Укучыларга ( БРТ, имтихан)

Газимзянова Ралия Габбасовна

Татар теленнән бердәм республика тесты барышында укучыларның лингвистик компетенциясе (тел һәм сөйләмгә караган белеме, тел материалы белән эшләгәндә, лингвистик белемнәрне куллана алуы, өйрәнгән материалны табып, аны тикшерә белү осталыгы һәм күнекмәләре, шулай ук танып белү, төркемләү, татар теле дәресләрендә алган аналитик белем һәм күнекмәләр), тел компетенциясе (лексик, грамматик, стилистик, орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклау осталыгы һәм күнекмәләре), коммуникатив (аралашу) компетенциясе (сөйләм эшчәнлегендә продуктив һәм рецептив күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсе) тикшерелә. Бердәм республика тестында тәкъдим ителгән биремнәрнең үтәлеше укучыларның белем дәрәҗәләрен һәм төп гомуми белем бирү оешмаларында уку дәверендә ирешелгән нәтиҗәләрен бәяләргә ярдәм итә.

 

Бу бүлектә  БРТ һәм имтиханнарга әзерләнү өчен   материаллар тәкъдим ителә.

Бу сылтамалар үзлектән шөгыльләнергә ярдәм итәр:

http://t-t-5.ru/?page_id=439

Әлеге сылтамада сез төрле еллардагы  демоверсияләр белән таныша аласыз:

http://mon.tatarstan.ru/rus/edinoe_respub_test.htm

Татар теленнән сайлап алу имтиханы буенча мәгълүмат:

http://mon.tatarstan.ru/rus/tatarskii_yaz.htm

Скачать:


Предварительный просмотр:

                               

Изложение язу

Текстны беренче тапкыр уку

Текстның темасын билгеләү этабы

“Текст нәрсә турында” соравына җавап бирегез.

Теманы ничек билгеләргә?

Тема төрле ысуллар белән билгеләнә;

  • текстның башламыннан;
  • әһәмиятле сүздән;
  • әһәмиятле эпизодлардан;
  • геройның (авторның) фикер йөртүе яки эшеннән;
  • текст исеменнән.

Текстның идеясен билгеләү этабы

Сорауларга җавап бирегез:

“Ни өчен автор моны язган?”

“Нинди фикерне җиткерергә тели?”

Идеяне формалаштырырга нәрсә булыша?

  • текстның гомуми яңгыраш тональлеге;
  • текстны укыганнан соң туган уй-хисләр;
  • авторның эш-хәрәкәтләргә, геройларга мөнәсәбәте.

Текстның структурасын билгеләү этабы.

Текстның композицион өлешләрен атагыз. Һәр композицион өлешнең төп эчтәлеген тезис формасында язып куегыз.

Текестның композициясе – текстның төзелеше.

Кагыйдә буларак, текстның төп композицион өлешләре булып кереш, төп өлеш һәм йомгаклау тора.

Тезис – төп фикер, идеяне күрсәткән җөмлә (гади яки кушма) формалашкан положение.

Тезисны ничек формалаштырырга?

Берничә җөмләдән 1 җөмлә төзелә: бу җөмләдә фактлар, күренешләр, билгеләр гомумиләштерелеп бирелгән. Тезисны формалаштыру – текстны кыскартуның бер ысулы.

Икенче кат уку.

Текстны абзацлап бүлү этабы:

Микротемаларны билгеләү

Биремнәрне үтәгез:

1. Текстны укучының зур интонацион паузалар саныннан текстта абзац санын билгеләгез.

2. Һәрбер абзацның микротемасын билгеләгез.

3. Түбәндәге сорауларга җавап биреп, аны кыскача гына язып куегыз:

“Бу микротемадагы һәрбер җөмләнең роле берүкме?”

“Кайсы җөмләләр төп җөмлә булып торалар?”

4. Абзацларны номерлагыз.

Абзац –  микротеманың күрсәткече, шуңа күрә  изложение текстын укыганда интонацион паузаларга игътибарлы булыгыз.    Күпме зур  интонацион паузалар –  текстта шулкадәр абзац.

Микротема – бер фикер белән  текстның берничә мөстәкыйль җөмлә эчтәлеген бирә ала торган абзац.

  Тестның микротемаларын ничек билгеләргә?

Абзацның әһәмиятле сүзләреннән һәм ключевым җөмләләрдән.

 Микротеманы кыскача гына ничек билгеләргә?

Кыскартылган изложение язганда микротеманың  төп һәм өстәмә (ачыклык кертә торган аныклагыч җөмләләр һ.б.) җөмләләрне  аера белү зарур.   Төп җөмләләр итеп без текстның төп идеясен һәм темасын әлеге җөмләләрдән башка ачып булмый торган җөмләләрне атыйбыз.  

Өстәмәләргә исә өстәмә мәгълүмат, детальләр, сурәтләү элементлары булган җөмләләр керә.  Аларны төшереп калдырырга яки кыскартырга, бер зур җөмлә эченә кертергә була.  

 Текстны модельләштерү этабы.

Абзац нумерацияләрен, микротемаларны барлагыз.   Абзацлы бүленешне саклаган хәлдә текстны оештырыгыз.

Микротемаларның эчтәлеген ничек итеп текстка берләштерергә?

Лексик кабатлауларны, тамырдаш сүзләрне, синонимнарны, алмашлыкларны, рәвешләрне, бәйлек һәм бәйлек сүзләрне, кисәкчәләрне кулланырга.

 

Компрессия алымнары

Алыштыру

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләшкән сүз белән алыштыру

Иртәдән башлап кичкә чаклы балта һәм пычкы, китмән һәм көрәк кулдан төшмәде. (Ш.К.)

Иртәдән алып кичкә чаклы эш кораллары кулдан төшмәде.

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштерүче сүз белән алыштыру

( Һәммәсе,бөтенесе,барысы,һичбере кебек алмашлыклар,түбәндәгеләр, югарыдагылар, мондыйлар, андыйлар кебек сүзләр белән белдерелә.)

Әкиятне зурлар да, кечкенәләр дә, көчлеләр дә, көчсезләр дә, усаллар да усал булмаганнар да яраталар.

 Әкиятне һәммәсе: зурлар да, кечкенәләр дә, көчлеләр дә, көчсезләр дә, усаллар да усал булмаганнар да яраталар.

Туры сөйләмне кыек сөйләм белән алыштыру.

Бүген туган көне икән... Моны улының телеграммасы исенә төшерде: “Кадерле әнием! Туган көнең белән котлыйм, бәхет, сәламәтлек, озын гомер телим”, - дигән улы Марат. (Г.Ә.)

 Улының котлау телеграммасы аңа туган көне булуын исенә төшерде.

Җөмләне яки аның өлешләрен күрсәтү алмашлыгы белән алыштыру.

(бу,шул, шушы, теге, әнә, менә, ул(авыл), шундый, тегенди, мондый...)

Ни өчен ул тору урынын еш алыштырган? Инде ияләшеп беткән җирдән аерылып, таныш булмаган җиргә, аның кешеләренә ияләшергә, яңа эш урынын эзләргә аны нәрсә этәрде икән?

 1.Аны шушы адымга нәрсә этәрде икән?

2.Теге җирдән аерылып,таныш булмаган җиргә, аның кешеләренә ияләшергә, яңа эш урынын эзләргә аны нәрсә этәрде икән?

 

Төшереп калдыру

Ул аны бөтен җирдән эзләп карады: бүлмәләрне барлап чыкты, бакчадан карады, күршеләргә кереп чыкты.

 Ул аны бөтен җирдән эзләп карады.

Мәгънәсе белән өстәмә мәгънәне аңлатмый торган өзекләрне төшереп калдыру.

Кайвакыт ул эшен туктатырга да, ярты юлда калдырырга да күп сорамый.

 Ул эшен туктатырга да мөмкин.

Кабатлауларны...

Аларның булган Ибрай исемле бик акыллы, бик зирәк бер уллары.

Аларның Ибрай исемле акыллы уллары булган.

Риторик сорауларны...

Авылыгызның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? Ә бит безнең бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. Авыл булып утыру өчен, якында гына урманы да, болыны да, инеше дә булган, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

Безнең бабаларыбыз авыл салу өчен чишмә  чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

Нәрсәне төшереп калдырырга ярамый соң?

  • автор идеясен аңларга ярдәм итә торган төп детальләрне;
  • авторның төп фикерне ачу яки дәлилләү өчен кулланылган аргументлар.

   Өй буенда бөдрәләнеп үскән яшь каенга карап, Мәдинә тирән уйга калды. (Ә.Б.)

Аерымланган рәвеш хәлен төшереп калдыру-калдырмау текстка карап хәл ителергә тиеш.

Берләштерү яки гомумиләштерү

Бер үк фикерне ача торган ике гади җөмләне бер кушма җөмләгә берләштерү.

Исемгә бай ул төнбоек. Ак лалә дә ул. Су гөлчәчәге дә ул. Хәтта нимфея дә. Берсеннән-берсе матур исемнәр!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Изло жение укучыдан микротемаларны (мәг ъ нәви кисәкләрне) аерып чыгару сорала; укучының эше изло ж ениенең эчтәлеге, башлангыч текстны җыйнакландыру, язманың бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм, аның эзлеклелеге һәм грамоталылыкны билгеләү критерийларына нигезләнеп тикшерелә.

Слайд 2

1нче бүлекне эшләгәндә, укучылар түбәндәге Изло жение язганда укучыдан таләп ителә: текстның төп фикерен дөрес аңлау һәм бирә белү; макро- һәм микротемаларны дөрес билгеләү; текстны компрессияләү күнекмәләрен белү; компрессия ысулларын кулланып, төп текстның “скелетын” җимермичә, үз сөйләме белән текстның төп фикерен бирә белү; стил ь һәм стилистик бердәмлек булдыру.

Слайд 3

Изложение язу Изл. язу өчен 100 минут вакыт бирелә. Текст 2 тапкыр укыла. Беренче уку – 10 мин. Укылган текстны аңлау – 5 мин. Икенче кат уку – текстны уку – 10 мин. Изложение язу – 75 мин. (моның эчендә 15-20 минутны акламага күчереп язуга да бүләргә кирәк). Сынау вакытында орфографик сүзлекләрдән файдаланырга мөмкин.

Слайд 4

Абза ц Язылган эштә барлык микротемалар да булырга тиеш, ә менә абзацлар саны тәңгәл килмәскә дә мөмкин. 1) Бер абзац та , ка гыйдә буларак , бары бер генә микротема була . 2) Абза ц эчендә җөмләләрнең урнаштырылуы түбәндәге схемага буйсына: башлам, фикер үстерелеше, бетем. 3) Абза цның иң мөһим җөмләсе, гадәттә, а бза ц ның башында яки ахырында була.

Слайд 5

Изло ж ение язганда кулланылган алымнар Алыштырулар: тиңдәш кисәкләрне гомумиләштерүче сүзләр белән алыштыру җөмләнең бер өлешен синонимик гыйбарә белән алыштыру җөмлә яки аның бер өлешен күрсәтү алмашлыгы белән алыштыру кушма, катлаулы җөмләләрне гади җөмләләр белән алыштыру туры сөйләмне кыек сөйләм белән алыштыру

Слайд 6

Изло ж ение язганда кулланылган алымнар Кыскарту яки тулысынча төшереп калдыру җөмләнең тиңдәш кисәкләрен кабатлауларны бер яки берничә синонимны фикер йөртү характериындагы җөмләләрне конкрет мисалларны сан мәг ъ лүматларын автор аңлатмаларын чигенешләрне (лирик) җентекле тасвирлауларны диалогларны

Слайд 7

Изло ж ение язганда кулланылган алымнар Берләштерү Бер төрле проблемалар, сораулар, охшаш фактлар бергә туплана һәм уртак яклары табылып, гомуми бер проблема булып бирелә. Гомумиләштерү өчен махсус тел чаралары кулланыла.

Слайд 8

Укучыларга өй эше итеп тәк ъ дим итергә мөмкин эш төрләре Текстта (текст өлешендә, җөмләдә) төп сүзләрне аерып чыгару. Текстны мәг ъ нәле кисәкләргә бүлү. Һәрбер укылган абза ц ка, аны аңлауга ярдәм итә торган фразалар уйлап язу. Һәрбер мәг ъ нәле кисәккә сорау формалаштыру. Текстның планын төзү (атау характерында, сораулар яки тезислар формасында). Абза ц ның эчтәлеген кыскача сөйләү. Кыскартканнан соң да текстны аңлауга зыян салмый торган сүзләрне аерып чыгару. Текстның һәрбер өлешендә әһәмиятле саналган мәг ъ лүматны язып алу Кушма җөмләне гади җөмләгә әйләндерү.

Слайд 9

Текстны беренче тапкыр уку 1 нче этап - текстның темасын билгеләү, “ Текст нәрсә турында?”, “Теманы ничек билгеләргә?” соравына җавап бирү . Тема төрле юллар белән билгеләнә: текстның башламыннан төп, иң мөһим сүздән төп, иң мөһим эпизодлардан геройларның эш-хәрәкәтләре яки фикер йөртүләре буенча текстның исеменнән

Слайд 10

Текстны беренче тапкыр уку 2 нче этап - текстның идеясен билгеләү. Түбәндәге сорауларга җавап бирү: “ Автор ни өчен бу текстны язган?”, “Нинди фикер үткәрергә тели?” Идеяне формалаштырырга нәрсә ярдәм итә? текстның гомуми тонал ь леге текстны укыганнан соң туган хисләр авторның геройларга, вакыйгаларга мөнәсәбәте текстта төп фикерне турыдан-туры яки өлешчә формалаштыра торган тезис

Слайд 11

Текстны беренче тапкыр уку 3 нче этап - текстның структурасын билгеләү. Текстның компози ц ион өлешләрен атау. Һәрбер компози ц ион өлешнең эчтәлеген тезис формасында язып кую. Текстның төп компози ц ион өлешләре булып кереш, төп өлеш һәм йомгак тора. Тезис - гади яки кушма җөмләләрдә формалашкан, текстның төп фикере, идеясе урнашкан җөмлә

Слайд 12

Текстны икенче кат уку 4 нче этап – текстны абза ц ларга бүлү. Текстның микротемаларын билгеләү. Текстны уку барышында (интона ц ион паузалар саны буенча) абза ц лар санын билгеләү. Һәрбер абза ц ның микротемасын билгеләү. (“Микротемада һәрбер җөмләнең роле бердәйме?”, “Кайсы җөмләләр төп?” тибындагы сорауларга җавап биреп, аны кыскача язып кую.) * Абза ц ларга нумера ц ия кую.

Слайд 13

Текстны икенче кат уку Микротема – бер фикер белән бәйләнгән, берничә мөстәкыйл ь җөмләнең эчтәлеген бирә торган кисәк. Текстның микротемасын ничек билгеләргә ? - Абза ц ның төп сүз һәм җөмләләреннән. Кысу юлы белән язылган изло ж ениене язганда төп һәм өстәмә (артык булган, аңлатма бирә торган һ.б.) мәг ъ лүматны аерып чыгара белү зарур. Төп мәг ъ лүмат астында текстның идеясен һәм темасын аннан башка ачып булмый торган җөмләләр карала. Өстәмә мәг ъ лүматка детал ь ләре, тасвирлый торган элементлары булган җөмләләр керә. Аларны кыскартырга яки бөтенләй төшереп калдырырга мөмкин.

Слайд 14

Текстны икенче кат уку 5 нче этап – изло ж ениене модел ь ләштерү. Абза цларның нумерац иясен билгеләү. Абза ц бүленешен истә тотып, микротемаларны текстка берләштерү. Микротемаларның эчтәлеген ничек итеп текст эченә берләштерергә? Лексик кабатлаулар, синонимнар, тамырдаш сүзләр, рәвешләр, теркәгечләр, кисәкчәләр.

Слайд 15

Табигат ь нең кадерле бүләге Авылыгызның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? Ә бит безнең бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы да, болыны да, инеше дә булган, көмештәй саф сулы чишмә чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар. Әйбәт чишмә суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Кунак-мазар килдеме, берәрсе ерак юлдан кайттымы, апа-җиңгиләр иң башта чәйгә чишмә суы алып кайтырга ашыгалар. «Суыбыз бик тәмле безнең!» — дип, чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлыйлар. Авылның иң газиз бер өлеше итеп, яратып, халык чишмәләргә ягымлы исемнәр кушкан: Ак чишмә, Татлы чишмә, Шифалы чишмә. Уйлабрак карасаң, х алкыбызның чишмә һәм коеларны шулай зурлавы һич тә тикмәгә түгел. Без көн саен чәй кайната, аш пешерә, юына һәм коена торган шушы гап-гади суның искиткеч гаҗәеп яклары, тылсымлы сыйфатлары бар. Яшәү өчен үтә әһәмиятле булган шушы төссез сыекчада алтмыштан артык төрле химик элемент бар икән. Суның тәме дә, йомшаклыгы яки катылыгы да әнә шул элементларның күп яки аз булуына карап йөри. Кайсыбер сулар белән хәтта авыруларны дәвалыйлар, андый сулы чишмәләрне халык Изгеләр чишмәсе дип атаган. Һәркем белә: сусыз яшәү мөмкин түгел. Белүебезчә, кеше ашамыйча атналар буе тора ала, әмма сусыз берничә көнгә дә түзә алмый. Кайбер кешеләр, бәлки: «Күпме язсаң да, су һаман да шул су инде ул. Мең ел элек тә аккан, тагын да мең еллар буена агачак», — диярләр. Һич алай түгел шул. Дөньяда чик-чамасыз нәрсә юк ул. Эчә торган төче су планетадагы барлык суларның нибары ике процентын гына тәшкил итә. Калган туксан сигез процент эчәргә яраклы түгел. Шуның өстенә, ул ике процент һич тә артмый, ә торган саен кими генә бара… Бу хәл безне сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиешле. (Г. Бәширов)

Слайд 16

Микротемаларга бүлү Абза ц номеры Микротема 1 Бабаларыбыз авыл булып утыру өчен җайлы калкулыклар сайлаганнар. 2 Әйбәт чишмә суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. 3 Суның тылсымлы сыйфатлары бар. 4 Эчә торган төче суның запасы кимегәннән кими бара. 5 Бу хәл безне сагайтырга тиеш.



Предварительный просмотр:

(С1 биремен эшләү өчен әзерлек)

Бирелгән текстка нигезләнеп, сочинение язу - шул тексттан алынган өзекнең мәгънәсен ачып, шул турыда фикер йөртеп язылган эш. Бу сочинениенең төп эчтәлеге -тексттагы мәгълүматны анализлау (эчтәлеген сөйләү түгел!).

