Минем иҗади эшләр

Фаридонов Наиль Кавый улы

Әлеге бүлектә минем педагогик һәм фәнни-методик эшчәнлек  белән,  иҗади эшләрем белән таныша аласыз.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы

“Башкортстан Республикасы Балтач районы муниципаль районы хакимиятенең мәгариф бүлеге” муниципаль учреждениесе

Нөркә авылының урта гомум белем бирү мәктәбе

муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе

Реферат:

“Рухи мәдәниятне формалаштыруда коммуникатив эшчәнлек”

  Беренче категориягә дәгъва итүче беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаридонов Наил Кавый улының эше

Нөркә

2012

Эчтәлек

 I.

Кереш..................................................................................................

2

II.

Төп өлеш.............................................................................................

4

1.

 Рухи тәрбиянең әһәмияте.............................................................

4

2.

 Яңа  белем стандартлары таләпләре............................................

5

3.

 Коммуникатив эшчәнлек турында төшенчә...........................

8

4.

 Рухи мәдәниятне формалаштыру турында төшенчә.............

9

5.

Коммуникатив нигездә оештырылучы эш төрләре...............

10

6.

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә рухи-әхлакый                                                                                                                                                                       тәрбиянең роле........................................................................

12

7.

Әдәбият дәресләрендә коммуникатив эшчәнлек ярдәмендә рухи мәдәниятне формалаштыру............................................

16

  III.

Йомгаклау...........................................................................................

26

IV. 

Кулланылган әдәбият........................................................................

27

       

 

Кереш өлеш.

   

   Проблема һәм актуальлек.   Рухи-әхлакый тәрбия бирү – кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Кызганычка каршы,  бүгенге көндә бу проблема көн кадагына сугылган проблемаларның берсе. Җәмгыятебез социаль һәм икътисадый үзгәрешләр кичергән заманда, шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде кебек. Балаларның, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашуларындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Мәгълүм ки, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак тәрбиясе, әдәплелеге, намуслылыгы саклый. ХХ йөз башында яшәп иҗат иткән бөек әдибебез, галимебез, җәмәгать эшлеклесе Г.Исхакый “Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә,”-дигән.

Яшь буынны мәгърифәтле итү процессында тәрбиягә өстенлек бирү - Россия педагогик традициясенең үзенчәлеге. ХХI гасыр шәхесен үстерүдә мәктәп тәрбиясе зур әһәмияткә ия. Яңа Федераль Дәүләт  Белем  Стандартларының нигезендә Россия  гражданинының шәхесен рухи-әхлакый үстерү һәм тәрбияләү концепциясе төп өлешне били. Концепция  балаларны, үсмерләрне  тәрбияләү, рухи кыйммәтләрне югалту проблемаларын күтәрә.     Күбебезне шушы сорау борчыганга күрә, мин “Рухи мәдәниятне формалаштыруда коммуникатив эшчәнлек” темасын өйрәнергә булдым.

Максат: Рухи мәдәниятне формалаштыруда коммуникатив эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген исбатлау.

Бурычлар:

  1. “Коммуникатив эшчәнлек” һәм “рухи мәдәниятне формалаштыру” төшенчәләрен ачыклау;
  2. Яңа  белем стандартларында коммуникатив эшчәнлекнең һәм рухи мәдәниятнең урынын ачыклау;
  3. Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә рухи-әхлакый                                                                                                                                                                       тәрбиянең ролен билгеләү;
  4. Әдәбият дәресләрендә коммуникатив эшчәнлек ярдәмендә рухи мәдәниятне формалаштыру алымнарын ачыклау;

Өйрәнү объекты: Рухи мәдәниятне формалаштыруда коммуникатив эшчәнлек.

Өйрәнү предметы: коммуникатив эшчәнлеккә туры килгән эш алымнары.

Методика һәм технология: анализ-синтез , синтез, гомумиләштерү алымнары

Гамәли әһәмиятен бәяләү:

Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда әдәбият дәресләренең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.

Сүз сәнгате буларак әдәбият кеше рухына, җанына аеруча йогынты ясый. Һәр сәнгать төренең үз матурлыгы булган кебек, матур әдәбиятның үзенә генә хас матурлыгы бар. Бу-әдәби образ, аның рухи дөньясы, сурәтләү чаралары. Әдәби әсәрләр зур тәрбияви көчкә ия. Әсәрләрдә сурәтләнгән әхлакый сыйфатлар укучыга уңай тәэсир итә, анда уңай характер сыйфатлары тәрбияли, яшәү мәгьнәсен аңлата, тормышка әзерли.

Әдәбият дәресләрендә коммуникатив эшчәнлекне кулланып рухи мәдәниятне формалаштыруда  яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Төп өлеш.

  1. Рухи тәрбиянең әһәмияте

“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.”

Ризаэтдин Фәхретдин

Рухи-әхлакый тәрбия бирү – кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу проблема көн кадагына сугылган проблемаларның берсе. Җәмгыятебез социаль һәм икътисадый үзгәрешләр кичергән заманда, шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде кебек. Балаларның, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашуларындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Мәгълүм ки, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак тәрбиясе, әдәплелеге, намуслылыгы саклый.

Мәшһүр татар гуманисты, мәгърифәтче Каюм Насыйри үз вакытында: “Тәрбия һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул кешене кеше итүдә иң дөрес юл,” - дип, бик дөрес язган. Яшь буында гуманлылык, патриотизм, интернационализм кебек мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә тупланган байлыкны югалтмау, киресенчә, аны үстерү, баету, тәрбия эшендә куллану зур әһәмияткә ия. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы - туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү.

2. Яңа  белем стандартлары таләпләре

Яшь буынны мәгърифәтле итү процессында тәрбиягә өстенлек бирү - Россия педагогик традициясенең үзенчәлеге. ХХI гасыр шәхесен үстерүдә мәктәп тәрбиясе зур әһәмияткә ия. Яңа Федераль Дәүләт  Белем  Стандартларының нигезендә Русия  гражданинының шәхесен рухи-әхлакый үстерү һәм тәрбияләү концепциясе төп өлешне били . Концепция  балаларны, үсмерләрне  тәрбияләү, рухи кыйммәтләрне югалту проблемаларын күтәрә.                          

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды.

Укучы шәхесе үсеше – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты, ә аларның активлыгын стимуллаштыру – мәгариф сәясәтенең стратегик бурычы.

Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазыйфасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә.

 Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

 Яңа стандартлар мәктәптә укытыла торган фәннәрдән белемнең  “фундаменталь орлыгы” концепциясен тәкъдим итә. Мәктәп курсының база фәннәре циклыннан (рус теле, ана теле, чит тел, математика һәм информатикадан), гуманитар циклдан (әдәбият, сәнгать, география, тарих, җәмгыять белеменнән), табигать-математика фәннәреннән (математика, физика, химия, биологиядән) торган “ фундаменталь орлык”ны аңламыйча, үзләштермичә яки танышмыйча, хәзерге заман кешесе тиешле дәрәҗәдә белемле булып санала алмый.

 Яңа стандартларның төп характеристикасы: шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта. Яңа стандартларда укучыга һәм укытучыга гына түгел,  ә барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле өч җитди таләпләр билгеләнгән:

1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә;

2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә;

3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

   Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр – һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсал белем туплау эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә (республика, төбәк, аерым мәгариф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәләрен интеграль бәяләүдән гыйбарәт. Нәтиҗәләргә таләпләр шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысулларын ( метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Метапредмет нәтиҗәләре – уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.

 Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка – универсал блокка һәм фән блогына бүленгән.

Универсал уку эшчәнлеге термины гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Алар дүрт блокка :

- Шәхси эшчәнлек ( баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.)

- Регулятив эшчәнлек (танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша; билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.)

- Танып-белү эшчәнлеге (тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.)

- Коммуникатив эшчәнлек (хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән; ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең зш-хәрәкәтеңе партнерныкы белән чагыштыра белүне үз эченә ала.)

   Икенче буын стандартлар теге яки бу уку фәне программасын үзләштергән укучыларга гына түгел, ә кабул ителгән белем бирү программасын гамәлгә ашыручы гомуми белем мәктәбенә дә таләпләр куя. Бу – аларның гамәлдәге стандартлардан аермалы төп билгесе.

  1. Коммуникатив эшчәнлек турында төшенчә.

Коммуникатив эшчәнлек- ике яки берничә кешенең килешү һәм барлык көчләрен берләштерү максаты белән мөнәсәбәтләрен җайга салу һәм гомум нәтиҗәгә ирешү өчен үзара аралашуы, эшчәнлеге (М.И.Лисина).

Коммуникатив эшчәнлек технологиясенең нигезен аралашу тәшкил итә.  Аралашу-  телгә өйрәтүче бөтен интенсив курсларның асылында ята. Интенсив технологияне болгар галиме Г.Лозанов эшли. Шуның нигезендә күп кенә гамәли вариантлар барлыкка килә.

  Ә коммуникатив укытуның теориясен һәм практикасын Галина Александровна Китайгородская эшли. Бу технология:

Шәхескә юнәлеше ягыннан: мәгълүмати;

Эчтәлек характеры һәм төзелеше буенча: өйрәтүче, гомумбелем бирүче, гуманлы;

Идарә итү тибы буенча: заманча традицион укыту;

Оештыру формалары: бөтен төр форма булырга мөмкин;

Балага якын килү: хезмәттәшлек;

Өстенлекле метод: диалогик+уен;

Модернизацияләү юнәлеше буенча: укучылар эшчәнлеген активлаштыру.

    Максатчан юнәлешләр: аралашу ярдәмендә рухи мәдәниятне үзләштерү.

 

4. Рухи мәдәниятне формалаштыру турында төшенчә.

Рухи мәдәният-ул төгәл мәдәни-тарихи берлеккә һәм гомумән кешелек дөньясына хас белем һәм дөньяга караш системасы (Н.Бердяев).

Г. Д. Томахин милли рухи мәдәниятне ике төркемгә бүлеп карый:

  1. Реалияләр-  милли мәдәният үрнәкләре һәм күренешләре турындагы белемнәр. Бу төркем үз чиратында , ике төркемчәдән гыйбарәт: а) халыкның фәнни, мәдәни, әдәби, икътисадый, иҗтимагый, һәм җәмгыяви тормышындагы казанышлары, гореф –гадәтләре һәм традицияләре; ә) аларны чагылдыра торган лексик берәмлекләр: шушы халык өчен генә хас булган әйберләрнең исемнәре, тарихи вакыйгаларның атамалары, фольклор каһарманнарының исемнәре; фразеологизмнар һ.б.
  2. Сөйләм этикеты үрнәкләре – шушы илдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, принциплары: әдәплелек, тыйнаклык, стандарт аралашу ситуацияләрендә билгеле бер сөйләм үрнәкләреннән файдалану һ.б.

  1. Коммуникатив нигездә оештырылучы эш төрләре.

  Методика фәнендә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төрен аерып күрсәтәләр:

1) ишетеп (тыңлап) аңлау;

 2) сөйләү;

3) уку;

4) язу.

Татар теле һәм әдәбияты аша рухи мәдәнияткә ия булсыннар өчен, мәктәп дәреслекләрендә түбәндәге эш төрләре тәкъдим ителә.

  1. Милли-мәдәни үзенчәлекләрне күз алдына китерергә мөмкинлек бирә торган татар әдәбияты үрнәкләре – әдәби текстлар белән танышу.
  2. Татар халкының мәдәни казанышлары, күренекле шәхесләре турындагы уку текстлары.
  3. “Сез беләсезме?” рубрикасы кысаларында аерым сүзләрнең, кеше исемнәренең этимологиясе турында кыскача белешмә бирү.
  4. Әсәрдә күтәрелгән проблеманы тикшерү, әңгәмә кору.  Бу , бер яктан, укучыларны татар телендә кабул ителгән сөйләм этикеты калыпларын гамәли үзләштерергә һәм аралашуда куллануга этәрә, икенче яктан, аларның рухи мәдәниятен үстерә.
  5. Халык авыз иҗаты үрнәкләре. Алар белән эшләү ике этапка аерыла:
  • Халык авыз иҗаты үрнәкләре нигезендә тел күнегүләрен эшләү. Бу төр күнегүләр аша укучылар, бер яктан мәдәният белән таныша, яңа лексик берәмлекләрне үзләштерә, икенче яктан, тел күнегүләрен дөрес башкарырга күнегә.Мәсәлән, “Сынамышларны дәвам итегез”, “Татар халык мәкальләрендә ия белән хәбәрне табып әйтегез”, “Мәкальләрне укыгыз, иярченле кушма җөмләгә мисал китерегез” һ.б. Шуны да истә тотарга кирәк: бу төр күнегүләр белән эш иткәндә, укучыларның грамматик күнекмәләрен активлаштыру белән беррәттән, кызыклы мәкаль-әйтемнәрне, җор сүзләрне, сынамышларны истә калдыруга да игътибарны арттыру кирәк. Шуңа күрә тел күнегүләре бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән биремнәр белән чиратлашырга тиеш.  Мәсәлән, “Мәкальне кулланып, диалог төзегез”.
  • Халык авыз иҗатының мәгънәсенә төшендерү күнегүләре. Нәкъ менә шундый күнегүләр рухи мәдәниятне формалаштырырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Татар халык мәкальләренең мәгънәсен аңлатыгыз”, “Сынамышларның тиңдәшен әйтегез”, “Бер мәкальнең эчтәлеге буенча кечкенә хикәя языгыз”.

