Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс-2019 конкурсы

Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

Әлеге бүлектә Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс-2019 конкурсы материаллары урын алачак

Скачать:


Предварительный просмотр:

E:\-1682244550.jpg

1.

Фото

2.

Фамилия Имя Отчество

 Садыкова Фирюза Илькамовна

3.

Место работы. Название организации. Должность. Почтовый адрес организации. Адрес   электронной почты организации

МБОУ «Уруссинская гимназия», учитель родного языка и литературы, РТ,  Ютазинский район,  пгт Уруссу, ул. Ф.Карима, дом 16, urussugimnazia@mail.ru

4.

Субъект РФ

РТ

5.

Уровень системы общего образования (дошкольное, общее начальное, общее основное, общее среднее).

общее среднее

6.

Преподаваемый предмет (текстовое поле).

Родной язык и литература (татарский язык)

7.

Общий педагогический стаж (лет).

13

8.

Контакты: телефон, адрес электронной почты.

8 9656049634, s.firyuza@mai.ru

9.

Домашний почтовый адрес с указанием индекса

423950, РТ, Ютазинскийрайон, пгт Уруссу, ул.Луговая,дом 29, кв.52

10.

Копия диплома о профессиональном образовании (в форматах pdf, jpeg, png).

C:\Users\Евросеть\Pictures\Мои сканированные изображения\сканирование0029.jpg



Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларның  ясалышы һәм  дөрес язылышы.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Максат:

1.Укучыларны ясалышлары ягыннан тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы сыйфатлар белән таныштыру.  

2. Сыйфатларны сөйләмдә һәм язуда дөрес  куллану; сыйфатларның ясалыш ягыннан төрләрен тану күнекмәләрен формалаштыру, иҗади фикерләүләрен үстерү;

      3.Укучыларның үзара хезмәттәшлек нигезендә төркемнәрдә иҗади фикерләү сәләтен үстерү,

      бер-береңә ихтирам, хөрмәт; әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлы  мөнәсәбәт, шәфкатьлелек  

      тәрбияләү.  

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т- татар телен рус теле белән бәйләп өйрәнү;

Регулятивуниверсальукугамәлләре:

- укумаксатынмөстәкыйльбилгеләү; укытучының күрсәтмәләрен аңлапүтибелү; анализлыйбелү; укуэшчәнлегеноештырабелү; укуэшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Таныпбелүуниверсаль укугамәлләре:

- тиешлемәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларнычагыштыру, классификацияләүөченуртакбилгеләрнебилгеләү, чагыштырыпнәтиҗәясыйбелүкүнекмәләренформалаштыру;

Коммуникативуниверсальукугамәлләре:

- фикернетөгәлитепҗиткерү; әңгәмәдәшеңбеләнаралашукалыбынтөзү; мәгълүматнытуплауөченкүмәкэшбашкару.

П р е д м е т- cыйфатларның ясалышыягыннантөрләрен турындасөйләшү;

Ш ә х е с к ә  к а г ы л ы ш л ы- балалардабелемгә омтылыш тәрбияләү, әниләргә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, репродуктив, өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш, күнегүләр эшләү, сорауларга җавап бирү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, биремле карточкалар, перфокарталар, “балык скелеты”-плакат, алмагач рәсеме, кызыл, сары, яшел төстәге алма рәсемнәре.

Дәрес планы.

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Оештыру(1 минут).

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көн телим барчагызга.

Бәхет, шатлык булсын гел юлдаш.

Хәерле көн теләп һәркемгә,

Син бары тик елмаеп эндәш.

           Татар теле дәресен башлыйбыз.

II. Белемнәрне актуальләштерү(3 минут).

              1) сорауларга җавап бирү;

1. Без нинди сүз төркемен өйрәнәбез?

  2. Сыйфат нәрсәне белдерә?

3. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

4. Сыйфат нинди төркемчәләргә бүленә?

 5. Сыйфат нинди дәрәҗәләрдә килә ала?

 6. Сыйфат нәрсәләр белән төрләнә?

7.Сыйфатлар нинди җөмлә кисәкләре булып киләләр.

Слайдтагы сыйфат моделе аша өйрәнгәннәрне гомумиләштерү.

             2) өй эшен тикшерү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

        1.Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую. (3 минут)

Биремле карточкалар өләшенә.

  • Анда сыйфатлар  бирелгән. Бу сыйфатларны язылышлары буенча  төркемнәргә берләштереп язарга тиеш буласыз. Бу  эшне  без төркемнәрдә эшлибез. Уйлап, киңәшләшәбез, уртак фикергә киләбез.

Кызыл, кояшлы, зур, күтәренке,  зифа   буйлы, алмачуар, коточкыч, язгы-көзге, ачык зәңгәр, очсыз-кырыйсыз.

-Беренче төркем җавап бирә. 1нче баганага нинди сүзләрне яздыгыз?

-Икенче төркем җавап бирә.2нче баганага  кайсы сүзләрне яздыгыз?

3,4, 5 нче баганадагы сүзләр тикшерелә.

-Ә бу сүзләрне нәрсәгә карап, төркемләдегез?(язылышына, ясалышына)

-Димәк бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?(Теманы укучылардан әйттерү).Без  бүген сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләретурында сөйләшербез.

         2. Уку мәсьәләсен чишү.(3 минут).

Сорауларга җавап бирү.

1.Ясалышлары ягыннан сыйфатларны ничә төркемгә бүлдек?Ниндиләр алар?

2.Тамыр сыйфатлар нәрсәдән генә торалар?(Тамырдан гына торалар, мәсәлән: кызыл, матур).

3.Ясалма сыйфатлар ничек ясалалар?(тамыр һәм сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясалалар, мәсәлән, кояш+ лы кояшлы).

4.Кушма сыйфатлар ничек ясалалар?(Ике сүз кушылып ясала: алмачуар).

5.Парлы сыйфатлар ничек ясалалар? (Ике сүз кушылып ясала, сызыкча аша языла: очсыз-кырыйсыз).

6.Тезмә сыйфатлар ничек ясалалар? (Ике сүз кушылып ясала, аерым языла:куе сары).

Нәтиҗә ясау.

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Белемнәрне беренчел ныгыту.(2 минут)

    Дәреслек материалы белән танышу.

(Дәфтәрләрдә число, тема язу).

2.Дәреслек белән эш.(4 минут)

216 нчы күнегү. Бирелгән кушымчаларга туры килгән мисаллар язарга. Бу биремне парлап эшлисез.

3.Ял минуты. Микс-фриз-групп. (2 минут)

  1. Аклы-каралы сүзе ничә тамырдан тора?
  2. Зур сүзендә ничә хәреф бар?
  3. Ак сүзе ничә иҗектән тора?

4.Перфокарталар белән эш.(4 минут)

Укытучы сүзтезмәләр укый, укучылар тиешле шакмакны билгелиләр:

Көзге көн; карлы-буранлы кыш; җиңел бирем; куе кызыл буяу; күпкырлы эшчәнлек; гүзәл як; матур йөзле кыз; иске-москы кием; алмачуар төс.

тамыр

 

 

 

 

 

 

 

 

ясалма

 

 

 

 

 

 

 

кушма

 

 

 

 

 

 

 

парлы

 

 

 

 

 

 

 

тезмә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

3.“Әйе-юк”уены.(4 минут)

Тактада ике баганага аерып язу.

Сез бу фикерләр белән килешәсезме? Дәлилләгез.  

1. Зәңгәр-   парлы сыйфат.

2. Ачык ?яшел  - аерым   языла.

3. Кара? күзле - тезмә сыйфат.

4. Яз?гы  - сызыкча аша языла2

5. Шатлык?лы  -  ясалма сыйфат.

6. Сыек? зәңгәр - тамыр  сыйфат.

7. Зифа?буйлы – аерым  языла.

8. Эш?чән - сызыкча  аша языла.

5. Карточкалар белән эш. Төркемнәрдә эшләү. (7 минут)

Монда сезгә дүрт җөмлә бирелә. Ясалышы ягыннан  сыйфатларның тиешлесен сайлап алабыз. Киңәшләшәбез, уртак фикергә килеп, бу җөмләләрне   эш дәфтәрләренә язып куябыз.

1 нче төркем

Әниләр – дөньяда ( тамыр сыйфат)  кешеләр. Һәркем  өчен әни -(ясалма сыйфат).Алар һәрвакыт ( тезмә сыйфат). Без гомер бүләк  иткән Әниләргә (ясалма сыйфат).

Сүзләр: иң якын, олы йөрәкле, кадерле, бурычлы.

2 нче төркем

Әни... Һәр кеше өчен (ясалма сыйфат) зат ул! Аның куллары (тамыр сыйфат)куллардыр, мөгаен. Шул (тамыр сыйфат) куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә сүзләре... сүзләре шундый (ясалма сыйфат).Сүзләр:иң кадерле, иң җылы, йомшак, татлы

3 нче төркем

 Җир йөзендә (тамыр сыйфат) сүз- әни.  Әни йөрәге–(ясалма сыйфат) һәм (ясалма сыйфат) йөрәк. Әниләрнең (ясалма сыйфат)карашы күңелләрне иркәли. (тамыр сыйфат) киңәшләре һәрвакыт юлдаш була.

 Сүзләр:иң матур, иң турылыклы, иң сизгер, назлы, яхшы.

