Татар төркемнәре өчен тест биремнәре

Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

Татар төркемнәре өчен тест биремнәре

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тест № 1

“Авазлар һәм хәрефләр”

1. Кайсы хәреф ике аваз белдерә?

а)а б)ә в) у г)ө д)о е)я

2. Кайсы сүздә хәрефләргә караганда авазлар күбрәк?

  1. ялкын
  2. кыш
  3. җәй

3. Нечкә сүзне тап:.

  1. көзге
  2. каз
  3. яңгыр

4. Кайсы сүздә нечкәлек билгесе аеру билгесе булып тора?

  1. ямьле
  2. көньяк
  3. сәгать

5. Кайсы сүздә калынлык билгесе калынлыкны белдерә?

  1. ашъяулык
  2. аръяк
  3. вәгъдә

6. о, ө хәрефләре сүзнең кайсы ижегендә языла?

  1. сүзнең икенче ижегендә
  2. сүзнең беренче иҗегендә генә
  3. сүзнең төрле иҗегендә

7. Кайсы сүзне юлдан юлга күчереп булмый?

  1. оя
  2. йолдыз
  3. ябалак

8. Кайсы сүзнең әйтелеше язылышына туры килми?

  1. борын
  2. бармак
  3. урман

Тест № 2.

“Сүз. Сүз төзелеше. Сүз ясалышы.”

1. Тамыр сүзне тап

а) элгеч б) башлык в) күз

2. Нәрсә ул – тамыр?

  1. сүзгә ялганып килә торган кисәк;
  2. сүзнең төп мәгънәсе;
  3. сүз төркеме.

3. Тамырдаш сүзләрне табыгыз:

  1. тозлы, тоз, тозлый;
  2. сүз, сүзне, сүзләр;
  3. ташчы., ташчыга, ташчыдан.

  1. Матур сүзенә синоним (охшаш мәгънәле сүз) тап:
    а) тырыш б) чибәр в) эшчән

  1. Саран сүзенә антоним (кампа-каршы мәгънәле сүз) тап:
    а) юмарт б) шаян в)усал

  1. *Яңа сүз яса:

юл+ ач+

6аш+ бас+

эл+ яз+

көз+ дус+

  1. *Исемнәрдән фигыльләр яса: 
    таш+    дус+     аш+ 
    бик+     уй +     эш+

Тест № 3

“ Исем ”

1. Исем нәрсәне белдерә:

а ) предметның билгесен; б) предметның эшен
в) предметны

2. Исем нинди сорауларга җавап булып килә?
а) кем? нәрсә? б) нинди? кайсы?
в) нишли?

3. Исемне тап:

а) эленгән б) элгеч в) элә

4. Күплек санда килгән исемне тап:
а) эшлиләр б) китаплар в) чабалар

5. Иялек килешенең сорауларын тап.

  1. кемне? нәрсәне?
  2. кемнең?нәрсәнең?
  3. кемнән? нәрсәдән?

6. Чыгыш килешендәге исемне тап.

а) болыннан б) куянны в) Әнисәнең

7. Ураклык исемне тап.

а)Идел б) Казан в)елга

8. Исем сүз төркеме булмаган сүзне тап:

а) җырлый б) җырда в) җырны

9. Күплек санда дөрес язылган сүзләрне тап:
а) урманнар в) урманлар

б)таңлар г) урамлар

10. Тамыр һәм ике кушымчалы сүзләрне тап:

а) басуларда б) өйне в) җиләкче

11. Парлы сүзне тап:

  1. савыт-саба
  2. көнчыгыш
  3. үги ана яфрагы

12. Исемнең дөрес билгеләмәсе:

  1. Исем- сүзнең өлеше.
  2. Исем- җөмлә кисәге.
  3. Исем- сүз төркеме.

Тест № 4.

“Исемнәр берлектә һәм күплектә.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.”

