Эш программалары

Фаридонов Наиль Кавый улы

Татар мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары үрнәкләрен Сез биредә таба аласыз

Скачать:


Предварительный просмотр:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

        Эш пограммасы  татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына, “Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа”сына нигезләнеп төзелде.

            Ана теле укытуның икенче баскычы 5 – 9 нчы сыйныфларга туры килә. Моның төп максаты – беренчедән, беренче баскычта күрсәтелгән максатка ирешүне тагын да камилләштерү, ягъни укучыларның тулы грамоталылыгына ирешү, әйтмә һәм язма тел культурсын күтәрү; икенчедән, татар теле фәне нигезендә эзлекле белем бирү. Болар барысы да укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләрлек итеп гамәлгә куелырга тиеш.

        Татар мәктәпләренең 5-9 нчы сыйныфларында татар теле укытуның тагын бер әһәмиятле максаты- балаларга татар теле фәне буенча эзлекле белем бирү. Бу бер үк вакытта телне гамәли куллану культурасын булдыруга ныклы нигез булып санала, милли горурлык тәрбияләү, тел аркылы үз халкыңның тарихын, гореф – гадәтләрен, психологиясен тирәнрәк үзләштерү юлы булып тора

        Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен әдәбият дәресләре белән тыгыз бәйләп бару сорала. Бары шунда гына укучылар сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлеген, “тәмен”дөрес тоя алачаклар.

        Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 7 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге Л.Г.Хәбипов- Татар теле, 7 нче  сыйныф.-Уфа: Китап, 2007 һәм “Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га,2010   нигезләнеп төзелгән тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып әзерләнде. 7 нче сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында, программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә. Шуны да истә тотарга кирәк:  мәктәпләрдә үтелә торган һәр фәннең         һәр дәресе укучының бәйләнешле сөйләмен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш.

ФӘНГӘ ГОМУМИ ХАРАКТЕРИСТИКА.



         1994 нче елның 20 нче июлендә Югары Совет телләр турындагы Законны гамәлгә кую юлларын ачык билгеләгән махсус программа кабул итте. .
Татарча сөйләшә белә торган балаларга татар теле ана теле буларак укытыла. Бу үзе өч баскычтан тора: башлангыч мәктәптә, 5-9 нчы
, 10 - 11нче сыйныфларда укыту.
Ана теле укытуның икенче баскычы 5 - 9 нчы сыйныфларга туры килә. Моның төп максаты - беренчедән, беренче баскычта күрсәтелгән максатка ирешүне тагын да камилләштерү, ягъни укучыларның тулы грамоталылыгына ирешү, әйтмә һәм язма тел культурсын күтәрү; икенчедән, татар теле фәне нигезендә эзлекле белем бирү. Болар барысы да укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләрлек итеп гамәлгә куелырга тиеш.
           10-11 нче сыйныфларда ана теле дәресләрендә белемнәр тагын да тирәнәйтелергә, шуның белән бергә ана телен гамәли куллану күнекмәләре дә бирелергә тиеш. Ләкин бу сыйныфларда татар теле өйрәнелми.
          Мәктәпләрнең 5-9 нчы сыйныфларында татар теле укытуның тагын бер әһәмиятле максаты -балаларга татар теле фәне буенча эзлекле белем бирү. Бу бер үк вакытта телне гамәли куллану культурасын булдыруга ныклы нигез булып санала, милли горурлык тәрбияләү, тел аркылы үз халкыңның тарихын, гореф - гадәтләрен, психологиясен тирәнрәк үзләштерү юлы булып тора

Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен әдәбият дәресләре белән тыгыз бәйләп бару сорала. Бары шунда гына укучылар сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлеген, "тәмен"дөрес тоя алачаклар.

УКУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УРЫНЫ

Тематик план, программа материалын 67 сәгатькә бүлеп, атнага 2 сәгать хисабыннан төзелде.


ПРОГРАММАНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ.

Төп темалар

67

Белем һәм күнекмәләр

1

Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре

5

               Сүзтезмә, җөмлә турында белешмә бирү, аларны аера.. Җөмләләрне дөрес интонация белән уку, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес кую. Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдә аеру, алардан тиешенчә файдалану.

