Мәгълүмати эшчәнлек: вики-мәкаләләр

Гасимова Светлана Иргиз кызы

"Мин татарча сөйләшәм-2019" акциясендә безнең мәктәп тә катнашты. Миңа бу бәйге  кысаларында укучылар белән татар википедиясенә мәкаләләр язу  юнәлешендә эшләргә туры килде.. Моңа бәйле рәвештә викимәкаләләр язу серләренә  төшенеп кенә калмадым,  хәзерге чорда танылган милләттәшләребез Тәбрис Яруллин, Фәрхәд Фаткуллиннар белән аралашу бәхетенә дә ирештем. Эшчәнлегем юкка булмады - "Проект:Татар 4.0" бәйгесендә җиңү яулау белән горурланам.

https://tt.wikipedia.org/wiki/Изгеләр_зираты_(Олы_Әтрәч)

http://tt.wikipedia.org/wiki/Озын_Алан_(тыюлык)

http://tt.wikipedia.org/wiki/Вшиха_тавы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Вшиха тавы67 КБ
Microsoft Office document icon Изгеләр зираты80 КБ
Microsoft Office document icon Озын Алан43 КБ

Предварительный просмотр:

Вшиха  - Идел  елгасының уң як яр битендә урнашкан Тәтеш таулары калкулыгының иң биек нокталарының берсе, көнчыгыштан Идел елгасы, Көнбатыштан Тәтеш шәһәре, көньяктан һәм төньяктан чокырлар белән чикләнгән текә борын.

Эчтәлек

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

   Вшиха тавында безнең эрага кадәр I меңьелыкка караган археологик истәлек булган II Тәтеш шәһәрчеге урнашкан. Шәһәрчекнең көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба сузылган дүртпочмаксыман мәйданчыгы (120х20-30м) ишелә башлаган чокыр һәм шешсыман вал белән чикләнгән. Төрле елларда Вшиха тавында археологик-тикшеренү эшләре алып барыла. 2007-2011 елларда тарих фәннәре докторы К.А.Руденко җитәкчелегендәгесе аеруча игътибарга лаек. Бу урында б. э. к. IX-VII гасырларда ук торак җир булуы раслана. Монда бик күп чүлмәк ватыклары, тимер сабан ,тимер балта, ук очы, чүлмәк эчендә шактый яхшы сакланган арыш, бодай бөртекләре һ.б. табыла. Бу табылдыклар Имәнкискә культурасына туры килә. Болгар чоры культурасына караган табылдыклар исә монда   VI-VII гасырларда шәһәр тибындагы (шул заман үлчәмнәре буенча) торак урын булуын күрсәтәләр. [1]   2009 елның августында безнең борынгы тарихыбыз хөрмәтенә  истәлек ташы куела.

  Вшиха тавында тагын бер истәлекле корылма - болгар чорында биредә  булган каравыл манарасының прототибы- шулай ук 2009 елда куела. Ул  б.э.IX-XIV гасырларында бу урында Тәтеш шәһәренең төньяк чикләре узганны белдерә.  

  Вшиха  шулай ук елга буеннан текә тау башында урнашкан шәһәргә алып менүче баскычы белән дә данлыклы. Бу турыда И.Ильф һәм Е. Петров болай хәбәр итәләр: "Тәтеш. 840 басмалы баскыч. Яшел һәм алсу яр бите".[2][3]

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  Тау исеменең килеп чыгышы берничә төрле фаразланыла, ләкин алар барысы да заманында Идел буйлап баржалар тартып йөргән бурлаклар белән бәйләп аңлатыла. Бу тау янында ял итәргә туктаган арада алар

  • - теккәләп,җилкәннәрне тәртпкә китергәннәр - "Сшиха" ("сшить" - "тегү" сүзеннән ясалган атама);
  • - кәбестә ашы - щи пешергәннәр - "Щиха" ("щи" - "кәбестә ашы" сүзеннән ясалган атама);
  • - шул чорда авыр хезмәттә интеккән кешеләрнең юлдашлары булган бетләрне юк иткәннәр - "Вшиха" ("вши"- "бетләр" сүзеннән ясалган атама)[4]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1.  Руденко К.А. Древние Тетюши. - Казань: Издательство "Заман", 2011.
  2.  И.Ильф, Е. Петров. Собрание сочинений, том V.
  3.  С. Гасимова тәрҗемәсе.
  4.  Гора Вшиха. Из глубины веков.- Тетюши,2009

Кулланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Объекты культурного наследия Тетюшского района/ Панягина Н.Г., Гарустович Н.Г., Старшинина Н.Г. -Тетюши, 2000
  • Гора Вшиха. Из глубины веков, -Тетюши, 2009
  • Руденко К.А. Древние Тетюши. - Казань: Издательство "Заман", 2011

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркемнәр



Предварительный просмотр:

Изгеләр зираты (рус. Кладбище святых) -Татарстан Республикасы территориясендәге ислам диненә караган изге урыннарның берсе, Тәтеш районының Алабирде авылы җирлегендә кабер калдыклары, археологик истәлек.[1]

Эчтәлек

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы Әтрәч авылыннан 200-300 м чамасы көнчыгыштарак урнашкан. Мәйданы 7600 кв.м.  [2]

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зират, риваятьләргә караганда, "Мең Өйле Шонгатыныкы" булган. 19 гасыр ахырында биредә 41 ташбилге булу теркәлә,1949 елда - 22, 1961 елда - 16 ташбилге сакланып кала. Аларның күпчелегендә рельефлы яки чокылган куфи язмалары булуы ачыклана. 1961 елда җир казу эшләре вакытында 1361 елга караган ташбилге куелган хатын-кыз кабере табыла. Ташбилгеләргә язылган ткестларның бер өлеше "Введение в булгаро-татарскую эпиграфику"китабында басылып чыга.[3] 2009 нчы елда күренекле җәмәгать эшлеклесе, танылган язучы, Татарстанның Югары Советы депутаты Туфан Миңнуллин инициативасы белән зират сакланган бер гектар мәйдан тимер рәшәткә белән әйләндереп алына, капка куела, биредә мең ярым агач утыртыла. [4] Бүгенге көндә мөселман динен тотучыларның изгеләргә табыну урыны булып тора.

Әтрәч укулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елдан бирле җәй башында Изгеләр зираты янында "Әтрәч укулары (Шәфкать-шәриф бәйрәме)" оештырылып, әрвахлар рухына дога кылына. Әлеге җыенның башлаучылары -  Туфан Миңнуллин һәм авыл тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе Мөнир Вәлиев.  [5]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1.  Объекты культурного наследия Тетюшского района/ Панягина Н.Г., Гарустович Н.Г., Старшинина Н.Г. -Тетюши, 2000
  2.  http://xn--80aagie6cnnb.xn--p1ai/news/51
  3.  Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. -Москва, 1960.
  4.  http://www.vatantat.ru/index.php?apg=768
  5.  http://xn--80aagie6cnnb.xn--p1ai/news/51

Кулланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Объекты культурного наследия Тетюшского района/ Панягина Н.Г., Гарустович Н.Г., Старшинина Н.Г. -Тетюши, 2000

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]



Предварительный просмотр:

{{ТП

|халәт         = археологик истәлек

|татар исеме    = Изгеләр зираты

|ил             = Русия

|төбәк төре     = Республика

|төбәк          = Татарстан

|төбәк җәдвәлдә = Татарстан

|район төре      = муниципаль район

|район        = Тәтеш районы

|почта индексы  = 422392

|add2n        = Русча топонимы

|add2       = Кладбище святых

}}

'''Изгеләр зираты''' ({{lang-ru|Кладбище святых}}) -Татарстан Республикасы территориясендәге [[ислам дине]]нә караган [[изге урын]]нарның берсе, [[Тәтеш районы]]ның  Алабирде авылы җирлегендә кабер калдыклары, археологик истәлек.Объекты культурного наследия Тетюшского района/ Панягина Н.Г., Гарустович Н.Г., Старшинина Н.Г. -Тетюши, 2006

