Рус телле укучылар белән татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

Дөрес язу кагыйдәләре.

1.Сингармонизм законына буйсынган сүзләргә түбәндәге кушымча ялгана: нечкә сузыклардан торса, нечкә кушымча, калын сузыклардан торса, калын кушымча ялгана.
2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрнең соңгы иҗеге ниндигә тәмамланса (нечкә булса, нечкә …), шундый кушымча ялгана. Искәрмә: сүзнең язылышына түгел, әйтелешенә игътибар итегез!
3. Татарның үз сүзләрендә [й] һәм тар әйтелешле [о] һәм [ө] кушымчалары сүз башында ике хәреф белән белдереләләр. 
4. Сүз башындагы я, ю хәрефләренең [й] һәм нечкә сузык авазлар [ү], [ә] кушылмасын белдерүләрен күрсәтү өчен, бу хәрефләрдән соң килгән тартык артыннан нечкә сузык хәрефе булмаса, нечкәлек билгесе языла. 
5. Нечкә иҗек ахырында к, г хәрефләрен [ҡ], [ғ] дип уку өчен бу хәрефләрдән соң калынлык билгесе (ъ) куела.

6. Сүзнең икенче хәрефе о яки ө булса, сүз башында й языла.
7. Нечкәлек билгесе (ь) татар теле сүзләрендә иҗекнең нечкәлеген белдерә.
8. Нечкәлек билгесе (ь) рус сүзләрендә тартыкның нечкәлеген белдерә.
9. Нечкәлек билгесе (ь) аеру билгесе белдерә, бу очракта ул нечкә иҗектән соң языла.
10. Калынлык билгесе буларак, ъ үзеннән алда килгән г һәм к хәрефләренең кече тел тартыклары [ғ], [ҡ]ны белдерүләрен күрсәтә.

11. ъ, ь хәрефләре я, ю, е алдыннан килгәндә, аеру билгесе ролен уйный.
12. Сүзнең бер хәрефен генә юл ахырында калдырырга ярамый.
13. Һәр аерым тема, күренеш һәм мәсьәләгә караган өзек кызыл юлдан башлана.
14. Хикәя җөмлә ахырында нокта куела.
15. Тыныч тавыш белән әйтелгән боерык җөмләләрдән соң нокта куела.

16. Инициаллар, кыскартып языла торган сүзләрдән соң нокта куела.
17. Драма әсәрләрендә персонаж исеменнән соң нокта куела.
18. Китап, мәкалә, әсәр, китаплардагы бүлек, бүлекчә исемнәреннән соң нокта куелмый.
19. Кыскартылмаларда нокта куелмый.
20. Сөйләүченең, тыңлаучыга мөрәҗәгать итеп, нәрсәне дә булса белергә теләвен аңлата торган җөмләләр ахырына сорау билгесе куела.

21. Шаккату, аптырау, икеләнү сүзсез белдерелгән очракларда, бу урынга сорау билгесе куела.
22. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә карата шөбһәләнүен, икеләнүен яки ышанмавын белдерү өчен, җәяләр эчендә сорау билгесе куела.
23. Тойгылы хикәя, тойгылы өндәү җөмләләрдән соң өндәү билгесе куела.
24. Өндәү җөмлә бигрәк тә көчле тойгы һәм интонация белән әйтелсә, ике яки өч өндәү билгесе куела.
25. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә басым ясавын белдерү өчен, җәяләр эчендә өндәү билгесе куела.

26. Өндәү җөмлә белән белдерелгән китап, мәкалә, әсәр исемнәреннән соң өндәү билгесе куела.
27. Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен, күпнокта куела.
28. Икенче тема яисә күренешкә кисәк кереп киткән очракта, кызыл юлдан башланган текст алдына күпнокта куела.
29. Башка автордан алынган өзек тулысынча китерелмәгән очракта, төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокта куела.
30. Риторик сораулардан соң сорау һәм өндәү билгесе куела.

31. Аптырау, икеләнү, шаккату сүзсез белдерелгән очракта, сорау һәм өндәү билгесе куела.
32. Сорау җөмлә әйтеп бетерелмәгән төсмер алса, җөмлә ахырында сорау билгесе һәм күпнокта куела.
33. Тойгылы җөмләгә әйтеп бетерелмәү төсмере өстәлсә, җөмлә беткәч, өндәү билгесе куела.
34. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем белән белдерелсә, ия белән хәбәр арасында сызык куела.
35. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә сан белән белдерелсә, алар арасында сызык куела.

36. Ия белән хәбәр исем фигыль белән белдерелсәләр, ике арага сызык куела.
37. Ия алмашлык белән белдерелеп, аңа аерым басым ясалса, хәбәр исем һәм исем ролендә килүче сүзләр белән бирелсә, алар арасына сызык куела.
38. Иясе һәм хәбәре исем яки исемләшкән башка сүзләр белән белдерелгән җөмләдә ияне көчәйтеп, ул көчәйткеч сүзе килсә, сызык ул сүзеннән соң куела.
39. Ул сүзе, хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куела.
40. Исем һoм исем ролендәге башка сүз төркемнәре белән белдерелгән хәбәргә ярдәмче фигыльләр яки гыйбарәт, кебек, шикелле, өчен, төсле һ.б.сүзләр өстәлеп килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куелмый.

41. Ара, вакыт, күләм чикләрен белдерә торган исемнәр арасына сызык куела.
42. Ким җөмләләрдә кулланылмаган кисәк урынына сызык куела.
43. Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау яки авыр төшенү куркынычы булганда, сызык теләсә кайсы җөмлә кисәге арасына куела.
44. Җыйнак һәм җәенке эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, көчле басым белән әйтелмәгәндә, җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
45. Эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, җөмләнең башка кисәкләреннән өндәү билгесе белән аерылалар.

46. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүз ике яктан да өтер белән аерыла.
47. Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела.
48. Күзаллаулы баш килеш тойгы, көчле интонация белән әйтелсә, аннан соң өндәү билгесе куела.
49. Күзаллаулы баш килеш көчле тойгы белән әйтелеп, зур пауза ясалса, аннан соң өндәү билгесе һәм күпнокта куела.
50. Тыныч тон белән әйтелгән күзаллаулы баш килештәге сүздән соң нокта куела.

51. Нинди дә булса бер предметны, төшенчәне аерып күрсәткәндә, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, күзаллаулы баш килештән соң күпнокта куела.
52. Табышмакларда кулланылган күзаллаулы баш килештән соң, традиция буенча, өтер куела.
53. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, алардан соң өндәү билгесе куела.
54. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле интонация белән әйтелмәсәләр, алардан соң өтер куела.
55. Җөмлә уртасында килгән ымлыклар ике яктан да өтер белән аерылалар.

56. Ымлыклардан соң, бу ымлыкның шушы җөмләдә бирелергә тиешле тәэсир көчен арттыру максатыннан, күпнокта куела ала.
57. Ымлыклар җөмлә ахырында килсәләр, алардан алда я өтер куела, я ымлыклар сүз-җөмлә булып формалашалар.
58. Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, алардан соң өтер куела.
59. Кереш сүзләр җөмлә уртасында килсәләр, ике яктан да өтер белән аерылалар.
60. Кереш сүзләр җөмлә ахырында килсәләр, алар алдындәа өтер куела.