Бу алда санап кителгән эш төрләре түбәндәге алымнар ярдәмендә тормышка ашырыла алалар: диалог,  сорау-җавап, уен, рольле уен , әңгәмә , инша, хикәя төзү, сурәтләмә язу һ.б.

  1. Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә рухи-әхлакый                                                                                                                                                                       тәрбиянең роле

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек- электән исбатлап, раслап килгән. Грек философы Сенека : “Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши.” – дигән гыйбарә әйткән.

 Кешенең әхлакый тормышын горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз- үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели. Бу хисләр дөньяны танып белү процессында  бәхет, хакыйкать эчен көрәшләрдәге кичерешләр булып, кешенең кылган барлык гамәлләрендә чагылыш таба.

  Мәгълүм ки, әхлаклы, әйләнә- тирәнең тискәре йогынтысына бирелмәүчән шәхес тәрбияләү әһәмиятле бурыч булып тора.

    Кешенең тәрбиялелеген һәм әхлагын аның тәртибенә карап бәялиләр. Ул, кагыйдә буларак, кешенең нинди дә булса эш- хәрәкәтендә күренә. Әмма, тышкы бер күренеш буларак кына күзәткәндә, нинди дә булса эш- хәрәкәт яки билгеле бер халәт кенә әле кешенең гамәле булып тора алмый, Гамәлләр исә билгеле бер очракларда, аерым бер шартларда туа. Моны аңлау өчен мисалларга мөрәҗәгать итик.

      Әйтик, баланың сүз тыңлаучанлыгы мәктәптә яхшы сыйфат булып санала. Ә шул үк вакытта укучы яманлыкка этәрүчеләрнең дә сүзен уйламыйча үтәргә һәм шуның аркасында әхлаксызлык гамәлләр кылырга мөмкин. Шуңа күрә, тыңлаучанлык һәм уй- фикерсезлекне, карусызлыкны әхлак таләпләре аша аера белергә кирәк.

     Күп кенә очракларда бер үк эш- хәрәкәт әхлакый яктан төрлечә бәяләнә ала. Мәсәлән, башкалар эшенә катнашкан кеше моның белән тактсызлык күрсәтергә мөмкин. Ә шул ук вакытта , әгәр ул сугышып- талашып киткән ике яшүсмерне аерса- килештерсә, аның бу эш- хәрәкәте яхшылык булып исәпләнә. Тәвәккәллеккә корылган эш- хәрәкәтләр, гамәлләр дә шулай: Әйтик, бер укучы, елганы йөзеп чыгам дип, иптәше белән бәхәсләшә дә үзе чак кына батып үлми кала.Мондый тәвәккәллекне һич кенә дә аклап булмый. Ә инде суга батучыны коткарганда тәвәкәллек күрсәтә икән, аның әхлак ягыннан мактауга лаек бу гамәле соклану гына тудыра.

Тагын бер мисал:

Укучы укудан югары өлгерешкә ирешә. Әмма аның бу өлгереше нинди максатларны күздә тота,  укучының әхлагына кайсы яктан тәэсир итә- шунысы бик мөһим. Әгәр дә аның укуда өлгерүе, алдынгылыгы үзенең бурычларын аңлаудан, белемнәрне тирән үзләштерергә омтылудан килсә, бу уңышлар аның әхлак сыйфатлары формалашуга да уңай йогынты ясаячак. Әгәр дә инде укучының тырышлыгы башкалардан өстен булу, башкаларны түбәнсетергә теләү кебек эгоистик теләктән икән- мондый омтылышны әхлаклы дип әйтеп булмый.  Шулай итеп, кеше кылган гамәлнең гомуми төзелешен түбәндәгечә күзаллап була:

     

     

Схемада күрсәтелгәнчә, нинди дә булса бер гамәлнең әхлак ягына бәя бирүдә эш- хәрәкәт( халәт) үзе дә һәм шушы эш- хәрәкәтне тудырган мөнәсәбәт тә зур әһәмияткә ия.: димәк, әлеге ике аерым кисәк бер- берсенә тыгыз бәйле һәм алар икесе дә әхлак таләпләренә җавап бирергә тиеш.

     Шулай итеп, шәхеснең әхлак ягы аның гамәлләрендә һәм тәртибендә күренә дибез икән, монда ике нәрсәне күздә тотабыз: аларның беренчесе- шәхеснең тәртибе булып урнашкан аерым бер эш- хәрәкәтләр җыелмасы, икенчесе- шәхес үзенең эш- хәрәкәтләре дәвамында йөз тоткан максат, омтылыш һәм теләкләр системасы.

Т

      Әхлак тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада әхлак тәрбиясе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буе озата.

     “Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү” темасына үткәрелгән сыйныф  сәгатендә,” Үзеңдәге уңай һәм тискәре сыйфатларны билгелә, ”- дигән уен оештырдым, бу эшләрне  анализлаганда  шундый нәтиҗәгә килдем:укучыларда яхшыны яманнан аера белү сыйфатлары тәрбияләнгән, ләкин бу күнекмәләрне  һәрдаим куллансаң гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.    

    Начарны яхшыдан аера белмәү, тискәре сыйфатлар үзләштерү исә җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләрен бозуга, шәхси бәхетсезлеккә илтә. Менә шуңа күрә дә әхлак тәрбиясенең бурычларына аеруча игътибар итәргә кирәк. Аларга түбәндәгеләр керә:

-балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру, даими рәвештә хәбәрдар булуларына ирешү;

-балаларда әхлак төшенчәсе турында уңай тәҗрибә булдыруга ирешү;

-балаларның хисләрендә, аңында, тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү;

-ирекле, һәрьяктан камил шәхеснең әхлакый идеалын балаларның тулысынча күзаллавына, шуңа омтылуына ирешү.

      Әлеге бурычларны  тормышка ашыруда мәктәп белән гаилә хезмәттәшлеге нык булганда гына укыту-тәрбия эшендә уңышларга ирешергә мөмкин.

    Эш дәверемдә әти- әниләр белән күбрәк очрашырга, әңгәмәләр үткәрергә тырышам. Ләкин һәр очракта да укытучы белән әти- әни фикере тәңгәл килмәскә мөмкин.

Кешегә бәя нәселенә карап бирелә. Яхшы булса- агачыннан ерак төшмәгән, яман булса-ала да туа, кола да туа, диләр.Димәк,  син үзең өчен генә түгел,ә җиде бабаң өчен дә җаваплы.Шуңа да балага әнә шул матур хиснең- җаваплылык хисенең ни дәрәҗәдә мөһимлеген төшендерү- әхлаклы ата- ананың үрнәк укытучы белән чишәргә тиешле мөһим бурычы. Чөнки монда һәр кеше тарихның бер өлеше,үзеннән соң килгән буынга үзе турында я яхшы, я яман эз калдыра. Намуслы хезмәтләре, тырышлыклары, аң- белемгә омтылышлары белән күпләргә үрнәк гаиләләрне мисалга китерү әдәбият-әхлак дәресләре, сыйныф сәгатьләре өчен тиңсез хәзинә.

     Мин үзем әдәбият укытучысы буларак шуны әйтәсем килә: әдәбият дәресләрендә , балалар белән һәр очрашуны тәрбия бирүгә юнәлтергә, ата- бабалардан калган гореф- гадәтләрне хөрмәт итә белергә өйрәтергә кирәк.

  1. Әдәбият дәресләрендә коммуникатив эшчәнлек ярдәмендә рухи мәдәният формалаштыру

 Әдәби әсәрләрнең әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте гаять зур.

    Әдәбият курсы татар халык әкиятләрен өйрәнү белән башлана. Әкиятләр — халык иҗатының бик борынгы төре. Алар хыялга бай сәнгать әсәре. Гасырлар буе телдән телгә күчеп килгәнлектән, халык аны мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган: аларның теле гади, аңлаешлы, образлы әйләнмәләргә бай.

Әкиятләр шулай ук педагогик таләпләргә дә туры килә: алар тыйнаклыкка, эчкерсезлеккә, гаделлеккә, ихтирамлыкка, намуслылыкка, игелеклелеккә, шәфкатьлелеккә һәм вөҗданлылыкка өйрәтәләр, һәртөрле әхлаксызлыкны, бозыклыкны гаепли, комсызлыкка, ялкаулыкка, ялагайлыкка каршы чыга, куркаклардан ачы көлә.

Әкиятләрдәге чикләнмәгән хыял, фантазия баланың акыл зирәклеген, тирә-юньне танып белү сәләтен үстерүгә дә ярдәм итә.

Әкият геройларына охшарга тырышу да баладагы уңай сыйфатларны үстерүгә булыша, чөнки әкияттәге уңай геройларның күбесе күркәм холыклы, намуслы, батыр, тапкыр, эчкерсез, кыю, игелекле һәм уңган булалар.

 Мәсәлән: “Үги кыз” әкиятенең эчтәлеге күпләргә билгеле: үги ананың кушуы буенча ятимә кызны урманда адаштыралар, һәлак булыр дип өмет итәләр. Тик хаклык җиңә- кыз өйгә баеп кайта. Хаклык үзеннән- үзе генә җиңми. Кыз тырыш булуы, кешеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торуы нәтиҗәсендә һәлакәттән котылып кала. Ә менә үги ананың кызы ялкау, үзсүзле булып үсә. Шуңа күрә ул һәлак та була. Нәтиҗәдә: гаделлек, сүзендә тора белү, эш сөю- уңай сыйфатлар һәм һәркем аларны үзендә булдырырга тиеш. Гомумән, әкиятләр коммуникатив эшчәнлекне үстерүгә ярдәм итәләр, алардагы чикләнмәгән хыял байлыгы яшь кешенең акыл зирәклеген арттыра, тормыштагы төрле хәлләрне бәяли белергә өйрәтә.

Балаларга белем-тәрбия бирү белән беррәттән, аларның фикерләү сәләтен үстерү, сөйләү осталыгын камилләштерү, аларның рухи дөньясын баету, аларда күркәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычын хәл итүгә халык авыз иҗаты әсәрләреннән, атап әйткәндә, табышмак, мәкаль һәм әйтемнәрдән файдалануның да ярдәме зур. Бу аңлашыла да, чөнки ул төр әсәрләрдә халыкның тирән акылы, үткен фикерләре чагылган. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә аларга шактый зур урын бирелә. Теле, формасы ягыннан да мәкаль һәм әйтемнәр әдәби сөйләмнең иң камилләшкән үрнәкләреннән саналалар. Алар тормыштагы төрле хәлләр турында халыкның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйтелгән иң җыйнак формалы һәм үткен мәгънәле булулары белән аерылып торалар һәм җанлы сөйләм телендә күп кулланылалар.

«Мәкаль һәм җырлар һәрвакыт кыска, ә аларда акыл һәм хис бик күп китапларга җитәрлек була»,— ди бөек рус язучысы А. М. Горький.

Мәкальләр ике кисәктән: вакыйгаларны образлы сурәтләү һәм тирән мәгънәле нәтиҗә өлешеннән тора. Мәсәлән: «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне».

Мәкаль, әйтемнәрнең барысына да образлылык, күчерелмә мәгънәлелек хас. Шуңа күрә аларның эчтәлеген ачмыйча калдырырга ярамый.

Халык авыз иҗаты поэтик һәм педагогик мирас ул, тормыш тәҗрибәсен туплаган акыл хәзинәсе. К.Насыйри аны балаларга бай, гыйбрәтле, тирән мәгънәле акыл-зиһен сәләтен, эшчәнлеген үстерүче әхлакый сафлыкка өндәүче чара  дип билгели . Фольклор әсәрләрен балалар тәрбиясендә куллану бик мөһим.

  Тәрбиянең төп чараларының берсе- хезмәт. Гаиләдә бирелә башлаган хезмәт тәрбиясе мәктәптә тагы да үстерелә. Мәсәлән, бөек шагыйребез Г. Тукайның бик күп шигырьләре хезмәткә һәм хезмәт кешесенә мәхәббәт тәрбияләүгә зур роль уйный. Хезмәткә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү- кешенең гомер юлын, аның киләчәген, язмышын билгели торган фактор.Чөнки кеше кайда гына булмасын, нинди генә җәмгыятьтә яшәмәсен, хезмәт мөнәсәбәтләреннән читтә кала алмый һәм нәкъ менә алар аны шәхес буларак формалаштыра. 

Күңел дөньясы бик күп әдәби әсәрләрнең үзәгендә тора. Кемнәрдер аны ярсу диңгезгә, кемнәрдер тыныч, салмак агымсуга тиңли... Ләкин һич тә икеләнмичә әйтергә була: бу төшенчәне Ә.Еники кебек тирән һәм мәгънәле итеп ачып бирүче юктыр. Аның кайсы гына хикәясенә тукталсаң да, хис-кичерешләр дәрьясына чумасың, битараф калу һич тә мөмкин түгел.

"Матурлык"хикәясе - әнә шундыйлардан. Хикәяләү бер карт әдип авызыннан бирелә.

Вакыйга өч шәкертнең өяз мәдрәсәсеннән авылларына кайтулары белән башланып китә. Хикәядә очраклы юлдаш — шәкерт Бәдретдин образына зур урын бирелгән. Рәхимсез нужа тарафыннан күпме генә эзәрлекләнсә дә, ул бик сәләтле, тырыш, ярдәмчел һәм сабыр булып кала белгән. Вак-төяк "кул һөнәрләреннән" тыш, шигърият белән дә кызыксынучы егет сәер дә, серле дә, сөйкемле дә.

Хикәядә табигать күренешләре дә мул итеп сурәтләнгән. Игътибарга шунысы лаек: Ә.Еники язгы табигатькә урын биргән һәм бу юкка гына түгел. Белгәнебезчә, яз көне һәркем шат, мөлаем һәм ягымлы, әйләнә-тирәдәге һәрнәрсә дә үзенчә бик гүзәл, купшы итеп бирелә.

Алга таба сурәтләнәчәк вакыйгалар шулай табигать күренешләренә бәйләнеп, Бәдретдин белән үрелеп бара. Шәриктәш дуслар иптәшләрендә чәйгә тукталалар. Монда йорт, аның тышкы һәм эчке күренеше, кунакларны каршы алу бик эчтәлекле итеп бирелә. Бу - авторның шул чор тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләренә игътибар итү үзенчәлеге. Гаҗәпләнергә мәҗбүр иткән каралты-кура, арык гәүдәле ата, ак сакаллы һәм ак күлмәкле бабай һәм йөзен чәчәк зәхмәте бозып бетергән ана сурәтләнгән урыннар аеруча тәэсирле итеп бирелгән: "...моны сурәтләп торуы авыр, ничектер тел бармый, ... шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз-керфексез күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга тора кебек иде. Әйтерсең бу һич йомылмас яшьле-моңсу күз - аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе".

Күзләр- күңел көзгесе, диләр. Ә.Еники стиленә хас булганча, сайлап алынган тормыш материалының ачыклыгы, вакыйгаларның кеше күңеле аша сурәтләнүе, үзгә бер моң белән кушылу аша күрсәтелә.

Аеруча дулкынландырган күренеш: "кулдан ясалган, буялмаган, хөрти генә бер скрипка"дан агылган моң, "бәгырьгә төшәрлек мәхәббәт белән" тулган ана карашына җавап йөзеннән Бәдретдиннең гади, табигый, жылы-якын итеп дәшүе. Әлеге мизгел укучы күңелендә туган соңгы шик-ләрне, уңайсызлыкларны юып төшереп, әнисе һәм Бәдретдин өчен горурлык хисләре уята.

Ә.Еники шушы "Матурлык" хикәясендә хикәя исеменә салынган күңел дөньясының матурлыгын, рухи халәтне, ана һәм бала арасындагы "тирән мәхәббәт дәрьясын" һәркем аңлый алырлык, үзе аша уздырып тоемларлык итеп ача алган.

Ә.Еникинең кечкенә күләмле "Матурлык" хикәясе очраклы рәвештә 11 нче сыйныфта бирелмәгән. Бу әсәр укучыларның унбер ел буена алган гомуми  тәрбияләренә йомгак булып тора. "Матурлык" хикәясе – күңел дөньясының матурлыгын, киңлеген яктыртучы, ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтне сурәтләүче әсәрләр арасында иң уңышлысы дип әйтеп була.

Халкыбызның тарихи үсешендә тирән эз калдырган бөек галимнәре һәм әдипләре бихисап. К.Насыйри – татар халкының олы хөрмәтенә лаек, күренекле педагог-галим. Шундый бөек галимебез иҗатын өйрәнү балаларны тәрбияләгәндә уңай нәтиҗәләр бирә. Әдипнең тәрбия, педагогика өлкәсендәге фикерләре дә гаять әһәмиятле. Ул зур тәҗрибәле укытучы-практик кына түгел, шул бай тәҗрибә нигезендә теоретик хезмәтләр язган педагог та. 1891 елгы календаренда басылган”Тәрбия” исемле махсус мәкаләсендә мәгърифәтче галим “тәрбия” сүзенең эчтәлеген билгеләп: “Тәрбия кылмак, вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать  ашатып- эчертеп үстермәк мәгънәсендә түгелдер, бәлки ашатып- эчертеп үстермәк, вә баланың холкын, фигылен ислах кылмак, вә төзәтмәк, вә хайва ашатып- эчертеп үстермәкнидан чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә тәгълим бирмәк, вә үгрәтмәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер”,- ди. Шунда ук гаилә һәм тирәлек тәрбиясенең үз вакытында һәм камил булырга тиешлеген ассызыклый.

«Тәрбия китабы» ннан

Ярдәм итмәсәң дә – зарар кылма.

…Әй угыл, кешегә мәнфәгать итәргә кулыңнан килмәй икән,бары зарарыңны ирендермә. Ачык йөзле, татлы сүзле бул, дустың  күп булыр.

Урлау, урлаганны алу – икесе бер.

Әй угыл, угырланган нәрсәне алмактан бик саклана күр. Кирәк үзең угырла,  кирәк белә  торып угырланган нәрсәне ал, икесе бәрабәрдер. Очраклы рәвештә угырланган нәрсә  кулыңа керсә, иясенә тапшыра күр.

