйгесе57 КБ
Microsoft Office document icon Тамчы шоу59.5 КБ

Предварительный просмотр:

                     Кама Тамагы муниципаль районы

Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе

                       “ Сөмбелә бәйрәме”

          ( сыйныфтан тыш чара)

               

                                       Сыйныфтан тыш чараны төзеде:

                                                 Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                  II категорияле татар теле һәм  әдәбият укытучысы

                                                  Хәсәнова Гөлүсә Илсур кызы

1 нче алып баручы.

                   Көз килде,уңыш булды,

                   Табын сый белән тулды

                   Рәхим итегез, дуслар,

                   Көзге бәйрәмгә.

Алып баручы:     Исәнмесез,саумысыз,һәрбарчагыз!

                    Бүген бездэ бәйрәм көн.

                    Уйнап,күңел ачам дип,

                    Мәктәпкә килде һәркем.

2-б.    Бүген бездә”Сөмбелә”бәйрәме.

                            

        Көзге икмәкне җыеп алгач,зурлап Сөмбелә бәйрәме үткәргәннәр.

Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле алтын-сары толымлы сылу кыз булган.

3-б.    Уңыш алиһәсе Сөмбелә авылдашлары иң уңган,ин чибәр кызлар арасыннан сайлап алганнар. Сөмбелә ни әйтсә,шуны тыңлаганнар,ни кушса,үтәгәннәр.

Кызлар аның башынаалтын башаклардан Сөмбелә такыясе үреп кидергәннәр. Ил агайлары Сөмбеләне көлтәләр белән  бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Аның каршында уеннар,бию булган,уңган игенчеләргә дан җырланган.

Алып баручы: Без дә үзебезнең  Сөмбеләбезне сайладык. Егетләр,агайлар тәхеткә утыртыгыз әле Сөмбеләбезне.

(Сөмбелә тәхеткә утыра).

4-б.                Бәйрәмебез  түрендә

Иң уңган кыз- Сөмбелә

Уңган да ул,гүзәл дә,

Йөзеннән нур сибелә.

Сөмбелә:Рәхмәт, дусларым! Мине шулай хөрмәт итүегезгә мин бик шатланам.

Кызлар:  Сөмбелә!Без сиңа үзебезнең бүләгебезне тапшырабыз.

(Такыя кигезәләр)

“Сары яфраклар”җырын башкаралар.

Җыелдык бүген бәйрәмгә (2)

Җырларга без әзер.

Алтын көз дә килде менә (2)

Ә хәзер,ә хәзер.

Кушымта: Сары яфраклар әкрен генә коела

Аяк астына келәм булып җыела

Без биибез дә җырлыйбыз бу бәйрәмдә

Кушылыгыз, кушылыгыз сез дә безгә

Яңгырлар бик еш яуса да(2)

Бу көндә,бу көндә

Сөмбелә бәйрәме бездә (2)

Шатлана күңелләр.

Кушымта (3 тапкыр)

1-нче кыз.          Әйдәгез, дусларым,хәзер уен уйнап алыйк.

2-нче кыз.          “Бишле” уены уйныйбызмы?

Егетләр:            Уйныйбыз,уйныйбыз.

Алып баручы:       Әй, дуслар,килегез,

Күңел ачу көнебез

Әйдәгез күмәкләшеп,

“Бишле” уены уйныйбыз!

(“Бишле”уены уйнала,җыр,биюләр башкарыла,шигырыләр укыла.

           

                 

       1 нче пар: “Һай җаный,вай җаный” җырын бшкара.

       2 нче пар:Татар халык биюен бии.

     3 нче пар:Әтәч булып кычкыра.

     4 нче пар:  шигырь укый.

     5 нче пар: Җыр башкаралар.

Алып баручы: Балалар! Быел да менә бик күп уңыш җыеп алдык. Кырларда арыш,бодай да җыелды.  Игенчеләребез бик күп көч куйдылар.

1 нче б: Кырларда игенчеләр генә түгел,безнең укучыларыбыз да эшләде.

 Мәсәлән: Садыйков Илнар комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде.

