Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен текстлар

Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

  5—11 нче сыйныфлар

              Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен

Тема: ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ

  1. Текстны укыгыз.

Астрология ниләр сөйли?

      Кыш көне туган балалар Укчы, Кәҗәмөгез, Сукояр йолдызлыгына керәләр. Әлеге ел фасылында туган кеше­ләр тормышны, хезмәтне яратып, уңышларына сөенеп яши. Сабыр, бик акыллы һәм белемле булу белән аеры­лып торалар. Үскәч, яхшы җитәкче, инженер, галим, икътисадчы, укытучы, археолог булырга мөмкиннәр.

      Көз көне туган балалар Кыз, Үлчәү, Чаян йолдызлы­гына туры киләләр. Алар — нык характерлы, шат кү­ңелле, кешелекле кешеләр. Белемгә омтылулары чиксез. Кешеләр арасында ихтирам казаналар. Үскәч, адвокат, дипломат, журналист, артист, җитәкче, хирург булырга мөмкиннәр.

       Җәй көне туган балалар Игезәкләр, Кысла, Арыслан йолдызлыгына туры киләләр. Алар акыллы, сөйкемле, бөтен нәрсә белән кызыксына, киң күңелле, шәфкать-леләр. Алар — шәп дус, иптәш, ярдәмчеләр. Үскәч, яхшы җитәкче, галим, музыкант булырга мөмкиннәр.

        Яз көне туган балалар Балык, Кучкар, Үгезбозау йолдызлыгына туры киләләр. Алар башлы, хәтерле, белемгә сәләтле, сәнгатьне яраталар. Үскәч, шәп рәссам, сынчы-скульптор, музыкант, табиб, талантлы гаскәр башлыгы, журналист, тегүче, пешекче булырга мөм­киннәр.

 

Биремнәр.

  1. Йолдызлык исемнәрен тәрҗемә итегез.
  2. Нинди һөнәрләр искә алына? Санап чыгыгыз.
  3. Сез кайсы йолдызлык астында тугансыз, шуңа карап, нинди һонәр сайлар идегез?
  4. Җөмләләрне укыгыз.

Көз бетә. Кыш башлана. Кыш башында кар аз була. Кышын кар ява. Бөтен дөнья ап-ак. Балалар чана, чаңгы, тимераякта шуалар. Декабрь ае бетә. Яңа ел бәйрәме җитә. Кышкы каникуллар башлана. Укучылар ял итә.

Биремнәр.

  1. Бу җөмләләр кайсы ел фасылы турында?
  2. Җөмләләрнең төрен билгеләгез.
  3. Игътибар белән укыгыз.
  4. Яңгырлар ява, көз җиткәч.
  5. Тәнәфес була, дәрес беткәч.
  6. Кыш башланды, кар яугач.

Биремнәр.

  1. Болар нинди җөмләләр, аларның урыннары дөресме?
  2. Җөмләләрне дөресләп языгыз.
  3. Нокталар урынына тиешле ел фасыллары исемнәрен языгыз.

     Кем дөнья яшәргәнне ярата, шуңа … ошый. Кем чәчәкләргә, яшеллеккә соклана, шул … ярата. Алтын … җитте: уңышлар җыеп алынды. Яңа ел бәйрәме … җиткәч була.

Бирем.

Җөмләнең төрен билгеләгез, схемасын сызыгыз

 

  1. Тәрҗемә итегез.

— Илдар, сиңа ничә яшь?

— Биш.

— Ә үзең минем зонтиктан да тәбәнәгрәк.

— Ә сезнең зонтикка ничә яшь соң?

  1. Текстка нигезләнеп, көз билгеләрен әйтегез.

Көз — табигатьнең бик матур вакыты. Минем әнием — җәйне, әтием — кышны, энем язны ярата. Мин көзне яратам. Табигатьнең һәр фасылы үзенчә матур, ә миңа көз ныграк ошый. Көз көне без мәктәпкә барабыз, дус лар белән очрашабыз. Көз — елның иң бай вакыты Ул — яшелчәләр, җиләк-җимешләр өлгергән вакыт.

Көз ахырында көннәр салкыная, яңгырлар ява, җил исә, кошлар җылы якка китә. Безнең якларда көз менә шундый.

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Көз нинди вакыт? Көз көне укучылар кая баралар? Көз көне нәрсәләр өлгерә? Кошлар кая китәләр?

  1. Тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне тутырып языгыз.

Менә көз …. Агачлардан сары яфраклар …. Салкын җил …. Көз көне карлар, яңгырлар … . Кошлар җылы якларга … . Яз җиткәч, алар кире … .

Терәк сүзләр: ява, җитте, исә, киттеләр, коела, кайталар.

Тема: ҺАВА ТОРЫШЫ

  1. Текстны укыгыз.

17 нче сентябрьдә кояш 6 сәгать 19 минутта чыга, 18 сәгать 56 минутта бата. Көн озынлыгы — 12 сәгать 37 минут.

Бүген 16 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Төньяк-көнбатыш-тан секундына 9—14 метр тизлектә җил. Температура төнлә Казанда 0…-2, Татарстанда 0…-5, туфракта 3 гра­дуска кадәр кырау, көндез Казанда — +10…+12, Татар­станда+8…+13 градус җылы.

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Иң озын көн кайчан була? Иң кыска көн кайчан була?

  1. Үрнәк буенча һава торышын хәбәр итегез.

Бүген 25 нче сентябрь: алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көнчыгыштан ур­тача тизлектә җил.

Төнлә Казанда 1—6 градус җылы. Көндез Казанда 9—13, республикада 9—15 градус җылы.

Алдагы ике көндә һава торышы үзгәрми.

  1. Диалогны тулыландырыгыз.

— Яңгыр явамы?

— Синең зонтигың бармы?

— Минем дә зонтигым бар. Әйдә, киттек.

Тема: ТАБИГАТЬ КҮРЕНЕШЛӘРЕ

  1. Шигырьне укыгыз.

Кар бөртекләре

Карагызчы тирә-якка:

 Нинди сафлык, гүзәллек!

Кар бөртекләре оча,

Энҗе итеп тезәрлек.

Оча-оча уйный алар,

Керфекләргә куналар

Күзләремне һәм

Битләремме юалар.

               («Сабантуй» газетасыннан)

 

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Кар бөртекләре нинди?

Кар бөртекләре ничек уйныйлар?

Кар бөртекләре битне юамы?

Ни өчен автор шулай ди?

  1. Шигырьне укыгыз.

Кышкы ЯМЬ

    Ап-ак карлар, йомшак карлар

    Түшәлгән урамнарга.

    Яшь чыршылар-сылукайлар

    Уралган бураннарга.

Зифа каен кызлары да

Бәс күлмәкләр кигәннәр.

Горур таллар, яшь тирәкләр

Ботакларын игәннәр.

                                («Сабантуй» газетасыннан)

Бирем.

Шигырь эчтәлегенә нигезләнеп, хикәя төзегез.

  1. Сүзләрне укыгыз һәм истә калдырыгыз.

һава торышы — прогноз погоды синоптиклар хәбәр итә — синоптики сообщают алмашынучан болытлы һава — переменная облачность

аяз булуы көтелә — ожидается ясная погода

кыска вакытлы яңгыр — кратковременный дождь

яшенле яңгыр — дождь с грозой

урыны белән яңгырлар — местами дожди

явымсыз — без осадков

кар — снег

буран — буран

томан — туман

җил төньяктан — северный ветер

җил көньяктан — южный ветер

көнчыгыштан секундына 3—8 м тизлектә җил —

ветер восточный, 3—8 м в секунду

 юнәлеше үзгәрүчән җил — переменный ветер

 туфракта кырау — на почве заморозки

температура төнлә — температура ночью

Биремнәр.

  1. Сүзләрне кулланып, һава торышын әйтегез.
  2. Сүзләрне кертеп, җөмләләр төзегез.
  3. Диалогларны тәрҗемә итегез.
  4. — Ты слушал вчера прогноз погоды на сегодня?

— Нет. А что?

— Ожидается сильный ветер.

  1. — Завтра будет холодно.

— А сколько градусов?

— +15 … +18.

— Это не холодно.

  1. — Ты не знаешь, какая погода будет завтра?

— Знаю. Обещали дождь.

— Жалко. Не сможем пойти в лес.

  1. Бирелгән сүз һәм сүзтезмәләрне кулланып, җөмләләр төзегез.

Кышкы табигать, нинди матурлык, салкын түгел, рәхәт, чана шуабыз, ак кар бөртекләре.

  1. Шигырьне укыгыз.

Яз

Язлар җиткәч, сулар ага,

Бозлар китә еракка.

Бөтен дөнья охшап кала

Нәни малай-елакка.

Гөрләвекләр шаулап ага,

Урамда бала-чага.

Моңаеп бер читтә тора

Табаны тузган чана.

                     ( «Сабантуй» газетасыннан)

Биремнәр.

  1. Фигыльләрне табыгыз, ал арга сораулар куегыз.
  2. Шул фигыльләр белән җыйнак җөмләләр төзеп языгыз.
  3. Шигырьне тулыландырыгыз.

Ямьле яз

Яз. Шундый рәхәт урамда! Бар табигать … . Якты кояш … . Көньяктан кошлар … .

Яз — иң матур чор бит ул, Иң гүзәл ел … . Моны аңлау авыр түгел, Бу — яшәүнең асылы.

Менә шундый уйлар белән Мәктәптән кайтып … . Нинди шатлык, нинди бәхет: Җиргә янә яз … !

 

Тема: ИЛЛӘР һӘМ ШӘһӘРЛӘР

  1. Диалогны тулыландырыгыз.

— … ?

— Иделнең сул як ярына урнашкан.

— … ?

— 1 миллионнан артык кеше яши.

— … ?

— Җиде районга бүленгән.

— … ?

— Кремль 4,5 м биеклектәге ак таш стена белән әйләндереп алынган.

— … ?

— Анда Президент сарае, Сөембикә манарасы, Благо-вещение соборы урнашкан.

— … ?

— Кремль каршында Муса Җәлил һәйкәле бар.

— … ?

— Казанда институтлар, университетлар, академия­ләр, төрле учреждениеләр күп.

 

Бирем.

Диалогка нигезләнеп, үзегезнең шәһәрегез турында сөй­ләгез.

  1. Сүзләрне тәрҗемә итегез.

Борынгы, мәшһүр, гүзәл, бай, бөек, тарихи, атаклы, матур, зур, искиткеч, мәгърифәтле, белемле, кунакчыл.

Бирем.

Сүзләрне кертеп, хикәя төзегез.

  1. Казан шәһәрен тагын да үстерү, матурлау турында боерык җөмләләр төзегез. Мәсәлән, табигатьне саклагыз.
  2. Шигырьне укыгыз.

Безнең авыл

     Безнең авыл — зур авыл, Тау башында тора ул: Көнгә каршы ялтырап; Тын, кара урман белән, Кырдагы юллар белән, Сер алмашып, хәл сорап… Дулкынланып, нурланып, Гөлчәчәккә чолганып Балкып тора кырлары; Челтер-челтер сөйләшеп Агып тора сулары…

               (Кәрим Әмири)

Сорауларга җавап бирегез.

Авыл матур урында урнашканмы? Авыл янында нәрсәләр бар? Кырлар матурмы? Кырда нәрсәләр үсә?

Сезнең авылда булганыгыз бармы? Ул авылның исеме ничек? Ул кайда урнашкан? Шул турыда сөйләгез.

  1. Текстны укыгыз.

Татарстан

    Татарстан территориясе буйлап Идел Кама Агыйдел һәм Вятка кебек зур елгалар ага. Татарстанның җире бик уңдырышлы. Анда бодай кукуруз тары шикәр чөгендере көнбагыш арыш карабодай культураларын игәргә һәм төрле яшелчәләр үстерергә мөмкин.

     Татарстан урманнарга да бай. Урманнар бик әйбәт төзү материалы һәм республикабызның агач эшкәртү промышленносте өчен чимал бирәләр. Татарстанда файдалы казылмалар күп.

Биремнәр.

  1. Өзекне тиешле тыныш билгеләре куеп күчереп язы гыз.
  2. Текстны рус теленә тәрҗемә итегез.
  3. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.
  4. Көнбатыш ягында, бар, бер сырт, безнең, зур, авыл ның, киң.
  5. Һәрвакыт, ясыйлар, шунда, Сабан туен.
  6. Бара, көрәш, монда.
  7. Ярата, бу, әбиләр һәм бабайлар, бала-чага, аеруча, бәйрәмне.

Бирем.

Сезнең Сабан туенда булганыгыз бармы? Дәвам итеп языгыз.

  1. Сүзтезмәләрне рус теленә тәрҗемә итегез.

Җиде тау, җиде юл чаты, җиде ул, җиде ел, җиде көн, җиде төн, җиде күлмәк, җиде сөлге, җиде агай.

Бирем.

Җиде саны булган нинди мәкаль беләсез?

 

Тема: СПОРТ

  1. Текстны укыгыз.

Футбол

   Футболны турыпочмаклы мәйданда уйныйлар. Аның уртасына капма-каршы капка куела.

Уенның максаты — көндәшләр капкасына туп кертү. Һәр командада 11 уенчы була. Уен 45 әр минутлык ике таймнан тора һәм 90 минут дәвам итә. Алар арасында 10 минутлык тәнәфес була. Капкачыдан башка беркемгә дә тупка кул белән тияргә ярамый.

   Футбол — күмәк уен, шуңа күрә һәр уенчы үз хәрә­кәтен командадагы башка иптәшләренең хәрәкәте белән килешеп башкарырга тиеш.

Бирем.

Тексттан тәрҗемәсен табыгыз.

а) Играют футбол на прямоугольном поле;

б) цель игры — провести мяч в ворота соперников;

в) никому, кроме вратаря, не разрешается играть руками.

  1. «Спорт файдалы шөгыльме?» темасына хикәя төзеп язы­гыз. Бирелгән сораулардан файдаланыгыз.
  2. Сез спортның нинди төрләрен беләсез?
  3. һәр көнне гимнастика ясыйсызмы?
  4. Сезгә кышкы спортның нинди төрләре аеруча ошый? Ә җәйге спортның нинди төрләрен беләсез?
  5. Спортның кайсы төрләре белән бик яратып шө­гыльләнәсез?
  6. Ил күләмендә танылган спортчылардан кемнәрне беләсез?
  7. Спорт белән шөгыльләнү ни өчен кирәк?
  8. Спорт белән кайда шөгыльләнергә була?
  9. Физкультура спортның бер төреме?
  10. Физкультура дәресе нигә кирәк?
  11. Җөмләләрне укыгыз.

Сәламәт тәндә сәламәт акыл. Спорт — сәламәтлек чыганагы. Саулык — зур байлык.

Биремнәр.

  1. Тәрҗемә итегез.
  2. Мәгънәләрен аңлатыгыз.
  3. Текстны укыгыз.

Без спорт яратабыз

       Кайбер кешеләр беркайчан да спорт белән шөгыльлән­миләр. Кеше организмы өчен зыянлы әйберләр кулла­нучылар да күп. Кайберәүләр күп ашыйлар. Андый кешеләр еш авырыйлар.

Без гаиләбез белән спорт яратабыз. Минем әтием белән энем һәр көнне 5 чакрым араны йөгерәләр. Аларның сәламәтлекләре нык. Минем әтием спиртлы эчем­лекләр эчми, тәмәке тартмый. Мин әнием белән ял көннәрендә аэробикага йөрим. Һәр көнне иртән җиләк -җимеш ашыйбыз. Яшелчәләрнең дә файдасы зур. Мин шикәр ашамыйм. Ул тешләргә зыянлы.

       Минем энем йөзәргә ярата, велосипедта йөри. Йөзү умырткалыкка файдалы. Велосипедта йөрү мускуллар­ны ныгыта. Энем йога белән дә кызыксына. Йога дөрес сулыш алырга өйрәтә, нерв системасын тынычлан­дыра.

Ябыгу өчен, йөгерү файдалы. Ул йөрәк эшчәнле-генә дә, сулыш алу органнарына да уңай йогынты ясый. Миңа теннис бик ошый. Аның аяклар һәм куллар өчен файдасы бик зур.

Биремнәр.

  1. Тексттан алмашлыкларны табыгыз, төрләрен билге­ләгез.
  2. Алмашлыклар белән 7 җөмлә төзегез.
  3. Эчтәлекне үз сүзләрегез белән сөйләгез.

 

Тема: ҮСЕМЛЕКЛӘР, КОШЛАР ЬӘМ ХАЙВАННАР ДӨНЬЯСЫ

  1. Текстны укыгыз.

Ала миләүшә

Бер үк сабакта төрле төстәге чәчәкләр… Шәмәхә чәчәк, кызыл, сары чәчәк. Аны чүп үләне дип кем әйтер: күзнең явын алып тора бит! Ләкин матур булса да, арыш басуында чәчәк атып утырганын күргәч, бер дә сөенмиләр шикелле. Игенне чистартмыйча да чәчмиләр инде югыйсә. Ала миләүшә ул һаман арыш басуында булучан. Җәен дә үсә ала миләүшә, тик иген арасыннан күренми. Бар матурлыгын көзен күрсәтә: зур үсеп куя. Ул ерактан игътибарны үзенә җәлеп итә. Ни өчен дигәндә, көз чәчәкләргә ярлы чак. Бәлки, тиңнәре калма­гач, матур күренәдер ул.

         (Г. Хәсәновтан )

Биремнәр.

  1. Тәрҗемә итегез.
  2. Тагын нинди чәчәкләр беләсез, шул турыда сөйләгез.
  3. Текстны укыгыз.

Эдельвейс — чәчәк исеме ул

      Эдельвейс — бик үзенчәлекле чәчәк. Аңа өстән кара­ганда, кыя-тау башларына күктән кечкенә йолдызчык­лар төшеп сибелгән дә яктылык сирпеп ятадыр кебек. Аны искитәрлек матур дип әйтеп тә булмый. Җирдә аннан күркәмрәк, хуш ислерәк чәчәкләр бик күп.

      Эдельвейс бик сирәк очрый торган чәчәккә әйләнде.

Имеш, аның юкка чыгып баруына мондый гадәт сәбәп булган. Элек-электән Швейцария һәм Австрия альпинистлары яраткан кызларына шушы чәчәкне алып кайтып бирә торган булганнар. Моның белән кызны яратуларын, үзләренең батырлыкларын исбат иткән­нәр.

                (Вакытлы матбугаттан)

Биремнәр.

  1. Текстка якын итеп, эчтәлеген сөйләгез.
  2. Кызыл китапка кертелгән тагын нинди үсемлекләрне беләсез? Санап чыгыгыз.

 

  1. Текстны укыгыз.

    Песиемне эзлим. Минем Йолдыз исемле песием бар иде. Урамга уйнарга чыккач, ул югалды. Шуннан бирле мин песием­не эзлим. Йолдызымнан башка миңа бик күңелсез. Кеч­кенә дустым үзе дә мине юксына торгандыр. Матурлы­гына, йомшаклыгына кызыгып алып киткән булсагыз, песиемне рәнҗетмәгез! Маңгаенда кара табы булган кечкенә генә ак песи күрсәгез, миңа хәбәр итегез. Мин сезгә рәхмәтле булырмын.

Биремнәр.

  1. Песинең югалуы турында әйтеп газетага белдерү язы­гыз.
  2. Песинең табылуы турында хәбәр итегез.

 

 

  1. 4. Текстны укыгыз.

     Минем дусларым күп Минем Актырнак исемле этем бар. Мин аны бик яратам. Ул мине тыңлый: утыр дисәң — утыра, тәпиеңне бир дисәң — тәпиен суза. Актырнак күптән түгел генә әни булды. Ул өч нәни көчек алып кайтты. Алар инде хәзер йөгереп йөриләр. Этләребезгә күршеләр кызыгып йөргәннәр иде, берсен ал арга бүләк иттем.

Биремнәр.

  1. Эт баласын бүләк итүләрен сорап, телефоннан шалты­ратыгыз.
  2. Текстның эчтәлеген сөйләгез.

 

  1. Текстны укыгыз.

                                Сөйкемсез песи

      Безгә аклы-сарылы песи баласы кереп ияләште. Без­нең үзебезнең бер песиебез бар иде инде. Ул песиебез үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. Без аны матурлыгы өчен генә түгел, акыллылыгы өчен дә яратабыз. Ул, үзе бик шаян булса да, ашамлыкка тими. Күршеләргә дә кереп йөрми. Ә күршедән кергән песи бик тәртипсез булып чыкты. Бертуктаусыз «мияу-мияу» ди. Ашарга бирсәң, төрле җиргә тарата башлый да идәнне пычрата. Өстәлгә менеп, икмәк сыныкларын тартып төшерә. Тагын әллә нинди тәртипсезлекләр эшли. Беркөнне минем белән уйнарга иптәш кызым Мәйсәрә керде. Ул:

— Бу юньсез песине нигә керттегез? Ул инде бик күп кешегә йөрде. Бездә дә булды. Аны бөтен кеше дә куып чыгарды. Ул — акылсыз, сөйкемсез песи,— диде.

— Ә мин аны куып чыгармыйм, тәртипкә өйрәтәм,— дидем мин. Абыем Шамил дә:

— Әйдә, өйрәтеп карыйк, өйрәнми икән — үзенә үпкә­ләр,— диде.

Без абыем белән икәүләп песине өйрәтә башладык. Аңа ашарга да, йокларга да урын әзерләдек. Бер атнадан соң песи бөтенләй үзгәрде: матурланды, акыллыланды. Хәзер Мәйсәрә песине үзенә алырга тели:

— Сезнең үз песиегез бар бит, бусын миңа бирегез әле,— ди. Без абыем белән көләбез.

— Юк инде, хәзер без аны беркемгә дә бирмибез,— дибез. Песи дә, сүзне аңлаган кебек, иркәләнеп кой­рыгын болгый башлый.

                                                                 (Ә. Бикчәнтәевадан)

Биремнәр.

  1. Сорауларга җавап бирегез.

Хикәядә ничә песи сурәтләнә? Кешедән кергән песи башта нинди була? Аннан соң ул ничек үзгәрә? Кемнәр ярдәмендә? Мәйсәрә ни өчен песине кире үзенә алырга тели?

  1. Хикәянең исемен ничек үзгәртер идегез? Сөйләп карагыз.
  2. Сорау репликалары өстәп, диалогны төзегез.

_   … ?

— Минем песи балаларым бар.

— … ?

— Мырау, Йомшаккай.

— … ?

— Мин аларны бик яратам.

— … ?

— Мин аларны уйнатам.

_  … ?

— Төнлә минем яныма килеп яталар.

— … ?

— Алар шундый нәни.

— … ?

Бирем.

Үзегезнең песиегез (этегез һ. б.) турында сөйләгез.

 

 

 

  1. Текстны укыгыз.

Кошлар

      Кошлар — безнең канатлы дусларыбыз. Алар зарар­лы бөҗәкләрне ашыйлар, матур җырлары белән кеше­ләрне сөендерәләр. Көз көне кайбер кошлар җылы якларга китәләр. Бездә чыпчыклар, песнәкләр, күгәр­ченнәр, каргалар кала. Алар авыл һәм шәһәр тирәсендә кышлыйлар. Яз көне кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.

Бирем.

Текстка нигезләнеп, сорауларга җавап бирегез.

Кошлар нинди файда китерә?

Кайсы кошлар бездә кышлыйлар?

Кошлар кайчан туган якларына әйләнеп кайталар?

Кышын кошларга ничек ярдәм итәбез?

Сез кошларга җимлек эләсезме?

Кошлар нәрсә яраталар?

 

Тема: КЕШЕ ЬӘМ МОХИТ

  1. Текстны укыгыз.

Идел елгасы

Татар халкы элек-электән суга, Идел елгасына бик сакчыл карый. Цивилизация үскән саен, хәл катлаулана бара. Хәзер Идел елгасы суларын саклау мөһим мәсьәлә­ләрнең берсе булып тора. Безнең республика буенча Идел 180 км араны агып үтә һәм 314 урыннан пыч­рана. Әгәр дә шулай дәвам итсә, галимнәрнең исәпләве буенча, аңа зур куркыныч яный. Бүген һәр казанлы тәүлегенә 315 литр су тота.

                  (Вакытлы матбугаттан)

Биремнәр.

  1. Сыйныфташларыгызга табигатьне саклау максатыннан боерыклар бирегез.
  2. Текст эчтәлеге буенча сораулар куегыз.
  3. Текстны укыгыз.

Казансу елгасы

     Казансу — Идел елгасының кушылдыгы. Аңа ел саен бик күп күләмдә ташландык сулар агып төшә. Елга буенда ял итүчеләр үзләреннән соң бик күп чүп-чар калдыралар. Анда нәрсә генә юк: пыяла, полиэтилен, пластик шешәләр, кәгазь, калай — тагын әллә ниләр. Табигый тирәлектә череп бетү өчен кәгазьгә 2—5 ел, консерв банкасына — 90, сигарет фильтрына — 100 ел, полиэтилен капчыкка — 200 ел, пластмассага — 500 ел, ә пыялага 1000 ел кирәк. Казансу елгасы — табигый һәйкәлләребезнең берсе. Анда 16 төрдәге балык исәп­ләнә, яр буйларында Кызыл китапка кертелгән 30 лап кош очрый. Аны пычратудан саклау өчен барлык көче­безне куярга кирәк.

Бирем.

Текстка нигезләнеп, диалог төзегез.

  1. Шигырьне укыгыз.

Шифалы су

Сәламәтлеккә файдалы,

Төрле чирләрдән дәва.

Үт куыгы, бөер, бавыр

Аннан чистарып кала.

Бик тә кирәкле даруның

Исемен сез белегез,

«Шифалы су» була ул:

Алыгыз һәм эчегез!

Аның кайда чыкканын да

Әйтә алам мин сезгә:

Иж Тамагы авылында

Агып чыга ул бездә.

                 (А. Гыймадиев)

Бирем.

Шигырьгә нигезләнеп, рекламалар языгыз.

 

  1. Әкиятне укыгыз.

Агачлар яфракларын ник коя?

    Борын-борын заманда гүзәл Чулман елгасының чал Иделгә койган җирендә Болгар дәүләте булган. Халкы гаҗәеп эшчән, туфрагы уңдырышлы икән. Монда күп итеп терлек асраганнар, мул итеп иген иккәннәр. Болгар осталарының даны бөтен дөньяга таралган. Кызлары бик чибәр, егетләре батыр булган. Болгар дәүләте­нең матурлыгын мактап, көн-төн кошлар сайраган. Ул заманда барлык агачлар да ямь-яшел яфрак ярып утыр­ганнар.

    Көннәрдән бер көнне шушы тыныч, имин Болгар дәүләтенә кара яу килгән. Баһадир ирләр яуга күтәрел­гәннәр. Җәнлекләр качып киткәннәр. Ләкин зифа каен­нар, горур наратлар торып калганнар. Кызларныкыдай нечкә күңелләре сызланудан каеннар яфракларын кой­ганнар. Егетләрдәй төз чыршы-наратлар кайгыларын

эчкә йотканнар. Ьәм яфраклары урынына энәләр барлыкка килгән. Шуннан башлап яфраклы агачлар һәр көз саен яфракларын коя, ә чыршы-наратлар, сабыр­лыкларын саклап, горур тора бирәләр, имеш.

                               (Балалар фольклорыннан)

Биремнәр.

  1. Текст эчтәлеге буенча план төзегез.
  2. Төзегән план буенча эчтәлеген сөйләгез.

б. Укыгыз.

Нәрсә ул кислород?

     Һавада сулауга һәм януга ярдәм итә торган төссез, иссез һәм тәме булмаган газ бар. Бу — кислород. Бар­лык тереклек иясе кислород сулый. Җылыту мичләре генә дә түгел, күпме домна, мартен, чыныктыру мичләре янып тора.

     Әгәр дә үсемлекләрнең яшел яфраклары булмаса, без кислород җитмәүдән күптән үләр идек. Яфракларга кояш яктысы төшкәндә, алар углекислый газны йоталар да кислород бүлеп чыгаралар.

                    («Кем ул? Нәрсә ул?» китабыннан)

Бирем.

Текстның эчтәлеген сөйләгез.

 

  1. Укыгыз.

Кызыл китап

      Ни өчен табигатьне сакларга кирәк? Шул турыда берничә сүз әйтик.

     Кешеләргә өй салырга бүрәнәне, ягарга утынны, язарга кәгазьне, сулар өчен саф һаваны урман бирә. Урман — киек җәнлекләрнең һәм кошларның туган йорты да.

Киң елгалар, чишмәләр, күлләр эчәргә су, үсемлек­ләргә дым бирәләр. Судан башка яшеллек тә, тереклек тә юк. Су — балыкларның, күп төрле җәнлекләрнең һәм кошларның туган йорты.

   Урманнар янып бетсә, сулыклар кипсә, Җир йөзендә ни булыр?

Җир йөзендә куе урманнар, яшел болыннар, кыйм мәтле җәнлекләр һәм кошлар, бөҗәкләр һәм үсемлеклә} саны елдан-ел кими бара.

     Табигать байлыкларын, аның гүзәллеген саклап кал? өчен, безнең илебездә зур эшләр башкарыла. Шуньп бер мисалы — табигатьне саклау буенча Кызыл китаг булдыру.

      Бу китапка аеруча игътибар белән сакларга кирәк булган җәнлекләрнең, кошларның, бөҗәкләрнең һәм үсемлекләрнең исемнәре язылган.

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Табигатьне ни өчен сакларга кирәк? Табигать кешегә нәрсәләр бирә?

Табигатьне саклап калу өчен, нинди эшләр башкарыла?

   

Тема: ҺӨНӘР САЙЛАУ

  1. Бирелгән сүзләрне төркемләп урнаштырыгыз.

Сатучы, шофер, икътисадчы, трамвай йөртүче, агро­ном, тракторчы, укытучы, биюче, тәрбияче, зоотехник, фәнни хезмәткәр, рәссам, архитектор, троллейбус йөр­түче, игенче, елгачы, скульптор (сынчы), сыер савучы, машинист, диңгезче.

1) Сәүдә һәм икътисадка бәйле һөнәрләр: …

2) Транспортка бәйле һөнәрләр: …

3) Авыл хуҗалыгына бәйле һөнәрләр: …

4) Мәгърифәткә бәйле һөнәрләр: …

5) Сәнгатькә бәйле һөнәрләр: …

  1. Тәрҗемә итегез һәм берничә җөмлә төзегез.

шәхси проблема

яхшы һөнәр сайлау әһәмиятле

җаваплы

искә алырга

максатка ирешергә

омтыла

киңәш бирәләр

эшкә урнашырга

үскән саен шактый кыен

Я. Җөмләләрне русчага тәрҗемә итегез.

  1. Һөнәрне дөрес сайлау бик әһәмиятле һәм җаваплы.
  2. Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен истә тотарга тиеш.
  3. Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен яхшы белергә тиеш.
  4. Һөнәр сайлаганда, үзеңнең характерыңны һәм белемнәреңне исәпкә алырга кирәк.
  5. Ата-аналар тормышны яхшырак беләләр, аларның киңәшләренә колак салырга кирәк.
  6. Хәзерге заманда һөнәрле булу бик мөһим.
  7. Минем булачак һөнәрем югары түләүле һәм җәм­гыятькә кирәкле булырга тиеш.
  8. Текстны укыгыз.

      Һөнәр сайлау кешенең үзеннән тора. Кеше үзенә максат билгели һәм гомере буе шул максатка ирешергә омтыла. Ләкин максатка ирешү шактый кыен, чөнки тормышта төрле авырлыклар килеп чыга. Аларны җи­ңәргә өйрәнергә кирәк. Ьәр кеше үз мөмкинлекләрен яхшы белергә тиеш. Холкың һәм белем дәрәҗәңне исәпкә алырга кирәк. Кайбер кешеләр турында «Ул һөнәрен дөрес сайлаган» дигән сүзләр ишетергә туры килә. Мисал итеп әниемне китерә алам (әтиемне, апам­ны, туганнарымны…) .

Бирем.

Текстны дәвам итегез.

  1. Мәкальләрне дәвам итегез.

* Егет кешегә ….

* Агач җимеше белән, …

* Кем эшләми, … .

* Эше барның … .

* Элек — хезмәт, ….

  1. Текстны укыгыз.

    Миңа сәяхәт итү бик ошый. Минем хыялым — төрл шәһәрләрдә һәм илләрдә булу, башка халыкларны традицияләре белән танышу. Ләкин максатка иреш шактый кыен, чөнки төрле каршылыклар туа. Аларн ничек җиңәргә? Әниемнең теләге — мине хисапчы итү Ләкин минем гомерем буе тузанлы кәгазьләр арасынд утырасым килми. Миңа нишләргә?

Бирем.

Ситуациядән чыгып, киңәш бирегез.

  1. Текстны тәрҗемә итегез.

    Разил Вәлиев кечкенәдән эшләп үсә. Шуңа күрәдер д ул бернинди авырлык алдында да югалып калмый.

     Университетка кергәч, аңа тулай торактан урын бир миләр. Шәһәрдә таянычы булмаган үсмер егет фати эзли башлый. Шунда ул Казансу елгасы тирәсендәг урамда яшәүче Вәли бабай белән таныша. Бер иптәш белән аның җимерек сараен, «арендага» алып, идән түшәмле итәләр, мич чыгаралар. Идәненә әрҗә тактала рыннан «паркет» тезәләр. Җимерек алачык чын сарайг әверелә…

                    («Идел» журналыннан

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Р. Вәлиев кем ул?

Сез аның турында ниләр беләсез?

Текстта сүз нәрсә турында бара?

Егет ни өчен авырлыкларга бирешмәгән?

Ул нинди һөнәрләрне белгәнлеген күрсәткән?

  1. Тәрҗемә итегез.

     Ышануы кыен, әмма урам себерүчегә бүгенге көндә куркыныч яный. Ул көне буе саф һавада эшли, нинди куркыныч янасын аңа дисезме? Машиналардан чыккан газ агулый мәллә? Юк икән шул. Хикмәт шунда: кыш көне урамнарга һәм тротуарларга сибелә торган калий тозы радиация чыганагы икән. Аннан без дә зыян күрәбез: кыш айларында радиацияле кардан йөрибез. Җит­мәсә, аны, аяк киемнәренә «утыртып», өйгә кадәр алып кайтабыз.

Бирем.

Сорауга җавап бирегез.

Урам себерүчегә нинди куркыныч яный?

 

Тема: БЮДЖЕТ

  1. Текстны укыгыз.

    Дәүләтнең бюджеты булган кебек, һәр гаиләнең дә бюджеты була. Ул — акчаны дөрес тотарга ярдәм итә. Сезгә, булачак гаилә башлыкларына һәм хуҗабикәләргә, гаилә бюджетын төзергә өйрәнергә кирәк. Ул — керем­нәр (приход) һәм чыгымнардан (расход) тора. Керемгә хезмәт хакы, пенсия, пособие, табыш, эшмәкәрлек табы­шы керә. Чыгымнарга салымнар, газ, ут, страхование өчен түләүләр, азык-төлек, кием-салым, мәгариф, куль­турага тотылган чыгымнар керә.

Бирем.

Тәрҗемә итегез, бер айга гаилә бюджетын төзеп карагыз.

  1. Укыгыз һәм җавапларын табып языгыз.

1) Товар алмашу чарасы.

2) АКШ акча берәмлеге.

3) Европада куллану өчен уйлап чыгарылган акча берәмлеге.

4) Хезмәт өчен акчалата бүләк.

5) Товар алмашу, сату, сатып алу урыны.

6) Эш хакының алданрак бирелгән өлеше.

7) Товарны тәкъдим итү, кызыксындыру.

8) Сату, алмашу өчен җитештерелгән әйбер.

9) Дәүләт финанс учреждениесе.

10) Товар сатып алгач бирелә торган кәгазь.

11) Бөлгенлеккә төшү.

12) Товарны чит илгә чыгару.

13) Товарны чит илдән кертү.

Сайлап алу өчен сүзләр: доллар, акча, базар экспорт, банкрот, банк, чек, реклама, товар, аванс, премш евро, импорт.

 

Тема: СӘЛАМӘТ ТОРМЫШ

  1. Схема буенча текст төзегез.

Урман аланы

дару үләннәре

кычыткан бака яфрагы

Нәрсәгә файдалы?

  1. Текстны укыгыз.

Яхшы гадәт

    Сокларны һәм газлы суны нечкә таякчык аша суырып эчү гадәте тешләрне сакларга ярдәм итә. Англия нең теш табиблары тикшеренүләре шуны раслый. Ста каннан эчкән вакытта кислота яки шикәр теш эмаленй тәэсир итә һәм аны акрынлап җимерә. Ә инде сыек­лыкны нечкә таякчык аша акрын гына суырганда, ул тешкә тими һәм аның нәфис эмален зарарламый.

Бирем.

Текстка нигезләнеп, сокларны дөрес эчү турында реклама языгыз.

  1. Текстны укыгыз.

Кеше сәламәтлеген эт саклый

    АКШта үткәрелгән тикшеренүләр раслаганча, кеше сәламәтлегенә даруга караганда эт яхшырак тәэсир итә икән. Тикшеренүдә катнашкан бер төркем кешегә кат­лаулы арифметик мәсьәләләр биргәннәр һәм аларның пульсларын, кан басымнарын күзәтеп торганнар. Кеше, мәсьәләне үзе генә чишкәндә, зур стресс кичергән. Ә инде янында эт булганда, кеше организмының барлык функ­цияләре дә нормаль хәлгә килгән.

                                           (Вакытлы матбугаттан)

Биремнәр.

  1. Текстны тәрҗемә итегез.
  2. «Эт — кешенең дусты» темасына хикәя языгыз.
  3. Сорау җөмләләр куеп, диалогны тулыландырыгыз.

— … ?

— Яхшы түгел, баш авырта.

_ … ?

— Безнең табиб эшләми.

_ … ?

— Иртәгә төшкә кадәр эшли.

— … ?

— Температура хәзер юк, төнлә бар иде.

— … ?

— Шифалы үләннәр күп.

  1. Текстны укыгыз.

Дару үләннәре

Энҗе чәчәк һәм аның җимеше, женьшень, песи үлә­не һәм аларның тамырлары, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, кара бөтнек, эт тигәнәге, ярмабаш — болар барысы да дару үләннәре. Алар авыруларны җиңәргә булышалар Кара бөтнекне плантацияләрдә үстерәләр. Бөтнек ма ның төп өлеше булган ментол, әлбәттә, теш пастасына хуш ис өсти.

  Күргәнегез бардыр, энҗе чәчәк — урманда, песи үләне аланнарда һәм дымсу болыннарда үсә. Ә менә сары мәтрүшкә, кызылбаш, ярмабаш, андыз болында үсә. Дару үләннәрен аяз көнне, чык кипкәч җыялар һәм күләгәда киптерәләр.

Энҗе чәчәк зур агачлар күләгәсендә, куе үлән арасында үсә. Аннан йөрәк авыруларын дәвалау өчен дарц ясыйлар.

                                             (Вакытлы матбугаттан)

Бирем.

  1. Дару үләннәренең исемнәрен язып алыгыз.
  2. Соңгы җөмләнең һәр сүзенә сорау куегыз.
  3. Тәрҗемә итегез.

Шар в окне

    Коля заболел. Сейчас он лежит в больнице. Никто-к нему в гости не приходил. Могли заразиться.

   Лежит Коля, глядит в окно. А с третьего этажа можно увидеть только небо.

    Вдруг Коля видит в окне красный шар. Шар подниг мается к окну и двигается вверх и вниз. Коля внима^ тельно посмотрел. На шарике нарисовано смешное лицо Стало Коле хорошо. Это пришли его друзья. Они помнят о Коле.

                                                    (А. Миттадан)

Бирем.

Сезнең авыру иптәшегезнең хәлен белгәнегез бармы? Шул турыда сөйләгез.

 

Тема: АҢ-БЕЛЕМ

  1. Укыгыз.

Китап — белем чишмәсе.

Китап — бер нәселнең икенче нәселгә калдырган ми­расы.

Китап — тормыш көзгесе. Китапсыз йорт — кошсыз урман. Китап укысаң — белемең артыр, укымасаң — белгә­нең дә онытылыр.

Китапсыз өй — тәрәзәсез бүлмә.

Ун мең китап укып чыгу ун мең чакрымлык сәфәргә тиң.

Китап укымаган кеше — чәчәк күрмәгән бал корты. Яхшы китап — иң гадел дус: яратсаң — ачуланмый, ышансаң — алдамый.

Улыңа мең китап түгел, бер китап бүләк ит. Яхшы китап укысаң, тагын бер дустың арта.

               (Көндәлек матбугаттан)

Бирем.

Мәкаль һәм әйтемнәрне тәрҗемә итегез.

  1. Укыгыз.

— Китап — якын дус, диләр. Моны ничек аңлыйсыз?

— Үзеңне борчыган, уйландырган һәм дулкынлан­дырган сорауларга җавапларны якын дус кына бирә. Шундый ук җавапларны укучы китаптан таба ала.

— Китапны нинди шартларда укый башлау яхшырак дип уйлыйсың?

— Китапны укый башлау өчен, күңелең күтәренке, кәефең яхшы, йокың туйган булырга тиеш.

— Нинди урын сайларга?

— Тыныч, якты урын.

— Ни өчен?

— Тавышлы җирдә игътибар кими. Яктылык җит­мәсә, күзгә зыян килә.

— Кайберәүләр көннәр буена китапны кулларынна! төшермиләр. Икенчеләр исә китап укуны хезмәт һәм спорт белән аралаттыралар.

— Ә мин йоклар алдыннан укырга яратам.

Бирем.

Диалогтагы раслауларның кайсы файдалырак дип уйлыйсыз? Исбат итегез.

  1. Әгәр китап сөйләшә белсә, ул үзенең укучыларыннан нинди кагыйдәләрне үтәүне катгый таләп итәр иде икән? Бирелгән җөмләләргә таянып, кагыйдә чыгарып языгыз.
  2. Зинһар өчен, миңа пычрак кул белән тотынмагы| башка китап укучылар алдында миңа оят булачак.
  3. Миңа ручка яисә карандаш белән сызгаламагыз
  4. Укыганда, минем өстемә терсәкләрегезне куймагыз; йөзем белән аска каратып салмагыз; әгәр сезне] белән шулай кылансалар, бер дә ошамас иде.
  5. Битләрем арасына карандаш яки нинди дә булс! әйбер куеп япмагыз, битләрем ертылып чыгачак.
  6. Укып туктаган урында төсле ефәк җеп куеп калдырыгыз; битләремне бөкләмәгез.
  7. Миңа чиста булып калырга ярдәм итегез, һәм мин һәрвакыт файдалы булырмын.
  8. Укыгыз.

 «Круглый» отличник

     Целый месяц четверка по географии мучила Женк Наконец учительница поставила ему пятерку, и Жен стал «круглым» отличником.

— Можешь меня поздравить,— сказал он бабушке.-С сегодняшнего дня я «круглый» отличник.

По такому случаю бабушка решила угостить внук яблочным муссом. Но пока она готовит, попросил Женю сходить в магазин за чаем.

— Ты что! Мне некогда по магазинам ходить. Я ж отличник. Знаешь, как заниматься должен!

      На другой день редактор стенной газеты напомнил Жене о заметке, которую он обещал написать. Но Женя сказал, что у него нет времени.

      И вот настал день, когда учительница вошла в класс, попросила приготовить чистые тетради и написала на доске темы сочинений.

      Женя достал тетрадь и небрежно посмотрел на доску. На доске крупными буквами были написаны две темы: «Моя работа», «Моя помощь в семье».

Прошел урок… Ребята один за другим сдавали тет­ради. Не сдал ее только Женя. Он не написал ни слова.

                                      («Круглый год» китабыннан)

Биремнәр.

  1. Тәрҗемә итегез.
  2. Сорауларга җавап бирегез.

Ни өчен Женя сочинение язмаган? Укучы нинди булырга тиеш?

 

Тема: ТУГАН ҖИРЕМ

  1. Сорауларга җавап биреп, диалог төзегез.

Татарстанда нинди милләтләр яши? Татарстанда дәүләт телләре кайсы телләр? Республикада нәрсәләр җитештерелә? Татарстанның һавасы нинди? Республикада нинди агачлар һәм үсемлекләр үсә? Бакчаларда нинди яшелчәләр үсә? Татарстан территориясе буйлап нинди елгалар ага? Казан нинди шәһәр?

Казанда нинди тарихи һәм истәлекле урыннар бар? Кремль кайда салынган?

Татарстанның Милли музее кайчан ачылган?

Казанда тагын нинди музейлар бар?

Казанда университет кайчан ачыла?

Аның ректоры кем булган?

Сөембикә манарасы турында нәрсәләр беләсез?

  1. Укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

Родина — мать своего народа.

Она гордится своими сыновьями и дочерями, заб тится о них; приходит на помощь, придает силы. М любим Родину. А любить Родину — значит жить с не одной жизнью.

 

 

 

Тема: ТАБИГАТЬ ЬӘМ БЕЗ

  1. Җөмләләргә сораулар куегыз.

1) Татарстанның табигате бай.

2) Татарстан буйлап зур елгалар ага. Бу — Идел, Кама, Агыйдел, Нократ елгалары.

3) Татарстан урманнарында аюлар, бүреләр, төлкеләр, бурсыклар, керпеләр, куяннар, тиеннәр, пошила бар.

4) Безнең якларда ала каргалар, кара каргалар, песнәкләр, чыпчыклар, урман тавыклары, күгәрченнәр, сыерчыклар, тукраннар яши.

5) Безнең урманнарда имән, каен, чыршы, юкә, нарат, усак, миләш агачлары үсә.

6) Болыннарда үги ана яфрагы, мәтрүшкә, бөтнек, ландыш, кычыткан һ.б. дару үләннәре үсә.

7) Дару үләннәре төрле авырулардан дәвалый.

8) С витамины гөлҗимештә, миләштә, карлыганда, мүк җиләгендә, кузгалакта күп.

9) Бурсык белән аю кыш көне йоклыйлар.

10) Республикада уртача континенталь климат.

11) Офыкның төньяк, көньяк, көнчыгыш, көнбатыш яклары бар.

  1. Җавапларга нигезләнеп, текст төзеп языгыз.
  2. Татарстанның табигате нинди?
  3. Татарстанда елгалар күпме? Аларның исемнәрен әйтеп чыгыгыз.
  4. Татарстанның урманнарында нинди җәнлекләр ши?
  5. Республикада нинди кошлар яши?
  6. Безнең урманнарда нинди агачлар үсә?
  7. Болыннарда нинди дару үләннәре үсә?
  8. Дару үләннәре нәрсә өчен кирәк?
  9. С витамины нинди үсемлекләрдә күп?
  10. Нинди җәнлекләр кыш көне йоклыйлар?
  11. Республикада климат нинди?
  12. Офыкның (горизонтның) якларын әйтегез.
  13. Текстны укыгыз һәм сораулар куегыз.

Урман

   Урман — планетаның «үпкә»се. Ул табигатькә ямь бирә, һаваны чистарта. Урман хайваннарга яшәү урыны, азык бирә. Агачлар күләгәсендә кешеләр ял итәләр, көч җыялар. Агач — төзү материалы да. Урманны сакларга кирәк.

  1. Текстны укыгыз.

Дару үләннәре

    Дару үләннәре кешеләрне дәвалый. Алар урманнарда, аланнарда үсәләр. Яшел тылсымчылар борынгы заман­нан бирле кешене дәвалаганнар, аңа көч биргәннәр.

    Нинди генә дару үләннәре юк! Аларны белеп җыярга кирәк. Бака яфрагы — ашказаны, шомырт чәчәкләре үпкә авыруларын дәвалыйлар. Нәфис чәчәкле, хуш исле ландыштан йөрәк даруы ясыйлар.

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Дару үләннәре кешеләрне дәвалыймы? Алар кайларда үсәләр?

Ни өчен аларны яшел тылсымчылар дип атыйлар? Ашказанына нинди үлән файдалы? Нинди үләннән йөрәк даруы ясыйлар?

  1. Тәрҗемә итегез.

Лиса

     Лиса — хищное животное. Она питается мышам зайцами, дикими утками. Иногда она таскает кур цыплят в деревнях. Но главная пища ее — лесн мыши. Лиса уничтожает их. Она приносит большу пользу людям, потому что лесные мыши питаются зе нами хлебных растений. Зимой лиса норы не делае Она ночует на снегу, под кустиком. Зимой у нее ярк рыжая длинная пушистая шерсть. Лисий мех красивый, теплый и прочный. Он очень нравится людям. Из нег делают воротники, шапки, шубы. Поэтому зимой охотники охотятся на лис. Летом лиса худая. Шерсть на ней висит клочьями.

                                               (К. Комаровтан)

Бирем.

Текстка нигезләнеп, төлкене тасвирлагыз.

  1. Тәрҗемә итегез.

Зимой в лесу

    Мы с другом Андреем пошли в лес. С нами была со бака Шарик. Вдруг собака звонко залаяла и рванул( вперед. И тут мы увидели зайца. Мы не пустили Шарика а сами долго следили за зайцем. Он убежал через поле А на другой день снова пошли в лес и взяли с собо] морковку. Долго шли по следу и увидели заячью нор в снегу. Осторожно положили туда морковку. Зайц; понравится наше угощение.

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Сезнең кышкы урманда булганыгыз бармы? Анда нәрсәләр күрдегез?

  1. Тәрҗемә итегез.

Муравьи

     На большом камне соберутся крылатые муравьи. Эти молодые муравьи переедут на новые места. Они подни­мутся в небо. Ветер их унесет далеко. Муравей спустит­ся на землю и сбросит крылья. Он построит муравейник для себя и своих детей.

  1. Укыгыз. Тәрҗемә итегез.

Волнушки

   Грибы волнушки (йөнтәс гөмбә) появляются в июле. Они хорошо растут в августе, сентябре. Волнушки любят березовые леса. Шляпка у них с лохматыми краями. Цвет розовый. По полям шляпки расходятся светлые круги. Гриб этот крепкий. У старых грибов края шляп­ки поднимаются вверх. Волнушки выделяют горький белый сок.

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Йөнтәс гөмбә нинди урманда үсә? Йөнтәс гөмбәнең эшлә­пәсе нинди? Йөнтәс гөмбә нәрсә бүлеп чыгара?

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Айдар белән Илдар кемгә кунакка барганнар?

Алар кемне күбрәк яраталар? Ни өчен?

Малайлар нәрсәне бик яратып ашыйлар?

Бабай нинди вакыйга турында сөйли? Ни өчен? Шун өзектән табып укыгыз.

Сез ничек уйлыйсыз? Айдар белән Илдар бабайның нәрсә әйтергә теләгәнен аңладылармы икән?

Кунак булсаң, тыйнак бул мәкале малайларга туры килә­ме? Ни өчен?

  1. Текстны укыгыз.

Яңа чана

Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар бер-берсен бик яраталар, бергә төрле уеннар уйныйлар. Быел кыш зур тау ясадылар. Балалар анда көн саен шуарга киләләр. Ьәр баланың чанасы бар, ә Раиләнең генә юк. Ул урамга чыккач, дуслары йөгереп киләләр дә аңа үз чаналарын бирәләр, чөнки Раиләнең дә шуасы килә.

Беркөнне Раиләнең әтисе кибеттән яңа матур чана алып кайтты. Раилә бик шатланды. Әтисе аңа чанасын саклап шуарга кушты. Раилә чанасын алып ишегалдына чыкты. Балалар: «Раиләнең дә чанасы бар!» —дип шат­ландылар. Үз чанасы булгач, Раиләгә бик күңелле иде, хәзер ул да көне буе чана шуа ала. Бераздан аның яны­на күрше малае Илдар килде.

— Раилә, чанаңны биреп тор әле, минем дә шуасым килә,— диде. Кыз аңа:

— Кит, кит! Бирмим, я ватарсың,— диде дә үзе шуа башлады, ә Илдар читкә китте. Балалар, бу сүзләрне ишеткәч:

— Ул чанасын кызгана, саран,— дип кычкырдылар. Раиләгә бик оят булды. Ул Илдар янына килде, аңа чанасын бирергә теләде. Тик малайның аңа карыйсы да,

яңа чанада шуасы да килмәде. Ә Раиләгә бик күңелсез булды. Ул хәзер нигәдер яңа чанага шатлана алмый иде.

(Р. Ишморатовадан )

Ниремнәр.

  1. Сорауларга җавап бирегез.

Раилә ни өчен таудан шуып уйный алмый? Дуслары аңа ничек ярдәм итәләр?

Раилә яңа чананы иптәшләренә таудан шуарга бирәме? Ни очен? Шул урынны хикәядән табып укып күрсәтегез.

Ни өчен Раиләгә оят булды? Аннан үрнәк алырга ярыймы? Ул нинди бала?

  1. Кыш көне сез нинди уеннар уйныйсыз? Шул турыда сөй­ләгез.
  2. Текстны укыгыз.

Әдәпле бала нинди була?

      Әдәплелек — кешеләр белән аралашу осталыгы. Кеше­ләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиешләр.

Төзүчеләр безнең өчен йортлар төзиләр. Табиблар кешеләрне дәвалыйлар. Кемнәрдер урманнар, ә кемнәр­дер икмәк үстерәләр, матур киемнәр тегәләр. Кешеләр бер-берсенә игътибарлы булырга, яхшылык эшләргә тиешләр. Трамвайда олы кешегә урын бирергә, очраш­канда кешеләр белән исәнләшергә, аерылышканда хуш­лашырга, авыру кешенең хәлен белергә кирәк. Бу бер дә авыр түгел. Өйдә дә әти-әнигә, өлкәннәргә һәм кеч­кенәләргә булышырга кирәк. Синең белән аралашканда кешеләргә рәхәт булсын.

Димәк, әгәр әдәпле булсаң, сине дусларың да, туган­нарың да, бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә хөрмәт итәрләр.

                                         (Л. Васильева-Гангнустан )

Биремнәр.

  1. Сорауларга җавап бирегез.

Әдәплелек нәрсә ул? Нинди кеше әдәпле була?

Син үзеңне әдәпле бала дип саныйсыңмы? Әдәплелек турында китаплар укыганың Пармы?

  1. Әдәп төбе — яхшы гадәт дигән мәкалык-ң м.н-ьнәсен аңла­тыгыз.
  2. Текстны укыгыз.

Синең иң кадерле кешеләрең

      Син дөньяда үзеңнең иң ышанычлы һәм иң якы дусларыңны беләсеңме? Алар — синең әниең һәм әтиең. Алар һәрвакыт синең яныңда: бәйрәмнәрдә дә, иң авы минутларда да.

     Әниең көне буена күпме эш эшләргә өлгерә: иртәнге аш әзерләргә, табын җыештырырга, балаларны мәктәпкә, озатырга. Ул үзе дә ничә сәгать эшләп кайта. Ләкин кибеткә барырга да, кичке аш пешерергә дә, синең белән китап укырга да, энең белән уйнарга һәм юындырып яткырырга өлгерә. Аннан соң кер юарга, тегәргә, бәй­ләргә һәм тагын бик күп эшләр эшләргә вакыт таба. Әлбәттә, әтиең һәм сез булмасагыз, бу эшләрне үзенә генә эшләргә әниеңә бик авыр булыр иде. Әниең һәм әтиең сезне бик яраталар. Шуңа күрә син дә аларны хөрмәт итәргә һәм беркайчан да аларга күңелсезлек китермәскә тиеш.

                                         (Л. ВасильеваТангнустан )

Биремнәр.

  1. Сорауларга җавап бирегез.

Сезнең өчен иң кадерле кешеләр кемнәр?

Хикәядә сезнең әниегезгә туры килгән җөмләләр бармы?

Сез әниегезгә нинди эшләрдә булышасыз? Санап күрсәтегез.

  1. Әтиегез һәм әниегез турында сөйләгез.
  2. Текстны укыгыз.

Батырлык

      Бу хәл яз көне була. Ике дус кыз — ике Илсөяр мәк­тәптән кайтырга чыгалар. Авыл уртасында тирән күл бар. Гадәттә, кызлар ул күлне урап узалар иде. Ә бүген 78

ашыктылар, юлны кыскартырга булдылар. Ьәм кызлар күл аша, турыга гына китәргә булдылар.

     Илсөяр Гыймадиева, ашыгып, алдан йөгерде. Ә Ил­сөяр Госманова, ашыкмыйча, аяк астына карап бара. Шулчак ул ниндидер шапылдаган тавыш ишеткәндәй булды. Күтәрелеп караса, алдан йөгергән иптәшенең башлык кигән башын һәм аркасындагы сумкасын гына күрде… Аның башыннан куркыныч уй узды: «Ул бата!.. Тизрәк ярдәмгә!»

    Илсөяр җиңел адымнар белән иптәше янына йөгерде. Аннан, аяк астында боз шытырдый башлагач, боз өстен­нән түше белән шуышып барды да дустының пальто якасыннан эләктереп алды. Киемнәре һәм сумкасы да авыраеп өлгергән Илсөярнең. Җитмәсә, кояшта җылы­нып өлгергән боз шытыр-шытыр килеп тора. Кызлар менә-менә икесе дә боз астына китәрләр кебек.

Илсөяр дустының сумкасыннан эләктереп алды да аның каешларын ычкындырды, шуннан соң, сумка кае­шына тотындырып, кызның үзен боз өстенә тартып чы­гарды.

Шулай итеп, Илсөяр Госманова дустын үлемнән кот­карып калды. Аның батырлыгына бөтен мәктәп сок­ланды, рәхмәт әйтте.

                               («Сабантуй» газетасыннан)

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Дус кызлар белән нинди хәл була?

Батырлык турында язылган нинди әсәрләр беләсез?

  1. Текстны укыгыз.

Күршең үзеңнән яхшы булсын

     Алсуның шәһәргә, өлкән апасы янына, бүген беренче мәртәбә генә баруы. Автобустан чыккач, ул трамвайга утырды һәм, ике тукталыш үтеп, өченчесендә төште. Кыз конверт тышындагы адрес буенча үзенә кирәкле йортны тиз тапты. Әмма ул теләгән 27 санлы фатир бикле иде. Алсу кыңгырауга кат-кат басты да, өй эченнән бертөрледә җавап ишетелмәгәч, тышка чыгып, ишегалдынд йөрергә уйлады. Кинәт аның күзе ишеккә кыстырыл га кәгазь кисәгенә төште. Таныш кул белән язылган язун укыгач, кызның күңеле күтәрелеп китте. Анда: «Сең лем, гафу ит, сине каршы алалмыйм, сәбәбен күрешкәаңлатырмын. Ачкыч 28 нче фатирда, Мәрзия әбидә», —дип язылган иде.

Мәрзия әби Алсуны күптәнге танышы кебек карш алды.

— Безгә кергән кеше бер чынаяк чәй эчми чыкмый ул. Син ерактан килгәнсең, әйдә, түргә уз, телевизор карый тор, мин «ә» дигәнче чәйне яңартам,— дип, әби кызны залга алып чыкты һәм диванга утыртты, теле­визорны кабызды.

Биш-ун минут та үтмәгәндер, чәй өстәле әзерләнде. «Бигрәк тә киң күңелле, ачык йөзле кеше икән бу Мәрзия әби,— дип сокланды Алсу,— кеше үз кызын да болай каршы алмас».

Кызның чынаякка оялып кына үрелүен күреп, Мәр­зия әби тагын да арттырып кыстый башлады.

— Җитеш, балам, җитеш. Өстәлдәге бар ризык сине­ке,— диде ул. Һәм сүзне икенчегә борды:

— Төс-башың, кыланышларың белән коеп куйган апаң икәнсең. Бигрәк тә уңган, кешелекле бала инде ул Зөһрә. Үткән атнада авырып торган идем, йөгереп дару­ын да алып кайтты, ашын да пешереп кертте, урын-җиремне дә җыештырды, тиз генә идәнне дә юды. Карт көнемдә күршедән бигрәк тә уңдым.

                          ( «Әхлак дәресләре» китабыннан)

Биремнәр.

  1. Сорауларга җавап бирегез.

Бу хикәядә сүз нәрсә турында бара? Әби ни өчен бик тә куанган? Күрше дип кемне атыйлар? Сезнең күршеләрегез нинди?

  1. Күршең белән тату яшәү өчен, үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?

 

Текстны укыгыз.

Малай һәм бабай

    Бервакыт бер бәләкәй малай урманда адашып кал­ган. Ул юлны озак эзләгән, әмма таба алмаган. Кич көтмәгәндә аңа бер карт очраган. Шатлыгыннан малай нны кочаклап алган. «Мин адаштым,— дигән ул,— миңа урманда бик тә куркыныч. Минем ашыйсым килә. Үтенеп сорыйм, ярдәм итегез миңа». Бабай сабыйга карап алган да башын чайкаган һәм китеп барган. Малай аның артыннан йөгергән һәм бертуктаусыз кабатлаган: «Минем ашыйсым килә, минем ашыйсым килә…» Ләкин бабай бу юлы да аңа ярдәм күрсәтмәгән. Бераздан малай картның ни эшләгәнен күзәтә баш­лаган: бабай җиләк җыйган һәм агачтан чикләвекләр өзгән. Малай да карт эшләгәннәрне кабатларга кереш­кән. Бабай ялгызың кара урманда калганда нишләргә кирәклеген белгән, һәм малай да аңардан күп нәрсәгә өйрәнгән.

( «Әхлак дәресләре» китабыннан)

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Урманда, карт артыннан барып, малай нәрсәгә өйрәнгән? Карт малайга ни өчен ярдәм итмәгән?

