Укучылар иҗаты
Укучыларымның иҗаты.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 14.33 КБ | |
| 1.82 МБ | |
| 93.79 КБ | |
| 875.68 КБ | |
| 1.21 МБ | |
| 28.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Туган авылым
Туган авылым бигрәк матур
Тугаенда сайрый сандугач.
Басуында күкрәп үсә икмәк,
Тракторлар гөрли көз булгач.
Урманына керсәң, шаулап үсә,
Юкә, каен, усак, имәннәр.
Авылымның уңган кешеләре
Рәхәтләнеп иген игәләр.
Ниләр генә үсми безнең җирдә,
Нинди тәмле аның сулары
Нөркә авылы кебек матур авыл
Тирә- якта чөнки юк әле.
Урманнары иркен , болыннары бик киң
Кызарып пешә балан-миләше.
Биючеләр, җырчылары белән
Дан казана Нөркә яшьләре
Гөрлә, туган җирем!
Картайма син бер дә,
Иген уңсын синең җиреңдә.
Аяз булсын күгең ,
Тыныч булсын җирең ,
Даның калсын гомер-гомергә.
Нөркә урта мәктәбе укучысы
Нургалиева Эльвинаның иҗат эше.
Туган ягым-гөлләр иле.
Авылымны бик яратам,
Яратам урманнарын,
Кырларын, тугайларын,
Бөдрә таллы Лагырын;
Гөлбәзирен, Сарсазын,
Җырга тиң Улаклысын,
Соклангыч Казан күлен,
Мул сулы Бүлмәлесен.
Мәңге горур Таралмасын,
Искиткеч Аккош күлен,
Гөрләп үткән Сабан туен,
Җиләк тулы тауларын.
Яратам мин язын, көзен,
Ак тунлы салкын кышын.
Ачык йөзле, уңган халкын,
Кояшын һәм һавасын.
Нөркә урта мәктәбе укучысы
Шайбакова Гөлшатның иҗат эше
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение
средняя общеобразовательная школа д. Норкино
муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан
“Защита природы – защита Отечества”
(конкурсное сочинение
на татарском языке)
Работа ученика VIII класса
Аминева Марселя Маратовича
Учитель Фаридонов Наиль Кавиевич
2013 год
Табигать бетсә әгәр дә,
Кешелек тә бит бетә,
Шуңа күрә уйлан ныклап,
Алда сине ни көтә?
Э.Авзалова
Быелгы 2013нче ел Россиядә һәм шулай ук Башкортстанда да тирә- як мохитне саклау елы дип игълан ителде. Табигатьне саклау мәсьәләсе бүгенгесе көндә бик актуаль. "Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.
Табигатьне саклау – һәрбер адәм баласының иң мөһим бурычларыннан берсе. Табигатьне сакларга тиешлекне һәр кеше сабый чактан ук белеп үсәргә тиеш. Шуңа күрә, балаларны кечкенәдән балалар бакчасында, мәктәпләрдә табигатьне сакларга өйрәтәләр. Балалар бакчасыннан нәниләргә һәр агачның, һәр кошның файдалылыгын, аларны кадерләп сакларга кирәклеген төшендерәләр. Ә мәктәпләрдә табигать белеме фәнен өйрәтәләр, төрле тематик чаралар үткәрәләр.
Күпме генә матур сүзләр сөйләсәм дә, аң төпкелемә табигатебез байлыкларын саклау кирәклеген салып куйсам да – тирә-ягыбыз хәле киресен искәреп тора. Урамда узып баручыларның: өлкәннәрме, кечкенәләрме теге яки бу чүп-чарны кесәләреннән яки сумкаларыннан алып юл буйларына ташлап китүләрен күреп йөрәгем әрни. Ярый, кечкенәләрне өлкәннәр өйрәтмәгәннәр, бәлки, киләчәктә өйрәнерләр дә, ә өлкәннәрне кем өйрәтмәгән? Без табигатькә мохтаҗ. Чөнки табигать - безнең яшәү чыганагы. Ул безне илһамландыра, кәефне күтәрә, безгә көч, дәрт һәм куәт биреп тора. Табигать хәтта кешеләрне берләштерә. Без аның турында һәрдаим кайгыртырга, шулай ук аны чистартырга, сакларга, ихтирам итәргә һәм хөрмәтләргә тиешбез. Әгәр дә без туган йортыбызда тыныч, имин яшәргә телибез икән, безгә табигатьне бозмаска кирәк. Табигать - безнең уртак йортыбыз.
Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас, радиациядән саклый торган скафандрлар киеп яшәвебез дә бик ихтимал. Бу инде ниндидер фантаст язучының хыялый уйдырмалары түгел, бу турыда фәннең төрле өлкәләрендәге атаклы белгечләр − биологлар, экологлар, химиклар, астрофизиклар, метеорологлар безне хәзер үк кисәтә.
Ә бит әле туган як табигате ул − калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр дә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да. Шул елгачыкларның берсе-күрше Усман авылы яныннан агучы Кыйгазы елгасы. 2006нчы елны ул елганы буып куйдылар. Әлбәттә, моңа бар да куанды, чөнки кемдер су керергә урын булды дип, кайберәүләр балык каптыру хыялы белән яши башлады. Һәм шулай булды да. Иртә яздан кара көзгә кадәр кеше өзелми буадан. Ялгыз да, парлашып та, гаиләсе белән дә, күрше төбәкләрдән дә килеп ял итүчеләр күп биредә. Ләкин буа ярлары көннән-көн пычрана гына. Ашамлык-эчемлек калдыклары каплый яр буйларын. Ниһаять, быел “Коткарырга һәм сакларга” экология акциясе үткәрелде. Ут күршеләребез Сәйтәк мәктәбе укучылары белән без дә, Нөркә мәктәбе укучылары , бу акциягә теләп кушылдык. Кыска гына вакыт эчендә бер трактор арбасы чүп җыелды. Тиңе булмаган эш башкарган шикелле барыбыз да зур горурлык хисе кичердек. Ә инде районыбыз җитәкчесе дә рәхмәт сүзләре әйткәч, түбәләребез күккә тигәндәй булды. Баксаң, бер генә авырлыгы да юк бит. Тик һәр кеше табигать кочагына килеп, үз калдыкларын җыеп кына аласы.
Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, һәрберебез, булдыра алганча, табигатьне саклыйк, һәм безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимер. "Миннән соң су басса да ярый" дигән принцип белән яшәргә ярамый. Минем фикерем шундый һәм ул шагыйрь Ә. Баянов фикерләре белән аваздаш. Ул үзенең "Сәяхәтнамә" поэмасында болай ди:
Атом кебек шартлап, үкереп түгел,
Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт.
Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,
Бакчабызның кадерен белмәсәк без,
Саклый белмәсәк.
Туган як күгендә йолдызлар
Тоныкланса бер көн нишләрмен?
Мин үскәч корыса соңгы тал,
Серемне кемнәргә сөйләрмен?
Сандугачлар бизсә бакчамнан
Ят күрсә җиремне торналар,
Нишләрмен кипсәләр күлләрем,
Корыса күкеле урманнар?
Тургайлар очмаса биектә,
Тозланса саф сулы чишмәләр,
Саекса илемдә елгалар,
Киләчәк буыннар нишләрләр?
Киләчәк буыннар язмышы турында уйланырга, үзебезнең эшләгән эшләребезгә бәя бирергә дигән максат белән кечкенә әкият яздым:
Борын-борын заманда яшәгән ике дус–Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр. Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп, Кеше Баһадир булып җитлеккән.
Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән. “Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, - дип мактанган Кеше. Табигатьнең Кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән. Ә бит үз гаебен танымау чылар да бар бит, кызганычка каршы. Моңа минем күңелем әрни, ә сүзләрем җитми. Шуңа эшемне Энҗе Авзалованың “Кояшка хат” шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Җирдә безнең өчен диеп
Үсә матур чәчәкләр.
Явыз куллар өзмәсәләр,
Шулай гел үсәчәкләр.
Урмандагы агачларны
Калдырмыйча киссәләр,
Урмансыз калган кешеләр
Киләчәктә нишләрләр.
Табигатькә һәр көн шулай
Гел зыян китерсәләр,
Сайрар кошларны да әгәр
Үтереп бетерсәләр?
Табигать бетсә әгәр дә,
Кешелек тә бит бетә,
Шуңа күрә уйлан ныклап,
Алда сине ни көтә?
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлылык
Кая киткән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең,адашырлык урманнарың, биек- биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар.Күктә кояш елмая,болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар йөри. Болар барысы да табигать.Димәк, табигать- ул безнең йортыбыз, Ватаныбыз. Табигатебезне саклыйбыз икән, Ватаныбызны саклыйбыз дигән сүз.
Предварительный просмотр:
Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы
“Башкортстан Республикасы Балтач районы муниципаль районы хакимиятенең мәгариф бүлеге” муниципаль учреждениесе
Нөркә авылының урта гомум белем бирү мәктәбе
муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе
“Нөркә авылы микротопонимнары”
(фәнни-тикшерү эше)
8нче сыйныф укучысы
Бәләгытдинов Айнурның эше
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаридонов Наил Кавый улы
Нөркә
2014
Эчтәлек
I. | Кереш.................................................................................................. | 3 | |
II. | Төп өлеш............................................................................................. | 4 | |
1. | Топонимнарны өйрәнү кирәкме?................................................ | 4 | |
2. | Авылым чишмәләре...................................................................... | 6 | |
3. | Авылыбызның күлләре ................................................................ | 7 | |
4. | Батыр Салават эзләре белән мактаулы безнең авыл.................. | 9 | |
5 | Топонимнарны төркемнәргә бүлү............................................. | 12 | |
III. | Йомгаклау........................................................................................... | 13 | |
IV. | Кулланылган әдәбият........................................................................ | 15 | |
Кереш өлеш.
Проблема һәм актуальлек. Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар тарихыннан олы тарихыбыз – туган илебез, Ватаныбыз тарихы туа. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны өйрәнү дә зур әһәмияткә ия. Шул максатны истә тотып, мин үз авылым тирәсендәге чишмә, күлләр, басулар һәм урман-каенлыкларның атамаларын, аталу тарихларын бик кызыксынып өйрәндем. Чөнки топонимик атамаларның тарихы бөтенләй өйрәнелми дәрәҗәсендә.
Ата-бабаларыбызның тапкыр, акыллы , җор телле булуына хәйран каласың. Бер генә сулык, басу я урманлыклар исемсез калмаган. Күпме исем-атама?! Кызганычка каршы, күпләренең аталу тарихы сакланмаган.
Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Нөркә авылы микротопонимнарының аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару.
Тикшерү объекты: авылыбыздагы чишмәләр, күлләр, калкулык һәм уйсулыклар, басу яланнарның атамалары һәм тарихы.
Тикшерү методлары: эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Алымнар: топонимика буенча булган фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның өлкән кешеләреннән атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; географик объектларны фотога төшерү.
Төп өлеш.
- Топонимнарны өйрәнү кирәкме?
Ай нурлары кунган келәм кебек
Алларымда Нөркә тугае.
Җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә
Авылымның чишмә- сулары.
Географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын топонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә. Микротопонимика – топонимика фәненең аерым төбәк, шул тирәлек-урын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге.
Һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар. Халык авылның кое-чишмәсенә, елга-күленә, чокыр-басуларына, урман-болыннарына бик матур исемнәр биргән.
Географик исемнәр белән без балачактан ук очрашабыз. Туган йортыбыз урнашкан авыл, урам исемнәре, авылыбызның тирә-ягындагы тау, чокыр, басу, болын, елга, күл, һәм башка географик объектларның атамалары кечкенәдән үк безне үзенә тартып тора.
Күренекле галимнәр, фән эшлеклеләре озак еллар дәвамында топонимиканы өйрәнү белән шөгыльләнәләр. Академик Гомәр Саттаровның “Туган җирем, туган авылым”, “Атамалар дөньясына сәяхәт”, профессор Фирдәүс Гарипованың “Авылларны сөям җаным-тәнем белән”, “Башкортостан авыллары тарихы” дигән китапларында авылларның килеп чыгу тарихлары, ономастика турында бай һәм кызыклы мәгълүмат бирелгән.
Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар тарихыннан олы тарихыбыз – туган илебез, Ватаныбыз тарихы туа. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия. Шул максатны истә тотып, мин үз авылым тирәсендәге чишмә, күлләр, басулар һәм урман-каенлыкларның аталу тарихларын бик кызыксынып өйрәндем.
Ата-бабаларыбызның тапкыр, акыллы , җор телле булуына хәйран каласың. Бер генә сулык, басу я урманлыклар исемсез калмаган. Күпме исем-атама?! Кызганычка каршы, күпләренең аталу тарихы сакланмаган.
Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай: алар һәр иртәдә үзенең моңлы җырын суза. Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик матур исемнәр биргәннәр: Гариф чишмәсе, Айрат чишмәсе, Баллы чишмә, Салкын чишмә, Улаклы чишмәсе. Мин кайбер чишмәнең аталу тарихын өйрәндем. Кайбер кешенең күңелендә мондый сорау туарга мөмкин: хәзерге вакытта, урамда су колонкалары тезелеп торганда, авылдагы кайбер өйләргә чишмә суы торбалар аша агып килгәндә, ул чишмәнең нинди исем белән аталуын белү безгә, яшьләргә, ни өчен кирәк соң? “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк,”-- ди халык. Димәк, без авылның үткән тарихы белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр. Нөркә авылы югалган авыллар исемлегенә кермәсен дисәк, үзебез маңкорт булырга теләмәсәк, һичшиксез, авылның тарихын, топонимикасын белү кирәк. Шушы максатны истә тотып, мин авылыбызның микротопонимикасы белән кызыксынган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган, күп еллар Нөркә авылы мәдәният йорты директоры, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе булып эшләгән Вәлиев Кадим абый белән очраштым, ул сөйләгәннәрне язып алдым. Фәнни тикшеренү эшендә клуб музеендагы микротопонимикага багышланган материаллар турында берничә ел Салават Юлаев музее җитәкчесе булып эшләгән үземнең укытучым Наил Кавый улы Фаридонов шактый кызыклы мәгълүмат бирде.
Авылым чишмәләре.
Улаклы чишмәсе.
Авылның төньягындагы Гөлбәзир тавы итәгеннән Улаклы чишмәсе агып чыга. Авылыбызга килеп төпләнгәч тә ата –бабаларыбыз бу чишмәне яхшылап чистарткан,авылыбызга якынайту максатыннан, улак куйганнар. Чишмәне карап, чистартып торганнар. Суы бик йомшак булганга, хатын-кызлар анда кер чайкаган. Моннан бик күп еллар элек ул чишмәгә кичен кояш баер алдыннан авыл кызлары су ташырга йөргәннәр. Матур киенгән, бизәкле көянтә- чиләк аскан кызлар арасыннан егетләр үзләренә тиң пар сайлап алып өйләнә торган булганнар. Чишмә яны ул- гашыйклар очрашу урыны. Бүгенге көндә дә Улаклы тирәсеннән кеше өзелми. Район авылларыннан монда җиләккә килүчеләр бик еш кунак. Суын татып, өйләренә дә төяп алалар. Кичләрен мал саклаучылар да шул тирәне хуп күрәләр. Бу чишмәгә хәтта кыш көне дә сукмак өзелми.
Гариф чишмәсе
Бу чишмә авылыбызның төньяк-көнчыгышындагы тау астыннан Кече елгага челтерәп ага. Гомер буе чишмәне Гариф абзый карап-тәрбияләп торган: суга төшүчеләргә сукмак ясаган, улагын караган. Абзый үзе исән түгел инде. Изге күңелле булганга, аның исеме халык телендә һаман яши. Соңгы вакытта аның тирә-ягын әрәмә баса. Чишмәне тазартуда Нөркә мәктәбе укучылары да актив катнашты.
Айрат чишмәсе
Әлеге чишмә Нөркә авылының йөзек кашы сыман.Ул авылыбызга олы юлдан килеп кергән җирдә урнашкан. Ул чишмә тирәсе ташландык хәлгә килгән иде, хәтта урынын да онытып баралар иде. Авылыбыз китапханәсендә эшләүче Гөлназ Шайбакова аның тирәсен җыештырып, чишмәсен тазартты, читләп алды, заманча итеп бизәде. Һәр узгынчы туктап, суын эчеп, ял итеп китә биредә. Аны мәрхүм тормыш иптәше Айрат абый истәлегенә эшләде, шуңа Айрат чишмәсе дип йөртелә башлый.
Салкын чишмә.
Безнең Нөркә авылы урманнар белән уратып алынган. Салкын чишмә – урман эчендә агучы чишмә. Куе агачлыклар эченнән агып ятканга, аның суы һәрвакыт салкын. Шуңа да аны Салкын чишмә дип йөртәләр.
Шәйхи чишмәсе.
Сап-салкын сулы чишмә авылның көньягындагы биек булмаган инеш таулыгыннан агып чыга. Бу таулыкны алмагачлар утыртып умарталык ясаганнар. Чишмәгә дә аккан урынына бәйле рәвештә исем куйганнар. Суы тәмле, тирәсе чиста. Көндәлек тормышта эчү, ризык әзерләү һәм кер чайкау өчен файдаланыла.
Нәтиҗә: алда язылган чишмәләрнең аталу тарихын тикшергәннән соң, мин аларның урын, көнкүреш, кеше исемнәренә нигезләнеп барлыкка килгәнен ачыкладым. Суларның кадерен белгән, чишмә башын чистартып, карап торган изге күңелле, эшчән авылдашларын онытмый халкым. Димәк, исемеңне мәңгеләштерү өчен, үз халкыңа хезмәт итәргә кирәк.
