"КАРАШ" газетасы "...Ялт иттер күңелеңне ак нур белән!"

Газимзянова Ралия Габбасовна
"Нәшрият эше “Караш”   түгәрәге  “Ялт иттер күңелеңне, сызып ак нур белән!” дигән девиз астында эшли.
 Лашман урта мәктәбендә  инде күп еллардан бирле    әдәби иҗат түгәрәкләре  эшләп килде.    Төрле елларда  төрле исем астында эшләп килсәләр дә, алар  һаман  бер  максатны – укучыларда  әдәбиятка, сәнгатькә   хөрмәт  тәрбияләүне,  талантлы  укучыларга  юл күрсәтүне,  иҗат эше  белән кызыксынуны  үстерүне  күз алдында  тотып эшләде.
 Без авазлардан сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр тезәбез дә, балачак дигән серле аланга сибәбез; ә анда безгә иш булып, йөзләгән, меңләгән чәчәкләр калкып чыга. Әлеге алан илһамият дигән серле дөньяга әйләнә дә, һәркемнең күңеленә илаһи нур чәчә. Без әнә шул нурлар эчендә коенабыз. Күңелебез белән иҗади утта җылынабыз...
  Инде менә  1999 нчы  елның  19 нчы маеннан бирле  мәктәбебезнең  үз газетасы  чыгып килә.  "Нәшрият эше. “Караш”"  түгәрәге  әгъзаларыннан  оештырылган  редколлегия  составы  уңышлы гына эш башкара.  Газета ике  атнага бер тапкыр  чыгарыла.  Анда  укучылар  үзләрен  борчыган  мәсьәләләрне күтәреп чыгалар,  иҗат  эше  белән  шөгыльләнәләр,  каләмнәрен  үткерлиләр.
 "Нәшрият эше “Караш”   түгәрәге  балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш дип саныйм мин. Түгәрәктә танып-белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла.
 
Әлеге сылтама белән үтегез:   https://edu.tatar.ru/cheremshan/lashmanka/sch/page...

Скачать:

ВложениеРазмер
PDF icon "Караш" 808.39 КБ
PDF icon "Караш" №1 20161.08 МБ
PDF icon "Караш" №1 2014415.21 КБ
PDF icon "Караш"№ 2 2013321.21 КБ
PDF icon "Караш"№ 6 2015440.82 КБ
PDF icon "Караш"№7 2015928.32 КБ
PDF icon "Караш"№ 2 2014416.58 КБ
PDF icon "Караш"№ 5 2014374.65 КБ
PDF icon "Караш"№ 3 2013995.57 КБ

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Комментарии

Вильданова Лилия Равиловна

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә мәктәп газетасы менә дигән ярдәмче!