Конспект урока по татарской литературе. Тема "Ана күңеле балада"
план-конспект урока (9 класс) по теме

Сафина Гульнара Гафуровна

Урок проведённый в 9 классе по произведению Аяза Гилязова "Җомга көн кич белән"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhomga_kon.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ана күңеле - балада...

Максат: Язучы Аяз Гыйләҗев иҗатын  өйрəнүне йомгаклау.

               Бибинур образындагы кешелеклелек, матурлык сыйфатларын ачу.

               Укучыларны үз фикерләрен әйтергә, хисләрен аңлата белергә өйрәтү, образлы  

               сөйлəм телен үстерү.                                              

              Укучыларда миһербанлылык, шәфкатьлелек, ата-анага, өлкән буын кешеләренә

                      мәхәббәт хисе тәрбияләү

Жиһазлау: А. Гыйләҗевның “Жомга көн кич белән” повесте, язучы әсәрләреннән китап күргәзмәсе, магнитофон, компьютер, проектор, слайдлар.

                                                           Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше. Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

    Укучылар, безнең бүгенге дәресебезнең темасы:”Ана күңеле балада...”, максатыбыз  

    Бибинур образындагы кешелеклелек, матурлык сыйфатларын ачу, миһербанлылык,

    шәфкатьлелек, ата-анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе турында сезнең икерләрегез  белән танышу.

2. Актуальләштерү. Тест тәкъдим ителә. А. Гыйләҗевның тормыш юлын, иҗатын искә төшерү максатыннан тест сорауларына җавап бирерсез. (Компьютерларда тест эшләү, экранга карап дөреслеген тикшерү. Эшләрен бәяләү)

1. Аяз Гыйләҗевнең әтисенең исеме:

       а) Мияссәр;

    ә) Мирсәет;

    б) Миңлегали.

2. Язучының мәктәп еллары кайда уза?

       а) Зәй районы Югары Баграж авылында;

       ә) Балык Бистәсе районы Котлы Бөлкәш авылында;

       б) Минзәлә районы Бикбау авылында.

 3. А.Гыйләҗев унынчы классны кайда тәмамлый?

       а) Сарман районы Урта мәктәбендә;

       ә) Актаныш районы урта мәктәбендә;

       б) Арча районы урта мәктәбендә.

 4. А.Гыйләҗевне кайчан кулга алалар?

       а) 1949 елда;

       ә) 1950 елда;

    б) 1951 елда

 5. “Урамнар артында яшел болын” әсәренең жанры:

       а) Хикәя;

       ә) Повесть;

       б) Роман.

6. Аяз Гыйләҗев Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кайчан лаек була?

       а) 1983 елда;

       ә) 1987 елда;

       б) 1981 елда.

7. Аяз Гыйләҗевкә кайчан халык язучысы исеме бирелә?

       а) 1991 елда;

       ә) 1994 елда;

       б) 1993 елда.

8. 1979 елда язучының нинди әсәре басылып чыга?

       а) “Җомга көн, кич белән...”;

       ә) “Әтәч менгән читәнгә”;

      б) “Язгы кәрваннар”.

9. “Җомга көн, кич белән...” әсәрендә Бибинурның игезәге:

      а) Гайшә;

      ә) Хатимә;

      б) Зөһрәбану.

3. Төп өлеш.

    Тормышта әледән әле төрле хәлләр, зур вакыйгалар булып тора.Чорлар, буыннар алмашынган,ә мәхәббәт, гаилә үзгәреш кичермәгән. Алар яши. Алар мәңгелек. Тормыш мәшәкатьләре, авырлыклары белән без кибеттә дә,автобуста да, төрле урыннарда даими очрашып торабыз. Шушы ыгы-зыгылардан, күңел бушлыгыннан кешене гаилә генә коткара ала. Гаиләләр, гыйбрәтле язмышлар турында газет-журналлардан мәкаләләр күп укыйсыз, ишетəсез.

    Алдагы дәреслəрдə без дә сезнең белән шундый әсәрләрнең берсе белән таныштык. Сез

А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” повесте буенча фикер алышырга әзерләнеп килергә тиеш идегез.

Бу әсәрдә нинди проблемалар күтәрелгән?

-Балаларның мəрхəмəтсезлеге, мəхəббəт, туганлык, гаилə ...

Әйе, дөрес. Бу проблемалар бүгенге көннәрдә дә бик актуаль. Кеше өчен изге теләктә булганнар, гадәттә, үзләре дә бәхетле тормыш итәләр, дигән хакыйкать бар. Бибинурга бу сыйфатлар чама белән генә бирелмәгән. Димәк, ул үзе дә бик бәхетле булырга тиеш иде. Ләкин бәхетлеме соң Бибинур карчык? Әсәрдәге каршылыкларны без сезнең белән төркемнәрдә тикшерүдә ачыкларбыз.

(Төркемнәр  исеме экранда күрсәтелә)

1 нче төркем- сәяхәтчеләр. Алар безне Бибинурның тормыш юлындагы мөһим вакыйгалар белән таныштырырлар.

2 нче төркем- “Ана хөрмәткә лаек”дигән фикерне дәлилләүчеләр төркеме

3 нче төркем- “Ананың ялгыз калу сәбәпләре” дигән фикерне дәлилләүчеләр төркеме

Слайд

Бибинурның яшьлеге.

Укытучы: Сүз  1 нче төркемгә бирелә. Бер укучы кыскача яшьлеге белән таныштыра.

Укытучы: 3нче төркем –Яшьлегендә хаталар булмаганмы?

Фикерләр тыңлана:

-Кеше үзе турында.үзе уйларга тиеш. Ул бу юлны үзе сайлады.

-Кеше ни əйтер дигəн уйлар күп вакытта аның бəхетенə каршылык тудырды.

-Ул бик зəhəр телле Зəйнəпбануны да үзенчə акларга тырышты.  

Укытучы: 2нче төркем  Бибинурны яклап ни әйтә аласыз?

Ул яшьтəн уңганлыгы,булдыклылыгы белəн аерылып тора.

-Кешелəргə авыр сүз əйтми, рəнҗетүдəн курка.

-Кешелəргə миhербанлы.

-Җилбəзəк түгел.

- ...    

-Бибинурның үксеп елардай чаклары, авырлыклар алдында югалып калган чаклары да булды, лəкин җиңеп чыга белде.

Слайд-Ана күңеле -  балада...

Укытучы: Бибинур бәхетеннән ваз кичеп ни өчен Габдуллаҗанга кияүгә чыкты? Ул балаларны ничек тәрбияли?

(Төркемнәрнең фикерләре тыңлана)

1нче төркем. (Кыскача таныштыра)

Яшьлек чорын кызганмыйча, ятим калган балаларны үз кочагына алырга əзер булган яшь ана... Ул бөтен гомерен шушы балаларны тəрбиялəп кеше итəргə омтыла. Ана хəтта сугыш ачысын, ялангачлыгын  да балаларга татытмый. Игезəк туганы да аңа күптапкырлар аяк чала. Бибинур бу каршылыкларга да карамыйча, төрле гəйбəт сүзлəрдəн өстен калып, ана вазифасын үти.

3нче төркем

-Ана үзе турында бөтенлəй оныта, həрнəрсəдə гаепне үзеннəн эзли.

-Төрле гəйбəт сүзлəргə ышанырга ирек куя.

-Балаларның анага хөрмəтен күрмəдем мин əсəрне укыганда, həм Бибинур бу турыда да уйланмый. Тормыш авырлыгын үзе генə күтəрергə кирəк булмагандыр, бəлки. Балалар үз вакытында ананы кызгана да белергə тиеш иде.

-Балалар эгоист булып үсə.

- Балаларга телеграмма сугудан да куркып кала. Аларны həртөрле сылтаулар белəн яклый.

-Балалар кечкенə вакытта талəпчəнрəк булырга кирəк иде аңа.“Әнə килə автомобиль“ əсəрен караганым  бар минем. Менə анда чын əни мактый да, кирəк вакытта каеш та тота.

2нче төркем

-Ана балаларның өслəре бөтен тамаклары тук булсын дип эшли дə эшли.Сугыш вакытында да, аннан соң да балаларны кеше итүгə бар тырышлыгын куя.

 -Ул аларны  үз əнилəре-Гайшə каберенə еш алып бара. Каберлəрен чистарта.

- Балаларны укыта, аннан соң да, акчага тилмермəсеннəр дип, соңгы əйберлəрен дə кызганмый. Зингер машинасын, сарай саткан акчаларны, пенсиясен барысын да балаларына җибəрə. Ана хөрмəткə лаек иде.

Слайд-Яшь чакта  гыйшык сереңне биктә тотып булмый, ә олыгайгач, киресенчә.

1 нче төркем таныштыра.

Яшьлектəге мəхəббəтен аңларга да өлгерə алмый кала Бибинур. Аңа хислəрен белдерергə телəп йөргəн егетне- Мирзаhитне ташлап,  оч балалы ялгыз иргə үзе телəп кияүгə чыга.Габдуллаҗаннан үзенə карата мəхəббəт талəп итми. Балалар ни əйтер дип, үзенə тəкъдим ясаган күршесен кире кага. Алай гына да түгел, аны соңрак игезəк сыңары белəн кавыштыра. Шулай да картлык көнендə ул үзе дə аңламый торган хислəр аны билəп ала. Ул тормышка яңа аяк баскан кеше сыман яши башлый. Бу аның Җиhангирга карата кузгалган хислəре була . Яшьлек вакытында бу хислəрне белмəгəн кеше яңадан туган кебек үлем түшəгеннəн торып тормыш эчендə кайный башлый.

(Жиһангир Сәфәргалинга булган мәхәббәте турында  фикерләре тыңлана)

3 нче төркем

-Бибинур бер кеше фикеренə дə колак салмый.

- Аны яратып йөргəн Мирзаhитны начар хəлгə калдыру турында да уйламый.

Яяратмаган иргə кияүгə чыга.

2нче төркем

-Ул бит соң булса да егеткə аңлата. Балаларның əтилəрен хөрмəт итə.

Слайд – Бала күңеле далада.

1 нче төркем

Үз аналарын ныклап белмəгəн балалар Бибинурны кабул итəлəр.Үсə төшкəч, яшь əни турында явыз кешелəрдəн төрле” имеш- мимеш” сүзлəр дə ишетəлəр.Ничек кенə булуга карамастан балалар ана назында үсəлəр. Лəкин үсеп кеше булгач, аларга ана бөтенлəй кирəк булмый, ана турында оныталар.Үз аналарыныңда каберенə кайтмыйлар, үстергəн əнилəренə кадер кирəклекне дə белмилəр.

Балаларга карата фикерләрегез нинди?

(Төрле фикерләр тыңлана.)

3нче төркем

-Аларның күңелен төрле гəйбəтлəр суыткан дип уйласак та, алар үз əнилəренең дə каберен оныттылар.

-Өйдəге əйберлəрне сатып үзлəренə үк җибəрелгəн акча өчен тавыш чыгарып китəлəр. Үзара дуслык туганлык хислəре юк.

-Берсенең байлыгыннан икенчесе көнлəшə,туганын уздырырга тырыша.

-Бəйрəмнəрне,  гореф- гадəтлəрне онытканнар.

-Мəрхəмəтсезлəр. Язучы балаларны этлəр белəн тиңли.

 2 нче төркем

-Хəтимə кыз бала буларак Бибинурга булыша, малайларга күз-колак була.

-Балаларны берничек тə аклап булмый.

- Бибинур аларны кеше балаларыннан ким булмасыннар дип бөтен тырышлыгын куйды.

 -Бибинур кебек иманлы кеше тормыш юлларында очрамаган булса алар нинди булырлар иде.

Укытучы:

-Һәр төркемнең җаваплары үзенчә урынлы, бу сезнең фикер.

Автор балаларны , кайчандыр Бибинур караган иясез эт Карабай белəн тиңли. Хəлсез кечненə эт баласын Бибинур тəрбияли həм ул эт кырга чыгып китеп бүрелəр кебек яши башлый. Шул ук эт кыргый балалары белəн аңа ташлана. Балалар да кайтып этлəр кебек аны” талап” китəлəр. Әсəр ахыры бик аяныч, җанны тетрəндерə. Уйларга мəҗбүр итə.

 

Хәзер  дəреслектəге мəкальлəргə игътибар итəбез. Мəкальне аңлатып китəрбез, укучылар. Һəр төркем иң элек төркемнəрдə эшли.

            1нче төркем-“Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен”

            2нче төркем ”Ит яхшылык,көт яманлык “

            3нче төркем- Изгелек нигә көчсез?

(җаваплар тыңлау)

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

. Укытучы:

-Бибинурга ачык хат язсагыз нәрсәләр әйтер идегез?

-...

Төркемнәрдә эшне дәвам итәбез

1 нче төркем- дәреслектән тел-сурәтләү чараларын

2нче төркем- фразеологизмнар

3нче төркем-татарның нинди йолалары, бәйрәмнәре әсәрдә чагылыш тапты- шуларны язалар.

    Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Аяз Гыйләҗев “ Жомга көн кич белән” әсәрендә     байлык артыннан куып, туган авылын йола-гадәтләрен, иң кадерле кешеләрен оныткан балалар мәсьәләсен күтәрə.Бибинур карчыктагы шәфкатьлелек, миһербанлылык итагатьлелек кебек сыйфатлар балаларда булса, аналар ялгыз булмас.

   Укучылар, шул сыйфатларның анлатмалы сүзлектә бирелгән төп мәгънәсен укыйк та, дәфтәрләргә язып куйыйк әле.  (Слайдта  аңлатмалы сүзлектəн алынган шәфкатьлелек, миһербанлылык, итагатьлелек сүзлəренə аңлатма).

    Бу сыйфатлар сезне гомерегез буена сурәтләүче сыйфатлар булсалар, мин бик шат булыр идем.

   

4. Йомгаклау. Дәресне йомгаклыйбыз.

     Дәресебезне йомгаклап шуны да әйтеп үтәсем килә, безнең Мамадыш төбәгендә Аксыргак кебек матур табигатьле Алгай авылында бу әсәр буенча “Бибинур” киносы төшерелде. Экранда шундый язмаларның бер-икесен һәм рольләрне башкаручы артистларның кайберләрен күрәсез. ( Слайдта күрсәтү).

5. Өй эше.

         А. Сез Бибинурга чакырылган журналист булсагыз, нинди мəкалə язар идегез? Өйдə

             язып карагыз əле.

         В.  Мəкалə язарга кыенсынган укучыларга,  Бибинур тəрбиялəгəн балаларга  хат

             язарга мөмкин.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по татарской литературе в 11 классе

Аяз Гыйләҗевнең "Әтәч менгән читәнгә" повестенда күтәрелгән проблемалар...

Конспект урока по татарской литературе в 11 классе

Аяз Гыйләҗевнең "Әтәч менгән читәнгә" повестенда күтәрелгән проблемалар...

Конспект урока по татарской литературе по теме "Үзем белән үзуем" (2 класс).

Конспект урока по татарской литературе по теме "Үзем белән үзем" (2 класс) по произведению Туфана Миннуллина.Автор-составитель - Гареева Венера Музиповна, учитель1 категории средней общеобразовательно...

"Туган як- мәңгелек моңым". Конспект урока по татарской литературе в 11 классе

"Туган як-мәңгелек моңым" - конспект урока по творчеству поэта Сибгата Хакима. Урок был проведен в 11классе. На уроке были использованы материалы, связанные с родным краем поэта, в частности, музейные...

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"для русскоязычных учащихся....

Конспект урока по татарской литературе на тему “Комсызлык бәласе” (Венгр халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

. “КоДәрес темасы: Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.Бурычлар:1. “Комсызлык бәласе” дип аталган венгр ха...

Конспект урока по татарской литературе на тему "Хәйләгә каршы хәйлә " (Татар халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

Дәрес темасы: Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыруБурычлар:1. “Хәйләгә каршы хәйлә” дип аталган татар халык әк...