Татар теле дәресләре

Газимзянова Ралия Габбасовна

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

СҮЗ ЯСА ГЫЧ ҺӘМ МӨНӘСӘБӘТ БЕЛДЕРҮЧЕ КУШЫМЧАЛАР

Слайд 2

Сүз ясагыч кушымча Эш че Авыл даш Көрә к Каен лык Урман чы Эш лекле Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар Эш че не Авыл даш ка Көрә к ләр Каен лык та Урман чыбыз ны Эш лекле рәк

Слайд 3

Нәтиҗә Сүз ясагыч кушымчалар Сүзнең лексик мәг ъ нәсен үзгәртеп яңа сүз ясыйлар Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар Сүзнең лексик мәг ъ нәсен үзгәртеп яңа сүз ясамыйлар

Слайд 4

271 нче күнегү Агачлыкта, тәмлерәк, утыргычка, бакчачылыкның, атналап, кышын, япманы, күңелсезләнде, киңәшмәгә, якташтан, төлкедәй, яш ь тәшләр, матурайган, чордашлар, кызыксынды, бүлмәдәшнең, уйлаганбыз, тамчылар, эшчеләрне, ефәктәй

Слайд 5

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар Модал ь лек кушымчалары Әни – ән кәй Кош – кош чык Бала – бала лар Укы – укы ма Бар а – бар ган – бара чак Сары – сары рак Бер - бер енче Бәйләгеч кушымчалар Әни нең , әни гә , әни не , әни дә , әни дән Бара м , бара сың , бар а , бара быз , бара сыз , бара лар Бала м , бала ң , бала сы , бала быз , бала сыз , бала сы


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Үзеңне тикшер! 1. Әйтелеше ягыннан бу нинди җөмлә? Укучылар, ашыгып, сыйныф бүлмәсенә килеп керделәр. А) Боерык җөмлә Б) Хикәя җөмлә В) Тойгылы хикәя җөмлә

Слайд 3

Үзеңне тикшер! 2.Әйтелеше ягыннан бу нинди җөмлә? Их, тизрәк кайтып җитсеннәр иде инде әниләр! А) Тойгылы хикәя җөмлә Б) Хикәя җөмлә В) Боерык җөмлә

Слайд 4

Үзеңне тикшер! 3. Әйтелеше ягыннан бу нинди җөмлә? Җиде кат үлчә, бер кат кис. А) Боерык җөмлә Б) Хикәя җөмлә В) Тойгылы сорау җөмлә

Слайд 5

Үзеңне тикшер! 4. Әйтелеше ягыннан бу нинди җөмлә? Чү, бу нинди галәмәт, бу нинди куркыныч?! А) Хикәя җөмлә Б) Боерык җөмлә В) Тойгылы сорау җөмлә

Слайд 6

Үзеңне тикшер! Әйтелеше ягыннан бу нинди җөмлә? Телең белән узма, белем белән уз. А) Боерык җөмлә Б) Хикәя җөмлә В) Тойгылы хикәя җөмлә

Слайд 7

Модельне тутырып бетер.

Слайд 8

Модельне тутырып бетер.

Слайд 9

Урамда кар ява . Урамда кар ява ? Урамда кар ява ! Уку мәсьәләсен куябыз.

Слайд 10

Сөйләгәндә тавышның төрлечә хәрәкәт итүен интонация диләр. Ул өлешчә тыныш билгеләре ярдәмендә белдерелә.

Слайд 12

Күтәрелүче интонация

Слайд 13

Төшүче интонация

Слайд 14

Интонациянең төп өлешләре Сөйләм көе Фраза басымы Пауза Логик басым Тойгы басымы Нәрсә, әллә җен күргәнең бармы?

Слайд 15

Интонациянең төп өлешләре Сөйләм көе - Сорау интонациясе Фраза басымы - Нәрсә, /әллә җен күргәнең/ бармы? Пауза - Нәрсә, /әллә җен күргәнең бармы?// Логик басым Нәрсә, әллә ҖЕН күргәнең бармы? Тойгы басымы НӘРСӘ? сүзендә Нәрсә, әллә җен күргәнең бармы?

Слайд 16

Рефлексия. Без бүген нинди тема үттек? Модельне тутырып бетерик әле.

Слайд 18

Өй эше 226-228 нче күнегү


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Игъ тибар ит һәм дөрес әйт. Зәп-зәңгәр күктә торналарның көмеш тавышлары ишетелә. Зәп-зәңгәр күктә торналарның көмеш тавышлары ишетелә! Зәп-зәңгәр күктә торналарның көмеш тавышлары ишетелә?

Слайд 2

Интонация төшүче күтәрелүче Тулы Хикәя җөмлә Сорау, боеру җөмлә Тойгылы җөмлә

Слайд 3

Интонация өлешләре Сөйләм көе – җөмләләрнең әйтелү максатыннан төрләре Фраза басымы – мәгънә ягыннан бәйләнгән берничә сүзне бер басым астында әйтү. Пауза – сөйләгәндә вакытлыча тукталыш. Логик басым – мәгънәсе буенча иң әһәмиятле сүзгә төшә торган басым. Тойгы басымы – тойгылы җөмләдә бер сүзгә төшүче басым

Слайд 4

И, солдат, улымның хатын укып кына бир әле! И, солдат улымның хатын укып кына бир әле! Бу – агач йорт янында басып тора. Бу агач – йорт янында басып тора.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Исем Кем? Нәрсә? Затны, предметны белдерә

Слайд 2

Гөлия, бүлмә, парта, Нияз, Гөлнара, Әлмәт, бетергеч, елга, кул, Сөлчә Ялгызлык Уртаклык

Слайд 3

исем Ялгызлык. Кеше исемнәре Елга, тау, күл исемнәре Газета, журнал исемнәре Кинофил ьм , спектакль исемнәре Шәһәр, авыл исемнәре Мисаллар Нияз, Гөлназ, Марат Урал, Байкал, Идел “Безнең Чирмешән”, “Сөембикә” “Өч мушкетер”, “Әлдермештән Әлмәндәр” Казан, Лашман, Әмир

Слайд 4

Исем Кем? Нәрсә? Затны, предметны белдерә Килеш Тартым Сан

Слайд 5

килешләр Баш килеш Иялек килеш Юнәлеш килеш Төшем килеш Чыгыш килеш Урын-вакыт килеше Кем? Нәрсә? Кемнең? Нәрсәнең? Кемгә? Нәрсәгә? Кемне? Нәрсәне? Кемнән? Нәрсәдән? Кемдә? Нәрсәдә?

Слайд 6

тартым 1 зат - минем 2 зат - синең 3 зат - аның 1 зат - безнең 2 зат - сезнең 3 зат - аларның дәфтәрем дәфтәрең дәфтәре дәфтәребез дәфтәрегез дәфтәрләре

Слайд 7

сан Берлектә Алма Китап Абый Әби дәфтәр Күплектә Алма лар Китап лар Абый лар Әби ләр дәфтәр ләр


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

нишли?, нишләгән?, нишләр? Эшне, хәрәкәтне, хәл-торышны белдерә

Слайд 2

Эшлә, укыды, сөйли, яз, яса, казый хикәя боерык

Слайд 3

Фигыл ь нишли?, нишләгән?, нишләр? Эшне, хәрәкәтне, хәл-торышны белдерә заман Зат-сан Барлыкта-юклыкта

Слайд 4

заман Хәзерге заман хикәя ф. Үткән заман хикәя ф. Киләчәк заман хикәя ф. эшли Эшләде, эшләгән Эшләр, эшләячәк.

Слайд 5

Зат-сан 1 зат - мин 2 зат - син 3 зат - ул 1 зат - без 2 зат - сез 3 зат - алар эшлим эшлисең эшли эшли без эшлисез эшлиләр


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Күк итәгенә барып тоташкан, очы -кырые күренмәгән бер урман бар. Ул урманда агачлар гөрләп үсәләр, җиләкләр кызарып пешәләр. Анда бүреләр, төлкеләр, куяннар, еланнар яшиләр.

Слайд 2

күк итәгенә барып тоташкан, очы -кырые күренмәгән бер урман бар. Ул урманда агачлар гөрләп үсәләр, җиләкләр кызарып пешәләр. Анда бүреләр, төлкеләр , куяннар, еланнар яшиләр. Зәп-зәңгәр кара яшел киемле тәмле-тәмле ерткыч хәйләкәр куркак агулы

Слайд 3

1. Гади дәрәҗә - предметның гадәти билгесен белдерә . 2. Чагыштыру дәрәҗәсе - гади дәрәҗәдәге сыйфатка -рак, -рәк кушымчасы ялганып ясала . 3. Артыклык дәрәҗәсе – бер предметтагы билгенең икенче бер предметтагы шундый ук билгедән артык икәнлеген белдерә . Өч төрле юл белән ясала: а) ап-ак, кып-кызыл, ямь-яшел; ә) иң, җете, дөм, үтә көчәйткеч кисәкчәләр; в) бер үк сыйфатны кабатлау аша 4. Кимлек дәрәҗәсе - предметтагы билгенең гади дәрәҗәдән кимрәк булуын белдерә,-су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт,- елҗем кушымчалары ярдәмендә ясала.

Слайд 4

КЫЗЫЛ ЯШЕЛ КАРА ЗӘҢГӘР КҮК АК АЛ САРЫ ҖЫЛЫ САЛКЫН КЫЗГЫЛТ ЯШКЕЛТ КАРАСУ ЗӘҢГӘРСУ КҮГЕЛҖЕМ АКСЫЛ АЛСУ САРГЫЛТ ҖЫЛЫМСА САЛКЫНЧА КИМЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНДӘ

Слайд 5

МАТУР ТАТЛЫ КАРА СЫЛУ БИЕК ЭССЕ ............ КҮЗЛЕКЛЕ (ӘБИ) АЧУЛЫ (КЕШЕ) ЯУЛЫКЛЫ (АПА) БОРЫЧЛЫ (АШ) КОЯШЛЫ (ИРТӘ) БИЗӘКЛЕ (КАШЫК) НИСБИ

Слайд 6

ТАМЫР ЯСАЛМА КУШМА ТЕЗМӘ ПАРЛЫ АК, КАРА, ЗУР, ОЛЫ...... ТӘМЛЕ, КАНАТЛЫ, ЭШЧӘН.... ҮЗСҮЗЛЕ, ИСКИТКЕЧ, ХӘЛИТКЕЧ. БЕР КАШЫК СУ БЕЛӘН ЙОТАРЛЫК АКЛЫ-КАРАЛЫ, МАТУРДАН-МАТУР

Слайд 7

сыйфат предметның билгесен нинди ? кайсы? кайдагы? исемне ачыклый аергыч, хәбәр була дәрәҗә сыйфатланмыш

Слайд 8

Сыйфат, гадәттә, исемне ачыклап килә, җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр була. Болында ак, кызыл чәчәкләр үсә. Көн кояшлы һәм матур . 2. Сыйфатланмыштан башка килгән сыйфатлар җиңел исемләшәләр , җөмләнең теләсә кайсы кисәге була алалар. Без акларын җыйдык.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Аерымланган хәлләр Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләр аерымлана.

Слайд 2

Эшкә керешкәнче, Илнур бераз ятып алды. Ял иткәч, ул бакчаларына чыкты. Ул , бакчага чыгу белән, гөлләргә су сибәргә кереште. Бер дә көтелмәгәндә, Илназның сыйныфташы Илдус күренде. Без , эшләгән чакта, кешене борчымыйбыз. КАЙЧАН? КАЙ ВАКЫТТА? - вакыт хәлләре. Димәк, ВАКЫТ ХӘЛЛӘРЕ ЯРЫМХӘБӘРЛЕК ТӨШЕНЧӘСЕНӘ ИЯ БУЛЫП, ҮЗЛӘРЕ ИЯРГӘН СҮЗДӘН ЕРАК УРНАШСА АЕРЫМЛАНА.