61. Күрәсең, мөгаен, ахрысы кебек кереш сүзләр, җөмлә составында булып, ике гади җөмлә чигендә килсәләр, бер яктан өтер белән, икенче яктан нокталы өтер белән аерылалар.
62. Керешмәләр, җөмлә ахырында, җөмлә уртасында килеп, һәр ике очракта дә җәя эченә алыналар.
63. Тыныш билгеләре белән белдерелгән керешмәләр дә җәяләр эченә алыналар.
64. Өстәлмәләр алдыннан, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, зур пауза ясалса, нокта, сорау, өндәү куела.
65. Өстәлмәләр алдыннан пауза зур булмаса, өтер кую белән чикләнергә мөмкин.

66. Раслауны яки кире кагуны белдерүче әйе, юк, ярый сүзләре җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
67. Әйе, юк, ярый сүзләре тойгы белән әйтелсәләр, сүз җөмлә булып формалашалар, алардан соң өндәү билгесе куела.
68. Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыклары җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылмыйлар. 
69. Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыкларына логик басым төшсә, алар сүз җөмлә булып формалашалар. Алардан соң өндәү билгесе куела.
70. Тиңдәш кисәкләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.

71. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын тыныш билгеләре булса, теркәгечсез бәйләнеп килгән очракта, нокталы өтер куела.
72. Тиңдәш аергычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
73. Тиңдәш булмаган аергычлар янында тыныш билгесе куелмый.
74. Кабатланмыйча килгән һәм (да, дә), яисә, я, йә, яки кебек теркәгечләр тиңдәш кисәкләрне бәйләп килсәләр, алар арасында өтер куелмый.
75. Һәм, да/дә (та/тә), я, яки, яисә, ни, әле, әллә, тагы теркәгечләре кабатланып килеп, тиңдәш кисәкләрне бәйләсәләр, алар арасында өтер куела.

76. Тиңдәш кисәкләр бары, тик, бары тик, тик бары кебек теркәгечләр белән бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
77. Зат алмашлыкларын аныклап килгән тиңдәш аныклагычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
78. Тиңдәш кисәкләр буйсына торган сүз тиңдәшләрнең арасына туры килгән очракта, өтер шул сүздән соң куела.
79. Үзара кискен каршылык яки сәбәп–нәтиҗә мөнәсәбәтендә торган һәм теркәгечләрсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела.
80. Формалары белән тиңдәш кисәкләргә охшаган, ләкин кушма хәбәр компонентларын тәшкил иткән сүзләр арасына тыныш билгесе куелмый.

81. Җөмләнең нинди дә булса бер кисәгенең мәгънәсен көчәйтү өчен кулланылган кабатлаулар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
82. Беренче кисәк I яки III заттагы берлек сан тартым белән белдерелгән исем фигыль, ә икенчесе төп формадагы исем фигыль белән бирелгән кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.
83. Барлык-юклык формаларында инфинитивлы кабатлаулар арасында сызыкча куела.
84. Тек (дек), икән, булгач, кадәр, хәтле, чаклы, булып кебек сүзләр белән ясалган исем кабатлаулары эчендә бернинди тыныш билгесе куелмый.
85. Өс(т), арт, урын, ас(т) сүзләре белән ясалган кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.

86. Зат алмашлыклары һәм рәвешләрне аныклап килгән аныклагычлар ике яктан да өтер белән аерылалар.
87. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ике нокта куела.
88. Аныклагыч та, аныкламыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, аныкламыш ике яктан да сызык белән аерыла.
89. Аныклагычлар, тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыклыгы чыкмасын өчен, аныкланмыштан сызык белән аерыла.
90. Аныклагычлар, мәгънәне аңлату характерында булсалар, җәя эченә алыналар.

91. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аннан соң ике нокта куела.
92. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела.
93. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән элек тә һәм алардан соң да килсә, беренчесеннән соң – ике нокта, икенчесеннән алда сызык куела.
94. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла. Газета, журнал, китап, фильм, спектакль, завод-фабрика, күмәк хуҗалык исемнәре куштырнаклар эченә алына һәм баш хәрефтән языла.
95. секретарь, календарь кебек алынма сүзләрнең I, II, III зат тартым кушымчалары нечкә — секретарем, календарең, ә килеш кушымчалары калын була: секретарема, календареңны.

96. завод, пароход, клуб, митинг кебек алынма сүзләрдә соңгы аваз саңгыраулаштырып әйтелә, шунлыктан бу сүзләргә юнәлеш, чыгыш, һәм урын-вакыт килешендә саңгырау аваздан башланган кушымчалар ялгана: заводта, пароходка, клубтан.
97. -ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә гадәттә нечкә кушымчалар ялгана: фамилиянең, учреждениегә, табельне.
98. Смоленск, Ульяновск кебек -ск авазларына беткән сүзләргә килеш кушымчалары алдыннан и өстәлә: Смоленскидан, Ульяновскида.
99. җәй, туй, ай кебек сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, [й]+[ы], [й]+[э] авазлары е хәрефе белән бирелә: җәе, туе, ае.
100. Кап, тарак, йөрәк кебек сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, сүз азагында килгән [п] һәм [к], [ҡ] авзлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар: кабы, тарагы.

101. Дифтонгка беткән сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, дифтонгның соңгы [у] һәм [ү] авазы в хәрефе белән бирелә: боравы, тавы, үлчәве.
102. -ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә тартым кушымчаларының нечкә төрләре ялгана. Сүз ахырында ь төшеп кала: моделе, предприятиебез, линиясе.
103. Металл, кристалл кебек ике л га беткән сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, бер л төшеп кала: металы, кристалы.
104. -лык/-лек исем ясагыч кушымчалары борын авазына беткән сүзләргә шул көенчә ялгана: печәнлек, утынлык, салкынлык.
105. Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан [ы], [э] авазлары ишетелә, ләкин язуда алар күрсәтелми:тар-рак, киң-рәк.

106. Кимлек дәрәҗәсендәге кушымчалар ялганганда, кайбер сыйфатларның бер-ике авазы кыскара: яшел — яшькелт, сары — саргылт.
107. Унбердән алып унтугызга кадәр саннар (кушма саннар) кушылып языла.
108. Тезмә саннар аерым языла. Тезмә сан составындагы кушма сан үз кагыйдәсе буенча языла.
109. Чама саны кушымчалары -лап/-ләп, -лаган/-ләгән борын тартыгыннан соң да языла һәм шулай әйтелә дә: унлап, унлаган.
110. гарәп цифрлары тәртип саны кушымчасыннан бераз аерылыбрак языла: 5 нче сыйныф, 11 нче трамвай.

111. Рим цифрларыннан соң кушымчалар ялганмый: XIХ гасыр, I том.
112. Вакыт чиген күрсәткән саннар сызык аша языла: Г.Исхакый 1878 — 1954 елларда яшәгән.
113. Параграф һәм бүлекләрнең тәртибе саннар белән түбәндәгечә күрсәтелә: §12 — уникенче параграф, IV бүлек — дүртенче бүлек, 15 нче бүлек — унбишенче бүлек.
114. Матур әдәбият әсәрләрендә даталардан башка саннар, кагыйдә буларак, сүз белән языла.
115. Инфинитив фигыльдә кушымча язылышы икеләнү тудырган очракларда күбесенчә -арга/-әргә кушымчасы ялгана.

