Карпова Елизавета Семеновна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кошның матурлыгы төсе белән, кешенең матурлыгы эше белән

Профессия: учительница

Профессиональные интересы: чтение художественных произведений

Увлечения: выпечка красивых тортов

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Село-Чура, Кукморский район

Место работы: МБОУ "СОШ с.Село-Чура"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/karpova-elizaveta
Бала тәрбияли белү - ул талант һәм тормышта киң белем сорый торган дәүләт күләмендәге бөек эш.
М.Горький

        Без - зур үсешләр, үзгәрешләр заманы кешеләре. Тормышыбыз көнләп түгел, сәгатьләп алга бара. Яңа чор безнең алда яңа мөмкинлекләр ача. Белемле, максатчан кеше үз дигәненә ирешү өчен барлык мөмкинлекләрдән киң файдалана ала. Әлеге үзгәрешләр безнең алда зур бурычлар куя дисәк, һич тә ялгыш булмас. Балаларга ничек белем һәм тәрбия бирергә? Аларны көндәшлеккә сәләтле, тормыш чоңгыллары арасында адашмаслык, дөрес юл сайлый белерлек итеп ничек үстерергә? Әлеге сораулар меңләгән мөгаллимнәрнең күңелен борчый.

О себе

Мин биек таулар, болын һәм әрәмәлекләргә бай булган Кукмара районының Село-Чура авылында дөньяга килгәнмен. Мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга кердем.

Хезмәт юлымны 1990нчы елда туган мәктәбемдә башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлап җибәрдем.

1998-2002 нче елларда Алабуга дәүләт педагогия  институтында  белем алдым. Бүгенге көндә  татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытам. Үз хезмәтемне яратып башкарам. Укучылар белән сыйныфтан тыш чаралар үткәрәбез, төреле конкурс һәм олимпиадаларда  катнашабыэ.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Т.Миңнуллин "Әниләр һәм бәбиләр"

З.Кадыйрова "Язмыш сынавы", "Сагынырсың,  мин булмам"

 

Мой взгляд на мир

     Кеше гомере - диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә зур планнар кора. Барлык уйлаганнарын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга омтыла.

     Адәм балалары узган гомерләренә төрлечә, төрле юллар белән әйләнеп кайта. Менә шул чакта үткәннәр өчен үкенерлек булмасын иде, җыр сүзләре белән әйткәндә, гомерләр заяга узмасын. Ә җирдә яшәү, кеше дигән олы исемне йөртү - бәхет.  Дөнья - матур, бер-береңә изгелек һәм игелекләр кылып кына яшәүгә ни җитә...

Мои достижения

-  Грамота за успехи в организации и совершенствовании воспитательного процесса, формировании интеллектуального, культурного и нравственного развития личности, активную работу с семьями учащихся и многолетний плодотворный труд, 2007

- Грамота за подготовку призеров в районном туре республиканской олимпиады по татарскому языку, 2008

- Грамота за подготовку призёров в районном туре республиканской олимпиады по татарскому языку и литературы, 2009

- Грамота за подготовку призёров в районном туре республиканской олимпиады по татарскому языку и литературы, 2010

-  Грамота,  победитель в номинации "Лучший классный руководитель старшего звена" муниципального тура республиканского конкурса "Воспитатель человека", 2011

- Обладатель гранта республиканского конкурса "Наш лучший учитель, 2012

- Диплом за участие  Республиканском  научно-исследовательскоемчтении учащихся и студентов имени Габдулхака Каюмова “Эзләнүләр аша камиллеккә”, 2018

-  Грамота за активное участие в муниципальном туре республиканского конкурса “Лучший учитель татарского языка и литературы – 2017”, 2017

-  Грамота, победитель в номинации”Самый толерантный классный руководитель” муниципального этапа  республиканского конкурса "Воспитать человека" , 2018

- Почетная грамота главы Кукморского мунициапльного района, 2019  

Моё портфолио

Карпова Елизавета Семёновна

 

Туган елы : 08.12.1970

Белеме : югары

Уку йорты : Алабуга дәүләт педагогика университеты

Тәмамлаган ел : 2002

Факультет: татар теле һәм әдәбияты

Специальность: филология

Категория: беренче 

Педагогик стаж : 27 лет

 

 

 

                                                                                                                       Эссе "Минем педагогик философиям".

 

   Без зур үсешләр, үзгәрешләр заманы кешеләре. Тормышыбыз көнләп түгел, сәгатьләп алга бара. Яңа чор безнең алда яңа мөмкинлекләр ача. Белемле, максатчан кеше үз дигәненә ирешү өчен барлык мөмкинлекләрдән киң файдалана ала. Әлеге үзгәрешләр безнең алда зур бурычлар куя дисәк, һич тә ялгыш булмас. Балаларга ничек белем һәм тәрбия бирергә? Аларны көндәшлеккә сәләтле, тормыш чоңгыллары арасында адашмаслык, дөрес юл сайлый белерлек итеп ничек үстерергә? Әлеге сораулар меңләгән мөгаллимнәрнең күңелен борчый.

   Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, минемчә, иң элек баланың эчке һәм тышкы сыйфатларының гармониясенә ирешү мөһимдер. Еш кына: “Дөньяны әхлаксызлык һәм намуссызлык басты. Ата - улны, ана кызны белми,-” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Шуның өстәвенә, статистик мәгълүматлар буенча, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек арта бара. Авыр гаиләләр, бала тәрбиясенә салкын караучы әти-әниләр еш очрый. Ятимнәр турында сөйли башласаң, хәлләр тагын да аяныч. Балаларыбызны әлеге күренешләргә каршы торырлык итеп ничек тәрбияләргә һәм белем бирергә ? Кечкенә вакытта салынган матур гадәтләрнең, уңай сыйфатларның югалмавына ничек юл куймаска ? Һичшиксез, әлеге мәсьәләләр үз чорында К.Насыйри, Р.Фәхретдинов, Ш.Мәрҗани кебек танылган мәгърифәтчеләребезне дә борчыган. Алар әлеге проблемаларны хәл итүнең юлларын да билгели алганнар. Бүген исә хәл тагын да катлаулы. Компьютер эрасында бала күңеленә сүз белән генә тәэсир ясыйм димә. Өстәвенә балалар китап укудан ераклашты. Телевизор экраннары аларга шул китапларны алыштырды, компьютер уеннары баланың бөтен буш вакытын йотып бара. Ә сәнгать, музыка, классик әдәбият ? Алар бүгенге чор вундеркиндлары өчен ничектер икенче планга калалар. Сыйныфтагы берничә бала гына бүген ихластан М.Мәһдиев, Ә Еники әсәрләрен укый, Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”ен караганда, сиздерми генә күз яшьләрен сөртеп ала. Әлбәттә, дөньяга караш һәркемдә дә бертөрле булмый, әмма мин югары сыйныф егетләре һәм кызлары күңелендә татар әдәбиятының классикасы рәтенә кертелгән әсәрләргә кызыксыну тудыра алам икән, димәк, әлегә өмет бар дигән сүз.

   Әдәбият та, ана теле дә - бала өчен чын тормыш мәктәбе, реаль тормышның чагылышы ул. Иртәме-соңмы алар да шундый ук вакыйгаларга юлыкмас дип кем әйтә ала? Ничек кенә булмасын, үз дәресләремдә балаларга Акъәбинең күңел сафлыгын, Әлмәндәрнең тормыш сөючәнлеген, Сөннәтче бабайның милли рухын, Маһисәрвәрнең сабырлыгын, Сабирәттәйнең кешелеклелеген, Шәяхмәтнең эчкерсезлеген үрнәк итеп кенә куеп калмыйм, ә бары тик алар кебек гомер иткәндә генә, Чын Кеше исеме белән аталып йөртергә мөмкин булачагына игътибарны юнәлтәм. Ни өчен әле заман баласы үзенә идеал итеп Ф.Яруллин, Р.Шәрипов кебекләрне алмаска тиеш!? Ана теле һәм әдәбияты дәресләре - ничек яшәргә, башкаларга нинди мөнәсәбәттә булырга, җәмәгатьчелек алдында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклегенең гүзәл үрнәген бирүче бердәнбер фән ул.

   Дәресләрдә укучыларга әсәрләрдәге төрле гыйбрәтле хәлләр, вакыйгалар аша дөрес яшәүнең асылына төшенергә ярдәм итәм. Дөресрәге, күңел биреп укыган бала, күп очракта, әлеге нәтиҗәләрне үзе ук чыгара. Дәрес вакытында “минем фикеремчә”, “минем уемча” кебек сүзләрне ишеткәч, күңел сөенә. Баланың тормышка, заманга карашы формалаша, ул үз фикерен ачык дәлилләп бирә ала. Үз ана телендә дәлилли, әдәби телдә аралаша. Бу уңыш түгелмени!? Димәк, ул милләтен дә, туган җирен дә, күңеленә якын кешеләрне дә ихластан хөрмәт итә, аларның башлаган эшен дәвам итәргә тели дигән сүз.