2 нче б: Калган укучылар тырышып эшләп мәктәп бакчасынан зур уңыш җыеп алдылар. Кәбестәсе дисеңме, кишер дисеңме,чөгендер дисеңме,ә суган инде,анысын әйтәсе дә юк.

3 нче б: Ә укытучыларыбыз үзләренең җәйге ялларын кызганып тормадылар,икешәр-икешәр берләшеп безгә 2 т бәрәңге үстереп бирделәр.

Алып баручы:      Әйдәгез,аларга багышлап быр җырлыйк әле.

                     “Игенче” җырының бер куплетын  җырлыйлар.

                      Чайкала иген кырлары

                      Уяна таң нурлары

                      Офыкларга алып бара

                          Безне басу юллары.

                         Игенченең уңганлыгы

                         Игенченең хезмәт яме

                         Игенченең тырышлыгы

                         Кырлараннан күренә.

       

1 нче б:Карагыз әле,безгә кунак килә түгелме?

                (Хуҗа Насретдин керә)

Алып баручы:Әссәләмәгаләйкем,ХуҗаНасретдин!

Х.Н. Вәгаләйкем әссәләм .Исәнмесез!

Әйтегез әле, бу Кама Тамагы районы базары буламы?

2 нче бала: Юк.

ХуҗаН. Бик зур күренә.Казан базары ,ахры! Сөбханалла.

3 нче б:Хуҗа Насретдин,бу базар түгел бит,мәктәп.

Х.Н. Яхшы,яхшы,нәрсә булса да ярый,бераз ял итеп алырга кирәк иде.

4 нче б: Хуҗа әфәнде,бүген бездә “Сөмбелә”бәйрәме. Кунак булырсыз,әйдәгез. Сезне бик мәкаль,табышмаклар белә дип ишеткән идек.

Х.Н. Була ул,тыңлагыз! Мин мәкальне башлармын,сез тәмамларсыз.                                    Тырышкан табар

Бала:ташка кадак кагар.

Хуҗа: Кем эшләми-

Бала: Шул ашамый.

Хуҗф: Ялкау утырып йоклар-

Бала: Ятып ашар.

5 нче бала: Табышмаклар беләсезме,Хуҗа абзый?

Мин белүен беләм дә,ә сез беләсезме соң?

Озын – озын егетләр

Башларында бүрекләр.

Б. Кукуруз.

Х. Агач,агач саен ботак

   Ботак саен оя,оя саный күкәй-

    Сигезәр дә тугызар.

Б. Борчак.

Х.Ура,суга,җимерә

   Үзе төяп җибәрә.

Б.комбайн.

А.б. Ә хәзер әйдәгез,уйнап алыйк.

(“Миңлебай” уены Х.Насретдин җитәкчелегендә уйнала.)

Х.Н.Җамәгать,мин  ишәкләр авылында булып кайткан идем,алар да бу уенны бик яратып уйныйлар икән.

А.б. Шәп шаяртасыз,Насретдин.

Хуҗа:  Бүген”Сөмбелә” бәйрәме

         Күңел ачу көнебез  

         Тәмле ашлар алырга

         Минем янга килегез.

         Товарымны сатыйм әле.

         Сезне сыйлыйсым килә.

“Сөмбелә” бәйрәмен котлап

Бүләк бирәсем килә.

Б. Рәхмәт сезгә,Насретдин.

Хуҗа:Сау булыгыз,балалар

Киләсе бәйрәмгә көтегез

Мин китәм әлегә

Сез күңелле ял итегез!

Сөмбелә: Бик күңелле ял иттек. Киләсе елга да мул уңыш җыеп алырга насыйп булсын!

Җырларыбыз юлдаш булсын,

Юлдаш булсын, яңгырап торсын,

Эшләребез уңган булсын,

Илебезне бизәп торсын.

Алып баручы:Әйдәгез,бергәләп җырлап алыйк.

1)Көн буе йөри ул бодайлы кырларда

Кайтадыр өенә бары кич булганда

Безнең игенчебез тырышып эшли шул

Шуңадыр җыела уңыш бигрәкләрдә мул.