2

Ике составлы җөмлә-ләр

22

Ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне саклау, сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренеше. Җөмлә кисәкләрен танып белү

3

Җөмләнең модаль кисәкләре

4

Эндәш Һәм кереш сүзләрне дөрес интонация белән уку, алардан тиешенчә файдалану, аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую

4

Җөмләдә сүз тәртибе

2

Җөмләдә сүз тәртибен дөрес куллану. Логик басымны дөрес кую

5

Җөмләнең аерымланган кисәкләре

5

Җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели алу, аларны дөрес укый һәм тиешле тыныш билгеләрен куя белү

6

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

5

Тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән уку, тыныш билгеләрен дөрес кую

7

Тулы һәм ким җөмләләр

2

Сөйләмдә, бигрәк тә аның диалог төрендә, ким җөмләләрне куллана белү. Диалогта сөйләмнең мәгънәсен төгәл аңлауга ирешү

8

Бер составлы җөмләләр

3

Сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы куллана белү

9

Ымлык һәм аваз ияртемнәре янында тыныш билгеләре

1

Җөмләнең төрле урыннарында килгәнымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файдалану һәм тиешле интонация белән уку

10

БСҮ

9

Инша Һәм изложениеләр

11

Диктантлар

6

12

Үткәннәрне кабатлау

3

7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР.

Ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади җөмләләр (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре булган җөмләләр һ.б.) төзү, аларны сөйләмдә файдалану, дөрес интонация белән уку, гади җөмлә синтаксисында өйрәнелгән тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

әдәби образларга, сыйфатлама элементларын кертеп, характеристика яза белү, әсәргә телдән яки язма бәя бирү;

эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза язу.

УКЫТУ – МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫ

          Программа. Казан, “Мәгариф”, 2010.  Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программма

        Дәреслек.- Л.Г.Хәбипов, Татар теле, 7 нче  сыйныф.-Уфа: Китап,2011.

         

          Өстәмәләр.

Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.

Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005

Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006

Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999

Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007

Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008

Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В Максимов.-Казан: Мәгариф,2004



Предварительный просмотр:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

    Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1. Мәгариф турында Россия Федерациясенең Законы(Закон «Об образовании в  Российской Федерации»)
2.“Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк  программалар”, 1-11 нче сыйныфлар.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан : 2011. Программа федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән.

3. Нөркә урта мәктәбенең 2016-2017 нче уку елына укыту планы

4. Дәреслек: Татар теле ,9 нчы сыйныф. И.С Насипов. Уфа. Китап.2009.



ФӘНГӘ ГОМУМИ ХАРАКТЕРИСТИКА

1994 нче елның 20 нче июлендә Югары Совет телләр турындагы Законны гамәлгә кую юлларын ачык билгеләгән махсус программа кабул итте.

Татарча сөйләшә белә торган балаларга татар теле ана теле буларак укытыла. Бу үзе өч баскычтан тора: башлангыч мәктәптә, 5-9 нчы, 10 - 11нче сыйныфларда укыту.

Ана теле укытуның икенче баскычы 5 - 9 нчы сыйныфларга туры килә. Моның төп максаты - беренчедән, беренче баскычта күрсәтелгән максатка ирешүне тагын да камилләштерү, ягъни укучыларның тулы грамоталылыгына ирешү, әйтмә һәм язма тел культурсын күтәрү; икенчедән, татар теле фәне нигезендә эзлекле белем бирү. Болар барысы да укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләрлек итеп гамәлгә куелырга тиеш.

10-11 нче сыйныфларда ана теле дәресләрендә белемнәр тагын да тирәнәйтелергә, шуның белән бергә ана телен гамәли куллану күнекмәләре дә бирелергә тиеш. Ләкин бу сыйныфларда татар теле өйрәнелми.

Мәктәпләрнең 5-9 нчы сыйныфларында татар теле укытуның тагын бер әһәмиятле максаты -балаларга татар теле фәне буенча эзлекле белем бирү. Бу бер үк вакытта телне гамәли куллану культурасын булдыруга ныклы нигез булып санала, милли горурлык тәрбияләү, тел аркылы үз халкыңның тарихын, гореф - гадәтләрен, психологиясен тирәнрәк үзләштерү юлы булып тора.

Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен әдәбият дәресләре белән тыгыз бәйләп бару сорала. Бары шунда гына укучылар сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлеген, "тәмен"дөрес тоя алачаклар.


УКУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УРЫНЫ


9нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге (И.С Насипов- Татар теле, 9 нчы сыйныф.-Уфа: Китап 2009 , "Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа"га нигезләнеп төзелгән тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып әзерләнде. 9 нчы сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында, программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә. Шуны да истә тотарга кирәк:  мәктәпләрдә үтелә торган һәр фәннең һәр дәресе укучының бәйләнешле сөйләмен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш.

Тематик план, программа материалын 34 сәгатькә бүлеп, атнага 1 сәгать хисабыннан төзелде.

ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ.

                           

5-8 нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп  кабатлау (12 сәг.)

                    Фонетика, орфоэпия һәм форфография. (1сәг).

 Сузык һәм тартык авазларны дөрес итеп әйтү һәм язуда күрсәтү.(1с)

-авазларны сүздәге тәртиптә ишетеп таный белү һәм аларны сөйләменә эчтәлегенә зыян китермәслек итеп әйтүне ныгыту;

-басымысыз сузыкларны үзгәртмичә әйтүне кабатлау;

-озын һәм кыска сузыкларны, сүз авазындагы яңгырау тартыкларны ачык әйтүләрен кабатлау;

-тартык авазларны палатализацияләмәүне искә төшерү;

-сүзләрне дөрес басмым белән үзләштерү;

- җөмләләрне синтагмаларга  дөрес бүлү;

Лексискология. Сүз, сүзлек составы. Сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләре. Синоним,омоним, антоним сүзләр. Фразелогия. (3 сәг).

 Сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен искә төшереп гомумиләштерү. Шушы уңай белән морфология һәм синтаксисның кайбер категорияләрен искә төшерү.  Тел материалларын анализлауның комплекслы, ягъни лексик, морфологик һәм синтаксик булуларын да искә төшерү. Телнең сүзлек составы турындагы мәгълүмат искә төшереү. Биредә шулай ук сүзлек составының төп катламнары турындагы белемнәрне системага салу, гомумиләштерү.Фразеологизмнарның, гомуми кулланыштагы сүзләрнең, профессионализм, неологизм, диалектизм, архаизм һәм алынмаларның нәрсә булуларын истә калдыру күз алдында тоту. Лексик берәмлекләрне туплау, мәгънәләренә аңлатма бирү-лексикография. Сүзлекләрнең төрләре белән таныштыру.

Сүз ясалышы (1 сәг)

Сүзләрнең ясалыш юллары һәм төзелеше (составы) тармагын өйрәнү, кайбер мәгълүматлар бирү һәм шуларны алынган белемнәр белән гомумиләштереп кабатлау.

Морфология (4 сәг).

 Сүзләрне төркемнәргә бүлү һәм сүз төркемнәренең грамматик категорияләрен өйрәнү. Орфографиядә морфологиягә карый торган төрләндергеч кушымчаларның һәм сүз ясалышына карый торган ясагыч кушымчаларның дөрес язылышын өйрәнү. Кушымчалар, аларның җөмлә төзүдәге роле. Кушымчаларның язылышы.

Синтаксис һәм тыныш билгеләре (1 сәг).

 Синтаксик берәмлекләр. Сүзләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнеш. Бәйләнеш чаралары, аларның төп үзенчәлекләре.

Гади җөмлә төрләре. Кушма җөмлә төрләре (2 сәг).

Җөмләләрдә тыныш билгеләре -(6 сәг)

 Гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен  кабатлау.

 Стилистика һәм сөйләм культурасы (4 сәг)

 Әдәби тел һәм аның стильләре. Язма һәм сөйләмә стиль. Функциональ стильләр: матур әдәбият стиле һәм аның лексик, грамматик үзенчәлекләре; көндәлек матбугат стиле һәм аның үзенчәлекләре; фәнни стиль  һәм аның үстерү өчен кирәкле шартлар; эш кәгазьләренә хас үзенчәлекләр; эпистоляр стиль һәм аның телебез тарихында тоткан урыны.

          Сөйләмдә синонимнарны куллану (1 сәг).

 Грамматик синонимнар һәм аларның төрләре: морфологик һәм синтаксик синонимнар. Морфологик синонимнарны сөйләмдә куллану үзенчәлекләре.  Синтаксик синонимнарның үз эчендәге төрләре: сүзтезмәләрнең синонимлыгы, җөмлә кисәкләрен синонимик куллану, бер һәм ике составлы җөмләләрнең синонимлыгы, фигыль юнәлешләре белән бәйле синонимлык (актив һәм пассив төзелмәләр синонимлыгы), туры һәм кыек сөйләми синонимлыгы. Аналитик һәм синтентик иярчен кисәк һәм яирчен җөмлә синонимлыгы, тезмә кушма җөмләләрне синонимик куллану. Төрле стильләрне аера, алардан файдалана белү. Грамматик синонимнарны тану һәм аларны үзгәртеп куллана белү. Сөйләмгә куела торган таләпләр: -сөйләм төгәл;- сөйләм аңлаешлы;-сөйләм саф; -сөйләм җыйнак; -сөйләм аһәңле булсын.

Тел турындагы гомуми мәгълүмат (1 сәг)

 Телнең иҗтимагый әһәмияте. (2 сәг).

 Тел гыйлеменең әһәмияте һәм төп бүлекләре (2 сәг).

Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Татар әдәби теле нормаларының борынгыдан  ук үсеп килеше. Милли  татар әдәби теле формалашу. Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре. Ике теллелек. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланышын тәэмин итү юлларын белү, димәк, “Тел Законы”н тормышка ашыру юлларын үзләштерү. Тел гыйлеменең башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү.


9 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.
Башлангыч һәм 5-8нче сыйныфларда өйрәнелгән осталык һәм күнекмәләрнең һәммәсе дә 9нчы сыйныф укучылары өчен зарури,шулар янына түбәндәгеләр дә таләп ителә:

-сөйләмә һәм язма формада сочинениеләрне,сөйләмнең төрле төрләренә туры китереп ,төрле жанрда язу.

-аларны тулыландыру һәм стилистик яктан шомарту;

- әсәр яки аның бер өлеше нигезендә конспект төзү,тезислар әзерләү.Аерым бер кешегә(үзенең сыйныфташың да булырга мөмкин ) характеристика язу;

-эш кәгазьләреннән хат ,белешмә,мәкалә,расписка,акт,гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.


9 нчы сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомуми күнекмәләр.


Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлеше.


Китап,өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү.


Фикерләү белән бәйле күнекмәләр.


Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше.


1.Укытучы тәкъдимнәре нигезендә өстәмә уку һәм үзлегеңнән белем алу эшчәнлеген планлаштыра алу.

2.Аларны үтәү өчен иң рациональ юлларны сайлый белү.

3.Эшчәнлеккә үзконтроль һәм үзбәя куя белү.

4.Төркемләп эшләгәндә уку хезмәтен җитәкләргә өйрәнү,күмәк танып- белү эшчәнлегендә актив катнашу.

5.Предмет буенча төбәкара оештырылган олимпидаларда актив катнашу.


1.Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

2.Тиз уку алымнарын үзләштерү,дәрестә барлык төрләрен ирекле куллану.Текста мәгълүмат алу техникасын камилләштерүне дәвам итү.

3.Хөкүмәт документларын кулланырга өйрәнү,теоретик белем нигезендә фәнара бәйләнешләр урнаштыру.
4.Яңгыраган текстның төзелешен ,мәгънәви берәмлекләрен билгели белү.Аны төрле формаларда (план,тезис,конспект,таб лица,график һ.б.)язып бара белү.Үз һәм чит сөйләмгә тәнкыйть күзлегеннән бәя бирә белү.


1.Мөстәкыйль эшчәнлеккә уку мәсьәләсен куя белү.Максат ,бурычларны билгеләп,эзләнү характерындагы кечкенә күләмдәге фәнни хезмәтләр язу.

2.Филологик юнәлешле классларда проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында эзләнү,өлешчә эзләнү,тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру.

3.Логик алымнардан анализ,синтез,гомумиләштерү,системалаштыру һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

4. Грамматик анализ төрләрен камилләштерү:

__мәктәп программасы күләмендә тулы грамматик анализ ясый белү(сүз төзелеше,ясалышы ягыннан фонетик, лексик, морфологик,син таксик, пунктуацион һәм стилистик анализлар).


1. Телдән сөйләм:

фикерне куелган логикасында үстерә белү; күмәк фикер алышуга кушылу;дәлилләү формасын кулланып фәнни мәгьлүматларга таянып чыгышлар һәм докладлар ясау.

  1. Язма сөйләм:

 барлык язма эш төрләреннән цитата,изложение,сочинение,план, тезис,конспект,бәяләмә, белдерү,беркетмә, гариза.тәрҗемәи хәл кебек формаларны куллана белү;


сүзлек диктанты- 35-40 сүз;

контроль диктант- 140-150сүз;

катлаулы план буенча изложение язу:

-уку елы башында- 450-475сүзле текст (язманың күләме-220-240 сүз);

-уку елы ахырында- 475-500 сүзле текст (язманың күләме- 240-250 сүз

 УКУ-УКЫТУ ӘСБАПЛАРЫ БЕЛӘН ТӘЭМИНАТ

1“Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа”5-11 нче сыйныфлар, Казан : Мәгариф ,2010 ел.

2. “Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк  программалар”1-11 нче сыйныфлар.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан : Татарстан китап нәшрияты 2011. Программа федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән

3. Дәреслек: Татар теле ,9 нчы сыйныф. И.С Насипов. Уфа.Китап.2009.

4.”Күнегүләр җыентыгы” Уфа.Китап.2006.

5.Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр 8-9, “Мәгариф” нәшрияты 2005

6.Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006




Предварительный просмотр:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Методик ярдәмлекләр: 

Хөснетдинова Л.К. 9 нчы сыйныфта әдәбият укыту: укытучылар өчен кулланма. – Яр Чаллы, 2006.

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.

9 нчы сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү дәресләренә генә карый: ул бер дәрескә арттырылды. Аның өчен йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү дәресләреннән бер сәгать алынды. Дәресләрдә “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабын куллану, Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла.

9-11 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.
  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын  анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.
  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

Бурычлар

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.
  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.
  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.
  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.
  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.
  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.
  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.
  11. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.
  12. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.

Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр

  1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.
  2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.
  3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.
  4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.
  5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.
  6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).
  7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

  1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.
  2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.
  3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.
  4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.
  5. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.
  6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

Дәрес барышында бирелә торган төп әдәби –тарихи мәгълүматлар

      Тормышны танып белүнең бер формасы һәм  кеше рухи дөньясының байлыгын, күптөрлелеген чагылдыручы буларак матур әдәбият.Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз сәнгате(әхлаклылык, миһербанлылык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру)

            Матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны.Татар әдәбиятының милли үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңалык. Татар әдәбияты мөрәҗәгать иткән тема- мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре.

           Әдәбиятның формалашуы, шартлары, сәбәпләре.Әдәбиятның чорларга бүлүнең закончалыклары.Әдәбиятның үсешендә тотрыклы сыйфатлар- традицияләр саклану; үсеш –яңарыш, новаторлык.Әдәбиятны алга үстерүче сәбәпләр.

Халык авыз иҗаты.

          Халыкның милли рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Халык  иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклор ның төп жанрлары: әкиятләр, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, җырлар, бәетләр, риваятьләр, легендалар, дастаннар.

Борынгы һәм Урта гасыр  татар әдәбияты.

        Борынгы һәм Урта гасыр  татар әдәбиятының мифологиягә һәм халык авыз иҗатына нигезләнүе.Ислам дине идеологиясе белән сугарылуы. Шәрык   әдәбиятлары йогынтысы. Күчмә сюжетлар. Әсәрләрнең тематик төрлелеге һәм проблематикасы:гадел хөкемдар, кеше һәм Алла, шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте, илаһи мәхәббәт һәм җир мәхәббәте, гаделлек, миһербанлылык, сабырлык. Әдәбиятта  дини- әхлакый, суфыйчыл һәм дөньяви карашларның үрелеп баруы. Жанрлар  төрлелеге.

19 нчы йөз әдәбияты.

         Бер яктан, урта гасыр әдәбияты традицияләренә  нигезләнүе, икенче яктан, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле яңа  сыйфатлар белән баюы: реализм юлына чыгу, яңа төрләр, жанрлар барлыкка килү, сурәтләүнең яңа алым-чараларына мөрәҗәгать итү. Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының үзенчәлекләре. Һәртөр искелеккә каршы көрәшеп, идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятның чынбарлык проблемаларына  мөрәҗәгать итүе. Яңа заман сүз сәнгатенә нигез салыну. Әдәбиятның  мәгариф һәм мәдәният үсеше белән бәйләнеше. Жанрлар үсеше, иҗат методларының (юнәлешләренең) ачыклана баруы. Прозаның мөстәкыйль төр булып фармалашуы. Драматургиянең беренче үрнәкләре.    

Төп әдәби –теоретик төшенчәләр.

        Сүз сәнгате буларак әдәбият.Язма әдәбият һәм фольклор. Халык авыз иҗаты жанрлары. Әдәби төрләр һәм жанрлар. Образлар системасы. Автор образы, хикәяләүче образы, лирик герой.

        Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет элементлары,конфликт. Әдәби  әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпетит, метафора, гипербола, метонимия, символ,  аллегория,җанландыру. Пейзаж .Портрет. Юмор һәм сатира.

        Шигырь  төзелеше: ритм,рифма,строфа.

            Әдәбият тарихы. Әдәби процесс. Әдәби  юнәлешләр һәм агымнар. Матур әдәбиятта гомумкешелек кыйммәтләре һәм әсәрнең милли үзенчәлеге.  

                     Уку елы башына укучыларның гомумбелем һәм фән буенча белем күнекмәләренә характеристика.

         9 сыйныфта   11 укучы. Шуларның бишесе “5”легә ,алтысы  “4”легә укый.  Класста татар телендә төрле темалар буенча иркен аралашучы ун укучы,  диалогик сөйләм оештыра белүче унбер укучы бар. Укучылар китаплар укырга, аларның эчтәлекләре буенча фикер алышырга яраталар. Сигез укучы    бирелгән сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирә, әсәрләрдәге образларга характеристика бирә ала.   Укучыларның күбесенең язма эшләре уңай бәяләнә.  Гомәрева Инзилә,Давлетшин Динар,Сәләхова Фирүзә белән бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшлисе бар.  Аларның язма эшләре күбесенчә “3”  ле билгесенә  бәяләнә, йөгерек уку өстендә дә эш алып бару сорала. Шул максаттан чыгып, эш программасына сәнгатьле уку, телдән һәм язмача  иҗади эш дәресләре керттем. Әдәбият дәресләрендә  бүгенге көн татар әдәбияты белән якыннан таныштыру, әдәби әсәрләр укуга кызыксыну хисе тәрбияләүне күздә тотып, укучыларны туган як әдипләре иҗаты белән дә таныштыруны максат итеп куйдым.

                                                        

Уку курсы темаларының эчтәлеге

Кереш(1сәг.)

  Төрки-татар әдәбиятының чыганаклары (4 сәг)

-Татар әдәбиятының халык авыз иҗаты һәм мифология белән бәйләнеше. Фольклордан килә торган аваз-мотивлар һәм сәнгатьлек ысул-чаралары, алымнары.

-Рун  язулы истәлекләр. “Орхон-Енисей” язмалары”нда алга таба әдәбиятта үстерелеш  тапкан фикер-мотивларның чагылыш.

-Уйгур язулы истәлекләр.

Болгар чоры әдәбияты (4 сәг)

- Идел-Кама буендагы Болгар дәүләте. Анда мәдәниятнең чәчәк ату үзенчәлекләре. Әдәбият һәм сәнгатьнең югары сыйфатын дәлилләгән фактлар.

- Урта гасырлар әдәбиятында дастан жанры. Иҗатта традицияләр һәм яңалык.

Алтын Урда чоры әдәбияты (4 сәг)

 -XIIIйөз урталарыннан алып XV йөз башына кадәр дәвердә болгар-татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгатенең торышы турында кыскача мәгълүмат бирү. Бу чор әдәбиятында иҗтимагый тормышның, сәяси һәм икътисади хәлләрнең чагылышы. Төп мотивлар һәм геройлар.

- Дидактик  әдәбият турында төшенчә. Поэтик тәрҗемә, аның милли әдәбияты үстерүдәге роле.

-Әдәби багланышлар. Жанр төре һәм жанр формасы буларак газәл, касыйдә. Шигырьләрдә рифма үлчәүләре турында мәгълүматлар. -БДИ га хәзерлек.  

Казан ханлыгы чоры әдәбияты (3 сәг)

 -Казан ханлыгында әдәбиятның үсеше, аңарда иҗтимагый һәм сәяси хәлләрнең чагылу дәрәҗәсе.

-Сүз һәм графика сәнгатенең үзенчәлекле чагылышы буларак кабер ташлары (эпитафия). Легенда һәм риваятьләр. Аларда җәмгыять тормышының кайбер якларыгәүдәләнү һәм бу чор  кешесенең рухи дөньясы чагылу үзенчәлекләре.

-Лирик герой турында төшенчәне киңәйтү.

-БДИга хәзерлек. Тест.

XVII йөздә әдәбият (3 сәг)

-Бу чор илдәге иҗтимагый-сәяси шартларның татар әдәбиятында үзенчәлекле чагылышы.

-Татар милләтенең хәле: милли дәүләтчелек бетү, татар халкының колониаль коллыкка эләгүе. Моның мәдәнияткә, әдәбиятка тәэсире. әдәбиятта татар халкының азатлык көрәше чагылу, мондый әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

-Шигырь төзелеше турында урта сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү һәм тагын да тулырак мәгълүмат бирү.

-Поэзиядә стилистик фигураларның урыны һәм роле.

БДИга хәзерлек. Тест.

XVIII йөздә әдәбият.  Йомгак (5 сәг)

 

-Бу чор - татар әдәбиятында халыкның иҗтимагый-икътисадый хәле чагылу дәрәҗәсе, әдәбиятның халык тормышына якыная баруы. Азатлык дәрәҗәсе, әдәбиятның халык тормышына якыная баруы. Азатлык көрәшләрен сыфатлаган әсәрләр.

-Сүз сәнгатенең үзенчәлекле гәүдәленше буларак Батырша хатлары. Пугачев хәрәкәтнең халык авыз иҗатында һәм язма әдәбиятта чагылуы.

XIX йөзнең беренче яртысында әдәбият.(3 сәг)

-XIX гасырдагы татар әдәбиятына кыскача бәяләмә-кереш. Татар әдәбияты һәм милләт тарихы. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән фактлар. (Казанда университет һәм типографияләр ачылу). Татарларның Россия һәм Европа эшләренә күбрәк катнашуы.1812 елгы Ватан сугышында активлыклары. Декабристлар хәрәкәтендә татарлар. Милли тормышка торган саен ныграк тәэсир иткән европалашуның сүз сәнгатендә чагылуы. Бу чор әдәбиятында ике баскыч.

-Татар поэзиясенә һәм сәнгатьле фикерләү рәвешенә шагыйрьләр керткән яңалыклар.

