Татар теле дәресләре өчен контроль-үлчәү материаллары

Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

Татар теле дәресләре өчен контроль-үлчәү материаллары

Скачать:


Предварительный просмотр:

2 нче  сыйныф өчен туган (татар) телдән

контроль- үлчәү биремнәре

                                                             Төзүче: I квалификацион категориялетатар

                                                                        теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Ф.И.

Күчереп язуны бәяләү.

Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.

Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4”ле куела.

Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.

Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.

I чирек өчен контроль күчереп язу

Тема. Сузык һәм тартык авазлар

Максат. Сузык һәм тартык авазлар буенча белемнәрен тикшерү.

Керпе

Тышта октябрь ае. Җиргәяфрактүшәлә. Әнәкерпеяфрактатәгәри, энәләребеләняфракҗыя. Аннарыкечкенәбүрекхәтлебулып,оясынайөгерә. Шулайоясынҗылыта ул. Керпетиздәнйокыгаталыр.

Бирем.

1.Беренче һәм икенче җөмләләрдәге сүзләрнең сузык авазларын белдергән хәрефләр астына бер, тартык аваз хәрефләренә ике сызык сызарга.

2. Тексттан калын һәм нечкә әйтелешле сүзләргә 2 шәр мисал табып язарга.

3.* Урманда яшәүче җәнлекләрнең исемнәрен язарга.

II  чирек өчен контроль күчереп язу

Тема.Авазлар һәм хәрефләр

Максат. Авазлар һәм хәрефләр  буенча белемнәрен тикшерү.

Кар бабай

Көнҗепшекиде. Балалар кар бабайясаргакерештеләр. КечкенәАлсу да булышты. Улөйдәнкишералыпчыкты. Аныборынитепкуйдылар. Айдар күзләренәкүмерябыштырды. Кар бабайныңкулынасеберкетоттырдылар.(30 сүз)

Бирем.

1.Тексттагыбериҗеклесүзләрастынасызарга

2.Сүзләрне иҗекләргәбүлепязарга: балалар, кечкенә, күзләренә.

3.* Бабай, кишер сүзләренең аваз һәм хәреф санын күрсәтерә.

III  чирек өчен контроль күчереп язу

Тема.Предметны, предметның эш-хәлен, предметның билгесен белдерә торган сүзләр.

Максат. Предметны, предметның эш-хәлен, предметның билгесен белдерә торган сүзләр буенча белемнәрен тикшерү.

Дуслар

Минем Мырауҗан кушаматлы мәчем бар. Этемнең кушаматы – Акмаңгай. Мырауҗан белән Акмаңгай  - дуслар. Алар бергә ашыйлар һәм уйныйлар. Уйнап арыгач,ятып йоклыйлар. Мин дусларымны бик яратам. (25 сүз.)

Бирем.

1.Тексттан предметны һәм предметның эшен белдерүче сүзләргә 2 шәр мисал табып язарга.

2* Этең яки песиең турында ике-өч җөмлә язарга.

                                                  Еллык контроль күчереп язу

Максат. Ел дәвамында өйрәнгәннәрне тикшерү.

Җәйгеберкөн

Кинәтявабашлаганяңгыркинәттуктап та калды.Ялтитепкояшчыкты. Бикюгарыда, биекагачбашларында, салаваткүперекүренде. Һавабөркүләнепкитте. Черкиләр, озынборыннартагы да күбәйде, тагы да рәхимсезрәктешлибашладылар.

Бирем.

I вариант

1. Беренчеһәмикенчеҗөмләләрдәэшнебелдергәнсүзләрнетабып, астынасыз.

2. Бирелгәнсүзләргәтамырдашсүзләруйлапяз: баш, тоз.

II вариант

1. Өченчеһәмдүртенчеҗөмләләрдәэшнебелдергәнсүзләрнетабып, астынасыз.

2. Бирелгәнсүзләргәтамырдашсүзләруйлапяз: таш, бал.

3* Җылы яктан кайтучы кошларга өч-дүрт мисал уйлап язарга.

Кар бабай

Көн җепшек иде. Балалар кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Алсу да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар.

Кар бабай

Көн җепшек иде. Балалар кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Алсу да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар.

Кар бабай

Көн җепшек иде. Балалар кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Алсу да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар.

Кар бабай

Көн җепшек иде. Балалар кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Алсу да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар.

Кар бабай

Көн җепшек иде. Балалар кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Алсу да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар.

Кар бабай

Көн җепшек иде. Балалар кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Алсу да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар.

Кар бабай

Көн җепшек иде. Балалар кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Алсу да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар.



Предварительный просмотр:

5 нче  сыйныф   өчен туган (татар) телдән

контроль- үлчәү биремнәре

                                                                        Төзүче: I квалификацион категорияле татар  

                                                                        теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Ф.И.

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Диктант күләме

ел башы

60-70

ел ахыры

70-80

        

5 нче сыйныфларда диктантларны бәяләү

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса “5”ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә “4”ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуационхаталыэшкә “2”ле куела.

5 нче сыйныф

Кереш диктант№ 1

Максат: башлангыч сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабалау, тикшерү.

Диктант    

Ябалак

Ябалак – төнгеерткыч кош. Ул, нигездә, агачлыурыннардаһәмкайвакытчормалардаяши. Ябалак тавышсыз оча. Каурыйлары соры-көрән төстә. Күзләре зур, караңгыда күрә. Бик яхшы ишетә. Барлык кошлар арасында бары ябалакның гына колак яфраклары бар. Ауга төнлә чыга. Табышын тавышы буенча таба. Тычкан, куян, тиен, керпе, вак кошлар белән туклана.

Ябалакларгомер буе парлашыпяши. Аларояясамый. Аулакурыннарныяраталар.

Ябалак – авылхуҗалыгыөченфайдалы кош. Анысакларгакирәк. (69 сүз)

I чирек өчен контроль диктант №2

Тема. Сузык авазларны кабатлау

Максат.Укучыларның сузык авазлар буенча алган белемнәрен тикшерү.

Керпе

Быел керпе дөньяга биш бала китерде. Нәниләр ялангач тудылар, күзләре дә ачылмаган иде. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак энәләр белән капландылар.

Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак энәләре кучкыл һәм нык чәнечкеләр белән алышынды. Яшь керпеләр йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр.

Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. (65 )

Бирем.

  1. I вариант – калын сузык авазлары булган 5 сүз,  II вариант- нечкә сузык авазлар булган 5 сүз язып алырга.
  2. I вариант – быел, дөнья, II вариант – яшь, сәгать сүзләренең аваз һәм хәреф санын билгеләргә, транскрипцияләрен язарга.

3.* Тексттан сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр язып алырга.

                      II чирек өчен контроль диктант №3

Тема. Фонетика һәм графика

Максат.“Фонетика һәм графика” темалары буенча белемнәрен тикшерү.

Песнәк.

Бу кошны авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Кыш көне ул тәрәзә янына очып килә һәм ашарга сорый. Җәй көне песнәкләр күренмиләр. Ак яңаклы бу кечкенә кошчык җәйге озын көн буена эштә була. Ул  җәенә  ике тапкыр бала чыгара. Менә шуңа күрә дә песнәк бертуктаусыз очып йөри. Аңа балаларын туйдырырга кирәк бит.

Кыш көне песнәкләрне ашатырга, аларга оялар элеп куярга кирәк.

Урманда песнәкләр агач куышында яшиләр, зарарлы кортларны чүплиләр.(69 сүз)

Бирем.

  1. Сүзләргә фонетик анализ ясарга.

I вариант – авыл,  II вариант- көне.

  1. Тексттан ике аваз  кушылмасын белдергән хәрефләр булган сүзләр язып алырга.

3.* Тексттан 2 авазга билге булып йөри торган (в,к,г) хәрефләре булган сүзләр язып алырга.

III чирек өчен контроль диктант №4

Тема.Лексикология һәм сүз төзелеше

Максат.Укучыларның лексикология һәм сүз ясалышы буенча белемнәрен тикшерү.

Гөлҗимеш

Күңелле җәй җитә. Җәйнең беренче чәчәкләре күренә. Гөлҗимеш чәчәкләре алсу утлар яндыра. Алар май уртасында күренә, июльгә кадәр күзне иркәли. Җәй буе шиңүне дә уйламый.

Аның чәчәкләре озак торалар, җимешләре дә коела белмиләр. Хәттакышын да кызылбулалар. Кыш көневитаминлычәйэчәләр.

Гөлҗимештә витамин кара карлыганга, лимонга, алмагакараганда да күбрәк.

Аныңҗимешләрен, яфракларын, тамырларынтөрлеавыруларныдәвалагандакулланалар. (71 сүз)

Бирем.

  1. Бирелгән сүзләргә антонимнар уйлап язарга.

I вариант – кыш,яз, II вариант- җәй,көз.

  1. Бирелгән сүзләргә синонимнар уйлап язарга.

I вариант – күңелле, II вариант- беренче.

3.*Чәчәк сүзенә лексик анализ ясарга.

Еллык контроль диктант №5

Максат. Ел дәвамында өйрәнгәннәрне тикшерү.

                                                                 Юкә.

Төн җәймәсе астында изрәп йоклаган урманга көн килде. Агачлар уянды.

Юкә бик кәефле, ул бүген гаҗәп матур киенгән иде. Өстендә – яшел җилән. Ул иртәнге кояш яктысында энҗе карлар кебек җемелди.

Кояш югарырак үрләде, юкәне буеннан – буена яктыртты. Юкә тагын да чибәрләнде, ул кызыл җиләкләр сибелгән яшел келәм өстендә үк басып тора икән.

Бераздан юкә җыр сузды. Бу җыр урман битендәге умарталыкка кадәр сузыла иде. Гүя бөтен җиһан көяз юкәне тыңлый. Аның җыры көйле, моңлы. Мин ул җырны бизәкле җир келәменә чалкан ятып тыңлыйм. Рәхәт була андый чакта! (90 сүз) ( М.Рафиковтан.)

 

Бирем.

1.Авазлары хәрефтәнкүбрәкбулгансүзләрнекүчерепязарга.

2.Тексттан тамыр, ясалма сүзләргә 3 әр мисал табып язарга.

3.*Текстны дәвам итеп2 җөмлә язарга.



Предварительный просмотр:

7 нче  сыйныф өчен туган (татар) телдән

контроль- үлчәү биремнәре

                                                                             Төзүче: I квалификацион категориялетатар  

                                                                        теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Ф.И.

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Диктант күләме

ел башы

80-90

ел ахыры

90-100

        

7 нче сыйныфларда диктантларны бәяләү

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса “5”ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә “4”ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуационхаталыэшкә “2”ле куела.

7 нче сыйныф

Кереш диктант №1

Максат: 6 нчы сыйныфтаүткәннәрне тикшерү.

Туганягым.

Туганягым, туганҗирем! Синдәтуганмын, үскәнмен. Тәмле, шифалысуларыңныэчеп, ләззәтнеңнәрсәикәнентатыганмын. Кайчакдымлы, кайчакартык коры туфрагыңизгенеяманнанаерыргаөйрәткән. Кыю, батыр йөрәклеир-егетләреңхезмәтнесөяргә, туганилнекүзкарасыкебексакларгачакыра. Назлыкызларның, сабыраналарныңармас-талмасйөгереккуллары, җитезадымнарытормышнысөяргә, киңкүңеллебулыргаөндәп тора.

Туганягым, туганҗирем! Синдә бар нәрсәдәякын, кадерле, газизмиңа. (80 сүз)

I чирек өчен контроль диктант №2

Тема:Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

Максат:Укучыларның тиңдәш кисәкләр буенча алган белемнәрен тикшерү.

Алмаз бабай бакчасы.

Алмаз бабайның бакчасы Хәкимне генә түгел, башка балаларны да үзенә тарта. Андыйбакча авылда бер генә шул.

Хәкимнең бу алма бакчасына кергәне бар. Ул үзенең матурлыгы һәм төрле җиләк-җимешләре, алмалары белән тирә-якта дан тота. Бабай үзе дә гел шунда кайнаша: җир йомшарта, чүп утый, яралы, авыру агачларны дәвалый. Ә җәйләрен анда чия, кура җиләге, тагын башка җимешләр берсе артыннан берсе пешеп тора.Көз көне хуш исле, тәмледән-тәмле, төрледән-төрле алмалар, алланып пешеп, агач ботакларында бәйрәм утлары кебек эленеп торалар. Өз дә аша, өз дә аша... (88 сүз)

Бирем.

1.Тиңдәш кисәкләр булган бер җөмләне язып алырга.

2. Язып алынган җөмләдәге тиңдәш кисәкләрне җөмлә кисәкләре буларак билгеләргә һәм җөмләдәге барлык сүзләрне сүз төркеме ягыннан тикшерергә.

3.* Текстны тиңдәш кисәкләр кулланып, дәвам итәргә.

II чирек өчен контроль диктант №3

Тема: Җөмлә төрләре.

Максат: Укучыларның  җөмлә төрләре  буенча алган белемнәрен тикшерү.

                                          Ана мәхәббәте.

Кыш урталары. Һава салкын. Табигать инде ял итә. Җир йөзе кар юрганына төренгән, йоклый. Ай яктысында кар бөртекләре җем-җем итеп ялтырап тора. Әнә еракта урман күренә.

       Авыл да, карга төренеп, тирән йокыга талган. Әнә тау буена утырган кечерәк кенә авыл. Вакыт инде кич булганга, авыл тын. Тик ара-тирә этләр өргәләгәне генә ишетелеп куя.

        Караңгыда өйләр печән чүмәләләре булып күренәләр. Тәрәзәләрдә ут күренми. Тик авыл читендәрәк салынган бер йортта гына ут яна. Идән чиста итеп себерелгән, стеналарга кызыл башлы ап-ак сөлгеләр эленгән. Өй эче тын, хәтта сәгатьнең йөргәне тик-тик итеп аермачык ишетелә. (91 сүз)

Бирем.

  1. Бер составлы җөмләләрне язып алырга.

I вариант- 1 нче абзацтан,II вариант – 2 нче абзацтан.

  1. Җөмләләрнең баш кисәкләрен билгеләргә.

I вариант- 1 нче абзац,II вариант – 2 нче абзац.

3.* Бер составлы җөмләләр кулланып, текстны дәвам итәргә.

III чирек өчен контроль диктант №4

Тема: Җөмлә кисәкләре.

Максат:  Укучыларның  җөмлә кисәкләре буенча алган белемнәрен тикшерү.

Әдәп башы –тел.

Сөйләгән сүзенә кеше үзе хуҗа. Матур сөйләшергә өйрән. Сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын. Сүзеңне урынсызга сөйләмә.Урынсыз урында сөйләгән сүз яхшы булса да, яман итеп кабул ителер. Файдасыз сүзне дә сөйләмә, чөнки андый сүз үзеңә зыян гына китерер. Акыл ияләре: ” Телеңне тик тота белү – сәламәтлек билгесе”, - дигәннәр. Кайбер кешеләр сүз аркасында авыруга сабышалар.

Берәү сөйләгәндә, икенчең тыңлап тора. Ул кеше сүзен бетергәч кенә сүзеңне башла. Кеше сүзенә кушылып, аның сүзен бүлмә. Ишеткән һәр сүзне сөйләргә ашыкма. Телең татлы, йөзең якты булсын. Татлы телле кешенең дуслары да күп булыр. (87 сүз.)

Бирем.

  1. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

I вариант- 1 нче абзацтагы 1,3 җөмләләр.II вариант – 2 нче абзацтагы 1,2 җөмләләр.

  1. Соңгы җөмләдән сүзтезмәләрне аерып язарга.

3.* Текстны дәвам итеп, 2 җөмлә язарга.

Еллык контроль диктант № 5

Максат.Ел дәвамында өйрәнгәннәрне тикшерү.

Язгы урманда.

        Без урманга килеп тә җиттек. Әллә ни биек булмаган калкулык өстендә торабыз. Язгы саф һаваны туйганчы иснисе килә.

        Әле яңарак кына кар суларында коенып чыккандай зәңгәрсуланып торган урманның эченәрәк үтәбез. Анда без генә белә торган күлләр, сулыклар бар. Урман эчләтеп барабыз. Дымлы һавада җиңелчә калтырата. Шиңгән яфрак, изрәгән туфрак исе. Гөмбә исе. Яшь бөреләр исе. Әчкелтем тал, яшь тупыл кайрысы исе. Язның сагышлы көенә моң өстәгәндәй, берьюлы мең төрле кошлар сайрый. Туган якларына әле яңарак кына кайткан кошларның аһәңле тавышлары күңелләрне әллә нишләтә. Шунда йөрәктән хисләр ургый, күңелнең бар байлыгы, иң кадерле уй-кичерешләре ачыла. Үзең дә сизмәстән, күңелең түрендә җанга рәхәт өстәүче тылсымлы җыр тугандай була. Рәхәтләнеп яшисе килә. (100 сүз) (М.Хәсәнов)

Бирем.

  1. 1 нче абзацтагы җөмләләрне сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.
  2. 5 һәм 7 нче җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.



Предварительный просмотр:

8 нче  сыйныф   өчен туган (татар) телдән

контроль- үлчәү биремнәре

                                                                             Төзүче: I квалификацион категориялетатар  

                                                                        теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Ф.И.

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Диктант күләме

ел башы

90-100

ел ахыры

100-110

        

8 нче сыйныфларда диктантларны бәяләү

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса “5”ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә “4”ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуационхаталыэшкә “2”ле куела.

                                               Кереш диктант №1

Максат. 7 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне тикшерү.

Чәчәк-күбәләк

Ирексездән Булатның куллары чәчәккә үрелделәр. Ул килеп кагылуга, чәчәк зур кызыл күбәләк булып күтәрелде дә икенче бер куакка күчеп утырды. Утыруы булды, яңадан шундый ук гөләп чәчәгенә әверелде. Булат тагын аңа якынлашты, тагын сакланып кына кулларын сузды. Гөләп куагы салмак кына чайкалып куйды, тураеп, башын читкә борды, һәм тылсымлы чәчәк, тагын куактан аерылып, күбәләк булып очты.

Булат, сихерләнгән кебек, аның артыннан йөгерде. Чәчәк-күбәләк, куактан куакка, агачтан агачка кунып, бик озак очып барды, үлән асларына кереп качты, биеккә-биеккә, зәңгәр һаваларга күтәрелде, тагын түбән төште, тагын урман аланнары буйлатып, Булатны үчектереп йөрде. Булат тәмам хәлдән тайгач, киселгән агач төбенә утырды. Ә күбәләк, әйтерсең шуны гына көткән, Булатның нәкъ каршысына ук килеп төште дә кунды... (100 сүз) (Габделхәй Сабитов)

I чирек өчен контроль диктант №2

Тема: Тезмә кушма җөмләләр.

Максат:Укучыларның тезмә кушма җөмләләр буенча алган белемнәрен тикшерү.

Җәйге истәлек.


Быел җәй искиткеч яхшы килде, аның башлануы да бик матур булды. Язгы дым кибеп тә җитмәде, шифалы яңгырлар яварга тотынды. Бер-ике көн ява да, аннары, матур булып, кояш чыгып җитә. Бөтен дөньяга әле яңа гына яшел буяуга манган юеш хәтфә җәйгән кебек була. Наратлы таулары артыннан салават күпере күренә.
Бакчалардагы бәрәңгеләр ап-ак чәчәккә күмелгән. Бөтен нәрсә шаулап үсте, ызаннардагы сукмаклар югалды.
Тугайлы елга аръягындагы болында печән бик уңды, аны көчкә чабып бетерделәр. Әрәмәлектәге карлыганның, шомыртның күплеген әйтеп бетерерлек түгел. Карчыклар да җиләк-җимешне атна буе җыялар инде, ләкин һаман бетми. Барыннан да бигрәк ашлыклар уңды. Бодай күкрәп үскән, тары да бик матур күренә. (112 сүз)

Бирем.

1.Тезмә кушма җөмләләргә 2 мисал язып алырга, схемаларын төзергә, төрен күрсәтергә.

I вариант- 1 нче абзац,II вариант – 2 нче абзац.

2*Тезмә кушма җөмләләр белән текстны дәвам итеп язарга.

                      II чирек өчен контроль диктант №3

Тема: Иярченле кушма җөмләләр.

Максат:  Укучыларның  иярченле кушма җөмләләр  буенча алган белемнәрен тикшерү.

Сәламәтлек чишмәсе

     Һәркемгә билгеле: сәламәтлек – тормышның яме, чибәрлекнең нигезе. Кеше өчен иң кадерле, мөһим нәрсә – сәламәтлек, шуңа күрә һәркем аны сакларга, ныгытырга тырыша.

     Физкультура һәм спорт белән дәвамлы шөгыльләнергә кирәк, чөнки ул -  сәламәт тәнле, саф акыллы булу өчен төп шарт.

     Физкультура һәм спорт ни сәбәптәншундыйтылсымлыкөчкәиясоң? Моның сере шунда: физик күнегүләркешенеңтәненчыныктыра, сәламәтлегенныгыта. Даимирәвештә физик күнегүләрясаргагадәтләнгәнкешенеңканйөрешеҗиңеләя, шуныңаркасындакешеҗитезһәмҗиңелхәрәкәтлебула.  Өстәвенәсулышкиңәя  -үпкәэшчәнлегеяхшыра.  Физкультура һәм спорт кешенеңсәламәтлегенсаклауда, аны физик чыныктырудаменәшундыйәһәмиятлеурынтота, шуңакүрәанысәламәтлекчишмәседипатыйлар.   (Ш. Сайкин)  (105 сүз)

Бирем.

  1. Иярченле кушма җөмләләр язып алырга, схемаларын төзергә, төрен күрсәтергә.

I вариант- 1 нче абзац,II вариант – 3 нче абзац.

      2.* Сәламәтлекне саклау буенча син ниләр эшлисең? Иярченле кушма җөмләләр белән шул турыда язарга.

III чирек өчен контроль диктант №4

Тема:Пунктуация һәм лексикология.

Максат:  Укучыларның пунктуация һәм лексикология буенча алган белемнәрен тикшерү.

Кичке учак.

Сәяхәтчеләр учак ягып җибәрделәр. Утынга аптырыйсы юк монда. Урман эченә кереп торырга түгел, кырыйдагы чыршыларның корыган ботакларыннан бәләкәй генә учак түгел, ут тавы яндырырга була. Ләкин тау кадәр ут якмадылар алар. Мондый утлар урман тирәсендә куркыныч була. Бер кабынып китсә, меңнәрчә километрга сузылып янар. Шуның өчен яр астына төшеп чокыр казыдылар. Коры чыбык тиз кабынып китте. Кызыл телле ялкыннар югары үрләделәр. Учактан читтәрәк бөтен җир дөм караңгы булды.

Кичке салкын төште. Елга буенда тартар кычкыра, шарлавыктан челтерәп аккан чишмә суының көмеш тавышы ишетелә.

Янган утка карапутыруышундыйрәхәт. Бөтенмәшәкатьләронытыла, тынычланыпкаласың. (97 сүз).

Бирем.

  1. Бирелгән сүзләргә синонимнар уйлап язарга.

I вариант- салкын, ут, тау. II вариант – бәләкәй, елга, километр.

  1. Түбәндәге җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

I вариант- беренче абзац 1,2 нче җөмләләр.

II вариант – икенче абзац 1,2 нче җөмләләр.

      3.* Сорау, өндәү һәм нокта куелу очракларына берәр җөмлә уйлап язарга.

Еллык контроль диктант № 5

Максат. Ел дәвамында өйрәнгәннәрне тикшерү.

Өегез ямьле булсын

    Кеше  гомеренең өчтән ике өлеше дип әйтерлек өйдә уза. Биредә  без  ашыйбыз-эчәбез, ял итәбез, туганнарыбыз, дусларыбыз  белән очрашабыз.Безнең  хыяллар  белән  тулы  елларыбыз  да  шунда  уза.

Куйган  максатларыбызга ирешә алырбызмы? Безне тәрбияләп үстерүгә күп көч куйган, безгә зур өметләр баглаган ата-аналарыбыз  бәхетлеме? Болар  барысы да гаиләдәге  мөнәсәбәтләрнең  нинди булуына бик нык  бәйләнгән.Әмма безнең кәефебезгә, ничек укуыбыз һәм  эшләвебезгә  болар  гына түгел, өйдәге  тәртип тә тәэсир итә.

      Нинди була соң ул ямьле  өй?Аның әһәмиятле шарты – чисталык. Ишек- тәрәзәләре, идән-түшәмнәре ялтырап  торган пөхтә өйгә керүгә үк бу гаиләнең  бәхетле  булуын  аңлыйсың.

     Шулай да  өйне  җиһазлаганда  нәрсәдән  чыгып  эш  итәргә?

    Төп  кагыйдә  шул  - өйдәгеләрнең  һәркайсы  өчен эшләргә  дә, ял итәргә дә мөмкинлек булдыру. ( 116 сүз).

Бирем.

1.Сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

I вариант- беренче абзац.  II вариант – өченче абзац.

      2.Тексттан кушма җөмләне язып алырга, схемасын төзергә, төрен билгеләргә.

       3.*Текстны дәвам итеп өч-дүрт җөмлә язарга.