"Халкыбызның күңел хәзинәсе.” Якташыбыз Муса Сираҗи иҗаты.
план-конспект урока (6 класс)

Хамидуллина Аклима Мирхатиповна

Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Якташлары алар турында горурланып сөйлиләр, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбиялиләр. Безнең Башкортостан республикасы Туймазы районында  туып үскән һәм хәзер исемнәре Башкортостанга  гына түгел, башка милләтләргә дә билгеле булган данлы якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурланыбыз. Шулар арасында милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда , матурлауда зур хезмәт куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче әдипләребез дә лаеклы урын били. Сүз Муса Сиражи (Сиражетдинов Муса Шәрәфутдин улы) турында бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_sirazhi.docx18.69 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:” Халкыбызның күңел хәзинәсе.” Якташыбыз Муса Сираҗи  иҗаты.

Максат:

1. Туймазы районында туып ускән  мәшхүр язучы, Муса Сиражинын  ижатын бөтен бер күренеш буларак күз алдына китерү.

2.Муса Сираҗи иҗатына кызыксыну, туган илгә карата мәхәббәт хисләре, яңа белемнәргә омтылыш, шәхесара культуралы аралашу, башкаларны тыңлый белү һәм коммуникатив сыйфатлар тәрбияләү.

3.Муса Сиражи турындагы белемнәрне ныгыту, белем дәрәҗәләрен сынау.

4.Шагыйрь ижатына  карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.

Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.

Жиһазлау:

Презентация.

Буклет.

Компьютер.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше:

 1) Уңай психологик халәт тудыру;

2) Актуальләштерү.

Укытучы:

- Хәерле көн , укучылар!

Дәресебезне башлыйбыз. Мин сезгә буклетлар таратам. Аларга карап  дәреснең темасын һәм максатларын әйтегез.

Укучы:

-Бу буклет  Муса Сиражига багышланган. Димәк, бүгенге дәрестә без Муса Сираҗи  иҗаты турында  сөйләшәчәкбез.

Укытучы:

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган  шәхесләр була. Муса Сиражи    шундый  исемнәрнең берсе.  Бу исемнең синонимнарыбулып  кыюлык,  талантлылык, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.

Ул чыннан да  бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше.  Әйдәгез әле, без дә аның турында искә төшерик, биогафиясенең кайбер даталарын кабатлап китик.

Экранда:

  1939 ел 1 февраль(туган елы)

 1971 - 1973 еллар (БДУ да укыган еллары)

 1966 ел ( «Танышу» шигырьләр җыентыгы басылу)

1938 - 1973 (БДУ да укыту еллары)

 2003 ел (Фатих Кәрим премиясе лауреаты булу)

 (Һәр датаны бер укучы аңлата)

2.Төп олеш.

Кеше гомере йөрәк яше белән,

Янып яшәү белән үлчәнә.

-Әйе, Муса Сираҗиның бу сүзләрен үзенең ижатына да кайтарып булыр. Шагыйрь, җәмәгать эшмәкәре, журналист Муса Шәрәфетдин улы Сираҗетдинов 1939 елның 1 февралендә Туймазы районы Төпкилде авылында туган. Башкорт дәүләт университетында укыган чакта  ук яза башлый, шигырьләре “сәнгатьчә фикерләү“ дәрәҗәсе буенча тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары баһалана. Рус, украин, казак, үзбәк, латыш, немец, чуаш телләренә тәрҗемә ителә. Шигырьләренең моң зәвыгы композиторларны көй язуга илһамландыра. Әдипнең иҗади уңышлары Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим исемендәге бүләк лауреаты исемнәре белән билгеләнә.

Муса Сираҗи шигырьләре бөек шигъри югарыклыкта ижат ителгән. Аларны укыганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына сокланасың, ә язучының бик катлаулы хис-тойгылары һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың.

 Сыйныф ике төркемгә бүленә. Һәр төркемгә икешәр сорау бирелә.

Сораулар:

Беренче төркемгә.

1.“Анам.” һәм “Ник,  әнием, моңаясын” шигырьләрен кабат укып чыгыгыз.

2.Алар арасындагы охшашлыкны табыгыз.Сынландыру чараларын курсәтегез,аларның функцияләрен ачыклагыз.

Икенче  төркемгә.

1.”Исемсез солдат”, “Солдат каберендәге язу”,”Окоп өстендәге чәчкәләр" шигырьләренең уртак эчтәлеген әйтегез.

2. Сынландыру чараларын курсәтегез, аларнын функцияләрен ачыклагыз.

Көтелгән жаваплар:

Беренче төркем.

1.    Күргәнебезчә, һәркемнең әнисе яхшы, матур, шәфкатьле, һәр ана  баласына яхшылык кына тели. Ана – баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы- шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче. Татар халкында шундый мәкаль бар: “ Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың”. Бала туганнан алып дөньяда яшәгән дәвердә анага һәрвакыт бала булып кала. Ана  белән  үскән бала бәхетле.

“Анам”шигырендә шагыйрь анафоралар куллана, бу алым лирик геройның  хисләрен тагын да көчәйтеп күрсәтә.”Ник ,әнием, моңаясын” шигырендәге риторик сораулар драматик эффект тудыра. Ана кеше очен күкрәк сөте имезеп үстергян  баласыннан да кадерле кеше юк икәнен исбатлый.

Икенче төркем.

1. Татар әдәбиятында сугыш темасын чагылдырган әсәрләр күп. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле үлемен көткән әсирләр язмышы татар язучыларын тетрәндерми калмый, уйланырга мәҗбүр итә.

Сугыш афәтен кеше күңеленә тирән үтеп керерлек итеп сурәтләгән язучыларга мисал итеп Муса Сираҗины китерергә була. Аның гаҗәеп бай рухи дөньясы укучыларны сокландырмый калмыйдыр. Ул  әсәрләрендә сугыш фаҗигасенең гади  кешегә, табигатькә нинди авыр яра салуы турында яза. Метафоралар текстны тагын да җанландырып, уйланырга мәҗбүр итә. “Окоп өстендәге чәчкәләр" шигырендә  антитеза алымы текстта экспрессия, хисләр ташкыны тудыра. Контраст сурәтләү ярдәмендә  шагыйрь сугышның никадәр фаҗигале, җанөшеткеч булуын тасвирлый.

Укытучы:

Жавапларыгыз мине куандыра. Әйе, сугыш барчабыз өчен дя зур фаҗига. Без буген дә үткәннәрне онытмыйк, тормышның кадерен белик!

Төркемнәрдә эш.

(Укучы өчен максат. Иптәшләрене тыңлый, бәяли белү.Уку мәсьәләсен кую.)

Шигырь тәкъдим ителә.  “Туймазым”

Шигырь нәрсә турында?

-Туган ил нәрсәдән башлана? Нәрсә соң ул туган ил?

-Туган ил сүзенә синоним бармы? (Ватан)

Төркемнәрдән төрле җаваплар алына

(Үз – үзеңә бәя бирү)

“Туймазым” шигырен  тәэсирле итеп укып күрсәтү,   эчтәлеге буенча әңгәмә

Җыр тыңлау

“Туган ил” халык көе.( Әдәбиятны музыка сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү.)

Шигырьгә анализ.

Автор үзенең шигырендә нәрсә турында сөйли?

Туган илгә мәхәббәт нәрсә ул?

Нәтиҗә.

Туган ил бик кадерле ул.

Шагыйрьнең туган илен, туган җирен, туган авылын яратуы кайсы строфаларда күрсәтелгәнен ачыклау

Мөстәкыйль эш.

Укытучы өчен максат: мөстәкыйль эшләүләрен булдыру. Төрле уку формаларын куллана белүләрен камилләштерү. Соңгы строфаларга игътибарларын юнәлтү.

Укучы өчен максат:төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне билгеләү.

-Туган илен автор ни өчен ярата?

-Безнең туган илебез кайда?

-Ни өчен туган җирдән дә матуррак  җир  юк?

Гомумиләштереп шуны әйтәсе килә: без бик күп укучыларның  мәхәббәтен яулап алган Муса Сираҗиның талантына, рухи матурлыгына сокланабыз, кеше һәм шагыйрь исеменюгары тотуы белән горурланыбыз.

3.Өй эше.

1) “Туймазым» шигырен  ятларга;

2)Туган ил турында мәкальләр табып алып килергә.

2. Муса Сираҗиның юмористик, балалар иҗатына күзәтү эшләргә.

4.Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. Үз хезмәтен бәяли белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Якташыбыз- Барый Габдрахманов

Язмамның герое- Габделбарый гали улы Габдрахманов. Эшкәртмәдә курку белмәс якташымның фашист илбасарларына каршы көрәше һәм үлемсез батырлыгы турында сүз бара. Кировоград өлкәсенең Грузское авылы тирә...

Якташыбыз, шагыйрь Ленар Шәехка (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 30 яшь

Якташыбыз, шагыйрь Ленар Шәехка (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 30 яшь...

Якташыбыз Әсрар Галинең тормыш юлы һәм иҗаты

Якташыбыз Әсрар Галинең  тормыш юлы  һәм иҗаты турындагы материаллар һәр укытучыга тәрбия эшендә ярдәмлек булып тора....

Классный час по теме «Юрататăп эп сире, тăван ҫĕр-шыв, тăван чĕлхе!»

Классный час хорошо проводить с достаточным количеством учащихся, разбив их на несколько групп. Данное мероприятие позволить развить речь, творческие способности учащихся и коллективизм....

программа кружка Дружин Юных Пожарных "Сирена" - 7 класс

программа кружка  Дружин Юных Пожарных "Сирена" - 7 класс...

Исследовательская работа на тему "ВОЙНА В СИРИИ: ГРАЖДАНСКАЯ ИЛИ МЕЖДУНАРОДНАЯ?"

Исследовательская работа на тему "ВОЙНА В СИРИИ: ГРАЖДАНСКАЯ ИЛИ МЕЖДУНАРОДНАЯ?" содержит в себе всю теоретическую часть о сведениях поставленной темы....