Тәрбияви эш
Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 17.47 КБ | |
| 51.5 КБ | |
| 56 КБ | |
| 49.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Нөркә урта гомуми белем бирү мәктәбе
Олыларга олы хөрмәт
(Өлкәннәр көненә багышланган кичә.)
Татар теле укытучысы
Н.К.Фаридонов үткәргән дәрестән тыш чара.
Максат. Укучыларда өлкәннәргә ихтирам хисе тәрбияләү, тормышның кадерен белергә өйрәтү, аларның иҗади сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Хәерле көн, хөрмәтле ветераннарыбыз!
Бүген без монда Өлкәннәр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Бүген безгә мәктәбебездә төрле елларда хезмәт иткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләребез килде.
Кадерле кунаклар! Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.
1 укучы: Бәйрәмегез котлы булсын,
Табыныгыз мул булсын,
Күңел шатлык белән тулсын,
Ял кичәгез гөрләп торсын.
2 укучы: Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Әбиләр килгән мәктәпкә
Атлап кояшлы юлдан.
3 укучы: Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген - Өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
4 укучы: Өйдән чыгып киткән чакта
Иртән мәктәпкә диеп,
Кем ул: - Исән йөр, балам, - дип,
Озатып кала сөеп?
Йә, кем булсын, кемнең шулай
Сүзләре татлы тагын?
Шулай ярата белә бит
Әбием генә бары.
Җыр.
6 укучы: Гел яхшыга өйрәтәсез,
Тыңлыйбыз Сезнең сүзне,
Һәр эштә үрнәк Сез безгә,
Хөрмәт итәбез Сезне.
7 укучы: Ышаныгыз, без мәктәптә
Гел тырышып укырбыз.
Кайгы – хәсрәтләр китерми,
Таянычыгыз булырбыз.
Кадерле Өлкәннәр!
Сызламасын газиз җаннарыгыз,
Сызласа да аяк – кулларыгыз.
Озын гомер бирсен Сезгә ходай
Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!
Бүген бездә кунакта мәктәбебезнең хөрмәтле ветеран – укытучылар һәм төрле елларда эшләгән техник хезмәткәрләр:
- Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Фәрдүнә Заһит кызы; Миңнура апа, Эльвира Хәсән кызы һ.б.
Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.
(балалар үзләре эшләгән бүләкләрне тапшыралар)
Гөлшат һәм Лиана башкаруында татар кызлары биюе.
1 укучы: Еллар үтә диеп борчылмагыз,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау – сәламәт булып озак яшәү –
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
Бүген без шулай ук мәктәбебездә төрле елларда чисталыкны саклаучы хезмәткәрләребезМиңнура апа, Сания апа..., рәхмәт әйтәбез. Рәхмәт сезгә тырыш хезмәтегез өчен.
(балалар чәчәк бәйләмнәре тапшыралар)
Җыр.
Ә хәзер без бер уен уйнап алырбыз. (подноста сораулар язылган кәгазь битләре).
Кадерле кунаклар! Бу кәгазь битләренә сораулар язылган, шул сорауларга җавап бирүегезне үтенәм.
- Сез беренче укытучыгызның исемен хәтерлисезме?
- Сез беренче сыйныфка укырга кайчан һәм кайда бардыгыз?
- Мәктәптә ятлаган нинди шигырьне хәтерлисез?
- Мәктәп елларындагы нинди вакыйганы исегездә калдырдыгыз?
- Сез берәр спорт төре белән шөгыльләндегезме?
- Сезнең яраткан вареньегыз нинди?
- Нинди телевизион тапшыруны яратасыз?
- Сезнең яраткан шөгылегез нинди?
- Сезнең мәктәптә яраткан фәнегез нинди иде?
- Сезнең оныгыгыз нинди фәнне ярата?
Рәхмәт кадерле кунаклар! Инде сезнең турыда без күбрәк белдек.
Малайлар башкаруында татар егетләре биюе
2 укучы: - Балакаем, - ди әби,
- Алмакаем,- ди әби,
- Шикәрем син, балым син,
Иң кадерле җаным син.
Минем хөрмә җимешем,
Челтерәп аккан инешем...
Каян таба сүзләрен,
Тезә тәмле сүзләрен.