Куш-та:Онытмагыз,алтыннардан

Бик күп тапкырга кыйммәт

Игенчебез тирен түгеп

Тырышып үстергән икмәк.

2) Рәхмәт диябез аңа тырышлыгы өчен

Шундый мул уңышны үстерә алгансың

Җил-давыллар ярсып килгән вакытларда

Һәр башакны,игенчебез,саклап калгансың.

Кушымта.

                     

     

   



Предварительный просмотр:

Акыллылар бәйгесе

5 нче сыйныфлар өчен

Максат:  Мәктәп һәм гаилә темасы буенча алган белемнәрне актуальләштерү;

                     укучыларның сөйләм телем үстерү, диалогик, монологик сөйләмне камильләштерү;

                  Исемнәрнең килеш белән төрләшен кабатлау;

                  Укучыларда дуслык, туганлык хисләрен тәрбияләүле дәвам итү.

Җихазлау:  Темалар буенча презентация, рәсемнәр, кроссвордлар, дидактик материал, плакатлар, магнитофон.

Дәрес – конкурс барышы

  1. Укытучының сүзе.

Кадерле укучылар, бүген без сезнең белән “Акыллылар бәйгесе” дигән дәрес – конкурс үткәрәбез. Үткән темалар буенча сез үзегезнең белемнәрегезне күрсәтерсез. Класс 2 командага бүленгән: “Кояшкай” һәм “Йолдызчык” командалары. Командаларның эмблемелары, капитаннары бар. Капитаннар үз командалары белән таныштырып китәләр. Безнең команданы жюри бәяли.

 

  1. Конкурслар.
  1. “Акыллылар бәйгесе” темаларын белү өчен беренче конкурс – кроссворд чишү.

с

ә

г

а

т

ь

к

а

л

ә

м

т

а

б

ы

н

д

ә

р

е

с

б

и

ш

е

к

у

к

у

ч

ы

с

е

ң

е

л

т

а

к

т

а

к

ү

ч

т

ә

н

ә

ч

д

ә

ф

т

ә

р

к

и

т

а

п

Сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итеп кроссвордны чишәбез  димәк безнең темалар мәктәп һәм гаилә.

  1. Килешләрне кабатлау конкурсы.

Тактада җөмләләр язылган. Нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп исемнәрнең килешләрен билгеләгез. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

  1.  Мәктәп... дәрес башланды.

Укытучы дәрес... темасын әйтте.

Укучылар дәрес... рәсем ясыйлар.

Рөстәм дәрес... соңга калды.

Балалар дәрес... соң өй... кайтталар.

Өй... алар дәрес... кабатлыйлар.

  1. Гаилә бәйрәм... әзерләнә.

Бу гаилә... эше куп.

Гаилә... 5 кеше бар.

Бүген бу гаилә... кунаклар киләчәк.

Кунаклар гаилә... бәйрәм белән котлаячак.

Бу тату гаилә...  үрнәк алырга мөмкин.

  1. Капитаннар конкурсы.

Капитаннарга шуны темалар буенча хикәя бирелә, шуны укып тәрҗемә итәләр.

  1. Җөмлә төзү.

Карточкаларда бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзиләр һәм тәрҗемә итәләр. Рәсемнәр бирелә.

  1. 1) Әнинең, бүген, туган көне, булачак.

2) Бергәләп, әзерли, гаилә, табын.

3) Тарата, тастымал, әби.

4) Савыт-саба, сөртә, эниләре.

5) Тора, өстәл уртасында, чәчәкләр, матур, вазада.

6) Малайлары, куя, тәлинкәләр, өстәлгә.

7) Кызлары, куя, өстәлгә, калак, чәнечке.

8) Әтиләре, бирә, аларга, киңәшләр.

9) Песи, утыра, өстәл, янында.

10) Гаилә, бу, тату.

  1. 1) Җыештыралар, дәрестән соң, балалар, дежур, сыйныф бүлмәсен.

2) Рөстәм, белән, чүпрәк, сөртә, тактаны.

3) Сөртә, Зөһрә, укытучы, өстәлен.

4) Марат, себерә, идәнне, чиста, бик.

5) Света, сөртә, яфракларын, гөл.

6) Ул, су сибә, аннары, гөлләргә.

7) Укучылар, бүлмәсен, сыйныф, җыештыралар, чиста,

8) Тырыш, эшчән, укучылар, алар.

9) Яраталар, мәктәпләрен, бик, укучылар.

  1. Диалог төзү.

Укучыларга 2-3 минут вакыт бирелә. Һәр командадан 2 укучы диалог сөйли.

  1. Рәсемнәр буенча эш.
  • сүзләк эше
  • хикәя төзү
  • хикәя сөйләү

  1. Бирелгән темелар буенча шигырьләр сөйләү.

  1. Җыр җырлау.

“Кояшкай” командасы “Һәрвакыт булсын кояш” җырын җырлый.

“Йолдызчык” командасы “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын җырлый.

  1. Жюри нәтиҗәләр ясый.
  2. Укучыларга грамоталар бирелә.


Предварительный просмотр:

               

 

     

                                                 

                               

                                   

                                                      2014 ел

Тема.   Язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең иҗаты

                һәм  тормыш юлы

Максат: Нәби Дәүлинең иҗаты  һәм  тормыш юлы буенча                  

               укучыларның белемнәрен тикшерү;

             

            укучыларда дуслык  ,  җаваплылык хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау:   2 ут яктырткыч, интерактив такта,

                 “Тамчы шоу” уенын алып бару өчен җайланмалар

 Уен барышы.

Алып баручы

 Әссәламегалейкем дип сәлам юллыйм

Безнең халык шулай башлаган.

Эшчән, уңган, булган диләр безне

Сәлам Иске Чаллыдан.

Бу минем болгар бабамнар

Килеп утырган урын,

Аякка баскан, хәл алган

Дәүләтен корган урын.

Сәлам сезгә безнең якның

Урманы , кырларыннан.

Сәлам Актай суларыннан

Чирмешән буйларыннан.

Озын сүзнең кыскасы шул

Сәлам Иске Чаллыдан.

Фәннәр белән бәйле безнең

Бүгенге очрашуыбыз.

Тамчы – шоуда аралашып

Якыннан танышырбыз.

Командаларга танышу өчен сүз бирелә

                                            Идел” командасы

6  класс

  1. Идел суы ярты Европаны

Иңләп аккан шикелле

Татар телен сөюебез

Безне монда китерде.

  1. Идел белән бәйле безнең

Бүгенге , тарихыбыз

КВН да шул тел белән

Якынырак танышабыз.

  1. Идел –ана бик күп бирде

Михнәтләрне газапларны

Ләкин туган телебезне

Барыннында  саклап калды.

  1. Иң  ышанычлы сакчысы

Булды аның Болгар улы.

Болгар улын Идел белән

Очраштырды көрәш юлы.

  1. Тарихи дуслык чыныксын

Баетыйк без татар телен

Беркайчан да онытмасын

Идел үзенең Болгар улын.

  1. Туган җирем Идел буе

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы

Җырдай моңлы татар теле.

  1. Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

      Батырлар мәйданга чыксын

      Һәр укучы тел байлыгын,

  • Акылын һәм тапкырлыгын
  • Игътибарын, зирәклеген
  • Эшкә җигәргә тырышсын.

8 .Иң зур бүләк җыр диләр

    Кушылам мин шул сүзгә.

   Үзем яраткан шушы җыр

    Бүләккә булсын сезгә.

“Болгар” командасы

7 класс

1. Идел белән шәһри Болгар

Аерылмас дуслар иде

Бүген шушы дуслар монда

Көч сынашыр өчен килде.

  1. Идел кичми ил булмастыр

Көрәш күрми ир булмас.

Дуслар мәйданга чакыргач,

Көч сынашмыйча булмас.

    3.  Фонетиканы өйрәндек

Морфологияне белдек

Синтаксиста җөмләләрнең

Ничек төзелүен күрдек.

    4.   Сыныйк алган белемнәрне

Хәзер грамматикадан.

Мәйданга хәзер шул чыксын,

Кем иң зирәк, бара алдан.

  1. Бүген була очрашу

Күңелле көч сынашу

Иделләр һәм Болгарлар

Үзара көч сынаша

Менә булыр тамаша.

  1. Уйныйк әле, уйныйк әле

Сынатыштан булмасын.

Кичә барганда берәү дә

Авыз йомып тормасын.

  1. Бүген без дә ярышабыз,

Тапкырлыкта сынашабыз.

Җиңдермәскә тырышабыз.

Жюри безне аралалама

     Очколарны дөрес сана.

     Җиңүчене үзең сайла.

8 .Уйныйбыз да, җырлыйбыз да

    Гармун кулларыбызда

   Алсу гөлләр чәчәк атсын

   Йөргән юлларыгызга.

 I тур                                          1

Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм

 иҗаты буенча сораулар

        

1.Н.Дәүлинең үзенең авыр балачагын сурәтләп язган әсәре

 ничек атала?

                                            (“Язмышка юл”)

2.“Язмышка юл” әсәрендә Н.Дәүлине сурәтләгән образ кем?

                                                                                   ( Сабир)

3. Аның әнисенең исеме ничек?              (Җамалия )

 4. Нәби Дәүлинең әтисе кем исемле?     (Хәсән Дәүләтшин)

5. Әсәрдә сурәтләнгән әтәчнең исеме ничек?          

                                                          (Гөлдери)    

6.   Әнисе башка кешегә киягә чыккач, алар кая күченәләр?      

                               (Ставрополь- Төньяк Кавказ якларына)

7. Ул Армия сафларына кайчан алына?

                     ( 1931 елда Винница шәһәрендәге полк мәктәбен    

                        тәмамлаганнан  соң)

                                                                 

8. Армиядә Н.Дәүли кая хезмәт итә?  (Ерак Көнчыгышта, чик  

        буйларында)

 9.Кайда сугашлар барганда Н.Дәүли  фашистлар кулына эләгә?

                                  (Орша шәһәре янында барган

                                 сугышларда ул фашистлар кулына эләгә)

10.  Сугыш бетеп,   Нәби Дәүли Казанга кайткач,

   кем булып эшли?     (Ул художник-бизәүче булып эшли)

     

                                                                                       

I I  тур  

Видео рәсемнәр тәкъдим  ителә.

Идел командасына  рәсемнәр тәкъдим ителә һәм сорау:

  5 нче рәсемдә ничә куян баласы сурәтләнгән?

Болгар  командасына  рәсемнәр тәкъдим ителә һәм сорау:

5 нче рәсемдә ничә киви  сурәтләнгән?

I I I тур  

Һәр командага хәрефләр таратылды. Шул хәрефләрдән

1 сүз килеп чыгарга тиеш.

КАБАРТМА

Шул сүз эченә ничә исем яшеренгән.

 Командаларга 1 минут вакыт бирелә.

I I I тур  - Капитаннар ярышы      

                                                                                                                                                                                 

1.   1910 ел -                   Бу елда Н.Дәүли туган.

2. 1921 ел -                   Бу елда 11 яшьлек Нәбиулла                

                                  Царицын  (хәзерге Волгоград ) шәһәренә килеп

                                         балалар колониясенә эләгә.

3. 1929 ел -        М.Җәлил редакторлыгында чыккан

                                        “Октябрь баласы” журналы битләрендә

                                         беренче шигыре чыга.

 4.1939 ел-        Ул Язучылар союзы члены.

5. 1941 ел-               26 июнендә сугышка китә,шул ук елның

                                              августында әсирлеккә эләгә

  6.1956 ел                        Язучы  әдәби иҗат эше белән генә

                                          шөгыльләнә.

7. 1958 ел-                “Яшәү белән үлем арасында” әсәре

                                          басылып чыга

8. 1989 ел         Ул Казан шәһәрендә вафат була.

Нәтиҗәләр чыгару, җиңүче команданы ачыклау.