==География==

[[Зур Әтрәч]] авылыннан 200-300 м чамасы көнчыгыштарак урнашкан. Мәйданы 7600 кв.м.  http://xn--80aagie6cnnb.xn--p1ai/news/51

==Гомуми мәгълүмаат==

Зират, риваятьләргә караганда, "Мең Өйле Шонгатыныкы" булган. 19 гасыр ахырында биредә 41 ташбилге булу теркәлә,1949 елда  - 22, 1961 елда  - 16 ташбилге сакланып кала. Аларның күпчелегендә  рельефлы яки чокылган куфи язмалары булуы ачыклана. 1961 елда җир казу эшләре вакытында 1361 елга караган  ташбилге куелган хатын-кыз кабере табыла. Ташбилгеләргә язылган ткестларның бер өлеше "Введение в булгаро-татарскую эпиграфику"китабында басылып чыга.Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. -Москва, 1960.  2009 нчы елда күренекле җәмәгать эшлеклесе, танылган язучы, Татарстанның Югары Советы депутаты [[Туфан Миңнуллин]] инициативасы белән зират сакланган бер гектар мәйдан тимер рәшәткә белән әйләндереп алына, капка куела, биредә мең ярым агач утыртыла. http://www.vatantat.ru/index.php?apg=768  Бүгенге көндә мөселман динен тотучыларның  изгеләргә табыну урыны булып тора. ==

==Әтрәч укулары==

2012 елдан бирле җәй башында Изгеләр зираты янында "Әтрәч укулары (Шәфкать-шәриф бәйрәме)" оештырылып, әрвахлар рухына дога кылына. Әлеге җыенның башлаучылары -  Туфан Миңнуллин һәм авыл тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе Мөнир Вәлиев.  http://xn--80aagie6cnnb.xn--p1ai/news/51 ==

==Шулай ук карагыз==

* [[Олы Әтрәч]]

== Искәрмәләр ==

{{искәрмәләр}}

== Кулланылган әдәбият ==

* Объекты культурного наследия Тетюшского района/ Панягина Н.Г., Гарустович Н.Г., Старшинина Н.Г. -Тетюши, 200

*

*

==Тышкы сылтамалар==

*http://xn--80aagie6cnnb.xn--p1ai/

*http://minjust.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/971151.htm

*http://dumrt.ru/news/news_6902.html

*https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/21/166343/

[[Төркем: Тәтеш районы]]

[[Төркем: Табигый истәлекле урыннар]]′′′Озын Алан (Долгая Поляна)′′′

′′Озын Ялан (Пирем крае) белән бутамаска′′

′′Озан Алан (Чуашстан Республикасы) белән бутамаска′′

Озын Алан (Долгая Поляна) -Татарстан Республикасы Тәтеш районының  Монастырское авылы җирлегендә урнашкан комплекслы табигать һәм тарих-архитектура паркы (2000).

=География=

Иделнең уңъяк ярындагы Тәтеш таулары калкулыгының көнчыгыш битендә (Куйбышев сусаклагычы) урнашкан.  Тәтештән төньяк-көнчыгышка - 14 км, Казаннан көньякка - 80км, Болгардан көньяк-көнбатышка - 10 км. Уртача -континенталь климат. Һава торышының уртача температурасы - 4,7°C.

=Гомуми мәгълүмат=

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына буйсына. Гомуми мәйданы 400 га чамасы. Парк тарихи истәлекләр урыны булу белән беррәттән фәнни-тикшеренү эшләре алып бару һәм ял итү урыны, эстетик һәм мәгърифәти-экологик әһәмияткә ия.

