"Җөмлә кисәкләрен кабатлау" дәресенә план-конспект
план-конспект урока (8 класс) на тему

Ханнанова Миляуша Хатиповна

Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 8 нче сыйныф укучылары белән уздырыла торган татар теле дәресендә гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуациясе өйрәнелә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән программага нигезләнеп төзелгән эш программасы буенча моңа 24 дәрес бирелгән. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау дәресе 23 нчесе. Дәрес иҗади үсеш технологиясен, мәгълүмати-коммуникатив һәм сәламәтлекне саклау технологияләрен кулланып үткәрелә. Материалны үзләштерүгә кызыксынуны арттыру өчен дәрес презентация белән бара. Дәрес гадидән катлаулыга принцибы нигезендә нигезендә төзелде. Җөмләнең баш кисәкләреннән башлап барлык иярчен кисәкләре искә төшерелә. Дәвамчанлык принцибын истә тотып,  дәрестә алдагы сыйныфларда өйрәнелгән тел белеменең морфология, сүз ясалышы, лексика, орфография бүлекләре дә өлешчә кабатланыла. Җөмләләр укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып сайланды. Халык авыз иҗатына кызыксынуга юнәлеш бирү максатыннан,  мәкальләр, тизәйткечләр бирелде.

Тәкъдим ителгән дәрес эшкәртмәсе татар теленең гади җөмлә синтаксисына караган тел күренешләрен күзалларга ярдәм итәр, бәйләнешле сөйләм формалаштыруга нигез булып торыр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhoml_kisklren_kabatlau._achyk_dres_plan-konspekty.docx27.47 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау.

Максат: 1. Җөмлә кисәкләре турында белемнәрне ныгыту;

                2. Җөмлә кисәкләре турында алган белемнәрне күнекмәгә                      

                    әйләндерү;

                3. Укучыларның мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: Таратма материал, мультимедиа.

Метод һәм алымнар: грамматик анализ, әңгәмә, җөмләләр белән эш

Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе

                             Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру. Иәнләшү. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.(I слайд) Төркемнәрдә эшләү турында хәбәр ителә, үз   бәя битләре таратыла.
  2. Өй эшен тикшерү. Дәреслектән 203 нче күнегү бирелгән була. Һәр төркем чиратлап берәр дүртьюллыкны сәнгатьле итеп  укып, иясен һәм хәбәрен таба.
  3. Яңа теманы кабул итүгә әзерлек.(II слайд) Сорауларга җавап бирә барып таблицаны тутыру.

                                            ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ 

  1. Үткәннәрне искә төшерү, ныгыту.

(III слайд) Иянең билгеләмәсен, сорауларын ачыклау, мәкальдән ияне табу, тыныш билгеләрен аңлату.

Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмаган кисәк ничек дип атала? (Ия)

Ия нинди сорауларга җавап бирә? (кем? нәрсә? ни?)

Бирелгән мәкальнең иясен табыгыз, тыныш билгесенең куелышын анлатыгыз. Дус – акчадан кыйммәт.

(IV слайд) Хәбәрнең билгеләмәсен, сорауларын ачыклау, мәкальдән ияне табу, тыныш билгеләрен аңлату.

Җөмләнең иясе турында хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә торган икенче баш кисәге ничек дип атала? (хәбәр)

Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә? (нишли? нишләр? нишләгән? нинди? күпме? һ.б.)

Бирелгән мәкальнең хәбәрен табыгыз, тыныш билгесенең куелышын анлатыгыз. Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

(V слайд) Төшеп калган хәрефләрне куеп күчереп язарга, җөмләләрнең иясен, хәбәрен табарга. Тикшерү телдән.

1. Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра.

    С.злана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.

    Тибрәнә дә йолк.на, бичара гакълыннан шаша;

    Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.

                                                                  (Г.Тукай)

2. Борын заман бер ир белән .атын торган.

    Торм.шлары шактый гына фәкыйр. Булган;

    Асраганнар бер Кәҗә берлән Сарык,-

    Болар булганнар берсеннән-берсе арык.

                                                                (Г.Тукай)

(VI слайд) Җөмләләрдән хәлләрне табарга, төрләрен ачыкларга.

  1. Балаларым! Басуыбыз эчендә бер хәзинә бар. Әммә кай җиренә күмелгән икәнен белә алмадым. (Дәрдемәнд)

Кайда хәзинә бар? (Басуыбыз эчендә)

Хәл нинди сүз төркеме белән белдерелгән? (исем+бәйлек сүз ярдәмендә)

  1. Хәзер миңа элеккегә караганда да иртәрәк торырга туры килә. (А.Алиш)

Кайчан торырга кирәк? (элекегә караганда иртәрәк)

Хәл нинди сүз төркеме белән белдерелгән? (вакыт рәвеше)

  1. Алдымда ак кар җәелгән ялтырап, ап-ак булып,

Энҗе-мәрҗәннәр чәчелгән өстенә вак-вак булып. (Ш.Бабич)

  1. Ләкин бу биш-алты сәгать миңа күз ачып йому кадәрле дә тоелмады. (Г.Ибраһимов)
  2. Агачлардан җанга ятыш әйбер ясау өчен, ничәмә ничә корал кулланалар.(Ф.Яруллин)
  3. Ял итәргә, тамакны туйдырырга туктаган идек. (Г.Әпсәләмов)
  4. Җиргә бассам арта егәрлегем,

Күккә баксам, иркен тын алам.(Э.Мөэминова)

  1. Көн кичкә авышса да, үзенә күрә матурланып китте. (Х.Хәйруллин)

Тәмамлык турында белемнәрен тест ярдәмендә тикшерү. Бер-берсенекен алмашып тикшерәләр.

  1. Җөмләне укыгыз.

Тәрәзә төпләре, авылдагыча, төрле гөлләр белән тулган.

                                                                           (Г.Әпсәләмов)

 Тәмамлыкның үзен иярткән сүзгә нинди чара ярдәмендә бәйләнүен билгеләгез:

                                      а) кушымча;

                                      ә) бәйлек;

                                      б) бәйлек сүз.

2. Кыек тәмамлыкны табыгыз:

                                       а) бүләкне бирү;

                                       ә) күлмәген салу;

                                       б) апа турында сөйләшү.

3. Нинди җөмлә кисәге турында сүз бара?

Ул – иярчен кисәк; фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый; нәрсәне? соравына җавап бирә:

                                         а) кыек тәмамлык;

                                         ә) туры тәмамлык;

                                         б) аергыч.

4. Нинди җөмлә кисәге турында сүз бара?

Ул – иярчен кисәк; фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый; кемнән? соравына җавап бирә:

                                        а)  тәмамлык;

                                        ә) аергыч;

                                        б) хәл.

5. Бүгенге концерт укучылар  ...  куелачак.

Күп нокталар урынына түбәндәге бәйләүче чараларның кайсын  куяр идегез?

                                  а) белән;

                                   ә) тарафыннан;

                                   б) бәйлек сүз.

6. Абыем минем халәтем... аңлады,  күлмәк... тектерүне озакка сузмады, бер тегүчегә җитәкләп алып китте. (Ф Яруллин)

Күп нокталар урынына кайсы кушымчаны куяр идегез?

                                   а) -га;

                                   ә) -не;

                                   б) -н.      

7. Ул игенчелек турында сүз башлады.   (М.Хәсәнов)

Иярүче кисәк ияртүче кисәккә нинди бәйләүче чара ярдәмендә бәйләнгән?

                                  а) кушымча;

                                   ә) бәйлек;

                                   б) бәйлек сүз.

Аергыч турында белемнәрен тәмле сүзе ярдәмендә ачыклыйлар. (VII слайд)

Тәмле сүзе түбәндәге җөмләләрдә җөмләнең кайсы кисәге булып килгән?

Тәмле күп булмый. Нәрсә күп булмый?(тәмле) Кем? нәрсә? соравына кайсы сүз төркеме җавап бирә?(ия)

Бала тәмле йокыга китте. Нинди йокыга талды?(тәмле) Нинди?соравына кайсы сүз төркеме җавап бирә?(аергыч)

Мәче тәмле итеп иснәп алды. Ничек итеп иснәде?(тәмле итеп) Ничек?соравына кайсы сүз төркеме җавап бирә? (хәл)

Әнием ясаган чәй бигрәк тәмле! Җөмләдә нәрсә турында сүз бара?(чәй турында) Чәй турында нәрсә хәбәр ителә? (тәмле булувы) Димәк тәмле нинди җөмлә кисәге була?  (хәбәр)

(VIII слайд) Аныклагычның билгеләмәсен ачыклау, рус теле белән чагыштыру , шигырь юлларынан таптыру, тыныш билгеләрен аңлату.

Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык кертә торган иярчен кисәк нәрсә дип атала? (аныклагыч)

Түбәндәге җөмләдән аныклагычны табыгыз.

Сусагандыр алар бу яңгырга-

Тал-тирәкләр шундый күперде!

Офыкларны бергә тоташтырды

Төсле дуга – салават күпере.

Кайсы сүз үзеннән алда килгән сүзгә аныклык, төгәллек кертә?(салават күпере)

Ул кайсы сүз төркеме белән белдерелгән?(исем)

Ясалышы ягыннан әлеге сүз ... (тезмә сүз)

(IX слайд) Тел шомарткычтан җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таптыру, нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен ачыклау. (Язып эшлиләр) Тикшерү телдән.

Җөмләне истә калдырыгыз, хәтердән дәфтәрегезгә языгыз. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.

Сәлимнең сәләмә сыеры, сәнәккә сөртенеп, сыйрагын сындырган.

                                                                         Тел шомарткыч.

 Сүзлек өстендә эш: сыйрагын –аягын

  Яңа сүз белән сүзтезмә төзетү: сыйрагын авырттырды - аягын авырттырды

  1. Дәрескә йомгак, өй эше бирү, билгеләр кую.

Өй эше 3 вариантта бирелә (авырлыкларына карап).  

Укучылар мөмкинлекләреннән чыгып сайлыйлар.

 “Сабантуй”, “Татарстан яшьләре” газеталарыннан 4 җөмлә язып алыгыз.

  1. Иясен һәм хәбәрен табарга;
  2. Баш һәм иярчен кисәкләрне табарга;
  3. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшереп, нинди сүз төркемнәре белән белдерелүләрен өсләренә язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович

Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План- конспект урока по теме "План и карта" для 6 класса

План- конспект урока  обобщающего повторения по теме "План и карта" для 6 класса...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка) План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в графике. Стилизация животных)

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка)План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в...