Фәнни-тикшеренү эшләре

Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

Әлеге бүлектә укучыларымның фәнни-тикшеренү эшләре урын алган

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы “Урыссу гимназиясе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 Җамал Вәлиди фаҗигасе

                                                                                                  Эшне башкарды:

                                                                                    9 нчы сыйныф укучысы Идрисова Әдилә

 

Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты

 укытучылары Ахунова Венера Салих кызы,  

                                                              Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

Урыссу, 2016 нчы ел

Эчтәлек

Кереш..............................................................................................................................................3

I  бүлек. Репрессия корбаннарыннан беренче булган Җ.Вәлиди .............................................5

II бүлек.  Җ.Вәлиди фаҗигасе    ..................................................................................................8    

                 §1.  Яшь тәнкыйтьчеләрнең фикер бәрелеше..........................................................10

Йомгаклау ....................................................................................................................................12

Файдаланылган әдәбият .............................................................................................................13

Кереш

                                                                                                       Кешенең кадере булсын,

                                                                                                       Кабере булсын җирдә.

                                                                                                       Саклансын, заман капмасын

                                                                                                        Кабаттан сыйнфый җимгә.

                                                                                                                          Газинур Морат

30 нчы еллар уртасында, илдә “шәхес культы”на бәйле репрессияләр башлана, меңәрләгән кешеләр бер гаепсезгә үтерелә, төрмәләргә ябыла, лагерьларга җибәрелә. Галимнәр Сталин репрессиясе, яки шәхес культы елларын 1937 нче елдан башланган дип исәплиләр. Тарих белгечләре сүзләренә караганда, әлеге чор 1918 нче елдан башлана. Социалистик революция җиңгәч, Сталин илне революция дошманнарыннан азат итү максатын алга куя. Шул рәвешле, 60 миллион гаепсез кеше юк ителә.
Ул елларның вәхшилеге, шәхес культы фаҗигасе халык күңеленә мәңге төзәлмәслек яра булып сеңеп калган. Репрессияләр иң беренче чиратта милләтнең , халыкның зыялыларына, иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә абруйлы урын тоткан алдынгы карашлы катламнарына юнәлтелгән була. 

Сталин режимы милли интеллигенциянең каймагын, күренекле вәкилләрен, ”халык дошманы” буларак, кулга алган. Тикшерү һәм хөкем карары чыгару өчен һәр республикада, һәр өлкәдә өч кешедән торган махсус “өчлекләр” булдырылган. Репрессия корбанына әйләнгән шәхес “үзенең гаебен танып”, гаепләү актына имза куярга мәҗбүр булган. Болар арасында күренекле татар язучылары: Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, М.Галәү, Ф.Кәримнәрдә бар. Тик кырык үлемне җиңеп, исән –сау килеш туган илләренә әйләнеп кайтучылар арасында  А.Гыйләҗев, Х.Туфан, И.Салаховлар да бар. Ә бит шушы чорда 40 язучының гомере вакытсыз өзелгән! 

Сталин репрессиясеннән иза чикмәгән бер генә авыл, бер генә шәһәр, бер генә поселок та калмаган! Йорт-җирләреннән, туган нигезләреннән, ата- аналарыннан , гаиләләреннән, балаларыннан аерылган бер гаепсез кешеләр Себергә, Колымага, Казахстанның сусыз далаларына, Соловкига, Ак диңгез буйларына үлемгә озатылганнар. Алар үзләренең ни сәбәпле гаепләнүләрен генә аңлый алмаганнар. Авыр кол хезмәтеннән аларның баш миләре кайнаган, кыйнау-рәнҗетүләрдән тәмам сәламәтлекләрен югалтканнар, инвалидка әйләнгәннәр. Сталинизм барлык милләтләрнең дә уртак кайгысына, аянычлы фаҗигасенә әйләнгән. Бу хөкем ителгән, атып үтерелгәннәр арасында татар халкының күренекле әдәбият  белгече, тәнкыйтьче, тел галиме һәм фольклорчы  Җамал  Вәлиди дә була.

Фәнни-тикшеренү эшенең максаты булып, татар халкының тарихи йөзе, милләтнең намусы булган Җамал Вәлидинең трагик шәхес булуын ачыклау тора.

Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • галимнең тормыш юлы һәм иҗаты турында истәлекләрне барлау, аларны өйрәнү;
  • күренекле тәнкыйтьче, публицист һәм фәлсәфәче буларак Җ.Вәлидинең татар җәмгыятендә һәм әдәбиятында тоткан урынын билгеләү;
  • әдип хакында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен барлау, аларны өйрәнү, алардагы фикерләрне үз бәяләмәләребез белән чагыштыру.

Фәнни эшнең актуальлеге:

Җамал Вәлиди. Бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш дип әйтеп булмый. Егерменче йөз башы татар җәмәгатьчелек фикере тарихында тирән эз калдырган, күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре авторы, тел белгече, акыл иясе булган Җамал Вәлидинең эшчәнлеген җәмәгатьчелек әлеге кадәр зурлап билгеләүне кирәк тапмады. Акланган исемнәрне халыкка таныту бүгенге көндә актуаль булып кала.

Фәнни эшнең яңалыгы- бу темага язылган төрле чыганакларны бергә туплау, анализлау.

Өйрәнү объекты һәм предметы – Җамал Вәлиди турында истәлекләр, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре.

Тикшеренү методы итеп эзләнү, өйрәнү, тикшерү алымнары файдаланылды.

Бу эшне язу барышында теоретик нигез итеп Р.М. Мөхәммәтшинның “Татар зыялылары” (2003), Б.Ф.Солтанбеков җитәкчелегендә чыгарылган “Хаклык аклаган исемнәр”. Документаль очерклар (1991) җыентыклары алынды.

I  бүлек. Репрессия корбаннарыннан беренче булган Җамал Вәлиди

               Күренекле әдәбият  белгече, тәнкыйтьче, тел галиме һәм фольклорчы Җамалетдин Җәләлетдин улы  Вәлидов Апас районы Апас авылында туа. 1908 нче елда Иж-Буби мәдрәсәсен тәмамлый. 1911 нче елда Оренбургка күчеп китә. Шул еллардан башлап, аның эшчәнлеге ике өлкәдә - укытучылык һәм фән өлкәсендә бара.

1911-1918 нче елларда ул Оренбургка барып, “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый. Аны тәмамлагач, Казанга кайта һәм Көнчыгыш педагогия институтында белем ала. Шул вакытларда ук Җамал Вәлиди  революцион-демократик карашлары, әдәби хәрәкәттә бара торган вакыйгаларга үзенчәлекле мөнәсәбәте белән башкалардан аерылып тора.Ул күңелендә бөреләнгән фикерләрен кәгазьгә төшереп, “Шура”, “Аң” журналларында үткен-үткен мәкаләләр бастыра башлый. Тора –бара ул үзен  әдәбият-сәнгать әсәрләрен тирәнтен аңлаучы һәм аларга төпле бәя бирүче тәнкыйтьче итеп таныта. 1918  нче елдан алып 1931  елга кадәр Җамал Вәлиди  Арча, Тәтеш шәһәрләрендә укытучылык итә, Казандагы  Шәрык академиясе рабфагында укыту эшләре мөдире була, Казан дәүләт университетының рабфагында белем бирә, Казан педагогия институтында эшли, доцент вазифасын башкара.

Беренче чыгышлары белән үк Җ. Вәлиди үзен Г.Курсави, Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри кебек, ислахчылык һәм татар иҗтимагый фикерен яңарту тарафдары буларак күрсәтә. Җәдитчелекнең бер вәкиле сыйфатында ул мөселман мәктәбен үзгәртеп кору, дөньяви мәгариф системасын булдыру, мәдәни тормышны заманчалаштыру өчен тырышлык куя. Аның татар җәмәгатьчелеген яңартуга этәргеч бирүче иҗтимагый алгарыш турындагы уй – фикерләре дә шуннан килеп чыга.

Җ. Вәлиди карашлары татар җәмәгатьчелегенә фәкать мөселман мәхәлләсе дип кенә карауның искергәнлеген гәүдәләндерүче фикри агымның ачык бер чагылышы булып тора. XVI гасырда Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, татарларның үз дәүләтчелеге булмау аркасында, берничә гасыр буена аларга мөселман мәхәлләсе гамәлдә барлык иҗтимагый – сәяси һәм милли институтларны алыштыра. Болар XIX – XX гасырлар чигенә кадәр татарларда милли үзаңны дини инану белән тәңгәлләштерүгә сәбәпче була. XIX гасырда мөселман җәмгыяте эчендә туган ислахчылык хәрәкәте, Җ. Вәлиди фикеренчә, яңа милли аң барлыкка килүгә шартлар тудыра.

Россиядә 1905 нче ел революциясе барышында килеп чыккан иҗтимагый  - сәяси үзгәрешләр, көчәя барган татар җәмәгатьчелеген яңарту процессына киң юл ача. Нәтиҗәдә иҗтимагый – мәдәни тормыш торган саен дөньяви төсмер ала бара, чагыштырмача сәяси ирекләр бирелгән шартларда гомум- төрки бердәмлек зарурлыгы турындагы идеяләр дә туа. Җ.Вәлиди гомумтөрки бердәмлек формалаштыруның гамәлгә ашмаслыгына һәм мөстәкыйль татар милләтенең котылгысыз рәвештә  барлыкка килүенә башлап игътибар итүчеләрнең берсе була.

Татар милләте формалашуның теоретик проблемаларын өйрәнеп, Җ. Вәлиди диннең һаман да җитди роль уйнавын таный. Ул гына да түгел, татарлар сыман изелгән халыклар тормышында аның роле үсә барачак, дип саный. Шул ук вакытта  ул махсус үзенчәлекләргә ия булган һәм дини нигезгә түгел, ә этник компонентларга таянган милли үсешнең үз табигатен аерып карый. Этник яктан караганда, халыкларның формалашуы, аныңча, берничә этап аша уза. Аның нәсел һәм кабилә кебек гади төрләреннән халыклар килеп чыга, ә аннан соң милләтләр барлыкка килә , ди ул. Җ Вәлиди милләт барлыкка килүнең закончалыклы булуын ассызыклый, аның үсешен тоткарларга яки бастырып тотарга мөмкин, ләкин көч белән җиңеп булмый, ди . “Милләт яши, - дип яза ул,- ул – табигыйлыкның һәм тарихның баласы”.

Милләт бөтенлеген тәэмин итүче билгеләр арасында Җ. Вәлиди аның килеп чыгышының, теленең , диненең, гореф – гадәтләренең һәм ватанының уртаклыгын атый. Милләт билгеләре арасында  телне һәм әдәбиятны аерып күрсәтә, әдәбият дигәндә, халыкның барлык фәлсәфи, иҗтимагый, фәнни һәм сәнгати фикерен күздә тота.

XX йөз башында татарларның милли бердәмлеге көчәя, әмма ул бик каршылыклы шартларда бара. Җ.Вәлиди татар милләтенә Казан татарлары гына түгел, мишәрләр һәм башкортлар да керә дип саный. Күпчелек гореф – гадәтләр, дини бердәйлек һәм барысы өчен дә уртак булган әдәбият әлеге этник төркемнәрне бер милләткә туплый, борынгыдан килгән Ватаннарына – Идел – Уралга берләштерә.

Җ.Вәлиди милләтне ничек яклау һәм аның үсешенә ярдәм итү турында җитди уйлана. Милләтне ассимиляциядән саклауның иң көче инструменты, аныңча, мәдәниятнең һәрьяклап үсеше. Ләкин мәдәният башка халыклардан күчереп алынган булырга тиеш түгел, ә үзенең тарихына, гореф – гадәтләренә нигезләнеп корылган үзенең мәдәнияте булырга тиеш. Татарлар арасында ислам һәм гомумтөрки традицияләрнең уңай ролен танып, бер үк вакытта ул милләтнең үсеш тенденциясенә объектив бәя бирә. Аның киләчәген Европа, Көнбатыш дөнья белән тыгыз берләшүдә күрә. Бу турыда галим “Татар әдәбиятының барышы” (1912) дигән хезмәтендә язып чыга. Соңрак, 1916 нчы елда “Аң” журналында басылган “Шәрыктан Гаребкә” дигән зур мәкаләсендә ул татар җәмгыятенең Көнбатыш цивилизациясе белән хезмәттәшлегенә тайпылышсыз хәрәкәтен исбатлый. Шулай итеп, XX  гасыр башы тарихи чоры үзе үк татар милләтенең Көнбатышка йөз тоту зарурлыгын дәлилли, ә бу яңа социаль – мәдәни бергәлеккә якынаюга сәбәп була.

Җ. Вәлиди каләме астыннан Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш.Камал һәм башка фикер ияләре, язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләренә анализ һәм югары бәя бирелгән хезмәтләр чыга. 20 нче елларда ул эмиграциягә киткән язучы – реалист Г.Исхакыйның күркәм исемен саклап кала. Шул ук елларда татар грамматикасының фәнни нигезләрен булдыру буенча башлаган эшен дәвам итә, әлеге проблема буенча берничә хезмәтен бастыра. Аның мәшһүр “Очерк истории образованности и литературы татар” китабында    ( 1923) татар җәмәгатьчелек фикере үсешенең һәм мәктәп эшендә җәдитчелек дип аталган яңа агым барлыкка килүнең төп чорлары җентекләп тикшерелә. [ 3,203 ]

Шулай итеп, Җамал Вәлиди үзенең  15-20 еллык хезмәт гомерен искиткеч зур эшчәнлек белән уздырган. Шуңа күрә 20 нче гасыр башының  күренекле галиме-филологы булып танылган.

II бүлек.  Җамал Вәлиди фаҗигасе

Җамал Вәлиди  өстендә кара болытлар куера башлый.  1931 нче елның  6 нчы маенда 44 яшьлек галимне   гаепләп кулга алалар. Туктаусыз дәвам иткән сорау алулар, кыйнаулар, мыскыл итүләр  Җамал Вәлидинең түземлеген соңгы чиккә җиткергәннәрдер, күрәсең.

Әлеге тикшеренү эшенең эзләнү этабында без Рафаил Мостафинның Җамал Вәлидигә 110 ел тулу уңаеннан бастырылган мәкаләсенә юлыктык. Автор галимнең кызы Әминә Вәлитованың истәлекләре белән уртаклаша.

Әлеге төнне мин гомерем буена саклыйм. Бу вакытта миңа 12 яшь иде, мин туганыбыз Садри Җәләлләрдә кунакта идем. Төн уртасында ниндидер хәрбиләр килеп ишек шакыдылар. Безнең барыбызны, шул исәптән балаларны да, йөзебез белән стенага борылып басарга куштылар. Дөрес, киенергә рөхсәт иттеләр итүен. Тенти башладылар. Бөтен әйберне актардылар, нәрсәләрнедер алып, төенчек итеп төйнәделәр. Мин куркуымнан, дер-дер итеп калтырап, хәзер барыбызны да кулга алалар да, аталар икән диеп уйладым Әмма бары Садри Җәләлне генә кулга алдылар. Ә ул каты авырып менә ничә айлар инде урын өстендә ята, өстәвенә сукыраеп бара иде, аны сөйрәп диярлек алып чыгып киттеләр.

