Мин - ТЬЮТОР (Хезмәттәшләрем өчен методик ярдәм тупланмасы)

Газимзянова Ралия Габбасовна

Танып белү эшчәнлеген Федераль Белем бирү  стандартлары  таләп иткәнчә оештыруда   методик  ярдәм. Хөрмәтле коллегам, УКЫ, УЙЛАН,НӘТИҖӘ ЯСА! Һәр яңалык - инде онытылган барлык ...

  «Гыйлем – кодрәтле көч. Әгәр ул әхлаклы зат кулында булса үсешкә, прогресска илтер; әхлаксыз зат кулында тиңе булмаган җимергеч көчкә әверелер»  Каюм Насыйри (1825-1902) 

 «Укылган, ятланган нәрсә тиз онытыла... Гакылыбыз, шөбһәләр, ялгышлар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле иң кыйммәлле, иң җимешле орлыктыр» Галимҗан Ибраһимов (1887 –1938)

“Мәктәпнең төп бурычы укучыларны шәхси вә иҗтимагый хаяткә хәзерләмәк. Аларга тормыш көрәшендә егылып, тапталмас өчен зарур булган куәтне бирмәктер... Укучыларның шәхси тапкырлыгын, тәвәккәлеген, инициативага сәләтен, омтылыш һәм ихтыяр көчен үстерү”. Галимҗан  Ибраһимов (1916 ел).

“Баланы уйла-уйла, дип кенә уйларга өйрәтеп булмый,  уйлауның нәрсә һәм ничек булуын танытып белдерү зарур”Альберт Гатуф улы Яхин (1931-2011)

 

Укучыгызның язуы  сезнең таләпләргә җавап бирмиме? Бу сылтама ярдәм итмичә калмас:

http://tobemum.ru/deti/kak-nauchit/generator-propisi/

 

Элемтә өчен:     http://nsportal.ru/user/898439/guestbook                              

Скачать:


Предварительный просмотр:

Танып белү эшчәнлеге оештырылуны эффектив итә торган  

                                 дәрес

Академик, психология фәннәре докторы Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технолгиясенә корылган дәрестә  танып белү эшчәнлеген оештыруның

  • формасы – нигездә, төркемнәрдә;
  • методы – нигездә, тикшерүле ;
  • контроль, бәя, пробелны бетерү – нигездә, үзконтроль, үзбәя,
    искәрмә: бәяләүнең (билге куюның) асыл бурычы - укучы эшчәнлеген
    бәяләү аша, укытучының үз эшен, уку эшчәнлегенең оештырылу
    сыйфатын контрольдә тоту
    ;
  • чаралар – нигездә, белем чыганаклары, такта  9акбур тактасы яисә электрон такта) , укучының эш дәфтәре  (кәгазь яисә электрон дәфтәр) ;
  • нәтиҗәлелек - махсус белем күнекмәләр генә түгел, универсаль гамәлләр формалашуы өчен дә җирлек тудырылу;
  • максат - дидактик максат, ягъни нинди махсус белем ни дәрәҗәдә күнекмәгә әйләнергә тиешлеге конкретлаштырыла; ә тәрбияви (нәрсәгә, нинди мөнәсәбәт формалаштырырга тиешлеге) һәм үстерешле (нинди фикерләү формалары, ни дәрәҗәдә кулланышка кертелүе) конкретлаштырылмый, чөнки Ә.3.Рәхимов тәкъдим иткән  иҗади үсеш технологиясенең эчтәлеге физиология, психология, педагогика, дидактика, философия кануннарын бер төен итә. Технология төгәл гамәлдә булганда, һәр дәрестә фикерләүнең барлык формалары һәм төрләре дә кулланышка керү, предметның дидактик бурычларын хәл итү барышында укучыларда бик күп кыйммәтләргә (үз-үзенә, классташка, эшчәнлек сыйфатына, укытучыга, вакытка һ.б. бик күп кыйммәтләргә) мөнәсәбәт формалашу тәэмин ителә.

Иҗади үсеш технолгиясенә корылган дәрес структурасы

 

        I.        Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

Бу этапта башкарылырга тиешле эшчәнлек адымнары:

        1. Өй эшләренә анализ. Кайсы өй эшен, ничек эшләгәннәр. Иң яхшы эш кемнеке, ни өчен?

        2. Белемнәрне тигезләү - актуальләштерү, ягъни бүгенге теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләште
релгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү, барлык балаларныда бер яссылыкка кую, яңа белем, күнекмәләрне үзләштерүгә бер дәрәҗәдә әзер итү  .

