Педагогик алымнар

Гасимова Светлана Иргиз кызы

Этаплар– УУГ - Алымнар

Дәрес этаплары

Формалаштырыласы УУГ

Алымнар

1

Уку эшчәнлегенә мотивацияләү этабы

Коммуникатив (К1, К2)

Шәхси

Регулятив (Р2, Р3)

 

·         Автобус тукталышы

·         Анаграммалар

·         Ассоциатив рәт

·         Дөрес-ялгыш раслаулар

·         Игълан ителмәгән тема

·         Гыйбрәтле хикәяләр

·         Цитаталар, мәкальләр, табышмаклар, мәзәкләр  һ.б

2

Актуальләштерү этабы

Танып-белү (Т1, Т9)

Коммуникатив (К4, К5, К6, К7)

Регулятив (Р3, Р4)

·         Сорау сүзләр

·         Фаразлар агачы

·         Идеяләр кәрҗине

·         Вакыт сызыгы

·         Логик чылбыр

·         Ми һөҗүме

·         Кроссенс

·         ПОПС-формула

·         Бәйләнешләр

·         Сукыр таблица

·         Риза-риза түгел

·         Фактологик диктант

·         Дүртенчесе артык

·         Тукталышлы уку һ.б.

3.

Кыенлыкның урынын һәм сәбәпләрен табу этабы

Танып-белү (Т5, Т6)

Коммуникатив (К3)

Регулятив (Р3)

·         «Инфо-угадайка» методы һ.б.

4.

Кыенлыктан чыгу проектын төзү этабы

Позновательные (Т8, т9)

Коммуникативные (К3, К4, К5)

Регулятивные (Р3, Р4)

·         Идеал

·         Плюс-минус-сорау

·         Фишбоун

·         Яхшы-начар һ.б.

5.

Төзелгән проектны тормышка ашыру этабы

 

Танып белү(Т1, Т4, Т2, Т4)

Коммуникатив (К5, К6, К7)

Регулятив (Р4, Р5)

·         Идеал

·         Инсерт

·         Кластер

·         Бәйләнешләр

·         Таблица һ.б.

6

Ныгыту этабы

Танып белү (Т3)

Коммуникатив (К4, К5, К6)

Регулятив (Р5, Р6, Р7)

·         Морфологик әрҗә

·         Паспорт төзе

·         Юка-юан сораулар

7.

Мөстәкыйль эшләү һәм эталон буенча үзтикшерү этабы

Танып белү (Т6)

Коммуникатив (К4, К5, К6, К7)

Регулятивн (Р4, Р5, Р6)

·         Логик чылбыр

·         Мини-тикшеренү

·         Мини-проект һ.б.

8.

Белем системасына кертү һәм кабатлау этабы

 Танып белү (Т1, Т2, Т3, Т4)

Коммуникатив(К4,К5)

Регулятив (Р6)

·         Интеллект-карталар

·         Кластер

·         Уртаклыкны тап

·         Блум ромашкасы

·         Эссе  һ.б.

9.

Рефлексия этабы

Танып белү (Т9)

Коммуникатив(К7)

Регулятив (Р6, Р7)

·         Тәмамланмаган җөмләләр

·         ПОПС-формула

·         Реставрация

·         Рюкзак

·         Синквейн

·         Алты эшләпә һ.б.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Алты эшләпә” алымы

Бу кызыклы һәм иҗади алым ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтеп була:конкрет, позитив, тәнкыйди, эмоциональ, иҗади һәм фәлсәфи фикерләү. Аны дәреснең өченче этабында куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Укучыларны алты төркемгә бүләбез. Аларның төрле төстәге эшләпәләр бирелә. Төрле төстәге эшләпәләр түбәндәге мәгънәләргә ия.

1. Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшләргә тиеш.

2.Сары эшләпә.Укучылар әдәби геройның яки вакыйганың бары тик уңай якларын гына санап чыга. Ни өчен шулай уйлаулары турында да әйтергә онытмыйлар.

3. Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем киресен, ягъни вакыйгаларның яки геройларның тискәре яклары турында гына сөйли. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирә.

4. Кызыл эшләпә. Бу эшләпә төркеменә хисләр турында сөйләү кирәк. Алардан эмоциональ фикерләү таләп ителә.

5. Яшел эшләп. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш.

6. Зәңгәр эшләпә. Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.



Предварительный просмотр:

“Ачкыч сүзләр” алымы

Бу алымна парларда,төркемнәрдә,индивидуаль эшләр өчен тәкъдим итеп була.

Укытучы тактага тексттан алып 4-5 ачкыч сүз яза. Укучыларга шушы сүзләрне кулланып хикәянең үз версиясен язарга кушыла. Укучылар чыганак текст һәм үз хикәяләрен чагыштыралар. Бу алым фантазияне, күзаллауны бик нык үстерә. Укучыларда игътибар тәрбияли.



Предварительный просмотр:

“Беләм, белергә телим, белдем” алымы. (знаю-хочу узнать-узнал)

 

“Беләм, белергә телим, белдем” алымы – үзләштерелә торган материалны системалаштырырга һәм структуралаштырырга ярдәм итә торган интерактив алымнарның берсе. Таблицаны тутырганда укучылар таныш мәгълүмат белән яңалыкны үзара чагыштырырга өйрәнәләр.

 

 

Беләм

 

Белергә телим

Белдем

 

 

 

 

Үткәрү методикасы:

  1. Дәрес башында “Беләм” баганасына укучылар уку мәсьәләсен куяр алдыннан белемнәрне актуальләштерү этабында белгәннәрен таблицага язалар. Таблица тактада һәм укучыларның дәфтәрендә ясала.
  2. “Белергә телим” баганасында актуальләштерелгән белемнәр нигезендә укучылар яңа темага кагылышлы яңа сораулар формалаштыралар. Бу исә дәреснең уку мәсьәләсе булып тора.
  3. Материал белән танышканнан соң дәрес ахырында рефлексия этабында бу таблицага киредән әйләнеп кайтыла һәм таблица тулысынча тутырыла. Укучы таблица аша дәрестә үзләштерелгән белемнәрнең күләмен чагыштырырга тиеш. Мәсәлән: “Мин дәрес башында Үткән заман хикәя фигыльнең Нишләде? Нишләгән? Сорауларын белә идем, дәрес ахырында үткән заман хикәя фигыльнең билгесез һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль булуын белдем, кушымчаларын аерырга, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәндем”.



Предварительный просмотр:

«Блум шакмагы» алымы

Бу алымның авторы америка галиме Бенджамин Блум. Б.Блум 1956 елда педагогика фәнендә беренчеләрдән булып укыту максатларының таксономиясен (таксономия целей) пирамида рәвешендә төзегән. Максатлар таксономиясенең функциясе:

— укыту максатларын дөрес кую;

— укучылар өчен кирәкле эшчәнл
ек төрләрен формалаштыру;

— максатка ирешү өчен иң әһәмиятле метод-алымнарны сайлау, бәяләү критерийларын билгеләү;

— көтелгән нәтиҗәгә карап рефлексияне дөрес оештыру.

Танып белү (знание) –  бу категория өйрәнелгән материалны сөйләп чыгу, хәтердә калдыруны үз эченә ала. Ягъни укучы өйрәнелгән материалның фактларын, төшенчәләрен атап чыга белә дигән сүз.

Аңлау (понимание) – Аңлау категориясенең күрсәткече булып материалны бер формадан икенче формага күчерә белүе яки бер-берсе белән чагыштыра белүе тора. Икенче төрле әйткәндә,  бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү, материалны интерпретацияләү, аңлату, кыскартып яки тулыландырып сөйләү, чагыштыру.

Куллану (применение) – өйрәнелгән материалны төрле шартларда куллана алу. Мәсәлән, укучының өйрәнгән кагыйдәне сөйләмдә яки язмача эшләнә торган күнегүдә куллануы.

Анализ – Материалны бер бөтеннән төрле структураларга тарката алуы. Мәсәлән, җөмләнең ия белән хәбәрдән һәм башка җөмлә кисәкләреннән торуын анализлау.

Синтез – бу категория өйрәнелгән материалның элементларын бергә туплауны, бербөтенгә җыюны аңлата. Икенче төрле әйткәндә, системаларны берләштерә, яраштыра, бәйли, теорияне практика белән бәйли белү. Мәсәлән, укучы алда өйрәнелгән белемнәрен, ягъни яңа лексиканы, грамматиканы күздә тотып сочинение, иҗади эш язуы.

Бәя бирү(оценка) – көтелгән нәтиҗәне фаразлый, прогноз ясый, аның сыйфатына бәя бирә белү. Укучы өйрәнелгән материалның үзенә әһәмиятле якларын билгели.

Бенджамин Блум, юкка гына укыту максатларын пирамида рәвешендә бирмәгән.             Фикерләү процессынынигезен – танып белү тәшкил итә. Укучы дәрес материалын танып белгәч кенә, аңлау дәрәҗәсенә күчә. Материалны аңлагач, күнегүләр эшли белә. Һәм иң соңгы этап булып, үзләштерелгән материалны бәяләү булып тора. Блум пирамидасы көтелгән нәтиҗәгә ирешү өчен укыту эшчәнлеген җиңел, җайлы итеп тасвирлый.

Бу алымның төп инструменты – шакмак. Билгеле булганча, шакмак алты яктан тора, һәр ягына бирем язылган.

Максатлар таксономиясе пирамидасы белән шакмакның нинди бәйләнеше бар соң? Шакмак  укыту максатлары таксономиясенең моделе булып тора.

Шакмактагы биремнәр фикерләү эшчәнлегенең алты ягын чагылдыралар. Нәтиҗәдә укучылар укылган текстны яки проблеманы төрле яктан ачалар, төрле ракурстан карап эш итәләр.

  1. Тасвирла / Опиши (сурәтлә, текстның яки куелган проблеманың фактларын санап чык, сөйләп чык, атап чык);
  2. Ассоцияция китер / Проассоциируй (нәрсәгә охшаган икәнлеген ачыкла);
  3. Куллан / Примени (мисаллар китер: сүзтезмәләр, җөмләләр төзе);
  4. Чагыштыр / Сравни (аермалы якларын тап);
  5. Иҗат ит / Придумай (тема буенча диалог, кечкенә сочинение, синквейн, план төзе һ.б. иҗади эшләр);
  6. Бәя бир / Оцени (өйрәнелгән материалның үзенә әһәмиятле якларын билгелә, аргументлар китер, исбатла, уңай һәм тискәре якларын әйтеп кит).

