Татар төркемнәрендәге укучылар белән олимпиадага әзерлек

Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

Рус мәктәпләрендәге татар төркемнәрендә укучылар белән олимпиадага әзерлек

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рус  телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары (татар төркеме) өчен татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

  1. Текстны укыгыз. Татарчага тәрҗемә итегез. (Һәр җөмлә өчен 1 балл куела.)

Весенние дела

        Говорят три дела есть у весны. Тьму зимнюю одолеть – с этим март справляется. Снег согнать, землю разбудить и отогреть – это дело апреля. Тридцать дней апрель землю греет, из ручьев водой отпаивает. Третий долг – теплую землю всю в зелень убрать  - достается маю. Как говорится: ”Май лес наряжает, лето в гости ожидает”. Дни совсем теплые. Молодой нежной листвой оделись деревья.

        Светится листва на солнце и зеленоватой дымкой окружает березы и тополя. А в народе говорят: “Пора пахать, когда лес одевается”.

        Цветень, травень – так называют май в народе.

(Н.Михайлова.)

        Цветень – то же, что пыльца – серкә (чәчәктә)

Травень, травенеть – зарастать травой

        II. Текстта әйтелгән фикерне язгы эш-мәшәкатьләр, табигатьтәге үзгәрешләр турында үзегез төзегән 3-5 җөмлә белән дәвам итегез. (Һәр җөмлә өчен 1 балл куела.)

        III. Текстны игътибар белән укыгыз.

Казан – Татарстанның башкаласы

1) - Казанга җитәбез, - диде Зиннур дустына.

2) Булат моны үзе дә күрә иде.

3) Алар каршысына исәпсез-хисапсыз йортлары, биек-биек манаралары, завод морҗалары һәм яшел бакчалары белән зур бер шәһәр калкып чыкты. 4) Әйтерсең, диңгез эченә кереп торган ярымутрау инде. 5)  Хәтта самолетта утырган көе дә диңгезнең дымлы сулышы сизелә кебек. 6) Ай-яй, җәелеп тә караган Идел!

7) Самолет шәһәр өстеннән бер әйләнеш ясады. 8) Шул арада Булат белән Зиннур Казан Кремлен күздән үткәрделәр. 9) Иң биек урынга салынган Кремль югарыдан караганда да шәһәрдән калкурак булып күренә. 10) Ап-ак Спас башнясы, кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы, сарайлар, яшел бакчалар – барысы да таш койма белән уратып алынган.

11) Әйе, Казан иде бу. 12) Безнең республикабызның башкаласы иде.

13) Бу иртәнге сәгатьләрдә аның портына зур пароходлар килеп туктый, аэропортыннан көмеш канатлы кошлар күккә күтәрелә, тимер юл станциясеннән поездлар юлга чыга иде.

(Гариф Ахунов буенча.)

IV. Укылган текст буенча җаваплар языгыз. (Һәр дөрес сүз яки сүзтезмә өчен 1 балл куела.)

  1. 2, 5, 13 нче җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне языгыз.

        Җавап: ......

  1. 9 нчы җөмләдән әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләрне языгыз.

        Җавап: .........

  1. Тексттагы алынма сүзләрне языгыз.

        Җавап: .........

  1. Тексттан ясалма сүзләрне табып языгыз.

        Җавап: .........

  1. Сыйфат дәрәҗәләренә мисаллар языгыз.

        Җавап: ..........

        6. Басымы сүз ахырына төшми торган сүзләрне языгыз.

        Җавап: ...........

        7. 4, 5, 7 нче җөмләләрдән бәйлек сүзләрне табып языгыз.

        Җавап: ...........

        8. 11, 12, 13 нче җөмләләрдән тамыр+ясагыч кушымча+ясагыч кушымча схемасына туры килгән сүзне языгыз.

        Җавап: ...........

        9. 3, 4, 5 нче җөмләләрдән сыйфатларны язып алыгыз.

        Җавап: ............

        10. Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куелган җөмләнең номерын языгыз.

        Җавап: ................

        V. Әти-әниләрегез, абый-апаларыгыз, дәү әти-дәү әниләрегез Сезгә яратып эндәшкәндә кулланыла торган сүзләрне языгыз. (Һәр дөрес сүз өчен 1 балл куела.)

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен

 татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре

9 нчы сыйныф

  1. Текстны татарчага тәрҗемә итегез. 4-5 җөмлә белән текстның эчтәлегенә үз мөнәсәбәтегезне белдерегез.

Филология

        Филология сближает современное и прошлое человечество. Она сближает человечество и разные человеческие культуры не через стирание различия в культурах, а осознанием этих различий. Филология сближает не через уничтожение отдельных культур, а на основе выявления различий между ними. Она воспитывает людей на основе уважения и терпимости к другим культурам. Она воскрешает старое для нового. Филология – очень личная и очень национальная наука. Она нужна как для отдельной личности, так и для развития национальных культур. Она оправдывает свое название (“филология” – любовь к слову). Филология  опирается на любовь к словесной культуре всех языков. Она пробуждает уважение и интерес ко всем словесным культурам. Она стоит в начале культуры и завершает ее, выражает ее.

 (По Д.С.Лихачеву)

II. Текстка нигезләнгән тестларны эшләгез.

1. Көзнең килүен агачлар хәбәр итә. 2. Юкәләр, ак каеннар алтыннан киенәләр, шомырт һәм миләш агачлары ялкынга охшыйлар. 3. Усаклар кызгылт сарыга әйләнә. 4. Яфраклар ник коела? 5. Алар ник туган агачларын ташлыйлар? 6. Һәр агач тамырлары белән җирдән су ала. 7. Су белән кирәкле тозларны да суыра. 8. Аларны үзләрендә калдырып, яфраклар суны парга  әйләндерәләр дә һавага очыралар. 9. Бер ак каен биш-алты тонна суны һавага очыра. 10. Яфраклар кышка калса, алар җирдән җитәрлек су ала алмас һәм агач һәлак булыр иде. (Г.Хәсәновтан)

Фонетика

1. 1-3 нче җөмләләрдә тел арты тартыклары кергән ничә сүз бар?

а)  3;

ә) 4;

б) 5;

в)  6.

2. Кайсы җөмләдә тел арты ассимиляциясенә буйсынган сүз бар?

а) 2;

ә) 5;

б) 10;

в) 8.

3. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а)  1, 2, 3, 4, 5;

ә) 3, 4, 5, 7, 8;

б) 5, 6, 7, 9, 10;

в) 1, 2, 4, 8, 9.

4. Кайсы җөмләләрдә саңгырау тартыклар гына кергән сүзләр бар?

а)  3, 5, 6, 7, 8, 9;

ә) 1, 2, 3, 4, 5, 6;

б) 1, 2, 6, 7, 9, 10;

в) 5, 6, 7, 8, 9, 10.

5. “Өрелмәле, парсыз, саңгырау, кече тел тартыгы” билгеләмәсенә туры килгән тартык аваз хәрефе кергән сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 8, 9;

ә) 6, 10;

б) 1, 2;

в) 2, 6.

Лексикология

1. Кайсы җөмләдә интернациональ сүз бар?

а) 8;

ә) 5;

б) 9;

в) 1.

2. 10 нчы җөмләдәге алынма сүз кайсы?

а) яфрак;

ә) һәлак;

б) җир;

в) алынма сүз юк.

3. 2 нче җөмләдәге күчерелмә мәгънәле сүзләрне билгеләгез:

а) охшый, шомырт;

ә) ялкынга, миләш;

б) андый сүз юк;

в) алтыннан, киенәләр.

4. 4, 5 нче җөмләләрдәге кайсы сүзләр үзара синонимик мөнәсәбәттә? Язып куегыз.

5.   1, 6, 9, 10 нчы җөмләләрдәге кайсы сүзләрнең даими антонимнары бар? Язып куегыз.

Сүз төзелеше һәм ясалышы

1. Кайсы җөмләләрдә дүртәр мәгънәле кисәктән торган сүзләр бар?

а) 1, 2, 5, 8;

ә) 4, 5, 6, 9;

б) 5, 7, 9, 10.

в) 6, 7, 8, 9.

2. Икешәр мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчасы булган сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 3, 4, 5, 6;

ә) 4, 6, 8, 10;

б) 1, 2, 7, 10;

в) 2, 4, 8, 9.

3. 1, 7, 9 нчы җөмләләрдә ясалма нигезле сүзләр ничә?

а)  3;

ә)  4;

б)  5;

в)  6.

4. 2 нче җөмләдәге бер үк авазлардан торган кушымчаларның аермасын аңлатыгыз.

5. Тезмә сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 2, 9;

ә) 3, 8;

б) 1, 10;

в) 5, 7.

Морфология

1. Исемләшкән сыйфат кайсы җөмләдә?

а) 5;

ә) 7;

б) 2;

в) 3.

2. Текстта ничә алмашлык бар?

а) 7;

ә) 6;

б) 5;

в) 4.

3. 9 нчы җөмләдәге парлы санның төркемчәсе нинди?

а) микъдар;

ә) чама;

б) бүлем;

в) парлы.

4. Йөкләтү юнәлешендә килгән фигыльләр кайсы җөмләләрдә?

а) 2, 3;

ә) 9. 10;

б) 8, 9;

в) 4, 5.

5. Бәйләгеч сүз төркемнәренә кергән сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 1, 2, 4, 5,;

ә) 5, 6, 7, 8;

б) 2, 3, 9, 10;

в) 2, 6, 7, 8, 10.

Синтаксис

1.  10 нчы җөмләнең төрен билгеләгез:

а) тиңдәш иярүле  күп иярченле кушма җөмлә;

ә) иярченле кушма җөмлә;

б) тезмә кушма җөмлә;

в) катнаш кушма җөмлә.

2. Кайсы җөмлә тезмә кушма җөмлә?

а) 8;

ә) 2;

б) 6;

в) 10.

3. Әйтү максаты буенча 4,5 нче җөмләләр нинди?

а) хикәя;

ә) сорау;

б) боеру;

в) тойгылы.

4. Тезүле бәйләнешкә кергән сүзләр кайсы җөмләләрдә бар?

а) 3, 10;

ә) 2, 3;

б) 2, 8;

в) 8, 10.

5. 1, 2 нче җөмләләрдә фигыль сүзтезмәләр ничә?

а)  5;

ә) 3;

б) 4;

в) 2.

III.  Җөмләне күрсәтелгән тәртиптә тикшерегез.

Ял итүчеләр  теплоход  ярга җитәр-җитмәс үк аннан сикереп чыгарга омтылдылар. (Р.К.)

А. Тыныш билгеләрен куеп, аларның ни өчен куелуын аңлатыгыз.

Ә. Җөмлә чикләрен билгеләгез, схемасын төзегез, төрен  языгыз.

Б. Ярга сүзенә фонетик анализ, омтылдылар сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан, үк, аннан һәм ял итүчеләр сүзләренә морфологик анализ ясагыз.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен

татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре

9 нчы сыйныф

Фонетика

1. Борын ассимиляциясе чагылыш тапкан сүзләр төркемен билгеләгез:

а) кылдан, кышта, үткән, күрде;

ә) урамнан, көннәр, таңнан, тиңнәр;

б) башка, кичке, кайтты, төнге;

в) төнбоек, манган, кысынкы, төшкән.

2. Телнең горизонталь хәрәкәтенә карап сузыклар

а) иренләшкән;

ә) иренләшмәгән;

б) алгы рәт;

в) арткы рәт сузыкларына бүленәләр.

3. Иҗек калыпларында хата булган сүзләр рәтен табыгыз:

а) як-таш – СТ-ТСТ;

ел-лык – ТС-ТСТ;

ә) сә-ләт-ле – ТС-ТСТ-ТС;

як-та-шы-ңа – ТСТ-ТС-ТС-ТС;

б) сый-фат-ны – ТСТ-ТСТ-ТС;

кө-ле-гез – ТС-ТС-ТСТ;

в) а-ваз-дан – С-ТСТ-ТСТ;

ки-лер-ләр – ТС-ТСТ-ТСТ.

4. Сингармонизм законының ике төре дә күзәтелгән сүзләр рәтен билгеләгез.

а) әйбер, кемдер, үзенә, әнкәй;

ә) урынлы, талдан, торгансыз, баланлы;

б) кадерле, табигать, гадәт, китап;

в) тормыш, сөйкемле, төзелеш, болын.

5. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр генә булган рәтне күрсәтегез:

а) эшләдек, тизрәк;

ә) һәммәсе, кичен;

б) урманчы, мәктәбең;

в) дәрес җавап бирелмәгән.

Лексикология

1. Күп мәгънәле сүзләр булган рәтне билгеләгез:

а) таң, тар;

ә) төш, баш;

б) тал, тоз;

в) дәрес жавап бирелмәгән.

2. Бирелгән фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләренә синоннм булган сүзтезмәләрне языгыз:

Күз ачып йомганчы –

Ут йоту –

Алтын куллы –

Телеңне йотарлык –

Кәкре каенга терәтү –

Табан ялтырату –

  1.  Үзбушаткыч сүзендәге хәрефләрне файдаланып, сүзләр языгыз.
  2.  Җөмләләрне язып бетерегез:

1 Аерым телнең сүзлек составы _____ дип атала.

2. Телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән атамасы ___ _____ дип атала.

5. Алфавит сүзенең төгәл аңлатмасын табыгыз:

а) язуда кулланыла торган хәрефләр җыелмасы;

ә) язуда кулланыла торган хәрефләрнең бер-бер артлы урнашуы;

б) язуда кулланыла торган хәрефләрнең төзелгән җыелмасы;

в) язуда кулланыла торган хәрефләрнең кабул ителгән тәртиптә төзелгән җыелмасы.

Сүз төзелеше һәм ясалышы

1. Һәр сүздә мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчасы булган төркемне билгеләгез:

а) әйткәндер, сөлгесен, югач, китерделәр;

ә) алмадылар, балакаем, салыну, җыйгандыр,

б) уйнадылар, китабын, зурлар, киләчәктә;

в) каенлык, гүзәлсең, җайлану, телендә.

2. Якташ, көрәк, җәйге, көзен сүзләренең ясалу ысулын билгеләгез:

а) сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән;

ә) сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән;

б) сүзләр кушылу ысулы белән,

в) дөрес җавап бирелмәгән.

3. Тамыр сүзләр генә булган рәтне билгеләгез:

а) бәрәңге, өчпочмак;

ә) кәбестә, үзенчә;

б) карама, килделәр;

в) карлы-бозлы, шәһәрдә.