1.Берлек сандагы исемнәрне тап:

а) дәрес, кыш, өй

б) бәйрәмнәр, укулар, көннәр

в) китаплар, аналар, тиеннәр

2. Кайсы рәттәге исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялгана:

а) урман, тиен, таң

б) китап, уку, дәрес

в) мәктәп, Азат, кыз

3. Татар телендә ничә килеш бар?

а) 7

б) 6

в) 8

4. Төшем килешенең сораулары түбәндәгеләр:

а) кемне? нәрсәне?

б) кемнең? нәрсәнең?

в) кемгә? нәрсәгә?

5. -ка, -кә кушымчалары кайсы килешне белдерә?

а) урын-вакыт килеше

б) юнәлеш килеше

в) чыгыш килеше

6. -нан, -нән кушымчалары кайсы килештә?

а) чыгыш килеше

б) иялек килеше

в) баш килеш

7. Кайсы килешнең кушымчалары юк:

а) иялек килеше

б) юнәлеш килеше

в) баш килеш

Тест № 5

“Алмашлык”

  1. I зат алмашлыкларын тап:

а) син, сез б) мин, без в) ул, алар

2. Миңа алмашлыгы нинди килештә?

а) баш килеш б) юнәлеш килеше г) чыгыш килеше

3. Без алмашлыгы юнәлеш килешендә ничек була?

а) безнең б) безне в) безгә

4. Сездән алмашлыгы нинди килештә, нинди зат-санда?

а) баш килештә, I зат, берлек сан.

б) чыгыш килешендә, II затта, күплек санда

в) чыгыш килешендә, III затта, берлек санда

5. Алмашлык нинди сүз төркемен алыштырып килә?

а) исем һәм сыйфатны

б) фигыль һәм исемне

в) төрле сүз төркемен;

Тест № 6

“Фигыль”

1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен

в) предметны

2. Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?

а) нинди? б) нишли? в) кем? нәрсә?

3. Фигыльне тап:

а) ашый б) аш в) ашлы

4. Ачтым сүзенә антоним тап

а) саттым б) яптым в) каптым

5. Юклык формасында килгән фигыльне тап:
а) килде б)килмәде в) килгән

6. Икенче затта, берлек санда килгән фигыльне тап:
а) язасың б) язарбыз в) язар

7. Үткән заманда килгән фигыльне тап.

а) уйнар, уйнаячак б) уйный в) уйнады, уйнаган

8. Фигыль нинди кисәк булып килә:

а) ия б) хәбәр в) иярчен кисәк

9. Боерык фигыльне тап:

а)ашый б) аша в) ашар

10. Фигыль нәрсә белән төрләнә?

  1. сан
  2. заман, зат-сан, барлык-юклык
  3. килеш

11. Керде фигыленең башлангыч формасын тап:

а) кер б) кергәч в) керәсе

12. Фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар белән ясала:

  1. -ган,-гән,-кан,-кән
  2. -ма, -мә, -мый, -ми
  3. -ар, -әр, -ыр, -р

13. Эшкә кушу, боеру, өндәү, үтенүне кайсы фигыль төркемчәсе белдерә?
а) боерык фигыль б) хикәя фигыль

Тест № 7

«Сыйфат»

1. Сыйфат нинди сорауларга җавап була?

а) ничек?

б) нишли?

в) нинди?

2. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның эшен

в) предметны

3. Сыйфатны тап.
а) кечкенә

б) йорт

в) саклый

4. Кайсы сүз биек сыйфатына антоним була?

а) бәләкәй

б) кыска
в) тәбәнәк

5. ДӘҮ сыйфатына синоним тап;

а) олы б) кечкенә в) бәләкәй

6. Сыйфатны тап:

а) яктылык

б) якты

в) яктыра

7. Сыйфат ачыклаган исем ничек атала?

а) аныкланмыш б) сыйфатланмыш в) саналмыш

8. Сыйфат нинди җөмлә кисәге булып килә:

а) ия

б) иярчен кисәк

в) хәбәр

Тест № 8

“Җөмлә. Сүзтезмә һәм җөмлә”

1. Җөмлә нәрсәне белдерә?

а) җөмлә тәмамланган уйны белдерә

б) җөмлә сүзләрне белдерә

2. Җөмлә нәрсәләрдән төзелә?

а) җөмлә иҗекләрдән төзелә

б) җөмлә сүзләрдән төзелә

3. Иң кечкенә җөмлә ничә сүздән тора?

а) бер сүздән

б) ике сүздән

в) өч сүздән

4. Дөрес җавапны сайлап ал:

а) тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела

б) сорауны эченә алган җөмлә ахырына нокта (.) куела

в) көчле тойгыны белдергән җөмлә ахырына өндәү билгесе (!) куела

5. Ия дип атала:

а) кем? яки нәрсә? соравына җавап булып килгән һәм эшне белдергән сүзләр

б) кем? яки нәрсә? соравына җавап булып килгән һәм эш үтәүчене белдергән сүзләр

6. Хәбәр дип атала:

а) нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? сорауларына җавап булып килгән һәм иянең эшен белдергән сүзләр

б) нинди? кайсы? сорауларына җавап булып килеп, предметның билгесен белдергән сүзләр

Тест №9

“ Җөмләнең баш кисәкләре”

1. Җөмлә кисәкләре дип атала:

а) җөмләдәге сүзләр

б) кушымчалар

2. Җөмләнең баш кисәкләре:

а) ия белән хәбәрдән башка кисәкләр

б) ия белән хәбәр

3. Җөмлә кисәкләрен билгеләү түбәндәге тәртиптә башкарыла:

а) иң элек баш кисәкләр билгеләнә

б) иң элек иярчен кисәкләр билгеләнә

4. Ия түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) кем? нәрсә?

б) нишли? нишләгән? нишләр?

5. Ия күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә?

а) фигыль

б) исем

в) алмашлык

6. Хәбәр түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) кем? нәрсә?

б) нишли? нишләгән? нишләр?

7. Хәбәр күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә?

а) фигыль

б) исем

в) алмашлык

Тест № 10.

Сүз төркемнәрен кабатлау.

  1. Нәрсә? соравына җавап биргән сүзне тап.

а) шагыйрь б) эт в) дәү әни г) төзүче

  1. Хаталы язылган сүзне тап:

а) йөгерә б) аңладым в) укым г) коена

3. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметны

в) предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен;

  1. Артык сүзне тап:

а) матур б) яшел в) усал г) мәктәп

  1. Олыласаң олы..., олыларлар үзенңне мәкаленә кайсы кушымча туры килә?

а) –ны, б) –га, в)- да.

6. Сыйфатны тап:

а) яктылык

б) якты

в) яктыра

Тест № 11.

3 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.

1.Кайсы сүздә хәрефләргә караганда авазлар күбрәк?

а) ялкын б) кыш в) җәй

2. Кайсы сүзне юлдан-юлга күчереп булмый?

а) оя б) йолдыз в) ябалак

3. Тамыр сүзне тап.

а) элгеч б) башлык в) күз

4. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның эшен

в) предметны

5. Исемне тап.

а)эленгән б)элгеч в)элә

6. Чыгыш килешендәге исемне тап.

а) болыннан б) куянны в) Әнисәнең

7. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның эшен, хәрәкәтен

в) предметны

8.Фигыльне тап.

а) ашый б) аш в) ашлы

9. Юклык формасында килгән фигыльне тап.

а)килде б) килмәде

10. Сыйфатны тап:

а) ак б) кар в) ява

11. Сан ачыклаган исем нәрсә дип атала?

а) килеш б) саналмыш в) заман

12. Алмашлыкны тап:

а) без б) бара в) җыр



Предварительный просмотр:

Тест №2 

«Охшаш мәгънәле сүзләр,капма-каршы мәгънәле сүзләр,әйтелешләре 
Һәм язылышлары бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр”темасына. 