  1. Текстны укыгыз.

    Аю колакка нәрсә дип пышылдаган? (Һинд халык әкияте) Ике дус урман юлыннан баралар икән. Кинәт аю күреп алалар. Берсе куркуыннан агач башына менеп киткән һәм яфраклар арасына яшеренгән. Икенчесе аю алдында торып калган. Җиргә капланып, үлгәнгә сабы­шып яткан. Кемнәрдәндер ул аюның үлгән кешегә тимә­гәнлеге турында ишеткән булган. Аю аның янына кил­гән, күкрәген, аннары башын, борынын һәм колакларын иснәп чыккан. Юлчы тын да алмый ята биргән. Аю аны чынлап та үлгән дип уйлаган һәм кагылмаган.

   Аю киткәч тә, икенче юлчы агач башыннан төшкән. Дусты янына йөгереп килгән дә:

— Ул синең колагыңа нәрсә дип пышылдады? — дип сораган.

— Бу зур сер түгел,— дигән тегесе.— Куркыныч яна-! ганда, бәла-каза килгәндә, үзе турында гына уйлаган, дустын ташлаган кеше белән аралашма, дип әйтте,— дигән.

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Әкияттәге ике дусның сезгә кайсы ошады? Ни өчен? Үзеңдә батырлык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Тыңлап аңлауны тикшерү өчен

  1. Текстны тыңлагыз.

Уку-язу әсбаплары

Мәҗит беренче сыйныфта укый башлады. Мәктәпкә керер алдыннан аңа әтисе сумка һәм уку-язу әйберләре: карандаш, ручка, китаплар, бетергеч һәм дәфтәрләр алып кайтты.

Мәҗиткә әнисе китапларны, дәфтәрләрне сумкага, карандаш, ручка, линейка кебек әйберләрне пеналга салырга өйрәтте.

— Улым, болар барысы да — уку-язу әсбаплары. Син аларны һәрвакыт мәктәпкә алып барырсың. Әйберлә­реңне тәртипле һәм чиста тот. Алар сиңа һәр көн кирәк булырлар,— диде.

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Мәҗиткә әтисе нәрсәләр алып кайткан? Әнисе Мәҗиткә нинди киңәш биргән? Синең нинди уку-язу әсбапларың бар? Син аларны ничек саклыйсың?

  1. Текстны тыңлагыз.

Өстәл янында

— Бар, улым, әтиеңне чакыр. Ул ишегалдында кар көри,— диде Фәһимгә әнисе.

Өстәл өстенә ак ашъяулык ябылган. Һәркем алдына тәлинкә, кашык һәм чәнечке куелган. Фәһимнең әнисе икмәк кисте, тәлинкәләргә аш бүлде.

Менә әтисе дә керде. Фәһим белән әтисе, кулларын юып, ашарга утырдылар. Фәһим кашыгын алды да ашыга-ашыга ашарга кереште.

— Нигә ул кадәр кабаланасың? Ашыкма! Ашыгып ашасаң, ашказаныңны бозарсың. Ашаганда дөрес утыр, кашык, чәнечкеләрне дөрес тот. Азыкны яхшылап чәй­нә,— дип киңәш бирде әтисе Фәһимгә.

— Бик ашыйсы килгән иде шул, уйнарга да чыгасы бар,— диде Фәһим.

Моннан соң ул һәрвакыт әтисенең сүзләрен исендә тотты һәм ашыкмыйча гына ашый торган булды.

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Фәһимнең әнисе аш өстәлен ничек әзерләгән? Фәһим белән әтисе ашар алдыннан нишләгәннәр? Фәһим ничек ашаган? Әтисе Фәһимгә нинди киңәш биргән?

  1. Текстны тыңлагыз.

Актырнак

    Актырнакның аягы авыртты. Ул оясыннан ашарга да чыга алмады. Кәрим аны онытмады: аңа һәр көн ашарга бирде. Актырнак моның өчен, Кәримнең кулын ялап, рәхмәт белдерде. Ул бик шатланды. Кәрим шул көннән башлап Актырнакка көн саен икмәк кисәге ките­рә башлады.

    Актырнак терелде. Кәрим белән бергә урамга чыкты һәм шатлыгыннан өреп җибәрде. Менә каяндыр бер ят эт Кәримгә таба килде. Шулвакыт Актырнак ярдәмгә! ашыкты: ул ят эткә карап өрә башлады.

— Син аңа тиясе булма, ул — минем дустым. Мин аны беркемнән дә кыерсыттырмам,— дип әйтүе булды, күрәсең.

Бирем.

Кәрим белән Актырнак ничек дуслашкан? Сезнең этегез бармы, аны ничек карыйсыз?

  1. Текстны тыңлагыз, эчтәлеген сөйләгез.

Эт — кешенең тугрылыклы ярдәмчесе

Эт кешегә бик күп хезмәт итә. Этләрдән төрлечә фай­даланалар. Көтү көткәндә, эт — көтүченең иң зур бу­лышчысы. Ул артта калган хайваннарны әйди, көтүдән аерылып читкә киткәннәрен куып алып килә.

Эт — кешенең тугрылыклы дусты. Ул аны төрле бә­лаләрдән коткара. Эт чик сакчыларына да, җинаятьче­ләрне эзләүчеләргә дә, галимнәргә дә хезмәт итә. Хәтта беренче булып космоска очучы да ул.

  1. Текстны тыңлагыз.

Нәрсә яхшы?

Мәче, Әтәч, Эт һәм Кәҗә бер ишегалдында яшиләр икән. Кич булды исә, алар сарай алдында җыелалар да үз эшләре турында сөйләшә башлыйлар. Ләкин һич тә килешә алмыйлар: «Дөньяда иң тәмле әйбер нәрсә?» — дип сүз көрәштерәләр икән.

— Сөттән дә тәмле нәрсә юк,— дигән Мәче.— Тычкан да начар түгел, ләкин аны тотуы кыен.

— Сөт тәмлемени ул?! Ә менә солы яки ярманы әйт­сәң дә ярый, ал ардан да яхшы нәрсә дөньяда да юк,— ди икән Әтәч.

— Сез, туганнар, юкны сөйлисез, дөресен әйткәндә, иң тәмлесе сөяк инде. Мин үз гомеремдә күпме сөяк кимер­дем, аннан да тәмле азык тапмадым,— дигән Сарбай.

— Ашар өчен хуш исле печәннән дә яхшысы юк инде аның,— ди икән Кәҗә.

Алар шулай кич буе бәхәсләшәләр-бәхәсләшәләр дә, «Нәрсә яхшы?» дигән сорауга һич җавап таба алмыйча, рагын таралалар икән.

Нирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Хайваннар ни өчен сорауга җавап таба алмаганнар? Сыерга һәм атка нинди азыклар кирәк?

в. Текстны тыңлагыз.

Керпе

   Көз көне керпе куе куаклык астына оя ясый. Ул аны тәпиләре белән казый. Дошманнан саклану өчен, кирәк була калса дип, ике тишек ясый. Идәненә коры яфрак­лар җәя.

    Яфракларны ул урманнан ташый. Яфраклар күбрәк коелган бер урынны таба да шунда йөгерә. Энәләрен тырпайтып, шунда ауный, һәм яфраклар энәгә эләгәләр. Аннан соң ул аларны оясына алып кайта. Шулай итеп, керпе коры һәм йомшак яфраклар алып кайтып оясына түши.

Биремнәр.

  1. Сорауларга җавап бирегез.

Керпе оясын кайда һәм ничек ясый?

Керпе яфракларны оясына ничек итеп алып кайта?

  1. Табышмакның җавабын табыгыз.

Бер йомгакта мең энә, Сиңа тими, син тимә.

  1. Текстны тыңлагыз.

Тәрәзә төбендә бакча Тышта инде кар эри. Түбә кыекларында тамчылы бозлар ялтырый. Тып-тып тамчы тама. Балалар бакчага чыктылар. Агачлар ялангач. Ботакларда әле бер яфрак та юк. Балалар тополь агачына якынайдылар, ботаклар­да төерчекләр күрделәр.

— Менә, менә карагыз әле, бөре бит бу,— диде Марат.

Руслан һәм Эдик эре бөреле биш ботакны кисеп алдылар да класска алып керделәр. Ботакларны сулы банкага урнаштырдылар. Банканы тәрәзә төбенә куй­дылар. Ике-өч көн саен аның суын алмаштырып торды­лар. Берничә көн үтте. Бөреләр бүртте. Ал ардан тәмле ис килә башлады.

Ниһаять, беркөнне бөреләрнең өске кабыклары төште һәм ялтырап торган ямь-яшел яфраклар күренде.

Бирем.

Ни өчен өйдә торган бөреләр бакчадагы бөреләргә кара­ганда алданрак яфрак ярды?

  1. Текстны тыңлагыз, эчтәлеге буенча сораулар куегыз.

Яз җитә

Кояш көннән-көн ныграк җылыта, өй түбәләреннән тамчылар тама. Кичкә таба һава салкыная һәм түбәләр­дән тамчылы бозлар асылынып кала.

Кышын көн кыска, төн озын була. Язга таба кояш югары күтәрелә, төн кыскара башлый. 21 нче мартта көн белән төн озынлыгы тигезләшә. Кояш күктә никадәр озак күренеп торса, көн шулкадәр озын була. Җылы яз көннәре башлана.

  1. Текстны тыңлагыз.

Сакчы чыпчык

     Бакча юлында чыпчык балалары сикерешеп уйный­лар. Ә карт чыпчык агачның югары ботагына кунган да ерткыч кош килеп чыкмагае дип күзәтеп утыра.

Өстә юлбасар-карчыга очып йөри. Ул — кошчык­ларның явыз дошманы. Карчыга тын гына, тавышсыз-нисез оча. Ләкин карт чыпчык дошманны бик тиз сизеп ала һәм күзәтә башлый. Карчыга һаман якынлаша бара.

   Менә чыпчык, куркыныч барын белдереп, каты итеп чыркылдап җибәрә, һәм чыпчык балалары барысы берьюлы куаклыкка кереп яшеренәләр. Тынлык урнаша. Тик сакчы чыпчык кына ботакта утыра. Ул селкенми дә карчыгадан күзен алмый. Шулвакыт карчыга карт чып­чыкны күреп ала да, канатларын кагып, тырнакларын тырпайтып, уктай түбәнгә атыла. Ә чыпчык күз ачып йомганчы куаклыкка очып төшә. Карчыга бернәрсә дә эшли алмый кала.

   Шуннан ул тирә-якны күзли. Ерткычның ачуы каба­ра. Сары күзләре ут кебек яна. Канатлары белән кагына да очып китә.Чыпчык тагын шул ук ботакка менеп утыра. Ул шатланып чыркылдый.

Куаклык арасыннан чыпчык балалары шаулашып чыгалар да яңадан сикерешеп уйный башлыйлар.

                                      (Л. Толстойдан)

Биремнәр.

  1. Чыпчыкны күргәч, карчыганың нишләвен һәм чыпчык­ның карчыгадан ничек качуы турында сөйләгез.
  2. Хикәя эчтәлеге буенча рәсем ясагыз һәм шул рәсем эчтәлеген сөйләгез.
  3. Текстны тыңлагыз.

Тиен белән Бүре

      Бер Тиен, ботактан ботакка сикереп йөри торгач, йоклап яткан Бүре өстенә егылып төшкән. Бүре сикереп торган да аны ашамакчы булган. Тиен: «Җибәр ми­не»,— дип ялвара башлаган. Бүре әйткән: «Ярый, мин сине җибәрермен, тик син миңа әйт, сез, тиеннәр, нигә шулай шат күңелле? Миңа һәрвакыт күңелсез. Ә сез анда, агач башында, һаман уйнап, сикереп кенә йөри­сез»,— дигән. Тиен аңа: «Син иң элек мине агач башы­на җибәр, мин сиңа менгәч әйтермен. Югыйсә мин синнән куркам»,— дигән. Бүре аны җибәргән. Тиен агач башына менгәч әйткән: «Усал булганга күрә күңелсез сиңа. Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми. Ә без яхшы күңелле, беркемгә дә начарлык эшләмибез, шуңа күрә шат яшибез»,— дигән.

                                         (Л. Толстойдан)

Бирем.

Тиен Бүрегә ничек җавап кайтарган? Сез ничек уйлыйсыз, Бүрегә ни өчен күңелсез? Сөйләгез.

  1. Текстны тыңлагыз.

Гөмбәләр

Балалар урманнан гөмбә җыеп кайттылар.

— Мин барыннан да күбрәк җыйдым,— дип кычкыр­ды Марат ерактан ук.— Кара әле, әни, барысыныкыннан да күп, чиләгем туп-тулы.

Әниләре улы җыйган гөмбәләрне карады да елмайды:

— Чиләгең тулы тулысын, тик берсе дә ашый торган гөмбә түгел шул, агулы гөмбәләр генә җыйгансың. Марат, син бер дә гөмбә җыя белмисең икән,— диде.

— Әһә! — дип кычкырды Азат.— Әйттем ич мин сездән яхшырак җыям дип. Менә кара, әни, мин иң эре, иң матур гөмбәләрне генә җыйдым: кызыл һәм ак бөр­чек леләр. Мондый матур гөмбәләр беркемдә дә юк.

Әнисе карады да көлде.

— Ай, акылсызым, болар бит чебен гөмбәләре! Алар, матур булсалар да, бернәрсәгә ярамыйлар. Син дә гөмбә җыя белмисең икән, Азат.

Ә Ләйсән, дәшмичә генә, читтә басып тора иде.

— Ә син, Ләйсән, нигә дәшмисең? Күрсәт әле гөмбәлә­реңне, күпме җыйдың?

— Минеке бик аз,— диде Ләйсән.

Әниләре Ләйсәннең савытын карады. Анда иң яхшы ун ак гөмбә ята иде.

                                                   (В. Катаевтан )

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Марат белән Азат нинди гөмбә җыйганнар? Аларның гөмбәләре турында әниләре ни дигән? Ләйсән нинди гөмбәләр җыйган? Сезгә бу балаларның кайсы ошады һәм ни өчен?

  1. 36. Текстны тыңлагыз.

Түбән Кама шәһәре

   Түбән Кама шәһәре — яшь шәһәр. Аңа 1960 нчы елда нигез салына. Төзүчеләр басуда яңа шәһәр төзи баш­лыйлар.

Беренче елларда Түбән Камада берничә йорт, мәктәп, балалар бакчасы салына. Яшь шәһәр тиз үсә. 1966 нчы елда Түбән Камага «шәһәр» статусы бирәләр. Бүген ул — Чулман елгасы буендагы иң матур, иң чиста, иң яшел шәһәрләрнең берсе. Шәһәрнең «Нефтехим» һәм «Шин» предприятиеләре бөтен дөньяга билгеле. Түбән Кама каучугы дөнья базарында яхшы таныш.

Бүген шәһәрдә 200 меңнән артык кеше яши. Түбән Камада заманча матур йортлар, киң проспектлар, яшел парклар бар.

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Синең Түбән Кама шәһәрендә булганың бармы?

Ул 1990 нчы елда төзелә башлаганмы?

Яшь шәһәр тиз үскәнме?

Шәһәр кайсы елга буенда урнашкан?

Ул заманча төзелгән шәһәрме?

Түбән Кама дөньяга нәрсә белән билгеле?

Шәһәрдә хәзер 500 меңнән артык кеше яшиме?

  1. Текстны тыңлагыз.

Күбәләкләр ничек килеп чыккан? (Филиппин халыклары әкияте)

     Яр буенда зур гына бакча булган. Мондагыдай гаҗә­еп чәчәкләр Җир йөзендә башка юк икән. Аның хуҗа­сы киң күңеллелеге һәм юмартлыгы белән дан тоткан, килгән кешеләргә чәчәкләр бүләк итәргә яраткан. Ләкин бер шарт белән: чәчәкне ул үзе өзеп бирергә тиеш.

Бервакыт бакчага чит кешеләр кергән. Алар, бик матур киенгән булсалар да, тәрбиясез булып чыкканнар.

    Матур чәчәкләрне күреп өзә башлаганнар. Өзәләр-өзәләр туктый алмыйлар икән…

Моны күреп, бакча хуҗасының ачуы чыккан. Кесә­сеннән бамбук таягы чыгарып, әлеге тәрбиясез кеше ләргә орынган. Ул тылсымчы булган, һәм мондый могҗиза туган: теге кешеләр кечерәйгәннән-кечерәя башлаганнар.

— Моннан соң сез күбәләк булырсыз. Сез матур киемнәр яратасыз икән, димәк, алар канатларыгыз булып сезне бизәп торыр. Сезгә минем чәчәкләрем ошый бит. Алар өстендә очып йөрсәгез дә, беркайчан д өзә алмассыз,— дигән бакча хуҗасы.

(«Салават күпере» журналыннан

Бирем.

Җөмләләрне текстка нигезләнеп дәвам итегез.

  1. Хуҗа киң күңелле булган, һәм … .
  2. Кунаклар матур киенгән булсалар да, ….
  3. Бакча хуҗасының ачуы чыккан, чөнки ….
  4. Текстны тыңлагыз.

Каен кызы

    Күптән түгел генә җәй иде. Зәңгәр күктә кояш көлә. Яшел болында матур-матур чәчәкләр үсә. Чәчәк өслә­рендә күбәләкләр уйный.

    Менә җылы җәй үтеп тә китте. Яңгырлы көз килде. Хәзер көннәр кыска, төннәр озын. Кояш күктә бик сирәк күренә. Көндез дә, төнлә дә яңгырлар ява.

Тәрәзә каршында үскән каен кызына бик күңелсез, чөнки ул хәзер ялгыз калды. Каенның сары яфраклары коелды, дус кошлары да җылы якка очып китте. Аның белән хәзер салкын җил генә уйный. Ә каен кызы сал­кыннан бик курка.

    Тиздән, ак карларын төяп, кыш килер. Каен кызы кышын бик туңар. Ләкин аны Кыш бабай бик тиз күреп алыр. Ул каен кызына ап-ак шәл, йомшак ак тун бүләк итәр. Каен кызы киләсе язга кадәр шулай төренеп утырыр.

ирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Чәчәкләр кайда үсә? Көз нинди?

Көзен көннәр озынмы?

Тәрәзә каршында нәрсә үсә?

Каен кызына нигә күңелсез?

Каен кызы белән хәзер нәрсә уйный?

Каен кызы нәрсәдән курка?

Кыш нинди?

Каен кызы кышын нишләр? Кыш бабай аңа нәрсә бүләк итәр?

  1. Текстны тыңлагыз.

     Бу хәл күп еллар элек булды. Без ул вакытта авылда тора идек. Җәйге эссе көн. Авылның бөтен кешесе болында печән чаба. Минем абый да шунда китте. Өч сәгатьтән ул ашарга кайтты. Карыйм, күлмәк эчендә нидер бар. Ул керпе булып чыкты.

Шул көннән керпе бездә тора башлады. Башта аңа авыр булды. Ул өстәл астына да, карават астына да кереп кача иде. Аннан соң ул безнең янга да чыга башлады. Без аңа иртән һәм кичен — сөт, ә көндез ит бирәбез. Кич белән барыбыз да йокларга ятабыз. Керпе генә йокламый. Ул тычканнар тота.

     Салкын буранлы кыш җитте. Аның артыннан матур яз килде. Керпе һаман бездә яшәде. Җәйге көннәрнең берсендә без аны ишегалдына чыгардык. Шуннан соң без аны күрмәдек, ул югалды. Үзенең болынына кит­кәндер инде.

                                       («Ялкын» журналыннан)

Бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Бу хәл кайчан булган? Көн нинди?

Малай болыннан нәрсә алып кайткан? Керпе нәрсә ашый? Керпе кая киткән?

  1. Текстны тыңлагыз.

Сыерчыклар килгән!

Салкын кыш үтте. Карлар эри, сулар ага башлады Җир өсте кояш нурларына чумды. Җылы якка киткә кошлар кайта.

Менә беркөнне мин иртән уяндым һәм әтиемнең:

— Сыерчыклар килгән! — дигән сүзләрен ишеттем.

Шунда ук урынымнан тордым һәм тәрәзәгә карадым. Биек агачта бер пар сыерчык утыра. Ул агачта өр-яңа сыерчык оясы да бар. Кошлар шатлана-шатлана сайрый­лар. Безне бик сагынып кайтканнар бит алар.

                                       (М. Гафуридан)

Биремнәр.

  1. Эчтәлеккә туры килмәгән җөмләне табыгыз.

1) Салкын кыш үтте.

2) Кошлар кайта башлады.

3) Сыерчыклар килгән!

4) Алар безне сагынып кайтмаганнар.

  1. Сорауларга җавап бирегез. Нинди кошлар кайткан? Аларның оялары бармы? Ул кайда?
  2. Текстны тыңлагыз.

Минем әбием

    Минем әбиемне авыл халкы бик ярата, чөнки ул һәр­вакыт кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Әбием йомшак күңелле, тәмле телле. Ул кешеләрне дә, табигатьне дә бик ярата.

    Авылыбыз янында гына урман бар. Җәй көне әбием урманга йөри. Аның белән мин дә барам. Ул мине ши­фалы үләннәр җыярга өйрәтә.

    Август ахырында мин шәһәргә китәм. Кыш көне туганнарымны, танышларымны үләннәр белән дәва­лыйм. Бөтен кеше әбиемә рәхмәт әйтә.

ирем.

Эчтәлеккә туры килмәгән җөмләне табыгыз.

  1. Минем әбиемне авыл халкы яратмый.
  2. Без җәй көне урманга йөрибез.
  3. Үләннәр белән дәвалый.
  4. Ул кешеләрне, табигатьне яратмый.
  5. Текстны тыңлагыз.

Урман белән дус бул

    Урманда төрле агачлар үсә. Кайбер агач бик юан һәм озын булып үсә. Яфраклы агачлар озын гомерле. Юкә­ләр һәм каеннар — йөз ел, ә усак, шомырт һәм миләш шуның яртысын гына яши. Имән — иң нык агач. Ул ике йөз елдан да артык яши.

    Урманның дусты агачларны сындырмый, яфраклар­ны өзми. Урман белән дус кеше кош ояларын туздыр­мый. Ул урманда ут якмый, чүп ташлап калдырмый, агачлар утыртуда да ярдәм итә.

Бирем.

Эчтәлек буенча сораулар уйлап, диалогны тулыландырыгыз һәм дәвам итегез.

— Урманда төрле агачлар үсә.

— … ?

— Юкәләр һәм каеннар йөз ел яши.

— … ?

— Имән — иң нык агач.

_ … ?

— Урманның дусты агачларны сындырмый…

  1. Текстны тыңлагыз.

   Иртә. Бүлмәдә кеше юк. Әтием кайда? Әтием эштә. Әнием кайда? Әнием мәктәптә. Ул — укытучы. Ә Әнисә апа кайда? Ул да мәктәптә. Әнисә апа да мәктәптә эшли. Мәктәптә дәресләр сәгать дә башлана.

     Бүген Әнисә апаның дүрт дәресе бар. Мәктәптә эшләү бик авыр, әмма Әнисә апа эшен ярата, чөнки ул — татар теле укытучысы. Апа татарча да, русча да яхшы белә. Бүген аның дәресләре сәгать 12 дә бетә.

Биремнәр.

  1. Текстны русчага тәрҗемә итегез.
  2. Текстның эчтәлеген сөйләгез.
  3. Сорауларга җавап бирегез.

Баланың әнисе һәм апасы кайда эшлиләр? Мәктәптә дәресләр кайчан башлана? Дәресләр кайчан бетә? Бүген Әнисә апаның ничә дәресе бар?

  1. Текстны тыңлагыз.

Марат авылда яши. Ә аның дусты Саша — шәһәрдә. Маратка шәһәрдән хат килә. Ул хатны ала, укый. Саша аны кунакка чакыра, ул Чаллыда Усманов проспектында яши.

Марат бик шатлана һәм каникулда Чаллыга кунакка китә. Чаллы — бик чиста, матур, яшь шәһәр. Шәһәрдә Марат белән Саша театрга, циркка, китапханәгә баралар. Марат базардан бүләкләр, күчтәнәчләр сатып ала. Ул Сашаны җәй көне авылга кунакка чакыра. Хәзер алар җәйне көтәләр.

Биремнәр.

  1. Текстны русчага тәрҗемә итегез.
  2. Сорауларга җавап бирегез.

Марат, Саша кайда яшиләр? Саша кемне кунакка чакыра? Марат каникулда кая бара? Чаллыда Марат һәм Саша кая йөриләр? Кемнәр җәйне көтәләр?

  1. Текстны тыңлагыз һәм исем куегыз.

    Салкын кыш килде. Бөтен җирне ап-ак кар каплады. Агачлар ак кар бүрекләре киделәр. Салкын җил исә. Юллар, сукмаклар кар астында калдылар.

     Балалар кышны яраталар, көтеп алалар. Ал арны салкын кыш куркытмый. Таудан чана, чаңгы шуалар. Боз өстендә хоккей уйныйлар һәм тимераякта шуалар. Кечкенә балалар кар бабай ясыйлар. Кышын бик кү­ңелле була.

Биремнәр.

  1. Текстка берничә сорау куегыз.
  2. Сорауларга җавап бирегез.

Җир ни өчен ап-ак? Кышын нинди җил исә?

Балалар хоккейны стадионда уйныйлармы?

  1. Текстны тыңлагыз.

Куян баласы

     Алия дәү әнисе белән йөрергә ярата. Алар болынга да, басуга да гел бергә баралар. Бүген басуда Алия куян баласы күрде. Куян баласы ни өчендер качмады. Алия тиз генә аны колакларыннан тотып алды. Куян баласы Алиянең кулларыннан сикереп төшәргә тырышты. Ни­һаять, ул арды, тынычланды. Куян баласы йөри алмый, аның аяклары авырта икән. «Дәваларбыз»,— диде әбисе. Алар куян баласын өйгә алып кайттылар. Алия аны бүлмәгә җибәрде, ә ишекне япты.

     Берничә көннән куян баласы сикерә, йөгерә, керт-керт итеп кәбестә яфраклары ашый башлады. Әй шатланды Алия!

Ә беркөнне ул ялгыш ишекне ачык калдырды. Йөгереп кайтты, бүлмәдән куян баласын эзли башла­ды — таба алмады. Кыз елап җибәрде.

— Елама, кызым,— диде әбисе.— Инде аның аяклары төзәлде. Куян баласы хәзер элеккечә йөгерә ала, ул әнисе янына урманга китте. Сиңа рәхмәт әйтте. Хайваннар ирек яраталар бит алар.

Йомшак куян баласы әнисен сагынган. Алия моны аңлый иде. Ул аларның очрашуы турында уйлады.

                                      (3. Гомәровадан)

Биремнәр.

  1. Сорауларга җавап бирегез.

Алия куян баласын ни өчен өенә алып кайткан? Аның кайсы җире авырткан? Аны ничек дәваладылар? Әбисе Алиягә нәрсә ди?

  1. Сез ничек уйлыйсыз, куян болында тагын очрармы?
  2. «Читлек, алтын булса да, читлек булыр». Мәгънәсен аңла тыгыз.
  3. Текстны тыңлагыз.

Колибри

     Бу — дөньяда иң кечкенә һәм, мөгаен, иң матур ко) тыр. Ал арның кайберләре гади шөпшә зурлыгында була һәм авырлыгы бары тик бер ярым — ике граммга гын җитә. Карлыгач зурлыгындагы иң зур колибрилар баһа дирлар дип йөртелә. Бу кошлар бик ачык төстә һәм яктылык ничек төшүгә карап, күз алдында ук үзгәрүчән Башындагы вак каурыйлар кайчагында озын булы күпереп тора, ә кайбер төрләрнең койрыклары бик озын каурыйлары төрле формада була.

    Колибрилар, бертуктаусыз очып йөргәнгә, бик кү энергия сарыф итәләр, шуның өчен көн буена үз авыр лыкларыннан ике тапкыр күбрәк ашыйлар. Колибрила ашамыйча озак тора алмыйлар.

     Ана колибрилар агач ботакларында җыйнак кын оялар ясыйлар. Вак төрләрнең оялары чикләвек кабыг кадәр генә була! Ана колибри шундый ояга авырлыгы; нибары 2—3 миллиграмм гына булган ике ак йомырка сала. Бик кечкенә кошчыклар шәрә һәм сукыр булып туа, ана колибри аларны ояда өч атна буе ашатып яши.

Матур канатларына кызыгып, колибриларны бик озак вакытлар буена юк итә килгәннәр. Шуның аркасында күп төрләр сирәгәйгән. Табигатьне саклау буенча халык­ара оешмалар колибриларны киләчәктә юкка чыгудан сакларга тырышалар.

                                ( «Кем ул? Нәрсә ул?» китабыннан)

Бирем.

Эчтәлеккә нигезләнеп, план пунктларын дөрес итеп урнаш­тырыгыз. План буенча текстның эчтәлеген сөйләгез.

  1. Ана колибрилар оя ясыйлар.
  2. Колибриның тышкы кыяфәте.
  3. Колибрилар күп ашыйлар.
  4. Колибриларны сакларга кирәк.
  5. Текстны тыңлагыз.

Күңелсез көн

     Алиягә бик күңелсез, чөнки ул өйдә берүзе. Курчакла­ры белән уйныйсы да, рәсем ясыйсы да килми аның. Бү­ген көне буе яңгыр коя. Урамда пычрак, саз. Тузикның да оясыннан чыгасы килми, яңгырга ачуланып өрә генә. Юеш әтәч тә яңгыр астында озак йөри алмый, сарайга ашыга.

    Алия әнисен эштән озак көтте. Кинәт аның колагына урамнан балалар тавышы ишетелә башлады. Алар мәк­тәптән кайталар иде. Укучы балалар нинди бәхетлеләр! Тагын өч елдан Алия дә алар кебек мәктәпкә йөри, анда укый, яза башлар, яхшы укучы булыр. Ә бүген аңа бик күңелсез иде. Алия тәрәзәдән Илдарны күрде, Илдар күрше малае Айдар белән бер класста укый, элек алар мәктәпкә гел бергә баралар, мәктәптән дә гел бергә кай­талар иде. Менә өч көн инде Илдар мәктәпкә берүзе бара, берүзе кайта. Айдар кайда икән? Әллә авырыймы, яки теше сызлый микән? Алия тиз генә пәлтәсен киде дә урамга чыкты. Ул Илдар янына йөгереп килде дә:

— Иртәгә Айдар абый урынына синең белән мәк­тәпкә мин йөри башлыйм, ярыймы? — диде.

                                           (3. Гомәровадан)

Биремнәр.

  1. Сорауларга җавап бирегез. Хикәядә сүз кем турында бара? Ни өчен ул мәктәпкә йөрми?

Укучы балалар турында автор нәрсә ди? Шул җөмләне укыгыз.

  1. Хикәянең эчтәлеген сөйләгез.

Ситуатив биремнәр Ничек киенергә?

1, Сез бүген Г. Камал исемендәге театрга барасыз. Ничек киенергә? Классташларыгыздан киңәш сорагыз. ]

  1. Ничек киенсә, яхшырак булыр? Иптәшегезгә киңәш бирегез.

Кем игътибарлырак?

  1. 2 минут эчендә сыйныфтагы әйберләрнең исемле­ген төзегез.
  2. Өегездәге җиһазларны тасвирлап күрсәтегез (рәсем кулланырга була).

Кунак килде.

  1. Сезгә авылда яшәүче әбиегез (дәү әниегез) кунакка килде. Яңа фатирга күчкәч, аның беренче килүе. Аны ничек каршы алырсыз һәм фатирыгыз белән ничек таныштырырсыз?
  2. Сез яңа фатир алдыгыз. Иптәшләрегезне (класс­ташларыгызны) кунакка чакырыгыз.
  3. Сезнең гаилә яңа фатирга күчте, ди, шатлыклы хәбәрне иптәшегезгә ирештерегез. Фатирыгызны тасвир­лап күрсәтегез.
  4. Дустыгызның шатлыгын уртаклашыгыз, аны яңа фатирга күчүе белән котлагыз.
  5. Яңа фатирга ничек килергә? Иптәшегезгә аңла­тыгыз.

Нәрсәләр күрәсең?

Син һәр көнне мәктәпкә барасың. Күзәт әле, юлда син нәрсәләр күрәсең?

Шәһәремне, авылымны беләмме?

Сезгә чит шәһәрдән (авылдан) дустыгыз килде. Аны үзегезнең шәһәрегез (авылыгыз) белән таныштырыгыз. Нинди истәлекле урыннар бар? Алар турында сөйләгез. 98

Ярдәм итегез.

  1. Сез бу шәһәргә беренче мәртәбә килдегез һәм адаш­тыгыз. Сез, ярдәм сорап, кемгә ничек мөрәҗәгать итәр­сез?
  2. Сезгә адашкан кеше очрады. Аңа ничек юл күр­сәтерсез?

Мәктәпкә кунаклар килде.

Мәктәпкә чит шәһәрдән укучылар килде:

1) каршы алыгыз;

2) кунакханәгә урнаштырыгыз;

3) шәһәр белән таныштырыгыз.

Кибеттә.

  1. Сезгә «Ашамлыклар» кибетенә барырга кирәк.

1) Әниегезгә ул сораган әйберне мәктәптән кайтканда алып кайтачагыгыз турында әйтегез (ничә дәрес була, сәгать ничәдә кайтасыз, нинди кибет аша узасыз һ. б.).

2) Әниегез иртәгә кунак чакыра. Сез азык-төлек алып кайтырга тиеш. Нәрсәләр алырсыз?

  1. Сез — сатучы. Товарлар тәкъдим итегез.

Бәйрәмнәр.

Тиздән нче Март бәйрәме:

1) әниегезне (әбиегезне, кыз туганыгызны) бәйрәм белән тәбрик итегез;

2) кибеткә барып, бүләк сатып алыгыз (ул нинди бүләк, күпме тора, матурмы, ни өчен шундый бүләк сайладың Һ.6.).

Яңа ел!

Тиздән Яңа ел бәйрәме:

1) бәйрәмгә чакырып, белдерү языгыз;

2) нинди номерлар башкара аласыз? (Мәсәлән, бии алам, …)

Туган көн.

  1. Бүген синең туган көнең:

1) иптәшләреңне кунакка чакыр;

2) кунакларны каршы ал; котлауларга җавап кайтар (диалог).

  1. Бүген иптәшегезнең туган көне:

1) аны туган көне белән тәбрик итегез;

2) сез кунакка килдегез. Үзегезне ничек тотарсыз?

Сәламәтлек — зур байлык.

  1. Сезнең дустыгыз авырып китте:

1) авыру иптәшегезнең хәлен һәм ни белән авыр­ганын сорагыз;

2) иптәшегезгә дару үләннәрен тәкъдим итегез.

  1. Иптәшегез, еш авырып, дәресләр калдыра:

1) аңа спорт белән шөгыльләнүнең файдасын аңла­тыгыз;

2) ял итү турында сөйләгез. (Нинди ял итү урынна­рын беләсез? Алар кайда урнашкан?)

  1. Көтмәгәндә әниегез авырып китте: хәлен сорагыз, нәрсәгә зарлануын ачыклагыз, чарасын күрегез, киңәш­ләр бирегез.

Тулыландыру өчен текстлар

Безнең мәктәп

   Безнең мәктәп яңа һәм зур. Ул Әмирхан урамында урнашкан. Сыйныф бүлмәләре зур һәм якты. Мәктәптә китапханә, ашханә бар. Китапханәдә китаплар бик күп. Ашханәдә тәмле ашлар ашыйбыз. Без мәктәптә төрле фәннәр өйрәнәбез.

Безнең гаилә

    Безнең гаиләдә биш кеше. Минем әнием, әтием, әбием, сеңлем бар. Әбием пенсиядә. Әтием заводта токарь булып эшли. Әнием — укытучы (табиб, кибетче…). Мин мәктәптә укыйм. Сеңлем балалар бакчасына йөри. Безнең гаилә бик тату.

Минем дустым

   Минем дустым бар. Аның исеме Илдар. Ул бишенче сыйныфта укый. Илдарның эте бар. Без өчәү уйныйбыз. Без Илдар белән карате түгәрәгенә йөрибез. Без бик дус.

Безнең класс (сыйныф)

     Безнең сыйныфта егерме сигез укучы бар. Безнең сыйныф бүлмәсе мәктәпнең икенче катында. Сыйныф бүлмәсендә 1 өстәл, 29 урындык, 2 шкаф һәм 14 парта бар. Нәр партада икешәр укучы утыра. Без театрларга, музейларга йөрибез. Безнең сыйныф бик тату.

Казан — Татарстанның башкаласы

     Казан — зур һәм матур шәһәр. Казанда музейлар, театрлар күп. Анда төрле милләт кешеләре яши. Казанда шагыйрьләр Габдулла Тукай, Һади Такташ, герой-шагыйрь Муса Җәлил яшәгән. Татарстанны 4 елга республикасы дип йөртәләр. Аның территориясе буйлап Идел, Кама, Агыйдел, Нократ (Вятка) елгалары ага.

Үзем турында

    Минем исемем Оля. Миңа 11 яшь. Мин рус миллә­теннән, бишенче сыйныфта укыйм. Мин бию түгәрәгенә йөрим. Буш вакытларымда китап укыйм, әнигә булы­шам.

Татар шагыйре

     Габдулла Тукай — татар халкының бөек шагыйре. Ул 1886 нчы елда Кушлавыч авылында туа. Күп авырлык­лар күрә. Тукай 27 ел гына яшәгән. Ул балалар өчен күп шигырьләр һәм әкиятләр язган. Без Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләрен яратып укыйбыз. «Туган тел» шигырен беләбез.

Йорт (фатир)

   Безнең йорт Фатих Әмирхан урамында урнашкан. Ул 9 катлы. Без 5 нче катта яшибез. Безнең фатир 3 бүл­мәле. Бүлмәләр зур һәм якты. Анда аш бүлмәсе дә, юыну бүлмәсе дә бар. Мин үзебезнең фатирны бик яратам.

Кыш һәм кышкы уеннар

     Менә салкын кыш килде. Җирне ап-ак кар каплады. Елгалар, күлләр боз белән капланды. Кыш көне без чана, чаңгы шуабыз. Шугалакка тимераякта шуарга йөрибез, хоккей уйныйбыз. Җылы көннәрдә кар бабай ясыйбыз. Кышны мин бик яратам.

Җәй һәм җәйге уеннар

    Менә җәй җитте. Көннәр озайды, төннәр кыскарды. Кояш нык кыздыра. Яшел үләннәр үсеп чыкты. Болын­да, елга буенда сары, зәңгәр, күк чәчәкләр күренә. Җәй көне без елгага кызынырга, су коенырга йөрибез. Без анда төрле уеннар уйныйбыз. Җәй көне бик күңелле.

Яз

     Менә ямьле яз җитте. Кояш ныграк җылыта башла­ды. Көннәр озайды. Карлар эри, тамчылар тама. Җылы яктан кошлар кайталар. Алар оя ясыйлар, сайрыйлар. Җирдә яшел үлән күренә башлады. Агачлар яфрак яра. Яз көне бөтен табигать уяна.

Көз

    Менә алтын көз җитте. Агачларда сары, кызыл яфраклар күренә башлады. Миңа көз ошый. Көз көне без мәктәпкә барабыз, дуслар белән очрашабыз. Көз — елның иң бай вакыты. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр өлгерә. Көз ахырында көннәр салкыная, яңгырлар ява. Кошлар җылы якка китә.

Минем туган ягым

    Казан — минем туган шәһәрем. Ул — зур һәм матур шәһәр. Казанда музейлар, театрлар күп. Анда төрле милләт кешеләре яши. Казан яшеллеккә бай. Шәһәр­дә яңа гимназияләр, лицейлар ачыла, яңа мәктәпләр, кибетләр, йортлар төзелә.

Әниләр бәйрәме

     нче Март — әниләр бәйрәме. Ул көнне мин әнине нче Март бәйрәме белән котлыйм. Аңа сәламәтлек, эшендә уңышлар телим. Бәйрәм көнне мин әнигә булы­шам. Гөлләргә су сибәм, өйне җыештырам, кибеткә барам. Әни безгә тәмле өчпочмаклар, бәлешләр пе­шерә.

Көндәлек режим

      Мин сәгать җидедә торам, урынымны җыям. Зарядка ясыйм, салкын су белән юынам. Аннан соң иртәнге ашны ашыйм. Әнигә булышам: кибеткә барам, өй җыештырам. Аннан соң дәрес әзерлим. Сәгать икенче яртыда дәресләр башлана. Кичке сәгать алты тулып 5 минутта бетә. Дәресләрдән соң өйгә кайтам. Кичке ашны ашыйм. Аннан соң саф һавада уйныйм. Сәгать 10 да йокларга ятам.

Милли бәйрәмнәр

    Татар халкының иң матур милли бәйрәме — Сабан туе. Ул июнь аенда була. Сабан туе, гадәттә, матур урман аланында, яшел болында уза. Бу бәйрәмдә картлар да, яшьләр дә, балалар да катнаша. Сабан туенда төрле милли уеннар: көрәш, ат чабышы, йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, капчык белән сугышу кебек уеннар оеш­тырыла. Сабан туенда һәркемгә күңелле.

Зурларның һәм балаларның көзге хезмәте

     Безнең бакча бар. Бакчада кишер, чөгендер, шалкан, кәбестә, помидор, җиләк-җимешләр үсә. Без аларга су сибәбез, чүпләрен утыйбыз. Көз көне без мул уңыш җыябыз. Әти, әни һәм мин коелган яфракларны җыя­быз, җир казыйбыз. Көзен бакчаны чистартып калды­рабыз.

Кыргый хайваннарның кышкы тормышы

     Кышын кыргый хайваннарга бик авыр. Алар үзлә­ренә азык эзләп чабалар. Ләкин алар бирешмиләр (не поддаются). Берсе җылы тун кия, икенчесе тирән ояга кереп ята. Куян кышын ак тун кия, чөнки аңа шулай яхшырак.

Тәрҗемә итү өчен

Майский субботний день

    Утром небо очень чистое, ярко-голубое. Солнечные лучи греют землю. Будет солнечный и теплый день.

Я с папой иду в гараж. Папа моет машину, а я ему помогаю. Мы сегодня всей семьей едем на дачу.

     Когда я возвращался из школы, неожиданно на небе появились черные тучки, и начал моросить мелкий дождик. Несмотря на это, мы поехали на дачу.

     Вот мы и на даче. Все деревья умыты дождем. На тропинках скользко. Кругом лужи.

    Наступает вечер. Темно, но хорошо слышно, как идет дождь и шумят деревья от сильного ветра.

Дождь шел всю ночь. А я тем временем спал в ком­нате, согретой теплом печки.

                                 (Е. Чарушиннан )

Какое время года я больше всего люблю и почему

Каждое время года по-своему хорошо, но лето я люблю больше всего. Лето — самое лучшее время года!

Во-первых, летом не нужно ходить в школу и учить уроки.

Во-вторых, летом целые дни можно проводить на свежем воздухе. А тело отдыхает от теплой одежды!

И наконец, летом можно купаться в речке, ходить в походы с рюкзаком за плечами и ночевать у костра, в лес за грибами и ягодами! Да разве перечислишь всего!

Теперь, надеюсь, вы согласитесь со мной, что лето — самая лучшая пора.

                                          (Г. Скребиикийдан )

Какой вид спорта я больше всего люблю и почему

Я люблю плавание. Это очень полезный вид спорта. С тех пор как я стал заниматься плаванием, перестал болеть гриппом и ангиной. Мне никакая простуда не страшна.

Кроме того, плавать очень приятно. Вода тебя осве­жает. Тело становится легким и послушно скользит по воде. Ты чувствуешь себя сильным и ловким. Даже плохое настроение куда-то исчезает.

Жизнь в классе

      Однажды я пришла в школу поздно вечером, чтобы встретить свою маму после родительского собрания.

Двери школы были открыты. Я поднялась по лест­нице на второй этаж. В коридоре было темно и тихо. Неужели все уже разошлись? Я подошла к дверям, оста­новилась и прислушалась… И вдруг я услышала раз­говор. Это говорили наши парты, стулья, наша доска, которые «жили» в нашем классе и на которые я, честное слово, раньше не обращала никакого внимания…

                                               (В. Осеевадан )

      Семена сосны зреют долго, проходит почти два года, прежде чем раскроются шишки и семена подхватятся ветром.

      Семенами ели и сосны кормятся клесты, дятлы, белки, мыши.

Поставьте в воду ветки сосны и ели. И вы сможете заметить, когда раскроются шишки и высыплются се­мена.

                                      (Е. Пермяктан )

Март в лесу

         Март, но в лесу по-прежнему царит зима. Только в оврагах с солнечной стороны приоткрылись глинистые склоны. В просторных сосновых борах разгуливает ко­лючий ветерок, скрипит под ногами плотный наст.

        А как пахуч, свеж и ароматен воздух! К полудню голубой воздух цепенеет, пронизанный теплыми лучами солнца. Греются на солнце тонкие ветки березки, что придавлены тяжелым сугробом. Час проходит, и сугроб не выдерживает теплого натиска солнечных лучей, скатывается вниз. Освободилась березка от холодных пут.

        На месте излома показалась прозрачная капелька. Следом натекает другая. Незаметно растет хрустальная сосулька.

Неустойчива мартовская погода.

                                   ( Л. Воронковадан)

Кышкы бизәкләр

       Төнлә бик суык. Иртән тагын да салкынрак. Төнлә тәрәзәләрдә искиткеч рәсемнәр барлыкка килде. Кояш нурлары бүлмәгә үтеп керделәр һәм тәрәзә пыяласын­дагы бизәкләрне яктырттылар. Менә абага яфрагы, ул ниндидер чәчәккә дә охшаган сыман.

Ни өчен тәрәзәдә шундый бизәкләр барлыкка килә соң? Аларны безгә Суык бабай (Кыш бабай) ясый икән.

                                (Көндәлек матбугаттан )

Ялда

         Без үткән елны гаиләбез белән «Кояшлы алан»га барган идек. Анда Иделнең бөтен зурлыгы, матурлыгы күренә кебек. Комлы ярларында кояшта кызындык, су коендык. Кояш чыгышын һәм кояш батышын күзәттек. Волейбол, баскетбол, бадминтон уйнадык. Көймәдә йөр­дек. Бик күңелле булды.

Спорт нигә кирәк?

     Меңләгән, миллионлаган кешеләр спорт яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Спорт залы булмаган нинди дә булса уку йортын табу да авырдыр. Шәһәрләрдә стадионнар, бассейннар бар, төрле спорт клублары һәм җәмгыять­ләре эшли.

Сиднейская опера

Это удивительное здание, крыша которого выстроена в виде парусов. Оно находится в Австралии (так назы­вают и материк, и страну), в городе Сидней, в морской гавани. Архитектор придумал его, любуясь парусными яхтами в море. Это театр. В его зале висит самый боль­шой театральный занавес в мире.

                                 («Страны и города» китабыннан)

Статуя Свободы

    Статуя Свободы находится в Соединенных Штатах Америки, в городе Нью-Йорке. Она является символом этой страны и самым знаменитым памятником Север­ной Америки. Размеры статуи огромны. Один только ее указательный палец имеет длину 2 м 40 см. Создали статую Свободы более 100 лет назад, но не в Америке, а во Франции, в Париже. Затем ее по частям перевезли через океан и преподнесли как подарок американскому народу от народа Франции.

(«Страны и города» китабыннан)

Однажды утром…

Однажды утром был сильный мороз. Ветер завывал в трубе. Я проснулся. Смотрю — совсем темно, но мама уже встала и готовит завтрак. Она меня не разбудила: решила, что в такой мороз мы не учимся. Я со слезами упросил ее отпустить меня в школу.

Мчусь что есть силы в школу. Прибегаю. Поднялся на крыльцо — дверь заперта. Ну, думаю, опоздал! Мне стало так обидно, что я даже заплакал.

Вдруг дверь открывается и выходит Нина Василь­евна:

— Зачем ты в такой мороз пришел? Ведь мы сегодня не учимся.

Учительница вытерла мне слезы и повела к себе.

В комнате у Нины Васильевны я был впервые. Она напоила меня чаем, посадила возле печки и дала боль­шую книгу с картинками.

(И. Кожедубтан)

 

 

Грамматик күнегүләр

  1. Тәрҗемә итегез. Сүзтезмәләр белән 5 җөмлә төзеп языгыз.

В четыре часа, в половине шестого, без четверти три, на закате, в четверть пятого, в полночь, в пять минут шестого, без десяти два, в полдень, на восходе солнца, в двадцать пять третьего.

  1. Тәрҗемә итегез. Инкарь җөмләләрне табып языгыз.
  2. Я ученик. Я учусь в школе. 2. Мой брат худож­ник. Он не инженер. 3. Моя сестра на работе. Она врач. 4. Он студент. 5. Вы студент? — Нет, я врач. 6. Моя сестра дома. 7. Мы не в школе. Мы дома. 8. Мой брат ученик. Он в школе. 9. Ваша мама дома? — Нет, она на работе. 10. Ваш двоюродный брат дома? — Нет, он в школе. Он ученик. 11. Ваша сестра учительница? — Нет, она студентка. 12. Твой папа на работе? — Нет, он дома.13. Твоя сестра машинистка? — Да.— Она дома? — Нет, она на работе. 14. Мой дедушка ученый. 15. Моя мама не учительница. Она врач.
  3. Тәрҗемә итегез. Алмашлыкларның төркемчәләрен билге­ләгез.
  4. Когда вы встаете? — Я встаю без четверти семь.
  5. Когда встает твой брат? — Брат встает без двадцати восемь.— А твоя сестра тоже встает без двадцати во­семь? — Нет. Мой брат ходит в школу, а моя сестра не ходит в школу. Она еще не ученица. Она встает в де­вять часов. 3. Мой брат работает в больнице. Он врач. Он встает двадцать минут восьмого. Он работает утром и днем. Вечером он не работает. Вечером он отдыхает.
  6. Твоя сестра говорит по-татарски? — Да. Она говорит по-татарски, а ее муж говорит и по-немецки.
  7. Тәрҗемә итегез. Тартымлы исемнәрне языгыз.

Мой дядя инженер. Он очень занят. Его рабочий день начинается рано утром. Он встает в семь часов.

Он умывается, одевается и завтракает. После завтрака он идет на работу. Он работает в институте. Он любит свою работу. Он женат. Его жена врач. Она работает в больнице. Вечером она изучает татарский язык. Она ходит на курсы татарского языка. Мой дядя не говорит по-татарски. Он говорит по-русски и по-немецки. Он изучает английский язык. Сын моего дяди ученик. Он ходит в школу. В школе он изучает татарский язык.

  1. Фигыльләрне билгеле үткән заманга куеп тәрҗемә итегез, аларның зат-санын билгеләгез.
  2. Я только что позавтракал. 2. Он уже позавтракал.
  3. Мы еще не завтракали. 4. Они все еще пьют чай в столовой. 5. Я уже сделал уроки. 6. Он все еще делает уроки. 7. У них только что было собрание. 8. Она еще не читала эту книгу. 9. Она все еще читает. 10. Кто это написал? 11. Что вы ему написали?
  4. Тәрҗемә итегез. Фигыльләрнең төрен билгеләгез.
  5. Эту статью написал один татарский журналист.
  6. Это стихотворение должны выучить все студенты на­шей группы. 3. Статья должна быть переведена к пяти часам. 4. Перевод будет закончен вовремя. 5. Когда я пришла домой, обед был уже приготовлен. 6. Их будут обучать татарскому языку. 7. После того как съела яблоко, девочка взяла куклу и пошла в комнату. 8. Когда будет опубликована ваша книга? 9. Все эти книги взяты из библиотеки. 10. Диктант был сдан преподавателю после звонка. 11. Я думала, что хлеб и масло купит моя сестра. 12. Весной эта поляна будет покрыта зеленой травой и цветами. 13. Уроки были приготовлены, книги и тетради уложены в портфель. 14. Письма были оставлены на столе. 15. Мальчику не разрешили купаться в реке. 16. После обеда посуда была вымыта. 17. Письмо было написано вчера. 18. Статья переведена без ошибок. 19. Нам показали много красивых вещей. 20. Стихотво­рение было выучено наизусть. 21. Работа была выпол­нена очень хорошо. 22. Книгу положили в шкаф.
  7. Тәрҗемә итегез. Алмашлыкларның төркемчәләрен бил­геләгез.
  8. В столовой есть кто-нибудь? 2. В саду никого нет.
  9. В нашей комнате есть кто-нибудь? 4. Там кто-то есть. 5. Там никого нет. 6. В библиотеке есть кто-нибудь? 7. За занавеской есть что-нибудь? — Нет, там ничего нет. 8. В сумке что-то есть. 9. В доме есть кто-нибудь? — Да, там что-то есть. 10. Там ничего нет. 11. В кабине­те врача есть кто-нибудь? — Нет, там никого нет. 12. В нашей библиотеке есть кое-какие книги на та­тарском языке. 13. В нашей библиотеке есть какие-нибудь книги Мусы Джалиля? 14. Мой дядя хочет мне что-то сказать. 15. На другой день мой брат знал всех.16. Если вы захотите что-нибудь поесть, идите в кафе.17. Расскажите нам все о вашем путешествии.
  10. Тәрҗемә итегез. Сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.

Старый, старше, самый старый, самый старший, мой старший брат, мой старый друг, дальше, самый даль­ний, самый длинный, короче, счастливый, счастливее, самый счастливый, самый лучший, самый черный, длиннее, хуже, лучше, теплее, ее лучший друг, ее млад­ший сын, его старший сын.

  1. Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен кулланып тәрҗемә итегез.
  2. Этот дом выше того. 2. Сегодня вода и реке холод­нее, чем вчера. 3. Папа умнее тебя. 4. Китай больше Индии. 5. Его бабушка моложе дедушки. 6. Груша вкус­нее яблока. 7. Наша кошка меньше нашей собаки. 8. Мой брат моложе меня. 9. В прошлом году февраль был холоднее января. 10. Днепр короче Волги. 11. Эрми­таж богаче Русского музея.
  3. Тәрҗемә итегез. Фигыльләрнең инфинитив формасын табып языгыз.
  4. Руки надо мыть перед едой. 2. Комнаты нужно регулярно проветривать. 3. Кошку надо кормить рыбой. 4. Собаку можно кормить мясом и овощами. 5. Ребенку надо давать фрукты. 6. Книги надо положить в шкаф. 7. Эту картину можно повесить над камином. 8. Как нужно перевести это слово? 9. Куда можно поставить чемоданы? 10. Можно оставить кошку во дворе? 11. На что нужно обратить внимание?
  5. Тәрҗемә итегез. Иярчен җөмләләрнең төрен билгеләгез.
  6. Мы вчера узнали, что она больна. 2. Он думал, что она не придет в школу. 3. Я знал, что моя сестра изучает французский язык, и думал, что она поедет в Париж. 4. Мне сказали, что ты мне звонил. 5. Я думал, что ты в Москве. 6. Я не знал, что ты уже вернулся в Казань. 7. Я боялся, что заблужусь в лесу. 8. Она знала, что мыникогда не видели ее картины. 9. Ученый был уверен, что найдет решение проблемы. 10. Я знал, что ты при­ехал в Казань, и полагал, что ты навестишь меня.
  7. Мы не думали, что он так рассердится. 12. Мы на­деялись, что поедем в Москву. 13. Учитель сказал, что наши друзья прислали письмо из Москвы. 14. Она ска­зала, что подруга пригласила ее в театр. 15. Мы боялись, что не купим билетов в театр. 16. Мы увидели, что дети играют в песочнице. 17. Она сказала, что больше не будет купаться, потому что вода холодная. 18. Мой дедушка сказал, что в молодости он любил кататься на коньках. 19. Моя двоюродная сестра сказала, что любит оперу и будет рада пойти с нами в театр, хотя уже дважды слушала «Травиату».
  8. Тәрҗемә итегез. Җөмләләрнең төрләрен билгеләгез.
  9. Сестра сказала, что хочет приехать к нам сама. 2. Я знала, что она очень занята. 3. Никто не знал, что вы ждете здесь. Пойдемте в дом. 4. Гид предупредил нас, что в этой части города движение очень оживленное. 5. Секретарь не заметил, что директор с кем-то разгова­ривает. 6. Все мы знали, что ее семья опять в Казани. 7. Лена сказала, что она дарит нам эту картину. 8. Я знала, что она работает на заводе, что у нее есть муж и двое детей, что семья у нее очень дружная и она счаст­лива. 9. Она сказала, что ее коллеги всегда дают ей хорошие советы. 10. Он сказал, что ему нравится эта пьеса. 11. В прошлом году они думали, что никогда не будут хорошо читать по-татарски, но вчера они уви­дели, что читают тексты довольно хорошо. 12. Он сказал мне вчера, что его отец — профессор и живет в Москве.13. Он сказал мне вчера, что раньше он учился в универ­ситете. 14. Мы решили на прошлой неделе, что бу­дущим летом мы все поедем в Крым. 15. В дороге моему приятелю стало плохо, и за руль сел я. 16. Начи­нается дачный сезон, и мы поедем на дачу.
  10. Тәрҗемә итегез. Туры сөйләмле җөмләләрне кыек сөй­ләмгә әйләндерегез.
  11. Мой друг сказал: «Все ученики нашего класса лю­бят уроки истории».
  12. Я сказал ему: «Мы любим уроки татарского языка».
  13. Учительница сказала: «Скоро вы будете хорошо говорить по-татарски, так как вы много работаете».
  14. «Не шумите! Дедушка спит»,— сказала мама.
  15. «Папа в комнате. Он читает»,— сказала Катя.
  16. Учитель сказал: «Я уже проверил ваши контроль­ные работы».
  17. Тәрҗемә итегез. Кыек сөйләмле җөмләләрне туры сөй­ләмгә әйләндерегез.
  18. Мой друг сказал, что все ученики их класса любят уроки истории.
  19. Я сказал ему, что мы любим уроки татарского языка.
  20. Учительница сказала, что скоро мы будем говорить по-татарски, так как мы много работаем.
  21. Мама сказала нам, чтобы мы не шумели, так как дедушка спит.
  22. Катя сказала, что папа в комнате и что он читает.
  23. Учитель сказал, что он уже проверил наши кон­трольные работы.
  24. Тәрҗемә итегез. Туры сөйләмле җөмләләрне кыек сөй­ләмгә әйләндерегез.
  25. Вчера наш учитель спросил нас: «Много ли вы читаете?»
  26. Когда он увидел у меня в руках «Дэвида Коппер­фильда», он спросил: «Где вы взяли эту книгу?»
  27. Потом он спросил: «Знаете ли вы что-нибудь об авторе этой книги?»
  28. Миша спросил меня: «Когда ты пойдешь покупать книги?»
  29. Аня сказала: «Мы нашли в лесу много грибов».
  30. Тәрҗемә итегез. Кыек сөйләмле җөмләләрне туры сөй­ләмгә әйләндерегез.
  31. Вчера наш учитель спросил нас, много ли мы чи­таем.
  32. Когда он увидел у меня в руках «Дэвида Коппер­фильда», он спросил, где я взял эту книгу.
  33. Потом он спросил, знаю ли я что-нибудь об авторе этой книги.
  34. Миша спросил меня, когда я пойду покупать книги.
  35. Аня сказала, что они нашли в лесу много грибов.
  36. Тәрҗемә итегез. Сыйфат фигыльләрне үзләре ачыклап килгән сүзләр белән аерып языгыз.
  37. Артистка, рассказывающая детям сказки по радио, очень знаменита. 2. Сказка, рассказанная няней, произ­вела на ребенка большое впечатление. 3. Рассказав ре­бенку сказку, она пожелала ему спокойной ночи. 4. Моя бабушка, рассказавшая мне эту сказку, живет в ма­леньком домике на берегу озера. 5. Ребенок всегда с ин­тересом слушает сказки, рассказываемые няней.
  38. Тәрҗемә итегез. Бәйләүче чараларны билгеләгез.
  39. Играя в саду, дети не заметили, что стало темно. 2. Закрыв дверь, он положил ключи в карман. 3. Том подошел к смеющейся девочке. 4. Он положил на стол мятое письмо. 5. Плачущая девочка была голодна.
  40. Бабушка смотрела на детей, играющих во дворе.
  41. Она любит смотреть на играющих детей. 8. Сделав уроки, дети пошли гулять. 9. Лежа на диване, он читал книгу. 10. Включив компьютер, ребенок начал играть. 11. Мальчик, проходивший мимо дома, вдруг остано­вился. 12. Будучи очень занятым, он не сразу услышал меня. 13. Услышав шаги, он поднял голову. 14. Выпив чашку чая, она почувствовала себя лучше.
  42. Тәрҗемә итегез. Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез

В четыре часа, в половине шестого, без четверти три, на закате, в четверть пятого, в полночь, в пять минут шестого, без десяти два, в полдень, в двадцать пять третьего.

  1. Тәрҗемә итегез. Сүзтезмәләр белән 5 җөмлә төзегез.

В пять часов, к пяти часам, с пяти часов, в полдень, к полудню, с полудня, с полуночи, к полуночи, В ПОЛНОЧЬ, с прошлого года, в прошлом году, в этом году, к 1995 го­ду, к двадцатому февраля, двадцатого февраля, с утра, к ночи, ночью, к первому ноября, в ноябре, с лета, во вторник, к пятнице, в половине третьего, к завтрашнему дню, на восходе солнца, к весне, весной, прошлой весной, к зиме, в будущем году, к будущему году, со вчерашнего дня.