Яктырганны көчкә көтеп алып, мин бу куркыныч хәбәрне җиткерер өчен өйгә чаптым. Ләкин мине анда тагын да коточкычрак хәбәр көтә иде – шушы ук төндә әтине дә кулга алганнар икән. Шундый ук хәрбиләр килгән, тентү үткәргәннәр, ниндидер кәгазьләр һәм китапларны алганнар һәм әтине дә үзләре белән алып киткәннәр.

-Мин әтиемне бик тә, бик тә ярата идем. Бөтен кызлар да шулайдыр, мөгаен. Мин аның гаепле булуына аз гына да ышанмадым. Бер мин генә түгел, барыбыз да шулай уйлый идек. Әтинең тормышы барысының күз алдында иде бит. Ул яхшы күңелле, сөйкемле кеше, чын татар зыялысы иде. Мин моны әтием булганы өчен генә әйтмим, ул чынлап бик намуслы, гадел, ярдәмчел кеше иде. Хәер, ул елларда бу сыйфатлар кимчелек буларак кабул ителгәннәрдер. Корбан буларак, беренче чиратта, нәкъ менә шундыйлар сайланды да инде.

Тиздән ачыкланганча, әтине Черек күлгә алып килгәннәр һәм эчке төрмәдәге ялгыз камераларның берсенә ябып куйганнар. Башта аның эшен болай ярыйсы гына тоелган тикшерүче алып барган. Озак кына сорау алган, әмма сорау алганда кыйнамаган, түбәнсетмәгән. Туганнары, якыннары белән дә күрештергән. Мин төрмәгә, әтием белән күрешергә, әнием, ике абыем белән барганымны хәтерлим.

Бервакытны без күрешергә килдек, ә әтиебез безнең янга чыкмады. Соңыннан гына әни сорашып белде: Бикчәнтәев фамилияле тикшерүче килгән икән... Бу кешене үлгәндә дә каргап үләрмен, мөгаен. Куллары гына корысын ул бәндәнең. Әтиемне шулкадәр кыйнаган ки, шул хәлдән соң әтием озак кына аягына баса алмаган.

Берәр ай үткәч, безгә тагын күрешергә рөхсәт иттеләр. Кыйналганнан соң әтием әле терелеп тә җитмәгән, хәтта утыра да алмый, шуңа күрә басып сөйләшә иде. Аның тикшерүче турында әйткән сүзләре бүген дә колагымда яңгырый, “Ничек аны җир йотмый!” –дигән иде ул. Шул кыйналудан соң әти бөтенләй йокысыз калды. Бик нык ябыкты һәм сизелерлек картайды. Яңаклары батып керде, сакал-мыеклары чаларды. Берничә ай эчендә ул бетәшкән картка әйләнде. Ә бит юкса аңа ул вакытта бары тик 45 яшь кенә иде.

Ул тикшерүче әтине тагын нәрсәләр эшләткәндер, анысын белмим, әмма кыйналулар һәм мыскыл итүләр дәвам иткән. Ә беркөнне әтинең түземлеге  чигенә җиткән, күрәсең, ул тотканда өченче каттагы тәрәзәдән сикергән. Бөтен газапларына  берьюлы чик куймакчы булгандыр инде. Бик нык имгәнеп, кул-аякларын сындырса да исән калган. Моннан соң аны Вахитов урамындагы шифаханәгә күчерәләр. Без озак кына күрешә алмадык. Берничә айдан соң, ниһаять, күрешергә рөхсәт иттеләр. Әти безнең янга култык таякларына таянып чыкты.

Аның көннәре санаулы гына калган иде инде. Әтинең аякларында гангрена башланган. Әлбәттә, вакытында операция ясаган булсалар, аны коткарып калырга да мөмкин булыр иде. Әмма “халык дошманы” кемгә кирәк соң? Соңгы мәртәбә без аның белән 1932 нче елның 29 нчы ноябрендә күрештек. Әтием аңында түгел иде инде, шулай итеп без аның белән сөйләшә дә алмый калдык. Икенче көнне ул аңына да килә алмыйча үлгән. Ә бәлкем аңына килгәндер, тик янәшәсендә берәү дә булмаган”. [  2, 85 ]

Гаҗәбе шул: тикшерү материалларында Җамал Вәлидинең ни үзен-үзе үтерергә омтылуы, ни үлеме чагылыш тапмаган. Бары тик тоткыннар дәвалана торган шифаханәгә “хроник плеврит белән авыру сәбәпле күчерелде” генә диелгән.

1932 нче елның 11 нче маенда Җамал Вәлидигә суд карары чыгарыла. Дәүләт сәяси органы карарында: “Солтангалиев оешмасы филиалы”ның җитәкчесе булуда, “үзәк”нең легаль булмаган җыелышларын уздыруда, халык арасында һәм матбугатта буржуаз милли идеяләр таратуда гаепләнеп, Вәлидов Җ.Җ. биш елга хөкем ителә” диелгән. [ 5, 185 ]

Тагын бер ялган: Җамал Вәлидинең “эше”ндә ул “Башка тоткыннар белән бергә Беломорбалтлагерьга озатылды” диелгән.

Җамал Вәлиди кызының сүзләренә караганда, әтисе үлеп өч атна үткәч, 1932 нче елның декабрь азагында Мәскәүдән аның гаебе кичерелү турындагы кәгазь килеп төшә. Әмма бу кәгазь якыннары күңеленә хәсрәт кенә өсти, чөнки инде соң була.

§1.  Яшь тәнкыйтьчеләрнең фикер бәрелеше

Җамал Вәлиди XX гасырның унынчы еллары тирәсендә Иж-Буби мәдрәсәсендә укыткан чагында актив яза һәм матбугатта еш басыла башлый. Беренче фәнни һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре татар гәзитләре “Йолдыз” да, “Вакыт” та һәм “Шура” журналында дөнья күрә.

Аның кискен аналитик мәкалә һәм күзәтүләренә танылган язучы Галимҗан Ибраһимов игътибар итә, аларны “акыллы, эчтәлекле һәм киң колачлы” дип атый. Ә Вәлиди үзен, Ш.Мәрҗанидән соң, “яңа гасырның беренче тәнкыйтьчесе” дип белдерә. Г.Ибраһимовка Җ.Вәлидинең сабыр, ышанычлы итеп язуы ошый. Язучы әле ул чагында – унынчы еллар башында Җ. Вәлиди белән киләчәктә үзенең дә кискен бәхәскә керәчәген күз алдына да китерми.

Икенче күренекле тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллин күпкә соңрак, инде илленче елларда Җ.Вәлидине “Беренче Тукайчы”, “Тукай иҗатын тулы мәгънәсендә иң беренче булып чын тикшерүче” дип белдерә. Чыннан да, Җ.Вәлиди Г.Тукайның төп китапларын үзе исән чагында ук рецензияли. Татар әдәби җәмәгатьчелеге арасында аның фикере иэ абруйлылардан санала.

Җ.Вәлиди белән Г.Ибраһимов арасындагы беренче бәхәс нәкъ менә шул нигездә килеп чыга. Г.Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” повестена һәм аның татар грамматикасы китапларына уңай рецензияләр язган чакта, язучы да яшь тәнкыйтьченең фикерләрен тиешле эш кебек кабул итә.Ә индн Г.Ибраһимов үзенең “Әдәбият кануннары” дигән китабында Г.Тукай иҗатына беръяклы, дөрес булмаган, кимсетүле бәя биргәч, Җ.Вәлиди аңа кискен каршы чыга һәм аның фикерләренең ялгыш булуын ышанычлы рәвештә исбатлап күрсәтә. Әмма Г.Ибраһимов бик каты үпкәли, яшь тәнкыйтьче турындагы фикерен кискен үзгәртә һәм аны “чәнчеп” алу мөмкинлеген беркайчан да ычкындырмый.

Шулай булуга да карамастан, 1918 нче елда Г.Ибраһимов Җ. Вәлидине яңадан үз вакытының иң абруйлы тәнкыйтьчесе дип таный.

Тәнкыйтьченең иҗаты гаять дәрәҗәдә бай. Биредә борынгы татар әдәбиятына җентекле анализ да, әдәбият яңалыкларын күзәтү дә, халык авыз иҗаты мәсьәләләре дә, сәясәт тә, фәлсәфә дә, тарих та бар. Аның фәнни мирасында тел белеме зур урын алып тора, бу өлкәдә байтак хезмәтләр калдыруы өстенә, лингвистиканың кайбер өлешләрендә ул өр-яңа ачышлар ясаган кеше. Ул, чыннан да, акыл иясе – энциклопедист, иҗади сәләт киңлекләре ягыннан чагыштырсаң, Җ.Вәлиди Г.Ибраһимовка тиң.

Җ.Вәлиди 1922-1924 нче елларда, матбугатта “пролетар культурасы” турында бәхәсләр куера башлагач, Г.Ибраһимов белән икенче тапкыр бәрелешә. Бу вакытта большевиклар ягына күчеп беткән Г.Ибраһимов һәр милли культурада ике культура булырга тиешлеге турындагы Ленин тәгълиматын кайнар яклый. Әлеге тезиска таянып. Вульгарлаштыручылар (бозып күрсәтүчеләр) революциягә кадәрге бөтен мәдәниятне “буржуаз” дип атыйлар, ә пролетариат, җимерекләрдән чистартылган өр-яңа җирдә шулай ук яңа, моңарчы күрелмәгән сәнгать булдырырга тиеш, дип раслыйлар.

Җ. Вәлиди курыкмыйча әлеге идеологик тезиска каршы чыгучы аз санлы кыюларның берсе була. Ул әдәби әсәрләрне “пролетар” һәм буржуаз”га, ә язучыларны “безнеке” һәм “безнеке түгел”гә бүлгәләүне кискен тәнкыйтьли. Әдәби әсәр, барыннан да элек, аның “үзгәрмәс сәнгатьчә кыйммәте” ягыннан карап бәяләнергә тиеш, ди ул. Әгәр дә әсәр шундый кыйммәткә ия икән, кем тарафыннан язылуына кармастан, ул “гомуми байлык” булып саналырга хаклы.

“Сыйнфый яктан ялгыш карарлары” өчен бер Вәлиди генә түгел, иҗат юлларын Октябрьгә кадәр башлаган тулы бер төркем язучылар – М.Галәү, С.Җәләл, Ф.Кәрими һ.б. да гаепләнә. Егерменче елларда “иске” язучыларны әхлакый яктан изсәләр, утызынчы елларда аларны физик юкка чыгару башлана. Аннары инде, утызынчы еллар ахырында, “буржуаз” язучылар калмагач, “пролетарлар”ына да чират җитә.

Менә шушындый шартларда Җ.Вәлиди бәхәсләшә алу түгел, матбугатта басылу мөмкинлеген дә югалта. Шулай да 1923 нче елда ул Петербургта “Идел буе татарларының мәгърифәте һәм әдәбияты тарихы турындагы очерк” исемле монографиясен бастырып чыгара әле.

Җамал Вәлиди, Садри Җәләл, Гали Рәхим һәм башка язучылар, нәширләр, җәмәгать эшлеклеләрен кулга алганнан соң, Казан ГПУы Мәскәүгә горурлык белән хәбәр итә: “ТАССР ГПУ органнары тарафыннан буржуаз-милләтче зыялыларның һәм сәүдә-сәнәгать буржуазиясенең контрреволюцион төркеме ачылды һәм юк ителде”. [ 2, 86]

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: бу сүзләрдә хаклык бар. Татар зыялылары арасында большевизмның беренче корбаннарының берсе булган Җ.Вәлидинең исеме онытылуга дучар ителә, күмелгән урыны да бүгенге көнгәчә ачыкланмаган.

Йомгаклау

Сталин режимының авырлыгы бөтен халык җилкәсенә төшә. Беркем дә үзен ирекле, имин дип сизә, тыныч яши алмый. Күршең, танышың, туганың синең сәяси ышанычлыгың турында шик белдерсә, бигрәк тә шикаять язса, язмышың хәл ителгән дип сана, төнге бердә төрмәгә алып китүне,  ахыр җәзаны көт тә тор.

Бай һәм олы тарихлы татар халкы аеруча зур югалтулар кичерә. Ун ел эчендә 2 тапкыр әлифба алыштыру, матбугатны кысу, татар мәктәпләрен ябу өстенә, намуслы, әхлаклы акыл ияләре күпләп юк ителә. Сталинның канлы балтасы татар әдәбияты муенына иң үткен чагында төшә. Каһәрле еллар бик күпләрне рухи имгәтә.

“Халык дошманы” дигән нахак бәла ягулар 50 нче еллар уртасына кадәр дәвам итә. Шул чор рәсми мәгълүматлары буенча 3 778 234 кешегә хөкем карары чыгарыла, аларның 78 698-е атып үтерелә.

Шул өермәгә эләгеп, халкыбызның иң күренекле уллары- милләтебезнең даны, горурлыгы булган бик күп асыл затлары Сталин төрмәләрендә эзсез югала. Ә алар арасында Җамал Вәлиди дә бар.

Белем – иң яхшы байлык: янмый да, югалмый да, урлап та булмый аны, хурлап  та ди халык мәкале. Танылган  тел галиме, тәнкыйтьче, тарихчы һәм философ  Җамал Вәлидинең   исеме, иҗаты үлми-югалмый, рухи хәзинәбезнең бер бизәге булып тарихыбызда  саклана.

Файдаланылган әдәбият

  1. Галиуллин Т. Утызынчы еллар әдәбияты.// Мәгариф, № 6, 1998.
  2. Мостафин Р.Ә. Җамал Вәлиди фаҗигасе// Татарстан, № 5,6, 1998.
  3. Мөхәммәтшин Р.М. Татар зыялылары: тарихи портретлар.- Казан: Мәгариф, 2003.
  4. Нәбиуллина Г. Йөрәк каны белән язылган әсәрләр, яки әдәбиятта шәхес культы темасы// Мәгариф, № 4, 1997.
  5. Хаклык аклаган исемнәр. Документаль очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.



Предварительный просмотр:

Министерство образования и науки Республики Татарстан

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы

Республиканская научно-практическая конференция

«Молодежь в научном поиске»

“Яшьләр фәнни эзләнүдә” республикакүләм

 фәнни-гамәли конференция

Филология: татарский язык

                                        Филология: татар теле

Татарские имена

Татар исемнәре

Идрисова Аделя

Идрисова Әдилә

МБОУ “Уруссинская гимназия”

 Ютазинского муниципального района

 Республики Татарстан

8 класс

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы

Урыссу гимназиясе

8 нчы сыйныф

Научный руководитель:

Садыкова Фирюза Илькамовна,

учитель татарского языка и литературы

Фәнни җитәкче:

Садыйкова Фирүзә Илкам кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эчтәлек

Кереш........................................................................................................................3

I бүлек.Мәҗүсилек ышануларына, йола- традицияләренә нигезләнеп барлыкка килгән кеше исемнәре .......................................................................6

      §1 Тотемистик ышануларга бәйләнешле борынгы төрки-татар исемнә-ре...............................................................................................................................6

     §2   Күк-тәңре, күк җисемнәре культы, җир-су культы белән бәйләнешле борынгы төрки-татар кеше исемнәре....................................................................9

II бүлек.   Ислам дине һәм татар исемнәре.........................................................11

III бүлек.  Кеше исемнәренең төзелеш-ясалыш принциплары.........................15

Йомгак....................................................................................................................17

Файдаланылган әдәбият исемлеге.......................................................................18

                                                     Кереш                      

                                                                 Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,

                                                                Аннан тугры дусны күрмисең;

                                                                Безнең хакта мәңге ядкяр саклап,

                                                                Картаймыйча яши һәр исем.

                                                                                                Г.Цадаца.

        Исем – кешенең туганнан алып үлгәнчегә  кадәр үзе белән бергә яши торган тугры дусты, шул ук вакытта үлгәннән соң да ул кеше турында якты истәлекләр калдыра торган, онытылмаслык бер рухи көч. Ата-ана беркайчан да баласына  яманлык теләми. Бала тугач, ул аңа иң матур исемне сайлап куя.

       Дөньяда һәрнәрсәнең исеме бар. Кешеләрнеке генә түгел, җанварлар, шәһәр һәм авыллар, елгалар-күлләр, диңгезләр һәм океаннар, тыкрык һәм урамнарның, җыйнап әйткәндә, безне чолгап алган бар нәрсәләрнең исемнәре бар.

      Телдәге исемнәр исә гомумилекне яки аерымлыкны белдерүләре ягыннан бер-берсенә капма-каршы куела торган ике зур төркемгә аерылалар: уртаклык (урман, өстәл һ.б.), ялгызлык  ( Айгөл, Әлфия һ.б.) исемнәре.

      Барлык төр ялгызлык исемнәренең килеп чыгышын, үсешен, ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү белән тел белеменең ономастика (грекча “исем кушу сәнгате” мәгънәсендәге сүздән)дигән махсус тармагы шөгыльләнә.Топономика белән антропонимика ономастиканың ике иң мөһим бүлекләрен тәшкил итәләр. Топонимика барлык төр географик атамаларны ( топонимнарны өйрәнә). Топонимика (грекча топос – “урын”, оним- “исем”, “атама”).[1]

      Татар телендә кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгать итү категорияләренә исем, кушамат, ата исеме ( отчество) һәм фамилия керә. Бу категорияләрнең килеп чыгышын, төзелешен һәм кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын ономастиканың антропонимика дигән бүлеге өйрәнә. Антропонимия – теге яки бу телдәге кеше исемнәре, кушаматлар, отчество һәм фамилияләрнең тулаем җыелмасының аталышы.[2]

Татар кеше исемнәре һәм җирле географик атамаларның килеп чыгышын, этнолингвистик катламнарын, төзелеш-ясалыш һәм үсеш-үзгәреш үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнү исә халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тагын да тулырак итеп танып белергә ярдәм итә. Болар исә тел  белеме алдында торган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.

      60 нчы еллардан башлап ономастик эзләнүләрнең чикләре киңәя; төрле фәннәргә бәйләнешле рәвештә өйрәнү нәтиҗәсендә, фәнни яктан тагын да тирәнәя. 1963 нче елдан башлап татар ономастикасын Г.Ф. Саттаров өйрәнә башлый. Шулай ук татарларда кеше исемнәре Г.Ф. Саттаров тарафыннан тикшерелгән.Аның бу өлкәгә караган дистәләрчә мәкаләләре, китаплары дөнья күрә. Мәсәлән, “Ни өчен шулай аталган?” (1971), “Татар исемнәре сүзлеге” (1983), “Исемең матур, кемнәр куйган?” (1989), “Татар исемнәре ни сөйли?” китапларында татарларда кеше исемнәре тикшерелгән.

     Татар кеше исемнәренең килеп чыгышын, кулланылышын һәм нинди мәгънәләргә ия булуын өйрәнү эшебезнең төп максаты булып санала.

      Куелган максаттан чыгып, түбәндәге бурычларны билгеләдек:

  • Борынгыдан килә торган төрле ышанулар, йолалар һәм традицияләр белән бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән исемнәр турында мәгълүмат бирү;
  • Ислам дине кабул ителгәч кушылган исемнәрне ачыклау;
  • Кеше исемнәренең төзелеш-ясалыш принципларын барлау.

Тикшеренү методлары. Тупланган материалга комплекслы якын килү зарурлыгыннан чыгып, тикшеренү барышында чагыштырма-тарихи, структур-лингвистик һәм статистик анализ методлары файдаланылды.

        Безнең тикшеренүләрнең методологик базасы булып Г.Ф.Саттаров, Ф.Г.Гарипова һәм башка күренекле галимнәр тарафыннан эшләнгән фәнни-теоретик белемнәр җыелмасы тора.

Эшнең практик әһәмияте. Татар исемнәрен өйрәнүнең тел тарихын, башка ономастик берәмлекләрнең килеп чыгышын ачыклау, татар һәм фин-угор, татар һәм рус телләренең антропонимия  тармагындагы багланышларын, бер-берсенә тәэсирен ачыклау.

Эшнең фәнни яңалыгы. Исемнәргә мисаллар Татарстанның Ютазы районы җирлегеннән тупланды.

I бүлек. Мәҗүсилек ышануларына, йола- традицияләренә нигезләнеп барлыкка килгән кеше исемнәре

     Бала туу кебек сәер һәм гаҗәеп физиологик күренеш борынгы кешеләрдә ниндидер югары, илаһи көчләр катнашына бәйле ышанулар тудырган.

     Төрки халыклар, шул исәптән болгар-татарлар, борын-борыннан исем кушуга кеше гомерендә гаять мөһим момент итеп караганнар. Кешенең киләчәк язмышына исемнең магик тәэсире бар дип ышанганнар. Хәзер без аның шулай икәнен түбәндә язылачак материаллардан күрербез.

§ 1. Тотемистик ышануларга бәйләнешле борынгы төрки-татар исемнәре

     Мәҗүси карашлы борынгы кешеләр исем кушкан вакытта тотемистик ышануларга, йола-мотивларга таянганнар. Борынгы кешеләр ыруг, кабилә, ә соңрак бөтен бер халыкка нигез салучы кешене хайваннардан яки кошлардан туган дип санаганнар.

     Казан татарларының кан-кардәш бабалары болгарларда да бик борынгы чорда үзләренең килеп чыгышлары турында, башка борынгы халыклар кебек үк, бик примитив фикер йөрткәннәр. Алар уйлавынча, ыруг-кабилә башлангычында ниндидер тотем-хайван-баба торган була.

    Борынгы заманнарда болгар-татарларда бүре, барс, эт, аю, арыслан, кабан, болан һәм башка хайваннарны; кошларны (ябалак, күке, күгәрчен, карга, саескан, тукран, чыпчык һ.б); балыкларны ( чуртан, чөгә, чабак һ.б) изге итеп санау, аларны илаһи көчкә ия булган тереклек итеп караганнар. Ягъни тотемлаштыру белән бәйләнешле (тотем нигезле), я булмаса, асылларында әлеге хайваннарга, кошларга, балыкларга нисбәтле берәр мотив яткан кеше исемнәре дә барлыкка килгән һәм озак заманнар кулланылышта йөргән. Мондый исемнәрнең кайберләре  нәсел-ыруг кушаматларына, фамилияләргә һәм торак пункт (башлыча авыл) атамаларына әверелеп, безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Шулардан чыгып берничә мисалга күз салыйк әле.

Борынгы заманнарда бүренеата-баба итеп санау, бүре тотемы төрки-монгол кабиләләре, хәтта халыклар исемендә һәм шул нигездә кеше исемнәрендә дә чагылыш тапкан һәм йола дәрәҗәсенә ирешкән.

    “Ир бала туганда ук тешле булып туса, яки, киресенчә, тугач озак вакытлар теш чыкмый торса, аңа Бүре исеме яки бүре компонетлы исем биргәннәр. Шушы җирлектә тарихи антропонимикабызда Бүре, Бүребай, Башбүре, Бүрекәй, Бүрехан исемнәре урын алган. Болардан Буриев, Бүребаев, Байбурин, Буркиев, Башбурин ( соңгы икесе керәшен татарларында) кебек фамилияләребез ясалган”[3], -дип яза Г.Ф.Саттаров.

    Тагын бер мисалга тукталып китик. Ул да  булса аю турында. Татарларда аюны олылап, хөрмәт итеп “аю бабай” дип атау гадәте бар. Монда аюны беренче бабабыз дип санау, аю тотемы, аюга табыну чагылыш тапса кирәк.

    Аю тотемы һәм ир баланың аю кебек таза-нык, көчле куәтле булуын теләү йоласы нигезендә болгар-татарларда Аю, Аюбай, Аюкай, Аюташ, Аюхан исемнәре барлыкка килгән һәм урта гасыр азакларына кадәр кулланышта йөргән. Болардан Казан татарларындагы Аюбаев, Аюбиев, Аюкаев,; татар-мишәрләрдәге Аюков, Аюкасов, Аюханов, Аюгиев фамилияләре ясалган.

    Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин: борынгы татар кешеләре хайван-җәнлекләрне хөрмәт иткәннәр, гомумән алар табигать белән, тереклек белән тыгыз бәйләнештә торган һәм табигатьтәнкөч, яшәү дәрте алып яшәгәннәр дип уйлыйбыз.

    Йолаларның тагын берсенә тукталасы килә. Борынгы заманнарда безнең халык төрле минерал (таш, чакматаш,чуерташ, агат һ.б.) һәм металларны (тимер, корыч, булат, бакыр, җиз һ.б.) илаһи көчкә ия дип санаганнра, изгеләштергәннәр. Металл, минераллар, алардан ясалган тормыш-көнкүреш әйберләре һәм сугыш кораллары (мәсәлән, балта, кылыч,сөңге,ук, урак, хәнҗәр һ.б) усал көчләрне куркыта, аларны кешегә якын җибәрми дип ышанганнар.[4]  Шушы җирлектә усал көчләр бала янына килмәсен, бала авыруларга, усал көчләргә бирешмәсен, сәламәт, таза-нык булып үссен дигән теләктән чыгып, каты, нык минерал әйбер атамаларын балага исем итеп бирү йоласы барлыкка килгән. Мәсәлән:

    Булат ( иң яхшы сортлы корыч) – Корыч, Корычбай, Корычбулат, Корычхан; Булат, Булатбай, Ишбулат кебек исемнәр барлыка килгән.

    Алтын һәм көмеш кебек затлы металларның атамасы байтак кына борынгы болгар-татар һәм ир-ат, һәм хатын-кыз исемнәре составында урын алган.

    Алтын – Алтынбай, Алтынай, Алтынбулат, Алтынсылу, Алтынчәч кебек исемнәр барлыкка килгән. Әлеге исемнәрне балаларына кушып, ата-ана баланың гаилә өчен бик кадерле, кыйммәтле булуын әйтергә тели һәм баланың муллыкта яшәргә тиешлегенә ишарә итә.

     Көмеш – кыйммәтле, затлы металл, татар халкында эчке сафлык. Пакьлек, гөнаһсызлык символы. Составында көмеш сүзе булган Көмеш, Көмешсылу, Көмешчәч, Көмешай, Көмешнур кебек кеше исемнәре асылында да ир һәм кыз баланың көмеш кебек саф, инсафлы, пакь, гөнаһсыз булып үсүен-яшәвен теләү йола-мотивы ята.

    Алмаз – үтәкүренмәле, нык ялтырый торган иң каты тау токымы алмаз минералы атамасыннан ясалган. Гарәпләр алмаз атамасын “грекча” җимерелмәс, какшамас, иң нык мәгънәсендәге адамантас сүзеннән алганнар. Гарәпләрдән бу сүз төрки телләргә кергән. Алмазны ташлар патшасы дип атаганнар һәм ул барлык хәзинәләрдән дә артык бәяләнгән. Шуларны истә тотып, Алмаз һәм Алмазия исемнәрен балаларга кушканнар.

   “Татар халкының “асылташлы” исемнәренең күпчелеген хатын-кыз исемнәре тәшкил итә.Моның шулай булуы яхшы аңлашыла да. Чөнки халкыбызның этик-эстетик зәвегы элек-электән кыз баланың затлы, кадерле, чибәр, матур, керсез-саф булып үсүен һәм яшәвен теләгән әм таләп иткән. Менә шуңа кызлар төрле таш исемнәре белән аталган”[5], - дип яза Г.Ф.Саттаров.

§ 2. Күк-тәңре, күк җисемнәре культы, җир-су культы белән бәйләнешле борынгы төрки-татар кеше исемнәре

     Борынгы заман кешеләре күктә яши торган алла тәңрегә табынганнар. Тәңрене дөньяны тудыручы, барлыкка китерүче илаһи көч, иң өлкән, баш алла дип санаганнар.

     Тәңре күк алласы булганга, күк тәңресе дип аталган. Ул күк җисемнәрен (кояшны, айны, йолдызларны) һәм җирне яраткан.

     Тәңре теонимының (алла исеменең) килеп чыгышын якут телчесе профессор Н.К.Антонов таң ире- таңир-тәңгер-тәңре сүзләренә бәйләп аңлата.[6]

     Тәңре мифологик терминына нигезләнеп, Тәңребирде, Тәңрегол, синим исемнәр: Аллагол, Рахмангол, Ходайгөл, Хакбирде исемнәрен яратып кушканнар.

Борынгы заманнарда болгар-татарлар илаһи, изге дип саналган көн – күнәм ( кояш), ай йолдыз һәм башкакүк җисемнәрен белдерүче сүзләрне кертеп тә балага исем кушканнар.

    Күн (кояш), Көнбикә, Көнсылу, Көнбак, Көнбай кебек кеше исемнәре борынгы төрки халыкларда, шул исәптән болгар-татарларда, кулланылышта шактый актив йөргәннәр.[7]

    Ай сүзе белән һәм аңа мәгънәдәш Камәр. Бәдер (Бәдри), фарсы теленнән Маһи сүзләреннән түбәндәге исемнәр ясалган һәм кулланылган: Маһия, Камәрия, Бәдрия, Айбикә- Маһибикә, Камәрбикә, Айгөл, Маһигөл, Айҗамал, Бәдриҗамал һ.б.

   Татарларда Йолдыз һәм Чулпан исемнәре ир балаларга да, кыз балаларга да кушылалар.

   Бу бүлектә әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәгә киләбез.

   Борынгы төрки-татар кешеләре үзләре белән идарә, аларны бәла-казалардан саклаучы, дөрес юлны күрсәтүче ниндидер бер илаһи көч бар дип ышанганнар. Һәм, безнеңчә ул көчне алар үзләрен әйләндереп алган табигатьтә дип аңлаганнар. Шушы көчнең барлыгын аңлау, төрле нәрсәләргә табыну ышанычны арттырган һәм мәҗүсилек дигән төшенчә туган дип аңлыйбыз.

   Яңа туган балаларга да исемнәр мәҗүсилек ышануларына, йола-традицияләргә нигезләнеп кушылган.

II бүлек.Ислам дине һәм татар исемнәре

    Без алдагы бүлектә төрле ышанулар, йолалар, традиция белән бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән исемнәрне карап үттек.  

   Ә хәзер әлеге бүлектә ислам дине кабул ителгәч кушылган исемнәр белән танышып үтәрбез.

   Болгар ханы Алмыш-Балтавар тарафыннан 922 нче елда ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң, Идел-Кама болгарларына гарәп сүзләре һәм исемнәре интенсив рәвештә үтеп керә башлый. Татар теленең башлыча, ислам дине йогынтысында гарәп исемнәре белән тулылануына урта гасырларда фарсы теле шактый нык арадашлык иткән. Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Көнчыгыш илләре белән борынгы заманнардан ук башланган сәүдә һәм культура багланышлары аркылы болгар-татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре (мәсәлән, Бану, Баһман, Рөстәм, Дилә һ.б.) килеп кергән.

    Татар антропонимиконында меңнән артык ел дәвамында саф төрки-татар исем компонетлары белән гарәп һәм фарсы телләреннән алынган исем компонен ларының үзара кушылуы аркасында байтак кына катнаш төзелешле исемнәр барлыкка килгән һәм алар берничә катлам тудырган.

    Татар антропонимиконына катнаш катламнарын барлыкка китергән исемнәр түбәндәге калыплар буенча ясалганнар:

  а) төрки-татар исем компоненты + гарәп компоненты: Акназар, Тимергази;

ә) гарәп компоненты +  төрки-татар компоненты: Фәезхан, Әсмабикә;

б) төрки-татар компоненты +  фарсы компоненты: Айгөл, Айназ;

  в) фарсы компоненты + төрки-татар компоненты: Гөлүсә, Гөлбикә.

 “Ислам дине һәм гарәп-фарсы культурасы һәм әдәбияты йогынтысында татар антропонимиконына кабул ителгән кеше исемнәрен лексик-семантик яктан ике зур төркемгә бүлеп карый алабыз,”[8] – дип белдерә Гомәр Саттаров.

  1. Асылларында ислам дине төшенчәләре яткан гарәп-фарсы чыгышлы алынма исемнәр;
  2. Асылларында дөньяви эчтәлекле гарәп-фарсы сүзләре яткан алынма исемнәр.

  1. Асылларында ислам дине төшенчәләре яткан гарәп-фарсы чыгышлы алынма исемнәр

Мәҗүсилектән ислам диненә күчү исемнәр хәзинәбезнең баю-тулылануында зур роль уйнаган.

       Билгеле булганча, ислам сүзе түбәндәге мәгънәләргә ия:

  1. “Буйсыну, бер аллага буйсыну, күндәмлек.
  2. Мөслим, мөселман.
  3. Сәламәт, сау, төзек.”

       Ислам компонентлы исемнәр: Ислам-Исламия, Нурислам, Шәйхелислам. Һ.б.

       Составларында дин (ышану, инану, дин) сүзе булган бик күпләгән кеше исемнәренең асылында да ислам динен зурлау, аңа инану, табыну мотивы ята: Динә, Нуретдин, Хәйретдин һ.б.

      Ислам йогынтысында Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла ( Алла колы). Әнисе Зминә (ышанычлы, куркусыз), абыйлары Габбас (кырыс, катгый) һәм Хәмзә (“үткен, өтеп ала торган “ мәгънәсендә), хатыннары Хәдичә (җитлекмәгән, вакытыннан алда туган), Гайшә (яшәүче, тере), кызлары Фатыйма ( имүдән аерылган), Өммегөлсем ( ал яңаклының анасы), Зәйнәп (тулы гәүдәле, таза), Рокыя (тылсым, күңелне үзенә тартып торучы), оныклары Хәсән (чибәр, матур), Хөсәен (чибәр, яхшы) һәм башка туган-тумачаларының исемнәре дә киң таралыш алган, кулланылган.

  1. Дөньяви эчтәлекле гарәп-фарсы чыгышлы алынма исемнәр.

      Г.Тукай әйткәнчә, гарәп теле (шул җөмләдән фарсы теле дә) дөньяви эчтәлекле кеше исемнәренә дә бай. Алырның күбесе болгар-татарлар тарафыннан урта гасырларда ук гамәлгә алынган һәм байтагы хәзер дә актив кулланыла.

     Татар телендәге дөньяви эчтәлекле гарәп һәм фарсы исемнәрен а) хатын-кыз исемнәренә; ә) ир-ат һәм хатын-кыз исемнәренә; б) ир-ат исемнәренә аералар.

  1. Иҗтимагый мөнәсәбәтләргә бәйле кеше исемнәре.

а)хатын-кыз исемнәре – Вәфидә (делегат, илче), Зөмәрә (төркем, класс);

ә)парлы исемнәр – Вәкил-Вәкилә (ышанып җибәрелгән кеше, вәкил, Рәис-Рәисә (башлык, җитәкче);

2. Төрле һөнәрләрне белдерүче кеше исемнәре:

       а) Асия (дәвалаучы, табибә), Маһирә (оста);

       ә) Фәния (артистка), Рәсим-Рәсимә (рәсем ясаучы;

       б) Сөнгать ( осталык, һөнәр).

3. Өс киеме, бизәнү кирәк-яракларына нисбәтле кеше исемнәре:

      а) Дәһинә (иннек,кершән), Хәлия (бизәнү әйбере);

      ә) Гамбәр-Гамбәрия (хушбуй, ислемай);

      б) Зиннәт (бизәк, затлы әйбер).

     Профессор Г.Саттаров гарәп һәм фарсы телләреннән кергән хатын-кыз исемнәрен сурәтләү исемнәре, ә ир-ат исемнәрен теләк исемнәре дип атый һәм аларның ясалыш үрнәкләрен тәкъдим итә. Кеше исемнәренең ясалышына без III бүлектә тукталабыз.

     Шулай итеп, ислам дине белән килеп кергән телебездә гарәп, фарсы исемнәренең таралышы, кулланылышы төрле чор- дәвердә төрлечә булган. Болгар-татар теленә гарәп һәм фарсы исемнәре Идел-Кама Болгарстанында рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәннән соң ( 922 нче ел) алына башласалар да, XVII йөз азакларына чаклы халыкта киң таралышка, кулланылышка һәм популярлыкка ия булмаганнар.

II бүлектә күреп үткәнебезчә, исемнәр ислам динен, Мөхәммәт пәйгамбәрне, аның туганнарын, башка пәйгамбәрләрне, алланы олылауга, аларның илаһи сыйфатларын атауга нигезләнгәннәр.

III бүлек. Кеше исемнәренең төзелеш-ясалыш принциплары

     Әлеге проблемалар Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаровларның “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы” (2000) һәм башка галимнәр хезмәтендә яктыртылган.

    Авторлар татар кеше исемнәренең ясалышын түбәндәгечә аңлаталар.

    Борынгы болгар-татар кеше исемнәренең күбесе җыйнак төзелешле, җиңел әйтелешле булган. Алар, башлыча, ике сирәк өч иҗектән торган төзелеш тәшкил иткәннәр.Аз иҗекле төзелеш исемнәрне кыскартып, бозып әйтергә юл калдырмаган. Ике иҗектән торган исемне тагын да кыскартып әйтү ихтыяҗы тумаган. Ул болай да җыйнак, әйтү, атау, эндәшү өчен уңай, сөйләм өчен экономияле. Мондый борынгы исемнәребез өч төрле юл белән ясалган.

     Беришләре өч яки ике иҗекле тамыр сүздән гыйбарәт күмәклек сүзләрнең кеше исеменә әверелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән: Чулпан, Энҗе, Тимер, Булат һ.б.

     Икенчеләре бер яки ике иҗекле тамыр сүзләр кушылып ясалган: Айсылу, Айгөл, Айтуган, Гөлназ, Таңсылу һ.б.

     Өченче төре бер яки ике иҗекле тамыр сүзгә: 1) –ай, -әй; 2) –кай,-кәй; 3) –ач, -әч; 4) –аш, -әш һ.б. кебек антропонимик иркәләү-кечерәйтү, икенче төрле әйткәндә, субъектив бәя кушымчалары ялгану нәтиҗәсендә барлыкка килгән: Уразай, Балтай, Йөзкәй, Балтач, Тугаш һ.б.[9]

     Татар телендә, башлыча төрки кеше исемнәренең борынгы төрки һәм болгар чорыннан ук килә торган ике иҗекле  традицион җыйнак калыпта кулланылышы йогынтысында, хәзерге антропонимикабызда да гарәп, фарсы, рус теленнән алынган исемнәрнең күбесенчә ике иҗекле җыйнак төзелешкә, җиңел әйтелешкә, матур яңгырашка һәм дөньяви мәгънәгә ия булганнары популяр: Фәрит – Фәридә, Шамил, Камил, Наил-Наилә, Әлфия, Илһам-Илһамия һ.б.

    Соңгы елларда районыбызда балаларга татар теленең үз җирлегендә туган матур әйтелешкә, тирән мәгънәгә ия булган исемнәр кушу шактый активлашты. Мондый исемнәрне мисал итеп китерергә була: Аяз, Айзат, Азамат, Айнур, Айгиз, Әмир, Булат, Илнур, Илдан, Илгиз, Алмаз, Камил, Ирек һ.б – ир балаларга; кыз балалар арасында: Камилә, Әдилә, Нәзифә, Айсылу, Гөлназ, Гөлчәчәк, Айгөл, Гүзәл, Гөлшат, Чәчәк, Әминә  һ.б. исемнәрне еш очратырга була.

   Димәк, әлеге бүлектә күрсәтелгән материалларга нигезләнеп һәм Гомәр Саттаровның башка күп кенә хезмәтләренә таянып, без түбәндәге фикергә килдек:

    Башка сүзләр ничек ясалсалар, кеше исемнәре дә шулай ясалалар.

    Төзелеш ягыннан аларны дүрт төргә бүләргә мөмкин:

  1. Тамыр: ( Чия) һ.б
  2. Кушма: (Айсылу, Гөлназ) һ.б.
  3. Кыскартылма: (Ленара) һ.б.
  4. Алынма: (Элеонора, Марат) һ.б.

Ясалышлары буенча:

  1. Туганлык терминнары ярдәмендә кушма төзелешле исемнәр ясалу:

а) ата, баба – Атабай, Атахан, Бабахан һ.б.

б) “бала, ир бала” төшенчәсен белдерү өчен үзара синонимдаш булган бала, чага, бәбкәй, бәбкә, малай сүзләре кулланылышта йөргән һәм алардан түбәндәге исемнәр ясалган: Балакай, Балакач, Балабаш (“баш бала”) һ.б.

      2. Иркәләү-кечерәйтү кушымчалары ярдәмендә ясалу: Бибкәй, Дәүләткәй һ.б.

      3. Хатын-кыз җенесен белдерә торган –а, -ә, -ия кушымчалары ярдәмендә ясалу. Гадәттә алар ирләр исеменә ялганып ясалалар: Илгиз-Илгизә, Дамир-Дамирә, Рәсим-Рәсимә һ.б.

   

                                                            Йомгак

    Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җыйнак, җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһәңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Күркәм исемнәребез күп булганга, һәрбер ата-ана шулар арасыннан үзенә ошаганын, күңеленә хуш килгәнен, әлбәттә, заман таләпләренә җавап бирә торганын сайлый ала. Ләкин безнең кайбер ата-аналар, кирәгеннән артык тырышып, балаларына немец, француз яки инглиз исемнәре кушалар. Моның белән алар үзләрен интернационалистлар итеп күрсәтергә омтылалар, күрәсең. Аларның кайберләрен генә китерик: Адлер, Ансел, Марс һ.б. Фатих Ибраһимов фикеренчә, Октябрь борылышларыннан соңгы чорда татар зыялылары арасында балаларына татарга берни аңлашылмый торган ясалма исемнәр кушу шактый зур урын алды. Мәсәлән, Әнсар, Фокус, Юнир, Гермус, Раина һ.б.[10]

     Әйе, әлеге исемнәр исем булудан бигрәк кушаматны, мыскыллап әйтелгән сүзне хәтерләтәләр. 

     Ләкин исем кешене түгел, ә кеше исемне бизи дигәнне дә онытмаска кирәк. Эш-гамәлләре белән тарихка кергән кешеләрнең исеме мәңгегә онытылмый бит! 

     Без әлеге эшебезне “Татар исемнәре” дигән бик зур теманы ачып бирүгә багышладык. Иҗади эш барышында үз алдыбызга куйган максат һәм бурычларга тулысынча ирешә алдык дип уйлыйбыз.

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Антонов Н.К. Материалы по исторической лексике якутского языка.- Якутск, 1971.
  2. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.- Казан: Раннур,2000.
  3. Ибраһимов Ф. Исем гомерлеккә кушыла //Мәгариф.-1994.-№7.
  4. Саттаров Г.Ф.Исемең матур, кемнәр куйган?-Казан: Тат.кит.нәшр., 1989.
  5. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984.
  6. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы.- Казан: КДУ нәшрияты, 1990.
  7. Саттаров Г.Ф. Татарстан АССР ның антропотонимнары. – Казан: КДУ нәшрияты, 1973.
  8. Саттаров Г.Ф.Этнонимы в топонимии и антропонимии Татарии// Исследования по татарскому языку.-Казань, 1977.
  9. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. - Казан: 2 т. – 1979.


[1]Саттаров Г.Ф.Исемең матур, кемнәр куйган?-Казан: Тат.кит.нәшр., 1989.- 7 нче бит

[2]Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. –Казан: КФУ, 1990.- 3 нче бит.

[3]Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. –Казан: КДУ, 1990.- 16  нчы бит.

[4]Саттаров Г.Ф. Татарстан АССР ның антропонимнары.-Казан, КДУ, 1973. – 23 нче бит.

[5]Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. –Казан: КФУ, 1990.- 47 нче бит.

[6]Антонов Н.К. Материалы по исторической лексике якутского языка.- Якутск, 1971.- 28 нче бит.

[7]Саттаров Г.Ф.Этнонимы в топонимии и антропонимии Татарии// Исследования по татарскому языку.-Казань, 1977.- 90 нчы бит.

[8]Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган?- Казан: Тат.кит.нәшр.,1989.- 137 нче бит.

[9] Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.-Казан: Раннур, 2000.-414 нче бит.

[10] Ибраһимов Ф. Исем гомерлеккә кушыла //Мәгариф.-1994.-№7.- 55 нче бит



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

 Ютазы мунициапаль районыУрыссу гимназиясе

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муса Җәлил тормышында 

спорт һәм физик тәрбия

Эшне башкарды:8 нче сыйныф укучысы

Идрисова Әдилә Илшат кызы

                                                                                    Фәнни җитәкче:татар теле һәм әдәбияты            

                                                                        укытучысы  Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

Урыссу, 2016 нчы ел

Эчтәлек

Кереш..............................................................................................................................................3

I  бүлек. Сәламәт тәндә – сәламәт рух.........................................................................................5

II бүлек.Физик тәрбия һәм спортның шагыйрь иҗатында чагылышы..................................9

Йомгаклау.....................................................................................................................................11

Файдаланылган әдәбият исемлеге..............................................................................................12

Кереш

Һәр халыкның милли-мәдәни йөзе, аң үсеше дәрәҗәсе, беренче чиратта, энҗе бөртегедәй балкыган әдәби җәүһәрләре, мактанычын, горурлыгын, үткәнен һәм киләчәген билгеләгән иҗади мирасы белән бәяләнә. Олы, бай һәм чал тарихлы, Тукай, Дәрдемәнд, Такташ һәм Туфанлы XX йөз татар әдәбиятын үлемсез шигырьләре белән халык йөрәгендә мәңгеләшкән Муса Җәлил исеме дә бизи. “Моабит дәфтәрләре” белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс иҗат калдырган, яшәү мәгънәсен туган халкына хезмәттә күргән, аны батыр йөрәкле, үлмәс җанлы итеп таныткан, Ватан азатлыгы хакына газиз җанын биргән, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес ул.

Кешелек сыйфатлары белән дә Муса Җәлил гаҗәеп шәхес буларак ачыла. Тоткынлыкта 791 көн уздыруга карамастан, рухи яктан сынмаган, фашистлар алдында баш имәгән, илен сатмаган. 1943 нче елның июнендә үлемгә хөкем ителеп һәр сәгате, минуты белән әҗәл көткәндә дә иленә, язмышына ләгънәт, бәддога укырга ашыкмый. Мондый вакыт өчен күз яшенә буылу, пессимизмга бирелү хас булса да, Җәлил үзенең рухи ныклыгы белән тетрәндерә. Шуңа да Җәлил батырлыгын белгән төрле милләт вәкилләре үлемне җиңгән шагыйрь дип әйтәләр. 

Фәнни-тикшеренү эшенең максаты булып, халкыбызның  горурлыгы булган шәхес  Җәлил тормышында физик тәрбия һәм спортның тоткан урынын  өйрәнү тора.

Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында истәлекләрне барлау, аларны өйрәнү;

- әдип хакында әдәби – тәнкыйть мәкаләләрен барлау, аларны өйрәнү, алардагы фикерләрне үз бәяләмәләребез белән чагыштыру.

-әдипнең язган әсәрләрен, китапларын барлау, аларны өйрәнү.

Фәнни эшнең актуальлеге:

Җәлил... Бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелгән, шуңа күрә халкыбызның горурлыгы булган  Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнү һәрвакыт актуаль булып кала.

Фәнни эшнең яңалыгы – бу темага язылган төрле чыганакларны бергә туплау, анализлау.

Өйрәнү объекты һәм предметы-

Муса Җәлилтурындаистәлекләр, аның шигырьләре.

Тикшерү методы итеп эзләнү, өйрәнү, тикшерү алымнары файдаланылды.

Эшне  язу барышында теоретик нигез итеп Р.Ә.Мостафинның “Җәлилчеләр” (1988), “Муса Җәлил турында истәлекләр” (2006), Муса Җәлилнең “Әсәрләр” (1 том, 2006) җыентыклары алынды.

I бүлек. Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Җәлил – күпкырлы сәләткә ия булган шәхес. Кече яшьтән фантазиягә бай булган. Ул кыллы музыка коралларында, аеруча мандолинада бик оста уйнаган, акварель белән рәсем ясарга яраткан, моңлы итеп җырлый белгән, спорт белән шөгыльләнгән.

1924 нче елга кадәр язган хатларында Муса Җәлил еш кына үзенең сәламәтлегеннән зарланган. Моңа сәбәп булып, авыр балачак еллары, туйганчы ашамау, 1921 нче елгы ачлык тора.1923 нче елның җәендә ул малярия белән дә авырый. Рабфакта укыганда Мусаның кулына физкультураның файдасы турында  бер китап килеп эләгә.Китапны укып чыккач, ул чын-чынлап үзенең сәламәтлеге турында кайгырта башлый: салкын су белән коена, гер күтәрә, волейбол уйный, Кабан күлендә көймәдә йөзә, һәр көнне иртән гимнастика ясый. Тиздән, чынлап та,  аның сәламәтлеге яхшыра.

1924 нче елдан башлап, Мусаның иртәнге гимнастиканы калдырган көне булмый. Хәтта Моабит төрмәсендә утырганда да бу  шөгылен дәвам иттерә. “Камера тормышы бер көенчә уза торды. Иртәнге алтыда йокыдан уяталар. Муса беренче булып уяна. Уянгач, салкын су белән тәнен ышкый, юына һәм иртәнге зарядканы ясый”, - дип яза Андре Тиммерманс П. Чумакка язган хатында.[ 3,78]

1941 нче елның февраль аенда шагыйрь Васильево санаториесендә ял итә. Аның шул чакта төшкән бер фоторәсеме дә сакланган. Тирә-юнь ап-ак кар белән капланган.Җәлил яланбаш, майкадан гына чаңгы шуарга чыккан. Аның өчен бу бер дә гаҗәп эш түгел.Бил тиңентен чишенеп яки майкачан килеш чаңгы шуу, иртә яздан алып кара көзгә кадәр салкын суда коену Муса өчен гадәти хәл саналган.

   “Физик яктан Муса кебек сәламәт кешеләрне миңа сирәк очратырга туры килде, - дип яза Гази Кашшаф. – Ул сәгатьләр буе ишкәк ишеп көймәдә йөри ала, кичке ял вакытларында бертуктамый волейбол уйный, көнозын урманда йөри һәм ару-талуның нәрсә икәнен дә белми иде”.[ 3,86]

Өйләнгәч, ял көннәрен ул күбрәк Мәскәү янындагы Загорянка поселогында, хатынының әти-әниләрендә уздыра.Монда килүгә, үзенә берәр эш эзләп таба: утын яра, су ташый, бакча казый.

Утызынчы еллар уртасында Җәлил Кырымда, Севастопольдә ял итә. Баштагы көннәрдә Муса санаторий тәртипләрен төгәл үти: комда кызына, төшке аштан соң ятып йоклап ала. Ләкин түземлеге күпкә җитми. “Аяк-кулларын бераз язарга” ниятләп, ул Севастопольдән Ялтага чаклы булган сиксән чакрым араны җәяүләп үтә. Кырым белән таныша, Ялтага яраткан язучысы Галимҗан Ибраһимов янына керә. Кайтканда да шул ук араны җәяү кайта.

Муса үзенең сәламәтлеге, физик көче белән мактанырга яратмый. Шуңа күрә бу турыда хәтта аның якын дуслары да белмәгән.

“Төне буе “Алтынчәч” операсын язып утырганнан соң, әсәрнең бер өзеге турында фикер алышу нияте белән Муса янына кердем, - ди Нәҗип Җиһанов. – Вакыт бик иртә булуга карамастан, Муса инде торган, гимнастик күнегүләр ясый иде”. Шагыйрьнең мускулларын, тыгыз итле тәнен күреп, ул чын-чынлап хәйран кала. Үз күзенә үзе ышанмыйча, копозитор Мусаның күпереп-калкып торган мускулларын капшап карый һәм, соклануын яшермичә, телен шартлатып куя. Аннан, кызыксынып:

-Шагыйрьгә мондый мускулатура нәрсәгә? - дип сорый.

-Кирәге чыгып куюы бар, - ди Муса, тәнен юеш сөлге белән сөртә-сөртә.[ 3,88]

Шагыйрьнең Мәскәүдәге иң якын дусларыннан тагын берсе Әхмәт Фәйзи була. Мусаның өйләнгәнче яшәгән фатирын ул болай тасвирлый: “Бүлмәдә китаплар өелгән өстәлдән һәм бер урындыктанбашка берни дә юк. Муса иске газеталар өстендә йоклый... Ул күп укый, спорт белән шөгыльләнә, кояш бик ярата. Иң яраткан спорт төрләреннән берсе, шиксез, мылтыктан ату иде”.

Муса шахмат уйнарга яраткан.Җиңсә, сөенеп бетә алмый, җиңелсә, нык үртәлә торган булган. Андый чакларда үзен “грошмейстр” яки “гробмейстр” дип атаган.

 Җәлилләрнең  Столешников урамындагы фатирында чыгарылган “Шахмат бюллетене”нең өченче саны сакланып калган. Бюллетень Муса язган төрле мәзәкләр һәм эпиграммалардан тора, ул үзе ясаган юмористик рәсемнәр белән дә бизәлгән.

Муса физик яктан шактый нык, таза кеше булган. Иртән тору белән күнегүләр ясаган. Кулларын-аякларын гына селтәп түгел, ике потлы гер белән уйнаган. “Гер, җиңел бер уенчык сыман, очып кына йөри иде”, - дип сөйли  Әминә ханым. Моннан тыш аның тимер гантельләре дә булган. Ул шулар белән үзенә зур бер рәхәтлек табып, шактый озак уйнаган.

Җәй көне туганнары янына Загорянка поселогын баргач, Муса бакчада эшләргә яраткан. Иртәнге алты-җиделәрдә торып, су коенырга йөгергән.

Кыш көне ул чаңгы шуарга яраткан.

         -“Чаңгы шуарга ул февральнең иң салкын көннәрендә дә кайвакыт майкадан гына чыга иде, - дип сөйли Әминә ханым. – Кышкы кояш яктысында аның таза беләкләре кызынып, каралып бетә иде.

Кайвакыт, мавыгып китеп, Муса суык та тидергән.

           -Җиңелчә генә салкын тидерсә дә, ул җылы пижамасын киеп, шундук урынга менеп ята иде, - дип сөйли Әминә ханым. – Без аның өчен җиләк суы кайнатабыз, куе итеп чәй ясап бирәбез, температурасын үлчибез, даруханәгә барып дару алып кайтабыз. Ә ул шул ыгы-зыгыга бик канәгать булып карап тора иде. Ул, нечкә күңелле кеше буларак, бераз иркәләнергә дә ярата иде...

Берзаман Муса чын-чынлап авырып китә. Бу болай була. Кыш уртасында Муса, бәләкәй чанага нәни Чулпанны салып, урамга алып чыга. Үзе дә шунда, чана янында, китап укыпутыра. Чулпан саф һавада рәхәтләнеп йоклый. Шулар бер сәгать үтә, ике, өч... Муса, үзе туңса да, баланы уятырга теләмәгән.

Шул ук төнне Муса каты авырып китә, аяксыз кала. Врачлар, нерв тамырына салкын тидергән, дип әйтәләр. Моны ишеткәч, Муса хәтта елап җибәргән, инвалид булып калырмын дип уйлаган. Башта аның хәле чыннан да өметсез кебек тоела. Әмма берничә ай үтүгә Муса терелә, яңадан аяган баса.

         -Авырып терелгәннән соң, аның холкы бер тамчы да үзгәрмәде, -дип яза Әминә ханым. – Ул элеккечә зарядка ясый, салкын суда коена, кышларын чаңгыда җиңелчә киенеп йөри иде.

Таза, нык булуы Мусаның күңел бөтенлеген көчәйтә, эчке бер ныклыгын күрсәтеп тора иде. Аның рухи ныклыгын физик тазалыгыннан килә дип әйтеп булмый иде. Әлеге каты авыру вакытында ул рухи гәүдәсенә буйсынмаганлыгын күрсәтте. Аның табигатьне яратуы, тормыштан аерылмыйча иркен күңел белән яши белүе рухи һәм физик яктан нык булуыннан килә иде. Ул күңеле белән гаять бөтен кеше, гел яшәр өчен, эшләр өчен, көрәшер өчен, сөенер өчен туган кебек иде.

Шуны да әйтергә кирәк, Мусаның авыруы 1937 нче елның кышына – шагыйрьнең иң хәвефле чагына туры килә. [ 5,81]

Истәлекләрдән күренгәнчә, Оренбургта яшәгәндә (1926 нчы ел) Муса аеруча су спортына өстенлек биргән. Ул суда үзен балык кебек хис иткән. Урал – киң, мул сулы елга, аның агымы бик көчле, төбе чокырлы-чакырлы. Ләкин Муса бернинди авырлыксыз елганы йөзеп чыгып, кире шул ярга әйләнеп кайта торган булган. Өйдә булганда һәр кичне йокы алдыннан су коенырга йөргән. “Ял көннәрендә яки кич белән без көймәдә йөри идек. Урал елгасының каршы ярында торучылар таза егетнең һәм аның белән нәни кызның спорт көймәсе “Чайка” да Урал дулкыннарын кыю кисеп йөзүләрен ярдан карап торалар иде” – дип язган шагыйрьнең сеңлесе Хәдичә.[ 6, 31]

Бер елны Муса дусты Әхмәт Исхак белән язучыларның Одесса янындагы иҗат йортында ял итә. Гадәтенчә, күп эшли, күп яза. Шул ук вакытта волейбол уйнарга, көймәдә йөрергә, кызынырга да вакыт таба.

 Көннәрнең берендә, төш вакытында, алар диңгез култыгында су коенырга төшәләр. Көтмәгәндә көчле җил чыгып, тау-тау дулкыннар күтәрелә. Коенучылар ашыга-ашыга ярга чыга. Бер Әхмәт Исхак кына дулкын чыгуын сизми кала, рәхәтләнеп дулкыннар кочагында тирбәлә бара. Кинәт ул, дулкын көченә ияреп, ярдан ераклаша баруын сизә. Борылып, ярга таба йөзеп карый, ләкин диңгез аны һаман эчкә сөйри. Әхмәт Исхак ярдәм сорап кычкыра башлый. Яр буендагы халык үрсәләнеп арлы-бирле йөгерергә тотына. Үч иткәндәй, якын-тирәдә ни көймә, ни бау, хәтта гади бер такта кисәге дә табылмый. Хәлнең җитдилеген аңлап, Муса ярдагыларга, кулга-кул тотынып, тере чылбыр ясарга куша. Шул юл белән, бата язган язучыны ярга сөйрәп чыгаралар...[  3,87]

 1928 нче елның җәендә Мәскәү дәүләт университетының беренче курс студентлары хәрби җыеннарда катнашалар. Палаткаларда яшиләр. Җитәкчеләрнең максаты – алардан запастагы командирлар хәзерләү була. Шуңа күрә студентлар солдат тормышының кырыс мәктәбен үтәргә тиеш булалар. Көннәр хәрби әзерлек, атышу, походлар белән үткән. Студентларга әлеге режимга күнегү башта бик авырга туры килә. Ләкин Муса иң алдынгы солдатларның берсе була. Беркемдә аннан “арыдым”, “туйдым” кебек сүзләр ишетмәгән. Ул үзен һәрвакыт тыныч тоткан, командирның һәр әмерен җиренә җиткереп, төгәл үтәгән. Иптәшләре тәбәнәк буйлы, ябык гәүдәле солдатның көченә, түземлелегенә бик аптыраганнар. Авырга туры килгән чакларда да, Җәлил сер бирмәгән.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, шагыйрь, тәрҗемәче, оста оештыручы, җәмәгать эшлеклесе булган Муса Җәлил спорт белән дә шөгыльләнгән. Шуннан җанына сихәт алып, тулы канлы тормыш белән яшәгән.

II бүлек. Физик тәрбия һәм спортның шагыйрь иҗатында чагылышы

 Спортка һәвәслеге Муса Җәлилнең иҗатында да чагыла. Мәсәлән, аның “Чаңгы эзләре”, “Чаңгы шуганда”, “Кавказда” кебек шигырьләре шул темага багышланган. Күпме оптимизм, тормышка, хезмәткә мәхәббәт хисе ул шигырьләрдә! Күңел төшенкелеге, эч пошу, елау-сыкрау – Җәлил иҗаты өчен ят нәрсә. Аның шигырьләре нык ихтыяр көче, ашкынулы дәрт белән сугарылган, аларда бәхеткә омтылу, яшәүгә мәхәббәт ярылып ята.

      Муса Җәлилнең табигатьне, чаңгы шуарга яратуы аның “Чаңгы шуганда”, “Чаңгы эзләре” шигырьләрендә ачык күренә.

                       Чаңгы шуганда

Унбер яшьлек малай чаңгы шуа,

Текә ярдан оста сикерә.

Мин карыйм да исем китә шуңа:

Ничек шулай җаен китерә!

Аның эзе буйлап, ахры, мин дә

Яр башыннан түбән омтылдым.

Чаңгыларым китте, үзем җиргә

Лып иттереп килеп утырдым.

Чаңгы эзләре

Яшь балалар чаңгы шуа ала карда,

Агач башына килеп кунды ала карга.

Карга белән тик икәү без эшсез монда.

Шумыйбыз да, тик торабыз сүзсез генә.

Карга карый, мин дә карыйм:нинди кызык!

Чаңгы үтә тигез, матур сызык сызып.

Шагыйрьнең спортка булган мәхәббәте “Яшьлек” шигырендә ачык чагыла.

Наян яшьлек, белмим нәрсәң белән

Якын булдың минем йөрәккә.

Әллә юкса... спорт сөючелек

Бәйләдеме сиңа күңелне?

Оныталмыйммы – иркен стадионда

Йөгерә-йөгерә футбол тибүне?

   Муса еш кына Ә.Фәйзине тирга чакыра торган булган. Ул үзе бик төз ата, ә дустының мишеньгә тидерә алмавыннан рәхәтләнеп көлә икән. Бервакыт Әхмәт Фәйзи, ачуы килеп, Мусаны иҗади ярышка чакыра. “Әйдә, оборона спорты турында шигырь язып карыйк. Кем җиңәр икән?” – ди. Ә.Фәйзи “Оптимистлар җыры” дигән шигырь яза. Бу шигырендә ул, шагыйрь өчен, мылтык ата белүдән бигрәк, әйбәт шигырь язу мөһимрәк, дип исбатларга тели. Аңа җавап рәвешендә Муса “Тирга” дигән шигырь яза.

Әхмәт туган, ташла каләмеңне,

                                   Әйдә киттек тирга, булмаса.

                                   Төз атучы булдык җырда да,

                                    Төз атарбыз, шиксез, тирда да, -

дип тәмамланган шигырендә дә шул ук теманы үзенчә чишеп бирә.

    Шагыйрьнең мылтыктан оста атучы булуы аның “Безнең кыз” шигырендә дә күренә.

Менә шул кыз... нечкә кыйгач кашлы,

Ирене төсле алсу беретлы...

Бүген тирда атыш ярышында

Җиңеп чыгып, мине хур итте.

Исемем белән кече лейтенант мин,

Оста гына атам шикелле...

Каушадыммы, белмим, “күз тидеме”,

Осталыгым әллә икеле?

Шулай итеп, Җәлилнең физик тәрбия һәм спорт яратуы аның шигырьләрендә дә урын алган.

Йомгаклау

Муса Җәлил шигырьләре сокландыргыч. Сугыш темасы, Туган илгә эчкерсез мәхәббәт, фашист илбасарларының явызлыгын сурәтләгәндә зур уңышка ирештеләр. Ул  – безнең яраткан фронтовик шагыйребез, татар халкының горурлыгы, бөек улы, каһарманы.

Шулай итеп, физик тәрбия һәм сәламәт тормыш рәвеше турындагы китапның очраклы рәвештә Җәлил кулына килеп керүе шагыйрьнең спорт дөньясы белән мавыгуына этәргеч бирә.

Сәламәт тормыш рәвеше алып бару һәм спорт белән шөгыльләнү организмны чыныктыруга, ныклы характер, ихтыяр көче тәрбияләүгә зур йогынты ясый. Ә бу үз чиратында  бер елдан артык үлем хөкемен көтүдә, шундый авыр шартларда да шигырьләр язарга көч табуда чагыла.

Шул рәвешле, талантлы шагыйребез М.Җәлил турында бик күп яңа мәгълүматлар тупладык. Аның көчле рухлы, тирән хисле, талантлы шәхес булуына тагын бер кат инандык.

Язманычуваш халык шагыйре Педер Хузангайның шигъри юллары белән йомгаклыйсы килә:

“Башым иям бу дәһшәтле чорда

  Шундый уллар биргән халыкка.

  Башым иям бу халыкның исемен

  Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә”.

 

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Җәлил Муса. Әсәрләр.- Казан: Мәгариф, 2004.
  2. Җәлил Муса. Әсәрләр. 5т., 1 том.- Казан:Тат.кит.нәшр., 2006.
  3. Мостафин Р.Ә. Җәлилчеләр:Очерклар, җәлилчеләр иҗаты. – Казан, Тат.кит.нәшр., 1988.
  4. Мостафин Р.Ә. Керсез дуслык, тирән сөю хисе//Мәйдан, 2006, №1.-40 нчы бит.
  5. Муса Җәлил турында истәлекләр// Төз. Мостафин Р.Ә.- Казан:Татар.кит.нәшр., 2006.
  6. Хусниев Насим. Спорт в жизни поэта// Магариф, №2, 2006.


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы “Урыссу гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Булачак һөнәрем-пешекче

                                                                                                  Башкарды:

                                                                                       2 нче Б сыйныфы укучысы

                                                                                       Фәйзрахманов Ильяс

                                                     2020 нче ел

Эчтәлек

Кереш........................................................................................................................3

I бүлек. Пешекче – борынгы һөнәр

  1. Пешекче һөнәре....................................................................................4
  2. Танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов.....................................4
  3. Әнием- оста пешекче...........................................................................5

II бүлек. Бәлеш-татар халкының милли ризыгы.

  1. Бәлеш пешерү серләре.........................................................................7
  2. Хыялым- яхшы пешекче булу.............................................................7

Йомгаклау................................................................................................................8

Файдаланылган әдәбият..........................................................................................9

Кереш

“Кешене туйдыручы – һөнәр”

                                                         Татар халык мәкале

Дөньяда барлыгы 40 мең һөнәр барлыгы билгеле.

«Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булса да җитештерү, һөнәр ул- белгечлелек, про-фессия. Һөнәрләр… Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер, пешекче һәм башкалар. Барсы да мөһим һәм кирәкле.

Ач килеш беркемнең дә театр да карыйсы килми, җир дә сукалыйсы килми, ил белән дә идарә итәсе килми. Шуңа күрә, пешекче һөнәре ияләре – президентлардан, патшалардан алып гади кешеләргә кадәр – барлык катлам һәм төрле дәрәҗәдәге кешеләрнең һәммәсенә дә кирәк. Пешекченең  яшәргә дәрман бирәторган, кирәклеһәм борынгы һөнәр икәнлеген күрсәтү  эшнең актуальлеге булып тора.

Әлеге эшнең максаты- пешекче һөнәренең үзенчәлеклеген тәкъдим итү.

Түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. Пешекче һөнәре белән таныштыру.
  2. Атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов турында мәгълүмат бирү.
  3. Бәлеш пешерү серләренә төшендерү.

I бүлек. Пешекче – борынгы һөнәр

  1. Пешекче һөнәре.

“Пешекче ул-артист та, табиб та, рәссам да, кеше сәламәтлеге аның осталыгыннан тора”,- дип әйтергә яраткан атаклы пешекче Юныс Әхмәтҗанов. Пешекче һөнәрен тәмле итеп ашарга пешерергә яраткан кешеләр сайлый. Бу һөнәр ияләре үзләренең күңел җылысын, фантазиясен кушып, төрле ризыклар әзерли. Алар мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, лагерьларда, ашханәләрдә, ял йортларында тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Бу һөнәр ияләре яхшы хәтерле булырга тиеш. Аңа ашамлык серләрен белү һәм истә тоту мөһим. Пешекчедә ис тою тәм сизү сыйфаты аеруча көчле булырга тиеш. Бу һөнәр игенче хезмәте кебек бик борынгы. Кешелек дөньясы алардан  башка яши алмас иде.

  1. Танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов.

Юныс Әхмәтҗанов татар халык ашларының белгече һәм остасы гына түгел, аларны армый-талмый кешеләргә өйрәтүче дә була.

Казан һөнәри сәүдә кулинария училищесын тәмамлап, хезмәт юлын 1942 нче елда башлый. 1957 нче елда мастер пешекче дәрәҗәсенә җитешә.

Юныс Әхмәтҗанов татар халык ашларын пешерү серләренә тирәнтен өйрәнә. 1958 нче елда 200 рецептны үз эченә алган беренче китабы басыла. Каазанның Бауман урамындагы “татар ашлары йорты” н ачу да аның идеясе. Теләче районында туган егет татар халык ашларын пешерү серләрен бөтен дөньяга таныта. Ул үзенең хезмәттәшләре белән СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә татар халык ашларын әзерләү осталыгын күп тапкырлар күрсәткән. 1980 нче елгы Мәскәү Олимпиадасында хезмәт күрсәткән. Германиядәге Лепциг ярминкәсендә милли ашлар остасы буларак катнашкан.

Юныс ага президентыбыз Рөстәм Нургали улының әтисе белән дус булган.Аларга еш кунакка барган һәм Вәсига апаның коймакларын бик яратып ашаган. Президентыбызның әнисе пешергән коймаклар аңа тәмлерәк тоелган. Бу истәлекләрне Роберт Миңнуллин “Тәмле ашлар җырчысы Юныс Әхмәтҗанов” исемле ике телдә чыккан китабыннан була.

Атаклы аш-су остасы 56 яшендә,1984 нче елда дөньядан китә. Аның эшен кызы Фәридә Давыдова һәм улы дәвам итә.

Әхмәтҗановның мирасы һәр йортта бар. “Татар халык ашлары” китабы күпчелек кешедә өстәл китабы булып тора. Ул ярдәмче генә түгел, остаз да.

Юныс Әхмәтҗанов тырыш хезмәте өчен Ленин ордены, Халыклар дуслыгы ордены, “Совет сәүдәсе отличнигы” билгесе һәм бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

  1. Әнием- оста пешекче.

Минем әнием Миләүшә дә бик оста пешекче. Юныс Әхмәтҗанов Вәсига апаның коймакларын яраткан кебек, әниемнең өчпочмакларын да яратыр иде. Ул осталыкка  укып та һәм әбием Нуриядән дә өйрәнгән. Әбиемнең кулы алтын минем, ризыгы тәмле. Әнием дә шундыйлардан. Балтачтагы чәй йортында да аны яратканнар. Без дә тәмле-тәмле бәлешләр белән сыйлап торгач, гел мактыйбыз. “Күңел биреп эшләсәң генә ризык тәмле була”, - дияргә ярата ул.

Мин үзебезнең гаиләне бик-бик яратам. Әни, әнием, әнкәй! Җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә торган сихри көчкә, тылсымга ия сүз. Әнием өйдә барыбыз өчен дә үрнәк: тиктормас, эшчән, ярдәмчел кеше ул. Җәй көне бакчабызда чәчәкләр, яшелчәләр үстерә. Өебездә яшәүче попугай, балык, ташбакалар – әниемнең дуслары. Бездә көн саен бәйрәм дисәк тә була. Һәрвакыт милли ризыклар пешкән, тәмле хуш ис килә.

Әнием кечкенәдән үк камыр ризыклары ясау серләрен әбиемнән өйрәнә килгән. Ә хәзер мин әниемә булышам. “Өйрән, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - ди ул. Минем үземә дә бик ошый. Мәсәлән, ит бәлеше, өчпочмак, чәкчәк, бавырсак, кош теле әзерләү, саный китсәң, бик күп. Кайбер ризыкларны үзем дә әзерлим: салат, омлет, төрле боткалар, камырга эчлекләр ясыйм. Әнием белән үткәргән вакыт бик файдалы һәм кызыклы ул.

Күрше кызы Дилә дә аш-су пешерү серләренә өйрәнергә тели. Еш кына әниемнән киңәшләр сорарга керә. Ул да үз чиратында берәр нинди милли ризык пешергәндә Диләне чакырырга тырыша. “Алтыда белгән алтмышта онытылмый ул, өйрән”, -дип әйтергә ярата аңа да әнием.

Әнием минем өчен генә түгел, күпләр өчен оста да, остаз да.

II бүлек. Бәлеш- татар халкының милли ризыгы.

  1. Бәлеш пешерү серләре.

Бәлеш - татар халкының иң кадерле кунакларга,бәйрәм табынына гына пешерә торган затлы ризыгы. Аның эченә сыер, сарык, куян, кош ите дә салып пешерәләр. Бәрәңге, кабак, кәбестә, кишер һәм төрле ярмалар – дөге, борай, бодай, тары ярмасы да салырга була.

Бәлеш биек тә, тәбәнәк тә була ала. Биек бәлешне өстәлгә табасы белән чыгаралар. Капкачын ачалар, кырыен кисеп өләшәләр, бәлешнең эчен тәлинкәләргә салып бирәләр. Тәбәнәк бәлешне өлешләп чыгаралар. Безнең Балтач ягында җимешле дөге бәлешен яраталар. Ә минем әнием биек итле бәлеш пешерү серләрен миңа өйрәтте. Савытка йомырка сыталар, эретеп май, чүпрә, тоз, су салып иләнгән он белән камыр басалар. Камырны бик юка итмичә җәябез, таба кырыена тастымал куябыз. Эчлегенә бәрәңге, вак итеп ит турыйбыз, шулай ук суган  салабыз. Тоз-борыч салып болгатабыз, шушы эчлекне табага урнаштырабыз. Камырны күтәреп бөрәбез, өскә капкач куябыз һәм кызу мичкә тыгабыз. Бераздан алып, өстенә юеш ак кәгазь каплыйбыз. Ул 2 сәгать чамасы пешә. Пешеп җиткәч, капкачын ачып, шулпа салабыз. Табынга табасы белән куябыз. Кырыен кисеп чыгабыз, бәлеш эче салынган тәлинкә өстенә куеп, кунакларга тәкъдим итәбез.

  1. Хыялым пешекче булу.

Мин дә үсеп киләм. Тумышым белән Балтач районыннан. Бу район элек-электән сәүдә йортлары, аш-су осталары белән данлыклы. Тәмле ашарга мин дә яратам. Әнием пешергәндә бик теләп булышам. Әллә пешекче булыйммы икән дигән уйлар да килгәли башка. Ә нигә булмаска? Тамак тук була, тәмле-тәмле ризыклар белән кешеләрне куандыра алачакмын. Кем белә, мин дә Юныс Әхмәтҗанов кебек  оста булып китсәм, дөнья гизсәм...

Әле үз ашханәмне, милли ризыклар йортын ачармын. Бу – хыял, әмма хыялсыз кеше- канатсыз кош диләр. Сезне киләчәктә татар милли ашлары остасы Ильяс Фәйзрахманов бәйрәмгә чакыра дисәләр, бер дә аптырамагыз. Хыялы чынга ашкан, Балтач егете булдырган дип, йөгереп килегез. Көтәм!

Йомгаклау

Пешекче һөнәре катлаулы да, кызыклы да. Моның өчен бөек рәссам да, табиб та, артист та булырга кирәклеген аңлыйбыз. Ашамыйча бер генә көн дә тора алмыйбыз. Ә дөрес туклану- сәламәтлекне саклауның мөһим чарасы. Ул кешенең эш сәләтенә һәм яшәвенә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә халыкның аш-су осталыгыннан дөрес файдалана белү гаять зур әһәмияткә ия булып тора. Димәк, пешекче ул – милләт горурлыгы!

Файдаланылган әдәбият

  1. Әхмәтҗанов Ю.Табынсерләре. — Казан:Тат.кит.нәшр., 1983.
  2. Әхмәтҗанов Ю. Татар халык ашлары.-Казан:Раннур, 2000.
  3. Миңнуллин Р. Тәмле ашлар җырчысы Юныс Әхмәтҗанов/ Певец вкусной еды Юнус Ахметзянов.- Казан: Познание, 2017.



Предварительный просмотр:

       Республиканская научно-практическая конференция школы  

                                «Фәнсар» имени М. И. Махмутова

        

           Научное направление: 2.1.2. Татарский язык

                                 Исследовательская работа:

                                  ТАТАР  КУШАМАТЛАРЫ

       (Ютазы районы Бәйрәкә авылы кушаматларын тикшерү)

                                  Идрисова Аделя, 10 класс

Направляющая организация:   МБОУ “Уруссинская гимназия” Ютазинского муниципального района Республики Татарстан

Научные руководитель:

Учитель татарского языка и литературы Садыкова Ф.И.

                               

                                                         

                                       Уруссу, 2018

Эчтәлек

Кереш........................................................................................................................3

I бүлек. Татар кушаматларын барлыкка килү һәм бирелү мотивлары буенча төркемләү..........................................................................................................5

       § 1. Шәхси кушаматлар...................................................................................5

      § 2. Нәсел-ыру кушаматлары...........................................................................7

      § 3.  Коллектив-территориаль кушаматлар.....................................................8

II бүлек. Кушаматларның язучылар иҗатында урын алуы.................................9

Йомгак...................................................................................................................

Файдаланылган әдәбият исемлеге.........................................................................

Кереш

    Һәрбер телдә кешегә эндәшү, атап әйтү, мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган билгеле бер антропонимик категорияләр бар. Антропоним термины кешеләрне атау өчен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдоним төшенчәләрен аңлата һәм билгеле бер төрдә кешеләрне тулаем атау системасының теге яки бу категориясенә караган конкрет атау берәмлекләрен белдерү өчен хезмәт итә. Татар телендә кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгать итү категорияләренә исем, кушамат, отчество һәм фамилия керә. Бу категорияләрнең килеп чыгышы, төзелеш һәм кулланылыш үзенчелекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын ономастиканың антропонимика дигән бүлеге өйрәнә. Антропонимия - теге яки бу телдәге кеше исемнәре, кушаматлар, отчество һәм фамилияләрнең тулаем җыелмасының атамасы.

    Антропонимика ономастиканың бер тармагы буларак аның башка тармаклары белән бәйләнештә тора. Топонимика - географик атамаларны өйрәнә  һәм үз эчендә тагын оронимика, гидронимика һәм микротопонимиягә аерыла. Гидронимика гидронимнарны, оронимика - ландшафт атамаларын, микротопонимика - зур булмаган географик атамаларны тикшерә. Торак пункт атамаларын өйрәнү белән ойконимика шөгыльләнә.

    Татар кеше исемнәре, кушаматлар һәм жирле географик атамаларның килеп чыгышын, этнолингвистик катламнарын, төзелеш-ясалыш һәм үсеш-үзгәреш үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнү исә халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тагын да тулырак итеп танып-белергә, телебезнең тарихи эволюциясен тикшерергә, андагы үсеш-үзгәреш закончалыкларын ачыкларга ярдәм итә. Болар исә татар тел белеме алдында торган иң актуаль һәм җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора.

     Татар телендәге антропонимнар, нигездә Г.Ф. Саттаров тарафыннан өйрәнелгән. Аның “Татарстан АССРның антропотопонимнары” (Казан,1973), “Татар исемнәре сүзлеге” (Казан,1983), “Татар антропонимикасы” (Казан,1990) хезмәтләрендә  Татарстан район һәм авылларының исемнәре, кеше исемнәреннән, кушаматлардан ясалган географик атамалар, татарларда кеше исемнәре, кушаматлар тикшерелгән.

         Антропонимик номинатив категорияләр, башкара торган функцияләре һәм кулланылыш үзенчәлекләреннән чыгып, икегә бүленәләр: 1) төп антропонимик номинатив категория - исем; 2) өстәмә антропонимик номинатив категорияләр: кушамат, отчество һәм фамилия.

     Өстәмә антропонимик номинатив категорияләр кешене атау - номинацияләүнең төп берәмлеге булган исемгә өстәлеп, тагылып, аны ачыклап, аныклап киләләр һәм менә шуңа өстәмә антропонимик номинатив категорияләр дип аталалар.

     Антропонимикада кушаматлар үзенчәлекле урында тора. Алар күптөрле, күпсанлы һәм җәмгыятънең төрле социаль катламнары арасында киң таралган.

     Татарларда кушаматлар хәзерге вакытта кулланылыштан төшеп кала, югала, бетә бара торган тарихи атау категориясе буларак санала. Шуңа күрә, аларны жыйнау һәм фәнни нигездә өйрәнү мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. Шунлыктан татар кушаматларын өйрәнү хәзерге вакытта актуаль мәсьәләләрдән санала.

     Кеше тормышында кушаматның үз урыны, әһәмияте бар. Шуңа күрә тел белемендә ул тирәнтен һәм төрле яклап өйрәнүне сорый. Татарстан Республикасы Ютазы районы Бәйрәкә авылындагы кушаматларның килеп чыгышын, кулланылышын һәм нинди мәгьнә белдерүен өйрәнү эшнең төп максаты булып санала.

     Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләнде:

  • кушаматларның барлыкка килү һәм бирелү мотивлары буенча төркемләүне өйрәнү;
  • кулланылыш үзенчәлекләренә карап төркемләү;
  • язучылар иҗатында урын алган кушаматларны барлау.

      Фәнни эшнең яңалыгы- бу темага язылган төрле чыганакларны бергә туплау, анализлау.

      Өйрәнү объекты һәм предметы-  әдәби әсәрләрдә һәм авылдагы кушаматлар.

      Тикшеренү методы итеп эзләнү, өйрәнү, тикшерү алымнары файдаланылды.

     Тикшеренүләрнең методологик базасы булып, Г.Ф. Саттаров, Ф.Г.Гарипова һәм башка күренекле галимнәр тарафыннан эшләнгән фәнни-теоретик белемнәр җыелмасы тора.

I бүлек. Татар кушаматларын барлыкка килү һәм бирелү мотивлары буенча төркемләү

     Кушамат - ике сүз кушылу юлы белән ясалган кушама («кушма» + ат («исем»). Кешенең рәсми исеменә кушым, өстәмә ат (исем) дигән мәгънә белдерә. Урта диалектның казан арты сөйләшләрендә         кушамат сүзенең,  гомумән, «кушымта,         өстәмә, кушылган» мәгънәсендә кулланылышта йөрүе игътибарга лаеклы. [1]

      «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» ндә кушаматка түбәндәге билгеләмә бирелгән: «Кушамат - кешедән көлеп, мәзәк өчен яки конспирация максатларын күздә тотып бирелгән икенче исем». [2]

       Әйдәгез, кушаматларның килеп чыгу тарихына күз салыйк. Кешегә кушамат тагылуның сәбәбе була, ул үзен йөртүче белән бәйләнештә тора. Димәк, әлеге күренеш очраклы хәл түгел, аны аңлатып бирергә мөмкин. Иң беренче булып күңелгә килгән сорау: «Кушаматны кем һәм кайчан куша?» Җавабы да бик гади: күршеләр, авылдашлар. яшьтәшләр. Гомер буе, гасырдан-гасырга шулай килә. Сирәк кешенең генә кушаматы булмый. Бу хакта Ренат Харис бик төгәл әйткән: «Мин туган авылда яңа туган балага авырлык белән исем табалар... Һәм шул бала, тәпи баскач, иң беренче тапкыр урамга чыга да үзенә кушамат тагып керә... Урам төгәл, җисемгә туры килгән исемне тиз табып бирә. Кешенең үз кушаматы юк икән, ул я урамга чыкмый калган, я чыккан булса, ни бер хата, ни бер кызык, ни батырлык эшләмәгән...». «Хәер, кушаматсыз бала юк та иде бугай Мәңгәрдә,»- ди Р.Төхвәтуллин да «Җиләкле аланнар» ында.[3]

      Иске татар телендә кушаматлар фамилия функциясен башкарганнар, ягъни алар, кеше исеменә өстәлеп әйтелеп, шәхесне тагын да аныклау, ачыклау, конкретлаштыру функциясен үтәгәннәр. Кушамат үзара аңлашуны җиңеләйтү, аны төгәл, ачык итү һәм тизләтү өчен ярдәмче чара – төп исемгә өстәмә атама буларак, аны аныклау функциясен башкара. Рәсми  төп исемгә кушамат өстәп әйтү исә, гомумән, торак пунктта,  бигрәк тә авылда, бер үк исемле ике яки берничә кеше булганда, аларның берсе турында сөйләгәндә, икенчесе белән бутамау, аның турында сүз барачак шәхеснең исемен конкретлаштыру ихтыяҗы зарури килеп туганда кулланылган.

Хәзер теләсә нинди кушамат кешене кимсетә, ә кайчандыр аның мондый тискәре функциясе булмаган. Ул, күбесенчә, нәсел тамгасы, нәсел-ыру атамасы яки шәхеснең рәсми булган беренче  (төп) исеменә өстәмә икенче исеме ( кушма, тагылма аты), рәсми булмаган «урам исеме» булып йөргән.

        Башкара торган функциясеннән чыгып, татар телендәге кушаматларны өч төркемгә: 1) шәхси кушаматларга, 2) нәсел кушаматларына, 3) коллектив- территориаль кушаматларга бүлеп карый алабыз. [4]

        Аларның һәрберсенең үзенә генә хас билгеләре, үзенчәлекләре бар.

                                     § 1. Шәхси кушаматлар

      Шәхси кушамат дип, конкрет шәхескә, билгеле бер индивидуумга караган кушаматны атыйлар. Конкрет шәхесне белдереп, шәхси кушамат һәрвакыт берлек санда гына кулланыла. Нәсел-ыру кушаматларыннан аермалы буларак, барлык шәхси кушаматларның да диярлек, барлыкка килү мотивлары, сәбәпләре билгеле. [5]

     Шәхси кушаматлар кешенең профессиясе, эшләү яки яшәү урыны, милләте, чины, титулы, социаль чыгышы, кызыклы берәр сүз әйтүе яки вакыйга башкаруы, рәсми исемен бозып әйтүгә һ.б. мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгәннәр.

      Барлыкка килү чыганакларына һәм бирелү сәбәп-мотивларына карап татар телендәге шәхси кушаматларны 22 төркемгә аерып классификацияләргә мөмкин.

     Хәзер шәхси кушаматларның кайбер төркемчәләренә тукталыйк һәм аларга караган мисаллар белән танышыйк. Мисаллар Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә авылыннан алынды.

1. Топонимнарга һәм микротопонимнарга нигезләнеп ясалган кушаматлар. Топонимнарга нигезләнгән кушаматлар, башкача, шәхеснең үзе генә яисә гаиләсе белән кайсы авылдан яки башка торак пункттан күчеп килүенә яки туган авылыннан икенче бер җиргә барып яшәп һәм эшләп кайтуына яисә шул авыл янындагы башка төр торак пунктта яшәвенә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка киләләр: Каразирек Сәвия, Бәйрәкә-Тамак Мөслих, Уруссу Фәния һ.б.

2. Этнонимнарга мөнәсәбәтле кушаматлар. Боларда шәхеснең милли чыгышы яки аның башка милләт, халык яисә этник группа вәкилләренә берәр ягы белән охшавы тәгъбир ителә: Япон Рөстәм (күзләре кысык булганга), Чуваш Кәли (кирегә эшли торган кеше).

3. Антропонимнарга мөнәсәбәтле кушаматлар. Бу төркем кушаматлар шәхеснең ерак бабасының исемен атау яки шәхеснең үз исемен бозып, аңа якын яңгырашта, күбесенчә, кыскартып әйтә, я булмаса, шәхесне икенче бер шәхескә охшатып, аның исем-фамилиясе  белән атау җирлегендә барлыкка киләләр: Габделвәли – Әпәли, Мөхәммәтҗан – Мокамай, Абдулла- Апуш һ.б..

4. Шәхеснең һөнәр-кәсебе, профессиясе яки эшләү урыны белән мөнәсәбәтле кушаматлар. Мондый кушаматлар шәхеснең хезмәт урынына, профессиясенә нисбәтле бирелгәннәр: укытучы Галия, почта Зөлфия, Катани ( “Комиссар Катани” исемле кинодан алынып, милициядә эшләгән кешегә кушылган  һ.б.

5. Шәхеснең яки аның ата-бабаларының яки үзенең чины, титулы, социаль чыгышына мөнәсәбәтле кушаматлар: Пожарник (йокларга яратып, соңга кала торган кешегә кушылган), Депутат Рәмзия, Алпавыт Әсхәт һ.б.

6. Шәхеснең тышкы физик билгеләрен характерлаучы кушаматлар:  Чакый Фәрит( бер күзе кылый булган кеше)   Акбаш Флүр, Длинный Альберт һ.б.

7. Шәхеснең даимән авыруы атамасына нисбәтле кушаматлар: Гагарин ( р авазын әйтә алмый торган кеше) һ.б.

8. Шәхеснең исәп –хисабы, төрле үлчәү берәмлекләре һәм акча исәбе атамаларына нисбәтле кушаматлар: Акча Алмаз, Утыз Айдар һ.б.

9. Хайван, кош-корт, балык һәм башка тере җан ияләренең исеме (зоологик терминнар) белән аталган кушаматлар. Бу төр кушаматларның байтагы кешенең тышкы кыяфәтенә яки эчке дөньясына хас булган характерлы сыйфатларны берәр хайванныкына яисә кош-кортныкына охшату җирлегендә барлыкка килгәннәр: Бүре Мөсәвир (кеше белән аралашырга яратмый торган кеше), Аю Хәмит (аю кыяфәтле, таза гәүдәле кеше), Шайтан (Отчествосыннан кыскартып, шаярып тагылган) һ.б.