“Шакмак” алымын рус төркемнәрендә диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә үткәрү кулай. Чөнки бу алым ярдәмендә укучыларның алдагы дәресләрдә үтелгән лексика һәм грамматиканы  ни дәрәҗәдә үзләштерүләре тикшерелә.

“Шакмак” алымын дәресләрдә төрле вариантларда кулланырга була, ул универсаль.

  1. Фронталь эш. Укытучы шакмакны ыргыта, нинди биреме чыга, шул биремне дәреснең темасы буенча укучылар үтиләр.
  2. “Шакмак” алымын индивидуаль яки төркемле эш төре итеп алырга мөмкин.
  3. “Шакмак” алымын таблица рәвешендә бирергә була. Укучылар шакмакның биремнәрен таблицада үтиләр. Бу очракта шакмак ыргытылмый.
  4. Бу алымны дәреснең стратегиясе итеп алырга мөмкин. Һәр эшләнгән эш төреннән соң шакмакның биреме нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә. Чөнки “Шакмак” алымының биремнәре дәрес структурасына охшаш.

“Шакмак” алымының биремнәре

Дәрес этаплары

Тасвирла

Төзелгән проектны тормышка ашыру

Ассоциация китер

Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту

Куллан

белемнәрне ныгыту

Чагыштыр

белемнәрне үзләштерүне тикшерү

Иҗат ит

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Бәя бир

Рефлексия

 

“Шакмак” алымын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану беренче карашка авыр тоела. Ләкин практикада укучылар тарафыннан бу алымның технологиясе тиз үзләштерелә һәм аларга бик ошый. Ә укытучы өчен укучыларның белемнәрен кызыклы итеп тикшереп кенә калмыйча, тәнкыйди фикерләүләрен дә үстерергә ярдәм итә.



Предварительный просмотр:

           “Дөрес һәм дөрес булмаган гыйбарәләр”алымы

Тел өйрәнү дәресләрендә кагыйдәләрсез мөмкин түгел. Белгәнебезчә, күп укучы билгеләмәне аңламыйча ятлап килә. Шуны искәртү йөзеннән бу алым искиткеч уңайлы. Укучылар кагыйдәләрне җиңел һәм аңлап үзләштерәләр. Алда әйтеп үтүемчә, моны орфограммаларның дөрес язылышына тукталганда бик сак кулланырга кирәк.



Предварительный просмотр:

“Диаманта” алымы

Синквейнның диаманта дигән төре бар. Аның ярдәмендә ике төшенчә арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләргә мөмкин. Диаманта– җиде юлдан торган  шигырь, беренче һәм соңгы юллары капма-каршы мәгънәне аңлата. Диамантаны язу тәртибе:

1нче юл.   1 исем (тема).

 2нче юл.  2 сыйфат (теманы ачыклау).

3нче юл.   3 фигыль (эш, хәл, хәрәкәт).

4нче юл.   4 исем (ассоциация).

 5нче юл.  3 фигыль (капма-каршы эш-хәл,    хәрәкәт)

 6нчы юл.  2 сыйфат (капма-каршы теманы ачыклау).

 7нче юл.  1 исем (капма-каршы тема).

Әдәбият дәресләрендә әсәрләргә анализ ясаганда бу алым бик кулай.

Мәсләлән, “Көндәлек – документ, көндәлек – көзге”  тексты.

Рамил

Тырыш, пөхтә

Саклый, ыргытмый, укый

Тырышкан табар – ташка кадак кагар.

Оныта, бөгәрли, пычрата

Тәртипсез, ялкау

Галимов Илнар.

Синквейн һәм Диаманта алымнары иҗади сәләтләрне үстерергә, үз карашыңны булдырырга  өйрәтә. Зур күләмле информацияне гомумиләштерергә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булыша. Синквейнны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару – җиңел, күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә. Һәм иң мөһиме синквейн төзү укучыдан, уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгак ясауны һәм шуны берничә сүз белән (кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә.

Шулай итеп, тәнкыйди фикер йөртү технологиясе шәхеснең ирекле үсеше өчен шартлар тудырып кына калмый, баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшенеп, тулысынча анализлый, нәтиҗәләр чыгара. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята. Бу акыл эшчәнлегенең гадидән катлаулыга таба үсешен тәэмин итәргә ярдәм итә.



Предварительный просмотр:

Идеяләр кәрҗине алымы

Бу алым төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә.

«Идеяләр кәрҗине» алымы белән эшләү методикасы:

  • Дәреснең яки текстның темасы билгеләнелә.
  • Индивидуаль эш. Һәр укучы битләрдә яки дәфтәрендә бирелгән тема буенча белгәннәрен тезислап язып куя. Бу эшкә 1-2 минут вакыт бирелә.
  • парлы яки төркемдә эш. Укучылар 1-2 минут вакыт эчендә үз тезислары белән уртаклашалар. Монда укучылар иптәшләренең фикерләренә ихтирамлы булырга тиешләр.
  • Сыйныф белән эш. Бу этапта һәр төркем үз тема буенча үз фикерен җиткерә. Ләкин җаваплар кабатланырга тиеш түгелләр. Һәр җавапны укучы “идеяләр кәрзиненә” яза бара. “Кәрзингә” дәреснең темасына туры килгән барлык идеяләр, фактлар, терминнар һ.б. языла. Ләкин, язылган бер җөмлә дә, фикер дә тәнкыйтьләнми. Бу этапта барлык мәгълүмат җыела. Укытучының нихәтле ялгыш фикерләрне төзәтәсе килсә дә, төзәтми. Бу исә тәнкыйди фикерләү технологиясенең таләбе булып тора.
  • Кәрзингә салынган барлык идеяләр дәрес барышында, ягъни төшенү стадиясендә анализлана, тикшерелә. Хаталы яки ялгыш идеяләр кәрзиннән кире алына. Кәрзиндә бары тик дөрес идеяләр генә калырга тиеш.
  • Рефлексия этабында “Идеяләр кәрҗиненә” игътибар итеп дәрес темасына нәтиҗә ясала.