4. Дүртәр мәгънәле кисәктән торган сүзләр генә булган рәтне билгеләгез:

а) дуслашуга, китапларымны, саубуллашкач, зурайдыгыз;

ә) балакайларым, кошчыклар, алмагачтан, корылыктан;

б) башкалада, күренгәнчә, яратучылар, әйтелмәгән;

в) сыерчыклардай, табигатьтәгечә, котылудан, сабырсызлык.

5. Чынбарлыктагы сүзенең нигезен билгеләгез:

а) чын-;

ә) чынбарлык-;

б) чынбарлыкта-;

в) чынбарлыктагы.

Морфология

1. Өчтән ике, биштән бер, икедән бер –

а) микъдар саннары;

ә) чама саннары;

б) бүлем саннары;

в) дөрес җавап бирелмәгән.

2. Кеше узенең туган телен кагыйдәсез дә белер һәм һич тә ялгыш әйтмәс һәм хата сөйләмәс (К. Насыйри) җөмләсендә мөстәкыйль сүз төркеменә кергән сүзләр ничә?

а) 13;

ә) 11;

б) 10;

в) 9.

3. Саен, сыман, кебек сүзләре –

а) кисәкчәләр;

ә) бәйлекләр:

б) теркәгечләр;

в) ымлыклар.

4. Борылыштан капчыклар төялгән трактор килеп чыкты җөмләсендә билгеләнгән фигыль

а) кайтым юнәлешендә;

ә) төшем юнәлешендә:

б) уртаклык юнәлешендә;

в) йөкләтү юнәлешендә кулланылган.

5. Бу фикерләрнең кайсысы дөрес?

а) татар телендәге 5 сан төркемчәсе дә саналмыш белән кулланыла ала,

ә) татар телендәге 5 сан төркемчәсенең икесе саналмыш белән кулланылмый,

б) татар телендәге 5 сан төркемчәсенең берсе генә саналмыш белән кулланыла ала;

в) татар телендәге 5 сан төркемчәсенең берсе генә саналмыш белән кулланылмый.

Синтаксис

1. Әйтү максаты буенча җөмләләр төрләргә бүленәләр?

а) жыйнак яки җәенке;

ә) раслау яки инкяр;

б) хикәя, сорау, боерык, тойгылы;

в) дөрес жавап бирелмәгән.

2. Бирелгән җөмлә составындагы хәлнең төрен билгеләгез.

Бер тапкыр ул, нәрсәдер алыр өчен, универмагка керде. (С Әдһәмова)

а) сәбәп хәле;

ә) максат хәле,

б) рәвеш кәле.

в) вакыт хәле.

3. Иярчен җөмлә баш җөмләнең иясе урынында килсә, андый җөмлә

а) иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә дип атала;

ә) иярчен ия яки иярчен тәмамлык җөмлә дип атала;

б) иярчен ия җөмләле кушма җөмлә дип атала;

в) иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә дип атала.

4. Түбәндәге фикернең иң тулы вариантын күрсәтегез.

Җөмләдә баш килештә килгән исем

а) ия һәм аергыч була ала;

ә) ия һәм тәмамлык була ала;

б) ия һәм хәбәр була ала;

в) теләсә кайсы җөмлә кисәге була ала.

5. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә,

а) аннан соң ике нокта куела;

ә) аннан соң өтер куела;

б) аннан соң сызык куела;

в) тыныш билгесе куелмый.

9-10 нчы сыйныфлар арасында КВН үткәреләчәген хәбәр итеп, татар теле түгәрәге утырышы турында белдерү языгыз.

Көзен Наҗар көн саен сәгать икедә торып күкрәп солы уңган җиргә бара иде (Ә. Баянов)

Җөмләгә түбәндәге тәртиптә анализ ясарга.

  1.  Тыныш билгеләрен куел аңлатырга.
  2.  Бәйләүче чараларны күрсәтеп, җөмлә чикләрен билгеләргә.
  3.  Җөмләнең схемасын төзергә.

4. Җөмлә төрен билгеләргә.

5. Саен, икедә, күкрәп сүзләренә морфологик анализ ясарга.

6. Солы сүзенә фонетик анализ ясарга.

7. Көзен сүзен сүз төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерергә.

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасы сораулары

IX сыйныф

II вариант

Фонетика, орфография

1.        Татар телендә -ау/-әү яки -яу/-яү дифтонгларына тәмамланган

сүзләрдә иҗек һәм сүз азагында ишетелгән ирен-ирен [ЛУ] авазы

а) "у" хәрефе белән белдерелә; ә) "ү"хәрефе белән белдерелә; б) "вә" хәрефе белән белдерелә; в) "эф"хәрефе белән белдерелә.

  1. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүзе булган мәкальне билгеләгез:
    а) Хезмәте барның хөрмәте бар; ә) Күршелек кардәшлектән якын; б)
    Күршеләргә туй килсә, син дә капкаң ачып куй; в) Алтын җирдән
    табыла, белем - китаптан.
  2. Кайсы рәттәге сүзләрдә күп нокталар урынына "ә" хәрефе языла?