10. Үсемлекләр исеме яки аларның аерым өлешләрен белдерүче терминнар белән аталган кушаматлар. Борчак Рифкать, Бамбук Рим  һ.б.

                 

                            § 2. Нәсел-ыру кушаматлары

      Нәсел-ыру кушаматы бер генә шәхескә карамыйча, туганлык мөнәсәбәтләрендә торган бер төркем, берничә гаилә, нәсел кешеләрен үз эченә ала. Мәсәлән, Күкеләр, Төлкеләр, Торналар һ.б. Бу төр кушаматларның үзенчәлекле ягы булып, буыннан-буынга күчүчәнлек, дәвамчанлык санала. Димәк, нәсел-ыру кушаматы шул ук вакытта аны билгеле бер нәсел, гаилә эченә алып керә. [6]

    Актаныш районы Кәзкәй авылында яшәүче Фәйзуллиннар нәселендә беркем дә тәмәке тартмаган. Бүгенге көндә дә аларның балалары, оныклары ( инде олы кешеләр) тәмәке тартмыйлар. Шуның нәтиҗәсе итеп,  инде ничә еллар Фәйзуллиннар нәселе Тартмай кушаматын йөртә.

                            § 3. Коллектив-территориаль кушаматлар

       Башкара торган функциясеннән чыгып, татар кушаматларының өченче төркеме – коллектив-территориаль кушаматлар.

     “Коллетив-территориаль кушаматлар дип туганлык  мөнәсәбәтендә тормаган, ләкин территориаль яктан бәйләнешле булган кешеләр коллективын берләштергән кушаматларга әйтәләр. Болар күбесенчә күплек санда кулланыла, ә берлектә кулланылса, шул төркемнең, коллективның бер вәкилен генә күрсәтә”,[7] - дип яза Г.Ф.Саттаров “Мәктәптә туган як ономастикасы хезмәтендә” хезмәтендә.

      Коллектив-территориаль кушаматлар бер төркем кешеләргә яки аерым авыл, поселок, шәһәр халкына карыйлар. Алар кешеләрне, нәсел-ыру кушаматлары кебек кан-кардәшлек аша берләштермиләр, бәлки яши торган торак пункт уртаклыгы нигезендә бергә туплап, гомумиләштереп атыйлар. Коллектив-территориаль кушаматлар күбесенчә күрше авыл (торак пункт) халкына тагылалар. Шул авыл халкының һөнәре, кәсебе, холкы, урнашкан урынының физик-географик үзенчәлеге яки бу авылда булып узган игътибарга лаеклы берәр вакыйга коллектив кушаматының нигезен, ягъни барлыкка килү сәбәп-мотивларын тәшкил итә. [8]

      Ютазы районы Бәйрәкә авылында элекке вакытта биш кенә мунчасы булганга күрә, бер урам Бишмунча исемен йөртә.

  • Авылдан бераз читтәрәк урнашкан бер урамны Котып дип атыйлар. Ә анда яшәүче кешеләрне Котыплар диләр.
  • Элек сазлык булган өчен бер урам халык телендә Сазлык очы исемен йөртә.
  • Кәтиевлар нәселе яшәгән урам Кәти чокыры дип атала.
  • Каенлык урманына терәлеп урнашкан урамга Каенлык очы исеме бирелгән.
  • Мәдиярләр нәселе яшәгән урам Мәдияр чокыры дип атала.

    “Хәзер тирә-яктагы авыл халкын коллектив-территориаль кушаматлар белән атау яшь буын телендә урын алмый диярлек. Теге яки бу авыл халкын гомуми рәвештә атау өчен, күплек саны кушымчасы алган авыл исеме үзе актив кулланыла”, дип яза Г.Ф.Саттаров “Мәктәптә туган як ономастикасы” хезмәтендә. Мәсәлән, Бәйрәкәләр, Каразирекләр һ.б.

      Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: Ютазы районы Бәйрәкә авылында коллектив-территориаль кушаматлар бүгенге көннәрдә дә кулланылалар һәм аларның яңалары барлыкка килеп тора.

     Беренче бүлеккә йомгак ясап, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин.

     Исемгә кушамат өстәп әйтү исә, гомумән, торак пунктта,  бигрәк тә авылда, бер үк исемле ике яки берничә кеше булганда, аларның берсе турында сөйләгәндә, икенчесе белән бутамау, аның турында сүз барачак шәхеснең исемен конкретлаштыру ихтыяҗы канәгатъләндерү өчен кулланыла.

      Башкара торган функциясеннән чыгып, татар телендәге кушаматларны өч төркемгә:

  1. шәхси кушаматларга, 2) нәсел-ыру кушаматларына, 3) коллектив- территориаль кушаматларга бүлеп була. Һәр төркем үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия.

   II бүлек. Кушаматларның язучылар иҗатында урын алуы

       Телнең бу үзенчәлекле һәм кызыклы күренеше байтак язучының иҗатында урын алган. Аларны М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев, Н. Гыйматдинова, М.Әмир, Ф.Хөсни һәм башка язучылар әсәрләрендә очратырга мөмкин. Әлбәттә, матур әдәбиятта кушаматларның атау функциясен генә башкармыйча, язучы тарафыннан ачык сурәтләү чарасы буларак та кулланылуы аңлашыла. Бу очракта алар тормышның гадәти күренешләрен чагылдыручы чыганак буларак игътибарны җәлеп итә.[9]

       Хәзер Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендәге кушаматларны күзәтик. «Ни хикмәттер, авыл халкының барысында да кушамат бар иде: бүре, чыпчык, карга, мәче, поши, кәҗә, сарык, үрдәк, тавык, чеби, әтәч, әкә, тана, үгез һ.б. Әйтергә кирәк, бу кушаматлар борын заманнан ук килгән һәм нәсел буенча күчеп тапшырыла бара. Әмма алар шул дәрәҗәдә кешенең характерына, рәвешенә, холык-фигыленә туры килерлек итеп ябыштырылганнар ки, читтән килгән укытучылар класста тәртип бозган, начар укыган балаларга интуитив рәвештә кушаматын әйтеп ачуланалар иде»[10] - дип яза әдип “Торналар төшкән җирдә” повестенда.

         Әлеге әсәрдә түбәндәге кушаматларны да очратабыз: “Арадан берсе – “бүре Әскый”. Моны түбән очтагы алты малайлы Әскый белән бутамас өчен һәр очракта да “бүре Әскый” дип йөртәләр».[11]

     “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрендә түбәндәге кушаматны очратабыз: “Әлтафи “самосуд”тан котылып калды. Әмма шул көннән соң аңа “Яшелбаш” дигән кушамат тагылды. [12]

      Шулай итеп  М.Мәһдиев әсәрләрендә күп кенә кызыклы кушаматларны очратырга мөмкин.

      Язучы Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә дә кушаматлар бар. Шунысы игътибарга лаеклы: аның әсәрләрендәге кушаматлар үзенчәлекле, башка язучылар әсәрләрендәге кушаматлардан аерылыбрак тора. Мисаллар китерик: “Авылда аны “Бөкре Хисмәт” дип йөртмиләр. Шулай да Хисмәтнең исеменә кушып “Хикмәтле Хисмәт” диюләре хак. Чөнки аның кулына эләккән гади генә калай кисәге дә ялтырап торган чәйнеккә әверелә. Самовар

борынын  төзәтү дисеңме, тегү машиналарын өр-яңа хәлгә китерү дисеңме – барысы да Хисмәтнең хикмәте аркасында башкарыла”. [13]

       “Бүтән чакта мин Ибәтулла абзыйдан пырх-пырх көлеп утыра идем. Авылда “загс бюросы” дип йөртәләр аны. Яшьләрне башлы – күзле итү, кемне-кемгә кияүгә бирү чире белән “авырый” ул. Ялгыз егетне – тизрәк өйләндерергә, ялгыз кызны тизрәк кияүгә чыгарга кыстый”. [14]

        Язучы Фатих Хөсни роман-повестьларында да кушаматлар бар. Мисаллар: “Инде әкренләп безнең сул як күршебез Җанфәрманга киләм мин. Алдан ук аңлатып китәм: Җанфәрман – аның кушаматы. Алны-артны, уңны-сулны тикшереп тормыйча, ничек эләксә шулай яшәве, ничек туры килсә шулай чабуы өчен тагылган аңа бу кушамат”.[15]

         Әдипнең “Җәяүле кеше сукмагы” романындагы кушаматлар:

         “Авыл буйлап Чулак Фәсхи кычкырып узды. Шушы ук Фәсхине авылда “Мәрәк Пәсхи”, “Колак Фәсхи” дип тә йөртәләр һәм аның юк-бар эш  белән кузгалырга яратмаганлыгын яхшы беләләр иде”.[16]

         “Сәфәргалиләрне пароход трюмосына төяп Казанга озаттылар. Юлда килгәндә, “Чалгы пәке” дигән бер кушамат тагылуын искә алмаганда, Сәфәргалинең исендә калырлык әллә ни булмады”. [17]

     Шулай итеп, без бу бүлектә язучылар әсәрләрендә кулланылган кушаматлар белән таныштык.

Йомгак

      Ономастиканың кешеләрне атаучы категорияләре (исем, фамилия, отчество) арасында кушаматлар үзенчәлекле урында тора. Кушаматларны ономастиканың антропонимика тармагы өйрәнә. Антропонимия – теге яки бу телдәге кеше исемнәре, кушаматлар, отчество һәм фамилияләрнең тулаем җыелмасы, тулаем аталышы.

     Кушамат кешенең рәсми төп исеменә кушым, өстәмә исем дигән мәгънәне белдерә. Кушамат үзара аңлашуны җиңеләйтү, аны төгәл, анык итү һәм тизләтү өчен ярдәмче бер чара -  төп исемгә өстәмә атама булу, аны аныклау функциясен башкара. Исемгә кушамат өстәп әйтү авылда, гомумән торак пунктта, бер үк исемле ике яки берничә кеше булганда, аларның берсе турында сүз барганда икенчесе белән бутамау, аның турында сүз барганының исемен конкретлаштыру ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен кулланыла.

     Башкара торган функцияләренә карап, татар кушаматларын өч төркемгә бүлеп була:

 а) шәхси кушаматлар, б) нәсел-ыру кушаматлары, в) коллектив-территориаль кушаматлар. Һәр төркем үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия.

     Шәхси кушаматлар килеп чыгышлары, бирелеш сәбәп-мотивлары буенча реаль чынбарлык белән тыгыз бәйләнешле. Алар гаять күптөрле һәм күпкырлы, гомуми һәм хосусый, физик һәм рухи сыйфатларга ия булган кешенең характеры, төс-бите, физик билгеләре һәм башка якларын ачыклый торган характерологик сүзләргә нигезләнеп барлыкка киләләр.

      Нәсел-ыру кушаматлары, буыннан-буынга күчә баралар һәм күбесе бик күптәннән барлыкка килгән булалар.

     Коллектив-территориаль кушаматлар кардәш булмаган, ләкин уртак территориядә, торак пунктта яшәүче бер төркем кешеләргә биреләләр.

     Ерак заманнардан башлап шәхси яки нәсел-ыру кушаматларының кайберләре авыл атамаларына әверелә барганнар.

      Кушаматлар байтак язучының иҗатында урын алган. Аларны М.Мәһдиев, Н.Гыйматдинова, Ф.Хөсни һәм башка язучылар әсәрләрендә очратырга мөмкин.

     Бүгенге көндә күп кенә авылларда кешегә кушамат белән эндәшү өлкән буын телендә генә яши, ләкин кайвакыт яшьләр һәм мәктәп балалары кулланылышында чагылыш таба әле.

Файдаланылган әдәбият исемлеге

I. Фәнни-теоретик хезмәтләр.

  1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.- Казан: Раннур,2000.
  2. Гафурова С. Кушамат – иҗтимагый күренеш // Мәгариф. – 2004. - №1.
  3. Населенные пункты Республики Татарстан // Краткий справочник. – Казань, 1997.
  1. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984.
  2. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы.- Казан: КДУ нәшрияты, 1990.
  3. Татар теленең анлатмалы сүзлеге. - Казан: 2 т. – 1979.
  4. Татар теленең диалектологик сүзлеге. - Казан, 1969.
  5. Хаҗиев Р.И. Татарстанның көньяк көнчыгыш Кама аръягы ойконимиясенә тарихи-лингвистик анализ: Филол.фән.кан.дис.10.02.06. /КДУ, Казан,2000.
  6. Хаҗиева Г. Татар кушаматлары// Казан утлары.-2017.- № 3.

II. Әдәби әсәрләр.

  1. 1. Гыйматдинова Н. Җан тынычлыгы. Су хикәяте: Хикәяләр һәм повесть.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1981.
  2. Гыйматдинова Н. Ханым-солтаным. Ут күбәләге: Повестьлар.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1990.
  3. Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә. Лирик повесть. Казан: Тат.кит.нәшр., 1983.
  4. Мәһдиев М. Без – кырык беренче ел балалары. Сайланма әсәрләр, 3 томда. I том: Повестьләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1994.
  5. Хөсни Ф. Адәм балалары: Хикәяләр һәм повесть. – Казан: тат.кит.нәшр., 1990.
  6. Хөсни Ф.Җәяүле кеше сукмагы: Роман. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978.

 


[1] Татар теленең диалектологик сүзлеге. –Казан, 1969. – Б.212.

[2]2 Татар теленең анлатмалы сүзлеге. - Казан: 2 т. - 1979. - Б.132.

[3] Гафурова С. Кушамат – иҗтимагый күренеш // Мәгариф. – 2004. - №1.- Б.75.

[4] Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: КДУ нәшрияты, 1990.- Б.225.

[5] Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984.- Б.190.

[6] Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.- Казан: Раннур,2000.- Б.416.

[7]       Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984.- Б.190.

[8] Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы.- Казан: КДУ нәшрияты, 1990. – Б.228.

[9] Гафурова С. Кушамат – иҗтимагый күренеш // Мәгариф. – 2004. - №1. – Б.75.

[10] Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә. Лирик повесть. Казан: Тат.кит.нәшр., 1983. – Б.69.

[11] Шунда ук. – Б.74.

[12]       Мәһдиев М. Без – кырык беренче ел балалары. Сайланма әсәрләр, 3 томда. I том: Повестьләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1994. – Б.100.

[13] Гыйматдинова Н. Җан тынычлыгы. Су хикәяте: Хикәяләр һәм повесть.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1981. – Б.13.

[14] Гыйматдинова Н. Ханым-солтаным. Ут күбәләге: Повестьлар.- Казан: Тат.кт.нәшр., 1990. – Б.153.

[15] Хөсни Ф.Җәяүле кеше сукмагы: Роман. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978.- Б.47

[16] Хөсни Ф. Кайсына өйләним. Адәм балалары: Хикәяләр һәм повесть. – Казан: тат.кит.нәшр., 1990.- Б.47

[17] Шунда ук. – Б.232.