Сәләтле укучылар белән эш

Газимзянова Ралия Габбасовна

Бу биттә   сәләтле укучылар өчен  материаллар тәкъдим ителә.

Түбәндәге сылтамалар төрле бәйге, олимпиадалар битенә алып чыгар.

" Зирәк тиен"    бәйгесе     http://ztien.ru/

  Төрле бәйгеләр, олимпиада:                  https://www.tatartele.info/

 https://www.berenchelek.ru/

 

Минем белән элемтә өчен:  

http://nsportal.ru/user/898439/guestbook

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тезмә кушма җөмлә

    Җөмләнең            

        төре

Бәйләүче чара

Мисаллар

 Теркәгеч-

  сез тезмә

    кушма      

    җөмлә

  Теркәгеч-  

   ле тезмә

кушма җөмлә

1. Санау интонациясе

2. Каршы кую интонациясе

 Тезүче теркәгечләр:

а) җыючы  

теркәгеч: һәм,

    да (та), дә (тә),

тагын (тагы),

янә янә, ни ни

б) каршы куючы теркәгеч:

ә, әмма, ләкин, тик, бары, бары тик, мәгәр, фәкать, бәлки

 в) бүлүче теркәгеч:

 я (йә), яки, яисә, я булмаса, әле әле, әллә әллә, бер бер

Аның күзләре елтырый, үзе бик сәер итеп елмая иде. (Г.Б.)           

                                                                                 

Терсәгенә таянмакчы булды – куллары хәрәкәтләнмәде.      

                                                                                          (М.Ю.)

Шәүлә гаҗәп зур тизлек белән өстебездән үтеп китә, һәм без тоташ яктылык эчендә калабыз. (М.Г.)

Тик учак кына ара-тирә чатор-чотыр килеп ала да, атларның гына кыңгырау тавышлары ишетелгәләп киткәли.  (Г.Б.)

Яңгыр пәрдәсен ярып, тагы яшен яшьни, тагы күк күкри.

                                                                                          (Ф.Б.)

Ни юк синең кадерең, ни үтмидер сүзең. (Г.Б.)

      Кул изисең миңа, ә көзләрдән

      Сары яфрак куна учларыңа.  (И.И.)

Җир кибә, әмма яңгыр әле ашыкмый. (М.М.)

Нуриәсма аның чагуын көтте, ләкин корт чакмады. (Ф.С.)

Кар инде явудан туктаган, тик зәңгәр күкне сәләмә болытлар баскан иде. (Р.С.) 

Табын янында сүз бик озаймый, бары тик башкарылган эш яки алда торган эшләр генә телгә алына.  (М.Х.)

Аларны әйдәүче яшь солдат әсирләргә кычкыра, мәгәр немецлар алҗыганнар, солдатның кычкыруына игътибар итмәстән, бер көйгә атлый бирәләр. (М.Х-н)                 

Идрис хәзрәтнең каракучкыл йөзе күл өстедәй тыныч, фәкать карашында гына ниндидер шик, икеләнү газаплары пыскып яна иде. (В.И.) 

Йә вакыт җитми, йә башка ягы килеп чыга. (Т.Г.)

Яки адәм рәтле шартлар тудырыгыз, яки без китәбез.  

                                                                                          (Ф.Я.)

Үзләре алар баскан җирләрендә ут уйнатып, күз карашлары белән нур бөркер яшьтән узганнар, яисә Ходай аларга андый сыйфатларны бөтенләй бирмәгән.  (С.С.)

          Әле яңгыр сибәли, әле кар төшкәли. (Р.С.)

          Әллә чия синең иренең төсле,

          Әллә иренең синең чия төсле.   (Ә.Ф.)

Иярчен ия җөмлә

    Җөмләнең            

        төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

ия

җөмлә

Аналитик

төре

1. Ялгызак мөнәсәбәтле сүз: шул, шунысы, анысы, монысы, менә нәрсә, бер нәрсә, бу һ.б.

2. Парлы мөнәсәбәтле сүз: кем – шул, 

нәрсә – шул, ни – шул,

кайсы  шунысы һ.б.

3. Көттерү интонациясе

4. ки*[1] ияртүче теркәгече

Шунысы гаҗәп: Җәүһәриягә карап соклануым торган саен арта барды. (М.Х.)

Гайса ишеккә таба узмакчы иде Мәлихка монысы бөтенләй ошамады. (Ә.Б.)

Тик бер генә нәрсә аяктан ега иде аны: йокысын җиңә алмый иде карт. (М.Ә.)

Ни юк булса, шул тансык. (М.) 

Күренеп үк тора: бу сүзләр аның күңеленә бик ошый.

                                                                                  (Г.Б.)

Күренә ки, яшүсмерләр Акъялны югалтырга теләми иде. (В.И.)

Иярчен хәбәр җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

хәбәр җөмлә

Аналитик

 төре

1. Ялгызак мөнәсәбәтле сүз: шул, бу, менә нәрсә, шундый, шунда, шул-дыр, икенче нәрсә һ.б. 

2. Парлы мөнәсәбәтле сүз: кем – шул,

    нәрсә – шул, 

   ничек – шулай, 

   кайда – анда һ.б.

3. Көттерү интонациясе

4. ки ияртүче теркәгече

Тик шул булды эш: берүземә дүрт кушамат кушылып калды. (Г.С.)

Мәсьәлә шунда: бу хәлләрдән ялгыш нәтиҗә ясаудан сак була белергә кирәк. (М.Ә.) 

Безне иң кызыктырганы икенче нәрсә иде: без кыңгыраулар чыңлатып пар атта килүче яшь җизнине каршы алырга барабыз. (Г.Б.)

         

             Син кайда,

             Мин анда. (И.И.)

Иң мөһиме: ул ирекле иде. (Н.Г.)

Хикмәт шунда ки, Наилә апагызны Фазылның абыйсы озатып йөри. (К.К.) 

