Мөстәкыйль сүз төркеме. Сыйфат (презентация)
презентация к уроку (6 класс)

Карпова Елизавета Семеновна

Мөстәкыйль сүз төркеме. Сыйфат

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mostkyyl_suz_torkeme._syyfat.pptx2.13 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: М өстәкыйль сүз төркеме : сыйфат . Сәнгатьле сөйләмдә сыйфатларны куллану . Сыйныф : 9 Фән : туган тел

Слайд 2

Исемгә морфологик-синтаксик анализ ясарга. Күзләремдә минем – халык гаме, Йөзләремдә минем – ил төсе... / И.Юзеев/

Слайд 3

Сыйфатларны табарга, нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә. Халкым минем - батыр халык, Ярдәмчел һәм матур халык. Күпме чит-ят милләтләргә Бөекләрен биргән халык. / Р.Сибат/

Слайд 10

Ул авылның ,- һич онытмыйм ,- һәр ягы урман иде , Ул болын , яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде . Зурмы ? Дисәң,зур түгелдер,бу авыл бик кечкенә , Халкының эчкән суы бик кечкенә – инеш кенә . Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк ; Күз ачып йомганчы , һичшиксез , җыярсың бер чиләк. 1 нче бирем . Өзекне сәнгатьле укырга , сыйфатларны табып әйтергә . 2 нче бирем . Аларны сыйфатланмышлары белән дәфтәрләргә язып алырга .

Слайд 11

3 нче бирем . Сыйфатларны табап , дәрәҗәләрен билгеләргә ; 2 сыйфатка морфологик-синтаксик анализ ясарга . ... Курайчыны берничә мәртәбәләр күрсәм дә , мин аның кайсы авылдан , кем икәнен белә алмадым . Аны шул муллалар үзләре базардан ияртеп кайталар иде . Аз гына кылый , аз гына шадра , озын буйлы бу агай , минемчә , бик шәп курайчы булгандыр . Бик дәртләнеп , бик рәхәтләнеп , ничектер , җиңел итеп , гүя уйнап кына тарта иде ул үзенең кураен ! Әмма шул ук вакытта ул кураеннан гаҗәп саф , гаҗәп иркен тавышлар чыгара белә һәм шуны искиткеч озын итеп , бормаландырып суза да ала иде . Кыскасы , тәмам җилеккә үтәрлек итеп уйный иде агаебыз !.. ( Ә.Еники « Курай »)

Слайд 12

ТЕСТ 1.Сыйфат предметның .... белдерә . а) исәбен ; ә) исемен ; б) билгесен . 2.Сораулары: а) нинди,кайсы ? ә) нишли ? б) кем? нәрсә ? 3.Бик төз сыйфатының дәрәҗәсе а) кимлек ; ә ) артыклык ; б) гади . 4.Мәрхәмәтсез ясалышы ягыннан нинди сыйфат ? а) ясалма ; ә) тамыр ; б) парлы . 5.Явыз сүзенең синонимы а) усал ; ә) яхшы . 6. Ясалышлары буенча сыйфатлар а) тамыр , кушма , парлы булалар ; ә) тамыр , ясалма , кушма , парлы , тезмә булалар ; б) тамыр , ясалма , кушма , парлы , тезмә , кыскартылма булалар .

Слайд 13

Өй эше 1.“Шүрәле ” поэмасыннан сыйфатларның исемләшү күренешенә мисаллар язып килергә . 2. 35 нче бит укырга. 3. Сорауларга җавап биререгә (телдән). - Нәрсә ул сыйфатланмыш ? - Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар? - Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала ? - Нинди сыйфатлар синоним, ә кайсылары антоним сыйфатлар дип атала ? сыйфатлар дип атала ? - Сыйфатлар күбрәк җөмләнең нинди кисәге булып киләләр ? - Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була ? - Сыйфат ясагыч кушымчаларны атагыз ? - Ясалма сыйфатлар нәрсәләр ярдәмендә ясала ?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мөстәкыйль эшләр 6 класс (рус төркеме)

Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 6 класс укучылары өчен мөстәкыйль эш биремнәре....

Мөстәкыйль эш 9нчы сыйныф(рус төркеме).

Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 9нчы сыйныф укучылары өчен мөстәкыйль эш биремнәре....

8нче сыйныф рус төркеме өчен мөстәкыйль эш.

8нче сыйныф рус төркеме өчен мөстәкыйль эш....

Проект эше "Мөстәкыйль сүз төркеме буларак исем"

"Проектыбызның темасы бүгенге көндә актуаль. Сөйләмдә исем сүз төркеме  бик еш кулланыла. Укучыларның исемне грамматик, стилистик яктан дөрес куллану - проектыбызның актуальлеген билгели. ...

Мөстәкыйль сүз төркеме- Рәвеш!

Татар теле дәресләрендә куллану өчен мөстәкыль сүз төркеме рәвешне өйрәтү....

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...