Иж-Бубый мәдрәсәсе шәкерте һәм мөгаллиме – якташыбыз Давыт Гобәйди.
план-конспект занятия (9 класс)

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

Сыйныф сәгате эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл davyt_gobydi_syynyf_sgate.docx22.77 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 4нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе

Иж-Бубый мәдрәсәсе шәкерте һәм мөгаллиме –

 якташыбыз Давыт Гобәйди.

 (Сыйныф сәгате эшкәртмәсе)

Әзерләде:

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2021

Татар халкы гомер-гомергә мәгърифәтле булган, белемгә омтылган, үз хисабына мәчетләр төзегән, мәдрәсәләр ачкан. XIX йөз ахыры – XX йөз башында мәгърифәт учагына әверелгән данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсе – халкыбызның тырышлыгын, укымышлылыгын раслый торган күркәм уку йорты.

Быел, ягъни 2021 нче елда,әлегеуку йорты үзенең 240 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул нисбәттән мәктәпләрдә укучыларны мәдрәсә тарихы, мөгаллимнәре һәм шәкертләре белән таныштыру буенча эш алып барыла.     9-11 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителә торган сыйныф сәгате эшкәртмәсе дәәлеге күркәм эшнең дәвамы булып тора.

Максат: Иж-Бубый мәдрәсәсенең тарихы белән танышуны дәвам итеп, тел һәм әдәбият галиме, педагог, тарихчы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Давыт Гобәйдинең тормыш юлын  һәм милләтебез үсешендәге ролен ачыклау.

Бурычлар:

1. Д. Гобәйдинең күпкырлы эшчәнлегенә күзәтү ясау.

2. Галимнең трагик биографиясе турында мәгълүмат булдыру.

3.Д.Гобәйди эшчәнлегендә Иж-Бубый мәдрәсәсенең әһәмиятен билгеләү.

4. Иж-Бубый мәдрәсәсе турында белемнәрне камилләштерү.

Сыйныф сәгатенә әзерлек:

-китаплар, фотографияләр күргәзмәсе ясала;

-берничә укучы Д. Гобәйди турында чыгышлар әзерли.


Сыйныф сәгатенең барышы

       Музыка. Галиев сүзләре, Әнвәр Бакиров музыкасы. “Иж буйлары” җыры яңгырый.

Укытучы: Иж буйлары бигрәк ямьле, бормалы юллар... Яшьлегемә канат булып, тибрәлә җырлар...

Укучылар, бүгенге сыйныф сәгатендә Иж-Бубый мәдрәсәсе һәм аның шәкертләре белән танышуны дәвам итәбез. Әйдәгез белемнәребезне искә төшерик әле.

Сезнең алда кроссворд, аны дөрес чишкән очракта Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыган һәм укыткан бик кызыклы шәхеснең исемен беләчәкбез.

Сораулар:

1.Мәдрәсәдә укытучысы? ( МӨГАЛЛИМ)

2.Иж – Бубый мәдрәсәсенең өч  мөгаллимен беләбез, иң зурысының исеме? (Гобәйдулла)

3.Иж – Бубый мәдрәсәсенең өч  мөгаллиме. Иң кечкенәсенең исеме? (ГАБДУЛЛА)

4.Иж – Бубый мәдрәсәсенең өч  мөгаллиме. Хатын-кыз мөгаллимәнең исеме? (МӨХЛИСӘ)

5.Мөхлисә ислам тарихында хатын-кызлар арасында бердәнбер кем...? (КАЗЫЙ)

6.Яңа ысул белән укыту ничек атала? (ҖӘДИТ)

7.Русиядә беренче хатын-кызлар мәдрәсәсе кайда оештырыла? (ИЖ-БУБЫЙ).

  • Укучылар, нинди сүз килеп чыкты?
  • Әйе, бүген без  атаклы галим, якташыбыз Давыт Гобәйди белән танышабыз.

УКЫТУЧЫ: Мәгърифәтче, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Давыт Гобәйди 1873 елда Әгерҗе районы Кыдырлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чагын әбисе тәрбиясендә уздыра. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, әбисе аны ул заманда татарның алдынгы уку йортларыннан саналган «Буби» мәдрәсәсенә укырга бирә. Давыт, шунда үз көнен үзе күреп, 1897 елга кадәр укый һәм мәдрәсәне уңышлы тәмамлап, туган авылына укытучы булып кайта, малайлар өчен җәдитчә мәктәп ачып җибәрә. Бубилар үрнәгендә Кыдырлы авылы тарихында беренче буларак,  кызлар мәктәбе дә эшли башлый һәм Давыт шунда үзе мөгаллимлек итә.

Иске Кызылъяр авылы кешеләре 1905 елда алдынгы карашлы, укымышлы Давыт Гобәйдине үзләренә мулла һәм мөгаллим итеп чакыралар. Шул елдан башлап Давыт мулла үзенең бөтен гомерен, белемен һәм сәләтен шушы авыл халкына хезмәт итүгә бирә.

1 УКУЧЫ. Бирегә килгәч тә ул эшчәнлеген яңа мәктәп бинасы салудан башлап җибәрә. Халыктан җыйналган акчага мәдрәсә бинасы салалар. Мәдрәсәнең бер ягында малайлар, икенче ягында кызлар укый. Яңа ачылган мәктәпкә чит авыллардан, хәтта 30-40 чакрымнан килеп тә белем алалар.

Давыт Гобәйди урыс телен һәм культурасын үзләштерүгә көчен кызганмый. Иж-Бубый мәдрәсәсендә өйрәнгәннәрен авылга кайткач та дәвам итә.

2 УКУЧЫ. Патша хакимияте 1912 елда Иж-Бубый мәдрәсәсен тар-мар итә, аның җитәкчеләрен төрмәгә яба. Бу вәхшиятнең дәһшәтле җил-давылы Иске Кызылъяр авылына да килеп җитә. Һәм Иж-Бубый мәдрәсәсеннән чыккан күп кенә шәкертләр кебек, Давыт Гобәйди дә кулга алына. Ләкин, исбат итәрлек дәлилләр тапмаганлыктан, дүрт айдан азат итәргә мәҗбүр булалар.

3 УКУЧЫ. 1917 елда патша төшерелүне, аннан Октябрь көннәрен        Д. Гобәйди сөенеп каршы ала һәм үзенең «Хөррият», «Татар улына» исемле революцион эчтәлекле шигырьләрен яза. Революциядән соң якташлары аны Сарсак-Омга волосте советына депутат итеп сайлыйлар. Анда ул башта волость башкарма комитеты  рәисенең урынбасары, соңга таба мәгариф бүлеге мөдире булып эшли.

4 УКУЧЫ. 1919 елның апрелендә Сарсак-Омга волостена  Колчак гаскәрләре басып керә. Башка совет активистлары белән бергә,                      Д. Гобәйдине кулга алалар һәм җәзалап үтерәләр. Д. Гобәйдинең зур булмаган әдәби мирасы — шигырьләре 1959 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым китап итеп чыгарылды.

УКЫТУЧЫ. Хәзерге  вакытта  Әгерҗедә Давыт Гобәйдинең дәвамчысы – аның оныгы Сәгыйрь Гобәйди гомер кичерә. Бабасы турында ул нәрсәләр сөйли соң?

5 УКУЧЫ. “Давыт бабам белән Маһар әбиемнең җиде баласы булган: Һаҗәр, Шөгылә, Динә, Ләлә, Габдулла, Фаиз, Хәмзә. Габдулла – минем әтием. Әмма мин аны белмим. Ул сугышка киткәндә миңа өч яшь кенә булган. Ул аннан кире туган якларга кайтмады. Бабам 46 яшендә җәзалап үтерелә, Маһар әби аннан соң балаларын ялгызы үстерә.

Бабамның  Иске Кызылъярда  һәм Әгерҗедә исемнәрен мәңгеләштерүенә дә сөенәм. Әгерҗедә яңа урамга аның исеме бирелде. Иске Кызылъярда да аның исемен йөртүче урам бар. Хәзер дә мин еш кына бабамның шигырьләр җыентыгын кулга алам. Аның халыкчан, аңлаешлы телдә язылган шигырьләрен укыйм. Шунысын да әйтергә кирәк, бабамның тууына быел 148 ел”.

УКЫТУЧЫ. Давыт Гобәйди - үз заманының күренекле мәгърифәтчеләреннән берсе. Аны тирә-як авылларда гына түгел, Казанда да яхшы белгәннәр. Октябрь революциясеннән соң халык аны хөрмәтләп искә алган, хәтта аның батырлыгын мактап авыл сәхнәләрендә спектакльләр дә уйналган.

Укучыларга  ишеткән мәгълүматларга нигезләнеп, иҗади эш тәкъдим ителә. (Музыка яңгырый).

Иҗади эш анализлана. Йомгак ясала.

УКЫТУЧЫ. Моннан берничә ел элек шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов үзенең “Давыт Гобәйди” дигән шигырендә болай дигән:

Син табигатьтә бер иман идең,

Иелдең бары илең каршында.

Үлем алдыннан әйткән сүзләрең

Ник язылмаган кабер ташына?

Ник язылмаган?!

Ә бит аларны

Безнең йөрәкләр кабатлап бара:

-Йә, кулны артка каерып кара!

-Йә,безне илдән аерып кара!

-Йә,бөгеп кара безнең беләкне!        

-Йә, җиңеп кара безнең йөрәкне!

Кулланылган әдәбият

  1. Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр. – Казан: “Сүз” нәшрияте, 2008 ел.
  2. Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе. Тарихи-документаль җыентык/ төз.: Р. Мәрдәнов, Р. Миңнуллин, С. Рәхимов. – Казан, 1999 ел. –167 бит.
  3. Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе. – Казан: “Рухият” нәшрияты, 1999. – 239 бит.
  4. Гобәйди Д. Шигырьләр.— Казан, 1959.
  5. Ибраһимов Ф. Иж-Буби шәкерте // Казан утлары, 1991.  № 9. – 178-183 битләр.
  6. Мәхмүтова А.Г. Иж-Бубый мәдрәсәсе. Кит.: Әгерҗем – йөрәк җырым.  -  Казан: ”Идел-Пресс” .  2004.-  86 – 93 битләр.
  7. Сибгатуллин Г.Р. – Бубый. Татар дөньясы. - Казан: “Заман” нәшрияты, 1995.

Архив материаллары:

  1. Иж-Бубый авылы тарихы музее архивы.
  2. Сәгыйрь Гобәйдинең гаилә архивы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Габдулла Тукайның  «Кызыклы шәкерт»  шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...

ФДГББС гамәлгә кертү шартларында “Һөнәрләр” темасын кабатлау дәресенә яңача караш План-конспект

3нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән "һөнәрләр" темасына бәйле сүзләрне сөйләмдә активлаштыру,   кулланырга күнектерү; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан узд...

ФДГББС гамәлгә кертү шартларында “Һөнәрләр” темасын кабатлау дәресенә яңача караш Презентация

3нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән һөнәр темасына бәйле сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, кулланырга күнектерү; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан уздырылган...

«Давайте смеяться, давайте дружить, давайте учиться и весело жить!"

Первый классный час в 5 классе,цель которого установить контакт ученик - учитель, воспитание дружбы, взаимопонимания между детьми. Знакомство учителя и ребят проходит в занимательной форме....

Презентация "Тапкырлаучыны тамыр тамгасы астына кертү,тапкырлаучыны тамыр тамгасы астыннан чыгару" , 8 класс

Презентация "Тапкырлаучыны тамыр тамгасы астына кертү,тапкырлаучыны тамыр тамгасы астыннан чыгару" , 8 класс...

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме) Тема: 1000 санын кертү

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме)Тема: 1000 санын кертүМаксат: 1) Мең саны белән таныштыру, өч һәм дүрт урынлы саннарны укый белү күнекмәләре булдыру.2) Сөйләм телен, логик фикерлә...

Татар теле мөгаллиме... (Эссе)

Балачагым хатирәсе итеп,Саклыйм әлифбалы дәфтәремне.Шуны ачсам, күз алдыма китерәмУкытучым белән мәктәбемне...   Әлеге шигырь юллары мәктәпне тәмамлаган һәр кеше күңелендә якты нур кебек бал...