Мин алай әйтә белмим,
- Әбием, - дим, - әбием!
3 укучы: Безнең заман әбиләре
Бар яктан да килгәннәр.
Мондый әбиләргә карап,
“Супер әби”, - дияләр.
Аларның белмәгәне юк,
Барын да булдыралар.
Балаларга, оныкларга
Иң матур үрнәк алар.
Кадерле ветераннар, хөрмәтле Өлкәннәр, сезнең бәлки безгә, балаларга әйтер сүзләрегез бардыр.
Хөрмәтле ветераннар!
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз сау – сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
Көзләр җитте диеп моңаймагыз,
Мәңге горур булып калыгыз.
Кояш кебек янып яшәдегез,
Йолдыз кебек балкып яныгыз.
Җыр. “ Бәхеттә, шатлыкта”.
Хөрмәтле Өлкәннәребез!
Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк безгә. Сау – сәламәт булыгыз. Тыныч матур тормышта гомер кичерегез!
Ә хәзер сезне чәй табыны янына чакырабыз.
- Сез беренче укытучыгызның исемен хәтерлисезме?
- Сез беренче сыйныфка укырга кайчан һәм кайда бардыгыз?
- Мәктәптә ятлаган нинди шигырьне хәтерлисез?
- Мәктәп елларындагы нинди вакыйганы исегездә калдырдыгыз?
- Сез берәр спорт төре белән шөгыльләндегезме?
- Сезнең яраткан вареньегыз нинди?
- Нинди телевизион тапшыруны яратасыз?
- Сезнең яраткан шөгылегез нинди?
- Сезнең мәктәптә яраткан фәнегез нинди иде?
- Сезнең оныгыгыз нинди фәнне ярата?
Предварительный просмотр:
VI сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе
Тема: Хезмәт төбе – хөрмәт.
Максат: Балаларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Хезмәткә ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлау: аңлатмалы сүзлек, карточкалар, компьютер,
Дәрес барышы:
I, Оештыру моменты.
II. Дәрескә кереш.
Укучылар, чал тарихка күз салсак, бик борынгы заманнарда кешеләр, хайваннар кебек, көтү-көтү булып яшәгәннәр, торырга өйләре дә, кияргә киемнәре дә булмаган. Еллар уза торган, буыннар алмашынган, кешеләр җирне таяклар, кәйләләр, соңрак көрәкләр белән эшкәртеп, үсемлекләр үстерә башлаганнар, хайван тиреләреннән киемнәр тегеп кигәннәр. Эшли-эшли, уйлый-уйлый үзләре дә үзгәргәннәр, остара барганнар, берсеннән-берсе камилрәк эш кораллары уйлап тапканнар. Без белгән трактор, комбайн, машина, экскаваторлар, хәтта космик ракеталар - барысы да кешеләрнең тырыш хезмәт җимеше. Безнең бу дәрәҗәгә ирешүебездә хезмәтнең әһәмияте бик зур. Шуңа күрә бүгенге дәресебезнең темасын: "Хезмәт төбе – хөрмәт"- дип атадык. Без бүген төрле һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре турында сөйләшербез.
Тактага игътибар итегез әле, М.Җәлилнең "Хат ташучы" поэмасыннан өзекне дәреснең эпиграфы итеп алырга булдым.
Безнең илдә юк оятлы
Һәм кадерсез һичбер эш.
Һәрбер эштә син алдын һәм
Данлы булырга тиеш.
Ш. Өй эшләрен тикшерү
Өйдә мин сезгә әти-әниләрегезнең һөнәрләре турында кыскача язып килергә куштым. Тыңлап үтик әле.
IV. Бәйләнешле сөйләм үстерү.
1. Укучылар, сез һөнәр сүзен ничек аңлыйсыз? (җаваплар тыңлана)
- Аңлатмалы сүзлектә һөнәр сүзенә мондый төшенчә бирелә.
Кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү өчен махсус күнекмә таләп итә торган эш, кәсеп.
2. Хезмәт куймыйча, һөнәр остасы булып булмый. Укучылар, искә төшереп китик, хезмәт, аны яратырга өндәгән нинди әсәрләр өйрәндек без сезнең белән? Экранга игътибар итегез әле.
Г.Тукай "Эшкә өндәү"
Н.Дәүли "Бәхет кайда була?"
А.Әхмәт "Үги кыз"
А.Алиш "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" (әсәрләрне искә төшерү, күзәтү, фикер алышу).
- Г.Тукай шигырендә сүз нәрсә турында бара?
- Н.Дәүли бу шигырендә безгә нинди киңәшләр бирә?
- "Үги кыз" әсәре турында нәрсә әйтерсез?
- А.Алиш безгә нинди киңәшләр бирә?
3. “Һөнәр исемнәрен беләсеңме?” уены.
- Һөнәр исемнәрен беләсезме икән, шуны сынап карыйк әле. Хәзер мин сезгә хәрефләр күрсәтәм. Ә сез шул хәрефтән башланган һөнәр исеме әйтергә тиеш буласыз. Кем әйтә алмый, шул уеннан төшеп кала. (и, а, т, у)
4. "Кемгә нәрсә килешә"уены.
- Укучылар, сез тагын нинди һөнәр исемнәре беләсез? Мин сезгә бер һөнәр исеме атыйм. Сез бер-берегезгә игътибар белән карагыз. Сезнеңчә, кемгә бу һөнәр ныграк туры килә? Мин кул чабам, сез шул иптәшегезгә күрсәтәсез (укытучы, табиб, милиционер, шофер, банкир, сатучы).
Нәтиҗә.
Киләчәктә нинди һөнәр сайласагыз да, ул үзегезгә, илебезгә файда китерерлек булсын. Әле сезгә булачак һөнәрегез турында ныклап уйланырга вакыт күп. Моның өчен тырышып укырга,
белем алырга, хезмәтне яратырга кирәк.
5. Мин җөмләләр әйтәм, ә сез нинди һөнәр турында сүз барганын язып барыгыз.
Мәктәп җитәкчесе -
Кырларда иген үстерүче –
Балаларга белем бирүче –
Бакчада гөлләр үстерүче -
Урамда тәртип саклаучы -
Кешеләрне дәвалаучы -
Автобуста, трамвайда билет сатучы -
Җәнлекләрне, хайваннарны дәвалаучы -
Бал кортлары үрчетүче -
Машина йөртүче -
Ашханәдә аш пешерүче -
6. Хәзер 1 укучы бер шигырь укып үтәр. Сез игътибар белән тыңлагыз. Сәфәрнең ялгышы нәрсәдә?
“Болай бер эшсез
Өйдә ятканчы,
Әнием, арып,
Эштән кайтканчы,
Бик тәмле ашлар
Пешереп куйсам,
Сулар китереп,
Идәнне юсам, -
Бөтен өй эче
Нурланыр иде, -
Дип уйлый Сәфәр, -
Кыз булсам әгәр”.
- Сәфәрнең ялгышы нәрсәдә? Ул нинди малай?
- Ул өйдәге эшләрне кызлар гына эшләргә тиеш дип уйлый. Үзенең ялкаулыгын шуның белән акларга тырыша.
- Сезнең арада шундыйлар юкмы?
7. Бик яхшы. Укучылар, халкыбыз хезмәт турында бик күп мәкальләр уйлап чыгарган. Шуларны да искә төшереп үтик әле. Өйдә мин мәкальләр өйрәнеп килергә кушкан идем.
8. Халкыбыз төрле һөнәр кешеләре турында җырлар да иҗат иткән. Тыңлап үтик әле. Нинди һөнәр ияләре турында икән бу җырлар? Шуңа җавап табарга тырышып карагыз. ("Чайкала иген кырлары", "Нәни гармунчы")
- Беренче җырда нинди һөнәр иясе турында сүз бара? Ә иген үстерүдә тагын кемнәр катнаша? Җырны халкыбызның танылган җырчысы Т.Якупов башкара.
- Икенче җырда нинди һөнәр турында җырлана? (Фикер алышу)
9. Мәкальләр темасын дәвам итеп, тагын бер эш башкарырбыз. Мин сезгә карточкалар таратам. Һөнәрләр турындагы мәкальләрне дәвам итәргә кирәк. Уклар ярдәмендә тоташтырыгыз.
