Канатлы сүзләр

Фаридонов Наиль Кавый улы

Әлеге бүлектә сез төрле темаларга канатлы сүзләр, үткен фикерләр белән таныша аласыз.
 

 

  • Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,

      Тыңлаучы да сүз аңлаучы зирәк булса.                             

                                   Сәгыйть  Рәмиев

Хак сүз, нык сүз тамырларга үтә,

Тимер иман кебек була сүз;

Күп сөйләгән сүзнең кадере китә,

Иске чүпрәк кебек уңа сүз.

   Г.Афзал

Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар.

·         Ризаэтдин Фәхретдин

 

 

·         "Тормыш үзе - язучы" Айдар Зәкиев

·                    "Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул" Габдулла Тукай

·                    "Кеше йөрәге - оя. Буш торуны яратмый. Бушап калдымы - суына, туза, җимерелә." Фәнис Яруллин

·                    "Яшьлекнең бөтен гүзәллеге - кыюлыкта. Дуамал да, тапкыр да, җор да син, яшьлек! Кызулыгың, дуамаллыгың аркасында, аек акыл белән эшләп булмастай эшләр башкарып ташлыйсың. Егыласың - еламыйсың. Яшьлек - гомернең елмаюы. Яшьлек - гомернең җыры. Һәркем шушы җырны мөмкин кадәр матуррак башкарырга тырыша." Фәнис Яруллин

·                    "Дөньяны җил боза, адәмне сүз боза."Татар халык мәкале

·                    "Гафу итә белү үзлегенә көчле кешеләр генә сәләтле. Көчсезләр беркайчан да гафу итмиләр." Махатма Ганди

•                     "Телләр үлми! Үлә бары телен җуйган халыклар..." Рәфикъ Юныс

•                     "Шик юктыр ки, Аллаһ сез кылганнарны тулаем күреп тора." (Бәкара сүрәсе, 110 нчы аять)

•                     "Шагыйрь шигырь язучы гына түгел, шагыйрь – үзе шигырь ул." Хәсән Туфан

•                     "Башкаларга төбәлгән явызлыктан усал кешеләр үзләре интегәләр." Фирдәүси

·                    “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” Р.Фәхретдин

·                    "Мәктәп - биш культны үз эченә алган мәдәни учак ул: болар Туган ил, кеше, китап, туган тел һәм хезмәт культлары" Камил Әхияров

·                    "Китап укымаган адәм - чәчкә атмаган үлән." Гайса Хөсәенов

·                    "Укытучылар тырышлыгы - ил бавыры ныклыгы!" Суфиян Поварисов

·                    Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт анын кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп Һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Жиргә кумсә – орлык шикелле тишелеп чык. Жилкәнеңне жилләр екса – йөрәгеңне жилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да жиңергэ өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек. 
                                                                                                                       Фәнис Яруллин