Иярчен аергыч җөмлә

 

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен аергыч җөмлә

Синтетик

төре

1. Янәшә тору

2. Сыйфат ясаучы кушымча:

-лы, -ле, -сыз, -сез;

 -дагы, -дәге

3. Охшату-чагышты-

 ру кушымчасы:  

      -дай, -дәй

4. Киләчәк заман сыйфат фигыль формасы: -ыр, -ер,

   -ар, -әр, -р;

    -асы, -әсе,

   -ыйсы, -исе;

   -ачак, -әчәк,

  -ячак, -ячәк

5. Киләчәк заман сый-фат фигыль формасы: -ыр, -ер  + -лык, -лек сүз ясагыч кушымчасы

6. Үткән заман сыйфат фигыль формасы:

 -ган, -гән, -кан, -кән

7. Хәзерге заман сый-фат фигыль формасы: -а торган,  -ә торган,

-ый торган, -и торган, -й торган

8. Иялек килеше ку-шымчасы: -ның, -нең

9. Бәйлек яки бәйлек сүз: кебек, шикелле, сыман, кадәрле, чаклы, хәтле, дигән

Эче тулы куанычын табигать белән уртаклашты. (С.С.)

Самолетлар янында башы элмәкле озын арканнар ята.  

                                                                                       (М.Г.) 

Әтисе уйнагандагы күпме авазлар, тылсымлы йомарлам булып, хәтеренең кай төшендәдер оеп тора. (Р.Н.)

Гомер буена кеше идеалга омтыла, үзе табынырдай көчле затка тартыла. (С.С.)

            Ә үземне тоям кайчак

            Кош очар биеклектә. (З.М.)

Кияү узасы күпер монда якын гына иде. (Г.Б.)

     Кайсыбыз менәчәк тулпарлар

     Кешниләр тибенеп улакка?! (Н.Гам.)

Утардан сыерларны чыгарганда, гадәттәгечә, бик кычкыр-мыйча, илла савымчы кызлар ишетерлек тавыш   белән аларга төртмәле җыр калдырып китүен ташламады. (Ә.Б.)

    Җанымдагы син тоймаган хисне

    Шул сурәткә күпме сөйләдем. (И.И.)

Минем бит әле бер малай да белми торган яшерен серем бар. (М.Г.)

Мал-туарлары булмаганнарның соңгы алабута онын, соңгы мендәрен һәм чүпрәк-чапракларын алып чыктылар.  

                                                                                       (М.Г-ү.)

Гөлсирин борылып карамаса гына ярар иде дигән уй мине көйдереп ала. (М.Г.)

Чиреңне белә икән, бөтен уеңны белә икән кебегрәк имеш-мимешләргә ышанып бетмәстән, Моратбакый, нигәдер, аның белән кызыксына башлады. (М.Г.)

Иярчен аергыч җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

аергыч җөмлә

Аналитик

    төре

1. Ялгызак мөнәсәбәтле сүз:

шундый, андый, мондый, бер, менә нинди һ.б.

2. Парлы мөнәсәбәтле сүз:

        кем – шул,  

    нинди – шундый, 

    кайсы – шул һ.б.

3. Көттерү интонациясе

 Җитәр шундый вакыт: кешеләр һәммәсе дә фатирлы булыр. (М.Г.)

 Сеңелесенең бер гадәтен гомере буе яратты Нуриәсма: Кифаяга кушылган эш эшләнми калмый иде.  (Ф.С.)

Кем тамгасы чыкса, нәүбәттәге болын өлеше шул кешегә була. (Г.Б.)

Газеталар яман хәбәрләр белән тулган: әле тегендә, әле монда шпионнар тотканнар.  (Ф.Б.)

Иярчен тәмамлык җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

тәмамлык җөмлә

Аналитик

       төре

1. Ялгызак мөнәсәбәтле сүз: шуңа, шунда, шуны,  моны, шуның турында, шул хакта, шунысын, менә нәр-сәне, бер нәрсәне һ.б. 

2. Парлы мөнәсәбәтле сүз:    ни – шуны, 

    кемне – шуны,

  нәрсәгә – шуңа һ.б.

3. Көттерү интонациясе

4. ки ияртүче теркәгече

 Безнең ризалыктан, безнең фатихадан башка синең аяк атларга да хакың юк, шуны беләсеңме син? (Ә.Е.)

Бер нәрсәне ачык белдем мин хәзер: чын кешелек сыйфаты – үләргә кирәк булганда, үлә белүдә икән ул.  

                                                                              (М.Ә.)

Кем әрсезрәк, шуңа күбрәк эләкте.  (Г.Б.)

Сора: бирәсем калмадымы икән? (Г.Б.)

Кәефе юк иде – күреп торам. (М.М.)

Аңларга кирәктер ки, мөгаен, бу мәлдә ике йөрәк тә, бәлки, бертигез көй белән, гадәттәгедән көчлерәк һәм ешрак типкәндер. (Ә.Б.)

Иярчен тәмамлык җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

тәмамлык җөмлә

Синтетик

төре

1. Иялек килеше кушымчасы:

    -ның, -нең

2. Юнәлеш килеше кушымчасы:

 -га, -гә,  -ка, -кә

3. Төшем килеше кушымчасы:

      -ны, -не

4. Чыгыш килеше кушымчасы: -дан,

-дән, -нан, -нән

5. Урын-вакыт килеше кушымчасы:

       -да, -дә 

6. Бәйлек яки бәйлек сүз:

       белән, дип, турында, хакында

Ә менә син сөйләшкәннең сүзгә-сүз тәрҗемә кылынып ба-руы һәм тәрҗемәнең очраклы рәвештә ике тарафка да ише-телүе көтелмәгән һәм башка сыймаслык хәл иде. (Р.М-в.)

Шул иксез-чиксез күк капусын нәкъ урталай бүлеп, бәс төшкәнгә охшап, чак кына ак болытлар белән өретелеп, Киек каз юлы сузылган иде. (М.Х.)

Әтиләр дә дошман килгәнне әзерлексез генә көтеп ятмыйлар.

                                                                                              (М.Ә.)

Мин бабай сөйләгәннәрдән Бәбәйне күз алдыма китерергә тырышып карыйм. (Н.Ә.)

Син әйткәннәрдә хаклык бар.