Оста кулда ... һөнәр дә аз
Егет кешегә җитмеш төрле ... үзе ашата
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез ... һөнәр бар
Һөнәр ашарга сорамый ... акыллының акылы алтын
Һөнәрленең кулы алтын, ... көн күрмәс
V. Йомгаклау
Бүгенге дәрескә йомгак итеп, Г. Тукайның "Эш" шигырен тыңлап үтик әле. Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә? (диск, компьютер)
Нинди генә һөнәр иясе булмасын, үз хезмәтен яратып, яхшы итеп башкарган, үзенең эше белән бик күпләрне бәхетле иткән затлар хөрмәткә лаек.
VI. Өй эше бирү.
«Минем булачак һөнәрем» темасына кечкенә хикәя язып килергә.
Предварительный просмотр:
Ата-аналар җыелышы
Тема: Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү
Балалар – җәмгыятьнең булачак гражданнары
Һәм бу җәмгыятьтә аларның кыйммәте хезмәттә
ни дәрәҗәдә катнаша алулары һәм бу хезмәткә
ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына карап
билгеләнәчәк. (А.С. Макаренко)
Бурычлар: ата-аналар белән гаиләдә балада хезмәткә карата уңай караш формалаштыру турында сөйләшү, аларга хезмәтнең әһәмияте бәяләп бетергесез зур икәнен исбатлау
Үткәрү формасы: әңгәмә
Күтәрелгән сораулар: хезмәт һәм аның бала тормышындагы роле, балада хезмәт күнекмәләре тәрбияләүдә гаилә үрнәгенең әһәмияте, баланың хезмәт эшчәнлеге һәм гаиләдә аны бәяләү.
Җыелышның барышы
- Укытучының кереш сүзе.
- Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр! Без бүгенге җыелышта хезмәт тәрбиясе, өйдә балаларга йөкләнгән вазифалар турында сөйләшербез.
Гел бер үк төрле көндәлек эшләр күңелсез һәм ялыктыра торган. Социологлар әйтүенчә, гаилә проблемаларын хәл итүче хатын-кыз атнага 12-14 сәгатьне ашарга пешерүгә, 6-8 сәгатьне кер юуга, 6-8 сәгатьне кибеттән азык-төлек алуга, 4-8 сәгатьне өй җыештыруга багышлый. Килешәсездер, үзегез теләп мондый эшләрне башкару өчен үзеңнең һәм башкаларның теләкләрен корбан итәргә кирәк.
Без үзебезнең малай һәм кызларны өйдәге эшләрне эшләргә өйрәтәбезме соң? Әллә безне аларның укудагы уңышлары гына кызыксындырамы? Әйдәгез әле, сезнең һәм балаларның анкета сорауларына җавапларын карап китик һәм аларга анализ ясыйк.
- Анкеталарга анализ ясау.
Ата-аналарга һәм балаларга түбәндәге анкеталар бирелгән була.
Ата-аналар өчен 1 нче анкета.
- Сезнең балагыз эшләргә яратамы?
- Өйдә ул нәрсә эшләргә ярата?
- Ул өйдәге эшләрне мөстәкыйль башкарамы, әллә сезнең ярдәм беләнме?
- Сезнең балагыз эш белән озак мавыгамы?
- Ул эшне теләп башкарамы, әллә киресенчәме?
- Баланың өйдәге эшләрен контрольдә тотасызмы?
- Эшләгән өчен баланы мактыйсызмы?
- Эшне начар башкарса, аңа җәза бирәсезме?
- Балагызның мәктәптәге хезмәт эшчәнлеге белән кызыксынасызмы?
- Гомумән, балагыз мәктәп һәм сыйныфта балагыз хезмәт эшчәнлегендә катнашырга тиеш дип уйлыйсызмы?
Ата-аналар өчен 2 нче анкета.
Минем балам мәктәптә: | Минем балам өйдә: |
Сыйныфта кизү тора | Чүп түгә |
Ашханәдә кизү тора | Савыт-саба юа |
Хезмәт вазифасы бар | Үз бүлмәсен җыештыра |
Сыйныфтагы эшләрдә катнаша | Фатирны җыештыра |
Түгәрәккә йөри | Кибеткә йөри |
Секциягә йөри | Энесен яки сеңлесен карарга булыша |
Укучылар өчен 1 нче анкета
Мин өйдә: | Һәрвакыт | Еш | Сирәк | Беркайчан да |
Урынымны җыям | ||||
Бүлмәмне җыештырам | ||||
Савыт-саба юам | ||||
Кибеткә йөрим | ||||
Кер юарга булышам | ||||
Фатирны җыештырырга булышам | ||||
Энем яки сеңлемне карарга булышам | ||||
Ашарга пешерә беләм | ||||
Әти-әниләр кушканны эшлим |
- Хөрмәтле әти-әниләр, сүземне дәвам итеп, шуны әйтәсем килә: тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Әйтик, аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәм эстетик тәрбия нормаларын булдыру, иҗади сәнгать әсәрләрен тудыру, ихтыяр көче тәрбияләү – болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Хезмәт – чыннан да, куәтле тәрбия көче. Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, башкарган хезмәтләренә карата канәгатьлек хисләре уятса, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, аларда аврлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, әйләнә-тирә дөньяда яңадан-яңа матурлыклар ачса, хезмәт әнә шул вакытта бөек тәрбияче була да инде.
3. Төрле ситуацияләргә анализ ясау.
- Әти-әниләр, хәзер мин сезне төрле ситуацияләр белән таныштырам. Сез аларга карата фикерләрегезне әйтерсез.
1 нче ситуация. Әти-әниләр сүзгә киләләр. Сәбәпчесе – уллары. Әтисенең фикеренчә, малай бакчада төзелеш эшләрендә булышырлык дәрәҗәдә үскән. әнисе исә мондый эшләр башкару өчен улы әле бик кечкенә.
2 нче ситуация. Гаиләдә өч ул үсә. Әтиләре өйдә шундый тәртип оештырган: шимбә әниләре ял итә һәм ул үзе теләгән нәрсә белән шөгыльләнә ала. Әти кеше һәм уллары өйдәге бөтен вазифаларны үзара бүлгәннәр. Кайбер вакытта бу хәл олы улларның ачуын китерә...
3 нче ситуация. Гаиләдә кыз бала үсә. Әни кеше авырлык белән генә кызын өй эшләрендә булышырга күндерә. Бала эшләрне әбисе эшләргә тиеш дип саный. Әби оныгы өчен өйдәге эшләрне бик шатланып башкара, үзенә эш кушмаганга хәтта үпкәләргә дә мөмкин.
4 нче ситуация. Биш яшьлек бала авырлык белән чүп чиләген алып чыга. Күршеләре аның әти-әнисен гаеплиләр: “Үзе кечкенә генә булса да, эшли. Әти-әниләре өйдә утыралар. Балаларына эш кушмасалар да була бит”, - диләр.
- Сыйныф җитәкчесенең чыгышы.
- Балалар үскән саен, мәктәп программасы катлаулана, укуы авырлаша бара. Менә шул вакытта бөтен өй эше ата-аналар җилкәсенә төшә. Шулай итеп, киләчәк гаиләсендә дә шуны таләп итә торган “кулланучы” кеше үсә.
Икенче яктан, балаларын “кулланучы” итеп тәрбияләүдә әти-әниләр үзләре гаепле. Балада хезмәт күнекмәләре тәрбияләү – авыр эш. Башта күрсәтергә, аннары булышырга, контрольдә тотарга кирәк. Моның өчен үз өстеңдә күп эшләргә ,ихтыяр көчеңне эшкә җигәргә, сабыр булырга кирәк. Башта җиңел булмаса да, бала үсеп, хезмәттән тәм таба башлагач күңелле булачак. Бүгенге җыелышыбызның максаты – хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышларын күрү һәм алга таба эшлисе эшләрне билгеләү иде.
4.Йомгаклау.
- Әти-әниләр, өйгә кайткач балаларыгызга ипинең күпме торганын әйтегез, фатир өчен кайда акча түләгәнегезне күрсәтегез, фатирны җыештыру планын төзегез, үзенең киемнәрен юарга өйрәтегез, балачакта ниләр эшләвегез турында сөйләгез. Аларга кызык булачак. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз!
Предварительный просмотр:
Шәҗәрә бәйрәме.
“Нәсел җепләремне барлыйм”
Максат: нәселләр җебен, буыннар чылбырын барлау, аталарга, туган якка сөю.Халкыбызның үткәненә һәм хәзергесенә ихтирам уяту, горурлык хисе тәрбияләү.
Улларыбызның шәҗәрәдә үз тармагын җибәрерлек, кызларыбызны нәсел анасы булырдай итеп тәрбияләү ята безнең иңдә. Тик шунда гына, кайчандыр бервакыт безнең исемнәр язылган шәҗәрәгә карап кемдер: “Менә безнең нәсел агачының башы,- дип әйтер.
Күңелле музыка яңгырый. Сәхнәгә ике алып баручы чыга.
1АБ.- Туган җирем , газиз җирем
Тәүге тәпи баскан җирем.
“Намусыңа тап төшерми
Яшә!”- диеп әйткән җирем.
2АБ.- Балачакның хәтирәсен
Саклаучы син, туган җирем.
Бар белгәнең тик изгелек
Рәхмәт сиңа, туган җирем.
1АБ.- Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар!
2АБ.- Бүген бездә зур бәйрәм. “Шәҗәрә бәйрәме”. Сезне барчагызны да шушы бәйрәм белән кайнар котлыйбыз!
1АБ.- Нөркәм минем илһам чишмәсе
Сине сагынып кайта һәркем
Зур сөенеч белән бүген
Бәйрәменә килгән халкым.
Хор: “Туган як” М. Мозаффаров муз.
Җир – ана сүзләре.
2АБ.-Ата – бабам эзен юллап
Чумамын мин тарихларга
Ыру каны тарта безне
Төрле тарафлардан.
1АБ.-Уралыпта аккан олы елга
Сүтик әле тарих йомгагын.
Авыл тарихын сөйләү өчен сүз Нөркә авыл хакимияте башлыгы
Ильяс Мазһар улы Нигматуллинга бирәбез.
Җыр: “Чатырлар”
Коллектив башкаруында “Бәби мунчасы”(нәсел дәвам итә).
2АБ.- Менә шулай ерак бабабыз Нурыкай Тугызаков- ыру башыбыз, милләтен, динен, иманын, нәселен саклап явыз Иван җәлләдләреннән, чукындырудан качып, газиз илен ташлап, шушы гүзәл җирләргә килеп утырып, нәселен дәвам иттергән.
1АБ.- Бер нәрсә дә үз иркендә түгел
Бар да бара ходай кушканча
Авылымның бу тарихта эзе
Була алмас иде башкача
Тәре такмас өчен муенына
Шаһит киткән халкым уллары
Хәер-ханлык сорап сузылганнар
Мөһаҗирләренең куллары
Бигать биреп бабам шушы җиргә
Шәҗәрәсен шунда яңарткан
Керсез табигатен, җирен, суын
Анасыдай күреп яраткан
Авылымның килга ташын
Нурыкай карт салган кадерләп
Исемең калган, кабер ташың кайда
Хәзер аны кемнәр хәтерләр.
Нурыкай турында җыр-кобаер. Авторы Н.Фаридонов башкара.
Ут сүнә. 17-18-19-20 гасыр әрвахлары, рухлары күренә.
1АБ.- Әйләнмәсә вакыт тәгәрмәче
Хәтер күчәрләре әйләнсен
Токымнарын күреп ата-баба
“Югалмадык”,-диеп сөенсен.
Нурыкай рухы:- Эһе- һе-һей! Минем канымнан, минем җанымнан яралган балаларым! Минем шәҗәрәмнең тамыр тармаклары, барыгызда монда җыелганмы? Безнең хакта беләсезме? Ходайдан бүләк булган, оҗмах почмагыдай бу җиребезне күз карасыдай кадерләп саклыйсызмы? Иркен-бай яшисезме? Тавыш бирегез!
Усман кордашымның нәселләре! Имән дусымның нәселләре!
Эһе-һей! Шаһбан, Нуретдин, Исмәгыйл, Хаҗимулла! Нәсел-нәсәбләрегез дәвам итәме?
(залдан тавышлар) Без бар, без бар! Без монда!
(Балалар залдан сәхнәгә шарлар күтәреп йөгереп менәләр, бииләр.
Нурыкай:- Аллага шөкер.! Ыруыбыз имин!
Усман:- Йөзләре якты, тавышлары көр!
Имән: - Әйе-әйе, тормышлары ару, туганнар! Шулай ил агасы ыруларыбыз җыелган.
Бию
АБ.- Ә хәзер нәсел җепләрен барлау өчен сүз Кадим Валиевка бирелә. Ул Исмәгыйл нәселе шәҗәрәсен сөйләр.
Шушы нәсел вәкилләрен котлап
Җыр:
АБ.- Сүзне Усман авыл шәҗәрәсен дәвам итүче, Табил нәселенең дәвамы, Шафиков Рауфка бирәбез.
Шушы нәсел вәкилләрен котлый Роза Әсләм кызы Исламова
Юмаш нәселенә сүз бирәбез.
Сәйфетдин
Сәйфетдин нәселенең дәвамнары Гүзәл Низаметдинова белән Венария Низамова үзләренең шәҗәрәсе хакында сөйләрләр.
Сәхнәгә Валиулла нәселенең дәвамы булган Бәһия Нигәматулла кызы Нуриеваны чакырабыз.
Музыкаль күренеш.
АБ.- Яшәдек без бер тугандай, язмыш шулай,
Бер тамырдан шытып үскән пар каендай
Бер үк иман, бер үк кыйбла биргән ходай
Телләр охшаш, пар тургайның сайравыдай.
Назлы курай яңгыраткан Урал тавын,
Тал ян гармун кушкан аңа Идел моңын.
Кыз ярәшеп, кардәшләшәп, туганлашып
Ярдәмләшеп без үткәнбез гөмер юлын
Яшәдек без татар башкорт бер тугандай,
Бер тамырдан шытып үскән пар каендай
Насыйп булсын яшәү безгә мәңге шулай.
Акмулласы, Габдулласы булган халык,
Җыр тудырган, моң тудырган курай алып.
Тальян гармун моңнарына хәйран калып,
Җыр җырлаган игезәкләрдәй тату халык.
Музыкаль күренеш.
ШӘҖӘРӘ
АБ: Сүз Имән ыруының нәсел шәҗәрәсен дәвам итүче Нәфис Нураевка бирелә.
Җыр Хәйрүләкәй курай белән.
Имән авыл кызлары сезне сәламли.
“Салават батыр биюе.
Башкорт киемендә яугир пәйдә була:
Мин Салават явы заманыннан килдем. Үткән ел зур бәйрәм үздырып , зур саваплы эш эшләдегез, безнең рухка ак корбаннар чалып искә алганыгыз өчен рәхмәт сезгә, Нөркә халкы. Утка да кердем, суга да төштем , әмма ил намусын тапламадык
АБ: Батырлыклар кылына шундый җирдә,
Батырлыкка булса торырлык.
Салават батыр ул да синдә тапкан
Фикердәшен – яудаш булырлык.
Гөлбәзирем, диеп җырлагандыр,
Зинданнарда яткан чыгында.
Гайрәт белән бергә сөюгә дә
Урын булган батыр җанында.
Салават: (монолог) аяк- куллары богаулы)
Я раббым! Кайда, кем икән минем бичара нәселләрем? Бичара хатыннарымны төрмәләргә ябып, канымнан яралган балаларымны әфисәрләргә өләшеп, олы гонаһка батмады микән әби патша.
Гөлбәзирем, сабыр җанлы, зәнгәр күзле сылуым, сине бүген төштә күрдем,
Гөлбәзирем, шуны да сорарга җөрьәт иттем. Безнең мәхәббәт җимешебез кемебез бар? Минем нәселемне дәвам итүче булса мин бик шат. Я хода! Ахирәттә ни көтәдер мине. Оҗмахкамы юлым, тәмугкамы? Халкым хөкеме хак булыр.
6. Без унтугызынчы гасырдан, Напалеонны җиңгән Нөркә, Имән, Усман егетләре дә Париж дигән башкала урамнары буйлап үттек. Арыган атларыбызны Сена елгасында сугардык.
Без сугышка кергәндә
Бәхилләштек барыбыз,
Без сугыштан чыкканда,
Алдан чыкты даныбыз.
Любезники, Любизар, молодец, молодец
Мәскәүгә дә кердек без, Парижны да күрдек без
Французларны җиңгәндә, җир җимертеп йөрдек без.
Кушымта.
Бию: Любезники, любезар.
Мин егерменче гасырдан. Егерменче гасыр дигән заман таныш сезгә ырудашлар. Бал каптырам дип- кан каптырды, май каптырам дип- таш каптырды. Әмма ул- безнеке, шанлы- данлы 20нче гасыр. Данлы улларың- кызларың Тарихта калды:
Бөек Ватан сугышы ветераннары
Сибгат Төхвәтуллин, Фәйзел Хайретдинов, Әхнәф Харисов, Вафа Сөләйманов, Әбүбәкер Усманов, Ринарт Сөләйманов, Ринат Латыйпов, Рамил Исламов, Рәшит Хайруллин, Газзали Галиев, Әсләм Гәрәев.
Безнең тормыш.
Безнең тарих, шушы исемнәр белән нурлана, горурлана.
Әйе, Нөркә, Имән, Усман халкы бөтен ил белән Ватан өчен яуга атылды,җинү белән кайтты, талпынды, хезмәт белән яшәп канатланды, заман белән атлап канатланды. Сугыш һәм хезмәт ветераннары бар монда, аларның күзләренә карап рәхмәт әйтеп чәчәкләр бирегез бүген.
Дәртле бию.
Татар яшьләре биюе.Нөркә урта мәктәбенең бию коллективы башкара.
А.Б. Сизәсезме тамырларның туган якта нык икәнен
Туган туфрак ата нигезе көткәнен.
Нәсел жебе бу жирләрдә күп икәнен,
Туганнарның бик күпләре юк икәнен,
Кайтыңмы дип еллар аша, кардәшләрнең
Рухлары, ишетәсеңме эндәшкәнен .
Туган жирнең гөлбакчага тиң икәнен,
Халыклары бер тугандай дус икәнен,
Жан тартмаса, сизәсеңме, кан тартканын,
Тармакларның бер тамырга тоташканын.
А.Б. Эйе, авылымның горурлыгы булган, соклангыч кешеләре ифрат күп.Тәү тапкыр шушы жирдә аваз салган, тәпи баскан һәм язмышын туган туфрагы белән бәйләгән, авыл хужалыгының төрле тармакларында бар тырышлыкларын салып эшләгән якташларыбыз хакында бик күп сөйләргә булыр иде. Без алар белән горурланабыз һәм һәрвакыт истә тотабыз. Арабызда шундый шәхесләр булганда, нәсел шәҗәрәбездә матур эзләр калуы көн кебек ачык.
А.Б. Туган авыл, туган як. Нинди изге, илаһи көчкә ия төшенчәләр.Язмыш жилләре.
АБ. Бүген безнең авылыбызда фәһемле чара үтте. Беренче чиратта үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзегән гаилә вәкилләренә, барлык авылдашларга, килгән кунаклар исеменнән зур рәхмәт әйтәбез.
Котлау өчен сүз һәм шәҗәрә бәйрәменнән соң күңелендә туган уйларын сезгә районыбызның хәкимияте башлыгы житкерер.
Күңелле бию.
Имән: Хәтер йомгакларын сүтә-сүтә,
Үттек бүген таныш юллардан.
Халкым элеккечә эшсөяр,
Тормыш күпкә матур үзгәргән.
Усман: Балаларым! Башкортстан дигән жиребездә,
калыйк бер күч булып , шат яшик түш киреп,
Бер беребезгә көч биреп.
Нурыкай: Балаларым, сезгә васыятькә
Калдырмадык мал мөлкәт.
Фани байлыклардан затлы
Борынгылардан аманат.
Кот байрагыбызны тапшырабыз.
Байракны күтәреп
Илегез-Рәсәй
Ватаныгыз- Башкортстан
Ыруыгыз- кыр танып
Агачыгыз-карама
Суыгыз- Конзыя
Кошыгыз- Аккош
9. Авылдашларыбыз, нәсел тармакларыбызны күрербез.Иншалла. Безне мәңгелек көтә, Саубулыгыз.
2-1А.Б. Хушыгыз, ата балалар рухы, без сезне беркайчан да онытмабыз.Тыныч булыгыз, Нөркәлеләр сынатмас!
Сәхнәгә барлык катнашучылар чыга, жыр.