Слайд 3

Хәйран калып, ул бал кортларын күзәтә. Алар , бер чәчәктән икенчесенә куна-куна, татлы нектар эчәләр. Ул , бакчага чыгу белән, гөлләргә су сибәргә кереште. Уйларына баткан килеш, Газинур юлын дәвам итте. Алда , диңгез дулкыннары кебек, инде өлгереп килә торган игеннәр чайкала. Үз күзенә ышанмагандай, ул хатны кабат кулына алды. НИЧЕК? НИ РӘВЕШЛЕ?- РӘВЕШ хәлләре. Димәк, РӘВЕШ ХӘЛЛӘРЕ ЯРЫМХӘБӘРЛЕК ТӨШЕНЧӘСЕНӘ ИЯ БУЛЫП, ҮЗЛӘРЕ ИЯРГӘН СҮЗДӘН ЕРАК УРНАШСА АЕРЫМЛАНА.

Слайд 4

Тау астына урнашканга, Тау астына урнашканлыктан, Тау астына урнашкан өчен, Тау астына урнашканга күрә, Тау астына урнашу сәбәпле, НИНДИ СӘБӘП БЕЛӘН? НИ ӨЧЕН?- СӘБӘП хәлләре. Димәк, СӘБӘП ХӘЛЛӘРЕ ЯРЫМХӘБӘРЛЕК ТӨШЕНЧӘСЕНӘ ИЯ БУЛЫП, ҮЗЛӘРЕ ИЯРГӘН СҮЗДӘН ЕРАК УРНАШСА АЕРЫМЛАНА. Бу авыл , тау астына урнашканга, Түбән Чишмә дип атала. б у авыл Түбән Чишмә дип атала

Слайд 5

Эш белән танышырга дип, Эш белән танышу өчен, Эш белән таныш булыйм дип, Эш белән таныш булыр өчен, НИНДИ МАКСАТ БЕЛӘН? НИ ӨЧЕН?- МАКСАТ хәлләре. Димәк, МАКСАТ ХӘЛЛӘРЕ ЯРЫМХӘБӘРЛЕК ТӨШЕНЧӘСЕНӘ ИЯ БУЛЫП, ҮЗЛӘРЕ ИЯРГӘН СҮЗДӘН ЕРАК УРНАШСА АЕРЫМЛАНА. Инженер , эш белән танышыр өчен, цехка атлады. и нженер цехка атлады

Слайд 6

Кырга чыксам, ап-ак чәчәкләрнең каршысына килеп тукталам. Әгәр бик теләсәгез, бүген үк барып күрегез. Теләмисез икән, соңрак та таныша аласыз. НИНДИ ШАРТ БЕЛӘН? – ШАРТ хәлләре. Димәк, ШАРТ ХӘЛЛӘРЕ ЯРЫМХӘБӘРЛЕК ТӨШЕНЧӘСЕНӘ ИЯ БУЛЫП, ҮЗЛӘРЕ ИЯРГӘН СҮЗДӘН ЕРАК УРНАШСА АЕРЫМЛАНА.

Слайд 7

Бик еракларда йөрсәм дә, сине уйлыйм һаман. Мин , кыен булса да, абыемнан гафу үтендем. Теләгенә ирешүгә карамастан, Шәйдулла һаман тынычлана алмады. НИГӘ КАРАМАСТАН? НИ БУЛСА ДА?- Кире хәл. Димәк, КИРЕ ХӘЛЛӘР ЯРЫМХӘБӘРЛЕК ТӨШЕНЧӘСЕНӘ ИЯ БУЛЫП, ҮЗЛӘРЕ ИЯРГӘН СҮЗДӘН ЕРАК УРНАШСА АЕРЫМЛАНА. Нинди хәлләр аерымланмый?

Слайд 8

Сумкасын эчкә урнаштыргач малай үзе дә кереп ятты гәүдәсен тырышып-тырышып баштанаяк салам белән каплады (Р. Низамиев). Аны күрү белән егет чабаталарын тотып абзарга таба йөгерә дә тиз генә киенеп тә ала ( Ә кият). Ә Сәфәргали Зәйтүнәсе каршында аны ничек юатырга белмичә таптанып тора (Ф. Хөсни). Әмма нишлисең телне тешләп булса да йомышка – юлга Чаллының атаклы икмәк складларына Түбән авыл аша йөрибез (А. Гыйләҗев). Ул арада диңгез ягыннан ерактагы ташкын тавышы сыман тонык бер шаулау ишетелде. Аның ни икәнен, аннан соң тагын нәрсә булачагын абайлап өлгергәнче сулда, пычрак өстендә, озын булып сузылган буразна күренде (Г. Бәширов).

Слайд 9

Күктә, бозлы миләшләрне хәтерләтеп, тәлгәш-тәлгәш йолдызлар кабынды (Р. Низамиев). Эшләрен бетергәч, Мәрзия әби үзе дә түр якка чыкты (З. Хөснияр). Ул, солдат хезмәтен тутыргач, туп-туры Казанга әнисе ягыннан туган тиешле Хәдичә апаларга кайтып төшә (З. Хөснияр). Төн буенча авыл урамнарында этләр уладылар . Төн буенча , өй түбәләрендәге саламнарны куптарып , капкаларның тутыгып беткән тупсаларын шыгырдатып , салкын җил шаулады (К. Нәҗми ). Кояш , күк читеннән үрмәләп, югары күтәрелә башлады (М. Галәү ). Тагын мин, авылымны искә төшереп, ерактан балачагыма иеләм (М. Галиев ). Сезнең җырлавыгызны тыңлаганнан соң, мин татар халкының җанын аңлагандай булдым (М. Галиев )


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ияртүле бәйләнеш

Слайд 2

Озын тел гомерне кыскартыр ияртүле бәйләнеш

Слайд 3

Ияртүле бәйләнеш Сүзләр бер-берсенә буйсынып килә Сүзләрнең берсе ияртүче, икенчесе иярүче була. 3 төрле мөнәсәбәт урнаша.

Слайд 4

Өч төрле мөнәсәбәт.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

СҮЗТЕЗМӘ Ике яки күбрәк сүздән тора. Һәр сүзе мөстәкыйль мәгънәле. Сүзләр арасына ияртүле бәйләнеш урнаша Бер сүз иярүче, икенчесе ияртүче була

Слайд 2

СҮЗТЕЗМӘ Ике яки күбрәк сүздән тора. Һәр сүзе мөстәкыйль мәгънәле. Сүзләр арасына ияртүле бәйләнеш урнаша Бер сүз иярүче, икенчесе ияртүче була Иярүче һәм ияртүче сүзләр арасында ачыклаулы мөнәсәбәт. Бәйләүче чаралар

Слайд 3

Бәйләүче чаралар Килеш кушымчалары Бәйлекләр, бәйлек сүзләр Кайбер фигыл ь кушымчалары Янәшә тору Әни нең күлмәге Урам да уйнау Әни кебек пешерү Апам шикелле язу Укы са белә Тырыш мыйча эшли Стена сәгате Язу өстәле

Слайд 4

Ияртүче сүзгә карап Исем сүзтезмә Рәвеш сүзтезмә Сыйфат сүзтезмә Сан сүзтезмә Алмашлык сүзтезмә Фигыл ь сүзтезмә Минем апа Стена сәгате Бүген кичен Имәндәй нык Арттан икенче Килүчеләрнең һәммәсе Бүген бара Беренче язды

Слайд 5

Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен (К. Насыйри ) чит тел, телне өйрәнәсе булса; өйрәнәсе булса, белсен; башта белсен; үз телен; телен белсен .

Слайд 6

Сүзтезмәме, әллә җөмләме? мин сезг ә килдем килгәч күрешү күрешер өчен килү тәрәзәдән карау йорт тәрәзәсе ачык абыем кебек акыллы абыем – программист татар язучысын язучының әсәре д әреслектәге күнегүләр йортыбыз таштан хатны җибәрү

Слайд 7

сүзтезмә Гади сүзтезмә Катлаулы сүзтезмә ике мөстәкыйль мәгънәле сүздән тора көн саен килү, әнинең яулыгы, матур көн, чиләк-чиләк карлыган. икедән артык мөстәкыйль мәгънәле сүздән тора һәм гади сүзтезмәләргә таркалмый. Алты километр юл, киләсе атнада очрашу, биш сәгать эшләү