а) мәгълүм...т, шәф...къ; ә) гыйб...рәт, һәл...кәт; б) тәгьлим...т, МӘШӘК...ТБ; в) һәмм..., хик...я.

4.        Язылышы әйтелешенә туры килгән сүзләр генә булган рәтне
күрсәтегез:

а) гадел, каләм; ә) табигый, иҗтимагый; б) киңрәк, шәхси; в) дөрес җавап бирелмәгән.

Лексикология

1.        Агач атка атландыру, коры елгага батыру, сабын суына утырту
дигән фразеологик әйтелмәләрнең синонимын табыгыз:

а) алдалау; ә) сүз бирү; б) ярышта беренчелекне алу; в) тырышып эшләү.

2.        Бирелгән өзектән синомимик рәтләрне   табып,    аларның санын
түгәрәккә алыгыз:

Ә барыбер хисләр, уйлар Чиста, пакь, олы булды. Сөенүләр, сөелүләр,

Шатлыклар тулы булды. (Р.Фәйзуллин) а)2;ә)3;б)4;в)1

3.        Ялгыш тәрҗемәне табыгыз:

а) потребность - ихтимал; ә) общество - җәмгыять; б) справка - белен

возможность — мөмкинлек.

4. Сүзләрнең мәгънәләренә аңлатманы

а)    татарча-русча    сүзлекләрдән;    ә)    аңлатмалы    сүзлекләрдән;    6)

антонимнар сүзлегеннән; в) русча-инглизчә сүзлектән табарга мөмкин.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

1.        Җырлата сүзененең -лата өлеше -

а) бер бөтен кушымча; ә) ике кушымча; б) өч кушымча; в) фигыль ясагыч кушымча.

2.        Бәйләгеч кушымчалар гына булган рәтне күрсәтегез:

а) -са/-сә, -ган/-гән; ә) -ның/-нең, -ма/-мә; б) -ыш/-еш, -чан/-чән; в) дөрес җавап бирелмәгән.

3.        Түбәндәге исемнәрнең кайсылары фигыльдән ясалган?

а) үзгәреш, көчлелек; ә) уйсызлык, уңайсызлану; б) көчәнеш, сызым; в) дөрес җавап бирелмәгән. 4.Текстта ничә ясалма сүз бар?

Бу аклыкны, матурлыкны сөйләп аңлатып кына булмас иде. Мостафа бакча ягына караш ташлады. Шушы якты иртәдә аклыкка төренгән алмагачлар аның җанын кузгатып җибәрделәр. (Ф.Сафиннан) а) 5; ә) 6; б) 7; в) 8.

Морфология

1.        Кайсы рәттә бер генә төркемәчәгә керә торган алмашлыклар
бирелгән?

а) нинди, беркем, алар, үз; ә) шул, шуныкы, теге, кайчан; б) бөтен, һәрнәрсә, барлык, һәммә; в) һичкем, беркайчан, әллә кем, кемдер.

2.        Чама саны булган җөмләне табыгыз:

а)        Без баскычлар буйлап шул бишенче катка атлыйбыз. (А.Алиш) ә)
Апрельнең тугызында, иртәнге сәгать сигездә эш башланды. (Г.Ахунов)

б)        Шаһбазның башы өчен меңнәрчә алтыннар вәгъдә кылынган икән.
(Г.Ибраһимов); в) Ял итәбез дә тагын менәбез: берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
бишәү... тагын бик күп баскычлар менәбез. (А.Алиш)

3.        Кайсы рәттә ялгыш фикер бирелгән?

а) -учы, -үче - исем фигыль кушымчалары; ә) фигыль - зат-сан белән төрләнә торган сүз төркеме; б) бик сүзе рәвеш сүз төркеменә карый; в) рус телендә 6 сузык аваз бар.

4. Төркемчәсе дөрес күрсәтелмәгән фигыльләр рәтен билгеләгез: а) барасы - сыйфат фигыль; ә) бармас - шарт фигыль; б) барсын -боерык фигыль; в) бармаска - иңфинитив.

Синтаксис

1.  Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, барлык килеш сорауларына җавап бирә торган иярчен кисәк

а) аергыч дип атала; ә) тәмамлык дип атала; б) хәл дип атала; в) дөрес җавап бирелмәгән.

2.  Кайсы рәттә синтаксик берәмлекләргә керми торган төшенчәләр күрсәтелгән?

а) җөмлә кисәкләре; ә) сүзтезмәләр; б) сүз төркемнәре; в) текст.

3.   Җөмләнең  иясе дә, хәбәре дә  исем  белән  белдергән  җөмләне билгеләгез:

а) Җир йөзендә телләр күп. ә) Аларның төгәл санын әйтү дә кыен. б) Кайбер галимнәр алты мең ярым тел бар дип исәплиләр, в) Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел. (Р.Фәйзуллин)

4. Ялгыш җавапны билгеләгез. Синтетик бәйләүче чаралар:

а) бәйлек һәм бәйлек сүзләр; ә) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр; б) кушымчалар; в) янәшә тору.

5. Текст белән танышыгыз һәм аңа бәйләнешле биремнәрне үтәгез.

1)...Әйбәт кенә үсеп утырган гөлгә әллә ни булды. 2) Берничә көн эчендә, таҗларын коеп бетереп, гөлем шиңә дә башлады. 3) Башта яфрак очлары саргайды, аннары сабагы да сыгылып төште.

4) Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым. 5) Ләкин үсемлеккә болар да файда итмәде. 6) Шунда миңа әни: 7) "Туфрагы килешмәгәндер, улым, туган туфракка ни җитә",- 6) дип, уйчан гына әйтеп куйды.

8) Кеше дә табигать баласы бит. 9) Туган якларыннан аерылып, җиткелеккә ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен ятим хис итә, моңсулана, боега, шиңә...                                 (Вакытлы матбугаттан)

1.  Составында тартым белән төрләнгән 2 исем булган җөмләләр кайсы рәттә бирелгән?

а) 2, 3, 7; ә) 3, 8, 9; б) 2, 4, 9; в) 2, 3, 9.

2. Составында сыйфат фигыль булган җөмләне билгеләгез: а)2;ә)1;б)7;в)9.

3. Тезмә кушма җөмләләрне билгеләгез: а) 2,4; ә) 2, 7; 6)3, 7; в) 4, 9.

4. Хәбәрләре тиңдәшләнеп килгән җөмләләрне билгеләгез: а) 2, 9; ә) 4, 9; б) 3,7, 9; в) 3,4, 9.

5. Вакыт рәвешләре булган җөмләләрне күрсәтегез: а) 1, 2; ә) 3,4; б) 5,6; в) 7,8.



Предварительный просмотр:

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасы сораулары 2009/2010 нчы уку елы

X сыйныф

II вариант

Фонетика, орфография

1. Яңгырау, саңгырау пары юк, тел-аңкау тартыгы -

а) [щ]; ә) [р]; б) [ч]; в) дөрес җавап бирелмәгән

2. Тартык авазлар чиратлашу күзәтелгән мәкальне билгеләгез:

а) Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы; ә) Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә; б) Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле; в) Акыллы сүзен "мин" дип башламый.

3. [һәмзә] авазын белдергән хәрефле сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз:

а) тәкъдир, мәкаль, тәэмин; ә) маэстро, сәгать, шигърият; б) мәсьәлә, Коръән, маэмай; в) тәэсир, мәгърифәт, шәфкать.

4. Кайсы рәттәге сүзләрдә күп нокталар урынына һ хәрефе языла?

а) мәш...үр, зин...ар; ә) сәя...әт, ...әлакәт; б) и...ътибар, ка...вә; в) ...әтер, а...ирәт.

а) омограф; ә) омофон; б) омоформа; в) пароним. 4. Парлы сүзләрнең кайсысында хата бар?

а)  абына-сөртенә;  ә)  кадер-рәхмәт;  б) хәер-фатиха;  в) дөрес җавап бирелмәгән.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

1.  Ак каеннар азмы далаларда,

Япандагы олы юлларда...

Беркайда юк ләкин, сезнең сыман

Сагындырган каен, беркайда! (Х.Туфан) Шигырьдәге далаларда, юлларда, сагындырган сүзләрендә а) бер модальлек, бер бәйләгеч; ә) икешәр модальлек; б) икешәр бәйләгеч кушымча бар; в) дөрес җавап бирелмәгән.

2. Сыйныфташларга сүзенең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәтегез:

а) сыйныф-таш-лар-га; ә) сый-ныф-таш-лар-га; б) сыйныф-та-ш- лар-га; в) сыйныф-таш-ла-рга.                                                             

3. Саксызлыктан сүзенең нигезен билгеләгез: а) сак; ә) саксыз; б) саксызлык; в) саксызлыктан.

4. Ясагым кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзләр рәтен табыгыз:

а)  бәрәңге,  көзгегә,  җирләр;  ә)  кичке,  җәен,  күтәренке;   б) укучы, укытучы, язучы; в) чирәм, көчек, чарага.

Морфология

Лексикология

1. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз: а)  индвидуальный подход - шәхси якын килү;  ә) столица республики -1. Предметның эшен аның билгесе итеп белдерә-

җөмһүрият мәркәзе; б) представитель страны - ил вәкаләте; в) претендента) сыйфат; ә) рәвеш; б) фигыль; в) сыйфат фигыль.

победы - җиңү дәгъвачысы.

2. Фразеологизмның дөрес мәгънәсен табыгыз:

Кот очу -

а) ялгышу; ә) үпкәләү; б) курку; в) елау.

3.   Шигырь юлларыннан  омонимнарны  табып, астына сызыгыз, гөрен билгеләгез:

Салават күперен күрдем,

Шундый матур буялган!

Ялганын да ялган инде,

Ләкин матур бу ялган.                                  (М.Галиев)

2. Сыйфат ясагыч кушымчаларны табыгыз:

а) -лап, -ләп; ә) -сыл, -сел; б) -лы, -ле; в) -рак, -рәк.

3. Җыю саны кергән җөмләне табыгыз:                                            

 а) Митингка меңнәрчә кеше җыелган иде; ә) Театрда бишенче рәттәге

урынга туры килдек; б) Без икәү иртән юлга чыктык; в) Концерт башланырга егерме минут вакыт калган иде.

  1. Схеманы тутырып бетерегез.

Синтаксис

1.        Син әбиеңнең сүзен колагыңа да элмисең икән (Г.Мөхэммәтшин)
җөмләсендә ничә җөмлә кисәге бар?

а) 4; ә) 5; б) 6; в) 7.

2.        Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез:

Монда шулкадәр рәхәт, бер дә кайтасы килми.

а) иярчен аергыч җөмлә; ә) иярчен рәвеш җөмлә; б) иярчен күләм җөмлә; в) иярчен кире җөмлә.

3.        Җөмләнең төрен дөрес билгеләгән рәтне күрсәтегез:
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый. (Г.Тукай)

а) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә; ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә; б) синтетик иярченле кушма җөмлә; в) аналитик иярченле кушма җөмлә.

4.        Эндәш һәм кереш сүзләр җөмләдә

а) баш кисәкләр; ә) иярчен кисәкләр; б) аерымланган кисәкләр; в) модаль кисәкләр булып килә.

5.        Җөмләләр    тоташ    текст    барлыкка    китерсен    өчен,    кайсы
вариантны сайларга кирәк?

1) Чынлыкта ялгышабыз, шулай уйлап хаталанабыз икән без. 2) Бар син кышкы урманга, күр аның матурлыгын. 3) Әйе, әйе, без гадәттә чәчәкле, җиләкле җәйге урман гына гүзәл була дип уйлыйбыз. 4) Калын кар белән капланса да, агачларның яфраклары коелып бетсә дә, кыш кы урманда тормыш, тереклек кайнап, гөрләп тора. 5) Урман кыш көне дә бик матур ул.  (З.Хөснияр буенча)

а) 5, 3, 1, 2, 4; ә) 4, 5, 3, 2, 1; б) 3, 4, 2, 1, 5; в) 5, 4, 3, 1, 2.

Биремнәр.

  1. Текстта боеру җөмлә кайсысы?
    а) 5; ә) 1; б) 2; в) боеру җөмлә юк.
  2. Туры тәмамлык кайсы җөмләдә бар?
    а) 4; ә) 5; б) 3; в) 2.
  3. Кайсы җөмләнең хәбәре фигыль белән белдерелмәгән?
    а)2;ә)5;б)1;в)4.
  4. Ничә җөмләдә синоним сүзләр бар?
    а) 2; ә) 1; б) 3; в) берәү дә юк.
  5. Кече тел ассимиляциясе күзәтелгән сүз кайсы җөмләдә?
    а)5;ә)1;б)2;в)3.



Предварительный просмотр:

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасы сораулары 2009/2010 нчы уку елы

 XI сыйныф

II вариант

Фонетика, орфография

1. [къ] авазы булган сүзләрдән торган булган рәтне табыгыз.

а) күлмәк, карга; ә) гаскәр, кагыйдә; б) аркан, аклык; в) көзге, кеше.

2.    Борын       ассимиляциясе   чагылыш   тапкан   сүзләр   төркемен билгеләгез:

а) унбер, төнбоек, унбиш; ә) урамнар, көннәр, түшәмнәр; б) сүзсез, тозсыз, күзсез; в) дөрес җавап бирелмәгән.

3.  Тартык авазларны яңгырау һәм саңгырауларга бүлүне тәэмин иткән сөйләм органын билгеләгез:

а) авыз куышлыгы; ә) тавыш ярылары; б) борын куышлыгы; в) кече тел.

4. Хаталы сүз кергән җөмләне табыгыз:

а) Чыгарылыш имтиханнарына ныклап әзерләнүнең зарурилыгын һәркем белә; ә) Татар теленең сүзлек составы алынма сүзләр хисабына тагы да байый; ) Г.Исхакый әсәрләрендә халкыбызның тарихи үткәне киң сүрәтләнә; в) Мәкаль һәм әйтемнәрдә халык акылы чагылыш таба.

Лексикология

1. Хаталы җавапны табыгыз:

Татар телендә килеп чыгышы буенча

а) гомумтөрки сүзләр; ә) алынма сүзләр; б) интернациональ сүзләр; в)

ясалма сүзләр була.

2. Күчерелмә мәгънәле сүз булган рәтне күрсәтегез:

а) яңгыр ява; ә) кар ява; б) боз ява; в) дөрес җавап бирелмәгән.

3.   Бирелгән  мисаллардан  кәкре каенга терәтү фразеологизмына синоним сайлагыз:

а) төпсез чанага утырту; ә) көймәсе комга терәлү; б) корыны бушка аудару; в) авызы белән кош тоту.