Габделҗаббар Кандалый (3 сәг)

  -Язучының  тормыш юлы. Кандалыйның шәхес буларак үзенчәлекләре, сыйфатлары.

-Беренче әдәби әсәрләре.

-Кандалыйның беренче шигырьләрендә уздырылган фикерләрдә хөрлекне яклау авазлары. Искелеккә, фанатизмга каршы булу.

- Г.Кандалыйның  алга таба иҗатында дөньяви мәхәббәтнең төп темага әверелүе. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрьнең әдәби традицияләргә

XIX йөзнең икенче яртысында әдәбият

( Яңа әдәбиятка күчеш чоры) (1 сәгать)

-XIX гасырның икенче яртысында, бигрәк тә соңгы чирегендә татарлар арасында иҗтимагый хәрәкәтнең җанлануы, моңар аерым гыйльми җәмгыятьләрнең, башка халыкларның алдынгы карашлы галимнәрнең йогынтысы.

-И.Гаспралы турында мәгълүмат бирү. Көнчыгыштан килә торган  алдынгы карашлар һәм фәлсәфи тәгълиматлар тәэсире.

-Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы. Реализмның ныгый башлавы. Мәгърифәтчелек реализмы формалашу. Аның төп билгеләре һәм сыйфат үзенчәлекләре. Әдәбиятта чагылган гомумкешелек кыймммәтләренең реаль эчтәлек ала баруы. Мәгърифәтче Ш.Мәрҗани, Х.Фәезхановларның эшчәнлеге.

   -XIX гасырның икенче яртысында татар әдәбиятында гомуми бәяләмә-күзәтү. Идеаль башлангыч урынына реаль башлангыч килү.

-Әдәбиятның халыкчанлыгы төшенчәсен киңәйтеп аңлату.

 

Каюм Насыйри. ( 3 сәгать).

    Аның әсәрләре турында урта сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү. Иҗат эшчәнлегенең күптармаклы булуын мисаллар белән раслау.”Әбугалисина кыйссасы”, “Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият” җыентыгы.

Татар прозасының реализм нигезләрендә җитлегү чорына керүе.(5 сәг)

- Прозада жанрларның камилләшә баруы, яңа жанрлар һәм жанр төрләре барлыкка килү (роман, повесть, сатирик хикәя). Төп темалар һәм проблемалар, аларның  мәгърифәтчелек рухында хәл ителеше.

-Уңай һәм тәнкыйди юнәлешләрнең ачык төс алуы.

-Татар әдәбиятының “күп гасырлар Шәрыкъ тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына Гареб тәэсире астына” (Ф.Әмирхан) керә башлавы һәм моның прозада чагылышы.

-Язучыларның милләт язмышы турында уйлануларында яңалыклар.

Заһир Бигиев (3сәг)

 -Әдипнең тормыш юлы. Киң белемле, алдынгы карашлы дөнья әдәбиятын яхшы белгән, аерата төрек һәм француз әдәбиятлары белән кызыксынган зыялы рухани булып җитлегүе.

-“Өлүф яки Гүзәл кыз Хәдичә” романында саф мәхәббәт белән байлык арасындагы каршылык тудырган хәлләрнең тормышчан итеп тасвирлануы.

-“Гөнаһе кәбаир” романы турында кыскача мәгълумат.

-“Мәвәраэннәһердә сәяхәт әсәре турында мәгълүмат бирү.

-Роман жанры турында өстәмә мәгълүмат. Сюжет һәм композиция.

Шигъри хикмәтләрдә акыл үткенлеге. Мифтахетдин Акмулла (3 сәг)

-Татар поэзиясенең бу чор-яңа сыйфат үзгәрешләренә әзерлек дәвере. Яңаруның татар халкы милләт буларак формалашу, милли үзаңы көчәю белән бәйләнештә баруы. Иске формаларда яңа эчтәлек уздырылу. Лирикада хикмәтләрнең акыл чагылдыруның ачыклана төшүе.

-Татар, казкъ, башкорт әдәбиятларының уртак вәкиле. Акмулланың хат алымы белән язылган шигырьләре, алардагы төп фикерләр, поэтик үзенчәлекләр.

-Акмулла-чичән шагыйрь. Аның хикмәтләренең төп  сыйфатлары: кыскалык, тапкырлык, образлылык.

Яков Емельянов (2 сәг)

 Иҗаты турында белешмә бирү. Бу иҗатта дини мотивлар. Шигырьләрендә гражданлык рухының көчәя баруы. Җәмгыятьнең байлар һәм ярлыларга бүленеүеннән ризасызлык, гади кеше хәлен реалистик буяулар белән тасвирлау.

Лирик геройның рухи халәтен тасвирлауда яңалыклар.

-Шигырьләренең халыкчанлыгы, тел-сурәтләү чараларының гади образлылыгы, ритмика ягыннан байый һәм төрләнә баруы.

Татар драматургиясенең беренче адымнары (2 сәг)

-Жанр формалашу. Драматургиядә Көнчыгыш әдәбиятлары һәм Урта гасыр татар әдәбиятыннан килә торган хыялый-романтик рухны дәвам иттерү.

-Беренче сәхнә әсәрләрендә мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләре, саф әдәп-әхлак кагыйдәләрен яклау, тормыш һәм гореф-гадәтләрне тәнкыйтьләү.

9  нчы сыйныфта өйрәнгәннәргә гомуми йомгак,кабатлау. (3 сәг)

Сыйныфтан тыш уку –7 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате – 6 сәгать

Әсәрләрне өйрәнү-51 сәгать

Кабатлау-3

Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы буенча өйрәнелергә тиешле әсәрләр.

Борынгы  һәм Урта гасырлар әдәбиятыннан

XIX йөз әдәбиятыннан

М.Кашгарый. “Диване лөгатет- төрк”

Й.Баласагунлы. “Котадгу билик”

Котб. “Хөсрәү вә Ширин”

М.Болгари.”Нәһҗел фарадис”

С.Сараи .“Гөлстан бит-төрки”

Мөхәммәдьяр. “Нуры содур”

Г.Кандалый “Сәхибҗамал”, “Фәхри”,икеюллыклары.

К.Насыйри. “Кырык бакча”

М.Акъегетзадә. “Хисаметдин менла”

З.Бигиев. “Зур гөнаһлар”

Ф.Кәрими. “Морза кызы Фатыйма”

З.Һади “Җиһанша хәзрәт”

Милли региональ компонент. Милли төбәк компоненты

Темалар

Төбәк компоненты

1

Татар-төрки әдәбиятының чыганаклары. 

Рун язулы истәлекләр.

 “Чистай хәбәрләре “ газетасындагы мәкаләләр белән даими рәвештә танышып барырга, “Чистай төбәге фольклоры” тупланмасына материаллар җыюны дәвам итәргә

2

Уйгур язулы истәлекләр. Гарәп язулы истәлекләр: М.Кашгарый “Диване лөгатет-төрк”, Й.Баласагунлы “Котадгу белек”.

 Әби-бабаларыбыздан ишеткән акыллы фикерләрне күңел дәфтәренә теркәп барырга, тупланмага җыюны дәвам итәргә

3

Уйгур язулы истәлекләр. Гарәп язулы истәлекләр: М.Кашгарый “Диване лөгатет-төрк”, Й.Баласагунлы “Котадгу белек”

Төбәгебездә һәм авылыбызда башкарылган игелекле эшләр турында чыгышлар әзерләргә. 

4

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.

Төбәгебездә һәм авылыбызда башкарылган игелекле эшләр турында чыгышлар әзерләргә.

5

Казан ханлыгы әдәбиятына кереш. “Идегәй” дастаны.

Үзебезнең атап язылган дастаннарга күзәтү.

6

Класстан тыш уку. 

Ф.Латыйфи “Хыянәт” романы.

Тормышыгызда хыянәт белән очрашканыгыз бармы? Аны ничек аңлыйсыз?

7

Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче. “Мулла белән абыстай” шигырен уку һәм анализлау.

Үзебезнең якташ шагыйрьләр иҗатына күзәтү.(Ш.Хафиз, М.Мифтахова, Ф.Тарханова һ.б..)

8

М.Акъегетнең тормышы, иҗаты. “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлау.

Бүгенге көнгә аваздаш булган урыннарны табу.

9

Риза Фәхрединнең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлауны дәвам итү.

Син үз гамәлләрең өчен җавап тотканың бармы?

10

З.Бигиевнең тормышы, иҗаты. “Мавәрәэннәһердә сәяхәт” әсәре.

Бүгенге көндә татарлар т ормышы, аларның эшчәнлеге.

11

Татар драматургиясенең беренче адымнары. Жанр формалашу. Беренче сәхнә әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр.

“Комедия Чистайда” драмасы белән таныштыру.

12

Класстан тыш уку. Г.Исхакый. “Өч хатын белән тормыш”.

Якташ язучыбыз К.Тимбикова иҗатына күзәтү.

Сәгать саны: атнага – 2 сәгать (елына – 68 сәгать). Шулар арасында: әсәрләр өйрәнү – 51 сәгать, сөйләм үстерү – 6 сәгать (4 - сочинение язу), дәрестән  тыш уку - 7 сәгать, кабатлау һәм имтиханга әзерләнү – 3 сәгать.