Слайд 8

Ике төркемдәге сүзләрне үзара бәйләп, сүзтезмәләр төзегез. хатны укырга тәмле урамга юл буйлап Казанда Ватанны бакчадагы эзләгәнгә әсәрдән синеңчә мамыктай укымаганга күрә Күп Бүгенгедәй язу тору саклау уйлау өзек хәтердә табу бару йомшак чәй җиләк йөгерү чыгу белмәү сөйләү

Слайд 9

Бирелгән берәмлекләрне сүзтезмәләргә, тезмә сүзләргә һәм фразеологизмнарга аерыгыз. Безнең йортыбыз, әнигә бүләк итү, озак көтү, кул чабу, кул бармау, алтын куллы, музыка тыңлау, сүз тыңлау, күргән саен сөенү, күз ачып йомганчы, ак кар, ял итү, җәен ял итү, тагын бару, әһәмият бирү, бүләк бирү, сүз бирү, мактап әйтү, инглизчә өйрәнү, барлыкка килү, боз тавы, сиңа таныш, биш чакрым юл, борынгы университет, Казан дәүләт университеты, искиткеч акыллы.

Слайд 10

Ияртүче сүзләргә иярүче сүзләр өстәп языгыз. _________бару _________ әйтү _________ бүлмә _________ укытучы _________ тәмамлау _________ к аләм _________ юл _________ күл _________ язышу _________ абый _________ эшләү _________ компьютер

Слайд 11

Сүзтезмәләрне ике төркемгә аерып языгыз. Гади һәм катлаулы Өч көн язу Укудан соң очрашу Күлбаш исемле авыл Дуска ярдәм итү Ике чиләк бәрәңге Яшел төскә буяу Шикәр савыты Бүген бетерү Икенче атнада бетерү Эшне башлап җибәрү Яратканга күрә гафу итү


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ЭНДӘШ СҮЗЛӘР ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ Эшеңдә мең төрле уңышлар телим Нәфисә. Бәхетле син ерак илдәш хезмәтеңә мин баш иям. Әни мин бүген соңрак кайтам.

Слайд 2

Көчле тойгы белән эндәш сүздән соң өндәү билгесе куела, җөмләнең дәвамы баш хәрефтән башлап языла. Исәнмесез, минем шаян дуслар! Хуш киләсез, рәхим итегез! Чишмәкәй! Тын, әкрен, шаулама! Бергә укып йөргән яшьтәшләрем! Кайларда сез хәзер, ни эшлисез?

Слайд 3

БЕР ГОМУМИ ИНТОНАЦИЯ АСТЫНДА ӘЙТЕЛГӘН И, АЙ, ӘЙ, О ЫМЛЫКЛАРЫ БЕЛӘН ЭНДӘШ СҮЗЛӘР АРАСЫНА ӨТЕР КУЕЛМЫЙ. Әй акыллым, әниең сүзеннән чыкма! И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин. И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш. Ай балакаем, никләр генә уйламадың соң син!

Слайд 4

Балалар сез вакытында уйнагыз, Җырлагыз, биегез, көлегез! Хәлим кордаш улың Мөнирне үзебезнең исәптән укырга җибәрәбез. Менә шулай дусларым калганы барысы да үзегездән генә торачак И туган авылым Сагындым, читән буйларында үскән кычытканыңа кадәр сагындым! Ай туганым ник бу кадәрле ашыктың икән соң син! Рәхмәт Нургали абый өметегезне аклармын.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Җөмләнең баш кисәкләре ИЯ

Слайд 2

Җөмләдә ияне табу өчен, аның төп 3 үзенчәлеген белергә кирәк. Ия һәрвакыт баш килештә була. Ия янында бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр булмый. Ия җөмләнең башка кисәкләренә буйсынмый.

Слайд 3

Төзелеше белән ия гади һәм тезмә була. Гади ия Елга ага . Күктә соңгы йолдызлар сүнә . Ишегалды бала-чага белән тулды . Тезмә ия Казан дәүләт университеты – борынгы университетларның берсе. Хөсәен абзый шактый озак утырды...

Слайд 4

Исегездә тотыгыз! 1. Ия составында күплек, тартым кушымчалары булырга мөмкин. Тау-тау ак болытлар куерып, салынкы кара-кучкыл яңгыр болытларына әверелделәр. Абыем Чаллы шәһәрендә яши . Өйдәгеләр мине көтәләрдер .

Слайд 5

2. Ия янында кисәкчәләр килергә мөмкин. Иянең астына сызганда, кисәкчә дә кертеп сызыла. Сезнең белән мин дә барырмын Тезмә ия булганда да, астына тоташ сызыла. Сукыр кычыткан – файдалы үсемлек. Ияләр парлы яки кушма сүзләр белән бирелсә, гади ия буларак тикшерәбез. Бала-чага су коена. Ияләр тиңдәшләнеп тә килергә мөмкин.Тиңдәш ияләр тезү, каршы кую интонациясе, тезүче теркәгечләр аша бәйләнәләр. Тиңдәш ияләрнең һәрберсенең астына аерым-аерым сызыла, теркәгечләр астына сызылмый

Слайд 6

Хәдичә апа яныма килде . Эшләгән — озак яшәгән. Күңелне үзенә тартучы нәрсә — кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер. Минем әти бүген Казаннан кайта . Мин Днепр янында басып торам . Ул арада артта һәм уңда тагын ике гөрселдәү ишетелде. Кызыл сиңа килешә. Икәү бергә бакчадан чыктылар.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ҖӨМЛӘДӘ ИЯРТҮЧЕ КИСӘКТӘН СОҢ КИЛЕП АҢА ӨСТӘМӘ АЧЫКЛЫК, ТӨГӘЛЛЕК КЕРТӘ АНЫКЛАГЫЧ

Слайд 2

Һавада тургай – сабанның сайрар кошы тавышы яңгырый. Быел ул , бригадир кыз , тагын бүләкләнде. Без җиләкле урынга – Каенлы тау итәгенә барып җиттек.

Слайд 3

Шулай да егет түз де : сыкранма ды , зарланма ды , сер бирмә де . Карчык Хәлим не – бердәнбер оныгы н аеруча ярата иде. Бире дә , балалар янын да , аңа аеруча күңелле иде. Аныклагыч аныкланмыш белән бер үк формада була.

Слайд 4

Кызлар ның , бигрәк тә Нуриянең , күзләре сокланудан ялтырап китте. Шун да , караңгы урман эчендә , Рөстәм бик озак йөрде. Галим бабай – бер кайчан йөзеннән елмаю, кесәсеннән тәмле кәнфит бетми торган күрше карты – битен сыпырып алды да көлеп җибәрде. Аның өчен кешеләр икегә – дуска һәм дошманга бүленәләр. Бу агай директор Вафинны (элекке авылдашын) эзләп килгән иде. Аныкланмышы бер грамматик формада ярашкан аныклагычлар аерымлана.

Слайд 5

Без, син ең укучылар ың , сезне бик сагынабыз. Сез батыр сугышчыларны халкыбыз бервакытта да онытмас. Бу фил ь мны без барыбыз бергә карадык. Аныкланмыш белән бер грамматик формада булмаган аныклагычлар аерымланмый.

Слайд 6

Билгеләү алмашлыклары ( үз, барысы, һәммәсе, бөтенесе...) һәм җыю саны белән белдерелгән аныклагычлар аерымланмый. Алар барысы да бу эшкә риза иделәр. Без һәммәбез бәйрәмгә әзерләндек. Җиденчеләр бөтенесе өмәгә актив катнашты. Без өчәү ерак юлга чыктык. Алар җидәү сүз берләште.

Слайд 7

Сез батыр сугышчыларны халкыбыз бервакытта да онытмас. Сез не , батыр сугышчылар ны , халкыбыз бервакытта онытмас. Фронтка корал алып бара торган паровозга утын хәзерләү эше Хәлимгә җиңел булмады. Эш е – фронтка корал алып бара торган паровозга утын хәзерлә ве – Хәлимгә җиңел булмады.