4.   Кайсы   рәттә      кулланылыш   активлыгы   ягыннан   өйрәнелми торган сүзләр төре күрсәтелгән?

а) актив яки пассив сүзләр; ә) яңа сүзләр; б) иске сүзләр; в) бер яки күп мәгънәле сүзләр.

Сүз төзелеш һәм сүз ясалышы 1. Бирелгән шартлы билгеләр буенча сүзләр төзеп языгыз:

а)                                                   в)

ә)                              г)  

б)

2. Сүз ясалышы ягыннан караганда, кайсы рәт «артык»?

а) аучы; ә) килче; б) утынчы; в) ташчы.

3.   Кайсы  рәттәге  сүзләргә  модальлек  белдерүче  кушымча  гына ялганган?

а) аксыл, тизрәк, алтышар; ә) китабым, чәчәкне, акчалата; б) укыганчы, килгәннәр, әйтеп; в) бармаганнар, кешеләрне.

4. Кайсы юлдагы сүзнең тамыры дөрес күрсәтелмәгән?

а) киленнәрне (килен); ә) ашамлыклара (аш); б) алдындагы (ал); в) сызымнардан (сыз).

Морфология

1. Билгесезлек алмашлыгы кергән җөмләне күрсәтегез.

а) Шул елны Сабир авылдан чыгып китте;ә) һәр вакыйга аның өчен кадерле иде;б) Яңа ел бәйрәменнән балалар да, олылар да ниндидер могҗиза, тылсым көтә;в) Беркайда да, беркайчан да сугыш афәте булмасын.

2. Ялгыш билгеләнгән сүз төркемен күрсәтегез:

а) кайтышлый - фигыль; ә) башка - бәйлек; б) җете - кисәкчә; в) матур -сыйфат.

3. һәрбер юлдагы артык сыйфатны табып, асларына сызыгыз:

а) үтә акыллы, йоп-йомшак, чем-кара, саргылт; ә) сап-салкын, иң яхшы, аксыл, өр-яңа; б) шомырт-кара, матуррак, дөм сукыр, кып-кызыл; в) әчкелтем, шоп-шома, куе яшел, тома сукыр.

4. Менә салмак кына очып килгән казлар төркеме (шан уртасына якынлаша (И.Гайфуллин) җөмләсендә билгеләнгән сүз кайсы сүз төркеменә керә?

а) исем; ә) рәвеш; б) бәйлек; в) бәйлек сүз.

Синтаксис

1. Аерып бирелгән сүзләр нинди җөмлә кисәге булып килә? Сокланып туймаслык җиһан иде биредә (В.Имамов)

а) аергыч; э) күләм хәле; б) туры тәмамлык; в) кыек тәмамлык.

2.     Парлы    мөнәсәбәтле    сүзләрнең    сорау    алмашлыгы    белән белдерелгән кисәге кайсы җөмлә составында килә?

а) баш җөмлә составында; ә) иярчен җөмлә составында; б) баш җөмләдә дә, иярчен җөмләдә дә килә ала; в) дөрес җавап бирелмәгән.

3. Җөмләнең төрен дөрес билгеләгән очракны күрсәтегез: Әни пешергән гөбәдия шундый тәмле иде!

а) иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә; ә) иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә; б) иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә; в) гади җөмлә.

4.  Текстта баш килештә килгән ничә исем бар һәм аларның ничәсе туры тәмамлык?

Әле дә шул тел белән укыйм,

Язам һәм сөйләшәм.

Шул татар көе белән

Көйлим бер көй көйләсәм.

һәрвакыт шул тел белән                           :

Язган матур китап укыйм,

һәрвакыт шул тел белән

Тарих укыйм, хисап укыйм.

(.Гафури) а) 9, 4; ә) 8, 5; б) 7, 6; в) 9, 5.

5. Җөмләләрне укыгыз һәм биремнәрне үтәгез:

А. һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас   урыннары күп:

Ә. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы күңелгә бик якын;

Б. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, кадерле туган авылы бар;

В. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та,

туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

1. Текст булсын өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?

1)   Б, Ә, А, В; 2) Б,, В, Ә; 3) В, А, Б, Ә; 4) Ә, В, А, Б. 2.Кайсы җөмләдә синонимнар кулланылган?

1)   В; 2) Б; 3) Ә; 4) А.

3. Кайсы җөмләдә көчәйткеч кисәкчә бар?

1)   В; 2) Б; 3) Ә; 4) А.

4. Кайсы җөмләдә тартымлы исем төшем килешендә килгән?

1)   Ә;2)В;3)Б;4)А.    ; ,

5. Кайсы җөмләдә зат алмашлыгы бар?

1)   В;2)Ә;3)А;4)Б.

6. Кушма җөмләне табыгыз:

1)А;2)В;3)Ә;4)-Б,

7. Текстта тартым белән төрләнгән ничә исем бар? 1) 6; 2) 7; 3) 8; 4) 9