6. Балык алымы (фишбоун)( 6 минут)

Балык башы- ул безнең дәрестә өйрәнгән дәрес темасы, өстәге сөякләр- сыйфатлар ясалышы ягыннан  төрләре, астагы сөякләргә сез мисаллар , ә койрык ул- нәтиҗә (ясалышы  ягыннан нинди сыйфатлар була). Эшләрегезне тәкъдим итәсез.

V. Уку эшчәнлеген йомгаклау.

1. Рефлексия. (1 минут)

-Укучылар, без бүгенге дәрестә нинди тема өйрәндек?

-Сыйфатлар ясалышлары ягыннан ничә төргә бүленә?

(Ромашка ясау).

2.Өй эше.(1 минут)

Өч төрле өй эше бирелә.Шуларның берсен сайлап алып эшләргә.

  1. Әниеңә хас 10 сыйфат язарга.
  2. Шушы сыйфатлар белән 5 җөмлә төзергә.
  3. “Әниләр- иң якын кешеләр” темасына хикәя язарга.

3.Белемнәрне бәяләү. (2 минут)

Алмагач рәсеменә алмалар элү.

Кызыл алма – теманы аңладым һәм иптәшемә дә аңлата алам.

Яшел алма – теманы аңладым, ләкин иптәшемә аңлата алмыйм.

Сары алма – теманы аңлап бетермәдем, сорауларым калды.

Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

Сыйныф

2 б

Дәрес

Татар теле

Тема

ь (нечкәлек һәм аеру) билгесе

Максат

  • ь функцияләрен дөрес аңлап язуда кулланырга өйрәнү;
  • ь билгесен төшереп калдырмыйча, пөхтә итеп күчереп язуларына ирешү;
  • Г.Тукай иҗатына мәхәббәт һәм әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

ь(нечкәлек һәм аеру) билгесе кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру

Предметара бәйләнеш

Әдәби уку, рус теле

Чыганак

 Татар теле : татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.2 нче с-фы өчен дәреслек, 1 нче кисәк / И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова;

Җиһазлау

Ноутбук, проектор, презентация, алма рәсемнәре

Эшне оештыру төрләре

  • фронталь;
  • индивидуаль;
  • парлап эшләү

Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

  1. этап.

Оештыру.

Максат:Балаларны активлаштыру, белем алырга теләк, әзерлек алып бару.

Дәрескә оештырып алып кереп китү.

Саумы, кояш! Саумы көн!

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә уңышлар.

Эшкә тотыныйк, дуслар!

  • Татар теле дәресен башлыйбыз

Тыныч кына утыралар,игътибар белән тыңлыйлар.

II этап.

Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: Алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү.

  1. Өй эшен тикшерү.
  2. Фронталь сораштыру.
  1. Узган дәресләрдә нинди хәрефләрне өйрәндек? (е,ю,я)
  2. Әлеге хәрефләр ничә аваз кушылмасын белдерәләр? (2)

      3.Сүзлек диктанты яздыру.

Куян, кыяр, юл, аю, каен, әнием,кояш.

1.Слайдка карап, сүзләрне тикшерәләр.

Бияләй, аю, дөя, каенлык, ютәл, яңгыр, кыяр, Гүзәлия, күзлек,   юрган, юкә,  кояш.

2.Сорауларга җавап бирәләр.

3.Сүзлек диктанты язалар.

4.Дәфтәрләрен алышып тикшерәләр.

III этап.

 Уку мәсьәләсен кую.

Максат: Дәрестә өйрәнеләчәк теманы ачыклау

Слайдтагы сүзләргә игътибар иттерү.

  • Барлык сүзләрдә дә нинди хәреф кабатланган? (ь җәрефе)
  • Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сүз барачак? (ь хәрефе)

Сүзләрне күчереп язалар, һәр сүздә кабатланган хәреф астына сызалар.

Дөнья, руль, яшь, көньяк, ноябрь.

IV этап.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Максат: Нечкәлек билгесенең ике функция башкаруын ачыклау.

1.Слайдтагы 2 баганага бүленеп язылган сүзләрне укыту.

яшь                            дөнья                                                

сәгать                      төньяк                        

ямь                          көньяк

ноябрь                   берьюлы                                            

                               күпьеллык                        

       -Ничек уйлыйсыз,ни өчен бу сүзләр ике төркемгә  бүлеп язылган?

2. Модель төзү.

                                 Ь

 

Нечкәлек                        аеру билгесе

билгесе

ь  хәрефе кергән сүзләрне кычкырып уку,уйлыйлар, җавап бирәләр.

 -иҗекне нечкәртә,

-тартыкларны аерып уку өчен, е, ю, я хәрефләре  алдыннан,

Физминутка

“Куян”

Куян, куян,йомшак куян,

Тор йокыңнан, уян, уян,

Ныгыт мускулларыңны,

Яз аяк-кулларыңны.

Хәрәкәтләр ясыйлар

V этап.

Яңа материалны  аңлауларын беренчел тикшерү.

-Хәзер күнегүләр эшләрбез.Дәреслектән 88  нче биттәге 87 нче күнегүне табыйк әле. Биремне укып чыгабыз.

- 1 нче кызыл юлны гына күчереп язабыз.

- ь хәрефе кергән сүзләрне табыгыз.

-Бу сүзләрдә ь ни өчен кулланылган?

Дәреслекне ачалар,күнегүне табып биремне укыйлар.

Ь хәрефен куеп 1 нче кызыл юлны гына күчереп язалар.(мөстәкыйль эш)

Шагыйрь, шигырь

-нечкәлек билгесе

VI этап. Уку мәсьәләсен этаплап чишү.

Максат: Уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру.

1.Слайдтагы җөмләләр өстендә фронталь эш оештыру.

1.Сәгать җиде тулды.

2.Бүген җил төньяктан исә.

3.Табигать ап-ак мамыкка төренгән.

2. Исемнәрендә с, р, й, т,и хәрефләре булган укучыларны барлау. (ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН структурасы)

3.Кроссворд чишү.

1. Ишектән керә, түргә менеп утыра. (җил)

2.Шигырьләрне кемнәр яза? (шагыйрь)

3.Кышның беренче ае? (декабрь)

4.Әйләнә-тирәне, урман-күлләрне, елгаларны бер сүз белән ничек атап була? (табигать)

4.Табигать сүзенең хәрефләреннән яңа сүзләр уйлау.

Җөмләләрне укыйлар, ь хәрефе булган сүзне табалар, ни өчен язылганын аңлаталар.

Исемнәрендә яңгыраган хәреф булган укучылар басалар

Табышмакларның җавапларын уйлыйлар.

Сүзләр уйлыйлар һәм язалар ( ат, ит, Гата, таба, бит, бата, ата

VII этап. Йомгаклау. Рефлексия

Максат:Дәрес материалын нәтиҗәле өйрәнүгә анализ ясау.

-Бүген нәрсәләр белән таныштык?

ь хәрефе тагын  нәрсә булып килә ала?

Кызыл алма – теманы аңладым һәм иптәшемә дә аңлата алам.

Яшел алма – теманы аңладым, ләкин иптәшемә аңлата алмыйм.

Сары алма – теманы аңлап бетермәдем, сорауларым калды.

-нечкәлек билгесе булып.

-аеру билгесе булып.

Алмаларны күрсәтәләр.

VIII этап. Өйгә эш.

Максат: Өй эшен дөрес эшләү өчен информация бирү, инструктаж үткәрү.

88 нче бит,87 нче күнегү.(2,3 абзац)

Көндәлеккә язалар.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Урыссу гимназиясе”

“Сөмбелә” бәйрәме

(сыйныфтан тыш чара)

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:                  

Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

2017 нче ел

“Сөмбелә” бәйрәме

Шигырь сөйли-сөйли 1 нчекызһәм 2 нче кыз чыгалар:

1 нче кыз.

Яфраклар вальс бииләр

   Яфраклар оча җилдә

   Очалар бер-берсен кочып

   Төшмичә генә җиргә.

2 нче кыз.

 Бии-бии саубуллашып

   Очалар талгын җилдә

   Саубулыгыз очрашырыбыз,

   Язалар килгәч бу җиргә.

(Әкрен генә атлап сәхнә түренә узалар).

Егет: (Калын итеп киенгән, аягында йон носки, галош, башында бүрек, остендә куртка)Көчкә мәктәпкә барып җиттем. Янгыр ява, салкын җил исә, бөтен җирдә пычырак. Көзнең бер уңай сыйфатлары да юк.

 1 нче кыз: Шуның кадәр пессимист булма инде. Һәр ел фасылының үз вакыты бар.

2 нче кыз: Җәйдән кышка бер-ике көндә күчсәң икенче төрле сойләр идең.

Егет. Әйдә уйлап карыйк әле. Җәй көне җылы, рәхәт, укырга йөрмисең, ялкауланып өйдә ятасың.

1 нче кыз.Ярар инде, көз көне дә табигать матур. Ышанмасаң, көзге урманга барып кара.

2 нче кыз: Яшелчәләр, җимешләр дә пешә.

Егет. Анысы шулай... Ләкин бит укырга барасы бар, беренче сентябрь җитә, бәхетле җәй көннәре бетә.

1 нче кыз.Бу сорауны төрле күзлектән карап була. Беренче сыйныфка бара торган балалар шатланалар, 11 гә барганнары соңгы елына әзерләнәләр.

