Конспект урока по татарской литературе
план-конспект урока (5, 6, 7 класс)

Хамидуллина Аклима Мирхатиповна

Конспект урока  по татарской литературе по творчеству Г.Тукая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тамчы шоу25.79 КБ
Файл tamchy_shou_g.tukay_izhaty.docx1.42 МБ

Предварительный просмотр:

Тема:    Рәвеш. Рәвеш турында төшенчә.

1. – яңа сүз төркемен ачу, аның төп грамматик билгеләрен ачыклау, билгеләмәне формалаштыру.

2. – телдән һәм язма сөйләмдә рәвешләрне табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру;

3. – укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру;

4. – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет буенча белем, күнекмәләр

Универсаль уку күнекмәләре

Предмет буенча:

- нәрсә ул рәвеш икәнен белү; 
- рәвешләргә сораулар куя белү;

- тексттан рәвешләрне таба белү;
- башка сүз төркемнәреннән рәвешләрне аера белү;

- текст белән эшли белү.

Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
Танып белү:
- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү; 
- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;

- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру; 
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

    Дәрес барышы:

I этап. Оештыру моменты

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Танышу!

Укучылар: Исәнмесез, әйбәт.

2.Уку мотивларын формалаштыру

Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез әле, күңелдән генә бер-беребезгә изге теләкләр телик, дәрестә бер-беребезгә ярдәм итик. Бер-беребезгә карап елмайыйк әле. Бүген дәресне мин алып барам-Х.Ә.М.

II. Белемнәрне актуальләштерү:

1.1

  • 6 сыйныфта без мөстәкыйль сүз төркемнәрен үтәбез.
  • Мөстәкыль сүз төркемнәре дип нәрсәгә әйтәбез? ( Исем, сыйфат, сан,)

1.2 Сүзлек диктанты: табигать, кыш, өч, кар, кояш, матур, кошлар, ак, дәрес, зур, мәктәп, ун, буран, көрт, егерме биш, якты, йөз, тиз.

 ( бирем: сүз төркемнәрен  билгеләү, җөмләләр төзү) үзбәя.

Укытучы: Тиз сүзе нинди сүз төркеме икәнен белмибез.

Укытучы:Бәлки бу исемдер?

Көтелгән җаваплар: Бу исем түгел, чөнки предметны белдерми.

Укытучы:Бәлки бу сыйфаттыр?

Көтелгән җаваплар: Сыйфат та түгел, чөнки ул предметның билгесен белдерми. Укытучы: Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

Көтелгән җаваплар: Бу ниндидер яңа, безгә таныш булмаган сүз төркеме.

III. Яңа белемнәрне ачу.

Укытучы: Безнең алда нинди проблема туды?

Көтелгән җаваплар: Сүзнең нинди сүз төркеме булуын ачыклау.

Укытучы: Әйдәгез, искә төшерәбез, нәрсә ул сүз төркеме?

Көтелгән җаваплар: Бу бертөрле грамматик билгеләре булган сүзләр.

Укытучы: Димәк, ТИЗ  сүзенең нинди сүз төркеменә каравын белү өчен аның грамматик билгеләрен аерып карыйк.

Укытучы: Бу сүзне күплек санда әйтеп карагыз.

Көтелгән җавап:Күплек санга куеп булмый.

Укытучы: Килеш белән төрләндереп карагаз.

Көтелгән җаваплар: Төрләнми.

Укытучы: Тартым белән төрләндереп карагыз.

Көтелгән җавап: Төрләнми.

Укытучы: Зат-сан белән төрләндереп карагыз.

Көтелгән җавап: Төрләндереп булмый.

Укытучы: Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

Көтелгән җавап: Бу сүз төркеме төрләнми.

Укытучы:Бу сүзгә нинди сорау куеп була?

Көтелгән җавап: Ничек?

Укытучы: Укучылар, без бу сүз төркемен өйрәнү буенча түдәндәге модельгә чыктык.

  1. Сүз төркеме.
  2. Соравы.
  3. Төрләнми.

Укытучы: ТИЗ сүзенең нинди сүз төркеме булуын белү өчен мин сезгә кроссворд тәкъдим итәм.

Сүзләрне тәрҗемә итегез.

1. Назло (юри)

2. Пешком (җәяү)

3. Однажды (бервакыт)

4. Нынче (быел)

5. Даром (бушлай)

ЮРИ

ҖӘЯҮ

БЕРВАКЫТ

БЫЕЛ

БУШЛАЙ

Укытучы: Нинди сүз төркеме килеп чыкты?

Көтелгән җавап: Рәвеш.

Укытучы: Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди?

Көтелгән җавап: Рәвеш сүз төркеме.

Укытучы: Дәрес алдында нинди бурычлар тора?

Көтелгән җавап: Нәрсә ул рәвеш икәнен белү. Рәвешләргә сорау куя белү. ҮЗБӘЯ

V этап. Беренчел ныгыту һәм эталон буенча үзтикшерү.

  1. Укытучы:Модельгә карап, кем кагыйдәне формалаштыра ала?

Көтелгән җавап: Рәвеш – сүз төркеме, ничек? соравына җавап бирә, төрләнми җөмләдә хәл.

Укытучы: Ничек уйлыйсыз, бу төгәл билгеләмәме?

Көтелгән җавап: Төгәл. Төгәл түгел.

Укытучы: Хәзер мин сезгә парларда эш тәкъдим итәм. 

Бирелгән сүзтезмәләрне языгыз һәм рәвешләргә сорау куегыз. Аннары бер-берегезнең эшләрен эталон буенча тикшерегез.

Тиз бару, җәен ял итү, еракка бару, югарыда очу, юкка борчылу, аз сөйләшә, русча җырлый.

Көтелгән язмача җаваплар:Тиз (ничек?) бару, җәен (кайчан?) ял итү,еракка (кая?)бару, югарыда (кайда?)оча, юкка (нигә?)борчылу, аз(күпме?) сөйләшә, русча (ни рәвешле?)җырлый.

.

Укытучы: Димәк, тагын нинди сораулар куеп була?

Көтелгән җавап:Кая? Кайда? Кайчан? Күпме? Нигә? Ни рәвешле? сорауларына җавап бирә. Җөмләдә хәл булып килә.

Укытучы: Дәреслекнең 89  нче битен ачып, кагыйдә белән танышыгыз. Без билгеләмәне дөрес биргәнбезме?

Көтелгән җавап: Әйе, төгәл. (ҮЗБӘЯ)

ФИЗМИНУТКА

Ак куянкай утырган, 
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай,
Колакларын селкетә.
Куян туңа башлагач
Аякларын җылыта.
Менә шулай, менә шулай,
Аякларын җылыта.
Куян һаман да туңа, 
Сикергәләп тә куя.
Менә шулай, менә шулай,
Сикергәләп тә куя.
Кемдер аны куркытты, 

Куян сикереп качты

Укытучы: Ә хәзер мин сезгә бирелгән шигырьдән рәвешләрне табарга, аларга сорау куярга тәкъдим итәм. (Экранда шигырь бирелә).

1.“Туган тел” (Әлфирә Бикмәтова)

Телен оныткан- илен оныткан

Телен оныткан- анасын оныткан.

КҮПТӘН килә бу сүз халыктан

Ерак итче шундый хурлыктан.

  1. “Туп һәм ай”  (Әлфирә Бикмәтова)

Кечкенә улыма ЯЗЫН

Бик зур туп алып бирдем:

-Җәй буена тәгәрәтеп,

РӘХӘТЛӘНЕП йөр, - дидем.

Укытучы: Бу шигырь юллары якташ язучыбыз Әлфирә Бикмәтова иҗатыннан. Ул Туймазы районы Собханкул авылында туып үскән язучы. Аның шигырьләренә җырлар да язылган. “Бик еш кайтам” 1 куплет.(ҖЫР)

  1. Грамматик материалны кабатлау.

V. Төркемнәрдә эш һәм эталон буенча үзтикшерү.

ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ

Мәкальләр һәм табышмакларны искә төшерик әле, укучылар. Мәкальләрне укыйбыз, мәгънәсен аңлатабыз, рәвешләрне табабыз.

1.Чебешне көзен саныйлар. (Ахырына кадәр җиткермичә, эшнең нәтиҗәсен алдан әйтеп булмый).

2.Күп йөргән күп ишетә.

3.Күп тә бетә, аз да җитә. (Акчаны  тота белмәсәң, күп тә җитми, тота белсәң, азны да җиткереп була).

4.Иртә уңмаган  – кич уңмас, кич уңмаган – һич уңмас. (Бәхетсез, уңышсыз кешеләргә карата әйтелә).

      5. Кышын – арбаңны, язын чанаңны әзерлә. (Көне килеп җиткәч кенә әзерләнеп өлгереп булмый).

Табышмакларның җавапларын әйтәбез, рәвешләрне табабыз.

1.Иртә килә, кич кайта. (Кояш)

2.Җәен урманга патша,

  Кышын кардан да аста.(Аю)

3.Бушка килә, акчага китә. (Чир, авыру.)

4.Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк.(Су)

5. Аяксыз, кулсыз, капка ача. (Җил).

ТАЙМ ПЭА ШЭА укучылар 30 секунд эчендә бер-берсенә рәвеш сүз төркеме турында сөйлиләр.

2.201 нче күнегү.

VI. Эшчәнлеккә рефлексия.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә без алдыбызга нинди бурыч куйган идек?

Көтелгән җавап: Бирелгән сүзнең нинди сүз төркеме булуын ачыклау.

Укытучы: Моны ачыклау өчен без нәрсәләр эшләдек?

Көтелгән җавап: Җөмләне сүз төркемнәре  ягыннан тикшердек. Кроссворд чиштек. Сүзтезмәләрдә, шигырьдә бирелгән рәвешләргә сораулар куйдык.

Укытучы: Бүгенге дәрестә нинди билгеләмә уйлап таптыгыз?

Көтелгән җавап: Рәвеш – бу сүз төркеме. Ничек? Кая? Кайчан? Күпме? Нигә? Ни рәвешле? сорауларына җавап бирә. Җөмләдә хәл булып килә.

VII. Өйгә эш бирү

Укытучы: Сезгә 2 вариантта эш тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.

  1. 202 нче күнегү, мәкальләрнең 2 өлешен туры китер, рәвешләрне табып әйт.
  2. Әлфирә Бикмәтованың шигырьләреннән рәвешләрне табарга.


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по татарской литературе. Тема "Ана күңеле балада"

Урок проведённый в 9 классе по произведению Аяза Гилязова "Җомга көн кич белән"...

Конспект урока по татарской литературе в 11 классе

Аяз Гыйләҗевнең "Әтәч менгән читәнгә" повестенда күтәрелгән проблемалар...

Конспект урока по татарской литературе в 11 классе

Аяз Гыйләҗевнең "Әтәч менгән читәнгә" повестенда күтәрелгән проблемалар...

Конспект урока по татарской литературе по теме "Үзем белән үзуем" (2 класс).

Конспект урока по татарской литературе по теме "Үзем белән үзем" (2 класс) по произведению Туфана Миннуллина.Автор-составитель - Гареева Венера Музиповна, учитель1 категории средней общеобразовательно...

"Туган як- мәңгелек моңым". Конспект урока по татарской литературе в 11 классе

"Туган як-мәңгелек моңым" - конспект урока по творчеству поэта Сибгата Хакима. Урок был проведен в 11классе. На уроке были использованы материалы, связанные с родным краем поэта, в частности, музейные...

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"для русскоязычных учащихся....

Конспект урока по татарской литературе на тему “Комсызлык бәласе” (Венгр халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

. “КоДәрес темасы: Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.Бурычлар:1. “Комсызлык бәласе” дип аталган венгр ха...