Ата-аналарга

Гасимова Светлана Иргиз кызы

Бу биттә ата-аналар белән эшләүгә багышланган материаллар урнаштырыла.

 

Ике телле баш миенең өстенлекләре

Билингваль, ягъни ике телле булуның баш миенә яхшы йогынтысы күптәннән билгеле. Татарча да, урысча да, инглизчә дә камил белсәгез, димәк, озын һәм сәламәт гомер кичерәчәксез — баш миегез сезгә рәхмәт кенә укыячак.   Тәрҗемә: Алия Мәссарова, Ләйлә Исламова, Искәндәр Әмиров. чыганак http://giylem.tatar/archives/tag/%D0%B1%D0%B8%D0%B...

 

https://youtu.be/kafQAUn7EIU

Скачать:


Предварительный просмотр:

Шәхесара мөнәсәбәтләрдә психологик золымның бер төре буларак ашауга карата аддикция

Гасимова С.И.

Аддикция (инглиз сүзе)  - нәрсәгәдер бәйлелек дигәнне аңлата. Баштарак бу термин кулланышка кергәндә химк бәйлелек күздә тотылган. Бүгенге көндә исә бәйлелек төрләре киңәйтелгән. Аддикция – кешенең даими рәвештә  нинди дә булса гамәл кыларга яки препаратлар кабул итәргә бәйлелеге. Бүгенге көндә аддиктология кешенең аддиктивлыгын төрле яктан (психиатрия, наркология һәм клиник психология күзлекләреннән чыгып) өйрәнә.

Ашауга карата аддикция (бәйлелек) очрагында кеше организмында биохимик механизмнарэшли башлый. Бу бәйлелекнең ике төре бар: күп ашауга карата  бәйлелек һәм ач торуга карата бәйлелек.

Күп ашауга карата бәйлелек очрагында кеше билгеле бер вакытта оялу хисе тоя башлый, үзенең бәйлелеген яшерә һәм качып ашый башлый. Бу исә  нервлар киеренкелегенә, стресска, тагын да күбрәк ашарга теләүгә китерә..

Кешенең сәламәтлеге дә зыян күрә - авырлыгы арта, матдәләр алмашынуы бозыла, ашкайнату органнары эшчәнлеге бозыла. Кеше үзен начар хис иткәндә кәефе төшә, тагын ашарга тели башлый. Шулай итеп, тоташтырылган тәгәрәк хасил була.  Ахыргы чиктә үз-үзеңә карата  канәгатьсезлек хисе җыелып, депрессиягә, башка кешеләр белән аралашырга теләмәүгә, бикләнүчәнлеккә китерә.

Ач торуга карата бәйлелек очрагында  кеше, ашаудан баш тартып, берникадәр җиңеллек, кәеф күтәренкелеге, көч-куәт өстәлүне тоя. Бу халәтен озынайтырга теләп, бәйле кеше ашаудан баш тарта, сәламәтлегенә һәм яшәвенә ач тору аркасында зыян килүне аңламыйча, үз халәтен контрольдә тотмый башлый,

Аддикция медикаменлар белән, психотерапия һәм социотерапия аша дәваланыла.



Чыганак: https://emberint.ru/services/addiction/#ponyatie
© Многопрофильный центр Ember



Предварительный просмотр:

Каюм Насыйри исемендәге

яшьләрнең Х регионара фәнни-тикшеренү укулары

Тематик юнәлеш: педагогика һәм психология

ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ...

(Күренекле татар нәселләре гаиләләрендә  тәрбия серләре)

Хасанова Алина Марат кызы,

“Советлар Союзы Герое П.С.Ханжин исемендәге

Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесының

9 “Б” сыйныфы укучысы

Фәнни җитәкче – Гасимова Светлана Иргиз кызы, 

филология фәннәре кандидаты

Тәтеш – Казан, 1012

Баш китәр дә, ни калыр?

Буында типкән кан калыр.                                                                                     Буыннан буын чабылса,

 Ул чагында ни калыр?                                                                                      (“Идегәй” дастаныннан)

Байлык була – байлык бетә. Кеше була – кеше китә. Бу дөньяда игелекле эшләр белән яңгыраган исем генә мәңгелек. Татар халкында да исемнәре бөтен дөньяга яңгыраган атаклы, затлы нәселләр, милләтенә танылган шәхесләр бүләк иткән зыялы гаиләләр байтак. Аларның күбесе татарның рухи мәдәниятын тәрракый иттерү юлында берничә буыннар дәвамында хезмәт күрсәткән. Шулар рәтенә без Мәрҗәниләр, Фәхреддиновлар, Кәримиләр, Шәрәфләр, Терегуловлар, Апанаевлар, Габәшиләр кебек дистәләгән нәселләрне кертә алабыз. Татар халкының горурлыгы, мәдрәсәләр, мәчетләр салдырган, хәтәр елларда рухи таяныч булган Алкин, Борнаев, Рәмиев, Әмирхан, Хөсәенов, Яушев  кебек ерактан килгән асыл фамилияләрне милләт зиһененнән бернинди җил-давыл, зилзилә кысып чыгара алмас. Беренче татар әлифбасы һәм грамматикасы авторы Сәгыйть Хәлфинны дөньяга биргән Хәлфиннар династиясе, әдәбиятка Абдулла Алишны биргән Алишлар нәселен дә милләтебезнең йөзек кашлары дияргә мөмкин...

XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы. Нәкъ менә шул чорны татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәтенең “Алтын дәвере” дип әйтеп була. Вакыт агышының шушы кыска бер мизгелендә, татар халкы, бай тарихи-мәдәни мирасын өлге итеп, аякка баса башлый, милләт буларак калыплана.  Безнең тикшеренү эшендә телгә алынган асыл затларыбыз да – галимнәр, мәгърифәтчеләр, руханилар – нәкъ  менә мили үсеш тарихында дан казанган зыялылар.

Кешенең шәхес буларак формалашуында, теге яки бу өлкәдә югары үрләргә ирешүендә балачактагы гаилә тәрбиясенең өлеше зур булганлыгы шиксез. Күренекле татар нәселләренең гаилә кыйммәтләрен, тәрбия серләрен ачыклау – безнең  эшебезнең бурычы.  Максатыбызга ирешү өчен без төрле хатирәләр, автобиографик әдәбиятны, фәнни-популяр журналларда басылган мәкаләләрне өйрәнеп, бу чыганакларны тикшергәндә атаклы нәселләрнең шәҗәрәләрен барлап, күренекле гаиләләрдәге үзенчәлекле тәрбия системасының нечкәлекләрен бәян иткән байтак материаллар тупладык. Тикшеренү эшенең кысалары чикле булу сәбәпле, әлеге хезмәтәбездә без бары тик берничә мисалга гына тукталырбыз.

Татар һәм, гомумән, Русиядәге төрки халыклар тарихында биниһая күп хезмәтләре һәм фидакяр гамәлләре белән тирән эз калдырган Ризаэтдин Фәхретдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. Атасы ягыннан бабалары берничә буын (галим үзенең нәселен 13 нче буынга кадәр тикшергән) укымышлы дин әһелләре була. Әнисе Мәһүбә – атаклы руханилар нәселенең бер вәкиле, “кыз чагыннан ук укымышлылыгы белән дан тоткан. Кичүчатка абыстай булып килгәч тә, яшь булуына карамастан, өйләрендә ир һәм кыз балаларга сабак бирә башлаган. Һәммә балаларын да үзе карап үстереп, бик уңган, җитез булган, йорт эшләрен дә башкарып, сабак бирергә дә, үзе укырга да вакыт таба алган.”[1] Алар гаиләсе күп балалы, урта хәлле, авыл, җир эшләрен дә үзләре башкара торган була. Ризаэтдин әнкәсен чиксез яраткан, зур ихтирам иткән. Аны исенә төшергәндә, акыллы, сабыр холыклы, йомшак табигатьле, һәр кешегә илтифатлы, шәфкатьле, ягымлы булуын сөйләгән.

Риза хәзрәт үзе дә  йомшак табигатьле кеше булган. “Әткәй һичбер вакытта каты сүз белән кешенең хәтерен калдырмады. Кем белән генә сөйләшкәндә дә кадерле гадәте бар иде: сөйләшкән кешенең сүзен сабырлык тыңлап тора да, сүз беткәч, үзенең җавабын, фикерен сөйли иде. Сөйләгәндә бик төзек, конкрет сөйли иде, мәгънәсез сүзләр катнаштырмый иде. Һәрвакытта очрашкан, аралашкан кешеләр белән инсафлы мөнәсәбәттә булыр иде. Балаларын һичбер вакыт кимсетеп ачуланмады. Без әткәйне бик ярата, ихтирам итә идек, аның белән сөйләшкәндә аңарга “Сез” дип дәшә идек. Безнең гаиләдә үзара талашу, ызгышу, каты сүз белән сөйләшү булмады. Начар сүзләрне без ишетмәдек, сөйләмәдек,”[2] – дип искә ала Р.Фәхретдиннең кече кызы Әсма Шәрәф.

Күрәсең, атаклы фикер иясе, язучы, журналист булып җитлегүендә  мәгърифәтче-галимгә ата-бабасының, әнисенең үрнәге дә булышкандыр. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,” – дип искәртә ул үзенең педагогик хезмәтләрендә дә.  

Танылган  татар мәгърифәтчеләре турында сүз барганда, киң колачлы шәхес, Татарстан һәм Россиянең халык, Казакъстанның атказанган рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Бакый Урманче исемен дә әйтәсе килә.  “Аның педагоглык хезмәтендә ике нәрсә игътибарга лаек: беренчесе – сәнгать училищесына татар яшьләрен тартырга тырышуы, икенчесе – бу һөнәргә мәхәббәт уятырлык итеп, оста, мөлаем сөйләү сәләтенә ия булуы. Бакый Урманчены, шушы сыйфатларыннан чыгып, яхшы укытучы булгандыр дип фараз кылам”. Аксакалыбыз Әмирхан Еники истәлекләреннән китерелгән әлеге өзек күренекле сынчы, нәкышче, графика, архитектура остасының педагоглык талантына да ия булуының шөбһәсезлеген раслый.

Бакый Урманченең зур талант иясе булып җитлегүендә иң төп сәбәпләрнең берсе – дөрес гаилә тәрбиясе алуы дип нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Ул заманының укымышлы, зыялы мөгаллимнәре токымыннан. (Алга китеп әйтик, Бакый Урманченың әти-әнисе Идрис хәзрәт һәм Мәгъҗүбә абыстай гаиләсендә туган тугыз баладан туып таралган балалар, аларның балаларының да байтагы мөгаллимлек юлыннан киткән, бүгенге көндә атказанган яки гади укытучылар булып илебезнең төрле төбәгендә яшь буынга гыйлем-тәрбия бирәләр). Апалары тезелеп утырып чигү чигә, Габделбакый исә аларның осталыгына, җитезлегенә, бизәкләрнең матурлыгына сәгатьләр буе карап утыра торган була. Тату, күңелле ишле гаиләнең җырлы-моңлы хезмәт тулы бу кичләре, мөгаен, булачак шәхеснең күңелен әллә нинди тәэссоратлар белән баета килгәндер, киләчәктә белем һәм иҗат диңезендә армый-талмый алга баруын тәэмин иткәндер.

        Танылган шагыйрь, язучы, мәгърифәтче Нәҗип Думави да бала тәрбияләүдә гаиләнең сихри көчкә ия  булуына зур әһәмият биргән.  “Бала яхшы белән яманны аерырга гаиләдә өйрәнә, - дип язган ул. – Гаиләнең яшәү рәвеше үрнәгендә аңарда уңай холык, кешелеклелек, иҗади акыл тәрбияләнә. Нәкъ менә гаиләдә бала ата-аналарга булган мәхәббәтне күзәтә һәм  тоя. Үзе дә алардан шушы мәхәббәтне һәм назны ала. Бүген хатын-кызны бала тәрбияләүдән азат итәргә тиешле балалар учреждениеләре игътибар үзәгендә тора. Зур шәһәрләрдә хатын-кызлар көне буе эштә, ә балалар үз иркенә бирелгән. Дәүләт, вакытлыча булса да, җәмәгатьчелек тәрбиясе ярдәмендә ананы алыштырырга тырыша. Бу эшкә  оста педагоглар җәлеп ителә. Алар көннәрен балалар белән үткәрә, төрле уеннар оештыра, сабыйларны укырга өйрәтә, аларның фикерләү осталыкларын үстерә. Дәүләт тәрбия эше өчен шартлар тудыра. Бу, беренче карашка, бик дөрес эш булып күренә. Тик шулай микән? Гаилә тәрбиясен берничек тә җәмәгатъчелек тәрбиясе белән чагыштырып булмый. Мин моңа нык ышанам. Ата-ана мәхәббәте гаятъ зур йогынтыга ия... Аларга табигатъ тарафыннан өстенлек бирелгән”[3].

        Н.Думави гаиләсендә балаларда тапшырылган вазифаларга җаваплылык хисе тәрбияләүгә дә ата-аналар тарафыннан зур әһәмият бирелгән. Өйдә гаиләдәге һәр кешенең үз вазифасы булган. Һәр бала, иртән йокыдан торгач, әти-әнисенең искә төшерүен көтмичә, үз эшен башкарган: кемдер урын-җирләрне җыештырган, икенчесе ишегалдын себергән, өченчесе әнисенә сыер саварга булышкан, дүртенчесе иртәнге аш әзерләгән һ.б. Әлбәттә, кушылган эшне үтәргә онытучылар да булган, андыйларга ата белән ана, тавыш күтәрми генә, йомышларын искә төшергән, кайчак моны башка балалар әйткән. Бу гадәт Нәҗип Думави балалары гаиләләрендә дә саклана. Балачакта алган дөрес гаилә тәрбиясе нигезләре менә шулай буыннан-буынга күчә бара.

        “Бабамның гаиләсендә урнашкан мөнәсәбәтләр  аерым игътибарга лаек. Н. Думави балалары бер – берсенә бик ягымлы булдылар, үзара аралашканда да “канәт” , “абый” , “әзи” дип кенә дәшәләр иде. Аларда бу сыйфатларның барысы да бабабыз тарафыннан тәрбияләнгән. Чөнки ул балалары өчен үрнәк булган”,[4] - дип искә ала шагыйрьнең оныкасы, ТУБКИ доценты Гөлнара ханым Тахтамышева.

Гаилә тәрбиясенең тагын бер төре – Н. Думави балалары алышкан хатлар. Бу гаиләдә хатлар язышырга яратканнар. Хатлар даими килеп торган. Аларда берәр гаилә белән бәйләнешле бөтен эшләр бәян ителә торган булган. Мәгълүматка бай хатлар, 5-6 битлек күләмгә җитеп, матур хәрефләр белән языла торган булган. Бу исә хат язучының укучыга хөрмәт күрсәтүен дәлилләп тора.

Үткән гасырның 20-нче еллары башында НКВД язмаларында  Казанның иң бай ун кешесе арасында Баруди (Галимҗан Галеев) исеме дә телгә алына.  Хәзерге вакытта Барудиның танылган варислары арасында “бизнес-класс” вәкилләре юк, алар байлыклары белән дә башкалардан аерылмыйлар. “Минем туганнарым – укытучылар, галимнәр, тарихчылар,  сәнгать әһелләре”[5], - дип ассызыклый атаклы “Мөхәммәдия”  мәдрәсәсенә нигез салган Мөхәммәтҗан Барудиның  малаеның оныгы тарихчы Булат Галеев. Бу исә әлеге нәсел агачын тәшкил иткән күпсанлы гаиләләрдә матди байлык туплауга караганда рухи хәзинәгә ия булу, укымышлылык, белемлелек өстенлек иткән дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. ”Безнең һичнинди шартларда да югалмаслык  төп байлыгыбыз – эшләребез һәм белемнәребез; олыгая барган саен, тамырларыбызның да безнең хәзинәбез икәнен аңлый башлыйсың”,[6] - дигән фикер үткәрә ул данлыклы бабалары Барудиларга һәм күпсанлы туганнары Галеевларга (алар арсында композитор Алмаз Монасыйпов, галим Галимҗан Шәрәф, шагыйрь Равил Бохараев һәм башкалар)  багышланган мәкаләсендә. Галимнең “Ата-бабалар белән  варислар арасындагы мөнәсәбәтләр таҗ яки чалманы мирас итеп калдыруга гына кайтып калмый. Барып чыкса – эшләрең белән алдагы буыннарның исемен мирас ит. Булдыра алсаң – геннар һәм тәрбия өчен рәхмәт итеп – аларның исемен кире кайтаруга (әгәр онытылган булсалар) булыш,”[7] – дигән фикере белән килешми мөмкин түгел.  

Тикшеренү эшебезне йомгаклап, нинди генә катлау вәкилләре булуларына карамастан, ата-ана, бабалар тарафыннан киләчәк буыннарга мирас итеп калдырырлык төп хәзинә –  белем һәм тәрбия дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Моңа безнең хезмәтебездә мисал итеп китерелгән зыялы нәселләрнең шәҗәрәләрен өйрәнеп тагын бер кат инанасың.

Файдалынылган әдәбият.

  1. Б. Урманченың   рухи  дөньясы. - Казан, 2005.
  2. Галеев Б. Из архивов памяти. – Казань, 2004. – №8-9.
  3. Ризаэтдин Фәхретдин: Фәнни-биографик җыентык. – Казан: “Рухият” нәшрияты, 1999.
  4. Тахтамышева Г. Нәҗип Думавиның педагогик карашлары. – Мәгариф, 2005. – №1.


[1] Ризаэтдин Фәхретдин: Фәнни-биографик җыентык. – Казан: “Рухият” нәшрияты, 1999. – Б. 40.

[2] Күрсәтелгән хезмәт, б.42.

[3] Тахтамышева Г. Нәҗип Думавиның педагогик карашлары. – Мәгариф, 2005, №1. – Б.89.

[4] Күрсәтелгән хезмәт, Б.90.

[5] Галеев Б. Из архивов памяти. – Казань, 2004, №8-9. – С.111 (тәрҗемә безнеке. –Х.А..).

[6] Күрсәтелгән хезмәт. – Б.112.

[7] Күрсәтелгән хезмәт. – Б.112. 



Предварительный просмотр:

                          Укучыларда игътибарлылык тәрбияләү

                                                 (ата-аналар җыелышы)

Максат: гаилә һәм мәктәп арасында уртак омтылышка, теләктәшлеккә корылган үзара элемтә булдыру.

Бурычлар:

1.Белем бирү: мәгълүматның төрле чыгынаклары - матур әдәбият, фәнни-популяр, белешмә әдәбият белән эшләү күнекмәләре булдыру.

2. Оештыру: бала сәләтенең дөрес үсешенә шартлар тудыру.

3. Мәгълүмати: ата-аналарны балаларда    игътибарлылык тәрбияләү алымнары белән таныштыру.

4.Махсус: уңай гаилә тәҗрибәсен өйрәнү.

Җыелышта катнашучылар: сыйныф җитәкчесе, ата-аналар.

Җыелышка әзерлек:

1. Ата-аналар арасында анкета уздыру һәм анализ ясау.

2. Мәктәп китапханәчесе белән берлектә игътибарлылыкны тәрбияләү һәм танып белү процессын үстерүне ачык чагылдырган китап күргәзмәсе әзерләү.

3. Уен эчтәлеге язылган карточкалар төзү.

Кулланылган әдәбият:

1. Вәлиева Р. Кояшлы яңгыр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2003.

2.  Минский Е.М. От игры к знаниям:           Развивающие и познавательные игры младших школьников. М.: 1982.

3. Пекелис В.Д. Как найти себя, М.: 1989.

4. Степанова Е.Н. Колейдоскоп родительских собраний. Творческий Центр, М.: 2005.

5.ФәсхиеваР. Гимназия һәм гаилә берлеге. Мәгариф. 2010. № 9.


6. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Дидактика. Казан, Мәгәриф нәшрияты, 2002.

7. Шәехова Р.К., Закирова К.В. Иҗат баскычлары. Казан, 2001.

Җыелыш планы:

1.Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

2. Тренинг “Игътибарлы бала ул -...”.

3. Ата-аналар комитеты җитәкчесе чыгышы. Анкеталарга нәтиҗә.

4.Сыйныф җитәкчесе чыгышы.

5.Практикум. Уеннар.

6. Йомгаклау. Җыелышның карары.

Җыелыш барышы

  Әкрен генә яңгыраган көй астында ата-аналарны каршы алу, аерым өстәлләргә төркемләп утырту.

1.Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

  Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без ата-аналар җыелышын “Балага игътибарлы булырга булышу” дигән темага багышларбыз, сезне борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшербез. Сораулар бирербез һәм уеннар аша аларга җавап табарбыз.

2. Тренинг “Игътибарлы бала ул -...

һәр төркем (яисә һәр әти-әни) “Игътибарлы бала ул - ...” дигән җөмләне дәвам итә.

   3. Ата-аналар комитеты җитәкчесе чыгышы. Анкеталарга нәтиҗә.

• Балагыз өй эшләрен эшләгәндә еш кына игътибарын читкә юнәлтәме?

A. Әйе.

Б. Әйтергә кыенсынам (әйе дә, юк та).

B. Юк.

• Балагызны игътибарлы, үҗәт, үз максатына ирешүчән дип әйтеп буламы?

A. Әйе.

Б. Әйтергә кыенсынам (әйе дә, юк та).

B. Юк.

4.Сыйныф җитәкчесенең чыгышы.

    Баланың мәктәптә һәм мәктәптән тыш эшчәнлегендә аның игътибарлы булуы күп вакыт яхшы нәтижәләргә ирешү өчен нигез булып тора. Ләкин укырга килгән һәр бала да игътибарлы булып бетә алмый.Игътибарсызлык - әһәмият бирмәү, дикъкать бирмәү, гамьсез булу дигән сүз. Бала, әйтик, иң мөһим нәрсәләрне аерып күрсәтә белми һәм шуңа игътибар туплый, юнәлтә алмый. Бу сыйфаты аңа укуда да комачаулый, күп кенә күңелсезлекләр китереп чыгара. Кечкенә балада ихтыяр көче җитми. Мәсәлән, ул нинди дә булса уенда озак итеп уйный алмый, бер уенны уйнап бетермичә икенчесенә күчә. Бала мәктәпкә укырга кергәч, аның игьтибарсызлыгы аеруча күзгә ташлана. Игътибарсыз бала укытучының аңлатуын тыңламый, сөйләшеп утыра, тапшырылган эшне үтәми.

   Игътибарлылык балаларның кәефенә дә бәйле. Бу бигрәк тә гаилә хәлләреннән килә. Гаиләдәге кешеләр арасындагы мәнәсәбәтләр турында А.С. Макаренконың сүзләрен искә төшерү урынлы булыр. “Тәрбияләү методының беренчесе һәм иң кирәклесе - ата-аналарның үзләренә таләпчәнлеге, гаиләсен ихтирам итүе һәм күзәтеп торуы”, — дигән ул.

Оныттым.

Тыңлыйсызмы, бер мәзәк сөйлим сезгә?

Бик тә кызык бер укучы бар бездә.

Усал түгел, юаш малай ул үзе.

Ни әйтсәң дә, “Оныттым” - белгән сүзе.

- “Оныттым”, - ди , - вакытында торырга,

 “Оныттым”, - ди , - урын-җирне җыярга,

 "Оныттым”, - ди , - хәтта чәчен тарарга,

-  “Оныттым”, - ди , - дәресләрне карарга.

Килеп керә классына боегып:

- “Оныттым”, - дип , - кияргә бер оегым.

“Оныттым”, - дип, - китапларны алырга.

Онытмый тик соңга гына калырга.

Кыш буена шулай “онытылып” йөрде ул,

Көзен янә беренчегә керде ул.

Басып тора шул аптырап: - Нишләргә?

Онытканмын классымнан күчәргә...

    Кайвакыт безнең балалар менә шушы таркау малайны хәтерләтә. Игътибары җитмәүдән бала мәктәптә начар укый, кызыксынучанлыгы кими. Кечкенә кеше үзенә әйткәнне күрергә теләми, шуңа күрә үзләштереләсе материал исендә калмый. Өлкән сыйныфларда аңа тагын да авырга туры килә, чөнки үзләштереләчәк мәгълүмат саны арта һәм төрләнә.

Нәрсә соң ул игътибарлылык?

  Игътибарлылык - кешенең билгеле бер предмет һәм күренешләргә карата бирелгән вакыт аралыгында фикерен туплый белүе. Безне чолгап алган әйләнә-тирә мохиттан безгә бик күп мәгълүмат тәэсир итә. Барлык мәгълүматны истә калдыру кирәк тә түгел, мөмкин дә түгел. Танып-белү процессында бала үзенә кирәклесен сайлап алып исендә калдырырга өйрәнергә тиеш. Сайлап алып истә калдыру процессын кешенең игътибарын туплау функциясе башкара.

  Игътибарны туплый белү - кирәкле предметка карау, аның төп өлешләрен аера белү, аны гомумиләштерү, куелган максатны чишү. Игътибарын тиз туплаучы бала күзәтүчән, җитез, оешкан була, һәм аңа киресе - игътибарсыз укучы сүлпән һәм таркау була.

  Игътибарлылык - ул кешегә бирелгән һәм шулай калырга тиеш сыйфат түгел. Аны һәр кеше үсеш чорында, белем алу вакытында, уенда, хәтта ял вакытында да үстерергә тиеш. Ләкин кечкенә балага аны үзлегеннән үстерү бик авыр.

  Сез балаларыгызның төп ярдәмчеләре булып торасыз. Балада уеннар аша игътибарлыкны үстерү алымнарын без хәзер төркемнәрдә карап китәрбез.

5. Практикум. Уеннар (балалар да катнашырга мөмкин).

а) Игътибар белән тыңлагыз һәм түбәндәге парлы сүзләрне хәтерегездә калдырырга тырышыгыз:

Китап - китапханә.

Шигырь - шагыйрь.

Хикәя - язучы.

Табышмак - сорау.

Әкият-тылсым.

Мәктәп — укучы.

Табиб-дару.

Яңгыр - салават күпере.

  Ә хәзер тикшереп карыйк, һәр парлы сүзнең мин беренчесен әйтәм, ә сез дәвам итегез (һәр төркем чираттан әйтә).

б) Түбәндәге сүзләрне әйткәч, сезнең күз алдына нәрсәләр (берәр әйбер, вакыйга, күренеш) килә?

Мәсәлән: әби - авыл, цирк - клоун.

кояш -                                                                       балалар бакчасы -

кибет -                                                                      сөт -

чыршы —                                                                 туган  көн  -

светофор-                                                                градусник –

в) Түбәндәге әйберләрне эшләүче һөнәр ияләрен әйтегез.

Китап

Йорт

Күлмәк

Өстәл

Картина

хикәя

Музыка

Яшелчәләр конфет

Прическа

Ипи

Чәчәкләр

Алтын алка


г) Мин текст укыйм, сез бу текста ничә м хәрефе булуын таякчыклар сызып санап барыгыз.

Бу көнне мин бик-бик көттем. Шуңа күрә дә мин бүген иртүк уяндым, иң беренче булып тордым. Гимнастика ясадым, яхшылап юындым, ашадым һәм киемнәремне кидем. Ашыга-ашыга мәктәбемә юнәлдем.

д) Өстәлдә яткан вак предметларны күзне бәйләгән килеш тәртипкә китерү.

е) “Сүзне әйтеп бетер” уены. Туп белән уйнала. Алып баручы тупны ярты сүзне әйтеп ыргыта, тотып алучы аны әйтеп бетерергә тиеш. Само-лет, теле-фон, кар-га, ки-тап, баш-лык.

ж) әти-әниләргә өй эше итеп бирелгән күнегүләр.

6.  Йомгаклау.

Рефлексия. Җөмләне дәвам итү.

•  Игътибарлылык ул-... .

•  Ата-аналар җыелышыннан үзебез өчен нәрсә алдык?

Җыелышның карары:

^ Газета-журналлардан игътибарлылык булдырырга өйрәтүче күнегүләр, уеннар табып, аларны гаилә белән бергә үтәргә.

^ Шашка һәм шахмат уйнарга өйрәтергә.

^ Җитезлек, көчлелек һәм сәламәтлек белән берлектә игътибарлылык та тәрбияләүче спорт уеннарын онытмаска.

^ “Гаилә портфолиосы”н игътибарлылыкны үстерә торган уеннар белән тулыландырырга.

Сыйныф җитәкчесенең йомгаклау сүзе:

Ата-аналар җыелышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Балагызда игътибарлылык тәрбияләүдә уңышлар телибез.