Гамир да бабай сөйләгәннәр белән шулкадәр мавыккан.

                                                                                               (Н.Ә.)                                                         

Күз ачкысыз буран каршылар дип башына китергән идеме ул?

                                                                                              (Ә.Б.)

Иярчен урын җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

 Аналитик

төре

Синтетик

    төре

1. Ялгызак мөнәсәбәтле сүз: анда, шунда, шуннан, шул төштә, шул турга, шул

җирдән һ.б.

 2. Парлы мөнәсәбәтле  

 сүз: кайда – шунда,  

   каян – шуннан,

  кая – шул таба һ.б.

Бәйлек сүз:

урынга (урыннан, урында),  турга, төшкә, җиргә,  якка һ.б.

Бер читтә сабан туйларында гына сатыла торган лимонад сатыла иде, шунда киттек. (Н.Ә.)

Кая барсаң, анда тулган төндәй зольмәт берлә җир.                                                                      

                                                                                 (Г.Сөн.)

Аяклар кая атлый, шул таба ашык. (Ә.Б.) 

Ул, каурыйны канына манчып, Нургали ага күрсәткән урынга үзенең имзасын салды.   (Ф.Л.)

Койма аша куе сәрви куаклары салынып торган турга җай-ланган безнең утыргыч төннәрен гел буш тормый. (М.Г.)                                                                         

Түгәрәк икмәк кеше баткан җирдә туктап әйләнә башларга тиеш. (Ф.Л.)

Яшьләр кайтасы якта инде таң беленә башлаган иде. (Г.Б.)     

Иярчен вакыт җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

вакыт

җөмлә

Синтетик

    төре

1. Хәл фигыль формасы:

-гач, -гәч, -кач, -кәч

-ганчы, -гәнче,

-канчы, -кәнче

2. Урын-вакыт килеше кушымчасы:

-да, -дә,

-та, -тә

3. Үткән заман сый-фат фигыль фор-масы: –ган,-гән,-кан,

-кән + -да, -дә урын-вакыт килеше кушымчасы

4. Исем фигыль  фор-масы: -у, -ү + -га, -гә юнәлеш килеше кушымчасы

5. Кабатлаулар

6. Бәйлек яки бәйлек  

 сүз:

 вакытта, мәлдә, җитәрәк, чакта, борын, бирле, белән, арада, алдыннан, соң, дигәндә

Өйгә тәмле аш исе таралгач, Сирай бабай да кузгала.

                                                                                       (Г.С.)

Шул сүз белән ул үзе кергәнче башланган тарткалашуларга яңа көч өстәгән булып чыкты.  (Ә.Б.)

Мин юкта килен булып төшкән Тәрҗимә безнең өйдә бөтенләй үз булып беткән. (Х.С.)

Без кузгалып кына киткәндә, югары очтан Микиш Дьякон килеп төште. (Г.Б.)

Лопес, Әхмәт күренүгә, тизрәк үз бүлмәсенә ашыга. (М.Г.)                                               

Уналты яше тулар-тулмас, Мәрфуга, шәһәргә китеп, завод ашханәсенә эшкә урнашты.  (С.С.)

                  Бар өметләр сүнеп беткән мәлдә,

                      Соңгы яра булып, син калыктың. (И.И.)

Яшел айгырга исә мин җил көчлерәк чакта атланырга яратам.  

                                                                                              (Г.С.) 

 Әле балалар уянмас борын, җәйге кояш белән   бергә торып, без утраудан чыгып киттек.   (Ә.Е.) 

Гадел үлгәннән бирле, дөньяның яме юк.  (Н.Г.)

Сез фронтка авыр сугышлар барган вакытта килдегез. (М.Ә.)

Апрель җитү белән, тәрәзәләрнең эчен-тышын юу иш янына куш булды.  (С.С.)

Алар өс-башларын көл-балчыктан каккалаган арада, югары очтан бөкре башкорт әби килеп чыкты.  (И.С.)

Поезд кузгалыр алдыннан, тимер футлярга салынган бармак башы кадәр генә Коръәнне муеныма асты. (М.Г.)

Ә көчләре беткәннән соң, үлем ачысы белән упкынга сикереп һәлак булалар икән.   (Г.Ә.)

Инде йөрәгем туктый дигәндә, Рәшидә уянып китә. (Ф.Б.)

Иярчен вакыт җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

вакыт

җөмлә

Аналитик

     төре

1. Ялгызак мөнәсәбәтле сүз:

шул чакта,  ул чагында, шул вакытта, шунда, шуннан соң, шуның алдыннан, аңа кадәр, шул арада, аннары, шундук,  шуннан бирле,

ул да түгел,

ул да булмады һ.б.

2. Парлы мөнәсәбәтле сүз:

       кайчан – шунда,  

        кайчан – шул 

        вакытта һ.б.

Соңыннан бик үкенерләр дә бит, ул чагында мин булмам. (Г.Б.)

Сәйдәшев бер хәрәкәт белән оркестрны уйнаудан туктатты, ул да булмады музыкантлар урысның ниндидер сагышлы көен уйнарга керештеләр. (Ф.С-н)

Вакыт үтсен, аннары мин алар каршына өненнән чыккан аю кыяфәтендә килеп басачакмын! (В.И.)

Кайчан таш өскә калка, шул чакта ошбу солых бозылыр. (М.Н.)

Җөмләнең төре

Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

рәвеш

җөмлә

Синтетик

    төре

1. Охшату-чагышты-ру кушымчасы:

-ча, -чә,

-дай, -дәй

2. Хәл фигыль форма-сы: –ып, -еп, -п

3. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең юклык  формасы:

-мас,  -мәс + -тан,

-тән чыгыш килеше кушымчасы

4. Сорау кушымчасы:

-мыни, -мени*

5. Бәйлек яки бәйлек сүз:

кебек, шикелле, сыман, көенчә, төсле, итеп, дип, дигәндәй,  килеш, күк, хәлдә һ.б

Кыз, яшьләр генә булдыра алганча, рәхәтләнеп, шаркылдап көлеп җибәрде. (Т.Г.)