        3. Уку мәсьәләсен - бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле бе
лем,   күнекмәлерне  конкретлаштыру   ситуациясе   тудыру   (Уку
мәсьәләсе = дидактик максат). Бу – дәреснең бик мөһим мизгеле: белгән белән белмәгәннең чиген ачыклау - мотивлаштыру  процессы.

        II.        Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.

1. Уку мәсьәләсен (укытучы проблемалы сорауларга һәм биремнәргә бүлә - УМ = 1,2,3)  адымлап чишү оештырыла: һәр бирем чишелә→нәтиҗә аерып алына→бергәләп→бер-берсенә→үз-үзләренә сөйләнә→нәтиҗәләр гомумиләштерелә →укытучы критерий бирә→ укучылар үзбәя куя.

Гомумиләштерелгән нәтиҗә (н1 + н2+ н3= Н) УМ нең чишелеше була.

2. Модельләштерү - ысул аерып алу, дәрестә башкарылган эшне кыскача язуда күрсәтү.

III. Рефлексия, бәя этабы.

1.Рефлексия - дәрестә узган юлны кире узу. Ягъни

  • нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);
  • ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);
  • нинди нәтиҗә ясадык? (Н = н1 + н2+ н3), дигән сорауларга җавап бирү.

        2. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни, үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Искәрмә:

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

        а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына  сөйләп бирә алса - «3»ле;

        б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә  сөйли алса - «4»ле;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле.

        3. Өйгә эш алу.

Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив  эшчәнлеккә,   ягъни  класстагы  эшкә  охшаш,
    үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрнекуллана белү таләп ителгән эш (бу эш
    мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш);        
  • конструктив эшчәнлеккә - ярым иҗади, ягъни белем һәм
    күнекмәлерне аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш; бу бирем ихтыярый;
  • иҗади эшчәнлеккә, ягъни белем һәм күнекмәлерне яңа җир
    лектә куалану өчен бирелә; бу эш тә ихтыярый

Укучыларның танып белү эшчәнлеге иҗади үсеш технологиясенә корылганда дәрестән дәрескә түбәндәге нәтиҗәлелек тәэмин ителә:

1.Предмет нәтиҗәлелеге тәэмин ителә.Дәрестән дәрескә предмет буенча теоретик белем киңәя, кулланышка алынып, махсус күнекмә формалашуга, камилләшүгә китерә.

2. Образлы һәм фәнни фикерләү күнекмәсе тәэмин ителә. Укучы чагыштыру, таркату, гомумиләштерү кебек фикерләү ысулларын даими куллана.

3. Белем алуда универсаль гамәлләрнең тотрыклы формалашуы өчен җирлек булдырыла

       4. Игътибарлылыгы (күңел күзе), хәтере (үзләштергән белем
күнекмәләре тотрыклылыгы
) үсә.

       5. Белем чыганаклары  белән эш күнекмәсе тотырыклы формалаша.

       6. Сәламәтлегенә  - физик  һәм психологик халәтенә мәктәп тормышы тискәре йогынты ясамый: укучының   һәр әгъзасы  - баш мие, умыртка   баганасы,       күзләре,   куллары, теле   даими хәрәкәттә; укучы тыңлый, ишетә, күрә, уйлый, сөйли, яза һ. б.; киеренкелеккә урын калмый, чөнки ул ялгыз түгел - ул сыйныфташлары, укытучысы, белем чыганаклары (дәреслек, төрле белешмә сүзлекләр, укучының эш дәфтәрендәге язмалары) ярдәмендә белем үзләштерә. Бала кече яшьтән бик кыйммәтле хакыйкатьне танып белү ситуациясенә куела:  уңыш һәм уңышсызлык кешенең үзеннән тора.



Предварительный просмотр:

ЛИЧНОСТНЫЕ

Самоопределение

  •  Формирование  основ гражданской идентичности личности (чувство сопричастности к своей Родине, осознание своей этнической принадлежности и культурной идентичности на основе осознания «Я» как гражданина России)
  • Формирование картины мира культуры как порождения трудовой предметно-преобразующей деятельности человека (ознакомление с миром профессий, их социальной значимостью и содержанием)
  • Развитие «Я-концепции» и самооценки личности (формирование самоиндентификации, адекватной позитивной самооценки, самоуважения и самопринятия)          

Смыслообразование:

Формирование ценностных ориентиров и смыслов учебной деятельности на основе:

  • развития познавательных интересов, учебных мотивов;
  • формирования мотивов достижения и социального признания.
  • формирования границ собственного знания и «незнания»

Морально-этическая ориентация:

  • знание основных    моральных норм (справедливое распределение, взаимопомощь, естественность);
  • ориентация на выполнение моральных норм,
  • способность к решению моральных проблем на основе децентрации,
  • оценка своих поступков.

