Галиуллина Диляра Ахмадулловна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Кеше рухи көчне җиргә карап түгел, зәңгәр күккә карап ала. Хыялга, идеалга максатка омтылыш - шәхеслек билгесе. Галимҗан Гыйльманов

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Участие в профессиональных конкурсах, конференциях, семинарах разного уровня

Увлечения: Шигырьләр язу

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №175" города Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/galiullina-dilr-hmadullovna
Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Ә безнең туган телебез- татар теле! Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа тугрылыклы булып, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр!

Мин бит серле , гаять зур дөньяның

Бер кечкенә генә,   гади кызы!

Һәм  шулай да әйтәм,  горурланып,

Мин бит бу тормышта Укытучы!

Укытучы, дигән бөек исем

Озата килә гомер юлымны...

 

О себе

Бәхет өчен, шатлык өчен,

Көрәшеп яшим.

Көрәшеп тапкан бәхетне

Өләшеп яшим!

 

Мин - УКЫТУЧЫ ... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә УКЫТУЧЫ  һөнәрен сайладым? Казан дәүләт университетына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Балаларны яратам”, “Туган телемне, әдәбиятны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп ишеген  беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен вакытлар үткән саен төшенә барам...

Укытучы эше күпме генә җаваплылык, сабырлык сораса да, укучыларымда  ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли алу, аның байлыгын, матурлыгнын күрсәтү - минем өчен зур бәхет!

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" повесте

Мой взгляд на мир

Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас. (Ризаэддин Фәхретдин)

  • Күп нәрсәгә укытучыларымнан өйрәндем, ләкин тагын да күбрәкне укучыларымнан белдем. (Талмуд)
  • Яхшы укытучы булу өчен, укыткан фәнеңне һәм укучыларыңны яратырга кирәк. (Василий Ключевский)

Кешеләр, кешелекле булыгыз! Бу – сезнең беренче бурычыгыз. (Ж.Ж.Руссо)

Әхлаклылык бәхет табарга түгел, бәхеткә лаек булырга өйрәтә. (Иммануил Кант)

Мои достижения

Эш тәҗрибәм белән төрле мәйданнарда уртаклашам:

- конференцияләрдә чыгыш ясау;

- конкурсларда катнашу (үземне сынап карау);

- газета-журналларда, интернет челтәрендә мәкаләләр бастыру;

- массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш булдыру;

- күренекле шәхесләр белән очрашулар оештыру;

- укучыларымны төрле дәрәҗәдәге конкурс, конференция, олимпиадаларга әзерләү.

Моё портфолио

 

Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

Үлчәнми ул минут беләнсәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгелеллык түгел.

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

                                                                                                        Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.   

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак,  мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү" дигән методик тема өстендә  эшлим. Балага белем алу шатлыгы бирү, аның белемгә омтылышын, танып – белү активлыгын үстерү,  һәр дәрестә иҗади эшләвенә ирешү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.

   Мәктәптә һәр предмет, һәр фән әһәмиятле, әмма иң авыры, иң җаваплысы  - әдәбият укыту.  Бүгенге телевизор, компьютер заманында укучыны үз фәнеңә җәлеп итү өчен көч тә, белем дә, түземлелек тә кирәк.

   Әдәбият –  ул тормыш .  Иге – чиге булмаган әдәбият дәрьябыз, шигъриятебез, туган телебез бар.  Халкыбызның гореф – гадәтләре, күңел җәүһәрләре, тәрбия йолалары бар . Укучыларны шулар белән ничек кызыксындырырга ?

Укучыда  күбрәк белергә тырышу омтылышы уянсын өчен, актив методлар куллынып үткәрелгән дәресләрдән тыш, традицион булмаган дәресләр   ( дәрес – диспут, дәрес – сәяхәт, дәрес – бәйге  һ.б.)  уздырам. Төпле белем бирү максатыннан  төрле уку – укыту алымнарыннан файдаланырга тырышам. Дәресләрдә төркемләп эшләү алымын куллануны да отышлы дип саныйм. Әлеге алым укучыларда бердәмлек, бер – береңә ярдәм итү, коллективизм кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

   Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер , лингафон кабинеты куллану да дәресләрне тагын да үтемлерәк, кызыклырак, сыйфатлырак итә. Лингафон кабинеты белән эш укырга өйрәтүнең техник ягын да яхшырта, аның нәтиҗәсендә сүзләр дөрес укыла.Уку этабында тагын бер зур бурыч- тыңлаганны аңлау проблемасы чишелә. 

Һәркем үз һөнәрен мактый диләр, 

Хезмәтемне чиксез сөям мин.

Көләч йөзле нәни дусларымны

Барыннан да артык күрәм мин.

Балаларның күңеле чәчкәгә ошаган. Вакытында  су сибеп, ягымлы сүзләр әйтеп торсаң, чәчәгебез тагын да матурланып, безне сөендерер. Бала күңеле дә бит бик зур игътибар сорый.Иң беренче дәресләрдә балаларда телебезгә зур кызыксыну уята алсак, киләчәктә дә алар телебездән аерылгысыз булырлар.

Чын укытучы иң беренче балаларны яратырга, аларның психологиясен камил белергә, эшендә үзенә генә хас, яңа алымнар кулланырга, укучыларны мавыктыра белергә тиеш дип саныйм. Мин үзем, шуңа омтылам.

 

Мои публикации:
Внеклассная работа
Разное
Родной язык и литература
Сценарии праздников
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: