Якташыбыз Әсрар Галинең тормыш юлы һәм иҗаты
презентация к уроку по теме

Галлямова Марьямия Наиловна

Якташыбыз Әсрар Галинең  тормыш юлы  һәм иҗаты турындагы материаллар һәр укытучыга тәрбия эшендә ярдәмлек булып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon yaktashybyz_srar_galiev_.ppt2.63 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

* Башлангыч мәктәпне үз авылында , Ташбилге авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. * “Якты юл”, “Актай” хуҗалыкларында комбайнчы, тимерче ярдәмчесе булып эшли. * 1958 елда Лениногорск шәһәрендә чыга торган “Ил ьич васыятьл әре” газетасында эшли. * 1959-1966 елларда Кемерово өлкәсе Прокоп ьевск ш әһәренең “ Красный углекоп” күмер шахтасында забойчы. * 1965-1971 елларда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Укытучы булып эшли * Әлки районы “Коммунизм юлы” газетасы редак циясенең әдәби бүлегендә эшли. * 1973 елда яңадан Лениногорск шәһәренә китә. Анда аның гаиләсеһәм өч баласы була. Якташыбыз Галиев Әсрар Әбрар улы * 1938 елның 16 октябрендә Әлки районы Түбән Биктимер авылында колхозчы гаиләсендә сигезенче бала булып дөн ь яга килә.

Слайд 2

Әсрар Галинең әдәби мирасы 1980 елда Татарстан китап нәшриятында беренче “Төнге җыр” исемле китабы басыла 1985 ел. “Казан утлары” журналының беренче санында “Асыл кошым минем” исемле повесте басыла. * 1987 елда “Асыл кошым минем” китабы басыла. 1992 елда “Көн яктысы” исемле өченче китабы Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. * 1996 елда “Гали батыр” трилогиясенең ике томы басыла. 1997 елда “Гали батыр” трилогиясенең тагын ике томы дөн ь я күрә.

Слайд 3

Әсрар Гали әсәрләренең геройлары – тормыш кадерен белгән, гадел, максатларына ирешүчән кешеләр. Игелекле, тормышның кадерен белеп, алга зур өмет-максатлар белән яшәгән чордашыбыз үзенең 60 еллык юбилеена илһамланып хәзерләнеп йөргәндә - 1998 елның 12 августында дөн ья куйды. «Кара бөдрә чәчле Әсрар Гали… Ул яшь тән үк көрәшергә яратты. Яшел аланда авылдашларын, дусларын, кунак егетләрен берәм-берәм сыртларына сала иде. Унынчы сыйныфта укыганда ук Әсраргали райондә баш батыр булды. Ул чакта аңа 16 яшь иде. Мин дә абыйдан үрнәк алып спортны яратып үстем. Сәламәтлеге какшагач, күзләре бөтенләй начарлангач, биш кат күзлек киеп, баш күтәрмичә язды да язды…» Бертугн энесе Корбангали Галиев

Слайд 4

“ Әсрар Әбрар улы Галиев булган барлык уңай һәм кимчелекле-йомшак яклары белән үзенчәлекле вә кабатланмас шәхес иде. Ул дөн ьяны, кешеләрне үзенчә итеп күрергә теләде, иҗаты белән дә, кылган гамәлләре белән дә шуңа омтылып яшәде. Ни генә булмасын, аның күңеле - изгелектә, нияте яхшылыкта иде… ” Шамил Маннапов «Сыйныфташым Әсрар Гали бик булган егет, бөтен нәрсәгә оста, искиткеч актив иде.» Әсрар Галинең балачак дусты Марат Хәмитов Әсрар ага, халкы ң, дусларың, авылдашларың, якташларың, каләмдәшләрең күңелендә мәңге яшәрсең...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Якташыбыз- Барый Габдрахманов

Язмамның герое- Габделбарый гали улы Габдрахманов. Эшкәртмәдә курку белмәс якташымның фашист илбасарларына каршы көрәше һәм үлемсез батырлыгы турында сүз бара. Кировоград өлкәсенең Грузское авылы тирә...

Якташыбыз, шагыйрь Ленар Шәехка (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 30 яшь

Якташыбыз, шагыйрь Ленар Шәехка (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 30 яшь...

Якташыбыз Морат Мостафин – Татарстан белән Украинаның уртак горурлыгы

Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк.                                            ...

"Халкыбызның күңел хәзинәсе.” Якташыбыз Муса Сираҗи иҗаты.

Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Якташлары алар турында горурланып сөйлиләр, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбиялиләр. Безнең Башкортостан республикасы Туймазы районында  туып үскән һ...

Якташыбыз Фатыйх Шәрипов

Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое турында....