Фаридонов Наиль Кавый улы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗәннәр бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр карап калыр.

Профессия: Укытучы

Профессиональные интересы: Мәктәптә укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү

Увлечения: Музыка, спорт

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: Балтач районы, Нөркә авылы

Место работы: Нөркә урта мәктәбе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/faridonov-nail-kavievich
Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын.
М.Җәлил

О себе

Башкортстанның елга-күлләргә, урман-кырларга, тарихи вакыйгаларга бай булган, батыр Салават эзләрен саклаган Балтач районы Нөркә авылында дөньяга килгәнмен. Бала чагым шушы гүзәл табигатьле авылым кочагында узды. Җәйге ял вакытларында ат көтеп, салам-печән өеп колхозга ярдәм итә торган идек. 1984нче елда туган авылымда урта мәктәпне тәмамладым. Шул ук елның көзендә Көмьязы мәктәбендә хезмәт һәм физик культура укытучысы булып эшкә башладым. 1985 елның апрелендә чик буе гаскәрләренә хәрби хезмәткә алындым. Ике елдан соң, хезмәтемне лаеклы тәмамлап, туган якка кайттым һәм колхозда эшли башладым. 1987 нче елның көзендә  Балтач авыл һөнәрчелек училищесына кереп шоферлар курсын тәмамладым һәм туган колхозда хезмәт юлымны шофер булып дәвам иттем. 1990- 1995 елларда  Башкорт дәүләт университетының филология факультетының татар-рус бүлеген тәмамлаганнан соң туган мәктәбемдә татар теле һәм әдәбияты укытам.  5нче ел директор булып эшлим.Тормыш йомгагымны сүтә – сүтә, гомеремнең илленче язына җиттем, 22нче ел үзем сайлаган һөнәремне башкарам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Мөсәгыйть Хәбибуллин "Кубрат хан", Ә.Еники "Әйтелмәгән васыять", "Матурлык", Г.Исхакый хезмәтләре.

Моё портфолио

Мин шатланам, балаларның шатланганын күреп. 
Сабыйларның күңеле сизгер:
Сөенәләр, минем шатланганны күреп!

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: