Хамидуллина Аклима Мирхатиповна

Cайт учителя родных языков

Күп укыган күп беләр.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Распространение и изучение педагогического опыта.

Увлечения: Чтение художественной литературы, консервирование

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: С.Каратово, Туймазинский район

Место работы: МБОУ ООШ .Уязытамак

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/aklima-hamidullina
Чтобы быть хорошим учителем, нужно любить то, чему учишь,и любить тех, кого учишь!
В.Ключевский

 Добро пожаловать на мой сайт !

 

 

О себе

Мин, Хамидуллина Әкълимә Мирхәтип кызы, тумышым белән матур, данлыклы, җырга – моңга,  танылган шәхесләргә бай  Баулы  ягыннан. Туган авылым Шалты. Шушы авылда эшчеләр гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. 11еллык урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы  дәүләт пед. институтының филология факултетына укырга кердем. Беренче эш тәҗрибәм Баулы шәһәренең 5 нче санлы мәктәбендә татар төркемнәрендә татар теле укыту белән башланып китте. Башкортостан җөмһүриятендә яши башлагачта, эш урыным мәктәп булды.

Үз фәнемне бик яратам. Балаларда да татар теле һәм әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбиялим. Укучы синең фәнеңне яратсын өчен, дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә кирәк. Шуның өчен мин гел эзләнүдә.

Минем шәхси темам: коммуникатив технологияләр кулланып, укучыларның сөйләм телен үстерү. Әлеге тема буенча төрле әдәбиятлар укыйм, семинарларга, төрле очрашуларга йөреп тәҗрибә туплыйм һәм үземнең эш барышында алган, туплаган тәҗрибәмне укучыларга бирергә тырышам. Үземнең шәхси темам буенча методсоветта, район күләмендә уздырылган чараларда чыгышлар ясадым, укучылар белән ачык дәресләр һәм класстан тыш эшләр үткәрдем.

Укытучы бөтен яктан да камил булырга,  һәрдаим үз өстендә эшләргә тиеш. Укытучы укучыларга үрнәк булып торырга тиеш.

 

Мин үземә бәя бирә алмыйм...
Әйбәттер мин, бәлки - ямандыр. 
Әйбәт дигәнем дә чын түгелдер,
Яман дигәнем дә ялгандыр. 
Теләгәнчә уйласыннар, әйдә, 
Кешеләрнең уен бүлә алмыйм. 
hәркемгә дә әйбәт булып булмас,
Шуны гына ләкин беләм мин. 
Әйбәтлектән бик еш тыела алмыйм, 
Начарлыктан бик еш тыелам.
НАЧАРЛАРГА НАЧАР КҮРЕНӘМ МИН, 
ӘЙБӘТЛӘРГӘ ӘЙБӘТ ТОЕЛАМ...... (Роберт Миңнуллин)

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Аяз Гыйләҗев "Җомга көн кич белән ", Мөхәммәт Мәһдиев "Без кырык беренче ел балалары", Ләбиб Лерон шигырьләре , Нәбирә Гыйматдинова "Сихерче", В. А. Сухомлинский "Сердце отдаю детям".

 

Моё портфолио

Данные файлы будут полезны любознательному ученику!

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: