Татар теленең үз сүзләре һәм алынмалар (презентация)
презентация к уроку (9 класс)

Карпова Елизавета Семеновна

Татар теленең үз сүзләре һәм алынмалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telenen_uz_suzlre_hm_alynmalar.pptx61.51 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: Татар теленең үз сүзләре һәм алынмалар Халык сүзен безнең отасы бар, Сүз түтәлен чүптән утасы бар, Алтын сүзне бергә тупласы бар, Каререн белеп кенә тотасы бар. З.Мәҗитов Сыйныф : 9 Фән : туган тел

Слайд 2

Бирем . Бирелгән җөмләгә синоним җөмләләр уйлап языгыз , бәйләүче чараларының асларына сызыгыз . Кайбер очракта медицина көчсез , чөнки кеше күңелен дәвалый торган дарулар әле табылмаган .

Слайд 3

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы : 1 . Гомумтөрки сүзләр 2 . Алынма сүзләр 3 . Интернациональ сүзләр

Слайд 4

Гомумтөрки сүзләрнең төркемчәләре : Кешенең тән төзелешенә караган сүзләр : баш, аяк , маңгай , каш, күз , кул , сын, арка, теш, бавыр , бугаз . 2 . Кардәшлек атамалары : ата ( әти ), ана ( әни ), бабай . 3 . Алмашлыклар : мин, без, син , сез , ул , алар , үз , бу . 4 . Урын , вакыт төшенчәсен белдерә торган сүзләр : көн , төн , ел, ара, ал, арт, эч , урта , ян . 5 . Табигать күренешләре : көн , җир , су, таш , ай, җил . 6 . Хайван , җәнлек , бөҗәк , кош-корт исемнәре : айгыр , аю , арыслан , балык, бүре , кош, үгез , тай, ат , ау , һ.б 7 . Үсемлек исемнәре : агач , каен һ. б. 8. Сан белдерә торган сүзләр : бер , ике , өч , дүрт,биш . 9 . Эш , хәрәкәт белдерә торган сүзләр : авыру , җылау , тулу , яту , тору, яшәү , йоклау , йөрү , килү , китү , керү , үлү , туу , төшү , тору.

Слайд 5

10. Әйберләрнең , күренешләрнең сыйфатларын , үзенчәлекләрен белдерүче сүзләр : ак , кара, ал, ач , әче , аз, күп , иске, мәңге , ялгыз , каты, сары , яшел , тере , олы . 11. Тормыш-көнкүреш , ашау-эчү , хезмәт төшенчәләрен белдерә торган сүзләр : алтын, көмеш , тимер , тамга, он, аш , азык , ил. 12. Абстракт төшенчәләрне белдерүче сүзләр : изгелек , көч , исәнлек . Бу сүзләр , бик борынгы заманнарда барлыкка килеп , төрки телләрнең күбесендә сакланып калганнар .

Слайд 6

Гарәп -фарсы алынмаларының тематик бүленеше : Дингә бәйле сүзләр : Алла, дин, Ходай , Коръән , намаз, шайтан, иман , мулла һ.б . 2. Фән һәм мәгариф өлкәсенә караган сүзләр : гыйлем , фән , фәлсәфә , хисап , мөгаллим , мәдрәсә , дәфтәр , хикәя һ.б . 3. Әдәбият һәм мәдәният өлкәсенә караган сүзләр : әдип , нәшрият , мәдәният , мәдәни , мәкалә , әсәр , һ.б . 4. Иҗтимагый-сәяси төшенчәләрне белдерә торган сүзләр : җәмгыять , сәясәт , дәүләт , ватан , халык , һ.б . 5. Көн исемнәре : шимбә , якшәмбе , дүшәмбе , һ.б . 6. Кеше исемнәре : Габдулла , Газизә , Әхмәт , һ.б . 7. Кыйммәтле ташларны , казылма байлыкларны белдерүче сүзләр : алмаз, җәүһәр , якут, зөбәрҗәт һ.б .

Слайд 7

Татар телендә рус алынмалары Язма әдәби телдән кергән сүзләр татар телендә русча яңгырашны , язылышны саклап калалар : ракета, техника, кружка, комбайн, пенал, завод, циркуль, секундомер һ.б . Гади сөйләм стиле аша боынгыдан кергәннәре , татар теленең фонетик закончалыкларына буйсынып , аваз үзгәрешләре кичергәннәр : капуста- кәбестә , церковь- чиркәү , стол- өстәл , скамья- эскәмия , смола- сумала , шляпа- эшләпә , помело- пумала , канава- канау һ.б .

Слайд 8

Интернациональ сүзләр Телебездә немец, француз, инглиз , итальян , латин , грек телләреннән кергән сүзләр дә бар . - инглиз : фильм, бокс, матч, парк, хоккей, клоун, доллар, футбол, финиш; - француз : костюм, ландшафт, бутерброд, шлагбаум; - грек һәм латин : автор, витамин, гимн, алфавит, музей, директор, фамилия, химия, физика, биология, драма, библиотека, вирус, аттестат, фантазия; - немец : банкрот, галстук, полиция, ракета, рейс; - итальян : концерт, помидор, макарон, газета, валюта конфета, вермишель, салфетка һ.б .

Слайд 9

Алынма сүзләрнең үзенчәлекләре: Гарәп-фарсы - сүз башында: д ан, з аман, р изык, һ әйкәл, х әтер, ф ән; - сүз башында: тә рҗемә, мә ктәп, мө галлим; - сүз ахырында: хөкүм әт , матбуг ат , нәшри ят , аш ханә , Үзбәк стан 2. Рус-европа - сүз башында һәм сүздә: а квариум, э кзамен, ф асон, ко ф е ; берничә сузык рәттән килә: т еа тр, как ао , п оэ ма; сүздә кушылмалар булу: б ю ст, грав ю ра, к ю вет, м ю сли, п ю ре, р ю кзак. Алынма сүзләр сингармонизмның рәт гармониясенә буйсынмый: к и т а п, к и н о , т е л е в и з о р

Слайд 10

1.Дәреслек белән эш 19 нчы күнегү, 22 нче бит ( телдән) Бирем : алынма сүзләрне табарга . 2. Карточкалар буенча эш 1 нче карточка. Бирелгән гарәп -фарсы алынмаларын дөрес итеп язарга : Иг ... тибар , мәг ... нә , табиг ... ть , сәнг ... ть , г... рәп , каг ... дә , кәг ... зь , шиг ... рь , җи ...ан, сәг ... ть , рә ... әт , мә ... әббәт , г ...мер, мәк ...ль, г... ләм , … әйкәл , дә … шәт , падиша …, с… рәт , ми… нәт , ми… ербан , зә … әр , фәрм …н, әм … нәт , әхл …к.

Слайд 11

2 нче карточка Бирем: гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләрнең синонимнарын язарга. Абруй , хәстә, нигъмәт, гаскәр, мәшһүр, шәфкать, җәмгыять, фидакяр, игълан, нәкыш, мәгълүм, фәрман, әҗәт, азат, тәмам, чор, гариза, низаг, шифа, ядкяр, ләгънәт, хәвеф-хәтәр, вәхши, мәзәк, зәгыйфь, риза, морад, пакь, сихри, файда, хәзинә, мәхәббәт, фәкыйрь, әсир .

Слайд 12

Өй эше 21 нче күнегү, 23 нче бит (язмача)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...