Парк  Иделнең уңъяк яр битендәге киңъяфраклы урман һәм урман аланнарын, Озын Алан авылы территориясен, алпавыт Молоствовлар утарын һәм 19 йөзнең икенче яртысында готика стилендә  төзелгән алпавыт йортын, карагай, юкә һәм каен аллеяләрен, экзотик агачлар һәм куаклыкларны үз эченә ала.

=Флора=

Парк территориясендә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрнең күп булуы үзенчәлекле: төрле кыңгырау чәчәкләр, энҗе чәчәк, каз тәпие, дала сливасы, дала чиясе, урман әрекмәне һәм башкалар.

=Фауна=

 Монда киңъяфраклы урманнарда яшәүче хайваннар очрый. Барлыгы 2 төр җир-су, 3 төр сөйрәлүче, 87 төр кош, 22 төр имезүче хайван булуы билгеләнелә. Алар арасыннан махаон, үлән бакасы, ак койрыклы бөркет,  яшел тукран, чал тукран, кондыз, кыр кәҗәсе, зур кушаяк һәм башкалар  сирәк очрый торган һәм саклана торганнарга керәләр.

=Шулай ук карагыз=

[[Тәтеш таулары]]

[[Тәтеш районы]]

=Искәрмәләр=

#Постановление кабинета Министров Республики Татарстан от 07.07.2000 №486

Об организации историко - архитектурного и природного парка "Долгая Поляна" на территории Тетюшского района

#Экологический Гид по зеленым уголкам Республики Татарстан

=Чыганаклар=

*Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ

=Тышкы сылтамалар=

[http://eco.tatarstan.ru/]

[https://ru.wikipedia.org/wiki/Долгая_Поляна_(Татарстан)]

[[Төркемнәр:Татарстан Республикасы табигый истәлекләре.Тәтеш районы]].Озын Ялан белән бутамаска

Озан Алан бедән бутамаска

Озын Алан (Долгая Поляна) -Татарстан Республикасы Тәтеш районының  Монастырское авылы җирлегендә урнашкан комплекслы табигать һәм тарих-архитектура паркы (2000).

География

Иделнең уңъяк ярындагы Тәтеш таулары калкулыгының көнчыгыш битендә (Куйбышев сусаклагычы) урнашкан.  Тәтештән төньяк-көнчыгышка - 14 км, Казаннан көньякка - 80км, Болгардан көньяк-көнбатышка - 10 км. Уртача -континенталь климат. Һава торышының уртача температурасы - 4,7°C.[3]

Гомуми мәгълүмат

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына буйсына. Гомуми мәйданы 400 га чамасы. Парк тарихи истәлекләр урыны булу белән беррәттән фәнни-тикшеренү эшләре алып бару һәм ял итү урыны, эстетик һәм мәгърифәти-экологик әһәмияткә ия.

Парк  Иделнең уңъяк яр битендәге киңъяфраклы урман һәм урман аланнарын, Озын Алан авылы территориясен, алпавыт Молоствовлар утарын һәм 19 йөзнең икенче яртысында готика стилендә  төзелгән алпавыт йортын, карагай, юкә һәм каен аллеяләрен, экзотик агачлар һәм куаклыкларны үз эченә ала.

Флора

Парк территориясендә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрнең күп булуы үзенчәлекле: төрле кыңгырау чәчәкләр, энҗе чәчәк, каз тәпие, дала сливасы, дала чиясе, урман әрекмәне һәм башкалар.

Фауна

 Монда киңъяфраклы урманнарда яшәүче хайваннар очрый. Барлыгы 2 төр җир-су, 3 төр сөйрәлүче, 87 төр кош, 22 төр имезүче хайван булуы билгеләнелә. Алар арасыннан махаон, үлән бакасы, ак койрыклы бөркет,  яшел тукран, чал тукран, кондыз, кыр кәҗәсе, зур кушаяк һәм башкалар  сирәк очрый торган һәм саклана торганнарга карыйлар