Егет. Мескеннәр, кая эләккәнен белмиләр әле. 11 нче сыйныфлар бер елдансоң котыла, ә башкаларга ничә ел укыйсы бар... Иртән торырга, өй эшен эшләргә, иртәдән бирле кичкә кадәр мәктәптә утырырга кирәк.

1 нче кыз: Мәктәптә укымасаң, ңадан калыр идең. Элек хезмәт маймылдан кеше ясаган. Хәзер белемнән күп нәрсә тора.

Әби. И балалар, һәр чорның үз матурлыгы. Кыш үзенең ачы  бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән. Шуңа күрә туйларны да көзен ясаганнар. Ни өчен дип уйлыйсыз, балалар?

Кыз. Әби, белмибез, сөйлә әле.

Әби. Бу, балалар, уңыш бәйрәме - Уңышбикә белән бәйле.

Егет. Уңышбикә?Нәүрүзбикәне беләбез.Ә Уңышбикә безгә кайчан килә?

Әби. Ә Сөмбелә дигән исемне ишеткәнегез бармы?

Кыз. Бар.Түбән очта  Хәмит абзыйлар кызы.

Әби. Әйе, шул. Ул кыз үз исеменең мәгънәсен белә микән, юк микән. Ә менә минем сезгә шул турыда сөйләп китәсем килә.

            Петр 1 заманында кертелгән Юлиан календарына  кадәр, көньяктан килгән зодиак календарь кулланылган һәм август ахырына, башлыча, сентябрьгә туры килүче сигезенче ай Сөмбелә дип йөртелгән.

Безнең ата- бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш -- уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр. Һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм  иген басуы төсендәге алтын – сары  толымлы, “сөмбел”  чәчле кыз кыяфәтендә  күзалланган.

          Кыз. Ә мин аңладым. Сөмбелә - көзге муллык – туклык чоры.

Малай. Әби, Нәүрүз килгәндә без зур бәйрәм оештырабыз, ә Сөмбелә бәйрәме бармы?

Әби. Халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән  үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы  һәм  муллык билгесе булган  бавырсак пешерелгән. “Сөмбелә” бәйрәме  өйләрдән урамнарга чыккан.Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып, мәйданда уен – тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Уенда катнашучы кызлар тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидерткәннәр.

        Кыз. Әйдәгез, без дә шул бәйрәмне оештырабыз.  Әйтик, киләсе атнага.

     Әби. Әйдәгез, әйдәгез, мин дә булышырмын.

    Малай. Егетләрне дә чакырырга кирәк.

Кыз. Ә кызларны мин чакырам.

                                       Пауза.

Автор.  Бәйрәм көн килеп җитте.

                     Өстәлләр куела. Хуҗа кыз өй җыештыра, кунаклар көтә.

2 нче кыз. Сөмбелә бәйрәме мөбәрәк булсын. Менә әбием бавырсак пешереп җибәрде.

3 нче кыз. Ә мин тәбикмәк алып килдем. Әнием  бу бәйрәмгә махсус  пешерде. Сезгә дә матур теләкләрен җиткерде.

Хуҗа кыз. Рәхмәт,кызлар!(Күчтәнәчләрне өстәлгә куя).

Хуҗа кыз. Егетләр дә соңламаска вәгъдә иткән иделәр.Алар да хәзер килеп җитәрләр.

Гармун тавышы, егетләр җырлавы ишетелә.

Егетләр. Исәнмесез, саумысыз, нигә кәҗә саумыйсыз?

Бакчагызда шалкан уңган.

Нигә чыгып алмыйсыз?

 Керергә рөхсәтме?

Кызлар. Керегез, кер.

Сөмбелә. Исәнмесез, балалар! Мин  Уңышбикә – Сөмбелә булам. Быел да мул уңышны җыеп алып, эшләремне тәмамлап, сезнең бәйрәмгә кунакка килдем.

Хуҗа кыз. Әйдәгез, уйнап алабыз!

                                        “Челтәр элдем читәнгә” уены.

Сөмбелә. Хәзер көзге уңыштан тәмле ашлар пешерә белүегезне сынап карыйк әле.

2 нче кыз. Ә мин кабак бәлешен яратам. Аның камырына он, йомырка, май, ә эчлеккә туралган кабак, дөге яки тары ярмасы кирәк.

1 нче егет. Ә мин кәбестә салаты яратам. Аңа кәбестә, кишер, суган, сыек май, тәмләткечләр кирәк.

2 нче егет. Мин кызыл аш яратам. Аңа кәбестә, бәрәңге, кишер, суган, кызыл чөгендер, борыч кирәк.

Сөмбелә. Сез мине сөендердегез. Сез бик тырыш кызлар, егетләр икәнсез.Киләчәктә дә шундый булып калыгыз. Хәзер белдегезме инде, кем ул Сөмбелә?

Бергә: Ашлык булып җирдә үсә

            Уңыш бит ул Сөмбелә.

            Бөтен җирне нурга күмә

            Кояш кебек Сөмбелә.

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы

Урыссу гимназиясе

Абдулла Алишның

“ Сертотмас үрдәк” әкияте буенча сценарий

(2-4 нче сыйныфлар өчен)

Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

2018 -2019 нчы уку елы

Музыка: “Урман тавышы”

Автор: Будөньядаберсерле ил бар,

Уләкиятдөньясы

              Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

              Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. Әллә ышанмыйсыз инде, ышанмасагыз, үзегез карап китегез.

Әтәч булып киенгән бала чыгып “Кикирикүк” дип кычкыра, чебиләр һәм үрдәк булып киенгән балалар чыгып басалар, “Чебиләр” биюен башкаралар. (“Чебиләр” көе).

Хуҗа керә.

Хуҗа(мылтык аскан, кошларга карап). Мин урманга барып кайтам. Акбайны да үзем белән алам. Безнең өйдә юклыкны берәүгә дә әйтмәгез! (Китә).

Үрдәк (кош-кортларга). Нигә беркемгә дә әйтмәскә кушты икән?

Музыка: “Төн”.

Кош-кортлар йоклыйлар.

Әтәч (кычкыра). Кикрикүк! Кикрикүк!Кикрикүк!

Кош-кортлар уяналар.

Әтәч. Нишләптер безнең хуҗабыз күренми әле.

Чеби 1.Кайчанкайтырикән ул?

Әтәч. Үрдәк, кил әле. Кара әле сиңа әйтәм. Хуҗабыз һаман күренми. Аны эзләп кайтырга кирәк.

Чеби 1. Син очасың да, йөзәсең дә, йөгерәсең дә, син бар!

Әтәч. Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә әйтмә!

Үрдәк. Ярар, барсам барырмын. (Таякка төенчеген асып китә).

Музыка “Мин урманга барам” (Җырлый-җырлый бара).

Мин барам урманга

Табам хуҗамны анда.

Төлке, бүре, аюдан

Курыкмыйм мин һичкайчан.

(Каршысына Керпе чыга).

Керпе. Кая барасың болай?

Үрдәк. Хуҗабызны эзлим. Акбай да аның белән китте. Хәзер йортыбызны саклаучы да юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.

Керпе. Синең өең еракмы соң? Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!

Керпе. Мин андый усаллардан түгел, сереңне белсәм дә, сиңа зыян салмам. Шулай да син саграк бул! Очраган берәүгә дә серләреңне сөйләмә! (Китә).

(Үрдәк бара, аңа Куян очрый).

Куян. Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, зур күл булганда нишләп урманда йөрисең?

Үрдәк. Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә этебез дә аның белән киткән иде. Хәзер өебезне саклаучы да юк.

Куян. Синең өең еракмы соң?

Үрдәк. Менә шушы сукмак туп-туры безнең өйгә алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!

Куян (икенче якка карап). Алай булгач Хуҗаның алмагачларын кимерергә бик җайлы вакыт икән!(Үрдәккә). Хуҗаңны күргәнем юк. (Китә).

(Үрдәк бара-бара аланлыкта йоклап яткан аю янына килеп чыга).

Үрдәк (аюны тарткалап). Әй, йокы бәлеше, тор әле! Кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю (ачуланып). Юк, күрмәдем. Урман эченәрәк керсәң табарсың! (Үрдәк китә). Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән. (Китә).

(Үрдәк каршына Бүре килеп чыга)

Бүре. У-у-у, ашыйсы килә. Әллә үрдәк исе килә, инде Әй бүрекле баш, шушындый куе урманда берүзең курыкмыйча ничек йөрисең?

Үрдәк. Урманда Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, Акбай да аның белән киткән иде.Хәзер йортыбызны саклаучы да юк.

Бүре. Синең өең еракмы соң?

Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!

Бүре (тешләрен шыгырдытып). Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән! (Үрдәккә) Андый кешене күргәнем юк! (Китә)

(Үрдәк каршына Төлке чыга).

Үрдәк. И-и, матур апакаем, минем Хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте дә бар иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, матурларның матуры, күрдем мин аны! Янында кәкре ккойрыклы эте дә бар иде. Әйдә, алып барам! (Үрдәкне оясына кертеп яба).

Төлке. Ә үзем авылга барып, тавык ите белән сыйланып кайтйм, әле.

Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам таркалган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, кача алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, аларны дус булып яшәргә күндергән.

Залга Хуҗа артыннан тезелеп кош-кортлар, җәнлекләр тезелеп керәләр.

Автор. Менә шуның белән әкият тә тәмам. Ә сезгә киңәшем шул: Сертотмас үрдәк кебек булмагыз, серләрегезне саклый белегез! Таныш булмаган кешеләргә өйдәге хәлләрне сөйләмәгез. Берүк игътибарлы булыгыз.