116. Артыклык дәрәҗәсе ясый торган өр-, чем-, ямь-, кып-, күм- кебек кисәкчәләр сызыкча аша языла.
117. Иң, нәкъ, җете, тома, шыр, үтә, әле, әллә, инде, хәтта, соң кисәкчәләре аерым языла.
118. Һич кисәкчәсе, юклык алмашлыгы ясаганда, сорау алмашлыгына кушылып языла, башка сүзләр янында аерым языла: һичнинди, һич белмәгән.
119. ган/генә, кына/кенә, ук/үк, да/дә, та/тә, ла/лә, ләбаса/лабаса, бит, ич, түгел кисәкчәләре һәрвакыт аерым языла.
120. -мы/-ме, -мыни/-мени, -дыр/-дер, -тыр/-тер, -чы/-че, -сана/-сәнә кисәкчәләре кушылып языла.

 

1.В татарском языке:

    1) всегда мягкие гласные: ә [ ә ], ө [ ө ], ү [ ү ], и [ и ], е [ э ]

мәктәп ( магазин), бүлмә ( комната ), кибет (магазин ), өй ( дом )

    2) всегда твердые гласные: а [ а ], о [ о ], у [ у ], ы [ ы ]

алма ( яблоко ), йорт ( дом ), буран ( метель), кыш ( зима )

 

2.Кая? – Куда?

-га, -гә, -ка, -кә  ( в, на )

    —    Если слово заканчивается на звонкое согласное, добавляем окончание, которое начинается на звонкое согласное. В этом случае –га, -гә:

базар + га = базарга ( на рынок )

шәһәр + гә = шәһәргә ( в город )

  • Если слово заканчивается на глухое согласное, добавляем окончание, которое начинается на глухое согласное. В этом случае –ка, -кә:

җыелыш + ка = җыелышка ( на собрание )

мәктәп + кә = мәктәпкә ( в школу )

  • Если слова заканчиваются на гласные, всегда добавляем окончания, которые начинаются на звонкие согласные. В этом случае –га, -гә:

бакча + га = бакчага( в сад )

киштә + гә = киштәгә( на полку )

          К мягкому слову – мягкое окончание

 

 

          К твердому слову – твердое окончание

 

Мин мәктәпкә барам.

Я в школу иду.

Мин киштәгә китап куйдым.

Я на полку книгу положил.

 

 

  1. 3. Кайда? – Где?

           -да, -дә, -та, -тә

     —    Если слово заканчивается на звонкое согласное, добавляем окончание, которое начинается на звонкое согласное. В этом случае –да, -дә:

Базар + да = базарда( на рынке )

Шәһәр + дә = шәһәрдә( в городе )

  • Если слово заканчивается на глухое согласное, добавляем окончание, которое начинается на глухое согласное. В этом случае –та, -тә:

җыелыш + та = җыелышта ( на собрании )

мәктәп + тә = мәктәптә ( в школе )

  • Если слова заканчиваются на гласные, всегда добавляем окончания, которые начинаются на звонкие согласные. В этом случае –да, -дә:

бакча + да = бакчада( в саду )

киштә + дә = киштәдә( на полке )

          К мягкому слову – мягкое окончание

 

 

          К твердому слову – твердое окончание

 

Мин мәктәптә укыйм.

Я в школе учусь.

Киштәдә китап ята.

На полке книгалежит.

 

4.Кайдан? – Откуда?

   -дан, -дән, -тан, -тән, -нан, -нән

     —    Если слово заканчивается на звонкое согласное, добавляем окончание, которое начинается на звонкое согласное. В этом случае –дан, -дән:

базар + дан = базардан ( с рынка )

шәһәр + дән = шәһәрдән ( из города )

  • Если слово заканчивается на глухое согласное, добавляем окончание, которое начинается на глухое согласное. В этом случае –тан, -тән:

җыелыш + тан = җыелыштан ( с собрании )

мәктәп + тән = мәктәптән ( из школы )

  • Если слова заканчиваются на гласные, всегда добавляем окончания, которые начинаются на звонкие согласные. В этом случае –дан, -дән:

бакча + дан = бакчадан ( из сада )

киштә + дән = киштәдән ( с полки )

  • Если слова заканчиваются на носовые согласные м нңдобавляем окончания –нан, — нән

урман + нан =урманнан ( из леса )

бәйрәм + нән = бәйрәмнән ( с праздника )

 

          К мягкому слову – мягкое окончание

 

 

          К твердому слову – твердое окончание

 

Мин мәктәптәнкиттем.

Я ушел из школы.

Киштәдән китап алдым.

Сполки книгу взял.

Мин бәйрәмнән кайттым.

Я с праздника пришел.

 

5.Ничәнче? – Который по счету? ( порядковое числительное )

      -ынчы, -енче, -нчы, -нче

бишенче — пятый

алтынчы — шестой

икенче — второй

 

  • Если слова заканчиваются на согласные, добавляем окончания, которые начинаются на гласные: -ынчы, -енче:

беренче = беренче( первый )

ун + ынчы = унынчы( десятый )

  • Если слова заканчиваются на гласные, добавляем окончания, которые начинаются на согласные: -нчы, -нче:

алты + нчы = алтынчы( шестой )

җиде + нче = җиденче (седьмой )

Мин икенче сыйныфта укыйм.

Я во втором классе учусь.

Әтием чиратта утыз сигезенче кеше.

Папа в очереди 38ой человек.

 

1-бер, 2-ике, 3-өч, 4-дүрт, 5-биш, 6-алты, 7-җиде, 8-сигез, 9-тугыз, 10-ун, 11-унбер, 12-унике, 13-унөч, 14-ундүрт, 15-унбиш, 16-уналты, 17-унҗиде,18-унсигез, 19-унтугыз, 20-егерме.

30 – утыз

40 – кырык

50 – илле

60 – алтмыш

70 – җитмеш

80 – сиксән

90 – туксан

100 – йөз

1000 – мең ( бер мең )

 

— Числительные от 1 до 20 пишутся слитно.

— Числительные от 21 до 29 пишутся раздельно:

 21 – егермебер,    26 – егермеалты,    29 – егерметугыз

— Числительные от 31 до 39 пишутся раздельно:

32 – утызике,   34 – утыз дүрт,   38 – утыз сигез

И остальные так же: 47 – кырык җиде,   52 – илле ике,   76 – җитмеш алты,   93 – туксан өч.

     101 – йөз бер

123 – йөз егерме өч

216 – ике йөз уналты

3647 – өч мең алты йөз кырык җиде

 

  1. Кемне? Нәрсәне? – Кого? Что?

-ны/-не

Син кемне яратасың? – Ты кого любишь?

Мин әнине яратам. – Я маму люблю.

Мин кышны яратам. – Я зиму люблю.

Если в предложении речь идет конкретно о предмете, надо прибавить окончания –ны/-не. Это Винительный падеж – Төшем килеше ( в татарском языке ) Кемне? Нәрсәне? – Кого? Что? Например: Мин дәфтәрне югалттым. – Я тетрадь потерял. Что потерял? – Нәрсәне югалттың?

Если мы сообщаем о чем-то другом, например, о действии, можем и не использовать эти окончания. Пример: Что ты делаешь? Чем ты занимаешься? – Я книгу читаю ( мин китапукыйм )

 

  1. Вопросительные предложения

Син кая барасың? – Ты куда идешь?

Мин мәктәпкә барам. – Я в школу иду.

 

Предложения мы строим с помощью вопросов. А также вопросы можем заменить на аффиксы –мы/-ме.

В вышеприведенном предложении мы спрашиваем куда он идет. В этом случае мы поставили сам вопрос. А если мы захотим узнать в школу ли именно он идет, вопрос заменяем нааффиксы:

Синмәктәпкә барасыңмы? – Ты в школу идешьли?

Әйе, мин мәктәпкә барам. – Да, я в школу иду.

 

8.Окончания множественного числа.

    -лар,  -ләр, -нар, -нәр

—    Если слова заканчиваются на носовые согласные м , н , ң, всегда добавляются окончания множественного числа –нар,  -нәр:

урман ( лес ) + нар = урманнар ( леса )

кием ( одежда ) + нәр = киемнәр ( одежды )

куян ( заяц ) + нар = куяннар ( зайцы )

бәйрәм ( праздник ) + нәр = бәйрәмнәр ( праздники )

 

  • В остальных случаях всегда -лар, -ләр:

китап ( книга ) + лар = китаплар ( книги )

дәфтәр ( тетрадь ) + ләр = дәфтәрләр ( тетради )

парта ( парта ) + лар = парталар ( парты )

киштә ( полка ) + ләр = киштәләр ( полки )

 

Имена существительные в сочетании с именами числительными в татарском языке  употребляются в единственном числе:

Китаплар – книги

Семь книг – җиде китап           

җиде китаплар – ошибка!!!

 

 

  1. Глагол – Фигыль

Нишли? – Что делает? ( Настоящее время– обозначает действие, совпадающее с моментом речи )

-а, -ә, -ый, -и

Нишли?Что делает?
Яза

 

Укый

Утыра

Ашый

Эчә

Пишет

 

Читает

Сидит

Кушает

Пьет

 

Марат китап укый. – Марат книгу читает.

Алинә чәй эчә. – Алина чай пьет.

Нишләде? – Что сделал? ( Прошедшее время )

-ды, -де, -ты, -те

Нишләде?Что сделал?
Язды

 

Укыды

Утырды

Ашады

Эчте

Написал

 

Читал

Сидел

Кушал

Пил

 

  • Если слова заканчиваются на звонкие согласные, добавляем окончания, которые начинаются на звонкие согласные: -ды, -де
  • Если слова заканчиваются на гласные,добавляем окончания, которые начинаются на звонкие согласные: -ды, -де

Язды – написал

Укыды – прочитал

Килде – пришел

Эшләде– работал

  • Если слова заканчиваются на глухие согласные,добавляем окончания, которые начинаются на глухие согласные: -ты, -те

Качты – спрятался

Эчте – выпил

Ачты – открыл

Кайтты — пришел

 

Когда добавляем окончание к главному слову, глагол должен быть в начальной форме, который будет отвечать на вопрос нишлә? – что делай?( повелевает, принуждает)

Нишлә?

Укы – читай!  Укыды — прочитал

Яз – пиши!  Язды — написал

Утыр – сиди!   Утырды — сидел

Җырла – пой!   Җырлады – спел

 

Есть отрицательная форма : аффиксы –ма, —мә

Укы ( читай ) + ма = укыма ( не читай )

Кер ( заходи ) + мә = кермә ( не заходи  )

Аффиксы отрицательной формы всегда добавляем после главного слова, потом только добавляются остальные окончания.

Укы + ма + ды = укымады(не прочитал )

Кер + мә + де = кермәде( не зашел )

Мин – я

Син – ты

Ул – он

Без – мы

Сез – вы

Алар  — они

 

Когда глаголы спрягаются по лицам, берут определенные окончания. Их надо запомнить!!!

глаголы в настоящем времени.

Мин укыйм – я читаю

Мин    укыйм        я читаю

Син     укыйсың    ты читаешь

Ул        укый­__       он читает

Без       укыйбыз мы читаем

Сез       укыйсызвы читаете

Алар    укыйларони читают

Мин сөйлим – я рассказываю.

Мин     сөйлим          я рассказываю

Син      сөйлисең      ты рассказываешь

Ул         сөйли___      он рассказывает

Без        сөйлибез      мы рассказываем

Сез        сөйлисез      вы рассказываете

Алар     сөйлиләр     они рассказывают

 

Глаголы в прошедшем времени

Мин сөйләдем – Я рассказал.

Мин     сөйләдем         я рассказал

Син      сөйләдең         ты рассказал

Ул         сөйләде___     он рассказал

Без        сөйләдек         мы рассказали

Сез        сөйләдегез      вы рассказали

Алар     сөйләделәр     они рассказали

Мин укыдым – я прочитал

Мин      укыдым         я прочитал

Син       укыдың         ты прочитал

Ул         укыдыон прочитал

Без         укыдык        мы прочитали

Сез        укыдыгыз      вы прочитали

Алар      укыдылар     они прочитали

10.Соң – после

 

-дан, -дән, -тан, -тән, -нан, -нән + соң

 

Җәйдән соң – после лета

Кыштан соң – после зимы

 

В татарском языке находятся после главного слова, а в русском – до!

Кадәр — до

-га, -гә, -ка, -кә + кадәр

 

Җәйгә кадәр – до лета

Кышка кадәр – до зимы

 

  • Если слово заканчивается на звонкое согласное, добавляем окончание, которое начинается на звонкое согласное.
  • Если слово заканчивается на глухое согласное, добавляем окончание, которое начинается на глухое согласное.
  • Если слова заканчиваются на гласные, всегда добавляем окончания, которые начинаются на звонкие согласные.

 

Язга кадәр – до весны

Мәктәпкә кадәр – до школы

 

Яздан соң – после весны

Мәктәптән соң – после школы

 

11.Категория принадлежности имен существительных

Принадлежность ( тартым ) – это специфическая категория имен существительных в татарском языке.

 

Склонение имен существительных по принадлежности.

Минем – мой, моя, мое

Синең – твой, твоя, твое

Аның – его

Безнең – наш

Сезнең – ваш

Аларның – их

 

Слова, оканчивающиесяна согласные, берут себе следующие аффиксы:

Минем           кулым   ( моя рука )дәфтәрем  ( моя тетрадь )

Синең            кулың                                дәфтәрең

Аның              кулы                                 дәфтәре

Безнең            кулыбыз                           дәфтәребез

Сезнең            кулыгыз                           дәфтәрегез

Аларның         куллары                          дәфтәрләре

 

Минем дәфтәрем бик матур.

Моя тетрадь очень красивая.

 

Синең кулың пычрак.

Твоя рука грязная.

 

Слова, оканчивающиеся на гласные, берут себе следующие аффиксы:

Минем            тәрәзәм                    апам

Синең             тәрәзәң                     апаң

Аның              тәрәзәсе                    апасы

Безнең            тәрәзәбез                  апабыз

Сезнең            тәрәзәгез                  апагыз

Аларның         тәрәзәләре               апалары

 

Аның апасы мәктәптә эшли.

Её сестра в школе работает.

 

 

!!!Существительные әти, әни, әби, бабайимеют специфичные аффиксы принадлежности:

Минем            әтием            әнием           әбием             бабам

Синең             әтиең            әниең            әбиең              бабаң

Аның              әтисе             әнисе            әбисе              бабасы

Безнең            әтиебез          әниебез        әбиебез          бабабыз

Сезнең            әтиегез          әниегез         әбиегез          бабагыз

Аларның         әтиләре         әниләре        әбиләре         бабалары

 

Безнең әбиебез балалар бакчасында эшли.

Наша бабушка в садике работает.

 

Слова, оканчивающиеся на глухие согласные п, к , чередуются со звонкими согласными б, г.китап, күлмәк

Минем             китабым            күлмәгем

Синең              китабың             күлмәгең

Аның               китабың             күлмәгең

Безнең             китабыбыз         күлмәгебез

Сезнең             китабыгыз         күлмәгегез

Аларның         китаплары          күлмәкләре

3 лицо мн.числа не меняется.

 

Категория  принадлежности может выражаться и аффиксами –ныкы/-неке ( прибавляются к слову, обозначающему обладателя предмета )

дәфтәр укучыныкы – тетрадь ученика

кемнеке? – чей? чья? чьё?

 

Проверьте  себя

1 вариант.

  1. Найдите правильный ответ.

     1.Ул Казан…  кайта.

а) –дан      б) –тан     в) — нан

  1. Алар Самара… кайталар.

а)-дан    б) –дән    в) –нан

  1. Без Мәскәү… кайтабыз.

а) –дан    б)-дән   в) –нән

  1. Мин Пермь… кайтам.

А) –нан    б) –нән    в) –тән

  1. Бу кеше Саратов… кайта.

А) –тан    б) –дан    в) –тән

  1. Бу егет Яр Чаллы… кайта.

А) –дән    б) –нан    в) –дан

  1. Бу апа Бөгелмә… кайта.

А) –дан    б) –тан    в)-дән

  1. Бу кеше Америка… кайта.

А) –дән    б) –дан    в) –нан

 

  1. II. Найдите правильный перевод.

     1.Без

А) они    б) я    в) мы

  1. сәлам

А) здравствуй    б) привет    в) доброе утро

  1. Хәерле кич

А) доброе утро    б) добрый день    в) добрый вечер

  1. кешеләр

А) дамы    б) мальчики    в) люди

  1. укый

А) читает    б) пишет    в) играет

  1. уйный

А) читает    б) пишет    в) играет

  1. Мин барам.

А) ты идешь    б) я иду    в) он идет

  1. Киңурам

А) большая улица    б) широкая улица    б) узкая улица

 

 

 

2 вариант

  1. Найдите правильный ответ.

     1.Без кыш көне урман…  барабыз.

а) –нә    б) –кә    в) –га

  1. Урманда без җиләк җыя… .

А) –сыз    б) –сың    в) –быз

  1. Балалар елга… су коеналар.

А) –ка    б) –та    в) –да

  1. Төлке урманда яш… .

А) –а    б) –ә    в) –и

  1. Аю кышын йокл… .

А) –а    б) –ый    в) –и

  1. Без авыл… китәбез.

А) –га    б) –кә    в) –гә

  1. Мин урман… бик яратам.

А) –не    б) –нан    в) –ны

  1. Апам авыл… китте.

А) –га    б) –гә    в) –ны

  1. II. Найдите правильный перевод.

     1.Сакларга

А) работать    б) охранять    в) кататься

  1. урманнан

А) из леса    б) в лес    в) в лесу

  1. җыярга

А) собирать    б) пилить    в) охранять

  1. йөрергә

А) плавать    б) ходить   в)кататься

  1. җиләк

А)грибы    б) ягоды    в) деревья

  1. төлке

А) заяц    б) медведь    в) лиса

  3 вариант.

  1. Найдите правильный ответ.

1.Дустым Казан шәһәре…  бара.

А) –нә    б)-на    в)-гә

  1. Җәен без авылда ял итә… .

А) –быз    б) –сың    в) –без

  1. Бу әби авыл… яши.

А) –да    б) –дә    в) –га

  1. Мин туган авылым… бик яратам.

А) –не    б) –нан    в) –ны

  1. Урамда машина… йөри.

А) -ләр    б) –лар    в) –нар

  1. Тиен… урманда яшиләр.

А) –нар    б) –ләр    в) –нәр

  1. Әбием кибет… кайтты.

А) –тан    б) –тән    в) –дән

  1. Әти өйгә кайт… .

А) –ды    б) –ты    в) –те

  1. Найдите правильный перевод.
  2. Кайтырга

А) поехать    б) возвращаться    в) делать

  1. Авылда

А) из деревни    б) деревня    в) в деревне

  1. Һәйкәл

А) здание    б) площадь    в) памятник

  1. Бакча

А) сад    б) школа    в) дом культуры

  1. Китәргә

А) уехать    б) выйти    в) войти

  1. Шәһәр

А) город    б) село    в) поселок

 

Правильные ответы!

 

              1 вариант            2 вариант            3 вариант
 IIIIIIIII
1ВВВБАБ
2АБВАВВ
3БВВААВ
4БВВБВА
5ААБББА
6ВВАВВА
7ВБВ Б 
8ББА Б

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

11 нче сыйныф

Башкару вакыты- 120 мин. Максималь балл- 52

  1. В каком предложении допущена орфографическая ошибка?
  1. Энемнең хыялы – җырларга өйрәнү.
  2. Түбән Кама – химиклар шәһәре.
  3. Казан – элек-электән мәдәният һәм сәнгать үзәге.
  4. Алабуга – иң борынгы шәһәрләребезнен берсе.
  1. Выберите и вместо многоточия ставьте фразеологизм.

Бу мәсьәләгә ... ярамый.

  1. телеңне йотарга
  2. йөз чөерергә
  3. баш әйләнергә
  4. күз йомарга
  1. В каком ряду слова образованы только при помощи словообразующих

аффиксов?

  1. саранлык, сипкеч, эшемдә
  2. элгеч, юлчы, каләмдәш
  3. әдәпле, баскыч, күршедә
  4. каенда, җиләклек, халык
  1. Выбери подходящее по смыслу прилагательное.

... туган

  1. иске
  2. биек
  3. тар
  4. укымышлы
  1. Найди грамматический правильное продолжение предложения.

Яңгыр ява, ... .

  1. ләкин без бернәрсә белмибез.
  2. шунда кичә башланды.
  3. шул вакытта кыш та җитте.
  4. шулай да без юлга чыктык.
  1. Какой частью речи выражено выделенное сказуемое в следующем предложении?

Сабан туе – шатлыклы һәм күңеллебәйрәм.

  1. сыйфат
  2. исем
  3. рәвеш
  4. сыйфат фигыль
  1. Вместо многоточия вставьте подходящее падежное окончание.
  1. эш... дәвам итәргә
  2. эш... ярдәм итәргә
  3. эш... игътибар итәргә
  4. эш... кайтып китәргә
  1. В какой последовательности нужно расставить предложения, чтобы получился текст?

А) Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим.

Ә) Һәркем сәламәт булу өчен тырышырга тиеш.

Б) Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш.

В) Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта яхшы тукланырга кирәк.

1) Ә, В, Б, А

2) В, Ә, Б, А

3) Ә, В, А, Б

4) В, Ә, А, Б

9. В какой последовательности необходимо поставить выражения, чтобы получилось предложение?

А) әдәби әсәрләр генә түгел

Ә) күп гасырлар буена

Б) төрле фәннәр буенча да китаплар язылган

В) татар телендә

1) Ә, В, Б, А

2) В, Ә, Б, А

3) Ә, В, А, Б

4) В, Ә, А, Б

10. Составь рассказ из 12-15 предложений по теме “Безнең гаиләбездә һөнәрләр”



Предварительный просмотр:

Рус телле балалар өчен татар теле  һәм әдәбиятыннан  

  1. нчы сыйныф

Шифр:

Гомуми балл:

    

Биремнәр

1

2

3

4

5

6

7

Баллар

  1. Кирәкле кушымчаларны өстәп языгыз (10 балл).

       Кыш килде һәм урамнар....... ак юрган җәйде. Рәшитнең әнисе........ эш артты. Ул тротуар чистартырга урамга чыкты.  Рәшит тә үзе кебек кечкенә көрәк алды да кар көри башлады. Көрәге аның фанердан эшләнгән – җиңел.

        Тротуар......... кешеләр йөреп тора, берәүләр – бу якка, икенчеләре теге якка баралар. Барысы да ашыгалар, кайберләре хәтта көрәк........... дә басып узалар. Баштарак Рәшит алар.......... игътибар итмәде, эшендә булды.  Менә бервакыт Рәшит көрәге........ күтәрә алмады. Караса, бер бабай көрәге.......... баскан.  Ул уйлап тормыйча: “Йөрмәгез әле эш вакыты......... аяк астында чуалып!” – дип кычкырып җибәрде.  Бабай бер генә сүз әйтте: “Ай-һай!”  Әйтте дә китеп тә барды. Эш беткәч тә, ул сүз Рәшит........ колак төбендә яңгырап торды.  “Әни, нәрсә дигән сүз ул “ай-һай?” – дип сорады. Әнисе уйлап торды да болай диде: “Ай-һай”мы? Син, малай, эш яратасың икән - әйбәт! Әниеңә булушуың да матур! Тик олылар.......... тупас сүз әйтү әйбәт түгел дигән сүз ул “ай-һай”. (Абдулла Әхмәттән).

     2. Сорауларга җавап бирегез (5 балл).

1) Сез кайсы фәннәрдән имтихан бирәчәксез?

2) Иң якын дустыгыз кем, ул нәрсәләр белән кызыксына?

     

3) Яраткан язучыгыз кем, аның иҗаты сезгә ни өчен ошый?

4) Музыка кешеләрнең күңелләрендә нинди хисләр уята?

5) Танылган шәхесләрдән сезнең кем белән очрашасагыз килә һәм ни өчен?

3. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаны языгыз  (20 балл, ягъни һәр реплика өчен 2 балл куела).

1. Попроси у друга (подруги)  русско-татарский словарь.

2. Поздравь маму с днём рождения и пожелай ей здоровья и счастья.

3. Скажи, какие языки ты изучаешь в школе.

4. Уточни у брата, во сколько он вернётся с работы.

5. Поинтересуйся у бабушки, что она готовит.

6. Спроси у одноклассника, какие  исторические места Казани он посетил.

7. У твоего друга сегодня день рождения. Узнай, кого он пригласил.

8. Спроси у прохожего, во сколько прибывает поезд из Москвы.

9. Попроси одноклассника закрыть дверь.

10. Скажи, что в вашей гимназии работают прекрасные учителя.

4. Кирәкле сүзләрне өстәп, диалогны тулыландырыгыз (5 балл).

- Син бу ................................. кайдан ....................?

- Мәктәп китапханәсеннән.

- Кайчан?

-  .......................................

- Тагын ............................ алдың?

- .........................................

5. Туры килгән сүзләрне өстәп языгыз (5 балл).

……………. галим,   ……………… шагыйрь, ……………….. рәссам, ……………  җырчы,  …………….. шәхес.     

6. Сораулар языгыз (5 балл).

……………………………………………….?  Унынчы ярты.

………………………………………………..?  Бу минем сүзлегем.

…………………………………………………? Бүген шимбә.

………………………………………………….? Хәзер көз.

…………………………………………………..? Мин өч тел өйрәнәм.

7. Җәйге ялыгыз турында сөйләп, дустыгызга хат языгыз (10-12 җөмлә). (5/5 балл).

Рус телле балалар өчен татар теле  һәм әдәбиятыннан

 10 нчы сыйныф

Шифр:

Гомуми балл:   

   

Биремнәр

1

2

3

4

5

6

7

Баллар

1. Кирәкле кушымчаларны өстәп  языгыз (10 балл).

       Беркөнне әни миңа: “Кызым Гөлгенә, киен әйдә, әбиләре........ кунакка барабыз”, - диде. Мин бик шатландым. Шатлыгым……….. җырлый да башладым: “Барабыз, барабыз, әбиләр……….. кунакка!”  

      Әбиләр без……… еракта торалар. Безнең капка…….   чыгасың – бер, Маратлар капкасы – ике, Хәлимнәрнеке – өч.  Ә аннан соң бик күп капкалар бар. Безнең урам белән туп-туры барасың, барасың да сул………. борыласың.  Аларның йорты каршында гына трамвай туктый. Бик билгеле урын………… безнең әбиләр йорты. Әбиләр……….  өе бик зур. Алар бишенче кат……….. торалар.  Без баскычлар буйлап бишенче кат.......... менәбез (Абдулла Алиштан).

2. Мәскәүдән кунакка килгән татар кызы белән сөйләшү үткәрү өчен, 5  сорау төзеп языгыз (5 балл).

1) .....................................................................................................................................?

2) .....................................................................................................................................?

3) ......................................................................................................................................?

4) ......................................................................................................................................?

5) ......................................................................................................................................?

3. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаны языгыз (20 балл, ягъни һәр реплика өчен 2 балл куела).

1. Поинтересуйтесь у друга, в каких городах он побывал.

2. Спроси у сестры, что она будет делать в воскресенье.

3. Уточни у знакомого, говорит ли он  по-татарски.

4. Объясни учителю, почему ты опоздал на урок.

5. Посоветуй другу (подруге) пойти в Национальный музей Республики Татарстан.

6. Скажи гостям, что ты побывал в театре оперы и балета и посмотрел балет “Шурале”.

7. Сообщи друзьям, что ты нашёл в Интернете интересную статью про национальные праздники.

8. Поздравь родителей с Новым годом и пожелай им здоровья, радости и счастья.

9. Уточни у одноклассника, какое стихотворение Габдуллы Тукая нужно выучить.

10. Посоветуй другу (подруге) посмотреть фильм, так как в нём играют его любимые  актёры.

4. Җөмләләрне дәвам итеп языгыз (5 балл).

1) Башкаланың тарихи урыннары белән танышкач, ...................................................................................................................................

2)   Көз җитсә  дә, ...............................................................................................

............................................................................................................................

  1. Ял итәргә барсак, ....................................................................................

.............................................................................................................................

  1. Татар шагыйрьләре турында белү өчен, ........................................................................................................................................

................................................................................................................................

  1. Һәр спортчының иң зур хыялы - .............................................................................................................................................

  1. Сораулар языгыз. (5 балл).

………………………………………………?  Бу егет Төмәннән.

………………………………………………? Тарих белән кызыксынам.

………………………………………………?  Сигезенче гимназиядә укыйбыз.

……………………………………………….?  Сәгать тугызда.

………………………………………………..? Йөз икенче йортта яшиләр.  

  1. Табышмакларның җавапларын табып языгыз (5 балл).

Җавап:

  1. Җәен -соры, кышын –ак, аңа шулай яхшырак.
  2. Кешенең дусты, йортның сакчысы.
  3. Җәйнең буе бал җыя, кышның буе хәл җыя.
  4. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат.
  5. Үлән ашый, май ташый.

А) эт

Ә) суган

Б) сыер

В) бал корты

Г) куян  

7. Иң зур хыялларыгыз турында языгыз (12-13 җөмлә). (5/5 балл).

     

Искәрмә: укучылар биремнәрне шушы кәгазь битендә үк эшлиләр, кабат күчереп язмыйлар.

Рус телле балалар өчен татар теле  һәм әдәбиятыннан

  1. нче сыйныф

Шифр:

Гомуми балл:

    

Биремнәр

1

2

3

4

5

6

7

Баллар

1. Кирәкле кушымчаларны өстәп языгыз. (10 балл).

       Сез минем әбием........... беләсезме? Юк, белмисез. Дөнья……. әбиләр күп, ләкин минем әбием шикелле әби бер генә кебек тоела миңа.

        Минем әбиемнең  кулларыннан узган эшләр……… тау итеп өйсәң, ул тау болыт………  җитәр иде; юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде.  Шушы куллары белән минем әбием ничә бала үстергән.  Алар………. киендергән, туйдырган, иркәләгән.

         Хәзер инде әбием………. куллары җыерчыкланган. Шулай булса да, әбием башым……. сыйпаганда, ул куллар иң йомшак, иң җылы булып тоелалар. Әгәр дә: “Дөнья........... кем кулы иң матур, кем кулы иң йомшак?” – дип сорасалар, мин әбием........... шул кечкенә куллары............ күрсәтер идем.            

(Нәби  Дәүлидән)

2. Җөмләләрне дәвам итеп языгыз (5 балл).

  1. Кунаклар килгәнче, .................................................................................... ............................................................................................................................................
  2. Дусларың күп булса,  ..............................................................................

.......................................................................................................................

  1. Очрашу башлангач,  .................................................................................

..............................................................................................................................

  1. Казанда Универсиада үткәрү өчен, ............................................................................................................................................

..................................................................................................................................

  1. Салкын булу сәбәпле, .................................................................................. ...................................................................................................................................

Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз (20 балл, ягъни һәр реплика өчен 2 балл куела).

  1. Спроси друга, нравится ли ему их новая квартира.

  1. Познакомь подругу с новым одноклассником.

  1. Посоветуй друзьям сесть в метро, чтобы быстрее доехать до центра города.

  1. Скажи брату, что тебе нужно найти информацию об истории Казанского университета.

  1. Поблагодари учителя татарского  языка за интересные уроки.

  1. Позвони маме и сообщи, что ты доехала в Москву.

  1. Пригласи друга посетить новогоднее представление, которое пройдет в зимние каникулы.

  1. Как ты скажешь о том, что тебе нравится современная музыка.

  1. Скажи бабушке, что ты её очень любишь.

  1. Попроси у нового знакомого его электронный адрес, чтобы общаться с ним  по Интернету.

  1. Кирәкле сүзләрне өстәп, диалогны тулыландырыгыз (5 балл).

- Дәресләрең сәгать ничәдә ……………………..?

- .................................

- ……………… бетә?

- Икенче ун ......................

- Ничә …………. була?

-  Биш.

5. “Татар җыры” фестивале лауреаты  белән сөйләшү үткәрү өчен, 5  сорау төзеп языгыз (5 балл).

1) .....................................................................................................................................?

2) .....................................................................................................................................?

3) ......................................................................................................................................?

4) ......................................................................................................................................?

5) ......................................................................................................................................?

 

6. Фразеологизмнарны туры китереп языгыз (5 балл).

Җавап:

  1. башы иләк кебек
  2. башы яшь

    3) башы белән җавап бирү

    4) башы күккә тию

    5) баш вату

А) нос не дорос

Ә) прыгать от радости

Б) ломать голову

В) отвечать головой

Г) дырявая голова

7. Яшьләр газетасына мәктәп тормышы турында мәкалә языгыз (14-15 җөмлә). (5/5балл).

        

Рус телле укучылар өчен

1 нче өлеш

А1 [г] авазы булган сүзне табыгыз:

1) гомер

2) унтугыз

3) игътибар

4) гүзәл

А2 Җөмләләрнең кайсыларында нокталар урынына җ хәрефе языла?

А) Авылыбыз ямь-яшел бак...аларга күмелгән.

Ә) Әбиемнең ...ебиләре сап-сары.

Б) Соңгы елларда яшьләр и...тимагый тормышта актив катнашалар.

В) Бу сүзләрне тәр...емә итеп язарга кирәк.

1) Ә,В

2) А,Ә

3) А,Б

4) Б,В

АЗ Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла?

1) Бөг...лмә, Арч..., Тәт...ш; 2) Чиста..., Питр...ч, Бу...; 3) Осл...н, Биект...у, М...мадыш; 4) Әлм...т, Алаб...га, Әлк...

А4 Хаталы сүзне табыгыз:

1) рәсем

2)кисәкчә

3)түгәрәк

4)сәяһәт

А5 Орфографик хаталы җөмләне табыгыз:

1) Әңгәмәдәшегезгә һәрвакыт игътибарлы булыгыз.

2) Без атнаны ике тапкыр дустым белән бию түгәрәгенә йорибез.

3) Билгеле булганча, ел саен башкалабызда халыкара фестивальләр үткәрелә.

4) Иртәнге сәгать алтыда алар мәктәп янында җыелдылар.

А6 Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне табыгыз:

1) көндезге

2) җәйге

3) кышкы

4) кичке

А7 Тезмә сүзне табыгыз:

1) әфлисун

2) беренчелек

3) ат чабышы

4) тамашачы

А8 Кушма сүзне табыгыз:

1) исәп-хисап

2) кулъяулык

3) тәрбияче

4) язу өстәле

А9 Иярченле кушма җөмләне табыгыз:

1) Кешеләр судан башка яши алмыйлар.

2) Сөембикә манарасы - шәһәребезнең горурлыгы.

