"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек
консультация по теме

Галиуллина Диляра Ахмадулловна

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. 

Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. Үсә барган саен баланың эш-хәрәкәтендә аерым бер теләк-омтылышлар, мавыгулар, кызыксынулар ачыклана башлый. Бу вакытта педагоглар ярдәмгә килергә тиеш. Бала ниндидер әзер формадагы савыт түгел. Ул – табигатьтән үк хәрәкәтчәнлек алган, эчке бер көчләргә ия булган, башлангыч сәләт-чалымнары, үзлегеннән үсү-формалашу кебек мөмкинлекләре булган зат. 

Хәзерге заман укытучысы шәхес үсеше өчен шартлар тудырырга һәм бу процесс белән идарә итә дә белергә тиеш. Шул очракта гына мәктәп тәмамлаучылар фикер йөртергә сәләтле, төрле хәлләрдә югалып калмый торган кешеләр булып мөстәкыйль тормышка юл алалар. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

              «ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ МӨСТӘКЫЙЛЬ ЭШЧӘНЛЕГЕН ҮСТЕРҮ АЛЫМНАРЫ»

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. 

Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. Үсә барган саен баланың эш-хәрәкәтендә аерым бер теләк-омтылышлар, мавыгулар, кызыксынулар ачыклана башлый. Бу вакытта педагоглар ярдәмгә килергә тиеш. Бала ниндидер әзер формадагы савыт түгел. Ул – табигатьтән үк хәрәкәтчәнлек алган, эчке бер көчләргә ия булган, башлангыч сәләт-чалымнары, үзлегеннән үсү-формалашу кебек мөмкинлекләре булган зат. 

Хәзерге заман укытучысы шәхес үсеше өчен шартлар тудырырга һәм бу процесс белән идарә итә дә белергә тиеш. Шул очракта гына мәктәп тәмамлаучылар фикер йөртергә сәләтле, төрле хәлләрдә югалып калмый торган кешеләр булып мөстәкыйль тормышка юл алалар. 

Укучының мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү – гомуми интеллектуаль үсешенең бер өлеше. Дәресләрдә укучының мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү өчен мөмкинлекләр бихисап һәм күптөрле. Әмма бу алымнарны укытучы укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып, билгеләргә, укыту процессында дөрес кулланырга тиеш. Укытучы һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, бала белемне аңлап үзләштерә, мөстәкыйль эшчәнлеге арта. Укучы каршына нинди дә булса мәсьәлә куелган икән, ул аны ни өчен чишәргә икәнен аңларга, бу мәсьәләне чишкәннән соң, эшнең соңгы нәтиҗәсен күрә белергә тиеш. Укучының мөстәкыйль эшчәнлеге артсын өчен, укытучы төрле юнәлештә эш алып бара. Мөстәкыйль эшләрне оештырганда, укытучы укучыларның игътибарлылыгы, кабул итү мөмкинлекләре, хәтер үсеше, фикерләү сәләте кебек психологик үзенчәлекләрен дә күздә тотарга тиеш. 

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Дәресләрендә презентацияләр, таблицалар, карточкалар, тестлар, картиналар, дисклар, техник чаралар куллану укучыларны үзаллы эшкә өнди. 

Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнарын һәрбер укытучы үзенчә башкара һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Бу – һәрбер укытучының укыту процессында куелган бер бурычы. Билгеле методистлар, укытучылар бу алымнарны үзләренчә классификациялиләр. Әмма укыту процессында иң уңышлысы дип И.И.Малкин (башкару, ярым иҗади, иҗади һәм башка шундый характердагы мөстәкыйль эшләр) һәм П.И.Пидкасистый классификацияләре тора. Укучыларның мөстәкыйль эш төрләре булып: дәреслек белән эшләү, лаборатор эшләр, күнегү эшләү, тест чишү, эвристик әңгәмә, сочинение, реферат язу һәм башка алымнар тора. Кайбер укытучыларның эш тәҗрибәсендә рольле уеннар, викторина, тестлар алымы да әлегеэшчәнлекне үстерү буенча урын тапкан. 

Иҗади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала. Шуның өчен, безнең уйлавыбызча, укыту эш тәҗрибәсендә бу алымнарны һәр укытучы үзенчә яңарта. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

Азнакай шәһәре 4 нче лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рафикова Эльвира Алмарис кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә....

Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа (татар төркемнәре өчен). Төзүче-авторлары: Ф. Ф. Харисов Ч. М. Харисова.Методик ярдәмлек

Аңлатма язуыРус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту,  үз...

Татар теле дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары (5 нче сыйныфның рус төркеме мисалында)

Рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфында укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру буенча материаллар....

Татар әдәбияты дәресләрендә музей педагогикасын куллануның укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерүдәге роле.

Үземнең педагогик эшчәнлегемдә мин  алдынгы технологияләрне киң кулланам. Музей педагогикасы кулланып үткәрелгән дәресләрнең һәм сыйныфтан тыш чараларның укучының фикерләү эшчәнлеген активлаштыру...