ПОЗНАВАТЕЛЬНЫЕ

Общеучебные универсальные действия

  • осуществление поиска необходимой информации для выполнения учебных заданий с использованием учебной литературы;
  • использование знаково-символических средств, в том числе моделей и схем для решения задач;
  • осознанное и произвольное построение речевого высказывания в устной и письменной форме;
  • ориентировка на разнообразие способов решения задач;
  • структурирование знания.

Логические учебные действия

  • Основы смыслового чтения художественных и познавательных текстов; уметь выделять существенную информацию из текстов разных видов;
  • умение осуществлять анализ объектов с выделением существенных и несущественных признаков;
  • умение осуществлять синтез как составление целого из частей;
  • умение осуществлять сравнение, сериацию и классификацию по заданным критериям;
  • умение устанавливать причинно-следственные связи;
  • умение строить рассуждения в форме связи простых суждений об объекте, его строении, свойствах и связях;
  • доказательство;
  • выдвижение гипотез и их обоснование

Постановка и решение проблем

  • Формулирование проблемы;
  • Самостоятельное создание способов решения проблем

РЕГУЛЯТИВНЫЕ

  • принимать и сохранять учебную задачу,
  • планировать свое действие в соответствии с поставленной задачей и условиями ее реализации, в том числе во внутреннем плане;
  • учитывать правило в планировании и контроле способа решения;
  • осуществлять итоговый и пошаговый контроль по результату;
  • адекватно воспринимать оценку учителя;
  • различать способ и результат действия;
  • уметь оценивать правильность выполнения действия на уровне адекватной ретроспективной оценки;
  • вносить необходимые коррективы в действие после его завершения на основе его оценки и учета характера  сделанных ошибок;
  • выполнять учебные действия в материализованной, громкоречевой и умственной форме

КОММУНИКАТИВНЫЕ

  • понимать возможность различных позиций других людей, отличных от собственно,   и ориентироваться на позицию партнера в общении и взаимодействии;
  •  учитывать разные мнения и стремиться к координации различных позиций в сотрудничестве;
  • уметь формулировать собственное мнение и позицию;
  • уметь договариваться и приходить к общему решению в совместной деятельности, в том числе в ситуации столкновения интересов;
  • уметь  в коммуникации строить понятные для партнера высказывания, учитывающие, что он знает и видит, а что нет;
  • уметь задавать вопросы;
  • уметь контролировать действия партнера;
  • уметь использовать речь для регуляции своего действия;
  • адекватно использовать речевые средства для решения различных коммуникативных задач; строить монологическое высказывание, владеть диалогической формой речи.


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

_____________________________________________

Татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше

5 нче сыйныф

Тест

  1. Татар халык әкиятләрен эчтәлегенә карап шартлы рәвештә ничә төргә бүләләр?

А) 4

Б) 3  

В) 2

   2. Татар халык  әкияте  Ак бүредә төп герой

            А) Ак бүре һәм төпчек малай  

            Б) Патшаның олы уллары

           В) Дию һәм Ак бүре

3. Вакыйга һәм күренешләрне гадәттән тыш арттырып, зурайтып әйтү

А) Литота

Б) Гипербола  

В) Эпитет

4.  “Үги кыз” әкиятенең авторы кем?

А) Габдулла Тукай

Б) Әхмәт Фәйзи

В) Татар халык әкияте  

5. “Курай уйный бер малай”  әкиятенең авторы кем?

А) Фәнис Яруллин

Б) Рабит Батулла  

В) Әхмәт Фәйзи

6. Ф. Әмирханның “Нәҗип” хикәясендә төп герой

А) Нәҗип  

Б) Гомәр

В) Мәрфуга апа

7.  Рифма ул

А) Тезмәләр ахырындагы охшаш яңгырашлы сүзләр  

Б) Шигырьне тукталышлар ясап, нинди интонация белән укуны хәл итә

В)  Тезмәләрнең озынлыгы иҗек саны белән  үлчәнү.

8. “Сак – Сок” ул

А) Хикәя

Б) Бәет  

В) Әкият

9. Мәзәк ул

А) Моңсу әсәр

Б) Музыкаль әсәр

В) Көлкеле эчтәлекле әсәр  

10. “Үги кыз” әкиятендәге үги кызга нинди сыйатлар хас?

А) Мәрхәмәтле, ярдәмчел, гадел  

Б)  Тупас, тиктормас, ялкау

В) Әләкче, әдәпсез, комсыз

11. Мәкальләрнең өлешләрен туры  китер

А) Телең белән ашыкма,                              гомерең кыска булыр.

Б) Акыллы өйрәнер,                                   эшең белән ашык.

В) Телең озын булса,                                  ахмак өйрәтер.

Г) Батыр бер үләр,                                      күңеле бозык.

Д) Теле бозыкның,                                      куркак мең үләр.

12.  5 нче сыйныфта татар халык авыз иҗатының нинди жанрларын өйрәндегез?  (Жанрларны  санап чык)

13.    Әкиятне дәвам ит. Чагыштыру , метафора , кабатлау, эпитет, капма-каршы куюлар кебек сурәтләү чараларын куллан, аларның астына  сызып  күрсәт

Урман юлы буйлап бик тә моңсу кыяфәттә Куян килә иде.  Аңа каршы___________ очрады._________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________



Предварительный просмотр:

Технологик карта -  

  • дәрес материалын график планлаштыру;
  •   укытучы сайлаган, кирәк дип тапкан  дәрес структурасы берәмлекләрен таблицада күрсәтү.

Асылы: танып-белү процессын технология дәрәҗәсендә -  укытучының да , укучыларның да гамәлләрен ( проектлаштыру һәм төзү –конструирование  (күзаллау) һәм бәян итү (описание).

“Технологик карта  эшләү дәресне  детальләп күзалларга ярдәм итә,  нәтиҗәлелекне гарантияли “, -дигән фикер бар ...

   

Технологик карта формалары:

1нче вариант.

Дәрес

 этабы

Вакыт

(ничә минут)

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Уку эшчәнлеген оештыру методы, формасы

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

2 нче вариант.

Дәрес

 этабы, фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Уку эшчәнлеген оештыру методы, формасы

Искәрмә

3 нче вариант.

Дәрес

 этабы

Вакыт

(ничә минут)

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Формалаштырылачак универсаль гамәлләр

4 нче вариант.

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

 танып-белү

  коммуникатив

регулятив

башкарылган гамәл

 Формалаштыры

ган

эшчәнлек ысулы

башкарылган гамәл

формалаштырыл

ган

эшчәнлек ысулы

башкарылган гамәл

формалаштырыл

ган

эшчәнлек ысулы

5 нче вариант.

Дәрес

 этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар белем алу чыганаклары (методик, техник...) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәсе

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәсе

(универсаль гамәлләр)



Предварительный просмотр:

ГБ МБУ “ Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбе”

ПРОФЕССИОНАЛЬ  ҮСЕШНЕҢ  МАРШРУТ КАРТАСЫ

2015/2018

ГАЗИМҖАНОВА  РАЛИЯ  ГАББАСОВНА


Газимҗанова  Ралия  Габбасовна

Югары квалификацион  категорияле татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы.

Белеме:

Чаллы  Дәүләт  педагогия  институты,  филология  факультеты,  татар  теле  һәм  әдәбияты  белгечлеге,  1998  ел

Гомуми  стаж – 1998 нче елдан

Методик  тема:

 “Белем бирүдә икенче буын Федераль  Дәүләт стандартларын гамәлгә куюның башлангычы буларак укучыларның уку-эзләнү  эшчәнлеген оештыру, алган белемнәрнең гамәли кулланылышына ирешү”  

(2015/2018 нче уку еллары)

Мәктәпнең методик темасы:

“Белем бирүдә икенче буын   Федераль Дәүләт стандартларын гамәлгә куюга  заманча якын килү”

Профессиональ үсеш  планы һәм  эчтәлеге.

  1. Үз  өстеңдә  эшләү  темасын   билгеләү.

  • Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә, укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәни) компетенцияләр булдыру
  • Укучыларның  грамоталы  язуларына  ирешү;
  1. Фәнни-теоретик  дәрәҗәне  күтәрү.  
  • Яңа  информацион  технологияләрне  өйрәнү;
  • Фәнни  әдәбият   белән  даими  танышып  бару;
  • Яңа  информацион  технологияләрне   дәресләрдә  куллану  мөмкинлекләрен  үзләштерү;
  1. Педагогиканың  актуаль  мәсьәләрен  өйрәнү.
  • Даими  рәвештә  педагогик  матбугатны  укып  танышып  бару;
  • “Мәгариф”,  “Татар теле”,  “Ачык  дәрес”,  “Тәрбия”,  “Мәйдан”,  “Мирас”   һ.б.  газета-журналлардан  картотека  төзү;
  • Педагогик  тематикалы теле-, һәм  радиотапшыруларны    карап  бару;
  • Дәресләрдә  укучыларның  һәм  классның  индивидуаль  үзенчәлекләрен  исәпкә  алу,  дөрес  якын  килүне  оештыру;
  • Методик  берләшмәгә  кергән  укытучыларның  дәресләрендә  булу,  тәҗрибә  уртаклашу;
  • Регуляр  рәвештә  ачык  дәресләр  үткәрү,  методик  һәм  педагогик  осталыкны  үстерә  әстендә  эш  алып  бару;
  • Традицион  булмаган  дәрес  формаларын  (дәрес-лекция,  дәрес-зачёт,  дәрес-семинар,  дәрес-диспут)  куллану,  аларны  өйрәнү;
  • Дәресләрдә    активлыкны  арттыру  максатында  уен  элементларын  уңышлы    куллану  күнекмәләрен  үстерү;
  1. Рухи  тәрбия  һәм  үсеш  өстендә  эш.
  • Рухи  тәрбиягә  кагылышлы  әдәбиятны  өйрәнү;
  • Газета-журналлардан  рухи  тәрбиягә кагылышлы  мәкаләләрне   укып  бару,  радиотапшыруларны  тыңлау,  телетапшырулар  белән  танышып  бару;
  • Укучыларга  язучыларның  әсәрләре  аркылы  рухи  тәрбия  бирү;
  • Укучыларда  халкыбызның  гореф-гадәтләренә  ихтирам  тәрбияләү;
  1. Идея-эстетик  тәрбия  һәм  үсеш  өстендә  эш.
  • Үзешчән  сәнгать  концертларында  актив  катнашу;
  • Радиодан  һәм  телевидениедән  концерт  һәм  спектакльләрне   тыңлау,  карау,  мөмкинлек  булган  саен  видеоязмаларын  туплап  бару;
  • Язучыларның  музейларында  булу,  бу  турыда  хезмәттәшләр,  укучылар  белән  сөйләшү;
  • Фәнни-гамәли  конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә катнашу.
  1. Методик  тема  буенча  эшне  дәвам  итү.

Методик тема буенча перспектив план.

Белем бирүдә икенче буын Федераль  Дәүләт стандартларын гамәлгә кую  процессындагы төп проблемаларны анализлау. Тема буенча методик әдәбият һәм интернет ресурслар  белән танышу, материал туплау, методик тәҗрибә уртаклашу өчен интернет мәйдан – сайт ясау.

2015-2016 нче уку елы.

Тема буенча  методик эш башлау.

  • Кирәкле метод һәм алымнарны туплау.
  • Тиешле кулланмалык материал булдыру  өстендә эшләү.
  • Метод һәм алымнарны сынау, иң яхшыларын аерып алу.
  • Тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен  үстерү өстендә эшләгәндә яңа информацион технологияләргә нигезләнү.
  • Һәрдаим заманча технологияләрне өйрәнү.

2016-2017 нче уку елы

Тупланылган метод һәм алымнарның уңышлыларын дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда актив куллану.

Тема буенча нәтиҗә чыгару.

2017-2018 нче уку елы

 Даими мөрәҗәгать ителүче интернет ресурслар:

http://gzalilova.narod.ru/tatlit.html

http://www.mogallim.ru/

http://www.magarif.com/

http://mon.tatar.ru/

http://yulduz.ucoz.ru/load/prezentacijalr/3

http://batulla.com/

http://adiplar.narod.ru/

http://www.kamalteatr.ru/performances/kamalperform/55.html

http://www.openclass.ru/

http://www.proshkolu.ru/

http://www.rusedu.ru/

http://www.tatknigafund.ru/

http://tatar.museum.ru/Jalil/jalil.htm

http://belem.ru/

http://tatar.com.ru/

http://www.gabdullatukay.ru/tat/index.php?

http://mincult.tatar.ru/rus/index.htm/news/10240.htm

http://www.batulla.com/sites/default/files/publiz_gayaz_tat.pdf

http://1878ishaki.okis.ru/indexz.htm


Комментарии

Вильданова Лилия Равиловна

Методик ярдәмегез бик файдалы!