1. Охшаш мәгънәле сүзләр 
а)омонимнар 
б)синонимнар 
в)антонимнар 


2.Кайнар ,эссе,кызу,җылы: 
а)омонимнар 
б)синонимнар 
в)антонимнар 

3. Капма-каршы мәгънәле сүзләр 
а)омонимнар 
б)синонимнар 
в)антонимнар 

4. Әйтелешләре һәм язылышлары бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр 
а)омонимнар 
б)синонимнар 
в)антонимнар 

5. Омонимнар 
а)зур,дәү,олы 
б)ай,кара,ал,яз. 

6. Капма-каршы күренешләрне ,уңай һәм тискәре якларны чагыштырып сурәтләү өчен кулланыла: 
а)омонимнар 
б)синонимнар 
в)антонимнар 





Тест №3 

“Сүз төзелеше. 
Сүз ясалышы” темасына 

1.Сүзләр нәрсәләрдән төзелә
а ) авазлардан 
б ) җөмләләрдән. 

2.Тамыр ул- 
а) башка мәгънәле кисәкләргә бүленә
б) сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм башка мәгънәле кисәкләргә бү
ленми. 

3.Тамырдаш сүзләр дип 
а)бер тамырдан ясалган 
б) бер тамырдан ясалып,яңа мәгънә белдерә торган сүзләр атала. 

4.Кушымчалар 2 төрле була: 
а)калын һәм нечкә 
б)яңгырау һәм саңгырау 

5.Сүз ясагыч кушымчалар 
а)җөмләдә бер-берсенә бәйләү өчен кулланыла. 
б)яңа сүз ясау өчен кулланыла 

6.Кушымчалар ялгап,яңа сүз барлыкка килде : 
а)көчле,юлдаш,яшьтәш,кискеч 
б) көчне,юлда,яшьтә,кисә

7.Бәйләгеч кушымчалар: 
а)-гыч/-геч,-лы/ле,-ма/мә 
б)-га/гә,-лар/-ләр,-ны/-не 

8.Кушма сүз дип атала: 

а) сүз ясагыч кушымча ялганып ясалган сүз. 
б)ике сүз кушылып ясалган сүзләр 



Тест №4 . 
“Исем”темасына. 

1.Исем дип нинди сүзләргә әйтелә

А)предметны белдергән сүзләр; 
Б)эшне белдергән сүзләргә . 

2.Исем нинди сорауларга җавап булып килә

А)нинди?кайсы? 
Б)кем?нәрсә

3.Ялгызлык исемнәр дип нинди исемнәргә әйтелә ? 

А)кешеләрнең ,бер төрдән булган предметларныңүренешләрнең берсенә генә бирелгән исемнәргә
Б) бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә бирелгән исемнәргә

4.Җөмлә эчендә ялгызлык исемнәр ничек языла? 

А)юл хәрефеннән; 
Б)баш хәрефтән. 

5.Түбәндә бирелгән исемнәр уртаклык исемнәргә керәләр: 

А)Хәкимов,Зөя елгасы,Корбан бәйрәме,”Сабантуй”газетасы; 
Б)фамилия,бәйрәм,елга,күл,агач. 

6.Җөмлә эчендә уртаклык исемнәр ничек языла? 

А)юл хәрефеннән; 
Б)баш хәрефтән. 





Тест №5 . 

“Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе.Исемнәрнең килеш белән төрләнүе”темасына. 

1.Түбәндәге исемнәр берлек санда килә

А)китаплар,төннәр,куллар. 
Б)урман,җил,буран. 

2.Түбәндәге исемнәр күплек санда килә

А)машиналар,чишмәләр, 
Б)җыр,алмагач. 

3)Түбәндәге исемнәргә -нар,-нәр кушымчалары ялгана: 

А)җиң,йомран,чирәм. 
Б)шар,каеш,кыяр. 

4)Татар телендә ничә килеш бар? 

А)7 
Б)6 

5)Төшем килешенең кушымчалары нинди? 

А)кемне?нәрсәне? 
Б)кемнеңәрсәнең

6)-ка,-кә кушымчалары кайсы килешне белдерә

А)ур.-в.к. 
Б)ю.к. 

7)-нан,-нән кушымчалары кайсы килешне белдерә

А)ч.к. 
Б)и.к. 





Тест №6. 
“Фигыль”темасына. 

1 .Фигыль дип атала? 
А)предметны белдергән сүзләр; 
Б)эшне белдергән сүзләргә ; 
В)билгене белдергән сүзләр. 

2.Фигыль җөмләдә : 
А)ия булып килә
б)хәбәр булып килә

3.Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр : 
А)тегә,казый,әрчи,яза; 
Б)сикерә,бара,йөгерә,оча; 
В)йоклый,уйлый,ярата; 

4.Хәлне белдерә торган фигыльләр : 
А)чигә,пешерә,үтүкли; 
Б)арыган,туңа. 
В)шуыша,йөгерә,сикерә

5.Эшне белдерә торган фигыльләр : 
А)уйлый,аңлый; 
Б)йөзәөри,бара; 
В)чүпли,ясый,яза,чистарта; 

6.Язасың фигыле ничәнче затта,нинди санда килә
А)Iзат,берлек санда; 
Б)II зат,күплек санда; 
В)III зат,күплек санда. 

7.Эшлиләр фигыле ничәнче затта,нинди санда килә
А)Iзат,берлек санда; 
Б)II зат,күплек санда; 
В)III зат,күплек санда. 

8.Алмады фигыле: 

А)юклыкта; 
Б)барлыкта килә



Тест №7. 
“Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше”темасына. 

1.Үткән заман хикәя фигыльнең сораулары: 

А)нишләр?нишләячәк? 
Б)нишләде?нишләгән? 
В)нишли? 

2.Язмадым фигыле: 

А)юклыкта; 
Б)барлыкта килә

3.Укыдык фигыле: 

А)Iзат, күплек санда; 
Б)II зат,күплек санда; 
В)III зат,берлек санда. 

4.Тапмаган фигыле: 

А)Iзат ,берлек санда; 
Б)II зат,күплек санда; 
В)III зат,берлек санда. 

5.Үткән заманда-ды,-де кушымчалары ялгана: 

А)сузыкларга һәм яңгырау тартыкларга беткән фигыльләргә 
Б) саңгырау тартыкларга беткән фигыльләргә

6.Үткән заманда-кан,-кән кушымчалары ялгана: 

А) саңгырау тартыкларга беткән фигыльләргә
Б) яңгырау тартыкларга беткән фигыльләргә . 

7.Хәзерге заман хикәя фигыльнең сораулары: 

А)нишләр?нишләячәк? 
Б)нишләде?нишләгән? 
В)нишли? 

8.Кисәсең фигыле түбәндәгечә төрләнә

А)Iзат ,берлек санда; 
Б)II зат, берлек санда; 
В)III зат,күплек санда. 

9.Юклыкта хәзерге заман хикәя фигыленә түбәндәге кушымчалар ялгана: 

А)-мый,-ми 
Б)-ма,-мә

10.Киләчәк заман хикәя фигыльнең сораулары: 

А)нишләр?нишләячәк? 
Б)нишләде?нишләгән? 
В)нишли? 

11.Язарсыз фигыле түбәндәгечә төрләнә

А)Iзат , күплек санда; 
Б)II зат, күплек санда; 
В)III зат, берлек санда. 

12.Киләчәкмен,киләчәксең фигыльләре зат-сан белән төрләнгәндә

А)калын төрләнештә 
Б)нечкә төрләнештә 


Тест №8 . 
“Сыйфат” темасын кабатлау. 

1.Сыйфатлар нәрсә белдерәләр? 

А)предметны белдергән сүзләр; 
Б)эшне белдергән сүзләргә ; 
В)билгене белдергән сүзләр. 
2.Сыйфатның сораулары: 

А)нинди?кайсы? 
Б)кем?нәрсә
В)нишли?нишләде? 

3.Сыйфатлар җөмләдә түбәндәге сүз төркеме белән бәйләнеп киләләр: 
А) фигыльгә
Б)исемгә

4.Сыйфатлар җөмләдә

А)ия; 
Б)иярчен кисәк; 
В) иярчен кисәк,хәбәр. 

5.Форманы белдергән сыйфатлар: 

А)кышкы,җәйге,кичке,иртәнге; 
Б)түгәрәк,озын,кәкре,кыска; 
В) ак,сары,кара,яшел; 

6.Табигать күренешләренең билгеләрен белдергән сыйфатлар: 
А)ачы,төче,татлы,баллы; 
Б)усал,шаян,куркак,кыю. 
В)буранлы,җилле,аяз,яңгырлы. 

7.Антоним сыйфатлар: 
А)матур-ямьсез,яшь-карт,җиңел-авыр,ачы-төче; 
Б)матур-ямьле,чиста-пөхтә,акыллы-зирәк. 



Тест №9 . 
“Алмашлыклар” темасына. 

1. Алмашлыклар җөмләдә түбәндәге сүз төркемен алмаштырып киләләр. 
А) сыйфатны; 
Б) фигыльне; 
В) исемне. 

2. I зат алмашлыклары: 
А)син,сез; 
Б)мин,без; 
В)ул,алар. 

3.II зат алмашлыклары: 
А)син,сез; 
Б)мин,без; 
В)ул,алар. 

4. III зат алмашлыклары: 
А)син,сез; 
Б)мин,без; 
В)ул,алар. 

5.Минем,синең,аның алмашлыклары түбәндәге килештә
А)баш килеш; 
Б)иялек килеше; 
В)юнәлеш килеше. 

6.Безне,сезне,аларны алмашлыклары түбәндәге килештә
А)чыгыш килеше; 
Б)төшем килеше; 
В)урын-вакыт килеше. 

7.Аңа,аңар,аңарга түбәндәге алмашлыкларның төрдәшләре: 
А)син 
Б)мин 
В)ул 



Тест №10 . 
“Кисәкчәләр” темасына. 

1. Кисәкчәләр сүзләргә 

А)кушылып языла; 
Б) кушылып язылмый. 

2.Кайсы очракта кисәкчәләр бар? 

А)китап та,түтәлләр дә,яулык та; 
Б)китапта,түтәлләрдә,яулыкта; 

3.Калын әйтелешле сүз янында 

А) Калын әйтелешле кисәкчәләр килә
Б) Нечкә әйтелешле кисәкчәләр килә

4.Саңгырау тартыкларга беткән сүзләр янында 

А)яңгырау тартык аваздан башлаган кисәкчәләр килә
Б)саңгырау тартык аваздан башлаган кисәкчәләр килә

5.Тиешле кисәкчә кайсы очракта дөрес куелган? 

А)Без кече яшьтән соң эшкә өйрәнеп үсәбез. 
Б)Без кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәбез. 

6.Кайсы очракта язма дөрес? 

А)Кечкенә генә җил капка 
Ачыла да ябыла. 

Б)Кечкенә генә җил капка 
Ачылада ябыла. 



Тест №11. 
Җөмлә” темасына. 

1.Җөмлә нәрсәне белдерә
А)Җөмлә тәмамланган уйны белдерә
Б) Җөмлә сүзләрне белдерә

2.Җөмлә нәрсәләрдән төзелә

А). Җөмлә сүзләрдән төзелә
б) Җөмлә иҗекләрдән төзелә 

3.Иң кечкенә җөмлә ничә сүздән тора? 
А)1 
Б)2 
В)3 

4.Дөрес җавапны эзләп ал. 

А)Тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына сорау билгесе (?)куела. 
Б)сорауны эченә алган җөмлә ахырына нокта (.)куела. 
В)көчле тойгыны белдергән җөмлә ахырына өндәү билгесе(!) куела. 

5.Ия дип 
А)Кем?яки нәрсә?соравына җавап булып килгән һәм эшне белдергән 
сүзләр; 
б) )Кем?яки нәрсә?соравына җавап булып килгән һәм эш үтәүчене белдергән 
сүзләр атала. 

6.Хәбәр дип 
А)нишли?нишләде?нишләгән?нишләр ?сорауларына җавап булып килгән 
Һәм иянең эшен белдергән сүзләр. 
Б)нинди?кайсы?сорауларына җавап булып килеп,предметның билгесен белдергән сүзләр. 

7.Болында яшел чирәмнәр үсә.Әлеге җөмләдәге сүзләрнең бәйләнешен схемага салып тикшерү кайсы очракта дөрес: 
А)чирәмнәр күренә 
әрсәләр?) (нишли?) 
болында(кайда?) яшел(нинди?) 

б) чирәмнәр күренә 
әрсәләр?) (нишли?) 
яшел(нинди?) болында(кайда?) 


Тест №12. 
Җөмлә кисәкләре” темасына. 

1. Җөмлә кисәкләре дип 
А)җөмләдәге сүзләр 
Б)кушымчалар атала. 

2. Җөмләнең баш кисәкләре : 
А)ия белән хәбәрдән башка кисәкләр; 
б)ия белән хәбәр. 

3. Җөмлә кисәкләрен билгеләү түбәндәге тәртиптә башкарыла: 
А)иң элек баш кисәкләр билгеләнә
А)иң элек иярчен кисәкләр билгеләнә

4.Ия түбәндәге сорауларга җавап булып килә
А)Кем?яки нәрсә
Б)нишли?нишләде?нишләгән?нишләр ? 

5.Ия күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә
А)алмашлык 
Б) фигыль; 
В) исем. 


6.Хәбәр түбәндәге сорауларга җавап булып килә
А)Кем?яки нәрсә
Б)нишли?нишләде?нишләгән?нишләр ? 

7.Хәбәр күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә
А)алмашлык 
Б) фигыль; 
В) исем. 

8.Белән,кадәр,хәтле,өчен,соң,буенча,таба,аша,төсле сүзләре : 

а)кисәкчәләр 
б)бәйлекләр. 



Тест №13. 
Җәенке һәм җыйнак җөмләләр.Сүзтезмәләр. ” темасына. 

1. Җыйнак җөмләләр: 
А)баш кисәкләрдән 
Б) баш кисәк+иярчен кисәк ләрдән тора. 

2. Җәенке җөмләләр: 
А)баш кисәкләрдән 
Б) баш кисәк+иярчен кисәкләрдән тора. 

3.Түбәндәге җөмләләрнең кайсысы җәенке җөмлә
А)Сыерчыклар килде. 
Б)Көтеп алган сыерчыклар без ясаган ояларга килде. 

4.Кайсы җөмлә тулырак,матурырак? 
А)җәенке ; 
б)җыйнак . 

5.Сүзтезмәдә сүзләр 
а) үзара бәйләнеп киләләр; 
б)бер-берсенә бәйләнеп килмиләр. 

6.Җир эшкәртү,ашлык чәчү,мисал эшләү,өй җыештыру,алма ашау сүзтезмәләре түбәндәге сүз төркемнәреннән ясалган. 
А)сыйфат,исемнән. 
Б)исем,фигыльдән. 

7. Сыйфат һәм исемнән торган сүзтезмәләр: 
А)матур алка,җылы җил,салкын төн,тәмле күмәч 
Б)тиз эшләү,ашыгып язу,кычкырып уку,тәмләп ашау. 



Тест №14 
“Текст.Тема.План.”темасына. 

1 .Телдән әйтелгән сөйләм: 

А)Язма сөйләм; 
Б)Әйтмә сөйләм 
В)Туры сөйләм 

2.Изложение,шигырь тексты,дәреслектәге күнегүләр: 

А)Текст; 
Б)Әйтмә сөйләм. 
В )Язма сөйләм; 
3.Текстта алда нәрсә турында сүз барачагы ачыклана: 

А)төп өлештә 
Б)башлам(кереш)өлештә
В ) йомгаклау 
4.Текстта тема ачыла: 

А)төп өлештә 
Б)башлам(кереш)өлештә
В)йомгаклау(бетем)өлештә

5.Текстның эчтәлегенә йомгак ясала. 
А )башлам(кереш)өлештә
Б ) йомгаклау(бетем)өлештә
В)төп өлештә