3) Кемдер миңа шалтыраткан, әмма әнием аның исемен сорамаган.

4) Укытучы әкрен генә әйтсә дә, ул сүзләрне язарга өлгермәде.

А10 Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:
Любить искренне

1) ихлас яратырга

2) кешеләрне яратырга

3) чынлап ярат

4) яраткан кешем

А11 Кайсы җөмләдәге сүзгә -нан кушымчасы ялгана?

1) Җәен укучылар мәктәп бакчасы... эшләделәр.

2) Без шушы йорт... яшибез.

3) Мин алман дусларым... хат алдым.

4) Иртән мин укырга китәм, ә әнием эш... бара.

А12 Кайсы раслау дөрес түгел?

1) Әниемә сүзендә 6 аваз бар.

2) Кызыграк сүзендә 8 аваз бар.

3) Дәвам итегез сүзендә 11 аваз бар.

4) Кайдан сүзендә 6 аваз бар.

Җөмләләрне укыгыз һәм А13 - А16 биремнәрен үтәгез.

А. Аның исеме - Антонина Павловна.

Ә. Мин әбиемне яратам.

Б. Минем әбием бар.

В. Хәзер ул пенсиядә, ә элек мәктәптә математика укытучысы булып эшләгән.

А13 Текст булсын өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?

1) Ә,Б,А,В

2) Б, А, Ә, В

3) В, А, Ә, Б

4) В, Б, Ә, А

А14 Кайсы җөмләдәге сүз "работала" дип тәрҗемә ителә?

1) В

2) А

3) Б

4) Ә

А15 Кайсы җөмләдә бәйлек сүз бар?

1) В

2) А

3) Ә

4) Б

А16 Кайсы җөмләдә төшем килешендәге сүз бар?

1) Ә

2) В

3) А

4) Б

А17 Сүзтезмәнең тәрҗемәсен табыгыз:

Помогать взрослым -

1) соң кайтырга

2) иртә торырга

3) тырышып эшләргә

4) өлкәннәргә булышырга

А18 Кайсы сүздә басым дөрес куелмаган?

1) болытлар (3 нче ижек)

2) елгада (3 нче иҗек)

3) күрегез (2 нче иҗек)

4) бишенче (3 нче иҗек

)

А19 Җөмләнең ахырын табыгыз:

Язын елгаларда ...

1) боз каплый.

2) боз кузгала.

3) кошлар кайталар.

4) беренче чәчәкләр күренә.

А20 Кайсы җөмләдө сызык (-) куела?

1) Көн җилсез () ләкин салкын.

2) Иң зур теләгем () югары уку йортына укырга керү.

3) Билгеле () һәр укучы тырышып укырга тиеш.

4) Бу китапны сораучылар күп () шуңа күрә озак тотмагыз.

А21 Кайсы җөмләдә нокталар урынына кубәләкләр сүзен кулланырга кирәк?

1) Кешеләр ... белән көрәшәләр.

2) Көзен бакчаларда, кырларда мул ... җыеп алалар.

3) Язгы ... күңелле үткәрдек.

4) Җәйге чәчәкләр арасында ... оча.

А22 Кайсы җөмләдә өтер (,) куела?

1) Булат () сыйныфыбызда иң алдынгы укучыларның берсе.

2) Мин шатлыгымнан () көлеп җибәрдем.

3) Салкынга карамастан () без урманга чаңгы шуарга бардык.

4) Поезд килгәнне () мин күрмәдем.

А23 Җөмләнең башын табыгыз:

...якты йолдызларын һәркем белә.

1) Казан каласыннан

2) Татар мәдәниятенең

3) Казанның мәйданы

4) Татарстанның халкы

А24 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

Когда она будет готовиться к экзамену?

1) Ул имтиханга кайчан әзерләнгән?

2) Ул имтиханга әзерләнерме?

3) Ул имтиханга кайчан да булса әзерләнәчәкме?

4) Ул имтиханга кайчан әзерләнәчәк?

А25 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

Дустым барлык сорауларга да дөрес җавап бирде.

1) Мой друг ответил правильно на все вопросы.

2) Друг ответил на все мои вопросы.

3) Я ответил правильно на все вопросы друга.

4) Мы с другом ответили правильно на вопросы.

А26 Кайсы җөмләдә ике нокта (Улыбка куела?

1) "Татарлар" тапшыруын карагач () үзем өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдым.

2) Эш шунда () бу кеше белән очрашырга туры килмәде.

3) Чит телләрне өйрәнү авыр () ләкин бик мөһим.

4) Без килгәнче () ул киткән иде.

А27 Сүзнең антонимын табыгыз:

сабыр –

1) түземсез

2) саран

3) кыю

4) куркак

А28 Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

Телдән телгә -

1) держать язык за зубами

2) из уст в уста

3) быть на устах

4) язык заплетается

Текстны укыгыз һәм А29 – А31; В1 – В8; С биремнәрен эшләгез.

(1) Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. (2) Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. (3) Өйдә тәмле аш исе аңкый. (4) Синең киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. (5) Сиңа рәхәт-рәхәт.

(6) Син шул вакытта үзең дә сизмәстән "әни" дип әйтәсең. (7) Нигә? (8) Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына, һәм ул менә хәзер "әни" дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. (9) Ананың йөзе елмайды, күзләре ялтырап китте. (10) Нигә? (11) Чөнки "әни" дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. (12) Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. (13) Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын котлады.

(14) Әни. (15) Нинди зур сүз бу!

(16) Кеше үз гомерендә шул сүзне ничә тапкыр әйтә икән? (17) Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. (18) Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. (19) Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. (20) Әйе, күрә. (21) Чөнки "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. (22) Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә, (23) Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
(Нәби Дәүлидән)

А29

Текстта сүз нәрсә турында бара?

1) кешенең йөрәге

2) әниләрнең шәфкатьлелеге

3) туганнарның күплеге

4) балаларның уеннары

А30

Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?

1) Әни өйдә булганда, һәрвакыт рәхәт.

2) Һәр бала үз гомерендә әни дип күпме тапкырлар эндәшә.

3) "Әни" сүзе кешенең йөрәгендә туа.

4) Иртән йокыдан уянгач, бала башта "нигә" сүзен әйтә

2 нче өлеш

В1 - ВЗ биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

В1 9 нчы җөмләдән тартымлы исемнәрне табып языгыз.

В2 11 нче җөмләдән чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатны табып языгыз.

В3 13 нче җөмләдән бәйлекне табып языгыз.

В4 - В8 биремнәренә җавапларны саннар белән языгыз.

В4 2 нче абзацтан теркәгечле тезмә кушма җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В5 2 нче абзацтан теркәгечсез тезмә кушма җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В6 3 нче абзацтан атау җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В7 3 нче абзацтан тойгылы жөмләне табыгыз һом санын языгыз.

В8 4 нче абзацтан күрсәтү алмашлыклары булган җөмләләрне табыгыз һәм саннарын арта бару тәртибендә языгыз.

3 нче өлеш

С1 Укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, сочинение языгыз. Текстта сүз нинди проблемалар турында бара? Авторның аларга мөнәсәбәте нинди? Фикерләрегезне дәлилләгез.