Нурый, үз малы җилгә очкандай, ачынып йөзен чытты. (Г.Б.)

Сәхнәдә тәмам рольгә кереп җиткән артист төсле, онытылып, үз ялганына үзе ышанып сөйли дә сөйли. (Т.Г.)

Нуриәсма, үзе дә сизмәстән, нишләптер, аңа таба бер-ике адым атлады. (Ф.С.)

 

Кара тут йөзенә якут таш кызыллыгы балкытып хисләнгән кичәге Диләрәне алыштырып куйганнармыни, йөзе сүнеп калган. (М.Г.)

Сары дулкын арасыннан тагын теге шәүлә караеп баш калкытыр сыман тоелды аңа. (М.Г.)

Ялганласаң, очын яшереп, үзең ышанырлык итеп алдаш инде.

                                                                                               (Т.Г.)

Ул, шигәеп, урман ягына карап алды да, миңа таба иелеп, өрәк үзе ишетә күрмәсен дигәндәй, шыпыртлап кына сорап куйды. (Г.Б.)

           Канатларың яраланган килеш,

           Син шул офыкларга җитеп кара. (И.И.)

Баласы, юрганнары чишелеп таралган хәлдә, ялангач тәпиләрен күтәреп, ачык һавада ята, имеш. (М.Ә.)

* Дәреслектә аналитик бәйләүче чара дип бирелгән -мыни / -мени сорау кушымчасы, хәбәр составында килгәнгә, синтетик бәйләүче чара буларак каралды.

Иярчен рәвеш җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

рәвеш

җөмлә

Аналитик

    төре

1. Ялгызак мөнәсәбәтле сүз:

шулай, шул рәвешчә, шулай итеп һ.б.

2. Парлы мөнәсәбәтле сүз:

ничек – шулай,

ничек – шул рәвешчә, ничек – шулай итеп һ.б.

3. Ияртүче теркәгеч: гүя, гүя ки, әйтерсең, әйтерсең лә, диярсең

 

Гайнан һәрвакыт шулай эшли: сөйләшәчәк кешене тикшерүче төрле шартларда күрергә тырыша. (М.Н.)

Ничек сөйләшенсә, шулай эшләдек тә. (Ә.Б.)

Сакал очы, яңаклары гына селкенә, гүя ул, үз-үзен юатып, эчтән нидер сөйләнә. (М.Г.) 

Әйтерсең учлап-учлап вак чуерташ сиптеләр, су өсте калтырап куйды. (Н.Г.)

Салаяз урыныннан купкан диярсең, бар да мәшһүр Чул- ман буена печән чабу өмәсенә төшәргә җыеналар. (М.Х.)

Иярчен күләм җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

күләм

җөмлә

Синтетик

     төре

1. Хәл фигыль формасы:  

-ганчы, -гәнче,

-канчы, -кәнче

2. Киләчәк заман сый-фат фигыль формасы:

-ар, -әр, -ыр, -ер, -р +

-лык, -лек сүз ясагыч кушымча

3. Бәйлек яки бәйлек сүз:

кадәр, чаклы, хәтле, саен, дәрәҗәдә

            Дөнья яры күмелгәнче,

            Йөзеп керәсе иде. (М.Г.)

Элегрәк ул үзе сыярлык кына ачып керә иде. (М.Г.)

Ар якта котырып үскән балтырганнар, шома көпшәләр, ул ябышкан саен, шартлап өзелеп чыга иде. (А.Г.)

Көчем җиткән кадәрле тырышырмын. (М.Ә.)

Моңым бар хәтле моңаеп, мин дә сәхнәгә килеп кердем.

                                                                                     (Ф.Ш.)

Хәзер инде хәлләр сукырлар да күрерлек дәрәҗәдә ачылды. (Г.И.)

Иярчен күләм җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

күләм

җөмлә

Аналитик

     төре

1. Ялгызак мөнәсәбәтле сүз:  

шундый, шул дәрәҗәдә, шулкадәр, шул хәтле, шулай һ.б.

2. Парлы мөнәсәбәтле сүз:

ничаклы – шулчаклы, никадәр – шулкадәр, күпме – шул хәтле һ.б.

3. ки ияртүче теркәгече

Сал шундый якын ага иде: мин абыйның елмаюына кадәр күргәндәй булдым. (Х.С.)

Шулкадәр кысып кочкан аны каен, хәтта аның кулы да, күкрәге дә чыршының тәненә батып кергән. (М.Ә.)

Кеше ничаклы иркәләнсә, чир дигән нәрсә шулчаклы ярата аны. (М.Ә.)

Кешене никадәр азрак белсәң, ул шулкадәр серлерәк бит. (М.Г.)

Мин моңа шулкадәр гаҗәпләндем ки, хәтта көлеп җибәрәсем килде. (Ә.Е.)

Иярчен сәбәп җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

сәбәп

җөмлә

Синтетик

төре

1. Килеш кушымчалары:

юнәлеш килеше кушым-часы -га, -гә, -ка, -кә; 

чыгыш килеше кушым-часы -дан, -дән, -тан,

-тән, -нан, -нән

2. Үткән заман сыйфат фигыль формасы:

-ган, -гән, -кан, -кән +

-га, -гә юнәлеш килеше кушымчасы

3. Исем фигыль формасы:

-у, -ү + -дан, -дән чыгыш килеше кушымчасы

4. Сүз ясагыч кушымча:

 -лык, -лек + -тан, -тән чыгыш килеше кушымчасы  

5. Хәл фигыль формасы: -п, -ып, -еп

-гач, -гәч, -кач, -кәч

6. Бәйлек яки бәйлек сүз:

өчен, күрә, сәбәпле, аркасында, дип, нәтиҗәсендә

           

                Шөгерләргә барам әле,

                Шөгер суы тәмлегә. (Җ.)

Яңгыр юктан бар җир кипте, корды. (Р.Ф.)

Кышын да, җәен дә гел бер эздән йөргәнгә, сукмагы такыр булыр аның. (М.Г.) 

Ул янә ирен читләренә елмаю кунудан нурланып торган Гөлүсәгә таба борылды. (М.Х.)

Җир аз булганлыктан, үз икмәгебез бервакытта да яңага җитми торган иде. (Г.Б.)

Берсендә, күзе-башы күгәреп, ай буе урамга чыга алма-ды. (Ф.Б.) 

Әтием өйдә булмагач, бу юлы мин аны үзем озата чык-тым. (Ә.Е.)

Кеше күп булганга күрә кермәдек. (А.Р.)

Алачыкта күмер булмау сәбәпле, без эшкә бармаган идек.

                                                                                     (Х.С.)

Шуннан соң клубка йөрүләр язгы һәм җәйге көннәрдә йорт-курада эш күбәю аркасында сирәгәйде. (Ә.Б.)

Соңыннан инде, мәшәкате күп дип, сыерын бетерде, бары тик биш-алты баш сарык белән ике оя каз гына калдырды. (М.Х.) 

Үзе, хатыны һәм ике малае тырышып эшләү нәтиҗәсен-дә, ул беренче елны ук хезмәт көннәренә тигән икмәкне кайда урнаштырып бетерергә белми аптырады. (М.Ә.) 

Иярчен сәбәп җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

сәбәп

җөмлә

Аналитик

    төре

1. Ялгызак мөнәсәбәтле сүз:

шуңа күрә, шуның өчен, шул сәбәпле, шунлыктан, шуның аркасында, шуңа,  һ.б.

2. Көттерү интонациясе

3. Ияртүче теркәгеч: 

     чөнки, ник дисәң,

      ник дигәндә, ки

Байтирәкнең болай ачылып китүе сирәк була иде, шуңа күрә аны Солтания бүлдермичә тыңлады. (М.Г.)

Анда бер олауның тәртә бавы өзелгән булып чыкты, бөтен обоз шуның өчен тукталган икән. (М.Ә.)

Ә төннәрен мин иңемә шинельне салам: җәйге төндә су салкыны бик нык сиздерә иде.  (Х.С.)

Дустының елавындагы ачлык ачысын Фәрит бөтен йөрәге белән тойды, чөнки ул үзе дә аның кебек үк ач иде. (Ф.С.)

Сөйләшкәндә җиңелрәк, ник дисәң, сине куркыта торган кыен әйбердән сүзләр артына яшеренеп була. (Ф.С.)

Иярчен максат җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Аналитик

төре

Синтетик

    төре

Ялгызак мөнәсәбәтле сүз:

шуның өчен,

моның өчен,

аның өчен һ.б.

Бәйлек яки бәйлек сүз: өчен, дип

 

   Шуның өчен, иптәш, кул куябыз бүген:

   Кара болыт капламасын туган илнең күген. (Ә.Ер.)

Кара күннән, арты басылмасын өчен эченә каен тузы куеп, әти тегеп бирде аны. (М.Г.) 

          Өем минем яктырсын дип,

          Ут элдердем шәмнәргә. (Л.Л.)

Иярчен шарт җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

шарт

җөмлә

Синтетик

    төре

1. Шарт фигыль формасы:  -са, -сә

2. Сорау кушымчасы:

          -мы, -ме*

3. Боерык фигыль формасы: -сын, -сен

4. Үткән заман сыйфат фигыль формасы: -ган,

-гән, -кан, -кән + -да, -дә

 урын-вакыт килеше кушымчасы

5. Ияртүче теркәгеч:

 әгәр (әгәр дә, әгәр дә мәгәр, әгәренки) + -са, -сә шарт фигыль формасы

6. Ияртүче теркәгеч:

әгәр + икән бәйлек сүзе

7. Бәйлек сүз: икән, исә

   

     Аптырап карама син миңа,

     Чыланса керфегем, күзләрем, йөзләрем.  (И.И.)

Безнең авылның кояшы кичкырын Бишна урманы өстенә төшә башладымы, көннең иң ягымлы вакыты җиткән була. (Г.Б.)

Кабарган болытлар оешып тыгызлансын гына, дөнья мунча керәчәк. (Н.Г.)

Анда-санда үсеп утырган сирәк үги ана яфракларын искә алмаганда, чокыр гына түгел, үлем базы бу. (Н.Ә.)

Әгәр һәркем табигатьнең тамырын йолкып китә башласа, җир өсте шәрәләнер иде.  (Н.Г.) 

Әгәр ул Нуриәсмага яшәү турында менә хәзер хәбәр сала икән, бәлкем, ул аягына да басар. (Ф.С.) 

Халык сукрана икән – зарар юк. (Ә.Е.)

Җәйләр җитте исә, кала манзарасының борынгы җыерчыкларын яшеллек каплый. (М.Г.)

* -мы / -ме сорау кушымчасы, хәбәр составында килгәнгә, синтетик чара буларак каралды.

Иярчен шарт җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

шарт

җөмлә

Аналитик

төре

 Ялгызак мөнәсәбәтле сүз:

шулай булса, шулай итсә, алайса, юкса, югыйсә һ.б.

Ярый әле ахмак турист фотоаппаратының бавын кулын-нан ычкындырып өлгергән, юкса, бау белән тартылып, үзе дә крокодилның авызына убылыр иде. (М.Мал.)

Арамыздан китәрелсен яман эшләр,

Шулай булса алга китәр тәмам эшләр.  (Г.Т-й)

Иярчен кире җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

кире

җөмлә

Синтетик

    төре

1. Шарт фигыль форма-сы: -са, -сә + -да, -дә кисәкчәсе

2.  Хәл фигыль формасы:

-ып, -еп, -п + -та, -тә кисәкчәсе

 

3. Боерык фигыль формасы: -сын, -сен

4. Ияртүче теркәгеч: гәрчә +-са, -сә шарт фигыль формасы + да, дә кисәкчәсе

5. Бәйлек сүз: карамастан

Олылар үз итмәсә дә, балалар Бикәне яратты. (Г.Б.)

Стеналарга исемең алтын белән язылып та, торырга бүлмәң булмаса, оныкларга моны ничек аңлатырбыз икән?! (Г.Ә.)

Латәфәт юрганын ничаклы бөркәнмәсен, ялкын эчендәге Заһит күз алдыннан китмәде.  (С.С.)

Гәрчә син мине ишетсәң дә, моннан соң арабыз бөтенләйгә өзек булыр. (Ә.Б.)

Дәртле музыка уйнап торуга карамастан, күңелгә кереп оялаган ямансулык хисе кечерәйми дә, таралмый да.  

                                                                          (М.Мал.)

Иярчен кире җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

кире

җөмлә

Аналитик

төре

 Ялгызак мөнәсәбәтле сүз:

шулай да, алай да,

шуңа карамастан

Бу хәл Маһруй апаны бик җәберсетте, шулай да ул зарла-нып йөрмәде. (Г.Ә.)

Вәзир Исхакны шәех Игәнәй яратмады, шуңа карамастан ул аны хөрмәт итте. (М.Х-н)

Иярчен аныклагыч җөмлә

Җөмләнең

төре

Иярчен җөмләне баш

җөмләгә бәйләүче чара

Мисаллар

Иярчен

анык-лагыч

җөмлә

Аналитик

    төре

1. Аныклау интонациясе

2. Аныклаучы теркәгеч:

ягъни, дөресрәге, икенче төрле әйткәндә, аеруча, бигрәк тә һ.б.

Сәгатькә дә җан керде – күке оясыннан сигез мәртәбә башын тыгып карады. (М.Г.)

Әгәр инде тагын бер-ике атнадан, казның бәбиләре чыгар алдыннан, шул тишеккә якын килсәң, күзеңне ала алмыйча, рәхәтләнеп карап торасың. (Г.Б.)

 

                                             

Ниһаять, күптәнге хыялым тормышка ашты, ягъни “яна торган” путевка белән Кара диңгез буендагы атаклы санаторийга барып төштем. (С.С-в.)

Тик бу кешеләрнең кылачак гамәле аның аңына чын булып кереп җитә алмый, дөресрәге акылы ул турыда уйларга теләми, уйлый алмый. (Г.Б.)


[1] * ки ияртүче теркәгече мөнәсәбәтле сүз белән дә килергә мөмкин.



Предварительный просмотр:

Сәләтле балалар белән эшләү планы

Укытучы:

Газимҗанова Ралия Габбасовна

                           

Фән белән кызыксынучылар исемлеге:

        

Укучының фамилиясе, исеме

Классы

1.

Талипова Диләрә

5

2.

Асылгәрәева Камилә

5

3

Вагизова Исламия

6

4

Мөхәмәтҗанова Эвелина

6

5

Зиганшин Ранис

6

6

Гайсина Русинә

6

7

Хафизуллина Алинә

6

8

Газимҗанова Гөлинә

10

9

Шәйхетдинов  Илшат

11

Максат:

1. Сәләтле укучыларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып талантын үстерү.

2. Гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнеп, сәләтле балалар белән эш алып бару, аларның үсешенә этәргеч булырлык эш алымнары куллану.

Бурыч:

1. Шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып һәр укучыны актив акыл эшчәнлегенә тарту, иҗади сәләтен үстерү.

2. Укыту-тәрбия эшләрен оештырганда заманча укыту технологияләрен, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп файдалану.

3. Фәннәрнең кешелек практикасындагы әһәмияте турындагы күзаллауны үстереп укучыларны алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.

                                                                        РАСЛЫЙМ.

                                             Мәктәп директоры:  _________ Нуртдинов Н.Р.

Сәләтле укучылар белән эшләү планы

Башкарыласы эшләр

Вакыты

1.

Мәктәп буенча сәләтле укучыларны барлау.

Сентябрь, 2016

2.

Класс җитәкчеләре белән киңәшләшеп, аларның исемлеген булдыру.

Сентябрь, 2016

3.

Сәләтле балалар белән эшләү өчен эш планы төзү, дидактик материаллар, методик әдәбият тупланган папкалар булдыру.

Сентябрь, 2016

4.

Укучылар белән эш дәфтәрләре башлау.

Сентябрь, 2016

5.

Сәләтле укучылар белән эшне оештыру.

Ел дәвамында

6.

Укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

Сентябрь-декабрь, 2016

7.

Укучыларның кызыксынучанлыкларын исәпкә алып, төрле түгәрәкләр оештыру, аларны түгәрәкләргә тарту.

Ел дәвамында

8.

Мәктәп күләмендә фән олимпиадалары үткәрү.

 октябрь, 2016

9.

Мәктәп олимпиадаларында 1-2 нче урынны алган укучыларны район олимпиадаларына әзерләү.

Октябь-декабрь 2016

10.

Фәнни-практик конференция “Шәҗәрәләр –нәсел агачы”

Ноябрь, 2016

11.

Республикакүләм фәнни-практик конференция “Яшьләр фәнни эзләнүдә”

Декабрь, 2016

12.

Республикакүләм фәнни-практик конференция “Туган телем-шагыйрьләр теле”

Декабрь, 2016

13.

14.

Татар теленнән Халыкара олимпиаданың дистанцион  туры

Класстан тыш чаралар оештырганда сәләтле укучыларның фикерләрен, кызыксынучанлыкларын исәпкә алып яңа төр эш формалары булдыру.

Декабрь, 2016

Ел дәвамында

15.

 Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда сәләтле укучылар белән индивидуаль эшләүне оештыру, БДИга әзерләнү.

Ел дәвамында

16.

Югары уку йортларына керергә әзерләнү өчен программалар һәм сораулар белән танышу.

Ел дәвамында

17.

Ф.Әмирхан ис.республикакүләм фәнни-практик конференция

Февраль, 2017

18.

Каюм Насыйри исемендәге   төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында катнашу.

Март, 2017

19.

Г.Исхакый исемендәге республикакүләм фәнни-практик конференция

Март, 2017

20.

Туфан Миңнуллин исемендәге республикакүләм фәнни-практик конференциядә катнашу

Март, 2017

21.

“Зирәк тиен” конкурсында катнашу.

Апрель 2017

22.

Г.Тукай исемендәге VI Республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында катнашу

Апрель 2017

23.

Татар теле һәм әдәбияттан V  халыкара олимпиадада катнашу

Апрель 2017

24.

Россиякүләм туган тел форумында катнашу

Апрель, 2017

25.

Гамил Афзалга багышланган Республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында катнашу.

Май, 2017

      Укытуның төрле  этабында укытучының психологик күзәтүләр алып баруы һәм укучылардагы үзгәрешне өйрәнеп торуы сорала; дәрестә кулланылган метод һәм алымнар укучыларның сәләтләре үсүенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә, укучы күпме мөстәкыйль эшли ала, дәрестә катнашу дәрәҗәсе ничек, фән белән кызыксынуы үсәме, хәтер һәм дикъкать  дәрәҗәсе, ихтыяры, фикерләү дәрәҗәсе ничек, аның актив яки пассив булуы, анализлый һәм йомгаклый белү сәләте, эш темпы ничек, ни өчен теге яки бу укучы материалны аңламый яки биремнәрне эшләргә өлгерми һәм башка шундый мәсьәләләр белән укытучы кызыксынып торырга тиеш.

       Дәрес материалы, кулланылган метод һәм алымнар, күнегүләр укучыларның яшь һәм белем аермалыкларын, гомуми үсеш дәрәҗәсен, психологик үзенчәлекләрен истә тотып сайлана.

       Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы , барлык укучыларның интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга  туплавы, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы, омтылышы, сәләте, белем үзләштерү дәрәҗәсе, фикерләү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр көче, сизгерлеге, эмоциональлеге), уңай һәм кимчелекле якларны, аларның белем дәрәҗәләрен даими өйрәнүе таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга дифференциаль  һәм аерым (индивидуаль) якын киленә һәм кимчелекләрен булдырмау чараларын күрелә.

 “Сәләтле бала тәрбияләгез.”      (Дэвид Льюи)

  1. Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән җавап бирәм.

      2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.

      3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.

      4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.

      5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.

      6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.

      7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы  нәрсәләрне даими укыйм.

      8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар – хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.

      9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән – икәү калып сөйләшергә вакыт табам.

     10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

     11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.

     12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.

     13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.

     14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.

Соңгы 5 елда район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында һәм конкурсларда яуланган күрсәткечләр.

Олимпиада буенча күрсәткечләр:

Уку елы

Предмет

Укучының исем, фамилиясе/

сыйныф

Катнашу дәрәҗәсе

Нәтиҗә

2013-2014

Татар теле

Газимҗанова Рания/9 нчы сыйныф

Муниципаль тур

1 нче урын

2013-2014

Татар теле

Вәлиева Миләүшә/10 нчы сыйныф

Муниципаль тур

1 нче урын

2013-2014

Татар теле

Галимова Миләүшә/10 нчы сыйныф

Муниципаль тур

2 нче урын

2013-2014

Татар әдәбияты

Газимҗанова Рания/ 9 нчы сыйныф

Муниципаль тур

2нче урын

2013-2014

Татар әдәбияты

Галимова Алсинә/ 10 нчы сыйныф

Муниципаль тур

1нче урын

2013-2014

Татар әдәбияты

Галимов Алмаз/ 10 нчы сыйныф

Муниципаль тур

3нче урын

2013-2014

Татар теле

Газимҗанова Рания/9 нчы сыйныф

Республика тур

катнашучы

2013-2014

Татар әдәбияты

Галимова Алсинә/ 10 нчы сыйныф

Республика  туры

катнашучы

2014-2015

Татар теле

Нуртдинов Ислам/8 нчы сыйныф

Муниципаль тур

1 нче урын

2014-2015

Татар теле

Шәйхетдинов Илшат/9 нчы сыйныф

Муниципаль тур

1 нче урын

2014-2015

Татар теле

Газимҗанова Рания/10 нчы сыйныф

Муниципаль тур

1 нче урын

2014-2015

Татар теле

Газимҗанова Рания/10 нчы сыйныф

Муниципаль тур

1 нче урын

2014-2015

Татар теле

Вәлиева Миләүшә /10 нчы сыйныф

Муниципаль тур

3нче урын

2014-2015

Татар әдәбияты

Галимова Алсинә/ 10 нчы сыйныф

Муниципаль тур

1 нче урын

2014-2015

Татар теле

Шәйхетдинов Илшат/9 нчы сыйныф

Республика  туры

Катнашучы

2014-2015

Татар әдәбияты

Галимова Алсинә/ 10 нчы сыйныф

Республика туры

Катнашучы

2015-2016

Татар теле

Нуртдинов Ислам/9 нчы сыйныф

Муниципаль тур

3 нче урын

2015-2016

Татар теле

Газимзянова Гөлинә/9 нчы сыйныф

Муниципаль тур

3 нче урын

2015-2016

Татар теле

Шәйхетдинов Илшат/10 нчы сыйныф

Муниципаль тур

1 нче урын

2015-2016

Татар теле

Саматова Айгөл/11 нче сыйныф

Муниципаль тур

3 нче урын

2015-2016

Татар теле

Газимзянова Рания/11 нче сыйныф

Муниципаль тур

1 нче урын

2015-2016

Татар теле

Газимзянова Рания/11 нче сыйныф

Республика туры

1 нче урын

Татар теле һәм әдәбияты буенча  муниципаль олимпаидаларда катнашу нәтиҗәләре буенча диаграмма

Укучыларның төрле конкурсларда, конференцияләрдә чыгыш ясаулары

2013-2014 нче уку елы

Укучының исем , фамилиясе.  (класс)