Каюм Насыйриның китапларын күздән кичергәч,  аны берүзе берничә фәнне укыткан «олуг мөгаллим, милләт педагогы» дип атарга мөмкин булыр иде. Аның укучылары – бөтен татар дөньясы. К.Насыйри, әйтерсең, гомер буе тырыша-тырыша сабак бирә, үз халкын белемле, тәрбияле итәргә омтыла.

 Туган халкыбызның бөек шәхесләре К.Насыйри, Р.Фәхретдин иҗатларын өйрәнеп, аларның әсәрләрен балалар тәрбияләгәндә куллансак, балаларыбыз тагын да тәрбиялерәк, әхлаклырак булыр иде.

    Мәктәптә шәхес тәрбияләүдә, балаларга рухи- әхлак тәрбиясе бирүдә бүгенге көндә халык традицияләрен, гореф- гадәтләрен, татар халкының әхлакый кыйммәтләрен эченә алган Ризаэтдин Фәхретдиннең ”Балаларга үгет- насыйхәт”китабы укытучылар, тәрбиячеләр, ата- аналар өчен өстәл китабы булып тора. Ә укучыларны кеше итеп тәрбияләү- безнең һәрберебезнең бурычы.  

Әхлак белән әдәбият бергә булганда гына укытучы көтелгән нәтиҗәләргә ирешә ала. Әдәбият укытуда нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешү өчен укытучыга педагогика, методика, әдәбият белеме казанышларын белү мөһим.

 Татар әдәбиятын укытуга программа уку-укыту бурычлары белән беррәттән түбәндәге тәрбияви бурычларны куя:

1)           Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр- музыкасы, театры  белән таныштыру.

2)           Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Аңлашыла ки, бу бурычлар аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү шәхес формалаштыру белән бергә бәйләп алып барыла.

Әдәбият дәресләренең төп максаты- әдәби әсәрләрнең матурлыгын күрә белергә, эстетик һәм интеллектуаль ләззәт алырга өйрәтү. Моның белән генә чикләнмичә, шул ук вакытта әдәби әсәрләр аша укучыларның дөньяви күзаллауларын аңлау-фикерләү сәләтен үстерү, әхлакый тәрбия бирү максатын да онытырга ярамый.

Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланган.

Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда әдәбият дәреслекләрендә бирелгән әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.

Сүз сәнгате буларак әдәбият кеше рухына, җанына аеруча йогынты ясый. Һәр сәнгать төренең үз матурлыгы булган кебек, матур әдәбиятның үзенә генә хас матурлыгы бар. Бу-әдәби образ, аның рухи дөньясы, сурәтләү чаралары. Әдәби әсәрләр зур тәрбияви көчкә ия. Әсәрләрдә сурәтләнгән әхлакый сыйфатлар укучыга уңай тәэсир итә, анда уңай характер сыйфатлары тәрбияли, яшәү мәгьнәсен аңлата, тормышка әзерли.

Әдәби әсәрне бөтен тирәнлеге, сәнгатьлелеге, каршылыклары белән өйрәтергә кирәк. Һәр дәрес ул укытучының иҗади эше. Дәреснең нәтиҗәлелеге өчен укытучы белән укучы арасында үзара аңлашу, хезмәттәшлек булуы  мөһим.

Һәр дәресемдә тирәнтен гуманитар белем бирү белән беррәттән, укучыларымда кешелеклелек, рухи яктан дөрес, башка милләтләргә карата хөрмәт хисләрен, толерант шәхес тәрбияләү өлкәсендә эчтәлекле эш алып барырга һәм әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре формалаштырырга тырышам. Укучылар белән, әсәр өстендә эшләп, төп теманы ачабыз, аннан соң, шушы темага караган берәр проблеманы тикшерүне үземә төп максат итеп куям. Укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә, дәлилләргә өйрәтәм. Еш кына “Сез бик матур уйлыйсыз, фикер йөртәсез. Мондыйларның күңелендә начарлык булмас” яки “Кайда гына булсагыз да, нинди генә эшләр эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз. Хөрмәт казанып яшәргә хәзердән әзерләнегез” дигәнрәк фикерләрем белән укучыларның күңелләрен күтәрәм, канәгатьлек хисләре тәрбияләргә тырышам.

Әдәбият дәресләре әсәрләр өйрәнү белән беррәттән халык авыз иҗаты әсәрләре, халкыбызның җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате өлкәсендә мәгълүмат бирүне максат итеп куя.

Шушы максаттан чыгып татар әдәбияты укытучысы һәрвакыт эзләнүдә, яңа алымнар, формалар кулланып, һәр дәресен укучыларның күңелләрендә уелып калырлык итеп оештырырга тиеш.

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүнең тагын бер нәтиҗәле формасы – ул балаларны театрга җәлеп итү. “Театр яктылыкка, нурга илтә” дигән максат белән Нөркә халык театры эшендә укучылар белән бергә катнашабыз. Башта укучылар белән сәхнә әсәрләрен авыл җирлегендә оештырдык. Бераз тәҗрибә туплаганнан соң, район күләмендә оештырыла торган театр фестивалендә катнашып, Нөркә урта мәктәбе укучылары коллективы исеменә диплом алдык. Безнең Нөркә халык театрына йөрүчеләр бербөтен булып, чын мәгънәдә тату, бер-берсенә ярдәмчел коллектив булып тупландылар.

Менә шундый юллар, чаралар, формалар аша укучыларымда намуслылык, турылыклы булу, кешеләрне ярату, җаваплылык, шәфкатьлелек, инсафлылык кебек әхлакый сыйфатларны тәрбияләргә тырышам мин. Сүземне әдәбият дәресләремнең гимнына әйләнгән “Балама нәсихәт” шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Иң беренче, кеше белән

Исәнләш үзең.

Чытык булма,борын чөймә,

Балкысын йөзең.

Беркайчан да, балакаем,

Кешедән көлмә.

Тыңлый да бел, сөйләгәннең

Сүзен бүлдермә.

Яман сүз белән күңелгә

Җәрәхәт салма.

Хәрәм малга кулың сузып,

Оятка калма.

Туганнарың, дустың белән

Ризыгыңны бүл.

 Ятимнәргә, гарипләргә

Мәрхәмәтле бул.

Кешеләргә беркайчан да

Итмә явызлык.

Ялгыз булырга тырышма,

Кыен ялгызлык.

Вөҗданыңны, намусыңны

Беркайчан сатма.

Кырын эш белән чуалып,

Тормышың ватма.

Авырлыклар килгән чакта

Тагын шул сүзем:

Кирәк, балакай, өйрән син

Булырга түзем.

Йомгаклау

Үзенең рухи үсешендә югары әхлакый биеклеккә ирешкән кеше генә гомере буе шул югарылыкта калырга омтылып яши. Ялгышлыклар җибәрсә, воҗдан газабы кичерә, хаталарын төзәтү юлларын эзли. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала чактан ук гадәтләндерергә кирәк.   Бу — ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләрнең төп вазифасы. Балада югары әхлак сыйфатларын тәрбияләү бары тик билгеле бер эзлеклелектә максатчан тәрбия эше алып барганда гына нәтиҗәле була.

Шунысы ачык: социаль гаделлектән һәм гуманлы җәмгыятьчелектән, гаиләдә әхлакый принциплардан, максатчан белем бирүдән һәм яшь буынга гадәти, әхлакый тәрбия бирүдән башка ил яши алмый.

Җирдә тереклек дәвам итә. Изге куаткә ия булган әхлак орлыклары мәктәптә шытым биреп, алар һаман да үсеп җимешләрен бирсен иде. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешенең җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара.

Без, әдәбият укытучылары, балаларны маңгай күзе белән генә түгел – күңел күзе белән дә "укырга" өйрәтергә тиешбез. Укучы әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнергә тиеш. Моңа әдәбият дәресләрендә коммуникатив эшчәнлек ярдәмендә рухи мәдәниятне формалаштырып  яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.

Кулланылган әдәбият

  1. Данилюк А.Я., Кондаков А.М., Тишков В.А. ФГОС второго поколения. Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина России . — М: Просвещение, 2009. —с.24.
  2. Козлов В.В., Кондаков А.М..  ФГОС второго  поколения. Фундаментальное ядро содержания общего образования.     — М: Просвещение, 2011. —с.80.
  3. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогик  технологияләр. — Казан: Мәгариф, 2008. –338б.
  4.  Әсәдуллин А.Ш., Фәтхуллова К.С. Сөйләшергә тел булсын// Мәгариф. — 1995. —№6. — Б. 10-12.
  5.   Яхин А.Г. Әдәбият  дәресләре. — Казан: Мәгариф, 2003. —с.155.
  6. Сәхипова Р.Ә. Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү // Мәгариф. — 2005. —Б.48-55.
  7. Пособие для учителей. — Казань: Тат.кн.изд-во, 1998. — 142 с. Җиһаншина С., Фәтхуллова К. Сөйләм телен үстерү // Мәгариф. — 1994. — №6. —Б. 11-12.
  8. Абдрәхимова Я.Х.  Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү.   — Казан: Мәгариф. — 2007. —142б.
  9. Кадыйрова Р. Бәйләнешле сөйләм теле үстерү // Мәгариф. — 1999. — №1. — Б. 37-38
  10.  Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 - 7т.: Публицистика. - 2008. - 366б.
    Исхаков М.Г. Әсәрләр 15 томда, 8 том. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. —447б.
  11.  К. Насыйри. Әсәрләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1971.- 142 б.
  12.  К. Насыйри. Әбүгалисина . Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975. —63 б.
  13.  К. Насыйри. Сайланма әсәрләр. Таткнигоиздат , 1956. — 417 б.
  14.  К. Насыйри. Сайланма әсәрләр. 4 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 368 б.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“Рухи мәдәниятне формалаштыруда коммуникатив эшчәнлек” Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаридонов Наил Кавый улының эше

Слайд 2

Проблема һәм актуальлек Рухи-әхлакый тәрбия бирү – кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Б үгенге көндә бу проблема көн кадагына сугылган проблема . Җәмгыятебез социаль һәм икътисадый үзгәрешләр кичергән заманда , шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде кебек . Балаларның , үсмерләрнең үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар , кешеләр белән аралашуларындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый .

Слайд 3

Яшь буынны мәгърифәтле итү процессында тәрбиягә өстенлек бирү - Россия педагогик традициясенең үзенчәлеге. ХХI гасыр шәхесен үстерүдә мәктәп тәрбиясе зур әһәмияткә ия. Яңа Федераль Дәүләт Белем бирү Стандартлары “Россия гражданинының шәхесен рухи-әхлакый үстерү һәм тәрбияләү концепция”сенә нигезләнеп төзелгән. Концепция балаларны, үсмерләрне тәрбияләү, рухи кыйммәтләрне югалту проблемаларын күтәрә.

Слайд 5

Рухи мәдәният-ул төгәл мәдәни-тарихи берлеккә һәм гомумән кешелек дөньясына хас белем һәм дөньяга караш системасы (Н.Бердяев). Коммуникатив эшчәнлек - ике яки берничә кешенең килешү һәм барлык көчләрен берләштерү максаты белән мөнәсәбәтләрен җайга салу һәм гомум нәтиҗәгә ирешү өчен үзара аралашуы, эшчәнлеге (М.И.Лисина). Коммуникатив эшчәнлек технологиясен болгар галиме Г.Лозанов , рус галимәсе Г. А. Китайгородская эшли.

Слайд 6

Коммуникатив укытуның теориясе һәм практикасы

Слайд 7

Коммуникатив нигездә оештырылучы эш төрләре

Слайд 8

Төп максатлар

Слайд 9

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә рухи-әхлакый тәрбиянең роле Грек философы Сенека : “Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши.” Рухи-әхлакый тәрбия Экологик тәрбия Эстетик тәрбия Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү Хезмәт тәрбиясе Ватанпәрвәрлек тәрбиясе Әхлак тәрбиясе

Слайд 10

Әдәбият дәресләрендә коммуникатив эшчәнлек ярдәмендә рухи мәдәният формалаштыру

Слайд 12

Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.

Слайд 13

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт !



Предварительный просмотр:

Музей Салавата Юлаева

Музей Салавата Юлаева

         Деревня Норкино Балтачевского района славится легендами и обилием мест, связанных с именем легендарного башкирского героя Салавата Юлаева. Именно здесь 22 сентября 1774 года произошло одно из крупнейших последних сражений Салавата с отрядами карателей. Об этом свидетельствует рапорт подполковника И.К.Рылеева в уфимскую канцелярию: «Возле крепости Ельдяк(деревня Норкино)… произошло крупное сражение с башкирцем Салаваткой…Там на стороне повстанцев участвовало около 3 тысяч человек...». В этом бою Салават потерял свыше 400 своих сподвижников. Это сражение на века осталось в памяти местного населения, что, несмотря на запреты властей, они назвали многие места в память тех дней и перенесли через столетия. Вблизи деревни есть речка Лагыр. Название произошло от слова лагерь. Именно здесь в 1774 году стоял лагерь Салавата. На  возвышенности Приемная гора батыр принимал пополнение из близлежащих деревень. Гора Гульбазир связана с именем прекрасной девушки Гульбазир, которая по одной из версий легенд была любимой девушкой Салавата. Ближняя лощина Салавата, дальняя лощина Салавата - это места, где при отступлении Салават устраивал засады.  Красный Яр – это наблюдательный пункт Салавата.

       Краеведы и подрастающее поколение всегда интересовались легендой этих мест, хотели узнать историю родного края. «Очень много материалов в архивах, где встречается название деревни,- говорил Абубакир Нуриянович Усманов. Инициаторами создания музея были директор Норкинского сельского дома культуры Валиев Кадим, директор института истории, языка и литературы Усманов А.Н., III секретарь райкома партии Балтачевского района Шафиков С.Б., директор Норкинской средней школы, ветеран Великой Отечественной войны Мустафин Х.Ф.  .  Оформили музей художники-любители Валиев Кадим, Саитов Х., Гарифуллин Р. Поиском архивных документов о сражении Салавата возле деревни Норкино занимались Усманов А.Н, и Мустафин Х.Ф.. Вся Норкинская средняя школа  была вовлечена в эту интересную работу. Учителя и учащиеся собирали экспонаты для музея.

     В музее было оформлено два зала, один из которых был посвящен Салавату. Были собраны исторические документы о сражении Салавата возле деревни Норкино, экспонаты, связанные с этим событием, фотографии мест, топонимика которых свидетельствует об историческом событии. В другом зале были собраны материалы об истории деревень Норкино, Имяново, Усманово, история создания колхоза.

 Со временем устарел внешний вид музея и экспонаты. Состояние музея не отвечало современным требованиям. В 2006 году во время подготовки к республиканскому фольклорному празднику «Салауат йыйыны» в деревне Норкино было решено провести реконструкцию музея (распоряжение администрации муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан №29-Р от 15.02.2006). Музей оформляли сотрудники Национального музея Республики Башкортостан Фадеев Анатолий Сергеевич и Чишкова Любовь Александровна.

       17 июня 2006 года музей приобрел вторую жизнь, и с этого дня стал музеем Салавата Юлаева. Самым ярким событием в жизни музея стало посещение президентом Республики Башкортостан Муртазой Губайдулловичем Рахимовым, министром культуры и национальной политики Республики Башкортостан И. Илишевым, директором Национального музея РБ Валиуллиным Г. Ф. Также запоминающимся событием музея стало посещение религиозными деятелями республики и Турции.

  Музей участвует во всех мероприятиях, связанных с культурой, историей, которых проводит местная администрация, отдел культуры района, администрация района, школа и т.д. Так в 2007 г. музей принял самое активное участие в организации и проведении районного показательного праздника «Шэжэрэ», проходившего в д. Норкино. Выставляются экспонаты на выставки, проводимые отделом культуры. Например,была организована выставка в дни Салавата в г.Салавате, на праздник Сабантуя в Саратовской области, на зональную конференцию работников культуры, которая прошла в Балтачевском районе и др.

  Музей Салавата Юлаева посещают систематически. Основной контингент посетителей – это учащиеся школ и учителя.  Количество посетителей за год достигает до 300 человек.

  Посетителям музея предлагается экскурсия  «По следам Салавата»: посещение стелы, которая построена в память сражения Салавата Юлаева в деревне Норкино, посещение  Приемной горы и горы Гульбазир, ближней лощины Салавата, дальней лощины Салавата, Красного Яра, реки Лагыр.

     Музей имеет большое значение в изучении истории родного края, проводит работу по патриотическому воспитанию.

    Основную экспозицию музея составляют копии исторических  архивных документов, имеющие отношение к Крестьянской войне 1773-1775 г.г. , иллюстрации, раскрывающие образ Салавата, символическая стела жизнь Салавата, диорама «Рассвет перед боем» , схема-карта «Этапы восстания 1773-1775 г.г.». Имеется стенд «Салават и современность», в котором дана информация о людях, получивших орден Салавата, о скульпторе С. Тавасиеве, об исследователе И. Гвоздиковой. и др.

 Особый интерес представляет стенд «Поимка и допрос Салавата». Стоит отметить, что именно в деревне Норкино он был казнен особой жестокостью, 25 раз ударили кнутом , вырвали ноздри и прижигали «З» «Б» «И» (злодей, бунтовщик, изменник). Диорама отражает реальную  осеннюю картину перед боем на фоне деревни Норкино на возвышенности «гора Гульбазир».

     Площадь помещения музея составляет  100м2. Музей состоит из двух секций и находится в здании сельского дома культуры. Здание одноэтажное, кирпичное, постройки 1967 года. В 2006 году был проведен ремонт здания.

 

Директор музея Фаридонов Н.К.



Предварительный просмотр:

Соңгы кыңгырау вальсы

Сагышлы һәм сөйкемле караш

Омтылган ул яңа үрләргә.

Күңелле һәм моңсу кыңгырау,

Озатасың ерак юлларга.

Кушымта

 Җиз кыңгырау, мәктәп вальсына

Дуслар килгән чакыр барсын да.

Бала чакны артта калдырып,

Көмеш моңнарыңа чорна да.

2.Кичә генә төсле, кыңгырау,

Чакырдың син тәүге дәрескә.

Бик кадерле безгә һәр караш

Балачакның соңгы көнендә.

3.Ак җилкәннәр инде җилкенә,

Безне көтә тормыш, сынаулар.

Беренче һәм соңгы кыңгырау,

Күңелләрдә мәңге чыңнарлар.

 



Предварительный просмотр:

Беренче мәхәббәт

Үтте сандугачлы ал таңнар,

Коелды яшьлекнең таҗлары.

Икәү бергә йөргән юлларны

Ак чәчәкләр инде каплады.

Кушымта.

Энҗе карлар алсу йөзеңдә,

Төшләремә килеп керәсең.

Кулларымда синең кулларың,

Күзләремдә синең күзләрең.

2.Иркәләде ярсу йөрәкне,

Кыш сафлыгы-синең сулышың.

Бураннарда йөрим адашып,

Төшләремдә генә каласың.