Рольләрне башкардылар:

Игътибарыгызөчен рәхмәт!

МБОУ “Уруссинская гимназия”

Ютазинского муниципального района

 Республики Татарстан

Интегрированное  внеклассное мероприятие

"Хоровод дружбы"

(русский язык, татарский язык, английский язык)

Составители: учитель начальных классов Галиева Е.Н.,

учитель английского языка Майорова Г. Х.,

учитель татарского языка и литературы Садыкова Ф. И.

2016-2017 учебный год

Интегрированное  внеклассное мероприятие "Хоровод дружбы"

(русский язык, татарский язык, английский язык)

Цели:

  • Ознакомление с праздниками, традициями, обычаями, самобытной культурой русских, татарских и английских народов.
  • Воспитание уважительного отношения к народным традициям.
  • Формирование интереса к истории и культуре народов.
  • Воспитание любви к народным традициям.
  • Развитие творческих способностей учащихся.
  • Расширение кругозора.

Планируемые результаты:

Личностные: формирование отношения к национальному костюму как к культурно-исторической ценности, формирование уважительного отношения к иному мнению, формирование эстетических потребностей, ценностей; развитие этических чувств, доброжелательности и эмоционально-нравственной отзывчивости.

Метапредметные:

регулятивные: умение определять и формулировать цель занятия, осуществлять оценку своих знаний и  деятельности;

познавательные: умение осознанно и произвольно строить речевые высказывания, умение ориентироваться в своей системе знаний, отличать новое от уже известного, умение доказывать своё мнение; логические: умение анализировать с целью выделения признаков, устанавливать причинно-следственные связи;

коммуникативные: умение с достаточной полнотой и точностью выражать свои мысли слушать и понимать речь других, умение задавать вопросы, умение принимать чужую точку зрения, отличную от своей.

Предметные:  умение ориентироваться в терминах.

Оборудование: проектор, ноутбук, колонки, презентация, Книга Дружбы.

Пояснение: Класс поделён на 3 группы по 6 человек (русская группа, татарская группа,  английская группа). На столах лежат листы для парной работы, рисунки, клей. Каждая пара работает по индивидуальным заданиям: национальный костюм, национальное блюдо, национальный праздник.

Ход мероприятия:

  1. Организационный момент (30 секунд)(СЛАЙД 1)

Учитель русского языка: Здравствуйте, ребята!

Ученики: Здравствуйте!

Учитель татарского языка:Исәнмесез, укучылар!

Ученики: Исәнмесез!

Учитель английского языка:Good morning, boys and girls!

Ученики:Good morning, good morning, good morning to you,

Good morning, good morning, we are glad to see you!

  1. Актуализация знаний (1 минута 30 секунд)

Учитель татарского языка:

Бердәмлек, тигезлек төбәге

Халыклар дуслыгы терәге,

Чәчәк ат, ирекле бул мәңге

Кадерле, гүзәл җирем – Татарстан.

  • Шигырь нәрсә турында? (Туган як, Туган җир,Татарстан  турында)
  • Әйе, бик дөрес әйттегез. Республикабыз халыклар дуслыгы, бердәмлеге,тигезлеге белән үзенчәлекле. Татарстанда 120 халык вәкиле дус, тату, кулга-кул тотынышып яши.

Учитель русского языка:

Все мы - народов разных дети,
Россия наш огромный общий дом.
Веками мы живем под общей крышей
Нам хорошо, уютно в доме том.

  • Что можно назвать нашим общим домом? (Россию)
  • Хорошо ли нам жить в нем? (Да)

Учитель английского языка:

Friends care

Friends share

We need friends

Everywhere!

  • О ком этот стих? (о друзьях). А могут ли у нас быть друзья из других стран? На каком языке мы будем с ними разговаривать? (на английском)

Учитель русского языка:

- Как вы думаете, о чём мы будем сегодня говорить?(О Родине, дружбе, Татарстане, разных народах  и т.д.)

- А должны ли разные народы дружить между собой? (Да)

- Название нашего мероприятия вы узнаете, собрав буквы на слайде.

( Хоровод дружбы).(СЛАЙД 2)(СЛАЙД 3)

3. Работа над проектом (3 минуты)

-  Чтобы дружить с разными народами, мы должны узнать друг друга лучше. Для этого  мы создадим проект «Книга Дружбы».

- Ещё  в детском саду,  вы говорили о традициях разных народов и создавали небольшие проекты.

- А сегодня мы создадим большой проект в виде книги, который подарим воспитателям детского сада.

- Странички этой книги вы сделаете сами. Первая страница – «Национальный костюм», вторая – «Национальное блюдо», третья – «Национальный праздник».

-  Сезнең өстәлләрегездә барлык кирәкле әйберләр дә әзер. Хәзер эшли башлыйбыз. (Работа в группах)

  1. Защита проектов
  • Первыми защитить свой проект приглашается татарская группа.(СЛАЙД 4 - 8)

1.Милли киемнәр.

Укытучы. Эшебезнең беренче бите халкыбызның милли киемнәренә багышлана. Халкыбыз кешене киеменә карап каршы алган, акылына карап озаткан. Өс-баш матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы безнең халык өчен әһәмиятле. Рәхим итегез, ....

  Малай.  Татар ир-егетләренең киеме – ак күлмәк, камзул, чалбар, түбәтәй һәм күн итекләр. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар.

Түбәтәемне кидем

Көзге каршына килдем.

Менә шундый була ул

Татар малае дидем.

(СЛАЙД 9)

Кыз. Татар кызларының күлмәк, камзул кигәннәр.Башларына  калфак кигәннәр яисә яулык бәйләгәннәр.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Матур калфак кигән кыз ул

Татар кызы дисеннәр.

2.Милли ризыклар.(СЛАЙД 10-11)

Укытучы. Проектыбызның икенче өлеше милли ризыкларыбызга багышлана. Татар халкы –уңган халык, аш-суга бик оста. Татар пешекчеләрне әллә никадәр ашамлыклар уйлап чыгарганнар: чәкчәк,кош теле, өчпочмак,пәрәмәч һ.б. Алар бу ризыкларны туган көндә, Сабантуйда, Яңа елда, ял көннәрендә пешергәннәр. Милли ризыкларыбыз белән безне .... һәм .... таныштырып китәрләр. Рәхим итегез.

(СЛАЙД 12)

1 нче укучы. Татар халкының иң тәмле милли ризыгы чәкчәк санала. Вак-вак итеп турап, майда пешерелгән, бал белән катырылган, бу татлы камыр ризыгын туй табынына куялар, кунакка барганда күчтәнәч итеп алалар.

(СЛАЙД 13)Өчпочмак - традицион татар ашамлыгы, аның эченә элегрәк симез ит белән суган гына салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.

(СЛАЙД 14)

2 нче укучы. Кыстыбый - камырдан һәм эчлектән торган татар милли ризыгы. Хәзерге вакытта бәрәңге измәсе белән пешерү алымы иң популяр.Тышын кайнаган май белән сөртергә була.

(СЛАЙД 15) Бәлеш.  Бу ризыкны сыер,сарык һәм төрле кош итеннән, балыктан,ярмадан һәм җиләк- җимештән,яшелчәләрдән пешерәләр.Аны биек итеп тә,тәбәнәк итеп тә,вак кына итеп тә ясыйлар.

3.Бәйрәмнәр.

Укытучы. Проект эшебезнең соңгы бите – татар халкының бәйрәмнәре турында. Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Мәсәлән, ел фасылларына бәйле сабантуй һәм нәүрүз бәйрәмнәре, ислам диненә бәйле корбан һәм ураза бәйрәмнәре, йолаларга бәйле каз өмәсе һ. б. ... белән ...  милли бәйрәмнәребез белән таныштырырлар.

(СЛАЙД 16-18)

1 нче укучы. Сабантуй -  бик борынгыдан килгән бәйрәм. Ул язгы чәчүләр узгач, табигатьнең иң матур җирендә үткәрелә. Бәйрәмдә төрле ярыш-бәйгеләр үткәрелгән. Көрәш, колгага менү, ат чабышы, капчык белән сугышу, аркан тартышу, кул көрәштерү, көянтә чиләк белән йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү һ.б.

2 нче укучы.Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган.  Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән. Сабан туйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә.

(СЛАЙД 19)

Сабан туе — хезмәт туе,

Бәхет һәм шатлык туе.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Бәйрәм итик көн буе.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Менә нинди бай икән безнең халкыбыз. Ә инде бәйрәм нәрсәсез булмый?(җырсыз).Әйдәгез, сез дә үз осталыгыгызны күрсәтегез әле.

Җыр.(СЛАЙД 20-21)

Тугaн ягым минeм Тaтaрстaн

Сызылып кынa aтa aндa тaн

Сызылып кынa aткaн тaңнaрыңны

Бaлaчaктaн oзeлeп ярaтaм

Кушымта.

Тугaн ягым Тaтaрстaн!

Тaлгын гынa исә жилләрeң

Тaлгын искән жилләр кeбeк

Тыныч булсын килeр көннәрeң!

Учитель английского языка: Let’shavearestabit! Will you stand up. Let’s revise our exercises “Little Bear”

(Учащиесяделаютупражненияподмузыку)

- Thank you. Sit down.

(СЛАЙД22)

  • Для защиты своего проекта приглашаются ученики из русской  группы.

1 ученик. (СЛАЙД 23) Тема нашего проекта “Русский народный костюм”.
(СЛАЙД 24)Основными частями женского народного костюма были рубаха, передник, сарафан.  Рубахи и сарафаны украшались вышивкой. (СЛАЙД 25)

Женские головные уборы: кокошники. Очень любили на Руси душегрейки. Их  надевали поверх сарафана. На ногах носили лапти – обувь, плетенная из коры деревьев.

Учитель русского языка.Лапоть привязывался к ноге шнурками, скрученными из того же лыка, из которого изготавливались и сами лапти. Как вы думаете, удобны ли лапти?

- Лапти умели плести в каждой семье. К сожалению, они изнашивались быстро, за несколько дней,  ведь берёста - недолговечный материал.

- В хорошую погоду крестьяне часто ходили босиком. Как вы думаете, почему?

-Для этого могло быть несколько причин: чтобы не плести ежедневно и чтобы беречь деревья, т. к. для плетения приходилось обдирать кору с берёзы, липы.

2 ученик. (СЛАЙД 26)Костюм крестьянина на Руси состоял из портов и рубахи. Мужская рубаха украшалась вышивкой.  Рубахи носили навыпуск и подпоясывали узким поясом или цветным шнуром.  Поверх надевался узкий безрукавный зипун. Распространенным головным убором являлся колпак. На ногах носили лапти.

Учитель русского языка.Самой дорогой и модной вещью в костюме была пуговица. На Руси изготовили самые крупные пуговицы размером с куриное яйцо. Пуговицы делали из золота, серебра, жемчуга, хрусталя. Каждая пуговица имела свое название. Подчас пуговицы стоили дороже самого платья.

3 ученик.(СЛАЙД 27)Тема нашего проекта “Русские  народные  блюда”. Первым блюдом русской кухни называют кашу. Она готовилась из крупы, зерна  или муки. Её варили и в будни, и в праздники.

4 ученик. (СЛАЙД 28)Блины на Руси готовили в честь прихода весны. Для их приготовления использовали разную муку: гречневую, овсяную, ячменную. К блинам подавали сливочное масло, сметану, варенье, мёд, икру.

5 ученик.(СЛАЙД 29) Тема нашего проекта “Русские  народные  праздники”. На зиму приходился шумный и весёлый праздник — Рождество Христово со святками. Святки  устраивали в конце декабря — начале января.  В эти дни собиралась детвора и ходила по домам колядовать.

6 ученик.(СЛАЙД 30) Остановившись под окнами чьей-нибудь избы, ребятишки пели особые рождественские песенки — колядки. Содержание их было традиционным — пожелание хозяину, его дому и семье благополучия и процветания:

Сею, вею, посеваю,

С Новым годом поздравляю!

На Новый год, на ново счастье

Уродись пшеничка,

Горох, чечевичка!

На поле — копнами,

На столе — пирогами!

С Новым годом,

С новым счастьем, хозяюшка!

Учитель русского языка:За коляду полагалось вознаграждение — что-нибудь вкусненькое.

Среди колядовщиков  имелся даже специальный носитель мешка для подарков. После колядования его участники дружно съедали собранные лакомства.

  • Спасибо вам ребята за работу! Садитесь на свои места.

(СЛАЙД 31)

  • А теперь мы послушаем учеников из английской группы. С какими английскими традициями мы знакомы?

(СЛАЙД 32)

1 ученик.Женский костюм состоял из широкой белой рубахи почти до колен с широкими рукавами. Поверх рубахи надевался белый вышитый фартук.

2 ученик.Мужской народный костюм. Мужская рубаха  была похожа на   женскую, но на ней не было так много вышивки, была короче, и рукава ее были уже. Мужчины надевали широкие брюки и красочные сапоги.

(СЛАЙД 33)

3 ученик.Англичане очень любят пить чай. Каждый англичанин пьет чай в 5 дня. Такой перерыв называется «Ти брейк» или «файв о клок».

4 ученик.В общем распорядке дня главное для англичан — завтрак. Завтрак в Англии обычно очень обильный. Чаще всего это каша из овсяных хлопьев — порридж или яичница с беконом.

(СЛАЙД 34)

5 ученик.Английский национальный праздник – день святого Валентина. Символы Дня Святого Валентина: красные и розовые сердца, алые розы, плюшевые мишки с цветами и сердечками в пушистых лапах.

6 ученик.В этот день влюбленные дарят друг другу подарки и признаются в любви.

English song:

One little, two little, three little numbers,

Four little, five little, six little numbers,

Seven little, eight little, nine little numbers,

Ten little numbers!

Ten little, nine little, eight little numbers

 Seven little, six little, five little numbers,

 Four little, three little, two little numbers,

 Onelittlenumber!

  1. Заключение.

Учитель русского языка. – Ребята, посмотрите, какая замечательная книга у нас получилась.

Народы – как одна семья,

Хотя язык их разный.

Все дочери и сыновья

Своей страны прекрасной!

Учитель татарского языка. Укучылар, сез дәрестән үзегезгә бик күп файдалы мәгълүматлар  алгансыздыр  дип ышанып калам.

  • Дәресебезне тәмамлап, шуны әйтәсем килә. Без кайда, кемнәр белән генә яшәсәк тә дус, тату, бердәм булыйк. Шул очракта гына дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч, күкләребез аяз булыр.
  • Дәрес тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.

C:\Users\Win-7\Downloads\51066_html_m5f1726d6.jpgC:\Users\Win-7\Desktop\Рисунок (27) а.jpg

Ганиев Фәһим Әбдрәхмән улы

(03.04.1926 – 18.08.2014)

Башкортстанның   Дәүләкән районында Кол Шәриф дигән авылда туган безнең әлеге героебыз. Кайчандыр бай тормышлы булган бу гаиләне язмыш дулкыннары шактый нык сыный. “Кулак” дигән атама аларга ябышып кала. Гаиләсендә дүрт баласы булган Әбдрәхмән абыйга авыр сынауларны узарга туры килә: көнне төнгә ялгап эшләү, ачлы – туклы яшәү...  Шулай да балаларын аякка бастыра, башлангыч белем алырга мөмкинлекләр тудыра ала.

 Фәһим, 4 сыйныфны тәмамлагач, ныклап эшкә керешә, балта остасы һөнәрен үзләштерә. Яшьлектәге матур хыяллар белән яшәп ятканда, коточкыч хәбәр килеп ирешә:  Бөек Ватан сугышы башлана.

Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шулчак тешне кысып;

“Без җиңәргә тиеш ничек тә”.

15 яшьлек егетне сугышка китү теләге биләп ала, ләкин яше җитмәүлек кенә бу көнне тагын 3 елга кичектерә. Һәм  1944 нче елда Ганеев Фәһим исеменә сугышка алынуы турында рәсми кәгазь килә. Аны Уфадан Владивостокка җибәрәләр. Ул механиклар әзерли торган курсларда укып, танкист булып,

сугышка китә.

C:\Users\Win-7\Desktop\Рисунок (26)3.jpg

 Инде сугышның тиздән бетәчәге турында төрле хәбәрләр килеп ирешә башлый. Ә менә Фәһим Ганеевка сугыш беткән көнне күрергә насыйп булмый, чөнки аны японнар белән сугышка җибәрәләр.

Спаска дигән җирдә тайгада торырга туры килә аларга. Монда корал, карта белән эш итәргә, разведкага барырга,  азмы – күпме телне аңларга өйрәтәләр.  Соңыннан японнар белән бәрелешләрдә катнашалар, чикне саклыйлар.Көннәрдән - беркөнне, разведка япон офицерларының   якындагы шәһәрдә җыелуларын хәбәр итә. Безнекеләр,  шушы форсаттан файдаланып, һөҗүм ясыйлар. Алдан разведка китә. Башта дошманнар каршылык күрсәтмиләр.  Аларның кечкенә группалар ясап, маскировкаланган чокырларда утырганнары ачыклана. Шуннан соң кайберләрен кулга төшереп, алга таба баралар,   атышлар, шартлатулар көчле була...

   “Авылларны, шәһәрләрне  азат итә – итә алга бардык. Имимпо ⃰ дигән шәһәргә барып җиткәч, “Япония бирелде” дигән хәбәр тарала.

Әкренләп, кайтыр якка җыена башладык...”,- дип искә ала ветераныбыз.

Туган якларга исән  сау әйләнеп кайткач, тагын сәфәргә чыгарга туры

килә, аны Ленинградка эшкә җибәрәләр.

C:\Users\Win-7\Desktop\Рисунок (26) б.jpg

   Сугыштан кайткан егетебез анда булачак хәләл җефете белән танышачагын күз алдына да китерми. Татар кызы Рабига аны бик тиз күреп ала. “Бик ябык, ләкин бик чибәр егет иде”,- ди ул истәлекләрендә. Үзе дә Бәйрәкә ягыннан булган Рабига Фәһим белән кавышырга һәм Урыссу бистәсенә кайтырга ризалык бирә.

   Яшь гаилә башлыгы Урыссу ГРЭСына эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Гаиләдә 3 малай тәгәрәп үсә.

 Урыссу ГРЭСында, озак та үтми, Ганеевлар династиясе барлыкка килә. Фәһим Әбдрәхмән улының эшен улы Нәсим, ә аннары оныгы Азат дәвам итә. Менә шушындый тормышы белән кереп калды Ганеев Фәһим Әбдрәхмән улы безнең тарихларга.

Рәнҗеп ятмасыннар җир куйнында,

Корбаннарның белик каберен!

Хөрмәт күрсәтергә онытмыйча,

Исәннәрнең белик кадерен!

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы

Урыссу гимназиясе

                                               “Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

   Һәйкәл булып баса батырлар”

Сыйныф сәгате өчен якташларыбыз турында материал

2017 -2018 нче уку елы



Предварительный просмотр:

C:\Users\Win-7\Downloads\51066_html_m5f1726d6.jpgC:\Users\Win-7\Desktop\Рисунок (27) а.jpg

Ганиев Фәһим Әбдрәхмәнулы

(03.04.1926 – 18.08.2014)

Башкортстанның   Дәүләкән районында Кол Шәриф дигән авылда туган безнең әлеге героебыз. Кайчандыр бай тормышлы булган бу гаиләне язмыш дулкыннары шактый нык сыный. “Кулак” дигән атама аларга ябышып кала. Гаиләсендә дүрт баласы булган Әбдрәхмән абыйга авыр сынауларны узарга туры килә: көнне төнгә ялгап эшләү, ачлы – туклы яшәү...  Шулай да балаларын аякка бастыра, башлангыч белем алырга мөмкинлекләр тудыра ала.

 Фәһим, 4 сыйныфны тәмамлагач, ныклап эшкә керешә, балта остасы һөнәрен үзләштерә. Яшьлектәге матур хыяллар белән яшәп ятканда, коточкыч хәбәр килеп ирешә:  Бөек Ватан сугышы башлана.

Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шулчак тешне кысып;

“Без җиңәргә тиеш ничек тә”.

15 яшьлек егетне сугышка китү теләге биләп ала, ләкин яше җитмәүлек кенә бу көнне тагын 3 елга кичектерә. Һәм  1944 нче елда Ганеев Фәһим исеменә сугышка алынуы турында рәсми кәгазь килә. Аны Уфадан Владивостокка җибәрәләр. Ул механиклар әзерли торган курсларда укып, танкист булып,

сугышка китә.

C:\Users\Win-7\Desktop\Рисунок (26)3.jpg

 Инде сугышның тиздән бетәчәге турында төрле хәбәрләр килеп ирешә башлый. Ә менә Фәһим Ганеевка сугыш беткән көнне күрергә насыйп булмый, чөнки аны японнар белән сугышка җибәрәләр.

Спаска дигән җирдә тайгада торырга туры килә аларга. Монда корал, карта белән эш итәргә, разведкага барырга,  азмы – күпме телне аңларга өйрәтәләр.  Соңыннан японнар белән бәрелешләрдә катнашалар, чикне саклыйлар.Көннәрдән - беркөнне, разведка япон офицерларының   якындагы шәһәрдә җыелуларын хәбәр итә. Безнекеләр,  шушы форсаттан файдаланып, һөҗүм ясыйлар. Алдан разведка китә. Башта дошманнар каршылык күрсәтмиләр.  Аларның кечкенә группалар ясап, маскировкаланган чокырларда утырганнары ачыклана. Шуннан соң кайберләрен кулга төшереп, алга таба баралар,   атышлар, шартлатулар көчле була...

   “Авылларны, шәһәрләрне  азат итә – итә алга бардык. Имимпо ⃰ дигән шәһәргә барып җиткәч, “Япония бирелде” дигән хәбәр тарала.

Әкренләп, кайтыр якка җыена башладык...”,- дип искә ала ветераныбыз.

Туган якларга исән  сау әйләнеп кайткач, тагын сәфәргә чыгарга туры

килә, аны Ленинградка эшкә җибәрәләр.

C:\Users\Win-7\Desktop\Рисунок (26) б.jpg

   Сугыштан кайткан егетебез анда булачак хәләл җефете белән танышачагын күз алдына да китерми. Татар кызы Рабига аны бик тиз күреп ала. “Бик ябык, ләкин бик чибәр егет иде”,- ди ул истәлекләрендә. Үзе дә Бәйрәкә ягыннан булган Рабига Фәһим белән кавышырга һәм Урыссу бистәсенә кайтырга ризалык бирә.

   Яшь гаилә башлыгы Урыссу ГРЭСына эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Гаиләдә 3 малай тәгәрәп үсә.

 Урыссу ГРЭСында, озак та үтми, Ганеевлар династиясе барлыкка килә. Фәһим Әбдрәхмән улының эшен улы Нәсим, ә аннары оныгы Азат дәвам итә. Менә шушындый тормышы белән кереп калды Ганеев Фәһим Әбдрәхмән улы безнең тарихларга.

Рәнҗеп ятмасыннар җир куйнында,

Корбаннарның белик каберен!

Хөрмәт күрсәтергә онытмыйча,

Исәннәрнең белик кадерен!

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы

Урыссу гимназиясе

                                               “Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

   Һәйкәл булып баса батырлар”

Сыйныф сәгате өчен якташларыбыз турында материал

2017 -2018 нче уку елы



Предварительный просмотр:

МБОУ «Уруссинская гимназия»

Ютазинского муниципального района

Республики Татарстан

 Доклад

Об организации работы в сетевом сообществе

учителей татарского языка и литературы района по теме

«Подготовка к олимпиадам

по татарскому языку и литературе»

Автор :  учитель

 татарского языка и литературы

Садыкова Ф.И.

 2018 год

Тема:  Об организации работы в сетевом сообществе

учителей татарского языка и литературы района по теме

«Подготовка к олимпиадам

по татарскому языку и литературе»

Видение: активное, мобильное, творческое сообщество учителей татарского языка и литературы  района.

Цель: создание  группу единомышленников, заинтересованных в продвижении олимпиадного движения,  обеспечивающая  возможность достичь учащимися высоких результатов в олимпиадах разных уровней и совместного использования образовательных ресурсов для  роста  профессиональной компетентности педагогов.

Задачи :

  1. Оказать  поддержку профессиональной деятельности учителя и предоставить  возможность самореализации и самоутверждения через совместную сетевую практическую  деятельность.
  2. Развивать лидерство через сетевое взаимодействие.
  3. Повышать компетентность учителей и расширять возможности учеников.
  4. Дружелюбная обстановка, возможность задать интересующие Вас вопросы, получить помощь коллег, поделиться опытом своей работы.
  5. Внедрение в образовательный процесс инновационных технологий и методов дистанционного обучения.
  6. Организация очных встреч, мероприятий, которые также играют значительную роль для активизации взаимодействия сетевого сообщества.
  7. Создание базы данных проектов, презентаций, тестов, их совершенствование.

Механизм  координации сообщества:  учителя предлагают  разного рода задания повышенного уровня сложности,  помогают в их решении; учителя делятся опытом и им предоставляется возможность обмениваться мнениями и внести  корректировки по конкретным заданиям.

Способы  привлечения: рассылка писем по школам, размещение информации на сайте гимназии.

Мотивация  участников: достижение более высоких результатов в олимпиадах,  накопление материала для ученического и учительского портфолио, желание педагогов приобрести новый  опыт  или поделиться опытом самим.

Основные  виды деятельности сообщества: общение на форуме, разработка методических материалов для учителей татарского языка и литературы, разбор заданий, вызывающих наибольшее затруднение, решение различных вариантов тестовых заданий, разработка методических рекомендаций по  подготовке к олимпиадам.

Ожидаемые результаты:

  • Созданное, активно развивающееся сетевое педагогическое сообщество учителей татарского языка и литературы Ютазинского муниципального района и постоянное его наполнение.
  • Постоянное наполнение предметной страницы Сообщества педагогов методическими материалами, новостями, объявлениями.
  • Рост уровня квалификации педагогов.

-Увеличение количества учителей, получающих методическую поддержку, для повышения своей квалификации с использованием сетевого взаимодействия.

-Выявление проблем образовательного процесса и нахождения путей их решения.

Критерии эффективности сообщества:

1. Число активных участников.

2. Продолжительность деятельности сообщества.

3. Динамизм сообщества.

3.1.Рост числа активных участников;.

3.2.Количество обсуждаемых тем и их сменяемость;

3.2.Плотность обсуждения.

4. Оформление страницы сообщества

5. Социокультурная направленность взвимодействия (наличие дискуссий по вопросам речевых норм, наличие в сообществе "кодекса сетевого поведения", правил модерирования и других  норм или их обсуждение).

6. Разнообразие видов деятельности, соответствующее целям и задачам сообщества:

6.1.Информационная;

6.2 Методическая;

6.3.Экспертно-аналитическая;

6.4.Консультативная;

6.5.Учебная (повышение квалификации по тематике сообщества);

6.6.Учебная (повышение ИКТ-компетентности.

7. Методическая направленность взаимодействия:

7.1.Публикация методических разработок;

7.2.Взаимодействие педагогов в целях разработки образовательных ресурсов;

7.3.Профессиональная адаптация педагогов, самоутверждение, самореализация и саморазвитие.

Целевая группа проекта:

Учителя татарского языка и литературы Ютазинского муниципального района

Риски реализации проекта

1. Низкая заинтересованность потенциальных пользователей в сетевом взаимодействии. 
2. Слабая техническая оснащенность сетевой аудитории. 
3. Недостаточный уровень ИКТ-компетентности.

Перспективы развития проекта: 

1. Расширение сетевого взаимодействия в Ютазинском муниципальном районе РТ.
2. Быстрое выявление и решение образовательных проблем.
3. Обмен опытом с другими сетевыми сообществами.

Сроки и этапы реализации проекта

1. Подготовительный этап:(июль – сентябрь 2018 года)

- организовать деятельность проектной группы по созданию сообщество;

- определить участников проекта;

- собрать необходимые ресурсы для реализации проекта.

2. Основной этап:(октябрь 2018-март 2019 года)

- размещение информационных ресурсов  на сообщество;

- координирование взаимодействия учителей;

- определение плана работы по организации сетевых творческих проектов (конкурсов, олимпиад, форумов);

3. Аналитический этап:(апрель-май 2019 года)

- анализ эффективности и результативности реализации проекта через Интернет – опрос, мнение участников проекта;

- анализ информационных ресурсов, размещаемых на сообществе.

Участники сообщества имеют право:

-   активно участвовать во всех формах деятельности Сообщества;

-   взаимодействовать на множественном уровне (каждый может взаимодействовать с каждым напрямую);

-   не зависеть от других членов сети (свобода выбора задач, ответственность за них);

-  на добровольность связей (возможность гибкого изменения структуры и состава сети)

-знакомство в установленном порядке, с опытом работы отдельных учителей.

План реализации проекта

Сетевого сообщества учителей татарского языка и литературы Ютазинского муниципального района РТ «Подготовка к олимпиадам по татарскому языку и  литературе»

Мероприятия (тема, формы работы)

Участники

Сроки

Ответственный

1.

Круглый стол

– Обоснованиенеобходимости сотрудничества между педагогами-единомышленниками  

   - Целенаправленный диалог с коллегами. 

Учителя татарского языка и литературы района

Июль

август,

сентябрь 2018 г.

Руководитель проекта

2.

Анкетирование участников проекта на предмет изучения образовательных потребностей.

3.

 Создание сетевого

сообщества.

4.

Презентация сетевого сообщества для  учителей татарского языка и литературы

Учителя татарского языка и литературы района

сентябрь, 2018

Руководитель временной творческой группы по организации работы педагогов в сетевых сообществах

5.

Формирование координационного совета сетевого сообщества

Члены сетевого сообщества

сентябрь, 2018

Руководитель проекта

6.

Создание экспертного совета для экспертизы ресурсов, размещенных в библиотеке сообщества

 Члены сетевого сообщества

октябрь,

2018г.

Руководитель проекта

7.

Дистанционный конкурс методических разработок по подготовке к олимпиадам различных уровней

 Члены сетевого сообщества

ноябрь, 2018

Координаторы сообщества

8.

Организация работы тематических форумов

 Члены сетевого сообщества 

Регулярно

 Координаторы сообщества

9.

Форум «Подготовка учащихся к муниципальному этапу Республиканских олимпиад по татарскому языку и литературе»

Члены сетевого сообщества 

ноябрь,

2018

Координаторы сообщества

10

Создание и размещение на сайте электронных портфолио участников сетевого сообщества

 Члены сетевого сообщества 

декабрь,

2018

 Руководитель проекта

11

Форум «Подготовка учащихся к Республиканским олимпиадам по татарскому языку и литературе»

Члены сетевого сообщества 

январь,

2019

Координаторы сообщества

12

Дистанционные олимпиады по татарскому  языку и  литературе

Члены сетевого сообщества, учащиеся школ 

февраль, 2019

Координаторы сообщества

13

Поощрение активных участников сетевого сообщества

 Члены сетевого сообщества 

Апрель, май 2019

Руководитель  проекта

14

Создание виртуальной «Книги почета»

 Члены сетевого сообщества

апрель,

2019

Руководитель проекта

15

Интернет –опрос, мнение участников проекта

 Члены сетевого сообщества 

май,

2019

 Руководитель проекта

16

Анализ проделанной работы

май,

2019

Руководитель проекта

Данное сетевое сообщество может разместиться в странице «Социальная сеть работниковобразования nsportal.ru» и тесно сотрудничать с такими образовательными сообществами, как сообщество учителей татарского языка «Татар телен – “5”легә” http://t-t-5.ru/, сообщество учителя татарского языка и литературы Җәлилова Гөлназ http://gzalilova.ru/



Предварительный просмотр:

Минем педагогик табышларым

                                            Эссе.

                                                           Садыйкова Фирүзә Илкам кызы,

                                    I категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Вакыт бара, кайный-кайный, ашыга-ашыга көн артыннан көн үтә. Әйтерсең, без ниндидер бер агымга ияргәнбез дә, алга таба барабыз да барабыз. Кеше  шушы тормышта үз урынын табарга омтыла. Һөнәр сайлаганда, без нәрсәгәдер ирешергә телибез, шулай итеп үзебезнең тормыш җепләрен  үрәбез. Шушы җепләрнең мине балалар тавышы яңгырап торган, күңелле ыгы-зыгылы тормышка “балалар иле” дип аталган мәктәпкә  алып килүенә мин бик куанам. Әйе, мин - укытучы! Әйе, мин шул илнең бер вәкиле! Уйлап карасаң, гаҗәеп  могҗизаларга бай бер мохит ул. Монда уку – укыту эшләре системага салынган, ләкин кайсы укытучы: “ Мәктәптә көннәр бер – берсенә охшаганнар, алар бер төрдә, кызык та түгел”,- дип  әйтә ала? Бәлки, булыр да, әмма күңелем камил, чын укытучы бу сүзләрне әйтмәс. Шуңа күрә әлеге “балалар иле”ндә бер көн икенчесенә охшамый, монда һәр мизгел эзләнү: кызыклы мәгълүматлар, яңалыклар; тик утыру, вакытны бушка уздыру -  безгә ят әйберләр. Һәр бала – үзенең бәхетле киләчәген төзүче, димәк, бу илнең дә киләчәге балалар кулында. Нинди булачак соң ул: илебез, балаларыбыз, укучыларыбыз, киләчәгебез? Нинди юлдан үсеш алачак? Әлеге сораулар һәр укытучыны борчыйдыр. Ә менә укытучының вазифасын, аның әлеге үзгәрешләр чорындагы ролен карасак, исең китәрлек җаваплылык.  Үземдә шундый борчу туа: тормыш җиленә каршы торырлык көчем җитәрме, яңалыклар артыннан күзәтергә вакытым калырмы, укучыларымны йөз кызартмаслык итеп тәрбияли алырмынмы? Бүгенге тормыш күзлегеннән чыгып караганда, илебезгә нәкъ шундый шәхесләр кирәк. Шуңа күрә бу илдә иң тырышлар, иң булганнар – уңганнар, иң җаваплы, иң кызыклы, омтылучан кешеләр генә яши ала дип, күз алдына  килә.

Мин дә тырышам: дөньядан артта калмаска , күбрәк белергә, күрергә, кызыксынуымны арттырырга, балалар дөньясының үзенчәлекләрен, хыялларын күз уңаеннан җибәрмәскә ашкынам һәм ашыгам. Үземдә булган ачыклыгым, йомшаклыгым, ярдәмчел булуым, тормышта тупланган тәҗрибәмбелән укучыларыма булышасым, аларны золымнардан, һаләкәтләрдән саклап каласым килә. Әйе, без тормышта балалар, аларның якты матур киләчәге дип тырышабыз, чөнки бу безнең бурычыбыз.  Ә бурычка ирешү юлларын мин түбәндәгечә күз алдыма китерәм:

  • Беренчедән, бала дәрәҗәсен тоя белү, аны кирәкле югарылыкка менгерә алу. Шул ук вакытта бала күзлегеннән чыгып эш итә алу мөмкинлеге дә бик мөһим.
  • Икенчедән, безнең эшчәнлекнең төп нигезен эчкерсезлек тәэмин итә дип уйлыйм. Ышанучан бала күңелен саф хисләр, керсез күңел белән генә яулап була.
  • Өченчедән, әдәп – әхлак тәрбиясенә таянып эш итү. Идеал кыйммәтләренең кыйбласы булып, дөреслек, яхшылык, шәфкатьлелек, миһербанлылык, шәхес иреге, мәхәббәт, иҗат торырга тиеш.
  • Дүртенчедән, дәреснең уңайлы шартларда узуы. Һәр укучының үзен кирәкле санавы, нинди дә булса яңалык кертергә омтылуы - зур нәтиҗә.
  • Бишенчедән, бу – укытучы эшчәнлеге, аның осталыгы, һөнәрилеге. Әлеге өлешкә ныграк тукталасым  һәм кайбер табышларым белән фикер уртаклашасым килә.

Һәр укытучы дәрес алдыннан үз алдына максат куя, аңа ирешү юлларын билгели. Нәкъ шул юллар үзенчәлекле дә, кызыклы да, гади дә ачыш булырга тиеш. Хәзерге көндә моның өчен мөмкинлекләр бар.

Сезгә әйтеп үтәсе килгәнем - Кроссенс алымы. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төрле этапларында куллану бик отышлы, дип саныйм. Балаларның фикерләү, күзаллау сәләте белән аның сөйләм телен дә үстерүгә уңай йогынты ясый, балаларга да бик кызыклы. Ә укучыда кызыксыну булса, ул төрле дәрәҗәдәге бәйге – конкурсларда, олимпиадаларда катнашырга мөмкинлек бирә. Ә бу, үз чиратында, укытучының да эшчәнлек нәтиҗәсе.

