ФДГББС гамәлгә кертү шартларында “Һөнәрләр” темасын кабатлау дәресенә яңача караш План-конспект
методическая разработка по теме

Галиева Зөлфия Шамил кызы

3нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән "һөнәрләр" темасына бәйле сүзләрне сөйләмдә активлаштыру,   кулланырга күнектерү; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан уздырылган дәрес конспекты.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_honrlr.docx21.98 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:         ФДГББС гамәлгә кертү шартларында “Һөнәрләр” темасын кабатлау дәресенә яңача караш.

   

Максат:   - һөнәр темасына бәйле сүзләрне сөйләмдә активлаштыру,               кулланырга күнектерү; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;

  1. бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү юнәлешендә эшне дәвам итү;
  2.  укуга иҗади караш, игътибарлылык тәрбияләү; шулай ук төрле һөнәр ияләренең  хезмәтенә дә  ихтирам хисе тәрбияләү;       

Җиһазлау:    мультимедиа; карточкалар; рәсемнәр, схемалар;

Дәреснең  төре: кабатлау;  

Метод һәм алымнар: әңгәмә; биремнәрне аерым-аерым үтәү, төркемнәрдә

эшләү;

Дәрес  барышы:

  1. Оештыру өлеше.    

1нче слайд. Өченче декабрь. Сыйныф эше.

1) Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, Зөлфия Шамиловна!

- Кәефләрегез ничек?

- Иртәнге кояш кебек.

  Татар телен, Тукай телен

  Өйрәнергә дип килдек.

- Рәхмәт, укучылар. Утырыгыз. Кем бүген сыйныфта дежур?

  (Дежур укучының җавабы.)

   “Сорау - җавап” уены.  (Миша, Арсеннан сора әле, бүген ничәнче декабрь? Бүген атнаның кайсы көне? Дүшәмбе атнаның ничәнче көне? Ул кайда яши? Ул ничәнче йортта яши? Ул ничәнче фатирда яши? Ул кайда укый? Ул ничәнче сыйныфта укый? Бүген ничә дәрес? Бүген көн нинди? һ.б.)

  1. Фонетик күнегү.

2нче слайд. (Чүкеч рәсеме)

  1.  Укучылар, бу нәрсә?
  2.  Бу чүкеч.

Сүзне дөрес итеп әйтү.

Укытучы артыннан дөрес итеп кабатлау.

ча, ча, ча                     өйрәнәбез татарча

чы, чы, чы                   ул тырыш укучы

че, че, че                      минем әнием тегүче

                 чән, чән, чән                син -  эшчән

  1. Укучылар, бик яхшы. Все правильно произносите [ч]. На нашем сегодняшнем уроке очень много будут слова, где есть звук ч. И я надеюсь, что вы будете помнить произношение этого звука и будете произносить правильно.
  1. Өй эшен тикшерү.

Өйгә бирелгән сораулар ярдәмендә “Минем әтием”, “Минем әнием” темасына җаваплар әзерләп килергә.

  1. Кем турында сөйлисең?
  2. Аның исеме ничек?
  3. Аңа ничә яшь?
  4. Ул кем булып эшли?
  5. Ул кайда эшли?

      Укучы такта янына чыга, ә калганнар чиратлашып шушы сорауларны бирәләр.

Соңыннан укытучы: “Диманың әнисенең исеме ничек?”, “Ул кайда эшли?” дигән сораулар бирә.

  Шушы формада өй эше тикшерелә.

  1. Төп өлеш.
  1. Уку мәсьәләсен кую.

3нче слайд. “Бу кем?” Табышмакның җавабын тап.

  1. Укучылар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын әйтегез.
  2. Хастаханәдә кешеләрне дәвалый. Бу кем?
  3. Бу – табиб. (Слайдта табиб рәсеме.)
  4. Балалар бакчасында балалар тәрбияли. Бу – кем?
  5. Бу – тәрбияче. (Слайдта тәрбияче рәсеме.)
  6. Кибеттә ашамлыклар сата. Бу кем?
  7. Бу – сатучы. (Слайдта сатучы рәсеме.)
  8. Йортлар, мәктәпләр, хастаханәләр төзи. Бу –кем?
  9. Бу – төзүче. (Слайдта төзүче рәсеме.)
  10. Мәктәптә балалар укыта. Бу кем?
  11. Бу – укытучы. (Слайдта укытучы рәсеме.)
  12. Матур әкиятләр яза. Бу кем?
  13. Бу – язучы. (Слайдта язучы рәсеме.)
  14. Безгә матур киемнәр тегә. Бу кем?
  15. Бу – тегүче. (Слайдта тегүче рәсеме.)
  16. Китапханәдә китаплар бирә. Бу – кем?
  17. Бу – китапханәче. (Слайдта китапханәче  рәсеме.)
  18. Тәмле ашлар пешерә. Бу  кем?
  19. Бу -   пешекче.  (Слайдта пешекче  рәсеме.)
  20. Укучылар, табышмакларның җаваплары кайсы темага?
  21. Һөнәрләр.
  22. Димәк, без бүген “Һөнәрләр” темасын кабатлыйбыз. Дәрестә без яңа сүзләр ясыйбыз, сорауларга җавап бирәбез, хаталарны төзәтәбез, диалог укыйыз. Я очень надеюсь, что вы сегодня на уроке покажете все свои знания по этой теме, и наш урок пройдет интересно и в пользу.
  1. Операциональ-башкару этабы.

4нче слайд.

Яңа сүзләр яса. (-чы/-че)

Балык, бакча, авыл, эш, җыр, курчак, китапханә,  мәктәп.

Укучылар –чы/-че кушымчасы ялгап, яңа сүзләр ясыйлар. Укытучы: “Балыкчы нишли?”, “Бакчачы нишли?” һ.б. сораулар бирә

Йомгак ясау: аффиксы –чы/-че образуют новые слова, которые обозначают профессию.

  1. Дөрес, укучылар. Бик яхшы. Ә хәзер төркемнәрдә эшлибез.

(Укытучы укучыларны төркемнәргә бүлә. Сорау язылган карточкалар тарата.)

5нче слайд.

Карандаш рәсеме. Хат, хат ташучы сумкасы рәсемнәре. Кайчы, энә, тегү машинасы рәсемнәре.

  1. Укучылар, бу нәрсә?
  2. Бу карандаш.
  3. 1нче төркем, бу сүз сезнеке.
  4. Болар нәрсәләр?
  5.   Хат, сумка.
  6. 2 нче төркем, бу сүзләр сезнеке.
  7. Болар нәрсәләр?
  8. Кайчы, энә һәм тегү машинасы.
  9. 3 нче төркем, бу сүзләр сезнеке.

1нче төркемнең сораулары.

  1. Бу нәрсә?
  2. Карандаш белән нишлиләр?
  3. Карандаш кемгә кирәк?
  4. Карандаш рәссамга нишләргә кирәк?

 

        2 нче төркемнең сораулары.

1. Болар нәрсәләр?

2. Сумка, хат кемгә кирәк?

3. Хат ташучы нишли?

4. Хат ташучы кайда эшли?

       3нче төркемнең сораулары.

  1. Болар нәрсәләр?
  2. Кайчы белән нишлиләр?
  3. Энә, тегү машинасы белән нишлиләр?
  4. Кайчы, тегү машинасы һәм энә кемгә кирәк?

Бу сорауларга укучылар җавап биргәндә 6нчы слайдта чыга.

       Укучылар, төркемнәрдә эшләп, сорауларга җаваплар язалар. Төркемнән бер укучы җавапларны укый. Калганнар игътибар белән тыңлыйлыр һәм укытучының сорауларына җаваплар бирәләр.

  1. 1, 2, 3нче төркем кайсы һәнәр турында сөйләде? Рәссамга нәрсә кирәк?

Хат ташучыга нәрсәләр кирәк? Тегүчегә нәрсәләр кирәк?

 

  1. Ял итү.

         Дежур укучы такта янына чыга,  һәм физкультминутка үткәрә.

 

  1. Ныгыту.

 7нче слайд. Ситуатив бирем.

Сообщи о том, что:

- Петр Иванович – учитель;

- дядя Марат – рыбак;

- тетя Клава – продавщица;

- твоя мама – врач;

- его сестра – библиотекарь;

8-12нче слайдлар. Хатаны төзәт. (Слайдта ачылмаган чәчәк рәсемнәре)

  1. Укучылар, болар нәрсәләр?
  2. Чәчәкләр.
  3.  Давайте собирем эти цветы для людей разной профессии. Но цветы еще не расцвели. Если мы исправим ошибки в предложениях, то они расцветут.

        Укучылар, җөмләләрне укып, хаталарны төзәтәләр.

Тегүче аш пешерә, пешечке күлмәк тегә.

Сатучы кешеләрне дәвалый, табиб ашамлыклар сата.

Укытучы хатлар тарата, хат ташучы балалар укыта.

Тәрбияче балык тота, балыкчы балалар тәрбияли.

Төзүче бакчада эшли, бакчачы йортлар сала.

  1. Менә укучылар, нинди матур чәчәкләр.  Бу чәчәкләр төрле һөнәр кешеләренә бездән бүләк.  
  1. Рефликсив бәяләү этабы.
  1. Укучылар, сезнең парталарда   диалог язылган битләр. Хәзер диалогны укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. В конце диалога задается вопрос. Наша свами задача – ответить на этот вопрос. Диалог будут читать те ученики, чьи имена написаны. А остальные внимательно слушают и помогают перевести.

13нче слайд.

Лиза: Мин табиб булам.

Миша: Ә мин төзүче булам. Төзүче һөнәре кирәклерәк, чөнки ул хастаханәләр төзи.

Диана: Юк, пешекче һөнәре кирәклерәк. Ул төзүчегә ашарга пешерә.

Лера: Минемчә (по-моему), сатучы һөнәре кирәклерәк. Ул пешекчегә ашамлыклар сата.

Настя: Ә сатучы авырса (если заболеет), ашамлыклар сатмаса (если не продаст) нишләргә.

Артем: Аны табиб дәвалый.

Алинә: Шулай булгач (раз так), кайсы һөнәр кирәклерәк?

- Әйдәгез укучылар җавап бирәбез:” Кайсы һөнәр кирәклерәк?”

- Нәтиҗә: Барлык   һөнәрләр дә бик кирәкле!  (14нче слайд)

  1. Өй эше.

Укучыларга буялмаган рәсемнәр һәм терәк схема таратыла. Рәсемнәрдә төрле һөнәр кешеләре.

  1. Рәсемне буярга.
  2. Схема буенча рәсемдәге һөнәр кешесе турында сөйләргә.

15нче слайд. Рәсем буенча сөйләү схемасы.

  1. Дәрескә йомгак ясау, билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Эллада аллалары һәм геройлары" темасына 5сыйныфта тарих дәресенең план- конспекты:

Дәреслек:  Борынгы заман тарихы. Ф.А.Михайловский. Дәрескә презентация бар....

ФДГББС гамәлгә кертү шартларында “Һөнәрләр” темасын кабатлау дәресенә яңача караш Презентация

3нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән һөнәр темасына бәйле сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, кулланырга күнектерү; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан уздырылган...

“Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты

1) Затланышлы  фигыльләр  (боерык, хикәя, шарт фигыльләр) турында алганбелемнәрне гомумиләштереп кабатлау.  Зат-сан белән дөрес төрләндерүкүнекмәләрен камилләштерү. 2) Логик фикерл...

ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"

Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты...

"Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты

3 нче сыйныфта "Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты....

"Җөмлә кисәкләрен кабатлау" дәресенә план-конспект

Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 8 нче сыйныф укучылары белән уздырыла торган татар теле дәресендә гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуациясе өйрәнелә. ТР Мәга...

Иярчен кисәкләрне кабатлау темасына татар теленнән план-конспект.

7 нче сыйныфта үткәреләчәк татар теледәресенең үрнәк планы һәм конспекты....


 

Комментарии

Галиева Таслимя Минзамиловна

Бик эчтәлекле, кызык дәрес. Рәхмәт, Зөлфия Шамиловна!