Татар теле мөгаллиме... (Эссе)
статья на тему

Хисматова Айсылу Хадиулловна

Балачагым хатирәсе итеп,

Саклыйм әлифбалы дәфтәремне.

Шуны ачсам, күз алдыма китерәм

Укытучым белән мәктәбемне...

 

  Әлеге шигырь юллары мәктәпне тәмамлаган һәр кеше күңелендә якты нур кебек балкый, моңлы көй булып яңгырый. Балачакның иң якты хатирәләре, татлы хисләр дәрьясы туган ягы, авылы, укыган мәктәбе, беренче укытучысы, беренче мәхәббәте белән бәйледер...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле мөгаллиме...

(Эссе)

Балачагым хатирәсе итеп,

Саклыйм әлифбалы дәфтәремне.

Шуны ачсам, күз алдыма китерәм

Укытучым белән мәктәбемне...

  Әлеге шигырь юллары мәктәпне тәмамлаган һәр кеше күңелендә якты нур кебек балкый, моңлы көй булып яңгырый. Балачакның иң якты хатирәләре, татлы хисләр дәрьясы туган ягы, авылы, укыган мәктәбе, беренче укытучысы, беренче мәхәббәте белән бәйледер.

  Мин – авыл кызы. Укытучы белән шәфкать туташы минем өчен кечкенәдән үк илаһи, изге зат кебек тоела иде. Беренче сыйныфка укырга кергәч, укытучым Нәзилә апаны йотлыгып тыңлавым, аның күп белүенә соклануым әле дә хәтеремдә. Мәктәптән өйгә кайткач та, курчакларымны тезеп куеп, аларга “дәрес бирүем”не, укытучы апамның һәр хәрәкәтен кабатлавымны искә алсам, ирексездән елмаеп куям. Билгеле, болар барысы да күңелемнән эзсез генә югалмаган. Урта белем турында таныклык алгач, бер дә икеләнмичә, Арча педагогия көллиятенә юл тоттым. Соңыннан Казан Дәүләт педагогия университетын тәмамладым.

   Укытучы булып мәктәп ишеген ачып кергән көнем... Күңелемне аңлатып булмаслык сөенеч тә, шул ук вакытта курку да биләп алды. Бүгеннән мин укучы түгел, ә укытучы – калганнарны үземнең арттан ияртеп барырга тиешле кеше!

   Укытучыга һәр көн ничәмә пар күз текәлә, һәр сабый күңелендә очсыз-кырыйсыз уйлар бөтерелә. Ә мин аларның һәр соравына җавап таба алырмынмы?  “Бала күңеле – ак кәгазь” – диләр, мин кирәкле һәм дөрес сүзләрне генә язармынмы? Укучыларымны тирән белемле, тәрбияле, әхлаклы, тормышка әзер шәхесләр итеп әзерли алырмынмы? Күңелемдә балаларга карата рәхимсезлек юкмы? Гадел булырмынмы, укучыларның белемнәрен дөрес бәяләрменме? Мәктәп ишеген ачып кергәндә күңелдә туган бу сорауларга 21 ел буе һәр көн җавап эзлим.

   Уку йортын тәмамлап, эшкә кайткан яшь укытучылардан күпкә бәхетлерәкмен дип саныйм үземне, чөнки мине туган мәкәбемдә үземнең сыйныф җитәкчем Фәнзилә Газизовна Мухарлямова, яраткан укытучыларым Равил Мәгъсүм улы Зарипов, Венера Сөнгать кызы Зарипова, Гөлчәчәк Салават кызы Шәһадәтовалар ачык йөз белән каршы алдылар. Дәрес вакытында югалып, каушап калмаска да, сыйныф белән идарә итәргә дә, үземнән бер башка югары егетләрне тыңлатырга да алардан өйрәндем мин.   Эшемдә аз гына уңышларым булса, күбәләктәй очып, каршылыклар туса, күз яшьләремә төйнәлеп, сыйныф җитәкчем Фәнзилә апа янына йөгерә идем. (Без аңа һәрчак якын итеп, “апа” дип дәштек).  Ул һәрчак кирәкле сүзләрне таба,  акыллы киңәшләр бирә иде.  Остазларымның ярдәме белән мин укытучы булып киттем. Аларга рәхмәтем чиксез. Шундый мәртәбәле педагоглар белән бергә эшләү насыйп булуы белән горурланам.

  Үземнең укытучы булуым, мине шундый кеше итеп тәрбияләүләре өчен әти-әниемә рәхмәтем чиксез. Гади авыл гаиләсендә тәрбияләнсәм дә, алар мине һәрчак белемле булырга өндәделәр. Әти-әниемнең үзләре ала алмаган югары белемне миңа бирүләре – үзләренең укытучыларына ихтирамнары, рәхмәтләре дип саныйм мин.

 Кайбер көннәрдә үткәннәрем турында уйлыйм. Мин дөрес яшимме?  Гомерем бушка узмыймы? Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле  икән, ләбаса. Хәтта үз балаларымны тәүге тапкыр мәктәпкә дә озата бармаганмын бит! Икесе дә, кулларына чәчәк букеты тотып, үзләре генә мәктәпкә юнәлделәр. Ә мин исә - укучыларым янына ашыктым. Өйдә дә үземнекеләр мөстәкыйль рәвештә дәрес әзерләгәндә, дәрес планнары төзеп, төрле сыйныфтан тыш чараларга әзерләнеп, иң кулай укыту методларын эзләнеп утырдым. Әйе, минем өчен укучыларымның фәнемне яратуы, ниндидер нәтиҗәләргә ирешүе зур куаныч булды. Алар мине яратып, “фанатка” дип йөртәләр иде. Килешәм. Чыннан да, үз эшемә җаным-тәнем белән бирелгән тел сакчысы мин. Кайчагында, телебезне саклап, хәтта хезмәттәшләрем белән дә каршылыкларга керергә туры килә. Нишлисең, бүген телебезнең хәле мактанырлык түгел шул. Күпме генә купшы сүзләр сөйләсәк тә, телебезне белүчеләр саны азая бара. Ихтыяҗның кими баруы моңа төп сәбәп булып торадыр, мөгаен. Әмма ни генә булмасын, әлегә бирешергә исәп юк. Эшемнең нәтиҗәсен күреп тору да канатлар үстерә.

Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә. Аның өчен педагогик камиллеккә омтылу, иртәгәсе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармагы кебек белеп, аларны үз балаңдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү хас.

Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу дөньяда гаиләңне, кызганыч булса да, баларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. 21 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да өйрәнергә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. “Минем татар теленнән БДИ бирәсем юк!”- дип утырган үзебезнең үк татар баласын кызыксындыру өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәле була.

Яшермим, бик авыр мизгелләр дә була. Әмма сыйныфка килеп кереп, балаларның самими йөзләрен күрүгә, бөтен авырлыклар онытыла. Кайвакыт: “Укытучы һөнәрен сайламаган булсам, кем булыр идем икән?”- дигән сорау килә. Табибәме? Каннан куркам. Сатучымы? Акча санаганда буталам. Бухгалтер, экономистлар да минем өчен түгел. Юк, гомеремне яңадан башларга туры килсә дә, яңадан шушы авыр, искиткеч җаваплы, ләкин кирәкле хезмәт юлыннан үтәр идем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...