Слайд 8

Артиллерия залплары дошманны дөмектерде юк итте. Артиллерия залплары дошманны дөмектерде : юк итте. Герой Газинур Гафиятуллин Шөгер хәзерге Лениногорск районында туган. Герой Газинур Гафиятуллин Шөгер ( хәзерге Лениногорск ) районында туган. Ул минем бәхетем өлешемә тигән көмешем булды. Ул минем бәхетем - өлешемә тигән көмешем булды. Исламия минем ике туган сеңелкәш бөтенләй җиткән кыз булып куйган. Исламия - минем ике туган сеңелкәш - бөтенләй җиткән кыз булып куйган.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

АНАЛИТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ

Слайд 2

Авыздан артык сүзең чыкканчы, тәнеңнән җаның чыксын. Кем тырыша, шул теләгенә ирешә.

Слайд 3

Кайда ныклы тәртип урнаштырыла, шунда эш, яхшы сыйфатлы итеп, вакытында башкарыла. (кайда...),[шунда...] Быел кар күп яуды, шуңа күрә язгы ташу бик көчле булды. (...),[шуңа күрә... ] Бүген үк алып кайтыгыз, юкса соңга калабыз. (...),[юкса... ] Парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр. (кем-шул, кайда-шунда, кемнең-шуның) (шуңа күрә, шунлыктан, шуның өчен, шуның аркасында, шул сәбәпле, алай да)

Слайд 4

Мәктәп участогыннан зур уңыш алынды, чөнки укучылар фән нигезендә эшләделәр. [ ],(чөнки...) Һәркемгә мәгълүм ки, илне хуҗасызлык тарката. [... ки],(...) Җир ап-ак булган, әйтерсең аңа юрган ябылган. [... ], (әйтерсең...), Теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр.

Слайд 5

Быел чәчү тиз тәмамланды: яз иртә килде. [...]: (...) Мин беләм: сез үзегезне генә кайгырта торган кеше түгел. [...]: (...) Көттерү паузасы


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тезмә кушма җөмлә Т еркәгечле тезмә кушма җөмлә Бәйләүче чаралар: тезүче теркәгечләр - Җыючы теркәгечләр; Каршы куючы теркәгечләр Бүлүче теркәгечләр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә Бәйләүче чаралар тезү интонациясе Санау интонациясе; Каршы кую интонациясе

Слайд 2

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә

Слайд 4

Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре Харис та аерылып калмады, һәм ханымның рухы бердән күтәрелеп китте. Ата белән малай балыкка җыенды, ә Вәсилә мәктәпкә ашыкты. Әллә күктә казлар каңгылдаша, Әллә яш ь йөрәкләр аңлаша.

Слайд 5

Шәүлә гаҗәп зур тизлек белән өстебездән үтеп китә, һәм без тоташ яктылык эчендә калабыз. Тик учак кына ара-тирә чатор-чотыр килеп ала да , атларның гына кыңгырау тавышлары ишетелгәләп киткәли. Яңгыр пәрдәсен ярып, тагы яшен ялтырый, тагы күк күкри. Ни юк синең кадерең, ни үтмидер сүзең. Кул изисең миңа, ә көзләрдән сары яфрак куна учларыңа. Җир кибә, әмма яңгыр әле ашыкмый. Нуриәсма аның чагуын көтте, ләкин корт чакмады. Кар инде явудан туктаган, тик зәңгәр күкне сәләмә болытлар баскан иде.

Слайд 6

Йә вакыт җитми, йә башка ягы килеп чыга. Яки адәм рәтле шартлар тудырыгыз, яки без китәбез. Әле яңгыр сибәли, әле кар төшкәли. Әллә чия синең иренең төсле, Әллә иренең синең чия төсле.

Слайд 7

Истә тот!!! Уен белән тормыш кушылган да , бер хозурлык туган галәмдә. Компонентлары да, дә, та, тә теркәгечләре ярдәмендә бәйләнгән тезмә кушма җөмләдә өтер шул бәйләүче чарадан соң куела.

Слайд 8

Истә тот!!! Тышта ябалак-ябалак кар ява һәм буран котырына. Җитмәсә йөрәкләрне шомландырып яшен яшьни һәм күк күкри. Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә ике компонентка да караган уртак кисәк булганда һәм теркәгече алдыннан өтер куелмый.


Комментарии

Вильданова Лилия Равиловна

Презентацияләрегез бик файдалы!