         Диалогик сөйләмне үстерергә ярдәм итә. Бу алым аша укучылар беренчел мәгълүмат белән уртаклашалар, каршылыкны ачыклыйлар, үз карашларын иптәшләренең позицияләре, фикерләре белән чагыштыралар.



Предварительный просмотр:

Инсерт” алымы (“текстны тамгалау”)

Бу ысулны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, игътибар белән кат-кат укый. Ә шулай ук бу ысулны изложение һәм сочинение-фикерләмә язарга өйрәткәндә куллану уңай нәтиҗәләр бирә.

Бу ысулны икенче төрле “текстны тамгалау” дип атыйлар. ˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш булган очракта куя. Ул моны белә.

+ (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара.

‒ (минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя.

? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул моны белергә теләвен күрсәтә.



Предварительный просмотр:

Интеллект карта алымы  (Прием “Мind Map”)

Интеллектуаль карта –татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү процессын күзәтү мөмкинлеген бирүче һәм мәгълүмати компетентлыкны тәэмин итүче инновацион алым.

Алымның авторы — галим һәм эшмәкәр Тони Бьюзен.  Максаты – фикерләү процессын визуальләштерү.

Алым кешенең радиант фикерләү теориясенә нигезләнә. Әлеге теория буенча, баш миенә килүче мәгълүматның һәр мизгеле, һәр тоемлау, истәлек, фикер (сүз, сан, хис һ.б.), меңәрләгән “хәтер төене”н тирә-якка таратучы үзәк сферик объект рәвешендә күз алдына китерелә ала.

Алымның өстенлекле яклары:

  • Өйрәнелүче объектны модельләштерү  укучыларның когнитив фикерләвендә һәм мәгълүматны нәтиҗәле эшкәртә белүендә килеп туган бик күп проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирә.
  • Укучы шәхесен тирән өйрәнергә ярдәм итә;
  • гомумуку күнекмәләрен формалаштыра;
  • проблемадан чыгу юлын табарга өйрәтә;
  • танып белү эшчәнлеген тизләтә;

хәтернең барлык төрләрен яхшырта; креатив фикерләүне үстерә һ.б.



Предварительный просмотр:

“Күз йөртеп уку” алымы

 Текст турында алхәбәр җиткерүче ул. Укучыларга кыска күләмле текст бирелә.Укучы тиз вакыт аралыгында- 30 с эчендә-  текст буенча күз йөртеп чыгарга тиеш.Уку зет хәрефен ясау, галочка рәвешендә һ.б сызыклар буенча бирелергә мөмкин.  Шул ук вакытта карап киткән сүзләрне мөмкинлектән чыгып истә калдырырга. Фикер алышу дәвамында тулы картина ачыклана: укучыларның хәтерләрендә калган сүзләргә, сүзтезмәләргә таянып фаразлау оештырыла. Мәсәлән, Нәби Дәүли “Дошманнан үч алыгыз” шигыреннән мисал: Ватан, яшәсен, арышлар, сайрамый сандугач, суы кипкән, ерткычлар, авыл яна, бала үлгән, килегез кешеләр. Укучыларның әйтеп киткән сүзләре нигезендә сөйләм оештырыла. Фаразлар тыңлаганнан соң, терәк  текстны  уку этабы оештырыла.



Предварительный просмотр:

“Логик чылбыр” алымы

 

Бу алым зур күләмле мәгълүматны хәтердә калдырырга, логик фикерләргә өйрәтә.

“Логик чылбыр” алымының асылы фактларны, җөмләләрне, даталарны, кагыйдәләрне, цитаталарны яки текстның өзекләрен логик яки хронологик тәртиптә куюдан гыйбарәт. Логик чылбырны төзү укытучы белән берлектә, парлы, төркемдә, мөстәкыйль индивидуаль эш яки өй эше буларак үткәрелә ала.

“Логик чылбыр” алымы зур күләмле мәгълүматны хәтердә калдыру, игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү, үзләштерелгән материалны ныгыту өчен кулланыла.

Әдәбият дәресләрендә язучының биографиясе белән танышканда укучыларга даталарны, тормыш юлын истә калдыру авыр.  Бу очракта укытучы укучыларга язучының тормыш һәм иҗат юлының төп мизгелләрен/фактларын логик чылбыр рәвешендә төзетә.

Габдулла Тукай

 

 

 

1886       1889         1892            1895             1904      1907        1913

 

 

 “Көндәлек режим” темасын үткәннән соң укучылар логик чылбырны сүзләр, сүзтезмәләр белән генә түгел, ә рәсем белән дә төзи алалар.

 “Буталган логик чылбыр” . Укытучы терминнар, даталар, сүзләрнең логик тәртибе бозылган рәт бирә. Укучылар логик хатаны табып төзәтергә тиеш булалар.

Уен формасында үткәрелгән логик чылбыр алымы укучыларның күзаллауларын үстерә. Уен телдән үткәрелә. Укучыларга логик чылбырның беренче буыны бирелә. Мәсәлән, Алма ашар өчен, алманы агачтан өзәргә кирәк. Укучыларның максаты “үткәнгә сәяхәт итеп” логик рәтне дәвам итү.

Алма ашар өчен, алманы агачтан өзәргә кирәк. Агачтан өзәр өчен, агачны үстерергә кирәк. Агачны үстерер өчен, утыртырга, су сибәргә кирәк һ.б.



Предварительный просмотр:

Лэпбук — интерактив тематик папка

Хәзерге заман укытучысы бар яклап та өлгер, белемле, җитез булырга тиеш. 21 гасыр — яңалыклар, үзгәрешләр чоры. Әлбәттә, бу беренче чиратта мәгариф  өлкәсенә йогынты ясый. Без, ягъни татар теле укытучылары да бу яңалыклардан артта калмаска тырышабыз. Яңа технологияләр кулланып, дәресләр бирү, электрон цифрлы ресурслардан файдалану — боларның барсын да хәзерге заман укытучысы яхшы белергә тиеш.

Хөрмәтле коллегалар бүгенге чыгышымда лэпбук ясау һәм аның ни өчен кирәк икәненә төшенербез. Федераль дәүләт стандартларына туры китереп белем бирү өчен һәр укытучы эзләнә. Шуңа бәйле рәвештә үзенең педагогик эшчәнлегендә яңа алымнар һәм идеяләр куллана. Менә мин үз эшем дә  өр-яңа, кызыклы методик кулланма –лэпбук файдалана башладым. Аны дәрестә да, дәрестән тыш чараларда да,  өйдә файдаланырга мөмкин. Кызыклы материалларны туплаганда әти -әниләрне дә тартырга була .

Нәрсә соң ул «Лэпбук»?

Лэпбук ул — интерактив тематик папка. Яки кулдан ясалган кесәле, ачыла торган матур китап.  Аны беренче мәртәбә Америкада кулланганнар. Инглиз теленнән тәрҗемәсе(lap-колени,book-книга, «наколенная книга») җыелма  күрсәтмә һәм таратма материаллар тупланган китап. Лэпбук ясаганда билгеле бер тема нигезендә эшләргә кирәк.

Лэпбук –рәсемле китап кына түгел,  проект өстендә  эшләү өчен ярдәмлек ул.

Лэпбук нәрсә өчен кирәк

  1. Ул укучыга өйрәткән теманы яхшырак аңлау һәм истә калдыру өчен кирәк
  2. Үткәнне кабатлау өчен бик яхшы алым
  3. Өйрәнелгән материалны системага салып ныгытып куярга булыша
  4. Укучы мәгълүматны тупларга һәм җыярга өйрәнә
  5. Укучының сөйләмен, фикерләү сәләтен устерэ. 
  6. Эшләү дәверендә күзәтүчәнлекне арттырырга, чагыштырырга, анализ ясарга, гомумиләштерергә һәм нәтиҗә ясарга тиеш.

Лэпбук нәрсәдән тора

папкалар, кесәләр, китапчыклар һәм мәгълүмәтләр җыелмасыннан.

Лэпбук ясау өчен кирәк материаллар:

  1. Җирлек өчен каты яхшы картон
  2. Кайчы, клей, карандаш
  3. Төсле карандашлар, фломастер, төрле төстәге ручкалар
  4. Скотч
  5. Фантазия.
  6. Шаблоннар
  7. Степлер

План

Лэпбук ясаганда билгеле бер тема нигезендә эшләргә кирәк. Шушы теманы ачу максатыннан план төзелә. Укучыларга сорау куела:

син нәрсә беләсең?

нәрсә беләргә теләр идең?

белү өчен нәрсә эшләр идең?



Предварительный просмотр:



Предварительный просмотр:

RAFT-технология алымы

“РАФТ-технология” алымы билгеле бер тематикага корылган иҗади эш төрләренең берсе.

РАФТ алымының аббривиатурасын таблицада карап үтик.

Роль

Аудитория

Форма

Тема

Бирелгән теманың кем тарафыннан ачылуын билгеләү

Кемгә текстның багышланганын билгеләү

Жанрны, форманы сайлау

Тематиканы, төп фикерләрне билгеләү

Р(оль) – бу эш кем исеменнән;

А(удитория) – бу эш кемгә адресланган;

Ф(орма) – хат,брошю
ра, интервью, эссе, буклет, стенгазета, альбом һ.б.

Т(ема) – текст нәрсә турында.

РАФТ-технология алымын үткәрү методикасы:

  • Иң элек укучыларга актуаль, кызык булган тема сайлана. Бу дәрестә укучылардан теманың тирән үзләштерелгән булуы, фантазия, иҗадилык, креативлык таләп ителә.
  • Дәрес алдыннан таблица әзерләнеп куела. Төрле фикерләрне укытучы таблица графаларына аңлаешлы итеп яза бара.
  • Күрсәтмә материалларны куллану укучыларга темага тирәнрәк үтеп керергә, эмоциональ якын килергә ярдәм итәчәк.

RAFT-технология

    Төркемнең һәр катнашучысын кызыксындырып актив эшчәнлеккә тарту, мотивлаштыру максат булып тора. Моның өчен ассоцияцияләр һәм акыл штурмы алымнарын куллану отышлы. Укучылар рольне билгеләр өчен  төрле социаль төркемнәрне тәкъдим итәләр. Укытучы үзе дә рольләрне билгеләп чыга ала. Таблицага 4-5 позиция язылып куела.

Таблицаның икенче баганасына целевая аудитория булырдай төрле өлкәләрдәге кешеләр, оешмалар һ.б. язылып куела.

Өченче баганага бирелгән социаль рольләргә туры килгән төрле жанрлар сайлана.

Соңгы баганага текстның төп фикерләре һәм идеяләре языла.

Соңыннан укытучы таблицада бирелгән бөтен мәгълүматны укып таныштыра. Укучылар арасында социаль рольләр билгеләнә. Укучылар үз рольләрен тирән тоеп актив эшчәнлеккә керешәләр. Вакыт бетү белән һәр төркем үз проекты белән таныштыра, яклый.

Дәрес ахырында эшләнгән проект тикшерелә, нәтиҗә ясала. Бер үк теманы, фактларны төрле яктан ачып булуын да игътибарга алырга кирәк. Мәсәлән, “Яхшы уку кагыйдәләре” темасына:

1 төркем: Әти-әниләр исеменнән баларына хат;

2 төркем: Югары сыйныйф укучылары башлангыч сыйныф укучыларына стенгазета;

3 төркем: Мәктәп администрациясе исеменнән укучыларга Мәктәп уставы төзергә була.

РАФТ алымы укучыны темага тагын да якынрак тирәнрәк килергә, иҗади фикерләүне үстерергә, үзеңне төрле яктан ачарга, импровизацияләргә, куелган шартларны анализларга, үз фикереңне белдерергә ярдәм итә.



Предварительный просмотр:

“Синквейн” алымы

Синквейн француз теленнән кергән сүз, синк “биш” дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр.

Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә – резюме чыгарырга ярдәм итә. Бу алымның кабул ителгән кагыйдәләре бар. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

Синквейнны язу тәртибе:

1нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем. Кем? яки Нәрсә? соравына җавап бирә торган сүз.

2нче юл. Теманы сурәтли торган ике сыйфат. Нинди?

3нче юл. Синквейн темасына хас булган 3 фигыль. Нишли?

4нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтә.

5нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә, ассоциация. (резюме).

Синквейн” алымының өстен яклары:

  • Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгы арта
  • Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли
  • Тәнкыйди һәм креатив фикерләүне камилләштерә
  • Ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр ныгытыла
  • Катлаулы информация гомумиләштерелә
  • Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә
  • Бөтен укучы да яза ала.

   Синквейнның темасы төрле булырга мөмкин:

  • табигать;
  • әдәби герой, персонаж,
  • әни, әти һәм башка гаилә әгъзалары;
  • күңел халәте;
  • дәрестә өйрәнгән тема;

Көз

Сары, яңгырлы.

Коела, ява, салкыная.

Агачлардан алтын яфраклар коела.

Матурлык.

  

Каюм Насыйри

Белемле, күпкырлы

Укыткан, белгән, өйрәнгән

Каюм Насыйри – күренекле галим

Остаз.



Предварительный просмотр:

“Сүз- маркерлар” алымы

Язучы- шагыйрләрнең биографияләре белән танышканда, туган телдән күнегү өстендә эшләгәндә дә  кулай кулланыла.    Бирелгән текст өстендә укучы  мөһим сүзләрнең, сүзтезмәләрнең  астына сызып, үзе өчен иң кирәкле мәгълүматны аерып ала. Мәсәлән,  Һади Такташ биографиясенә сүзтезмә – маркерлар. Бу сүзләрдән күренгәнчә, без Һади Такташның 1901 нче елда гади крестьян гаиләсендә туганын, 13 яшендә  Бохарада булуын да, приказчик өйрәнчеге булып эшләвен дә, укытучы, китапханәче булып эшләвен дә Ташкентта, Мәскәүдә, Казанда яшәп актив тормыш алып баруын, гомеренең кыска икәнлеген дә  күрәбез. Тәҗрибәмнән күренгәнчә, укучымның фикерләү сәләте эшкә җигелә, танып- белү эшчәнлегенә тартыла, ул эзләү процессында фикерли, үз- үзен сыный, мөһим сүзләрне аерып ала. Көтелгән җавабында   укучының автор турында күзаллавы  булдырыла,  бәйләнешле сөйләм теле  үстерелә.



Предварительный просмотр:

Тематик алфавит” алымы

Бу алымны дәреснең актуальләштерү һәм рефлексия өлешләрендә куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Үтелгән материалны кабатлау, ныгыту өчен бик уңай алым.Укучының зиһенен, хәтерен ныгыта.

Алдан әзерләнгән таблица һәр укучыга бирелә.

Таблицаның һәр шакмагына хәрефләр куела. Укучы бирелгән темага шул хәрефкә башланган сүз, сүзтезмә, терминнарны яза. Аннан соң бергәләп тикшерәләр.

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Җ

З

И

Ч

Л

М

Н

О

П

Р

С

Т

У

Ф

Х

Ц

Ч

Ш

Э

Ю

Я



Предварительный просмотр:

                “Тукталыш ясап уку” һәм “Блум сораулары” алымнары.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучысын танып белү процессына гына өйрәтеп калмый, беренче чиратта, бәйләнешле сөйләмне үстерә.Тәнкыйди фикерләүне үстерүче технология ул укучыны әңгәмә алып барырга, бәхәсләшергә, үзеңнең фикереңне яклый белү культурасына да өйрәтә.

Минемчә, бу очракта “Тукталыш ясап уку” һәм “Блум сораулары” алымнарына мөрәҗәгать итү урынлы булыр. Бу алымнарның асылы -төрле типтагы сорауларны кулланып уку дигән сүз.

Әсәрне тукталышлар ясап укыйлар, һәр тукталыштан соң бер сорау бирелә.Блум Сораулары төрле типта һәм алар чәчәк таҗларына урнаштырылган:гади, ачыклаулы, бәя бирүче, иҗади, практик, аңлатмалы.

Бу алым килеп туган проблеманы төрле яктан фикер йөртеп чишәргә ярдәм итә.



Предварительный просмотр:

Фаразлар агачы алымы

Алымның автоы америка галиме Дж. Белланс. Бу алым укучыларны төркемдә эшләргә; образлы фикерләүләрен, фантазияләрен үстерергә; факт белән фаразларны берләштерергә; перспектив уйларга өйрәтә.

Үткәрү методикасы:

  1. Тактада агач рәсеме ясала.

Агачның кәүсә
се – чишелеш сорый торган тема, проблема, реаль ситуация.

Агачның ботаклары —  тема яки проблемадан чыккан төрле фаразлар. Ботакларның саны чикләнми.

Агачның яфраклары – фаразларны дәлилләүче аргументлар.

Алымның дәрестә үткәрү мисаллары:

  • Әдәбият дәресләрендә текст укыганда.

Текст тулысынча укылып бетми. Агач ясалып куела. Ботакларына текстың ахырын күзалдына килгән вариантлары языла. Яфраклары булып текстан алынган фактлар, аргументлар табып язылып куела. (Геройның нинди сыйфатлары ситуацияне үзгәртә алыр?

Мәсәлән, Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясенең соңгы өзекләрен укыр алдыннан, укучылар фараз-аргументларын әйтеп язып куялар. Бу исә хикәяне алга таба укырга мотивация тудыру чарасына әйләнә. Хикәяне тулысынча укып чыкканнан соң, дәрес башында укучыларның фаразлары анализлана, нәтиҗә чыгарыла.

  • Татар теле дәресләрендә үзләштерелгән грамматиканы ныгытканда.

Мәсәлән,

“Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль” темасын үткәндә яки актуальләштергәндә.

Ситуация: Тәтеш шәһәре 2055 елда.

Ботаклары: Идел аръягына канатлы юл булыр (яфракта канатлы юл)

Идел буенда пляж  (ял итүчеләр)

Туристларны кабул итү нфрактурасы үзгәрер  (тәтешлеләр саны арта) һ.б.

Укучыларның җөмләләре киләчәк заман кушымчалары ялганып төзелергә тиеш.

  • Белемнәрне актуальләштергәндә

Дәрес башында укучылар дәрестән нәрсә көткәннәрен фаразлыйлар (эмоция, яңалык). Дәреснең бу этабында укучыларның үз фикерләрен ничек дәлилли алулары тикшерелә. Фаразлар дөреслеккә туры килмәгән, фантастик булырга мөмкин. Ләкин укучы үз фикерен, карашын дәлилли  белергә тиеш.

Дәрес ахырында билгеләгән фаразларын тикшерәләр, чагыштыралар, анализлыйлар.



Предварительный просмотр:

“Хат язу” алымы

 Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә дә актив кулланырга була. Хатлар төрле адресатларга юнәлергә мөмкин.  Мәсәлән, якыннарыма, якын дустыма, чит илдә  яшәүче танышыма, президентка, Бибинурга, Акъәбинең улы Сафиянга, кызы Гөлбикәгә, Хисаметдин менлага, Галиягә, Сәхипҗамалга, Идегәйгә, Олы һәм уртанчы кызга, Хәяткә,   Зөләйхага  һ.б. Хат аркылы без укучының  тирән, эзлекле фикерләвен, борчуларын, киңәш-теләкләрен дә күрә алабыз.



Предварительный просмотр:

                ”Чуалган логик чылбыр” алымы.

1нче вариант. Дәреснең рефлексия өлешендә укылган текстның ачкыч сүзләрен чуалтып бирәсең. Укучылар шуны тәртипкә салалар, дөреслиләр.

2нче вариант. Аерым битләргә текстта сурәтләнгән 5-6 вакыйга языла.Укучылар шуны хронологик яки сәбәп- эзләнү тәртибендә эзлекле чылбыр итеп урнаштырырга тиеш.Фикерләр тыңланып беткәч, карар кабул ителгәннән соң, укытучы чыганак текстны укый, укучылар чагыштыра. Бу алым укучыларның игътибарын һәм логик фикерләвен үстерә.



Предварительный просмотр:

“Ыргытылган таш” алымы.

“Ыргытылган таш” алымының авторы күренекле әкиятче, журналист Дж. Родари.

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең бу алымы укучыларның иҗади фикерләүләрен үстерә, фантазияләрен баета, предметлар, вакыйга-хәл арасындагы логик бәйләнешне табарга өйрәтә. Шулай ук бу алым аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телләре үсә, чөнки инша, хикәя, мәкалә, синквейн язарга әзерләнгәндә лексик берәмлекләр тупларга ярдәм итә.

 “Ыргытылган таш” алымының үткәрү методикасы:

  • Тема буенча укытучы тарафыннан бер сүз бирелә. Укучылар бирелгән сүзгә төрле эпитетлар, ассоциатив сүзләр һ.б. әйтеп чыгалар. Бу очракта бирелгән сүз суга ыргытылган таш, ә укучылар әйткән сүзләр суда барлыкка килгән түгәрәк боҗралар булып күзаллана.
  • Барлык әйтелгән сүзләрнең тема белән бәйләнеше анализлана, иҗади эш өчен кирәклеләре генә сайланып алына.

Мәсәлән, дәрестә “Ямьле яз” темасына иҗади эш башкарырга кирәк. Укытучы укучыларга Яз сүзен бирә. Укучылар яз турында  хәтерләреннән калкып чыккан сүзләрен әйтәләр: җылы, чәчәкләр, кояш, әниләр бәйрәме, тамчы, кар эри, умырзая, апрель һ.б. Укучылар әйткән һәр сүз дә анализланмыйча, аңлатма бирелмичә тактада языла барыла. Соңыннан гына укытучы укучылар белән берлектә иҗади эш өчен кирәкле сүзләрне, сүзтезмәләрне сайлап алалар. Укучылар әйткән сүзләрдә язга карамаган сүзләр дә очрарга мөмкин, мәсәлән: эт, песи һ.б. Бу сүзләрне кире кагарга ярамый, бәлки укучы  яз көне эте белән булган хәлне исенә төшереп язар. Я песиенең туган көне яз вакытыдыр.



Предварительный просмотр:

 “Эйдос-конспект” алымы

Бу алым ярдәмендә без  абстракт күренешләрне рәсем,  схема, карикатура рәвешендә күрсәтә алабыз.  Бу төшенчәләрне   укучы ассоциациягә нигезләнеп ясый. Мәсәлән, бәхетне кемдер роза чәчәге, кояш, йөрәк итеп, күгәрчен, кыйммәтле ташлар итеп тә, елмаю-смайликлар, ә явызлыкны белдерүче рәсемнәр - бүре,  ярканат, елан һ.б.

З.Бигиев “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендә бәхет, рәсемнәрдән күренгәнчә, Хәдичәнеке- бер капчык акча, тәрәзә артындагы шәүлә, роза чәчәге. Ә Зөләйханы- гади ромашка, ерткаланган йөрәк, пычак  һ.б. рәсемнәр.

Мондый эш төрләре аркылы укучы әсәргә үз бәясен бирә,  фикерен дәлилли, сөйләм телен үстерә, шулай ук төрле  төсләр,  предметлар аркылы да укучы  үз мөнәсәбәтен  күрсәтә.  Бу алым нигезендә укучы гади бер рәсем тәкъдим итеп кенә калмый , ул әле аны исбатлап аңлатырга омтыла: нәтиҗә ясый.



Предварительный просмотр:

“Юка һәм юан  сораулар” алымы

Бу алым араркылы укучылар сорау бирергә дә, тулы җавап бирергә дә җәлеп ителә. Таблицада нигезендә эш алып барыла. Игътибар итсәгез, ике   баганада  да  сорауларның башы бирелә, укучылар  үзара хезмәттәшлек нигезендә  бу сорауларны  уйлап тутырырга һәм бер-берсенә сорау-җавап формасында сораштыру уздырырга тиеш.  Беренче баганада- юка  сораулар. Монда бары бер сүз   белән  җавап бирергә була, ә икенче баганада юан сораулар, җаваплары аңлатуны таләп итә торган характерда. Бу эшне без төрлечә тәкъдим итә алабыз: бирелгән шаблон нигезендә укучылар төркемнәрдә җавап бирәләр, яисә үзләре бу таблицаны тутырып, төркемдәшләре өчен үзләре сорау әзерлиләр. Җаваплар нигезендә  әсәрне укучы тагын бер кат күздән кичерә.  Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” әсәре нигезендә мисалларны карап китик. 

1- вариант 

Юка сораулар

Юан сораулар

Кем?Нәрсә?

Аңлатыгыз. Ни өчен...?

Кайда?

Аңлатыгыз. Ни өчен шулай уйлыйсың?

Кайчан?

Ни өчен син шулай саныйсың?

... булганмы?

Аерма нәрсәдә? Чагыштырыгыз.

Синеңчә, ..

Күз алдына китерергез, әгәр...

Бәлки, ...

Бу фикер белән килешәсеңме?

Әгәр ... булса, ....

2- вариант

Юка сораулар

Юан сораулар

“Кыйссаи Йосыф” әсәренең төп герое кем?

Аңлатыгыз.Ни өчен Якуб Йосыфка пәйгамбәр

булырсың ди?

Вакыйга кайда бара?

Аңлатма бирегез. Ни өчен абыйлары

Йосыфны сахрага алып чыгып китәләр?

Йосыфны абыйлары кая ташлый?

Коедан Йосыфны кем коткара?

Йосыф һәм аның абыйларын чагыштырыгыз

Хан кызының исеме ничек?  

Күз алдына китерергез, әгәр Йосыф пәйгамбәр

 булып тумаса?

Йосыфны зинданга кем утырта?

Йосыф бәхетле. Син бу фикер белән килешәсеңме?