Әлеге табышларым , бәлки бик гади тоелыр, ләкин ун еллык тәҗрибәмә йомгак ясап, шуны катгый әйтә алам: укытучының осталыгы ул очраклы килеп ирешкән бәхет тә, табыш та  түгел, ә ничә еллар дәвамында системалы хезмәт, җентекләп эзләнүләр, борчу – уйланулар, ачышлар белән уңышсызлыклар да...

Мин үземнең һөнәремне яратам, сыйныфка кереп дәрес бирү дә бик ошый. Һәр баланың күзенә карап,  кәефен аңларга тырышу, күңеленә белем орлыклары чәчү - бернәрсәгә дә тиңләшә алмый торган бәхет. Әйе, мин бәхетле, киләчәктә тә шул бәхеттән аермаса, “ Исәнмесез, балалар! Дәресне башлыйбыз!” дип әйтергә насыйп булса иде тагын бик күп еллар. Язманы Әнвәр Шәриповның түбәндәге юллары белән тәмамлыйм:

                                                       Укытучы!

                                                   Нинди горурлык!

                                                   Бу бит - бәхет!

                                                   Бу бит - бик зурлык!



Предварительный просмотр:

https://youtu.be/TmuiE2yneyc



Предварительный просмотр:

Тема: Логик һәм иҗади фикерләү технологиясе алымы - кроссенс

Максат: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кроссенс алымы белән таныштыру, әлеге алымны практик кулланырга өйрәтү.

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар. Сезне үземнең мастер-класста катнашырга чакырам.

                   Кадерле хезмәттәшләр, бүгенге осталык классының девизы итеп, мин  Г.Ибраһимов                    

                  сүзләрен китерер идем:

                 Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга

                юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.              

                                                                                                                                                           (слайд № 1)

   Галимҗан Ибраһимов    

Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башында әйткән бу сүзләре белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартлары таләпләрен тулысы белән ача. Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе: мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә  күтәрелергә тиеш. Һәм ул стандартның нигезе булып тора.  Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш.

 Эшкә керешкәнче, түбәндәге сорауларга хор белән җавап бирүегезне сорыйм.

  • Чиста кәгазь бите нинди төстә? ( Ак)
  • Яңа яуган карның төсе нинди? ( Ак)
  • Сыер нәрсә эчә? (Сөт) (Су)
  • Әлбәттә, сыер су эчә, ләкин кайберләрегез уйлап та тормыйча “сөт” дип җавап бирдегез. Нигә шулай була соң? Сездә “ак” сүзе белән күзаллаулы бәйләнеш, ягъни ассоциация туды... (слайд №2)

Сезне күзаллаулы бәйләнешкә нигезләнгән, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган логик һәм иҗади фикерләү технологиясе алымы- кроссенс белән таныштырырга телим.

Шулай итеп, мастер-классның темасы: “Кроссенс алымы”     .                            (Слайд №3)

-Нәрсә соң ул “кроссенс”? Инглиз теленнән “Фикерләр киселеше” дип тәрҗемә ителә.

      Әлеге алым язучы, педагог, математик Сергей Федин һәм техник фәннәр докторы, рәссам, фәлсәфәче Владимир Бусленко тарафыннан уйлап табылган. Беренче тапкыр 2002 нче елда “Наука и жизнь” журналында басылып чыга.                            (Слайд №4)

     Кроссенс – ул табышмак, башваткыч, ребус. (Слайд №5)

9  квадраттан  торган зур шакмак, һәр шакмакта мәгънәләре белән бер-берсенә бәйле, туры килә торган рәсемнәр урнаштырылган. (Слайд №6)

Кроссенс төзүнең 3 ысулын аерып карарга була. (Слайд №7)

Корссенс  “ гади” һәм “катлаулы булырга мөмкин.

  • “Гади” кроссенс - картиналар арасында бәйләнеш гади, укучылар әлеге кроссенсны рәсемнәр буенча гына аңлаталар. 
  • «Катлаулы»  кроссенста рәсемнәр символ ярдәмендә бирелә, шуңа күрә эчтәлекне уйлап , тирән итеп бирү сорала. (Слайд №8)

        Кроссенсларны тел һәм әдәбият дәресләрендә дә кулланырга була. Мәсәлән, татар    

      теле дәресләрендә антонимнар темасын кабатлаганда әлеге кроссенсны файдаланырга  

      була. Әдәбият дәресләрендә әдипнең билграфиясе белән танышкач, әдәби әсәрне укып

      чыккач, анализ өлешендә кулланырга була.

  • Әлеге слайдта антонимнар темасына карган кроссенс сурәтләнгән. (Слайд №9) Игътибар белән карасаң, һәр ике рәсемдә антонимнар яшеренгән рәсемнәр урнаштырылган.

Алдагы слайдтагы кроссенсны әдәбият дәресләрендә файдаланырга була.(Слайд №10) (Мостафа – герой-шагыйрь М.Җәлилнең туган авылы, “Хөсәения” – Оренбургта Җәлил укыган мәдрәсә, Әдәбият институты- шагыйрь белем алган югары уку йорты)

  • - Яхшы,ә алдагы рәсем нинди бәйләнештә? ( “Чаңгы шуу” – Муса Җәлил спорт белән кызыксынган, ә чаңгы шуу – аның иң яраткан шөгыльләреннән берсе була. А.Алиш – Җәлилнең дусты, көрәштәше.”Моабит дәфтәрләре” шагыйьнең әсирлектә язган шигырьләре тупланмасы. “Алтын Йолдыз”- 1953 нче елда Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә,Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Шулай итеп, кроссенс кем турында? (Муса Җәлил).
  • Ә хәзер мин сезгә чираттагы кроссенсны үзегезгә чишәргә тәкъдим итәм. (Слайд №11) (Әлеге рәсемнәрдә эш-хәрәкәтне белдергән күренешләр сурәтләнгән)
  • Димәк, кроссенска нинди исем бирерсез? (Фигыль) (Слайд №12)

- Хөрмәтле коллегалар, хәзер мин сезгә укучылар ролендә булып карарга тәкъдим итәм.  Өстәлдә рәсемнәр һәм 9 квадраттан торган буш шакмак. Сезгә рәсемнәрне билгеле бер эзлеклелектә әлеге шакмакларга урнаштырырга һәм кроссенсны чишәргә кирәк булачак. (рәсемнәр таратыла, төркемнәрдә эшлиләр)

-Кайсы төркем әзер? (Убырлы карчык, Гөлчәчәк “Гөлчәчәк” әкиятеннән, Кыз җеп эрли – “Өч кыз”әкиятеннән, кыз кәрҗинен тотып, җиләккә бара – “Үги кыз”әкияте; алдагы рәсемдә камыр батыр сурәтләнгән “Камыр батыр” әкияте;егет карчыгага утырып оча – “Ак бүре” әкиятеннән;төлке казны җилкәсенә асып бара – “Төлке һәм каз” әкиятеннән, алдагы рәсемдә бер кеше агачка менеп бара, ә икенчесе басып кала- “”Ике кеше” әкиятеннән, аю, бүре, төлке -  “Аю белән төлке” әкиятеннән, ә уртадагы квадратка әлеге рәсемне урнаштырдык: барлык әкиятләр дә Борын-борын заманда дип башлана.)

-Димәк, кроссенска нинди исем бирерсез? (Татар халык әкиятләре)

Рәхмәт. (Слайд № 13)

  • Кроссенсның берничә дөрес җавап варианты булырга мөмкин. Укучыларның игътибарын бер генә дөрес вариантка юнәлтергә кирәк түгел. Иң мөһиме- әлеге методның өстенлеге дә шунда: укучыларны иҗади фикерләргә өйрәтү.
  • Инде кроссенсны чишү юллары белән таныштык. Хәзер аны төзү алгоритмын тәкъдим итәм.        

- тема, идеяне билгеләү,

-темага кагылышлы 8-9 элементны аеру,

- иллюстрация, картиналар сайлау,

- һәр сурәтнең үзенчәлеген билгеләү,

-охшаш бәйләнешләрне табу,

-кроссенс әзер (Слайд № 14).

-Хөрмәтле хезмәттәшләр, дәреснең кайсы этабында кроссенсларны кулланырга була?

 ( теманы ачыклаганда, проблемалы ситуация тудыру өчен, иҗади өй эше итеп тә бирергә була)

  • Темаларны үткәндә дәрескә кроссенс алымын кертеп җибәрү укучыларның кызыксынуларын, фикерләү сәләтләрен тагын да үстерә. Бу алымны дәреснең төрле этабында кулланырга була.
  • Өй эшен тикшергәндә (таяну схемасы буларак),

       -   Дәреснең темасын, максатын билгеләгәндә,

       -    Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, кабатлау дәресләрендә

        -   Иҗади төрдәге өй эше итеп бирергә була. (Слайд № 15)

Рефлексия.

Кроссенсны методик алым буларак  бер үк сүз төркеменә караган 3 сүз ярдәмендә тасвирлагыз. ( исем: ассоциация, логика, алым; рәвеш:     сыйфат: кызыклы, файдалы, катлаулы.... фигыль; уйлата, фикерләтә, кызыксындыра. .                            (Слайд №16)

Шулай итеп, кроссенсның максаты- нәрсә дә булса өйрәтү түгел, ә укучының мөстәкыйль рзвештә эзләнүе өчен шартлар тудыру.

Осталык классын татар халкының “Белемлелекнең чиге юк» мәкале белән тәмамлыйм.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!   (Слайд № 17)