Сочинение өч өлештән тора: кереш (тезис), төп өлеш (дәлилләр һәм мисаллар), йомгак (нәтиҗә). Бу өлешләрнең берсе сочинениедә булмаса, хата санала һәм балларны югалтуга китерә.

Сочинениене кереш-тезистан башларга кирәк. Ул - исбатланырга тиешле фикер. Сочинениенең күләме зур булмаганга, тезиста тексттан алынган өзекнең мәгънәсе кыскача, 1-2 җөмлә белән генә формалаштырыла. Җөмләләрне күбрәк тә кулланырга ярый, ләкин керешнең күләме төп өлешнең күләменнән азрак булырга тиешлеген онытмагыз.

Керешне язганда, түбәндәге сүзләр тезмәсеннән файдаланырга мөмкин:

  • Текстның соңгы юлларының мәгънәсе безгә ... аңлата.
  • Текст «...» сүзләре белән тәмамлана. Минемчә,   ... турында әйтелгән.
  • Әлеге текст авторы укучыларны ... мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра.
  • Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул ... аңлата.
  • Бу өзектә автор ... турында сөйли.
  • Мин бирелгән өзекнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлыйм: ...

Минем фикеремчә, миңа качса кебек кереш сүзләрне куллану да урынлы, ләкин артык күп файдаланмагыз.

Кереш өлешенә мисаллар:

1)        Минемчә, Г.Бәгииров әсәреннән алынган өзектә бирелгән фикер кешеләрнең
табигатькә төрле мөнәсәбәтен чагылдыра.

2)        Камилнең әтисе үзенең фикерен: «Аның каравы, урманны күңел күзе белән карарга
өйрәндең. Ә кош оясын күрергә кирәкми дә», дип тәмамлый. Минемчә, бу сүзләр
табигатькә булган мөнәсәбәтеңне яңача бәячәргә этәрә.

Төп өлеш күләме ягыннан кереш һәм йомгактан зуррак була. Сочинениенең бу өлешендә текстны сөйләп чыгудан, темага туры килмәгән мәгълүматларны язудан качарга кирәк. Төп өлештә үз фикереңне логик дәлилле һәм стилистик хаталарсыз язу осталыгы күрсәтелә. Тезиста чагылган фикернең дөреслеге дә төп өлештә дәлилләнә. Моның өчен, текстны берничә тапкыр укырга, аның темасын (текст нәрсә турында?), идеясен (автор нәрсә әйтергә тели?) билгеләргә кирәк. Гадәттә, текстның идеясе нәкъ менә бирелгән өзектә чагыла. Тексттан, бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларның мәгънәсен үз сүзләрегез белән аңлатып язарга кирәк. Бу - эчтәлек сөйләп чыгу гына түгел, ә фикер йөртү һәм текстны анализлау икәнен онытмагыз.

Төп өлештә ике дәлил булырга тиеш, һәм һәр дәлилне берәр мисал белән расларга кирәк. Мисаллар икедән дә ким булмаска, бирелгән текстка карарга, төрле дәлилләрне расларга, һәр мисал бирелгән дәлилгә туры килергә тиеш. Дәлилгә туры килмәгән мисал исәпкә алынмый.

Сочинениедә мисалларны 3 төрле ысул белән формалаштырырга мөмкин. 1) Бик озын булмаса, җөмлә цитаталана. Бу очракта җөмләне куштырнаклар эченә алырга кирәк. 2) Кайбер очракларда җөмләне тулысынча цитата итеп биреп булмый. Төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокталар куярга кирәк. 3) Мисалларны җөмләнең санын күрсәтеп тә формалаштырып була. Бу - җөмлә бик озын булганда кулланыла торган ысул. Мисалларны формалаштырганда, түбәндәге сүзләр тезмәсен файдаланырга ярый:

  • Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның ... җөмләсенә игътибар итик.
  • Бирелгән дәлилне текстның ... җөмләсендәге мисач белән расларга мөмкин.
  • Бу нәтиҗәнең дөреслеген ... җөмлә мисашнда расларга мөмкин.
  • Нәтиҗәләремне раслау өчен, укылган тексттагы ... җөмләдән мисал китерәм.
  • ... җөмлә ... турындагы фикерне раслый.

Йомгак күләме ягыннан төп өлештән зур булмаска тиеш. Бу өлештә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә, эш тәмамлана. Нәтиҗә кыска, ләкин эчтәлеге ягыннан тирән, алда әйтелгәннәр белән логик бәйләнешле булырга, тезис һәм дәлилләргә мәгънәсе белән каршы килмәскә тиеш. Йомгакны шулай итеп, димәк, шулай булгач, алдагыларга нәтиҗә ясап һ.б. сүзләр белән башларга мөмкин.

Кайбер йомгак үрнәкләрен карап үтик:

  1. Шулай итеп, Г.Бәширов табигатьне саклау кебек җитди проблемалар турында яза.
  2. Димәк, текстның авторы дуслыкта ышаныч һәм бер-береңне аңлау мөһимлегенә ышандыра. Дуслар белән ихлас булырга өнди.

Сочинениене язганда, текстны абзацларга бүлү бик мөһим. Абзацлар өчтән дә ким була алмый: 1 иче абзац - тезис, 2 нче абзац - дәлилләр һәм мисаллар, 3 иче абзац - нәтиҗә. Төп өлештә абзацлар бердән артык булырга мөмкин.



Предварительный просмотр:

1   вариант

Хезмәткә хөрмәт

  1. Икмәк.
  2. Бу сүз - ана исеме белән янәшә торырлык олы сүз. 3) Икмәк турында бер генә көн уйламый калган кеше бармы икән дөньяда? 4) Күпме шигырь, күпме роман язылган икмәк турында! 5) Шулай да мин үземнең сүзләремне: "Без икмәкне ихтирам итә беләбезме?" - дип башларга телим.

6) Чыннан да, шулкадәр мактаулы, олы, шулкадәр изге саналган йортыбызга бәхет алып килгән икмәкне ихтирам итәбезме? 7) Дөресрәге, без икмәкне ашый беләбезме, диясем килә минем.

8) Беркөнне без бер танышым белән иртәнге тыныч, бик матур вакытта Аккош күле янындагы яшел алан аша сузылган сукмак буйлап сөйләшә-сөйләшә кайтып килә идек. 9) Менә шушы карап туймаслык алан өстендә, аллы-гөлле чәчәкләр үскән палас өстендә, ертылып ташланган газета кисәкләре, буш консерв савытлары, шешә ватыкларын күреп сәерләнеп калдык. 10) Хәер, нигә гаҗәпләнергә? 11) Ял көннәреннән соң безнең урманнарыбызда, елга һәм кул буйларында бу инде гадәти күренешкә әйләнеп бара. 12) Кемнәрдер, ялга чыгып, рәхәтләнеп хозурланалар да киләсе атнада да тагын шунда ук ял итәсе урыннарын шулай чүп-чар белән "бизәп" китәләр. 13) Ә бу юлы без анда-монда ташланган икмәк телемнәрен дә күрдек. 14) Хәтта бер агач төбендә бер бөтен икмәк тә аунап ята иде.

15) Үзебез дә сизмәстән шул икмәккә карап туктадык та телсез калган кебек булдык. 16) Шулай рәхимсез ташланып калдырылган шушы изге нан өчен безгә бик уңайсыз булып тоелды. 17) Дөресен әйткәндә, без оялдык. 18) Кемнеңдер бу мәрхәмәтсезлеге өчен без дә җаваплы идек шикелле.

19) Бу икмәкне кем ташлаган? 20) Ул рәхимсез бәндәнең исеме ничек? 21) Имзасын язмаган, тамгасын да калдырмаган. 22) Бар, белеп кара.23) Бәлки, ул бу минутларда кибеттән тагын икмәк алып, өенә тыныч кына кайтып килә торгандыр... 24) Юк, моңа түзеп торырга ярамый.25) Мин аның белән йөзгә-йөз килеп, күзгә-күз карашып сөйләшергә телим!

26) Икмәккә ихтирам, кешегә мәхәббәт! 27) Бу сүзләр йөрәктә яши, шуңа күрә дә алар тормыш законы дип аталырга хаклы. 28) Бу законны үтәү - һәркемнең изге бурычы.

(Н.Дәүли буенча*)

* Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин (1910-1988)- лирик, публицистик, сатирик шигырьләр, балладалар, мәсәлләр, шигъри парчалар авторы. Аның әсәрләрендә җир язмышы, җирнең бүгенгесе, киләчәге өчен борчылу, тынычлык өчен көрәш, сугыш кабызучыларны фаш итү темалары яктыртыла. "Берлинда окоп", "Авыл дәфтәре", "Яшәү белән үлем арасында", "Җимерелгән бастион" һәм башка бик күп әсәрләре бар.

II вариант

Хезмәт - яшәү шатлыгы

1) Әлфия белән Дамир кышны көчкә уздырып җибәрделәр. 2) Ә җәйгә чыккач, умарталыкта тагын эш кайнады. 3) Әлфияләр инде, узган елгы кебек вак-төяккә йөгерү белән канәгатьләнмичә, Гыйлемдар бабайдан зуррак эш таләп иттеләр.

4) - Алай бик атлыгып торсагыз, мин умарталыкны бөтенләй үзегезгә калдырам, - диде карт, күзен хәйләкәр кысып. 5) Аның шаярып сөйләшергә яратуын белгән балалар бу сүзләргә ьпианмадылар.

  1. - Син безгә, бабай, чын умарта ясап бир, - диде Дамир. - Без аны үзебез карыйбыз.
  2. - Әзер ясаганнары да бар. 8) Ошаганын сайлап алыгыз. 9) Ярышып карыйк, кайсыбызның умартасында бал күбрәк булыр икән.

10) Балалар яңа күч ябарга дип сайлап куелган ике сөян умартаны аерып алдылар. 11) Буяр өчен буяулар әзерләделәр.

12) Умарталарның берсен - сарыга, берсен яшелгә буядылар. 13) Кортларның күч аерыр вакытлары җитүгә, алар инде кибеп тә өлгерделәр. 14) Дамирлар аңа күчне үзләре җыеп яптылар.

15) Кортлары, үз өйләренә ияләшеп, урман-кырлардан бал ташый башлагач, аларның шатлыклары эчләренә сыймады. 16) Кешенең дөньяда иң бәхетле көне - үз эшенең нәтиҗәсен күргән көнедер, мөгаен.

17) Бәхет кешене киң күңелле итә, юмартландыра. 18) Әлфия белән Дамир умарталыкка килгән һәр кешегә үзләренең балларын каптырып карадылар. 19) Әгәр инде берәрсе: "Мондый бал ашаганым юк иде әле", - дисә, түбәләре күккә тйя иде. 20) Гыйлемдар бабайны көчләп ашатып, алар ул көнне аны йөдәтеп бетерделәр...

21) Әнә шундый шатлыклары белән тагын бер җәй үтеп китте. 22) Хәзер инде аларны умарталыктан берни белән дә аерып булмый иде.

(Ф.Яруллин буенча*)

*Фзнис Яруллин (Фәнис Гатаулла улы Яруллин, 1938-2012) - татар шагыйре, прозаик, драматург, балалар язучысы. "Мин тормышны яратам" исемле шигырьләр җыентыгы, "Җилкәннәр җилдә сынала", "Кыйгак-кыйгак каз кычкыра", "Чәчәкләр моңы", "Яралы язмыш- лар" һ.б. әсәрләр авторы.

III вариант

Ризаэддин Фәхреддин

  1. Тарихыбыз күгендә якты йолдыз булып кабынган, халкыбыз хәтерендә мәңгегә уелып калган затларыбыз байтак.
  2. Шундый        каһарман бабаларыбыздан Ризаэддин Фәхреддин тарихчы буларак та, мәгърифәтче буларак та аеруча әһәмиятле урын били. 3) Аның иң намуслы, иң мәгълүматлы шәхесләрдән булуы, казый буларак та гаделләрнең гаделе булып милләтебезгә хезмәт итүе - буыннардан буыннарга риваять ителерлек бер якты үрнәк.

4) Ризаэддин Фәхреддин 1859 нчы елның 17 нче гыйнвар көнне Бөгелмә өязенең Кичучат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. 5) Бу авыл хәзер Әлмәт төбәгенә карый. 6) Атасы Сәйфетдин хәзрәттән сабак ала. 7) Башлангыч белемне алганнан соң, аны Түбән Чыршылы авылына илтеп куялар. 8) Менә шушы вакытларда ук инде аның белем куәсе, галимлек куәсе ачыла бара: ул китаплар күчереп язу эше белән бик мавыгып китә.

9) Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре, әнә шул шәкертлек елларыннан алып, бөек аксакалыбыз Шиһабетдин Мәрҗани йогынтысында иҗат итә. 10) Шәкерт остазын узып китә алмаса, остазның остазлыгында шик бар, ди халык мәкале. 11) Дөнья күләмендә шөһрәт казанган остаз Ризаэддиннең иҗаты да чиксез мактауларга лаек.

12) Эшләгән эшләренең күләме һәм әһәмияте ягыннан, мәгърифәт өлкәсендә, мөгаен, Ризаэддин Фәхреддингә тиңнәр юктыр. 13) Аның каләме белән язылган дистәләгән томнар һичкайчан кыйммәтен югалтмас. 14) Шул вакытта иҗат ителгән "Асар" дигән энциклопедик хезмәте аның исемен мәңгеләштерә.

  1. Тарихчыбыз Ризаэддин Фәхредцин ислам нигезләрендә төзелгән мәгариф, тәрбия китаплары да иҗат итә.
  2. Совет власте чорында дингә, исламга, Коръәнгә каршы рәхимсез сугыш башлангач, кыйммәтле кулъязмалар, елъязмаларны юкка чыгудан саклап кала.
  3. Мөфти Ризаэддин Фәхредцин - кыю фикерле, батыр шәхес. 18) Ул - ислам сагында торучы бөек остаз. 19) Ризаэддин - остаз милләтпәрвәр, милли азатлык өчен җаны-тәне белән көрәшкән асыл зат. 20) Шунысы бәхәссез: остаз Ризаэддин Фәхредцин холкы белән дә, фигыле белән дә акыллы дипломат, зиһенле мөфти булган. 21) Аның чиксез мактауларга лаек тагын ике олуг китабы бар: "Җәвамигуль-кәлим шәрхе" һәм "Ислам дине" әсәрләре. 22) Безне әхлаклы, чын кеше булу серләренә өйрәтә торган әсәрләр. 23) Бу китапларда остаз Коръән- Кәримнең аятьләрен тирәнтен аңлата.
  1. Менә шундый ул асыл зат, акыл иясе Ризаэддин Фәхреддин.
  2. Мәрхүм остазыбыз, тарихчы-галим, мәгърифәтче- имам, акыллы мөфти, гадел казый, саф әхлак иясе Ризаэддин Фәхреддин безнең иң гыйлемле, югары әхлаклы халык булуыбызны теләгән.

("Ризаэддин Фәхреддин" китабыннан)

IV вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләрне) билгеләгез.

Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1 -А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

һәйкәлләр

  1. Идел ярларыннан алып илебезнең көнбатыш чикләренә кадәр каберлекләр чәчелгән. 2) Дәһшәтле сугыш елларын хәтерләтеп, һәйкәлләр утыра. 3) Азатлык сугышчыларына Европа илләрендә дә һәйкәлләр куелган. 4) һәркайда - каберлек. 5) Күп алар. 6) Фашистларга каршы соңгы сулышына кадәр сугышкан ил каһарманнары мәңгегә йокыга талган анда.

7) Сугыш кырларыннан миллионнарча ир-егет әйләнеп кайтмады. 8) Ә бит үлгәннәрнең һәрберсе - үзе бер дөнья, күк гөмбәзендә сүнгән йолдызларны хәтерләтә. 9) Күпләре 20 яшь тә тулмаган, сөяргә һәм сөелергә өлгермәгән яшь егетләр иде.

10) Каберлекләрдә гүзәл Ватаныбызның бәйсезлеген буарга ябырылган гитлерчыларга каршы көрәштә һәлак булган солдатлар йоклый.Биек һәм очлы башларына йолдызлар куелган кабер ташлары. 12) Алар - безнең кайгы һәм хәтер билгесе. 13) Сугыш кырларында башын салганнарның алда тормышлары, кояшлы көннәре бар иде. 14) Алар үз гомерләрен - иң зур байлыкларын - матур киләчәк хакына бирделәр.

15) Җирдә һәйкәлләр тора. 16) Алар гасырлар кичәр. 17) Таш һәм бронза солдатлар, автоматларын нык кысып тотып, мәңгелек сакка басканнар. 18) Алар һаман ил сагында.

(К.Тәхаутдиновтан*)

'"Касыйм Тәхау - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул республика журналистларының ХЛмашев исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Касыйм Тәхауның 12 китабы дөнья күрде. Алар арасында шигырьләре тупланган, натуралист язмалары җыентыклары, авыл парчаларын эченә алган китаплар да бар.

V вариант

Гөлләр үстерик.

1) Гөлләр безнең тормышыбызга аерым бер ямь бирә. 2) Безнең әниләр, әбиләр борын-борыннан гөл үстерү серләренә

өйрәнгәннәр.

3) Гөл утырту өчен, барыннан да элек, туфракны дөрес сайларга кирәк. 4) Бүлмә гөлләре үстергәндә, урман туфрагы, балчыклы кәс, черемә, торф һәм эре бөртекле елга комы катнашмасы файдаланыла. 5) Гөл 1уфрагы азык матдәләренә бай, дым һәм һаваны яхшы үткәрә торган булырга тиеш.

6) Гөл үстерү өчен, юкәлек яки каенлыктагы урман туфрагы әйбәт. 7) Моның өчен, коелган яфрак катламын ачып, җирнең өске өлешен кырып алалар. 8) Кәс туфрагын исә көтү йөри торган җирдән алырга мөмкин. 9) Туфракка үлән тамырлары кермәсен. 10) Аны, гадәттә, көзге якта әзерлиләр һәм коры урында саклыйлар.

11) Яз - бүлмә гөлләрен күчереп утырту чоры. 12) Аерым очракта, гөл чүлмәге ватылса яки үсемлек "чирли" башласа, аны елның башка вакытларында да күчерәләр. 13) Бер нәрсәне онытмаска кирәк: чәчәктә утырган яисә чәчәккә бөреләнгән гөлләрне күчереп утырту түгел, урыннарыннан кузгатырга да ярамый. 14) Тиз үсә торган гөлләрнең күбесен ел саен, ә пальма, роза кебекләрен дүрт-биш елга бер мәртәбә генә күчереп утырталар.

15) Кешеләр кебек үк, гөлләр дә кайгыра, шатлана, елый беләләр. 16) Үсеп торган гөлнең берәр ботагын сындырсаң, ул сызлана, рәнҗи, елый. 17) Аның сынган ботагыннан яшь тама.

18) Гөл үзен тәрбияләп үстергән кешегә беркайчан да бурычлы булып калмый: елмаеп, рәхмәтен белдереп, шау чәчәк атып утыра. (193 сүз)

("Мең дә бер киңәш" китабыннан)

VI вариант

Табигать ул - безнең дәү әниебез.

  1. Табигать - безне үз бишегендә тирбәтеп үстергән әйләнә-тирә мохит.
  2. Ә без кеше кадәр кеше үзе табигать баласы булуын да онытып җибәрәбез. 3) Табигатьне, күбесенчә, суларга һава, эчәргә су, өйләребезне җылытырга утын, күмер, газ биреп торучы чимал склады итебрәк кенә карыйбыз. 4) Адәм баласының рухи тормышына һәрдаим тәэсир итеп торучы зур көч булу җәһәтеннән без табигатьне гафу ителмәслек дәрәҗәдә сирәк искә төшерәбез. 5) Кешенең холкына-фигыленә, аның нинди дә булса сәләте ачылуга, шәхес буларак нинди булып өлгерүенә, гомумән, бөтен җәмгыятьнең яшәешенә табигатьнең йогынты, ы ифрат чур. 6) Моны гади генә мисалларда да күрергә мөмкин. /) Мәсәлен, бакчачылар, ат караучылар, озак еллар буе урман хуҗалыгында эшләүчеләр, умартачылар, гомумән, табигать^ якынрак яшәүчеләр гадәттә сабыр, гадел, күркәм холыклы, һәр җан иясенә ярдәм итәргә әзер торучы иркен күңелле, мәрхәмәтле кешеләр булалар. 8) Табигатьне мин дәү әниләргә охшатыр идем. 9) Дөньяда озак яшәгән, үз гомерендә күпне күреп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган дәү әниләр, әби-бабайлар азмыни? 10) Алар бит үзләренең балаларына, бөтен нәсел-нәсәбенә акыл лы киңәшләр бирәләр, тормышларын ямьләндереп торалар. 11) Шулар шикелле табигать тә безне һәрдаим яхшылыкка өйрәтә.

(Г.Бәширов буенча)

* Гомәр Бэширов (Бәширов Гомәр Бәшир улы, 1901—1999) талантлы прозаик, фольклорчы, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлекле- се. Аның әсәрләрендә татар авылының күркәм традицияләре, гореф- гадәтләре, табигатьне саклау , әхлак мәсьәләләре яктыртыла. Ул - "Сиваш", "Намус", "Туган ягым - яшел бишек", "Җидегән чишмә" һәм башка бик күп әсәрләр авторы.

VII вариант

Инә дә бүләк, дөя дә бүләк.

  1. Күңелеңә якын кешене туган көне белән котлау, аңа нинди дә булса истәлек бүләге бирү теләге - кешенең гаять тә күркәм сыйфатларыннан берсе.
  2. Бүләккә төрле нәрсә бирәләр. 3) Ул кешенең шәхес үзенчәлегенә, яшенә, зәвыгына бәйле рәвештә башкарыла. 4) Бүләкнең үз кулың белән әзерләнгән булуы бигрәк тә отышлы.

5) Бүләк артык кыйммәтле булырга тиеш түгел. 6) Аның асылы бәясендә түгел, ә кадерлелегендә. 7) Аннан шунысын да истә тотарга кирәк: затлы әйбер аны кабул иткән кешене уңайсыз хәлдә калдыруы ихтимал. 8) Кыйммәтле бүләк бәрабәренә чын дуслыкны, мәхәббәтне сатып алып булмый. 9)Сатып алынган хисләр - алар чын хисләр түгел.

10) Бүләгең якын кешеңә хуш килсен дисәң, аның рухи дөньясын якыннан белергә кирәк. 11) Бүләгең аны шатландырсын, ничектер көтелмәгәнрәк тә булсын... 12) Бүләгеңдә синең дә йөрәк җылың, омтылышың, теләгең, күңел сафлыгың, рухи байлыгың чагылсын.

13) Бүләкне ничек тапшыру ягын да уйларга кирәк. 14) Аны бик әдәпле генә, матур сүзләр яки шигырь әйтеп бирергә мөмкин.

(Я.Ханбиков буенча*)

* Якуб Ханбиков (Якуб Исхак улы Ханбиков) - педагогика фәннәре докторы, озак еллар Татар дәүләт гуманитар педагогия институтының педагогика кафедрасында профессор булып эшли, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

VIII вариант

Рәнҗү

1) Алар әңгәмәне бәлки озынгарак та сузган булырлар иде,  әмма кызлары каршы чыгып алгач, ул хакта кабат сөйләнмәделәр. 2) Карт белән карчык, өс-башларын чишенеп, эчкә үттеләр. 3) Өй бик матур итеп жыештырылган.4) Бөтен нәрсә өр-яңа, ялт итеп тора. 5) Ни арада һәммәсен үзгәртеп өлгергәннәрдер. 6) Иске квартирадагы бер нәрсә дә калмаган. 7) Кием шкафлары, кроватьлар, өстәл-урындыклар - бар да кара полировкалы. 8) Хәтта сервант та алып җибәргәннәр. 9) Сервантка тезеп куелган савыт-сабаларга төртеп:

  • Кызым, әллә мин ясаган шкаф кына боларны сыйдыра алмадымы? - диде Зиннәтулла.

10) - Әй, әткәй, - диде Саҗидә бер дә исе китмәгән кыяфәт белән, - син ясаган шкафны комиссионкага олактырдык без аны. 11) Бөтенесе дә бер иштән булсын дидек...

12) Кызының "комиссионкага олактырдык" дигән сүзләрен ишеткәч, ата кеше чак егылып китмәде. 13) Әйтерсең, артыннан берәү күсәк белән тондырды, шулай чайкалып китте ул. 14) Йөрәге кызган тимер кыршау белән кинәт китереп кыскандай авыртырга, сызларга тотынды. 15) Кызына каршы нидер әйтергә теләде, ләкин авызыннан сүзе чыкмады. 16) Бары тик иреннәре һәм ияге генә дерелдәде. 17) Әллә Саҗидә шаярып әйтәме дип, кухня ягына да чыгып карады, сүзе хак икән: шкаф кухняда юк иде.

18) Аның өчен кинәт өйнең яме китте. 19) Тезелешеп торган ялтыравыклы мебельләр өйне тыгынлар өчен генә куелган кебек күренделәр. 20) Әтисенең төсе киткәнен күреп, Саҗидә:

  • Әткәй, юкка аптырама, синең шкафың шәп бәя белән китте ул. Менә бу сервантны үзеңнең бүләгең дип исәпләрсең, яме, - дип карады.

21) Әмма атаның рәнҗегән күңеленә бу сүзләр таш кына булып яттылар... 22) Ул, кызларында чәй дә эчеп тормыйча, өйләренә кайтып китте. 23) Аның үз гомерендә әле беркемгә дә ' бу кадәрле хәтере калганы юк иде.

(Ф.Яруллин буенча[1])

Фәнис Яруллин (Фәнис Гатаулла улы Яруллин, 1938-2012) - татар шагыйре, прозаик, драматург, балалар язучысы. "Мин тормыш-ны яратам" исемле шигырьләр җыентыгы, "Җилкәннәр җилдә сынала", "Кыйгак-кыйгак каз кычкыра", "Чәчәкләр моңы", "Яралы язмышлар" һ.б. әсәрләр авторы.

IX вариант

Хуҗа

1) Ул эшеннән өч кенә көнгә сорал киткән иде. 2) Бер көне юлда үтте. 3) Тизрәк өйне алырдай кеше табарга кирәк. 4) Аннан бигрәк, өйнең күпмерәк торуын беләсе иде. 5) Алданып куюың бар. 6) Шул турыда уйлар вакытта, Рөстәм, бала-чага сыман, юк- бар белән мавыга. 7) Нәрсәгә кирәктер аңа утынлыктагы тутыккан балталар, чаты сынган сәнәкләр? 8) "Мин хуҗа" дип маташкан була тагын. 9) Хуҗа икәнсең, әнә өеңне тизрәк сату ягын кара. 10) Күбрәк бәя каерырга тырыш. 11) Таралган утынны өйгәнсең дип кенә артык бәя бирмәсләр.

  1. Улының җнтди була белмәве ананың кәефен җибәрде, ләкин кичерешләрен Рөстәмгә сиздермәскә тырышты.
  2. - Әйдә, улым, өйгә керик, - диде ул, мөмкин кадәр йомшак итеп. 14) - Мин анда бер үзем генә керергә куркам.

15) Бусаганы атлап керүгә, иң беренче булып күзгә ташланган нәрсә - өй эчендәге тәртип иде. 16) Әйтерсең, ерак әбиләре каядыр шушы тирәгә йомыш белән генә чыккан да менә-менә әйләнеп керәчәк.

17) - Шәп-шәп, - диде Рөстәмнең әнисе, - әбиең әйберләрен әрәм-шәрәм итмәгән. 18) Кызыл башлы сөлгеләренә кадәр элекке урынында эленеп тора. 19) Болар хәзер модада. 20) Андый нәрсәләрне аерыбрак куйыйк, алып кайтырбыз. 21) Ә кирәкмәстәйләре өйне алган кешегә калыр. 22) Буш булмас әле, бәясен бирерләр,

23) Рөстәм әнисенең сүзенә катнашмады. 24) Ул бәләкәй чакта үзе йоклаган агач карават янына килеп утырды. 25) Кайчандыр авыл остасы гына ясап куйган бу караватның зәңгәр буяулары инде куба башлаган. 26) Бер башына әле Рөстәм пәке белән чокып "әни" дип тә язып куйган иде...

27) - Юк, - дип уйлады Рөстәм. 28) - Мин хуҗа кеше. 29) Өйгә генә түгел, үземнең язмышыма, киләчәгемә хуҗа. 30) Миңа авыл ошый. 31) Авылның казлары, маэмайлары, койрык чәнчеп

чабучы бозаулары, ачык күңелле кешеләре ошый. 32) Бәлки, минем бәхетем шушындадыр. 33) Аның әбисе: "Кеше бәхет эзләп читкә киткәндә, туган җире елап калыр", - ди торган иде.

34) Рөстәм, ныклы карарга килеп, тәрәзәне япты. 35) Әнисе инде аның йокыга китеп бара иде. 36) Ул әле иртәгесен улы белән нинди сөйләшү булачагын белми иде.

(Ф.Яруллин буенча*)

X вариант

Җилкәннәр җилдә сынала

1) Аналарның бөтен мәхәббәте, бөтен җылысы ярдәмгә мохтаҗ балаларга тиючән. 2) Фәнияр да бу хакта белә: язмыш ныграк кыерсыткан саен, әнкәсенең якынлыгын күбрәк тоя ул. 3) Ананы дөньяда һични алыштыра алмый. 4) Ул - кешелекне тотып торучы алтын багана.

5) Әмма яшьлек ярсуыннан тау чишмәседәй ургып торучы йөрәккә ана назы гына аз, ана кайгыртуы гына җитми. 6) Күңел үзенең ишен эзли. 7) Куанычларың булганда бергә куанырлык, кайгы-хәсрәт килгәндә юатырлык, егылганда кул сузарлык, ялгышканда төзәтерлек, эшләп арганда иркәләрлек, назга сусаганда кочагында эретерлек кеше табасы килә. 8) Ә Фәнияр кебек кешеләргә мондый иш табу - кыен эш. 9) Шуңа күрә ул үзенең авыруын капларлык эшләр башкарырга, тормышта яшьтәшләреннән бер як белән дә калышмаска тели, туктаусыз көрәшә.

10) Көрәш ул сабантуйларында кулыңа тастымал урап кемнәрнеңдер биленнән алу гына түгел. 11) Тормыш өзлексез көрәштән гыйбарәт: көчлеләр ега, көчсезләр егыла.

12) Фәниярга бер генә җиңүнең дә көрәшсез килгәне юк әле. 13) Кулларына каләм тотып бер юл шигырь язар өчен дә, замандашларыннан артта калмаска теләп, тырышып-тырмашып уку да, хәтта мәхәббәт өчен дә көрәшергә, язмыш куйган ятьмәләрне ертырга кирәк. 14) Фәнияр яшендәге кешеләргә мәхәббәт үзеннән-үзе бирелә. 15) Кыз белән егет очрашалар, танышалар, кавышалар. 16) Дини карашлар да, милләт аермасы да - берни дә киртә була алмый бездә. 17) Кешеләр йөрәгенә табигать тарафыннан салынган байлык - мәхәббәт, башкалар өчен вакыты җиткәч килергә тиешле нәрсә булса, Фәниярга яулап алынасы, көрәштә табыласы бәхет. 18) Бары үзенә генә кагылган эштә Фәниярның сынатканы юк, ләкин мәхәббәттә ике кеше' катнаша. 19) Монда инде һәр ике якның тигез тартылуы кирәк. 20) Шунсыз көчәнү файдасыз.

(Ф.Яруллин буенча*)

XI вариант

Ипи салу...

(1) Ипи салу... (2) Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. (3) Ипи салу - хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше. (4) Бу тәүлектә - йортта зур, тыныч шатлык, тынлык, тантана. (5) Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш - талаш булмый. (6) Ыбыр-чыбырлы бала-чага да бу тәүлектә тынып тора. (7) Беләләр: әни ипи сала. (8) Татар халкында әни белән ипи сүзе бергә йөри, аларның мәгънә кондицияләре бертигез. (9) Халык үзенең телен ясаганда ук иң газиз әйберләргә ике яки өч кенә аваз сарыф итеп сүз ясаган. (10)Тел галимнәре шуны беләме икән? (11) Ике яки өч авазлы сүзләр - халкыбызның иң беренче, димәк, иң кадерле сүзләре: әни, әти, бал, ил, сөт, әби, май, ит, су, апа, ай, чәч, ут, өн, уй, аш, көн, төн, көз, кыш, яз, җәй, баш, кан, кул, күз, он, ипи, аяк, җыр...

(12) Ипи салу... (13) Ул ничек? (14) Аңа ниләр кирәк? (15) Кирәк әйбер күп түгел. (15) Иң беренче - эш ярата торган, бай күңелле хатын кирәк. (16) Аннан кала яккан утыныңнан тиешле эсселек тудыра алырлык уңышлы, игелекле мич кирәк. (17) Әлбәттә, коры утын кирәк. (18) Тагын ниләр? (19) Күәс чиләге. (20) Ипи бары тик юкә агачыннан эшләнгән күәс чиләгендә генә чын ипи була!

(21) Күәс чиләгенең төбен кырып бетермичә, анда ачы камыр калдырасың. (22) Күәс чиләге, мәһабәт булып, атна буе мич башында утыра. (23) Менә бер көнне өйдә тантаналы зур сүз әйтелә:

  • Бүген ипи изәсе бар...

(24) Хуҗа хатын, шул мизгелдән соң, патша хатынына әйләнә. (25) Бетте, дөнья ваклыклары юкка чыкты, чөнки:

  • Бүген ипи изәргә кирәк.

(М.Мәһдиев буенча)

XII вариант

Табигатьтән ераклашу

(1) Муйнакның үзен тудырган табигатькә иң якынайган, шуның рәхәтен татыган урыны сукмак өстендәге кечкенә алан була иде. (2) Анда барып кергәч, Муйнак бөтен килеш-килбәте, үзен тотуы белән сабый балага әверелә. (3) Ул озын сабаклы үләннәр башында атына-атына бал суыручы төклетураларга, бал кортларына, күптәнге танышларын очраткандай, кызыксынып карый, ул да түгел, атылып-бәрелеп, тычкан куып китә дә, пошкыра-пошкыра аның оясын казырга тотына. (4) Анда эше барып чыкмаганга һич тә исе китмәгәндәй, гамьсез кыяфәт белән янә кузгалып китә дә, җилгә каршы торган хәлдә, башын чөеп, һаваны иснәргә тотына. (5) Ул хуш исләрнең тәмен, кадерен белеп, кара борынын кыймыл-кыймыл иттереп, татлы ширбәт эчкәндәй рәхәтләнеп, озак итеп исни.

(6) Мин агач күләгәсенә ышыкланган җиремнән Муйнакның бу рәхәтенә кызыгып, аннан көнләшеп торам, (7) Без, кешеләр, кызганычка каршы, табигатьтән бик ераклашканбыз, безнең табигатьне белү чамабыз да, ис сизү сәләтебез дә бик тупасланган, чикләнгән. (8) Без бит, оятыбызга каршы, энҗе чәчәк белән шомырт чәчәгеннән бүтәннәрнең исен түгел, хәтта исемнәрен дә онытып барабыз. (9) Ә менә Муйнак алай түгел! (10) Ул аланчыктагы берничә дистә чәчәкнең затлы, назлы хуш исен берьюлы иснәп рәхәтләнә. (11) Без барлыгын да белмәгән нинди генә затлы хуш исләр килеп кермидер аның борынына! (12) Күрәсең, аңа таба аланның төрле ягыннан төрле чәчәк исләре агыла торгандыр, ул, күзләрен йома төшеп, танавын әле бер якка, әле икенче якка бора. (13) Бу шөгыльгә ул шулкадәр бирелә, үзен-үзе шулкадәр оныта, мин хәтта аның бу рәхәтен бүлдерергә кыенсынып торам.

(Р. Мөхәммәдиев буенча*)

Х1П вариант

Хыялны чынга ашыручылар

1) Кешеләргә табигать тарафыннан бик матур бер сәләт бирелгән. 2) Хыяллана белү сәләте ул. 3) Әгәр кеше хыяллана һелмәсә, аның тормышы һәм яшәеше күпкә кызыксыз булыр

иде.

4) Кеше иң элек иртәгесе көннең бүгенгедән әйбәтрәк булуы турында, аны тагын да матуррак, кызыграк һәм бәхетлерәк итү турында хыяллана...

5) Чын ирек, чын бәхет җәмгыяте төзү - бу кешелекнең борын-борыннан килгән олы хыялы. 6) Безнең ата-бабаларыбыз тарихта беренче булып шушы хыялны чынга ашырдылар. 7) Иске дөньяны җимереп, аңа алмашка яңа дөнья төзи башладылар. 8) Хыялны чынга ашыручы батырлар алар!

9) Әмма бу әле безгә, кыл да кыймылдатмыйча, җәмгыять файдасына берни дә эшләмичә торып, рәхәттә генә яшәргә, бал- май эчендә генә йөзәргә мөмкин дигәнне һич аңлатмый. 10) Хәер, кызганычка каршы, арабызда шулай фикер йөртүчеләр дә юк түгел шул.

11) "Наилнең мотоциклы бар. 12) Миңа да мотоцикл кирәк."

  1. "Туган көнемдә миңа япон магнитофоны бүләк итегез".
  2. Әйе, мондый төрдәге сөйләшүләрне дә кайчак ишетергә туры килә. 15) Андыйлар бары тик әйбер турында гына хыялланалар.

16) Бу инде - ялкаулар хыялы, ә ялкаулык - безнең җәмгыять кешесе өчен ят сыйфат, 17) Син үзең бу җәмгыятьне матурлау, аның куәтен арттыру өчен нәрсә эшләдең, аңа нинди өлеш керттең соң?

18) Әйе, без хыялланабыз, уйлыйбыз. 19) Шуларны чынга ашырырга әзерләнәбез. 20) Үсәбез, үзебездә булган тискәре сыйфатлардан арына барабыз, үзебезне зыялы кешеләр итеп тәрбиялибез. 21) Кешенең эчке культурасы - аның күңел күзе. 22) Маңгай күзебез белән без әйберләрнең, күренешләрнең тышкы ягын гына күрсәк, күңел күзебез исә аның мәгънәсенә төшенергә, кеше хезмәтенең матурлыгын аңларга ярдәм итә.

23) Кеше йөрәге бөтен уңай сыйфатларны үзенә сыйдыра ала. 24) Бары тик эзләнүдән, хыялланудан туктамаска кирәк. 25) Без исә хыяллана беләбез. 26) Ә кеше үзенең хыялы белән, шул хыялын чынга ашырудагы хезмәте белән матур.

XIV вариант

Җырлар

  1. Җырлар... 2) Кемгә генә якын түгел дә, кемнең генә йөрәген кузгатмый икән алар? 3) Татар халкының бөек улы Г.Тукай җырлар турында: "Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгеседер",- дип юкка гына язмаган.

4) Тутыккан күңелләрне яктырта, төшенкелеккә бирелгән чакларда рухны күтәреп җибәрә, авырткан җирләрне, тән, күңел һәм тел яраларын оныттыра торган сихри сихәткә ия булган шат-шаян, сагышлы, уйчан һәм дәртле музыканы чын күңелебездән яратабыз. 5) Аны тыңлау бөтен халәтебезгә зур канәгатьләнү алып килә, күңелне күтәрә. 6) Матур, моң белән тулган җыр булган урында битараф һәм каты фигыльле кешеләргә урын юк. 7) Җыр ул һәркемнең эчке дөньясын баета, дөньяга карашын киңәйтә, кешенең эчке халәтен чистарта.

8) Сара апа Садыйкова менә шундый йөрәккә үтеп керә ала торган, иң нечкә кылларны да тибрәтерлек көчкә ия булган һәм гражданлык пафосы белән сугарылган, патриотик җырлар язучы композитор иде. 9) Ул үзе дә шат һәм киң күңелле, ачык чырайлы, балаларча самими, җыр-музыканы һәм үз халкын өзелеп ярата торган зур шәхес иде... 10) Аның йөрәгеннән чыккан һәр аккорд һәркемнең күңеленә барып җитә торган, вакыты-вакыты белән шаян, аңлаешлы, моңлы, сагышлы һәм үтә дә якын итеп кабул ителә.

  1. Кайдан алган Сара апа шундый моңны? 12) Ничек итеп һәр көен халык күңелендә калырлык итеп яза белгән? 13)

Минемчә, ул үз халкыннан үзен беркайчан да өстен куймады.

  1. Аның сулышын тыңлап, аның белән бер адым ясап яшәде.
  2. һәр яңалыкны вакытында тотып ала белде. 16) Халык өчен иҗат итте, халык өчен яшәде. 17) Аның көйләрен олылар да, яшьләр дә һәрвакыт яратып тыңлыйлар, алар һәркем өчен кадерле. 18) Киләчәктә дә аның иҗаты яшь буында туган тел, туган төбәк, туган ил төшенчәләрен чын-чынлап аңлауларына, бөтен барлыклары белән аларны ярату хисләрен тәрбияләүдә зур өлеш кертәчәк әле. 19) Безнең арадан китеп барса да, ул үз исемен мәңгеләштереп китте, моңнары гомерлек булып калды. 20) Аның иҗаты җыр мирасыбызның гәүһәр ташыдай ялтырап тора торган аерылмас бер өлеше булып яшәячәк. 21) Республикабыздагы хатын-кызлар арасында шухпындый асыл зат булуы безнең күңелләребездә зур горурлык хисе уята, аның иҗат мирасын кадерләп саклауны бөтен җитдилеге белән көн тәртибенә куюны таләп итә.

(Ф.Гарипова буенча*)

* Фирдәүс Гарипова (Фирдәүс Гариф кызы Гарипова) - филология фәннәре докторы, профессор. Ул үзенең гомерен ономастика фәнен, елга, күл атамаларын, аларның килеп чыгышын, су чыганакларын, тирә-юнь экологиясен өйрәнүгә багышлаган галимә.

XV вариант

Чишмәләр дә җырлый

1) Матур безнең авылларыбызның табигате. 2) һәркайсы я инеш, я елга, я чишмә, я күл буена утырган. 3) Безнең бабаларыбыз тормыш тәҗрибәсен туплаган акыллы кешеләр булганнар: су-чишмәләрне күз карасыдай саклаганнар. 4) Күбесен хәтта изге чишмәләр дип тә йөрткәннәр. 5) Изге чишмә дигәч тә, әллә нинди илаһи көчкә ия икән дип уйламагыз тагын. 6) Чишмә суының минераль тозларга бай булуын, сәламәтлек өчен шифалы матдәләрне үз суында күп туплавын искә төшерегез. 7) Алар

74

бит җир астыннан чыгалар. 8) Аннары, читтә яшәгән һәр кеше үз туган ягын ярата, табигате, туган нигез туфрагы аны үзенә тарта. 9) Җирсеп кайткан кеше өчен үз ягының салкын чишмәләреннән су алып эчү дә кадерле бит! 10) Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва булган чишмә суларын ничек изге су дип әйтмәссең!.. 11) Ә җырлары? 12) Чишмәләр җырын тыңлаган кеше үзе генә аңлыйдыр.

13) Авыр сугыш елларын искә төшерик. 14) Әтиләр, абыйлар барысы да фронтта. 15) Авылның төп көче - картлар, хатын- кыз, бала-чага. 16) Бар авырлык - бер караңгыдан икенче караңгыга тикле кырда эшләүче әнкәйләребез җилкәсендә булган дияр идем мин. 17) Тау-болын чишмәләренең суын эчеп, күпме көч-сабырлык алганнар бит алар! 18) Кайгылы хәбәрнең төзәлмәс ачысын кайнар күз яшьләре белән юууга да шул чишмәләр шаһит. 19) Шатлык һәм кайгыларны халык белән бергә кичергән кадерле энҗе бөртекләре алар!

20) һәр авылда исемле елга я күл, чишмә я инеш бар. 21) Бүгенге яшь буын аларны беләме икән сон? 22) Белми икән, әти- әниләрдән, әби-бабайлардан аларның тарихын сорарга ашыксалар иде алар. 23) Чишмәләр сере - халкыбыз тарихы бит ул. 24) Алар яшәсә, халкыбыз тормышындагы уңай традицияләр дә озелмәс. 25) Шуңа күрә чишмә-күлләрне, буа-суларны карап, чистартып торыйк. 26) Аларның саф сулары тәнгә сихәт, җанга шифа булсын, алар турындагы җырлар ерак елларгача яңгырасын.

(Ф.Гарипова буенча)

XIX вариант

Туган туфрак

  1. Яз көне булды бу хәл. 2) Яланда йөргәндә бер кыр чәчәген йолкып алдым да, кайтып, тәрәзәм төбенә гөл итеп утырган куйдым. 3) Аның өчен бакчамнан иң яхшы туфракны алып кердем, көн саен диярлек су сибеп тора башладым.

4) Юлда кайтканда инде шиңә башлаган гөлем тиздән сынын турайтып җибәрде, терелеп, яшәреп, яшелләнеп үк китте. 5) Туфрак килеште үзенә, бераздан чәчәк тә аны, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан янып-балкып тора башлады...

6) Шатлыгымның иге-чиге булмады. 7) Гөлемнең чәчәкләрен һәр кергән кешегә сокланып, горурланып күрсәтә идем.

8) Кинәт аңа әллә ни булды да куйды. 9) Берничә көн »чендә таҗларын коеп бетереп, гөлем шиңә башлады. 10) Башта яфрак очлары саргайды, аннары сабагы да сагыштан зар булган кеше төсле сыгылып төште...

  1. Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, гөлнең төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым. 12) Үсемлеккә болар да файда итмәде.
  1. Шунда әниемә дәштем.
  2. - Туфрагы килешмәгәндер, улым, туфрагы. 15) Туган туфракка ни җитә, - дип әйтеп куйды ул.

16) "Кеше - табигать баласы" дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. 17) Кеше туган якларыннан аерылып, җи геш тормышта яшәсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, боега, шиңә бит...

18) Гөлне яңадан урманына илткәндә, шул хакта уйланып бардым.

(Г.Гыйльманов буенча*)

XX вариант

Бүре баласы

1) Беркөнне аучылык белән шөгыльләнүче күршем урманнан бүре баласы табып алып кайтты. 2) Күзләре яңа гына ачылган, йомгак кадәрле бу бүре баласы беренче көннәрдә иске бүрек эчендә генә яшәде.

  1. Тора-бара ул көрәйде, үсеп китте, ишегалдына чыгып йөри башлады.
  2. Баштарак ул гади көчек балалары кебек үк иде. 5) Бер- ике айдан гына бөтен төс-кыяфәте белән этләрдән аерыла башлады. 6) Борыннары калынаебрак китте, колаклары тырпайды, күзләре очкынланып янып тора. 7) Чын бүре инде!..

8) Бүре баласы үсә торды, кешеләр аңа үзенең бүре нәселеннән булуын искәртә тордылар. 9) Баштарак урамнан үтеп баручылар бүре баласына усал караш кына ташлап узсалар, соңга табарак аңа таш, күсәк ата башладылар. 10) Мескен бүре баласының тынычлап кына, җәрәхәтсез-сызланусыз гына үткәргән көне булмагандыр.

  1. Бераздан ул үзе дә усалланды, урамнан таш аты үтүчеләргә, тешләрен ыржайтып, ырылдап кала башлады.
  2. Бу хәл кешеләрне ярсытты гына.
  3. Бүре баласы башка көчек балалары белән уйнарга оя сыннан бөтенләй дә чыкмый иде - шунда тик ыңгырашы рәнҗеп ятуында булды.
  4. Озакламый ул бөтенләй дә юкка чыкты. 15) Койма ас тыннан чокып чыгып, урман ягына таба киткән. 16) Олы кеш бер-ике сәгать буе казырлык бу чокырда әле бу якка, әле тег якка чыгып уйнап йөрүче ике эт малаена карап озак уйланьЦ тордым...

17) Уйланырга урын бар. 18) "Бүре баласы, бүреккә салс да, урманга карый",- ди безнең халык. 19) Бүреләргә кара' булмыйча, кешеләрнең үзләренә атап әйтелмәгәнме соң ул?!

(Г.Гыйльманов буенча




Предварительный просмотр:

С өлешенә әзерләнү буенча белешмәлек

Төп проблема (фикер)

  • авторның уйлану объекты;
  • автор фикере;
  • аңа автор берничә мәртәбә әйләнеп кайта;
  • анда авторның позициясе ачык чагыла һ.б.

Проблема (фикер) автор тарафыннан

  • куела;
  • бәян ителә, аңлатыла;
  • карала,
  • күтәрелә;
  • искәртеп үтелә;
  • формалаштырыла;
  • анализлана;
  • чыгарыла;
  • тикшерелә һ.б.

Автор...

  • укучыга эмоциональ яктан тәэсир ясый;
  • әһәмиятле, мөһим проблемаларны ассызлыклый;
  • укучыны ... чакыра;
  • күпчелек фикерен белдерә;
  • үз фикерен укучыга җиткерә һ.б

Сочинение темасы -

  • яхшылык һәм начарлык;
  • табигатьне саклау;
  • тәрбия;
  • ялгызлык;
  • дуслык;
  • олыларга карата мөнәсәбәт һ б.

Нинди проблема күтәрелә?

  • фәлсәфи;
  • әхлакый;
  • тормышчан;
  • сәяси;
  • милләтара;
  • мөһим;
  • көн кадагындагы һ.б.

Проблема

укучыны ... этәрә

  • тирәтен уйларнырга;
  • фикер йөртергә;

үзеңнең мөнәсәбәтеңне яңадан карарга;

  • ... тирәнтен өйрәнә башларга;

теге яки бу мәсьәләгә башка күзлектән чыгып карарга;

  • үзеңнең фикерләрең белән уртаклашырга;
  • әйләнә-тирәдәгеләрне яхшырак аңларга һ.б.

Сочинениедә әлеге сүзләр тезмәсен кулланырга мөмкин

  • битараф калырга ярамый
  • кызганычка каршы (бәхеткә каршы)...
  • авторның ... турындагы фикере кызыклы
  • автор фикерен дәвам итеп, ... мәсьәләсенә тулырак тукталыйк
  • бирелгән өзекнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлыйм...
  • минемчә, бу сүзләр .... булган мөнәсәбәтеңне яңача бәяләргә этәрә...
  • әйтелгәнне раслау өчен
  • . нче җөмлә мисалында расларга мөмкин
  • ... җөмлә ... турында фикерне раслый
  • текстның авторы . мөһимлегенә ышандыра
  • әлеге проблеманы чишеп, автор ... нәтиҗәгә килә...
  • шулай итеп, автор ... кебек җитди проблеманы күтәрә.

62



Предварительный просмотр:

9нчы сыйныф укучыларынататар теленнән яңача имтихан бирү вакытындаДәүләт йомгаклау аттестациясеэшендә сочинение язу алгоритмы

1.Тексттагы төп проблеманы ачыклагыз.Моның өчен “Автор нәрсә әйтергә тели? Сүз нәрсә турында бара?” кебек сораулар куеп карагыз. Текстның мәгънәсен аннан алынган цитата аша яки үз сүзләрегез белән аңлатып языгыз.

2.Тексттан алда әйтелгән фикерегезне раслаган мисаллар табыгыз.Сез үзегез күрсәткән проблеманы (төп теманы, фикерне) раслау өчен, тексттан 2 мисал табарга тиеш. Алар аерым сүзләр яки җөмләләр белән бирелергә мөмкин.

3.Язманы логик яктан уйлап, бөтен текст итеп языгыз.

Сочинениенең эчтәлеге бөтен булырга, бәйләнешле сөйләм төзергә тиеш. Шуңа күрә текстыгызны кызыл юлларга дөрес бүлегез. Әлеге язма эштә ким дигәндә өч кызыл юл булырга тиеш ( 1 – текстның мәгънәсен (темасын, проблемасын) ачыклау; 2- укучының автор позициясенә карата дәлилләре; 3) укучының үз фикере, нәтиҗәсе).

4.Фикерегезне төгәл языгыз.Язма эшнең композицион ягы төзек булу зарур. Язылган фикерләр төгәл әйтелергә, бер-берсе белән бәйле булырга тиеш.

5.Сүзләрне дөрес языгыз. Сочинение хәзерге татар әдәби теленең орфографик кагыйдәләренә буйсынып язылырга тиеш. Язылышында шик туган сүз булса, орфографик сүзлектән файдаланыгыз.

6.Тыныш билгеләрен дөрес куегыз. Язмада пунктуацион нормаларның саклануы зарур. Тыныш билгеләрен дөрес куюыгызда шикләнсәгез, җөмләне башкача төзегез.

7.Сүзләрне дөрес, төгәл, урынлы кулланыгыз.Сөйләм нормаларын үтәү зарур. Синоним, антоним, фразеологизмнарны урынлы кулланырга, диалекталь сүзләрдән качарга, язма сөйләм стилен сакларга кирәк.

8.Язма сөйләм төгәл булсын. Фактик хаталар булмасын, терминнарны дөрес кулланыгыз.

9нчы сыйныф укучыларынататар теленнән яңача имтихан бирү вакытындаДәүләт йомгаклау аттестациясеэшендә сочинение язу алгоритмы

1.Тексттагы төп проблеманы ачыклагыз.Моның өчен “Автор нәрсә әйтергә тели? Сүз нәрсә турында бара?” кебек сораулар куеп карагыз. Текстның мәгънәсен аннан алынган цитата аша яки үз сүзләрегез белән аңлатып языгыз.

2.Тексттан алда әйтелгән фикерегезне раслаган мисаллар табыгыз.Сез үзегез күрсәткән проблеманы (төп теманы, фикерне) раслау өчен, тексттан 2 мисал табарга тиеш. Алар аерым сүзләр яки җөмләләр белән бирелергә мөмкин.

3.Язманы логик яктан уйлап, бөтен текст итеп языгыз.

Сочинениенең эчтәлеге бөтен булырга, бәйләнешле сөйләм төзергә тиеш. Шуңа күрә текстыгызны кызыл юлларга дөрес бүлегез. Әлеге язма эштә ким дигәндә өч кызыл юл булырга тиеш ( 1 – текстның мәгънәсен (темасын, проблемасын) ачыклау; 2- укучының автор позициясенә карата дәлилләре; 3) укучының үз фикере, нәтиҗәсе).

4.Фикерегезне төгәл языгыз.Язма эшнең композицион ягы төзек булу зарур. Язылган фикерләр төгәл әйтелергә, бер-берсе белән бәйле булырга тиеш.

5.Сүзләрне дөрес языгыз. Сочинение хәзерге татар әдәби теленең орфографик кагыйдәләренә буйсынып язылырга тиеш. Язылышында шик туган сүз булса, орфографик сүзлектән файдаланыгыз.

6.Тыныш билгеләрен дөрес куегыз. Язмада пунктуацион нормаларның саклануы зарур. Тыныш билгеләрен дөрес куюыгызда шикләнсәгез, җөмләне башкача төзегез.

7.Сүзләрне дөрес, төгәл, урынлы кулланыгыз.Сөйләм нормаларын үтәү зарур. Синоним, антоним, фразеологизмнарны урынлы кулланырга, диалекталь сүзләрдән качарга, язма сөйләм стилен сакларга кирәк.

8.Язма сөйләм төгәл булсын. Фактик хаталар булмасын, терминнарны дөрес кулланыгыз


Комментарии

Вильданова Лилия Равиловна

Имтиханнарга әзерләнү өчен файдалы кулланмалар!