Бәйге исемнәре

Дәрәҗәсе

Нәтиҗә

1

Газимзянова Рания 9 нчы Б сыйныфы

Клара Булатова Исемендәге премия конкурсы

Республика  күләмендә

Лауреат дипломы

2

Саматова Айгөл  9 нчы А сыйныфы

Клара Булатова Исемендәге премия конкурсы

Республика күләмендә

Лауреат дипломы

3

Галимова Миләүшә 10 нчы сыйныф

Клара Булатова Исемендәге премия конкурсы

Республика күләмендә

Диплом

4

Абунагимова Айгөл 9 нчы А сыйныфы

Роберт Миңнуллинга багышланган иҗади-гамәли конференция/шигырь анализы

Республика күләмендә

1 нче дәрәҗә Диплом

5

Нуретдинов Ислам 7 нче сыйныф

“Ломоносов укулары” фәнни-гамәли конференция

Республика күләмендә

1 нче дәрәҗә Диплом

6

Газимзянова Гөлинә 7 нче сыйныф

“Киләчәккә билет” иҗади эшләр бәйгесе

Район күләмендә

3 нче дәрәҗәдә диплом

7

Газимзянова Рания 9  нче сыйныф

Туфан Миңнуллин исенедәге конференция

Республика күләмендә

призер

8

Газимзянова Рания 9 Б

“Алтын каләм” бәйгесе

Республика күләмендә

сертификат

2014-2015 нче уку елы

Укучының исем , фамилиясе.  (класс)

Бәйге исемнәре

Дәрәҗәсе

Нәтиҗә

1

Галимова Алсинә 11 нче сыйныф

 “Илһамлы каләм” бәйгесе

Россия күләмендә

1 нче дәрәҗә диплом

2

Билялов Тимербулат 10 нчы сыйныф

 “Илһамлы каләм” бәйгесе

Россия күләмендә

2 нче дәрәҗә диплом

3

Газимзянова Рания 10 нчы  сыйныфы

“Илһамлы каләм” бәйгесе

Россия күләмендә

сертификат

4

Газимзянова Рания 10 нчы  сыйныфы

“Шигъри сабантуй” бәйгесе

Россия күләмендә

сертификат

5

Саматова Айгөл  10 нчы  сыйныфы

“Шигъри сабантуй” бәйгесе

Россия күләмендә

сертификат

6

Галимова Алсинә 11 нче сыйныф

Клара Булатова Исемендәге премия конкурсы

Республика  күләмендә

1 нче дәрәҗә диплом

  7

Газимзянова Рания 10 нчы  сыйныф

Клара Булатова Исемендәге премия конкурсы

Республика  күләмендә

Лауреат дипломы

 8

Газимзянова Гөлинә 8 нче  сыйныф

Клара Булатова Исемендәге премия конкурсы

Республика күләмендә

Лауреат дипломы

10

Газимзянова Рания 10 нчы  сыйныф

Хәлфин исемендәге фәнни-гамәли конференция

Республика  күләмендә

1 нче дәрәҗә диплом

11

Шәйхетдинов Илшат 9 нчы сыйныф

Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференция

Регионара

1 нче дәрәҗә диплом

12

Газимзянова Рания 10 нчы  сыйныф

Кояш Тимбикова исемендәге фәнни-гамәли конференция

Регионара

1 нче дәрәҗә диплом

13

Сөләйманова Гөлназ 10 нчы сыйныф

Туфан Миңнуллин исенедәге конференция

Республика күләмендә

Җиңүче дипломы

14

Галимова Алсинә 11 нче сыйныф

 “Илһам” бәйгесе

Россия күләмендә

2 нче дәрәҗә диплом

15

Газимзянова Гөлинә 8 нче сыйныф

 “Илһам” бәйгесе

Россия күләмендә

Лауреат  дипломы

16

Газимзянова Рания 10 нчы сыйныф

 “Илһам” бәйгесе

Россия күләмендә

Лауреат  дипломы

17

Газимзянова Рания 10 нчы сыйныф

 “Алтын  каләм” бәйгесе

Республика күләмендә

Лауреат  дипломы

2015-2016 нчы уку елы

Укучының исем , фамилиясе.  (класс)

Бәйге исемнәре

Дәрәҗәсе

Нәтиҗә

1

Газимзянова Рания 11 нче  сыйныфы

“Меңрегиональная научно-практическая конференция и чтения  школьников на языках народов  РФ “Развитие и сохранение национальных языков в поликультурном обществе”

Регионара

Лауреат Дипломы,публикация

2

Шәйхетдинов Илшат 10 нчы сыйныф

Фатих Әмирхан исемендәге фәнни-гамәли конференция

Республикакүләм

1 нче дәрәҗә диплом

3

Газимзянова Гөлинә 9 нчы сыйныф

Клара Булатова Исемендәге премия конкурсы

Республика күләмендә

Лауреат дипломы

4

Газимзянова Гөлинә 9 нчы сыйныф

 “Илһам” бәйгесе

Россия күләмендә

Җиңүче дипломы

5

Газимзянова Гөлинә 9 нчы сыйныф

 “Тукай укулары” бәйгесе. Арча

Республикакүләмендә

Җиңүче дипломы

6

Газимзянова Гөлинә 9 нчы сыйныф

“Ак җилкән” бәйгесе

Россия күләмендә

1 нче урын

7

Саматова Айгөл 11 нче сыйныф

“Ак җилкән” бәйгесе

Россия күләмендә

2 нче урын

8

Газимзянова Рания 11 нче сыйныф

 Муса Җәлил исемндәге конференция

Республика күләмендә

Лауреат  дипломы

9

Газимзянова Рания 11 нче сыйныф

 Исхакый укулары

Республика күләмендә

Лауреат  дипломы

10

Газимзянова Гөлинә 9 нчы сыйныф

“Мин татарча сөйләшәм” бәйгесе

Муниципаль

 1 нче урын

11

Саматова Айгөл 11 нче сыйныф

“Мин татарча сөйләшәм” бәйгесе

Муниципаль

 2 нче урын

12

Гайсин Ришат 10 нчы сыйныф

“Мин татарча сөйләшәм” бәйгесе

Муниципаль

 3 нче урын

13

Газимзянова Гөлинә 9 нчы сыйныф

“Без Тукай варислары” бәйгесе

Регионара

1 нче урын

14

Саматова Айгөл 11 нче сыйныф

“Без Тукай варислары” бәйгесе

Регионара

2 нче урын

15

Вагизова Исламия  5 нче сыйныф

“Без Тукай варислары” бәйгесе

Регионара

3 нче урын


Комментарии

Вильданова Лилия Равиловна

Сәләтле укучылар белән даими эш алып баруыгыз күренеп тора!