   Ә халкыбызның җырлары, милли йолалары, халык авыp иҗаты... Алар да сабый күңеленә нәкъ менә ана теле һәм әдәбияты дәресләре аша барып ирешә бит.

   ... Дәрес дәвам итә. Ерактан талгын гына музыка тавышы ишетелә. Бер карасаң, бу көйгә халкымның күңел җылысы салынган, икенче карасаң, ул күренекле композиторның танылган әсәре. Әдәбият дәресләрендә классик әсәрләр белән таныша барып, күңелгә рухи азык, кабатланмас кичерешләр дә алып була.

   Әйе, татар теле һәм әдәбияты дәресләре мәктәп расписаниесендә бердәнбер дәрес түгел. Шунлыктан аны башка фәннәр, шул ук география, биология, тарих белән бәйләнештә алып барсаң, тагын да уңышлырак.

   Шундый хыялым бар: ана теле һәм әдәбияты дәресләре белән янәшә “Тормышка әзерлек” дәресләре дә кертер идем. Егетләр дә, кызлар да җәмгыятьтә үз-үзләрен тотуның гади генә кагыйдәләренә, халык традицияләрен саклау һәм дәвам итүгә, гаилә мөнәсәбәтләренең сафлыгына өйрәнерләр иде. Кешелеклелек, ярдәмчеллек, толерантлык кебек сыйфатларны мәктәп яшендә үк булдырмасак, “...соңыннан бу тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмаячак”

   Без өченче меңьеллыкта яшибез. Үтеп киткән Хәйрия елын Гаилә елы алыштырды. Димәк, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә уңай якка йөз тотарга тиеш. Һичшиксез, барысын да берничә елда гына үзгәртеп куеп булмый, әмма бу үзгәрешләрнең башы балалар бакчасында, мәктәптә ана теле һәм әдәбияты дәресләреннән башлангыч ала.

    Уйлап карыйк әле! Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, әдәплелек, тыйнаклык, сабырлык кебек сыйфатлар безнең тормышыбызга үзгәреш кертмәсмени? Башкалар сиңа елмаеп караса, син дә ирексездән елмаясың, күңелдә начарлыкка урын калмый. Елмаюлы карашны күрү белән ниндидер яхшылык, игелек эшлисең килә башлый. Кеше - дөньяга яшәүнең кадерен белергә килгән зат. Җәлил сүзләре белән әйтсәк: “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын !” Һәр кеше дә Җәлил, Тукай кебек үлемсез була алмый. Ләкин син яшәү дәверендә башкалар күңеленә яхшы эшләрең, игелекле гамәлләрең, матур мөнәсәбәтләрең белән кереп каласың икән, син башкалар өчен маяк булып яна аласың дигән сүз. Ана теле һәм әдәбияты дәресләренең бөтен асылы менә шуңа барып тоташа да инде.

   Кешенең күңел байлыгын, эчкерсезлеген бәяли торган үлчәү берәмлеге уйлап табылмаган әле. Ләкин шул күңел байлыгын тудыручы фән дип, мин ана теле һәм әдәбиятын атар идем. Халкымның бетмәс-төкәнмәс милли мирасы, тел байлыгы, әдипләребезнең иҗаты заманалар үзгәрсә дә, Кеше дигән олы исемне йөртергә лаеклы шәхесләр тәрбияли әле.

   Берәүләр ашкынып заманча яшәүне таләп иткәндә, икенчеләр белем һәм тәрбия бирүнең яңа кагыйдәләрен керткәндә, меңьеллык тарихы булган әдәбиятыбыз үзенең үлемсез әсәрләре, халык авыз иҗаты, милли мирасы аша Чын Кешеләр тәрбияләүне дәвам итә. Ышанып әйтергә була: алар үзләренең көндәшләреннән күпкә өстен.

   Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мин әни кеше. Үзем эшләгән эшнең уңышка ирешәчәгенә мин шикләнмим.

 

 

 

 

 

 

 

Добавить грамоту в портфолио