Тәрбия эшләре

Гасимова Светлана Иргиз кызы

Бу биттә тәрбия эшләренә кагылышлы материаллар урнаштырыла.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Коррупциягә каршы тәрбия эшләре буенча материаллар

1. Антикоррупцион күзаллау формалаштыру максатыннан когнитив элементлы практик бирем варианты:

Бирем: «Коррупциягә кршы тору” ФЗ матдәләренә нигезләнеп, кайсы очракларда коррупция күренеше булу яки булмавын күрсәтү:

1. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүче, штрафны сбербанк аша тулы күләмендә түләмәс өчен, берникадәр сумманы ЮХИДИ  хезмәткәрнеә түли. Хезмәткәр үзенә түләүне таләп итми, ләкин акчадан баш тартмый.

2. Бер түрә ниндидер оешмага отышлы кредит алырга яки контрактка кул куярга булыша. Оешма җитәкчелеге аңа булышканы өчен берникадәр процент акча түли.

3. Урындагы түрәнең яки министрның туганы булуы аркасында берәү башкаларга караганда тизрәк эшенурынында күтәрелә.

4. Хастаханәдә пациент табибка игътибарлылыгы өчен һәм чиратсыз хезмәт күрсәткәне өчен акча түли яки бүләк бирә. Врач моны таләп итми, ләкин бүләкләрдән дә баш тартмый.

1.

+

2.

+

3.

_

4.

?

2) Антикоррупцион күзалла у формалаштыру максатыннан психо-эмоциональ элементлы практик бирем варианты:

         Бирем коррупциягә багышланган дәре башында бирелә.

          Риваятьне укыгыз, аның нәрсә турында икәнен әйтегез.

                “Бер кол хуҗасының бакчасында эшләгәндә балдак таба. Ул аны алып, бармагына кия. Балдак бармакка таман була. Шул чак аның яныннан, арбасына утырып, хуҗасы үтеп бара торган була. Кол балдагын төзәтә һәм “Миңа да шундый арба булса иде...“ дип уйлап куя. Кинәт арба туктап кала һәм хуҗасы, аннан төшеп: “Син бик яхшы эшлисең. Шуңа мин сине иреккә җибәрергә һәм балдак бүләк итәргә булдым”,- ди. Кол, шатланып, арбага утыра һәм тылсымлы балдак тапканын аңлый. “Нишләп миңа арба гына эләкте? Ху\җам миңа үзенең барлык мөлкәтен дә бирсен,” – дип уйлый ул. Шул чак хуҗасы, аңа борылып: “Беләсеңме, арба синең өчен бик аз булыр дип уйлыйм. Мин сиңа үземнең бөтен нәрсәмне бүләк итәм. Үзем исә син яшәгән урында торып калырмын”, - ди. “Минем белән хуҗаның хатыны да калсын”, - дип уйлый бәхетле кол. Хуҗасы шунда ук: “Минем хатыным да синең белән калсын”, - дип әйтеп куя.

- Ничек уйлыйсыз, бу риваять нәрсә турында? («Кешенең комсызлыгы, саранлыгы турында” дигән җавап көтелә).

-Балдак, кемгә генә эләксә дә, күпчелек очракта һәркем үзен шушы кол кебек тотачак дигән фикер белән килешәсезме?

Кешеләрнең комсызлыгы коррупциягә китерә.Шулай итеп, безнең бүгенге дәресебезнең проблемалы мәсьәләсе: коррупциягә һәркем бирешүчәнме һәм аңа каршы торып буламы?.. (дәрес дәвам ителә)

3) Антикоррупцион күзаллау формалаштыру максатыннан үз-үзеңне тоту элементы булган практик бирем варианты:

Бирем: “Укытучы һәм студент имтиханда” дигән рольле уен оештыру. 

Уенчылар  үз персонажларына кагылган репликаларны һәм аргументларны сайлыйлар. Вәзгыятнең эчтәлеге: Студен ниндидер сәбәпләр аркасында имтиханга әзерләнмәгән.Ул Уңышсызлык булган счракта укытучыга ришвәт бирергә уйлый. Укытучы ришвәтләргә каршы көйләнгән. Ул, ришвәтне алмау белән беррәттән,бу күренешнең начарлыгы һәм кимсетүчәнлеге турында сөйли. (укучылар, кирәк дип тапсалар, укытучылары белән киңәшеп, тиешле аргументларны үзләре әзерлилшр).