Сценарий "Нәүрүз бәйрәме"
материал (7 класс)

Хамидуллина Аклима Мирхатиповна

Навруз - праздник весны и наступления Нового года по астрономическому солнечному календарю, который отмечается 21 марта. Навруз распространен у мусульманских народов, но это народный праздник, который связан с весной и пробуждением весны, а также началом сельскохозяйственных работ. Сценарий расчитан для среднего школьного возраста.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz_byrme.docx28.91 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         Яз бәйрәме – Нәүрүз                      22.03.2019 13.00

                        КАТНАШАЛАР:                            Алып баручы- Регина

                                                                                     Көн-Диана 3 кл.

                                                                                     Төн-Ильяс 1 кл.

                                                                                     Февраль- Равиль

                                                                                      Җил- Александр                                                                                                          

                                                                                      Гыйнвар-Илнар

                                                                                       Декабрь – Рамазан

Нәүрүзбикә- Илсияр

Март-Алина

Апрель-Айгөл

Май-Азалия

Кыш бабай- Ринат

Ай – Альберт

Кояш – Диана

Алып баручы - Исәнмесез-саумысыз, бәйрәм кунаклары! Без бүген бирегә язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә жыелдык. Нәүрүз бәйрәменә. Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән, язны каршылау бәйрәме ул.Мәгьлум булганча, XVIII гасырга кадәр татар халкы Яңа елны март аенын 21-22 нче мартында  - көн белэн төн тигезләшкән вакытта каршы алган.  Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата

Көн белән төн чыга.

Көн: Исәнме, төнкәем!

Төн: Ярый әле син бар, көнкәем!

Көн: Мин дә сине бик сагындым, төнкәем.

Төн: Янар йолдызларым, көмеш аемнан сиңа сәлам китердем.

Көн: Туган ягыбызга яз килә, Нәүрүз килә! Бәйрәм белән тәбрик итәм сине, төнкәем.

Төн: Бүген без вакытларыбыз – сәгатьләребез белән тигезләшәбез. Мин кыскарам, ә син озыная барасың.

Көн: Күңелләрдә сагыну хисен тагын да көчәйтәсең икән, төн дустым. Ә мин, сине сагынып, гөрләвекләрмне агызырмын. Тирә - юньне,урман буйларын кардан арындырып, сиңа беренче чәчәкләремне –умырзаяларымны бүләк итәрмен. Яз килә, яз килә! Тиздән җылы яклардан кошлар кайтып, тирә - юньне үзләренең моңлы җырларына күмәрләр.

Төн: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр.

Көн: Еллар тыныч булсын!

Игеннәр мул булсын!

Төн: Әйдә, көнкәем, Нәүрүзбикә килеп җитми микән, күзәтеп килик әле.

№1 БИЮ 

Февраль. Карагыз әле, карагыз инде боларның гүзәллеген, буй сыннарының зифалыгын, йөзләренең нурлылыгын. Никадәр усал булсаң да, бу нәфис затларга кул күтәреп булмый инде. Әйтүе генә ансат: “Битләреннән чемет, кулларын өшет, чәчләрен тарт, итәкләреннән йолыккала.... Эх, бу абыйларны, минем урында булсагыз сез нишләр идегез икән, ә???

(Башын тотып уйга кала, шулчак Җил керә. Бүлмә буйлап йөренә, сызгыра, котырына. Февральне күреп ала.)

Җил. Әй, Февраль, нишләп уйга баттың, моңаеп утырасың, әйдә уйныйбыз!!!!

Февраль. Уен кайгысымы әле монда...

Җил. Нәрсә булды? Нишләдең?

Февраль. Нихәл итим, нишлим соң, кайгы төште башыма. Олы абыем Декабрь дә, кече абыем Гыйнвар да гел мине үчеклиләр: “Шул чәтнәби Яз кызларына бирешеп торасың, егет түгел син, ”- диләр. Әтием дә ачулана, миңа ошамагансың ди.

Җил. Кайгырма,  җиңәбез без аларны, әйдә болай гына акыл җитмәсә, көч белән егып салабыз. Бездә көч соң җитәрлек, күрәсеңме, ничек? (Беләген күрсәтә)Әйдә болай итәбез.

Февраль. Ничек? (Җил Февральнең колагына пышылдый) Әхә аңладым! (китәләр)

№2 Җыр

Көчле музыка яңгырый, җырлый-җырлый балаларны ияртеп, сәхнәгә Нәүрүзбикә, Кояш һәм Ай керә.

Кояш. Хәерле көн, һәммәгезгә!Без бүген сезнең белән яз бәйрәме – Нәүрүзне каршылыйбыз. Нәүрүз татар халкының Яңа ел бәйрәме.

Ай. Бу көнне һәркем изге эшләр эшли, дусларына, туганнарына, әти-әнисенә, баласына бәхет тели, ягымлы була.Бездә бер-беребезгә карап елмайышыйк әле.

Кояш. Менә шул минутта күрмәс күзләр күрә башлар, сөйләмәс телләр сүзгә килер, тәннәргә сихәт, күңелләргә игелек нуры тулыр.

Нәүрүзбикә.   Агымсулар кичтем мин,

                       Сезгә килеп җиттем мин.

                       Нәүрүз әйтеп үттем мин,

                       Нәүрүз мөбәрәк булсын!

1 нче укучы.         Ач ишегең керәбез,

                                Нәүрүз әйтә киләбез.

                                Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Ай:                   Хуш киләсез, кунаклар!

                         Без сезне күптән көтәбез.

                         Нәүрүз котлы булсын!

2 нче укучы.   

 Борын-борын заманнан,

 Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән.

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

3 нче укучы.   

Нәүрүз килә,    Нәүрүз килә,

Нәүрүзне зурлыйк әле.

Гөрләвекләр челтерәвенә,

Кушылып җырлыйк әле.

4 нче укучы. 

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Илләр көннәр ямьләнә.

Бергәләшеп биергә дип,

Куллар кулга бәйләнә.

№3

Сәхнәгә Яз айлары керә.

Март.

Бозны тишә ак чәчәк,

Көнгә бага саф чәчәк.

Апрель.

Әнә яз яшелләнә,

Җир-анабыз гөлләнә.

Май.

Бүген көн тиң төннәргә,

Урын юк һич көнләргә.

Без дә тиң, без дә тигез,

-Нәүрүз Мөбәрәк, - дибез.

Март. Ай кызлар, туңдыра башлады бит әле.

Апрель. Әйе, минем дә битләрем, кулларым өшеде.

Май. Ай-яй миңа да суык.

Кояш. Юк-юк, безгә туңарга ярамый.

Сәхнәгә Декабрь, Гыйнвар, февраль һәм Кыш бабай керәләр.

Кыш бабай. Бу, нинди тавыш тагы?

Декабрь. Әйе, нинди тавыш?

Кыш бабай. Кем әле монда, уен-көлке ясап, минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?

Гыйнвар. Әйе, хуҗа булмакчы?

Кыш бабай. Нинди бәйрәм, нинди туй монда?

Февраль.Әйе, нинди туй?

Март.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Күктән нурла сибелә.

Туган илем, туган җирем,

Язны күреп сөенә!!!

Декабрь. Туктагыз, туктагыз, без китмәдек, без китмибез һәм китәргә җыенмыячакбыз да.

Гыйнвар. Әче суыкларыбызны, карлы бураннарыбызны, салкын төннәребезне, суык көннәребезне сезгә җибәрәбезззззз (өрә)

Февраль. Мине кечкенә димәгез, кечкенә дә төш кенә, буран капчыгымны ачсаммы, ачсаммы.....

Кыш бабай. Әйе, әйе, улларым, бирешмәгез, нык торыгыз.

Нәүрүз чыга, аңа Яз кызлары ияргән.

Нәүрүзбикә. Без дә сездән ким түгел, йөгерәбез чабабыз,

Җырлыйбыз да, биибез, үз урыныбызны сезгә бирмибез!!!!

Март. Карны эретеп бетерәбез!

Апрель.Җиргә яшел келәм ябабыз!!!

Май. Дөньяны шау чәчәккә күмәбез!!!

Кыш бабай. Туктагыз, көч сынашмыйча, Язга- Нәүрүзбикәгә урын бирү юк.

Нәүрүзбикә. Әйдә соң, бездә көч җитәрек.

Кыш бабай: Менә кашык, менә күкәй,

                       Тот кулыңа, чибәркәй.

                       Син дә йөгер, мин дә калмам,

                      Узышыйк соң без икәү.

Эстафета кебек ярыш: йомырка белән кашык тотып йөгерү. (башта Кыш бабай белән Нәүрүзбикә ярыша, аннан соң балалар)

Кыш бабай: Бие, бие чибәркәй,

                       Мине узалмассың син.

                       Син яшь, мин карт булсам да,

                       Биюдә калышмам мин.

(Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бииләр, Кыш бабай хәлдән таеп егыла.)

Кыш бабай: Уф, арыдым, сусадым,

                       Харап булдым, җиңелдем.

                       Эредем бит, эредем,

                       Яз алдында хур булдым. 

Февраль. И әткәем, тор әле, бирешмә. Нык бул син, әйдә эремә.

Декабрь, Гыйнвар. Суык өрик, әйдә әйткәйне коткарыйк.

Өрәләр, Кыш бабай тора, Нәүрүз янына килә.

Кыш бабай.

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз,

Язгы яңа ел бит син!

Яңа елда туры булсын!

Нурлы булсын юлыбыз!

Март.

Бәхет-шатлык юлдаш булсын,

Сәламәтлек тулып торсын,

Еракларга яңгырасын,

Бүген дәртле җырыбыз.

Барысы бергә:

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Җыр

Нәүрүзбикә. Котлап сәлам бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз.
Тук булсын малларыгыз,
Мул булсын табыныгыз.
Инде мине тыңлагыз -
Уйнагыз да көлегез,
Биегез дә җырлагыз.


Алып баручы:Нәүрүз, Нәүрүз,
Котлы, мөбарәк булсын!
Тормыш түгәрәк булсын!
Уен-җыр гөрләп торсын!
Бүгенгенең гүзәл мизгелләре
Күңелләрдә калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп,
Очрашырга язсын жыелып.

Барысы бергә: Хуш киләсең, Нәүрүз.

Нәүрүз: Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер- берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән үзегез беренче исәнләшегез. Шул вакытта сез бәхетле булырсыз, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә игелек нуры иңәр.

Алып баручы: Рәхмәт, Нәүрүз! Ә хәзер барыгызны да ыйланырга табын янына чакырабыз.