3. Авылыбызның күлләре.
Безнең авыл табигате үзенчәлекле, чөнки анда таулар да, урманнар да , болыннар да бар. Авылның көньягындагы болыннарда бик күп күлләр бар.
Бүлмәле күл.
Авылыбызны чыгып бер чакрым тирәсе баргач, күлләр тезелеп китә. Элек –электән халык Бөре якларына Начар авылы аша барган. Ә Начарга юл турыга безнең басу урманнар аша үткән. Ул юл Начар юлы дип атала. Менә шушы юл буенда 3 чакрым арада унсигез күл бар. Шуларның берсе- Бүлмәле күл. Күлнең исеме аның үзенчәлегенә бәйле рәвештә бирелгән. Бу күл элек-электән берничә өлештән, утраулардан торган, утрауның эчендә дә вак күлләвекләр бар. Шул утраулар хәрәкәт итеп әле бер-берсенә кушылганнар, әле тагын аерылганнар. Элек авыл халкы бирегә суга да килгән. Аның суы бик чиста, йомшак булган.
Казан күле.
Бүлмәле күл янәшәсендә Казан күле урын алган. Аңа бу исем формасына карап бирелгән. Тип-тигез басу өстен махсус уеп эшләгәннәр диярсең. Ярлары шулкадәр тигез һәм тирән итеп убылган , читенә килеп баскач үзеңне зур казан читенә менеп баскан кебек хис итәсең.
Олы күл.
Бу күл чын мәгънәсендә олы. Зурлыгы белән башка күлләрдән зуррак булуы белән генә түгел, элек-электән авылның ике көтүе өчен дә туплау урыны булып тора. Монда шундый матур табигать, көтүчеләр дә, маллар да рәхәтләнеп ял итәләр. Бу күл Нөркә халкына гына түгел, тирә-якка да яхшы таныш. Күлендә бетмәс-төкәнмәс табан балыгы күпләрне үзенә җәлеп итә. Тирәли катнаш урман. Җәен монда каен җиләге, көзләрен төрле гөмбә белән үзенә тартып тора .
Мүкле күл.
Әлеге күлнең дә исеме җисеменә туры китереп кушылган. Бу күлдән элек-электән ата-бабаларыбыз мүк ала торган булган. Бүгенге көндә дә мүге бар, тик аз калган инде. Монда мүк җиләге дә бар.
Начар юлы буйлап тагын унлап күл тезелеп китә: Исмәгыйль күле, Якты күл, Кузгалак күл, Мәхмүт күле,йомырка күл, Олы күл һ.б..
Нәтиҗә: күлләрнең атамасы аларның формасына, үзенчәлекләренә карап бирелгән . Аларны өйрәнеп без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек: топонимик атамалар төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре турында мөһим мәгълүмат бирәләр.
- Батыр Салават эзләре белән мактаулы безнең авыл.
1773-75нче еллардагы Салават восстаниесе безнең Нөркә авылында тирән эз калдыра. Биредә Салаватның соңгы иң каты бәрелешләренең берсе була. Бу алышка ул ныклап әзерләнә, монда үзенең лагерен кора, сугышчылар туплый, корал җыя. Шул вакыйгалар белән бәйле урыннар бүгенге көнгә кадәр халык күңелендә сакланган. Шуларның берсе-Лагыр елгасы.
Бу елга уйсу җирдә урнашкан, җилдән дә ышыклаган, атларны ашатып-эчертергә дә бик уңай урын. Салават
монда үзенең лагерен корып җибәрә. Елгага Лагыр исеме шуннан кушыла. Елганың көньяк яры биек кенә. Менә шул яр башында Салаватның куышы була. Шул куышта Салаватка кушылырга теләүчеләр отрядка кабул ителгән. Бу тау үзе Прием тавы дип йөртелә башлый.
Лагыр елгасы Кече елгага коя. Кече елга буйлап калкулыклар тезелеп китә. Кече елганың Кыйгазы елгасына кушылган җирдән ерак түгел Кызыл яр калкулыгы. Моннан патша гаскәрләрен күзәтү яхшы булган. Булачак алыш мәданы да уч төбендәге кебек күренеп тора. Нөркә сугышына Салаватлылар 1774 елның 22нче сентябрендә нәкъ шушы Кызыл ярдан кузгала. Үз заманы өчен бик зур бәрелеш була бу. Салават үзенең 400 яугирен югалта. Сугыш булган җирдән ерак түгел бер зират бар. Ул Шаулы зират дип йөртелә. Монда Салаватның көрәштәшләре җирләнгән. Шул вакыйгалардан соң күп еллар үткәч тә бу тирәләрдә ат кешнәгән тавышлар ишетелгән, атлы сугышчылар шәүләләре күренә иде дип сөйләгәннәр элеккеләр.
Бу сугышта Салават үзе дә яралана. Ул көнчыгышка таба чигенә. Авылны чыгып бер ике чакрым үткәч, уйсулыклар бар. Монда элек сазлык булган. Салават шуннан даими чыгып һөҗүм итеп торган, аннан икенчесенә чигенгән. Шушы уйсулыклар Аргы һәм Бирге Салават сызалары дип йөртелә.
Кече елга буендагы тагын бер калкулык Салават исеме белән бәйле. Ул- Гөлбәзир тавы. Гөлбәзир исеме белән дә төрле легендалар бар. Берсе буенча Гөлбәзир Салаватның сөйгән кызы. Шушы тау итәгенә утырып Салават Гөлбәзирен сагынып уй-хискә бирелгән, икенчесе-Гөлбәзир Нөркә кызы булган. Алар шушы тауда очраша торган булганнар. Тагын бер вариант бар. Салават Гөлбәзир исемле кызны кыз һәм әти-әнисе ризалыгыннан башка урлап китә. Уйларга бер төн вакыт бирә. Ләкин иртәнгә кыз таудан ташланган була.
Салават исеме Нөркә җирендә чын мәгънәсендә тирән эз калдырган. Димәк, Нөркә халкы аңа теләктәшлек белдергән. Бүгенге көндә Нөркәдә Салават Юлаев музее бар, Нөркә мәктәбендәге пионер дружинасы да Салават Юлаев исемен йөртә.
Безнең ата-бабаларыбыз бик тапкыр, җор телле булган. Авыл тирәсендә, басу-кырларда һәм урманнар тирәсендә төрле урыннар бар. Һәрбер урынның күңелгә ятыш үз атамасы бар. Ул атамалар буыннан- буынга күчә барган, күпләре бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән . Барысының да аталу тарихын өйрәнү, ачыклау мөмкин түгел. Шулай да кайберләрен атап китәсе килә: Таш күпер, Озын чокыр, Шарлама, Чүбәрмәк, Сарсаз, Чишмә тау, Шапый, Шәнгәрәй күпере, Кымыз яланы, Киң саз, Фәйрүз юлы, Базар юлы, Бирге, Урта һәм Аргы тарлаулар, Мулла бөресе , Кәлимулла зираты, Печмән, Тары яланы, Актүбә, Кортбакча, Нөркә төбәк, Бирге, Урта һәм Аргы Түмәлчекләр, Конзыя буе, Комтау, Сарманай, Имән яланы, Карагай асты, Урыс басуы, Таралма, Өнтау, Балта куак, Чәнечкеле куак, Үләт чокыры, Тәрҗемә юлы, Аңка асты, Чаганлы бүләк, Баланлы кул, Тирән кул, Сәйдә имәнлеге, Ялан башы, Гыйльфан зираты, Апсай, Чагыр, Әрҗә чокыры һ.б.
Елга, чокыр һәм болыннарның аталу тарихын өйрәнеп, мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем: топонимик атамалар безгә борынгы әби- бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, һөнәрләре, гореф-гадәтләре, тарихы, теле, төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре, авыл халкының этник составы, кәсебе турында мөһим мәгълүмат бирәләр. Һәрбер җирле атама – үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе икән.
Топонимнарны төркемнәргә бүлү.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, микротопонимнарның барлыкка килүләре - җәмгыятьнең һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү белән кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытылган. Авыл халкы аларга яңа исемнәр кушкан, ә күбесе исә борынгы атамалары белән аталып йөри.
Мин өйрәнгән чишмә, күлләр, елга, болынлыкларның аталу тарихын төркемнәргә бүлү нәтиҗәсендә төрлечә аталган топонимнарның булуы ачыкланды.
1. Иң күбе кеше исемнәренә нигезләнгән микротопонимнар:Айрат чишмәсе, Гариф чишмәсе, Әрис чишмәсе, Шәйхи чишмәсе, Кәлимулла зираты, Сәйдә имәнлеге, Гыйльфан зираты, Гөлбәзир һ.б.
2. Кушаматка нигезләнгән микротопонимнар: Шәнгәрәй күпере, Казанбай урамы
3. Үсемлекләр белән бәйле атама : Чәнечкеле куак, Карагай асты, Чаганлы бүләк , Баланлы кул.
Охшату – чагыштыру аша исемләнгәне: Казан күле,Балта куак, Таралма, Бүлмәле күл, Ялан башы, Актүбә
5. Хайван исеме белән бәйле атамалар: Өн тавы, Бака күле, Аккош сазы, Кортбакча.
6. Урнашкан урынына бәйле атамалар: Салкын чишмә , Имән яланы, Карагай асты.
7. Ниндидер вакыйгага бәйле атамалар: Лагыр, Прием тавы, Кызыл яр, Шаулы зират, Аргы һәм бирге Салават сызалары.
Йомгаклау.
Тикшерү эшен йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килдем: топонимик атамалар – халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәрләре, үзенчәлекле мирасы. Танылган язучы К. Паустовский бик дөрес бәя биргән: ”Урын-җир исемнәре - халыкның үз илен шагыйранә бизәве ул. Аларда халыкның холкы, тарихы, һәвәскәрлеге һәм көнкүреш үзенчәлекләре чагылыш тапкан”.
Топонимик атамалар минем күңелемә балачагымның якты, кире кайтмас истәлеге булып кереп калдылар. Алга таба да үз авылымның, күрше авылларның, районымның топонимикасын өйрәнүне дәвам итәрмен дип уйлыйм, чөнки бу - бик кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы шөгыль. Топонимик атамаларның аталу тарихын тикшерү – туган якның тарихын өйрәнү дигән сүз. Ә туган якны төрле яктан өйрәнеп, без үзебезнең тамырларыбызны беләбез, туган якны тагын да ныграк яратачакбыз.
Авылыбызга багышлап иҗат ителгән шигырьләрдә дә микротопонимнар киң чагылыш таба. Шуларның берсе Шайбакова Гөлшат иҗат иткән шигырь
Туган ягым-гөлләр иле.
Авылымны бик яратам,
Яратам урманнарын,
Кырларын, тугайларын,
Бөдрә таллы Лагырын;
Гөлбәзирен, Сарсазын,
Җырга тиң Улаклысын,
Соклангыч Казан күлен,
Мул сулы Бүлмәлесен.
Мәңге горур Таралмасын,
Искиткеч Аккош күлен,
Гөрләп үткән Сабан туен,
Җиләк тулы тауларын.
Яратам мин язын, көзен,
Ак тунлы салкын кышын.
Ачык йөзле, уңган халкын,
Кояшын һәм һавасын.
Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган төбәгебезнең тарихын җентекләп өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.
Файдаланылган әдәбият
1. Гарипова Ф. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. – Казан:Тат. кит. нәшр., 1994
2. Зарипов Р.С. Үткәннәр эзеннән.// Мәгариф.-- 1998.- №7.
3. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992.
4. Саттаров Г.Ф. Туган җирем, туган авылым.// Мәгариф. –1996.--№11.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Теманың актуальлеге . Топонимик атамаларның тарихы бөтенләй өйрәнелми дәрәҗәсендә. Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар тарихыннан олы тарихыбыз – туган илебез, Ватаныбыз тарихы туа. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны өйрәнү зур әһәмияткә ия. Шул максатны истә тотып, мин үз авылым тирәсендәге чишмә, күлләр, басулар һәм урман-каенлыкларның аталу тарихларын бик кызыксынып өйрәндем.
Эшнең максаты : төрле чыганаклар аша Нөркә авылы микротопонимнарының аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару . Географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын топонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә. Микротопонимика – топонимика фәненең аерым төбәкнең географик атамалары җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге. .
Ата-бабаларыбызның тапкыр, акыллы , җор телле булуына хәйран каласың. Бер генә сулык, басу я урманлыклар исемсез калмаган. Күпме исем-атама?! Кызганычка каршы, күпләренең аталу тарихы сакланмаган.
Ай нурлары кунган келәм кебек Алларымда Нөркә тугае. Җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә Авылымның чишмә сулары.
Бүлмәле күл Олы күл
Якты күл Мүкле күл
Лагыр елгасы
Прием тавы
Бирге һәм аргы Салават сызалары
Гөлбәзир тавы
Чишмәләр
Туган ягым-гөлләр иле Авылымны бик яратам, Яратам урманнарын, Кырларын, тугайларын, Бөдрә таллы Лагырын; Гөлбәзирен, Сарсазын, Җырга тиң Улаклысын, Соклангыч Казан күлен, Мул сулы Бүлмәлесен. Мәңге горур Таралмасын, Искиткеч Аккош күлен, Гөрләп үткән Сабан туен, Җиләк тулы тауларын. Яратам мин язын, көзен, Ак тунлы салкын кышын. Ачык йөзле, уңган халкын, Кояшын һәм һавасын.
Топонимнарны төркемнәргә бүлү 1. Иң күбе кеше исемнәренә нигезләнгән микротопонимнар : Айрат чишмәсе, Гариф чишмәсе, Әрис чишмәсе, Шәйхи чишмәсе, Кәлимулла зираты, Сәйдә имәнлеге, Гыйльфан зираты, Гөлбәзир һ.б. 2. Кушаматка нигезләнгән микротопонимнар : Шәнгәрәй күпере, Казанбай урамы 3. Үсемлекләр белән бәйле атама : Чәнечкеле куак , Карагай асты, Чаганлы бүләк , Баланлы кул
4. Охшату – чагыштыру аша исемләнгәне : Казан күле , Балта куак, Таралма , Бүлмәле күл, Ялан башы, Актүбә 5. Хайван исеме белән бәйле атамалар : Өн тавы , Бака күле , Аккош сазы , Кортбакча 6. Урнашкан урынына бәйле атамалар : Салкын чи шмә , Имән яланы, Карагай асты 7. Ниндидер вакыйгага бәйле атамалар : Лагыр, Прием тавы, Кызыл яр, Шаулы зират, Аргы һәм бирге Салават сызалары
Йомгаклау Топонимик атамалар – халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәрләре , үзенчәлекле мирасы . Танылган язучы Константин Паустовский бик дөрес бәя биргән : ” Урын-җир исемнәре - халыкның үз илен шагыйранә бизәве ул. Аларда халыкның холкы , тарихы , һәвәскәрлеге һәм көнкүреш үзенчәлекләре чагылыш тапкан ”.
Иг ъ тибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Предварительный просмотр:
Илhам чишмәсе.
Әгәр иртән торып күрсәм,
Таңның балкып атканын,
Кошларның, моңга бирелеп,
Җырлар иҗат иткәнен;
Тугайларны hәм басуны
Күмеп чәчкә атканын,
Шаян hәм тук малкайларның
Болын буйлап чапканын,
Бер чәчкәдән икенчегә
Очкан күбәләкләрне,
Шау-гөр килеп, ераклардан,
Ташып аккан елганы;
Пошиларның су эчүен
Салкын hәм киң чишмәдә,
Чиләкләрен су тутырып
Алган яшь кызларны да,-
Шулчак күңлем рәхәтләнә,
Җаным ләззәткә чума.
Йөрәгемдә дәрт hәм бәхет
Чаткысы зур ут ала.
Зайдуллин Руслан
Яшә, Балтач !
Мин бик бәхетле баламын,
Балтачлы булганыма.
Шунда туып, шунда үсеп,
Шунда яшәгәнемә.
Иркен күктә мин бөркеттәй,
Балтачымда азатлы.
Назлы кояш кебек якты
Булган өчен рәхмәтле.
Табигатькә ямьнәр өстәп,
Умырзаялар калка.
Язгы саф чәчәкләр сыман
Зур-иркен өйләр арта.
Шау-гөр елга аккан сыман,
Балалар күңел ача.
Моны күргән hәрбер кеше
Бәхет иленә чума.
Балтачымда бүген бәйрәм-
85 яше тула.
Халкы уңган,тормыш гөрли,
Җире чәчәккә чума.
Тагын яшә,син,Балтачым,
Озак, йөз, юк, мең буат!
Туган җиремә шатлык,
Дөньяга гел нур тарат!
Зайдуллин Руслан
Башкортстан
Күпме гасыр тарихы бар
Туган илемнең.
Күпме асыл затлары бар
Җан төягемнең.
Мәңге яшә, Башкортстан,
Илем-илкәем.
Йөрәгемнең асыл җыры
Сиңа җиркәем.
Куе урман, салкын чишмә
һәм зәңгәр күге.
Туган ягым-Башкортстан,
Син җирем күрке.
Куанамын, Башкортстан,
Синдә туганга.
Тамырларым рухы белән
Сугарылганга.
Шатланамын, дан җырлыймын
Туган илемә.
Башкортстаным-Ватаным,
Син мәңге яшә!
Нургалиева Эльвина
